Latin

Бөкре - 1

Total number of words is 4677
Total number of unique words is 2047
40.8 of words are in the 2000 most common words
57.5 of words are in the 5000 most common words
66.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Бәян)
* * *
Тын гына, беркемгә начарлык кылмыйча, япа-ялгызы яшәп ятучы Бөкре хакында бу әсәр. Аның беркеме дә, хәтта атасы белән анасы да юк. Дуслары да, сөйгән яры да…
Бөкре бит ул. Бөкрегә кем туган булсын да, кем дус булсын?! Бөкреләрнең никахлашкан кешеләре дә, гаиләләре дә булмый. Алар яшәгән җирдә көзге-мазар да таба алмассың. Шайтан төкреге белән йөгертелгән пыяладагы килбәтсез чагылышыңа карап, йөрәгеңне әрнетүдән ни мәгънә?! Көзге булмагач, Бөкренең гарип, иләмсез кыяфәте дә юк сыман. Җайлы, шулаймы? Калганы ул кадәр мөһим түгел. Күренми, шуның белән вәссәлам!
Ә менә исеме бар микән? Бардыр, Бөкре булса да, кеше, Адәм баласы ласа ул! Инсани зат! Аннары… исемгә көзге кирәк түгел бит. Исемнең йөзе, кыяфәте, бөкресе дә юк…
Шулай да исеме ничек икән аның? Бөкре… Бөкре? Нишләп Бөкре булсын?! Әйттем бит, андый исем булмый, дидем. Берәр пәйгамбәр исемедер әле…
Исемгә көзге кирәк түгел, аңа күңел кирәк. Кеше исеменең чагылышы — аның күңелендә. Кеше булуның иң югары дәрәҗәсе дә шунда —исемен аның күңеленнән табып, укырга, танырга өйрәнүдә…
Үзе бөкре, килбәтсез, ямьсез булса да, исеме матурдыр аның. Ә нигә ул килбәтсез, ямьсез булырга тиеш әле? Юктыр, бөкрелек ямьсезлек билгесе түгелдер. Күнекмәгәнгә генә шулай килбәтсез, сансыз булып күренәдер ул. Ә бәлки, ул иң гүзәл кешедер. Башкалар гариптер, ямьсездер? Сез аның ашыгып китеп барган чагында артыннан карап калыгыз. Очып, очынып барган кебек ул, гүя иңнәрендә пар канатлар бар! Шундук уйлап куясың: бөкрелек изгелек билгесе түгелме? Борынгы китапларда язылган бит: кеше бөкресендә Ходай Тәгалә яши, диелгән…
Бөкре ул. Канатлы. Изге. Тик… ялгыз. Бәхетсез түгел — ялгыз. Изгелек ялгызлык белән бергә йөри. Ул моны тоеп белә. Шуңа күрә аның беркемгә дә ачуы юк. Үпкәсе юк. Зарланмыйча, сыкранмыйча, рәнҗемичә, кинәт күктән төшкән кебек кенә үзенең тар бүлмәсендә берүзе яшәп ята…
Бөтенләй үк япа-ялгыз түгел икән әле ул. Аның белән өмет яши. Хыял дип әйтмәс идем. Хыял ул — зуррак, мөһимрәк, татлырак. Хыял ул ерактарак. Бөкре белән тыйнак кына, басынкы гына өмет яши. Бөкре аны әлегә күрми дә, ишетми дә, бары тик тоя гына. Якында икәнен тоя. Өметнең мәрхәмәтле, игелекле һәм мәхәббәтле булуын тоя…
Бу сүз юктан гына тел очына килеп кермәде, әлбәттә. Әйе, Бөкре үзенең өметен генә түгел, мәхәббәтен дә тоя, бу мәхәббәт хисенең үз яшәешен, язмышын төбе-тамыры белән үзгәртәчәген белеп тоя…
* * *
Ул бүген иртәрәк чыкты. Тукталышка халык җыелып өлгергәнче, берәр иркенрәк автобуска утырырга иде нияте. Шыплап, дыңгычлап тутырылган машина эчендә кысылып, бәрелеп-сугылып барудан да хәтәррәк газап бар микән? Бәлки, башкаларга алай ук тоелмыйдыр да, ә менә аркасында өркәче тырпаеп торган Муса өчен андый газап — үлемгә тиң. Эшенә барып керүгә үк сизә ул бу юл галәмәтен — иңнәре, янбашлары сызлауга түзә алмыйча, башын ташка бәрердәй була…
Ә аның эшендә башны бәрердәй генә ташлар бар. Ташчы булып эшли бит ул. Йортлар сала. Шәһәр төзи. Начар эш түгел. Көне буе һавада. Кеше күзеннән читтә. Раствор, кирпеч биреп торган Зәрия ападан башка кеше белән юньләп сөйләшкәне дә юк аның. Менә ул, ичмасам, барысын да аңлый…
Муса тукталышка җитеп килә иде инде. Янәшәдәге йорт тәрәзәсеннән үзенә төбәлеп карап торучы мөлаем йөзгә тап булды, нәрсәгәдер килеп төртелгән кебек, сөртенеп туктап калды… Нинди йөз бу? Кем йөзе? Ник карый? Нигә аңа карый? Бөкре күргәне юкмы әллә? Юктыр шул, шуңа карыйдыр. Каравы бер хәл. Ничек карый бит: көлеп карыймы, әллә хәленә керепме?
