Latin

Бу дөньяда матурлык бар...

Total number of words is 892
Total number of unique words is 647
42.0 of words are in the 2000 most common words
54.8 of words are in the 5000 most common words
61.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Кеше булып җиргә тудың – алга ымсын, Яшәү ямен татып кара – ул бер тылсым, Изге юлда шәһит булсаң илең өчен, Халкың сине изге итеп дога кылсын. * * * Ромашкалар кинәнгәндә чәчәк атып, Җир сулышын тыңлыйм кайчак җиргә ятып – Сызлана ул, ыңгыраша, әйтә кебек: Мин кичергәннәрне, Кешем, кара татып! * * * Ничек кеше гомер итсен тыныч кына – Баш очында элеп куйган кылыч тора, Шул кылычны тизрәк өзеп төшерү уе Күпме җәлладның уч төбен кычыттыра... * * * Аңлый алмыйм гамьсез, тыныч яшәүчене, Аңлый алмыйм тирләп кылыч ясаучыны, Хәят әле шундыйларны тудырганда Кем ышаныр тынмас диеп яшәү чыңы... * * * Яшьлегемдә нидер калган онытылып: Изге эшләр – өлгермәгән мин кылып, Нидер көткән күзләр калган – моң тулып, Хыялларым – ирешмәгән омтылып... * * * Сабый күзләренең керсез карашы... Әнкәйләрнең ачы йөрәк ярасы... Бармы бүтән җаны сукыр булганнарның Күңел күзләрен ачтыру чарасы?! * * * Кайбер дуслар әйтә, син дип беркатлы, Беләм үзем, ул дусларым мең хаклы – Бу дөньядан кара эзли белми җаным, Үҗәтләнеп эзли аннан гел акны... * * * Ыгы-зыгы, борчулардан тәмам туйдым, Барын җыеп бәгыремә бикләп куйдым, Көнем үтте, атнам үтте – мин үземнең Бу дөньяга кирәк түгеллегем тойдым. * * * Шыбырдашып җиргә яфрак коела – "Тәфтиләү"не көйләгәндәй тоела, Гомерләрнең фанилыгын тоеп шулчак Әрнеп-сулкылдап бәгырьләр кыела... * * * Бу тормышның була шундый мизгеле – Ычкына кулдан хәятнең тезгене, Кабат аны тезгенләргә көнең түгел, Гомер көннәреңнең җитми йөз-меңе. * * * Таңнар үткән, көннәр үткән, кичебез, Сәфәр чыгып, юлда калган ише без, Төнгә калмый шул юлларның ахырына Ирешергә җитсә икән көчебез... * * * Язмышларны һич кенә дә аңлап булмый, Язмышларны һич кенә дә алдап булмый, Яшәешнең Аллаһ биргән төп кануны – Ялган белән хакыйкатьне ялгап булмый. * * * Мәнсезләргә яшәү җиңел анысы – Нидер уйлап көясе юк, янасы, Ник тудырдым бу баланы дөньяга, дип Ут йота тик табып баккан анасы... * * * Мәхәббәтне сыный гомер агышы – Аерылулар-сагынулар сагышы, Сагынуларның ачылыгын сөйли кебек Иелә-бөгелә кипкән елга камышы... * * * Каян килеп адашкан бу ак болыт – Әллә бәхет күккә ашкан ак булып, Кочаклыйсы килә үзен очып менеп, Әкияттәге бер канатлы ат булып! * * * Минем күңелем шундый инде – "особый", Я саташкан бер мәҗнүн ул, я сабый, Иртә дими, кичен дими, эзләнә, Аңлый алмыйм, нигә шулай гасаби!.. * * * Искә алса ихлас белән Әгъләсен Оныта кеше нәфсенең дәгъвасын, Тирәнрәк аңлый башлый Кеше булып Яшәвенең җирдә асыл мәгънәсен. * * * Аптырыйм мин кайчагында байларга – Хыялланалар очарга айларга, Илдә май юк гади тормыш арбасының Шыгырдаган тәгәрмәчен майларга. * * * Башкаларның фикеренә түзмисең, Уңнан-сулдан һаман кара эзлисең, Үз-үзеңә тик бер карап баксаң иде – Һәркемдә дә юк шул күңел көзгесе. * * * Таң ата да, күзләреңә кояш бага: – Ни кылырга ният бүген, Фәлән ага? Зая үткән һәр көн саен кайтарасы Бурычыбыз арта бара бу дөньяга. * * * Үз язмышын бәхет итеп үргән кеше, Бәхет көтеп коры калган сүрән кеше, Шундыйлардан гыйбрәт алыр бу дөньяга Кеше булып яшим диеп килгән кеше. * * * Җаным яралы, дип кемгә зарланасың – Бу дөньяда җан ярасыз кемнәр бар соң? Үз яраңа түзеп була, дусларыңның