Latin

Бомба

Total number of words is 607
Total number of unique words is 421
50.9 of words are in the 2000 most common words
61.9 of words are in the 5000 most common words
66.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
«Көнкүрмәс» күмәк хуҗалыгының баш бухгалтеры Хәйрулла, кабинеты ишеген ачып, коридорга чыккан иде, күзе идәндә почмакка авыштырыбрак куйган кечерәк төенчеккә төште. Алып карыйм әле, дип якынрак баргач, төенчек эченнән сәгать текелдәгәнгә охшаган сәер тавыш ишетеп туктап калды. Шикле әйбер күренә, террорчылар калдырган часовой механизмлы бомба түгелме икән, дип уйлады ул. Әле тегендә, әле монда террорчыларның бомба куеп шартлатулары турында радио-телевидениедән хәбәр иткәләп торалар бит.
Хәйрулла шунда ук хуҗалык рәисе Сәлмәнгә кереп йөгерде. Хәлне сөйләп биргәч, «прит» тә, коридорга чыгып, шикле төенчек тирәли әйләнгәләп-тулгангалап йөренде. Тик ул да якын килергә шүрләде. Берәр акыллы фикер әйтмәсме дип, җирле үзидарә Советы рәисе Мөнипне чакыртып алдылар. Өчәүләшеп киңәш-табыш итешкәч, кичекмәстән гадәттән тыш хәлләр комиссиясе төзергә, дигән карарга килделәр. Әлеге комиссиягә рәис итеп авылда һәр нәрсәгә борынын тыгарга яратканы өчен «Кэгэбэ» кушаматы алган Фәрхетдинне билгеләделәр. Шулай итеп, рәисләр өстенә тагын бер рәис өстәлде.
Кэгэбэ Фәрхи, иң беренче эш итеп, авылның «спецслужба»ларыннан янгын сүндерүче Хәнәфине, участковый Кәримне һәм фельдшер Җәмиләне чакыртып китерде, идарәдә утыручы хисапчыларның барчасын да урамга куып чыгарды. Моның ише очракта бомба куелган бинадан кешеләрне эвакуацияләргә кирәклеген яхшы белә иде ул. Ә менә алга таба нишләргә икәнлеген гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең яңа «пешкән» рәисе белми иде әле. Ярый ла, җирле үзидарә Советы рәисе Мөнип, аның шулай уңайсыз хәлдә калганлыгын чамалап, җыелган халык каршына басты да, мөрәҗәгать белән чыкты. Әле Совет чорында ук колхозда парторг булганлыктан, аны мондый «ялкынлы» чыгышларга өйрәтеп торасы юк иде.
- Җәмәгать, ниндидер террорчы идарәгә часовой механизмлы бомба куйган. Әгәр кичекмәстән обезвредить итмәсәк, ул шартлаячак һәм авылның көле күккә очачак! Бүген Көнкүрмәснең язмышы безнең кулларда. Үсеп килүче балаларыбызның киләчәге хакына, я, кайсыгыз үзе теләп, шул бомбаны зарарсызландырырга алына?
Халык бермәлгә тын калды. Берсенең дә «доброволец» буласылары килми иде шул.
- Әнә, Кэгэбэ Фәрхи алынсын. Үзе комиссия рәисе бит,- диде шунда халык арасыннан берәү. Аны башкалар да хупладылар: «Әйе, әйе, Фәрхи булдыра аны»,- диештеләр.
Тик Фәрхи генә «балаларның киләчәге хакына» җанын фида кылырга ашыкмады:
- Мин - пас! Гафу, булдыра алмыйм. Әгәр бомба шартлап, үлә-нитә калсам, гадәттән тыш комиссияне кем җитәкләр?- диде ул. Һәм үзе үк тәкъдим дә кертте. - Бомбаны зарарсызландыруга участковый Кәримнән дә кулайрак кеше юк. Әнә, ул барсын!
Әлегә кадәр бик эшлекле кыяфәт белән киңәшләр биреп йөргән Кәримнең кикриге шунда ук шиңде. Аның да үләсе килми иде шул.
- Син нәрсә, бомба кыйпылчыгы тиеп, эчәгеләрем тишелсә, террорчыны кем эзләр? Минем кандидатура атпадает,- дип ярып салды ул. - Әнә, көнкүреш техникасын ремонтлаучы Фәләх алынсын бу эшкә! Сәгать механизмнарын әйбәт белә ул...
Фәләх Кәримгә сөйләп бетерергә ирек бирмәде. Йөгереп диярлек аның каршысына килеп басты.
- Ә кем куйган соң ул бомбаны? Хуҗасы кем? Участковый буларак, башта шул кешене эзләп тап, аннан соң мин эшкә тотынырмын. Ә болай, хуҗасын белмәгән килеш, минем хезмәткә кем түләр соң?- дип ярсый-ярсый сөйли башлады, электр чәйнекләрен, самоварларын, суыткычларын, сәгатьләрен ремонтлаган өчен авылдашларыннан каерырга яратучы Фәләх.
Җыелган халык шаулый-гөрли башлады. Бер-берсенә салгалашу китте. Кыскасы, көнкүрмәслеләрнең берсенең дә андый эшкә алынасылары килми иде.
Әлеге гауга күпмегә сузылган булыр иде, билгесез. Шул чак түбән оч ягыннан таякка таянган Мәликә карчык килеп чыкты. Ул, җыелган халыкка игътибар итмәстән, авыз эченнән нидер мыгырдана-мыгырдана, идарә ишегеннән эчкә үтте һәм бер минут вакыт узды микән, теге төенчекне күтәреп килеп тә чыкты. Җыелган халык «ах» итте, барысы да берәр адым артка чигенеп куйдылар. Ә әбиебез төенчекне өскә күтәреп:
- Түбән очка Тәскирә кызыма төшеп барышым иде. Юл уңаеннан идарәгә дә кереп чыккан идем. Вәт, карт җүләр, төенчегемне куеп торган җирдә онытканмын бит. Менә будильник та алып бара идем. Оныгым иртән мәктәпкә уянмыйча интектерә. Дәресенә соңга кала. Шуңа алып барышым иде,- дип сөйләнә-сөйләнә кабат түбән очка атлады.
Идарә каршына җыелган халык җиңел сулап куйды. Һәм әлеге вакыйганың шулай җиңел генә хәл ителүенә сөенеп, өйләренә таралыштылар.
You have read 1 text from Tatar literature.