Муса моны шундук аерып бетерә алмады. Моңсу карый… Шулай да, көлеп, кызык табып яисә мыскыллап карамый. Урамдагы һәр ике кешенең көлеп китүенә күнеккән инде ул. Төртеп-төртеп күрсәтүчеләр дә аз түгел. Ә бу кыз моңсуланып, сагышланып, хәтта бераз гына үз итеп карый…
Шулай алар озак кына карашып тордылар. Бер-берсеннән кыенсынмыйча, оялмыйча, үзләре генә белгән серле уйларга, татлы хисләргә бирелеп, ниндидер билгесез гомер, хәтта язмыш кичереп тордылар…
Муса соңга кала иде. Тукталышка да әнә бер көтү халык җыелып өлгергән. Бүген дә көне буе аркасы, бөкресе сызлап интектерәчәк икән…
* * *
Икенче көнне дә кыз шул урында иде. Муса ерактан ук икенче каттагы таныш тәрәзәгә карап килде. Күңеле җилкенеп, йөрәге ялкынсынып, дулкынланып килде. Сөенеп килде. Бәхетле иде ул. Чынлап та, әллә бәхет шушындый була микән — әнә бит, үз итеп, көтеп тора…
Менә аларның карашлары тагын очрашты. Кыз елмаеп куйды. Ләкин бу елмаю гына аның ак йөзендәге моңсулыкны юып ала алмады.
Муса да елмайды. Тагын елмайды. Тагын… Кыз исә моңсу карашлары белән карап торды да торды. Ниһаять, бу карашлар, бу моңсу йөз Мусаның күңеленә барып иреште. Ул үз хисләреннән сискәнеп уянып киткәндәй булды. “Нигә елмайсын ди, нигә көлсен?! Бөкрегә карап елмаеп, көлеп була диме? Шуңа да моңсу ул. Бөкрегә карап моңсу гына булып буладыр шул…”
Муса, үзен-үзе белештермичә, сынын турайтмакчы булды, ияген чөеп, башын күтәрде… Тик… барыбер тураеп баса алмады, аркасындагы дөнья кебек авыр йөк һаман әле башын идермәкче, буйсындырмакчы булып тарткалаша иде…
Бу юлы да бөкре үзенең иясен җиңде. Муса, тән авыртуына чыдый алмыйча, сынын, иңбашларын, кулларын үз иркенә җибәрде, аннары бөтенләй алга сыгылып төште һәм, аркасында калкып чыккан “тауга” ышыкланып, алпан-тилпән тукталышка йөгерде…
* * *
Бу хәлләрдән соң Муса автобус тукталышына урау сукмактан йөри башлады. Аркасындагы сызлаулар бетеп, күңел тетрәнүләре басылган кебек тоелды. Ләкин һәр иртәдә тәрәзәсеннән карап калучы кызны ул һич оныта алмады. Онытырга теләмәде дә. Бары тик хәтеренең ерак почмагына салып куйды да, бик кирәк чакта гына табып алып, күңелен юата торган булды…
Ә беркөнне үзе дә аңлап бетерә алмый торган эш эшләде Муса. Әллә нинди урау юллар белән теге таныш йорт каршына килеп, мул ябалдашлы юкә агачы артына барып басты. Бөтен булган күз нурларын төбәп, юк-юк, күз карашларын гына түгел, күңел күзләрен төбәп, таныш, кадерле һәм газиз тәрәзәгә күтәрелеп карады…
Кыз һаман шул урында иде. Тик ул элеккечә моңсу гына түгел, борчулы, хәтта кайгылы кыяфәттә иде. Үзе бертуктаусыз як-ягына карана, тынгысызланып, борчылып, Муса йөри торган юлны күзәтә…
Мусага бик тә, бик тә кызганыч тоелды ул. Үзе дә сизмәстән, алгарак омтылды, кызның каршына ук чыгып басмакчы булды. Ләкин иң соңгы мәлдә ниндидер көч аның чабуыннан тотып алып калды, җиргә “кадаклап куйды”. Дөресрәге, ниндидер уй. “Ә бәлки, ул Мусаны көтмидер, башка берәүне карыйдыр” дигән уй иде ул.
Муса хәйләгә кереште. Урабрак килеп, үзенең гомер буе таптаган сукмагына төште. Теге таныш кыз басып торган тәрәзә турына якынлашты. Менә ул аның белән тигезләште, адымын кызулатып, тизрәк узып китмәкче булды… Ләкин… сихри бер шаукымга буйсынып, өскә күтәрелеп карады! Карады да ах итте. Тәрәзәдән менә инде күпме гомер таныш мөлаем йөз тутырып карап тора иде. Бу карашта әллә нинди серле ишарәләр бар иде…
Кызның бәхетле елмаюына Муса шундый ук шат елмаю белән җавап бирде, аның тыйнак кына кул болгавына җавап итеп, учларын күкрәгенә куеп, башын иде…
* * *
Мусадагы үзгәрешне эшендә бик тиз сизеп, күреп алдылар. Бигрәк тә Зәрия апасы бер минут та тынгылык бирмәде.
— Нәрсә булды, Муса? Син бүген бөтенләй башка кеше. Атлап түгел, очып йөрисең димме?..