Дәваларга тырыш күбрәк җан ярасын... * * * Балачакта иярләгән атлар... Үсмер чакта без бирешкән антлар... Бәгырьләрнең иң түреннән суырып алып Кем соң сезне җиргә салып таптар?! * * * Юраганнар кайчагында юш килә, Теләгәннәр кайчагында хуш килә... Тик алдана күрмә берүк өндә, диеп, Андый хәлләр бары якты төш кенә. * * * Кеше күңеле сәгадәтле чишмә кебек, Моңнар ага аннан саркып-тибеп, Шул моңнарын аңлый белсәк, бер-беребезнең Хәят чишмәләре бетмәс кибеп. * * * Табигатьтә нинди мизгел, күр син ә, Ике чәчәк ашкына бер-берсенә – Гашыйкларны кавыштыра алмаганга Җирдә аунап чарасыз җил көрсенә. * * * Көн-төн ага җырлый-җырлый чишмәләр, Серләре күп шул аларның чишмәгән, Бәхетлеме учка алып чишмәләрнең Сер-сихәтле салкын суын эчмәгән?! * * * Бер сорауга җавап тапмый йөрим күптән: Ник атыла бу йолдызлар Җиргә күктән? Йолдыз булып куенына атылырдай Планеталар бу галәмдә юктыр бүтән! * * * Шушы җирдә без яшисе, белмибезме, Әллә белеп колакка да элмибезме? Яралыйбыз, пычратабыз, агулыйбыз – Нигә болай мыскыллыйбыз җиребезне?! * * * Бу дөньяда сихри-серле көчләр бар – Җанны җанга бәйли торган хисләр бар, Шул хисләрне бәхет итеп үрер өчен Яшьлектәге тиңсез айлы кичләр бар... * * * Сөйдек тә без, сөелдек тә – мең шөкер, Күңелләргә шифа-бәлзәм шул фикер – Сөю кадерен белгәннәргә гомер буе Дога итеп кабатлыйсы бер зикер. * * * Ярый әле бу дөньяда гүзәллек бар – Бер күрүдә үзәгеңне өзәрлекләр, Гүзәллекне күрә белсәк, җанны назлап Гомер буе безне сөю "эзәрлекләр". * * * Мәктәпләрдә юк мәхәббәт дәресе, Ә бит юкса без мәхәббәт варисы, Үзебезчә сөеп, үзебезчә, димәк, Сөйгәннәрнең күзләренә карыйсы! * * * Таң беленде ерак офык читеннән, Таң җилләре үбеп алды битемнән, Синсез үткән тәүге төнем хатирәсе – Тулган айның бер почмагы кителгән... * * * Сорарлар бит килгәч Тәңрең янына: – Нинди өлеш керттең сөю фәненә? Көнләшерлек түгел лә һич, әй Гарифҗан, Сөйми-сөелми киткәннең хәленә! * * * Яши идем тыныч кына, битараф, Бар дөньямны тетрәндерде шул караш, Чәчләрем күк матур итеп хисләремне Тара инде, сихри гүзәл чәчтараш! * * * Кеше җиргә елап туа, күрәсең, Сизенәдер бер көн килгәч үләсен, Аңлап ала җиргә юкка килмәгәнен, Ятлап алгач бары сөю сүрәсен. * * * Кояш баткан керфекләрең арасына, Ничек түзим ул күзләрнең карашына, Уйламадым шул күзләрнең карашыннан Йөрәгемә сулмас ялкын кабасына... * * * Гаеп итмә әле мине сүрән, диеп, Хисләреңне яшерәсең тирән, диеп, Хисләремне йөртәлмим шул уч төбемдә, Һәр очраган җилбәзәккә бирәм, диеп. * * * Арып китсә җаным тормыш гаменнән, Тәм тапмый башласам яшәү яменнән, Искә алып синең назлы кочагыңны Авыз итәм саф сөю бәлзәменнән... * * * Сөйгән ярың куенында бер гөл булсаң, Узышларда ярсып торган дөлдөл булсаң, Бу дөньяда яшәдем дип егет булып Намусыңа әйтәләсең гадел булсаң. * * * Миңа синең очкын тулы күзең кирәк, Оялып әйткән сөям дигән сүзең кирәк, Алмагачтан әле генә өзеп алган Татлы алмадан да татлы үзең кирәк. * * * Баласы күк иртә килгән сыерчыкның Нигә, язмыш, мине болай кыерсыттың – Иртә сөю, иртә көю – сәбәпләре Йөземдәге һәрбер тирән җыерчыкның... * * * Шау хисләрен тота алмый йөгәндә, Тәү сөюдән башын җуеп йөргәндә, Тәүге коймак гел төерле була, диеп Башына да китерми шул бу бәндә... * * * Карап тора, көлеп тора кендегең, Кендегең үк әйтеп тора кемлегең, Кендегеңә ялгыш күзем төшкән саен Үз хокукын даулый башлый ирлегем...
You have read 1 text from Tatar literature.