Муса дәшми. Елмаеп тик тора. Нәрсә дисең? Бер кыз белән таныштым, ул миңа ошый, дисенме? Көләчәкләр генә… Аннары, сөйләрлек берни дә юк бит әле. Тәрәзә бар, ул тәрәзәдән карап торучы якты, күркәм йөз бар, елмаю бар… Дөресен генә әйткәндә, Муса үзе дә аңлап-аңышып бетерә алмый — чынмы соң бу, әллә берәр хыялый шаукым галәмәтеме? Кешене үзенең бөкресе саташтырып йөртә, диләр бит…
Муса, ямьсез, шомлы уйларын читкә куып, тагын тәрәзәдәге кыз хакында уйлый башлады. Үзе уйлый, үзе кирпеч тезә. Бүген аның эше гөрләп бара. Зәрия апасы измә ташып өлгерә алмый.
Битәрләпме битәрли:
— Тукта инде, кая болай ашыгасың? Тын алырга, артны төртергә дә вакыт бирмисең… Юк, малай актыгы, синең белән нидер булган, әнә бит бөтен җаның, җаның гынамы соң, җенең кузгалган…
Мусаны барыбер сөйләндерә алмады ул. Ләкин бу кирәк тә түгел иде.
Зәрия үзе үк аның күңелен ачып салды:
— Серле-тылсымлы бер хәлгә юлыккансың син, акыллым. Күңелеңә кагылганнар синең. Кайчан, ничек — сорап та тормыйм. Тылсымның сәбәбе юк аның, изгелекнең, яратуның да сәбәбе юк. Күреп торам: җаның дулкынлана синең, ай-һай дулкынлана… Ә беләсеңме, үз җаныңны тоя башлыйсың икән инде, димәк, син гашыйк булгансың…
Мусага бөтен күңел җылысын биреп, йөз нурларын балкытып елмаюдан башка чара калмады.
* * *
Мусаның тормышы үзгәрде. Ул бүтән дөньяда, бүтән үлчәмдә яши башлады. Аның тормышы гына түгел, уйлары, максатлары, яшәвенең мәгънәсе үзгәрде. Күпне күргән Зәрия апасы белеп әйтте: мәхәббәт ул — җанның иң югары үлчәнеше… Аның бу сүзләре яңа, моңа кадәр беркем дә искәрмәгән мәгънә белән әйтелде: изгелек матурлыктан матуррак!
Муса иң элек кеше буе көзге алып кайтып куйды. Үзен баштанаяк карап, өйрәнеп чыкты. Өр-яңадан киенде, төзәтенде, тәрбияләнде.
Ләкин иң элек күңелен тәртипкә китерәсе бар иде аңа. Ничек яши ул? Ни өчен, нинди уйлар, максатлар белән яши? Әти-әнисен хәтерләми. Алар аның балачагында ук торып калганнар. Кайсыдыр бабасында үскән ул. Бабасы үлгәч, балалар йортына тапшырганнар. Баштарак бөкресе дә булмаган. Әллә егылганнан соң, әллә кыйналганнан соң кинәт үсә башлаган. Ишеткәне дә бар — андый бөкре, ничек чыккан булса, шулай кинәт кенә бетәргә дә мөмкин, ди… Әллә аның бөкресе хәзер дә юкка чыгып тора микән? Әнә бит ничек карый ул кыз! Елмаеп, балкып карый. Бөкре, гарип кешегә болай карамыйлар… Әллә, өстән караганда, аның бөкресе күренмиме?
Муса гомерендә меңенче мәртәбә үзенең гариплеге хакында уйланды. Әмма бу уйларында бер бөртек курку, шом да юк иде. Чөнки аның күңелендә яралган олы, якты, кешелекле хис бу шомнан зуррак, көчлерәк иде. Һәм ул яшәргә булды, яратырга, яратып, үз өлешенә тигән бәхетенә ирешергә булды…
Беренче мәртәбә аның күңел кешесе, тормыш пары барлыкка килде. Алар хәзер көн дә очрашалар, баш кагып, елмаеп исәнләшәләр, озаклап карашып торалар, аннары кулларын болгап аерылышалар. Кичке якта тагын күрешәләр, бераз карашып торганнан соң, иртәнгә кадәр саубуллашалар…
Икенче каттагы тәрәзәдән карап торган ул таныш йөзнең һәр чалымын, һәр нур бөртеген, яшәү күзәнәген белә, таный хәзер Муса. Татар кызыдыр ул… Алар гына толымнарын калын итеп үрәләр. Алар гына кашларын шулай “айлатып” сызалар; күзләрендәге сафлыкны, ихласлыкны да түкми-чәчми бердәнбер кешеләре өчен саклыйлар…
Читтән карашып, яратышып торуларга гына риза булмыйча, беркөнне Мусаның йөрәге үзенең пары белән күрешүне таләп итә башлады. Ләкин йөрәге дәртенә тулышып ярсыган саен, аның күңеле тынгысызлана гына барды; үз янына чакыра калса, кызның баш чайкап кире кагуыннан курыкты ул.
* * *
Күңелендәге шик-шөбһәләр хакында ул Зәрия апасына сөйләде.
Анысы бер сөенде, бер көенде, ләкин тынычландыра алмады, Муса күңелендәге шөбһәләргә яңаларын гына өстәде:
— Бәй, ничек була инде бу? Берәр нәрсә эшләргә кирәк алайса… Әйдә, әзерлән, мин сине Зәмзәмбану карчыкка алып барам. Өшкертеп карарга кирәк бу бөкреңне. Гомер буе аркаңа капчык асып йөрмәссең бит инде… Белеп калсалар, кызлар да аһ итеп тормас…
Икенче көнне үк Муса филле чәй белән исле сабын кисәге юнәтте дә, Зәриягә ияреп, тирә-якта даны чыккан имче карчыкны эзләп китте.
Ләкин Зәмзәмбану карчыкның им-томы Мусага ошамады. Нәрсә инде бу? Учларын алдына җәеп, бер-ике тапкыр Мусаның баш түбәсеннән сыпыргандай итте дә, кесәсеннән кырык бер ногыт борчагы санап алып, аркасына сипте. Аннары, иреннәрен медер-медер китереп, идәнгә чәчелгән борчакларны берәмтекләп җыя башлады. Монысына да түзәргә булыр иде, карчыкның әйткән сүзләре сискәндерде аны.
— Балам, синең өркәчегең сихердән түгел, Ходайдан, — диде ул, төкеренә-төкеренә, соңгы борчакны кесәсенә салып куйгач.— Аңа минем көчем генә җитми. Ходай Тәгалә өлеше бу. Аның ихтыяры. Мин кысылмыйм… Шуны гына әйтәм: бөкре дә түгел ул. Синең канатларың алар. Фәрештәләрдә генә була андый канатлар, бик сирәк кенә адәм балаларында да ярала… Юк-юк, бөкре түгел, җыеп, төреп куелган канатлар синдә…
— Хәзер нәрсә эшләргә инде безгә? — Зәрия, “безгә” дип, бу хәлнең бөтен кеше өчен дә олы борчу булуын искәртеп әйтте.
— Нишләргә икәнен бер Ходай Тәгалә үзе белә. Әйттем бит: Аның ихтыяры бу. Ләкин шул да мәгълүм булсын: мондый канатларның иясе очарга яратылган. Очып карарга тиеш ул. Ә моның өчен иң элек күңелдә, җан түрендә канатлар яралырга тиеш…Тагын шуны да онытмагыз: канатлар очканда гына ачыла… Бүтән берни дә әйтә алмыйм…
Зәмзәмбану карчыктан яңа җан тынгысызлыгы, күңел борчулары алып чыктылар. Шул булды.
Зәрия дә, хәлнең никадәр катлауланып киткәнлеген аңлап, Мусаны тынычландырырга ашыкты:
— Нәрсә белә соң ул сихер карчыгы?! Канатлар дигән була бит… Хәлләреннән килмәсә, шулай юк-бар сөйләнеп котылалар алар…
* * *
Муса төнен тәмам миңгерәүләнгәнче уйлап чыкты. Иртә белән генә йокыга китте. Эшенә соңга кала язды. Ләкин, ничек кенә ашыкса да, үзенең юл буендагы мөлаем танышын күрмичә китә алмады.
Әнә ул көлеп-елмаеп көтеп тора. Гүя кичә кич аерылышканнан бирле шунда торган...
Беренче мәртәбә Мусаның күңелендә көчле тойгы уянды. Җанында тулып чайпалган кайнар дулкыннар йөрәген иркәләде... Кызны күрәсе килү, аның кулларына, йөз-битенә кагылып, сыйпап назлыйсы килү теләге иде бу. Назлап кына калмыйча, бу кызны кысып кочаклап, шашып-тилереп үбәсе килде Мусаның...
Учлары белән тәрәзә өлгесенә таянып, сузылып-сузылып Мусага карап торучы кызны куллары белән үрелеп, тын-сулышы белән суырып алыр иде ул. Яисә аның янына үзе очып менәр иде. Әнә бит имче карчык нәрсә ди: канатларың бар, ди. Димәк, ул оча ала?
Үзе дә сизмәстән, Муса, аяклары белән этенеп, басып торган урынында сикергәләп куйды. Кулларын кыз ягына сузып, тагын бер өскә омтылды. Тагын, тагын... Ләкин канатларын як-якка ничек кенә җәяргә, шул канатларын җилпеп очып китәргә тырышса да, җирдән аерыла алмады...
Егетнең сәер гамәлләре кызга мәзәк тоелды, ахры. Ул, учлары белән авызын каплап, пырхылдап көлеп җибәрде. Муса сизеп, белеп тора: мыскыллап түгел, яратып, үз итеп көлә ул…
Очып менә алмагач, Муса кызның үзен аска, урамга чакыра башлады. Кыз, аңламаган кебек, елмаеп торуында булды. “Әйдә, төш монда, хәзер үк төш!” — дип кычкырып та карады Муса...
Ниһаять, кыз аның ишарәсен аңлады. Аңлады да, шундук көлүеннән туктап калды, йөзенә элеккеге моңсулык йөгерде. Менә ул, елап җибәрергә җыенган сабый кебек, чыкмыйм дип баш чайкады да нәни учлары белән йөзен каплады...
* * *
Бүген Мусаның эше эш булмады. Тәрәзәдән карап торучы кызның чыкмыйм дип баш чайкап торуы күз алдыннан китмәде. Шулай үзалдына уйланып, кәефсезләнеп йөргәндә, ялгыш басып, әллә ничә мәртәбә аска егылып төшеп китә язды.
Аларның бригадасы хәзер өченче катны бетереп килә. Бу йортны аеруча тырышып салалар, чөнки аны үз трестларында эшләүчеләр өчен төзиләр. Өйләнгәннәргә фатир бирәләр, ди.
Зәрия апасы, әллә көлеп, әллә шаяртып, Мусага гел әйтеп тора:
— Әйдә, акыллым, бу йортны өеп бетергәнче өйләнеп куй, ичмасам, түбәле булып калырсың, — ди.
Каян килеп өйләнсен ул?! Бөкрегә кем чыксын?! Аның аркасына “канатлар” дип язылмаган бит. Ул канатларны әнә теге кыз да күрмәде әле. Аның янына төшеп, сөйләшеп торудан да кимсенде, түбәнсенде хәтта.
Их, ул канатларны як-якка җәеп җибәреп булсын иде! Менә шулай, менә шулай!..
Муса, сикереп торып, кулларын як-якка сузып җибәрде, аяк очларына күтәрелде, сынын турайтты һәм, менә хикмәт, бөкресенең бетә баруын тойды. Әллә шулай тоела гынамы? Хыяллар, уйлар шулай канат булып үсеп чыкканмы? Әгәр чынлап та канатлар үссә? Бәлки инде алар бардыр да? Шуларны җилпеп-җилпеп, менә хәзер аска очып төшеп китсәң иде!..
Бу уй бик татлы булып тоелды Мусага. Ымсындыргыч булып тоелды. Менә ул, ике кулын як-ягына сузып тоткан килеш, яңа гына салынган, измәсе дә катып өлгермәгән таш стена читенә килеп басты. Күзләрен йомды... Соңгы уен уйлады... Ул уй бик моңсу, хәтта шомлы иде: “Канатларым булса — очармын, булмаса да үкенечле түгел; ул кыз барыбер минем янга төшмәячәк... Мин бит бөкре, бөкре, бөкре!..”
Уйлап та бетерде, хәл итеп тә куйды.
Мусаның йөзенә җиләс җил килеп бәрелде. Җилне тоя бит ул! Тоя... Димәк, канатлары бар аның, бар! Канатлары булмаса, ничек очар иде ул?! Оча ул, оча! Бер дә бөкре, гарип түгел, канатлы ул, канатлы! Ка-нат-лы! Ы-ы-ы!..
* * *
Муса ике ай хастаханәдә ятып чыкты.
Аны үзе сала торган кирпеч стена буендагы ком өеме өстеннән табып алганнар. Аркасы белән төшеп, умырткасына зыян килгән. Шулай да, аягына басачак, кеше булачак, ди. Бу хакта Зәрия бөтен дөньяга әйтеп чыкты, үзе исә көн саен Муса янына килеп, хәлен белеп йөрде, аның тамагын тавык шулпасыннан, сөт-каймактан өзмәде...
Мусаның хәле шәптән түгел иде. Көннәр буе түшәмгә карап, сызланып, сыкрап ята. Килеп йөрүчеләргә дә әллә ни игътибар итми. Шулай да, Зәрия килеп керүгә, тырышып елмаеп куя, аннары тагын күзләрен йома. Шулай күзләрен йомып, хәтәр сызланулардан котылып калырга тели ул. Их, тән сызлауларына ничек тә түзәр иде әле, күңел сызлавына, җан әрнүенә ничек түзәргә соң? Әнә бит ничек килеп чыкты: канатлары да үсмәде, бөкрелегеннән дә котыла алмады. Түшәк иясе булып ята, шул булды...
Ләкин Мусаның газапланып борчылулары юкка булган икән. Тагын бер атнадан иртәнге обход ясаганда, врачлар үзара пышан-пышан сөйләшеп, йөгерешеп йөри башладылар. Сәгать саен кереп хәл белешеп торучы өлкән шәфкать туташы шундук серне ачып чыгып китте: имеш, Мусаның бөкресе кими башлаган. Моны врачлар үзләре дә аңлата алмыйлар, ди. Әгәр болай барса, ул, бөкре дигәннәре, имеш, бөтенләй дә бетәчәк икән...
Әлбәттә, Муса бу сүзгә ышанып җитмәде. Әнә бит ул, бар, бар! Аркасын телеп-телеп сызлый... Бетәргә дә, кимергә дә уйламый... Бу кадәр сызлауга ничек бетсен соң ул?!
Теге ай кашлы кыз турында уйламаска тырышты Муса. Бер уйны гына куып җибәрә алмады: “Хәзер дә шул урынында тәрәзәсеннән карап тора микән? Һаман көтә микән Мусаны? Юл очыннан күзләрен алмыйча үрелеп-үрелеп карый микән? Берәр бәндә белән бутап, аңа да елмая микән, артыннан кул болгап кала микән?.. Бу кешенең Муса түгеллеген белгәч, йөзләрен чытып борчыла микән? Аннары, исенә төшереп, теге вакытта урамга чыкмавы өчен үкенә микән?..”
Ул иртәдә Муса яткан палатада авыруларга караганда врачлар күбрәк булгандыр. Алар төркем-төркем дә, берәмләп тә Муса янына керәләр, аның хәлсез гәүдәсен әйләндереп-әйләндереп карыйлар, торып утырырга, басарга кушалар, тагын яткызалар...
— Нишләтәләр мине алар? — Муса бу галәмәт хакында үз янына хәл белергә килгән Зәрия апасыннан сорамый булдыра алмады.
— Бөкрең беткән, ахры, синең, балам. Шуңа чабышалар. Каяле, кая, кеше-кара күргәнче, үзем дә тотып карап калыйм. Сөбханалла-машалла!..
Аркасындагы җиңеллекне Муса тагын ике атнадан — аягына басып, таякка таянып йөри башлагач кына сизде. Җиңеллекне сизде, әмма иңбашындагы “йөк”тән арына алмады. Әллә шуңамы, ул сөенергә ашыкмады, бөкресе шул килеш калган кебек тоелды аңа. Башкалар нишләптер аны күрмиләр, әллә күрергә теләмиләрме? Сызлавы да басылмый... Әллә басылганмы? Бәлки, хәзер аның бөкресе сызламыйдыр да, күңеле, җаны сызлыйдыр... Канатлары сызлыйдыр...
Муса үзенең яңа тәненә озак күнекте. Врачлар, һаман бөкрәеп йөрүен күреп, тиргәп китәләр, хәтта үзләре үк аның сынын турайтып, башын күтәреп куялар. Ләкин Мусаның гәүдәсе элеккеге торышын “сагына”, врачлар күздән югалу белән алга бөгелеп үз иркендә яши башлый...
* * *
Хастаханәдән чыккан сәгатьтә үк Муса тукталыш каршындагы таныш йортка төбәп китте. Ул инде үзенең яңа халәтенә күнегеп килә; бу юлы да, менә күрегез, мин хәзер бөкре түгел, нәкъ сезнең кебек үк дигәндәй, башын югары тотып, очраган һәр кешенең күзенә туры карап, җилкенеп, очып диярлек барды. Гүя аның аркасындагы канатлары ниндидер тылсым белән, сихер белән юкка чыккан да кабаттан күңелендә яралган...
Кыз үз урынында иде. Бер тамчы үзгәрмәгән. Шул ук толымнар, шул ук кашлар, карашлар, күзләр... Юк, күзләре үзгәргән... Аларда сагыш, моң күбәйгән. Гадәти сагыш кына түгел бу, югалту сагышы, өметсезлек, чарасызлык сагышы...
Мусаны күреп алуга, бу сагыш тамчылары аның матур күзләреннән яшь булып атылып чыктылар. Чыктылар да ап-ак йөзен, алсу, сусыл иреннәрен чылатып бетерделәр.
Муса, кулын болгап, сәлам бирде. Елмаеп, баш какты. Кыз исә кайнар күз яшьләре булып аккан сагышын тиз генә басып куя алмады, шулай аптырап, тәэсирләнеп торган килеш, кулы белән ишарәләп, Мусаны үз янына менәргә чакырды.
Муса баштарак һич аңлый алмады, шулай да подъезд ягына төртеп күрсәтте. Кыз башын кагып җөпләгәч кенә, дәррәү кузгалып, ярым ачык ишеккә юнәлде, ике-өч сикерүдә икенче катка менеп җитте һәм сөйгәне, бәхете яшәгән ишеккә барып төртелде. Бермәлгә тын калып, ярсу йөрәгенең дәртле тибешен тыңлап торды, аннары нык адымнар белән эчкә кереп китте...
Ниндидер нурлы, әкияти бер дөньяда пәйда булды ул. Киң, иркен бүлмә түрендә олы, якты тәрәзә. Аның нәкъ урта турына куелган тимер кыршаулы биек урындыкта, йомгактай йомарланып, бала йөзле гарип кыз утыра. Куркынган күзләрендәге салкын карашы бәгырьләрне өтеп-өтеп ала: “Менә инде мин... Нигә кердең, нигә боздың безнең мәхәббәтле, бәхетле тормышыбызны?”
Мусаның күкрәк турында — нәкъ йөрәк янында нидер чәнчеп куйды. Әллә бу хәлләрнең барысын да күтәреп бетерә алмыйча йөрәге сызлады, әллә инде бу мәлдә аның иңбашында өр-яңа канатлар яралып килә иде...
2005







ҖАНБАЛЫК
Бөтен тереклек Яратучыга табына,
хәтта судагы балыклар да…
Хәдис
Газиз картка бүген бәхет елмайды — иртә таңнан төшкә кадәр бер балык та тота алмаган иде, кайтырга җыенганда гына, терсәк буе кәрәкә эләкте. Күәш күлендә мондый зур балыкның булганы да юк. Ә Газиз картка эләкте. Менә бит нидә хикмәт! Ялтырап ярга килеп төшкән балыкка карап, бераз аптырап та торды ул. Аптырарлык та шул. Гадәттә, кармакка эләгеп чыккан балык җан-фәрманга кабат суга төшәргә тырыша: бәргәләнә-бәргәләнә ярны кыйный, шулай сикеренә-сикеренә, күл ягын чамалый… Әле бер генә балыкның да суны яр башы белән бутаганы юк, суның исен сизәләр, рухын тоялар диярсең…
Ә менә Газиз картның балыгы килеп төшкән җиреннән кыймшанмады да, кузгалмый ятты да ятты… Балыкчы карт, иелеп: “Нинди сәер хәл соң бу, нинди сәер җан?” — диеп, балыкны әйләндереп-әйләндереп карый башлады. Тере… Әнә бит саңакларын ничек киереп ача… Авызын бөрештереп куйган. Әллә сөйләшә инде, хәерсез?! Ә күзләре… Күзләре бөтенләй дә кешеләрнеке кебек. Кеше күзе башка җан ияләреннән аерыла бит ул. Ныклабрак игътибар итсәң, кеше күзеннән җан карап тора. Рух. Ул рух ниндиме? Төрле чакта төрлечә күренә ул. Әмма бер нәрсә аермачык чагыла кеше күзләрендә — моң, сагыш… Ниндидер авыр, газаплы тойгы. Хәтта кайгы… Кеше күзендә һәрвакыт борчу була, гамь була. Газиз карт тоткан балык күзләрендә дә кешедә генә була торган сагыш һәм гамь бар иде…
Карт, үз күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп, бу галәмәт күренешнең серле хасиятләрен ачыклап тормады, Ходай мәрхәмәте белән эләккән балыкны сулы чилә­генә салып, кармакларына яңа җим эләргә тотынды. “Тукта инде, балык эләгә башлады бит, тагын бераз гына утырыйм”, — дип, ул кайту ниятеннән баш тартты, күңелен, уйларын тагын Күәш күленең салмак дулкынланышына көйләде…
Ләкин, кармагын суга ташлап, аяк астындагы чирәм түмгәккә утыргач та, тиз генә тынычлана алмады карт. “Сәер балык бу… Күзе сәер… Үзе сәер… Ә җаны? Җаны бигрәк тә сәер…”
Чынлап та, гомер буе балыкка йөреп, Күәштә мондый балыкның күренгәне юк иде бугай. Берәү күрсә: “Кит аннан, бу кадәр зур кәрәкә буламыни?!” — диячәк. Ышанмаячак. Күрсә дә ышанмаячак. Бездә бит кеше шулай: күргәненә ышанмый. Күрмәгән әйберенә ышана… Шулай да бик сәер булды әле бу, ай-һай сәер…
Гомумән, бүген көне дә сәер… Төне дә сәер булды. Төше дә… Әнә шул төш булмаса, балык артыннан хәер эстәп йөрмәс тә иде. Соңгы елда авырулардан мантый алмады ул. Әле тегесе, әле монысы чабуыннан тартып түшәккә ега… Төннәр буе сызланып чыккан чаклары күп булды. Кайчакта кайсы җире авыртканын да белми кала. Фронт­тагы кебек. Якында гына бомба шартлый. Җир, кубарылып, баштанаяк күмеп ташлый. Бөтен тән сызлый, ә бер җирендә яра-җәрәхәт юк…
Төше чынлап та сәер иде. Балыклар турында иде. Дөресрәге, ул үзе балык иде. Имеш, ул су астында… Рәхәтләнеп йөзеп йөри! Башка балыклар белән уйнап ала… Менә бервакыт өстән җим төште. Дөресе: җим кидертелгән кармак төште. Газиз шундук уйлап алды: “Ә, шулаймы әле? Беләм мин сезнең халыкны! Эләктермәкче буласыз… Тоттырды ди абзагыз…” Шулай диде дә, әй лә, балыклар сөйләшә димени, шулай уйлады да теге кармакка бер каткан тамыр кисәге эләктереп җибәрде… Җимле кармак тагын төште, су төбендә чүп-чар беткәнмени — Газиз аңа тагын үлән кисәге такты…
Шулай шактый вакыт азаплады ул өстәге балыкчыны. Бервакыт кармак төшмәс булды. Аның каравы якында гына ниндидер балкыш барлыкка килде. Йолдыз! Кояш! Кечкенә генә кояш. Су астында да кояш булыр икән! Балык — Газиз, үзе дә сизмәстән, шул кояшка таба йөзеп китте. Бик матур иде шул, якты иде, нурлы иде, серле иде бу балкыш…
Шулай харап булды ул. Аны җемелдәвек лампа белән бергә су өстенә сөзеп чыгардылар. Балыкчыны шундук танып алды. Бу зат — ул үзе иде…
Ничек уянганын да хәтерләми. Тыны, сулышы кысылды бугай. Шулай булмыйни… Кайсы балыкның җир һавасын сулап яшәгәне бар соң?!
Нәрсә бу? Нинди фал? Бик озак уйланып ятты Газиз. Җаны тәненнән аерылган кебек булды. Әллә үләме? Соң­гы сәгате сугып ятамы? Алай дисәң, соңгы вакытта әле әйбәтләнеп киткән иде ләса… Әллә?.. Кайчан да булса кубарылып, очып киткән җаны кабат тәненә кайтырга маташамы? Ни генә булмасын, бик серле һәм мәгънәле төш бу. Серле һәм мәгънәле фал…
Газиз карт быел беренче мәртәбә балыкка барырга булды. Нәрсәдер ачыкланыр кебек иде аңа бу баруында. Һәм менә ул — әкияттән, төштән килеп кергән балык… Сәер һәм серле фал… Ләкин ул картның зиһенен бөтенләй саташтырып, бутап ташлады…
Тын гына йокымсырап яткан тымызык су өсте үзе дә әкияттән иңгән бер күренешне хәтерләтә иде.
Шушы күл буенда үсте Газиз. Шушында туды. Шушында үлде… Кабат туды…
Болай булган. Җәйнең бер матур көнендә әле тәпи дә йөрмәгән Газизне, бала арбасына утыртып, күл яры буенда калдырганнар. Гаилә кешеләренең олысы-кечесе якындагы чирәмлектә “тирес сугып”, кышка ягулык хәстәрләп йөри икән. Шул вакыт күл өстендә бер балык сикереп уйный башлаган. Бу могҗизаи хәлне өлкәннәр дә искә алганнар. Искә алмаслыкмыни — су йөзлегендә очып-очып уйный, ди, бу балык, Газиз яткан арбадан ерак та түгел, ди. Хәтта арба көймәсендәге баланы үрелеп карарга теләгән кебек кылана, ди…
Газиз дә аны шундук күреп ала. Бала булса да, ул да кеше бит. Күзләре бар, зиһене бар дигәндәй… Үзенчә сөйләнә-сөйләнә, нәни генә кулларын алга сузып, су өстендә сикереп уйнап йөргән балыкны тотып алмакчы була. Кая ул тоту!
Менә шунда сәер хәлләр башлана да инде. Сабый, үрелеп, алга таба омтылган бервакытта, аның арбасы янтаеп китә дә, өлкәннәр исләрен җыеп өлгергәнче, ярдан тәгәрәп төшә дә башлый, бераздан шапылдап суга барып та чума… Газиз арбасы-ние белән су эчендә юк та була. Өлкәннәр килеп җиткәндә, тагын бер мәртәбә күл өстендә күренеп кала әле ул. Аннары инде бөтенләй төпкә төшеп китә…
Әле бу да ах итәрлек могҗиза түгел. Кеше ышанмаслык могҗиза шунда: Газиз исән кала! Исән калмаса, боларны уйлап та утырмас иде. Әйе-әйе, исән кала. Яр буенда, нишләргә белмичә, тораташ булып катып калган ата-анасының, туганнарының күз алдында, күл төбеннән пылт итеп калкып чыга да, судагы җан иясе кебек, җиңел-җитез хәрәкәтләнеп, ярга таба йөзеп килә башлый. Үзе елмайган кебек, ди, ана сөте имүче балалар телендә мыгырданып, сөйләнеп килә, ди, җитмәсә… Газизне судан тартып чыгаргач та, могҗиза дәвам итә. Бала бата язган урында тагын балык сикергәнен күрәләр. Сикерми дә… Күл өстеннән күтәрелә дә, бераз очып баргач, җитез генә суга чумып, күздән югала. Әйтерсең әле генә су дөньясыннан җир дөньясына күчкән сабый баланы күреп, аның белән саубуллашып калырга тели ул…
Шушы вакыйгадан соң авылда төрле сүзләр тарала. Имеш, Газизне су төбеннән балык чыгарып куйган. Имеш, Газиздә балык нәсел-нәсәбеннән килүче рух яши. Имеш… Тагын әллә нәрсәләр. “Балык” дигән кушаматы да әнә шул ерак бала чагыннан, шушы сәер, әмма үтә дә мәгънәле вакыйгадан соң беркеп калды аңа. Малайларын да “Балык Газиз малайлары” дип кенә җибәрәләр…
Фатыйма да күнеккән иде картының бу кушаматына. Аның үзен “Балык Фатыймасы” дип йөртәләр. Газизнең бу исеме җисеменә туры килә тагын… Чөнки гомере буе күл буеннан кайтып кермәде ул. Буш вакыт тию белән, кармакларын күтәрә дә Күәш буена йөгерә. Гел шулай. Җәй дими, кыш дими… Ә үзенең балык итенә исе китми. Чемченеп утыра шунда. Әллә ничек, тамагына үтми балык ите…
Менә бу тоткан балыгын да Фатыймасына кайтарып бирәчәк ул. Ә Фатыйма балык кына пешерә белә! Газиз үзе бу балыкның итенә кагылмаячак та. Бигрәк тә кешенеке төсле күзләренә караганнан соң…
Газиз карт авыр уйларының тагын караңгы күңел төпкеленә таеп төшеп баруын тойды. Шундук аларны тын, тыныч күл өстенә күчерде. Ә анда!.. Су өстендә тупыл карларының соңгы бураннары уйный… Ниндидер сихри көн бу… Иң гаҗәбе шул: бүген аның бер җире дә авыртмый. Гүя ул бер ел буе авырып ятмаган да. Тап-таза, сау-сәламәт. Тәне дә, җаны-рухы да… Юк, җаны тынгысыз иде аның. Китек иде. Бәлки әле җан дигәннәре булмагандыр да?.. Җан бит ул кызык әйбер. Аерылып кала да, иясенә тагын кайтып керә. Әллә Газизнең җаны шушы елгада яши микән? Шулайдыр… Әнә бит ул нинди гүзәл — өстенә җәннәт тылсымнары йөгертелгән кебек…
Шул вакыт Газиз картның хәтеренә кайчандыр әнкәсе әйтә торган сүз килеп төште. “Суга сокланма, су алыр”, — ди торган иде ул. Малай чакларында су буена китеп югала торган вакытлары еш була иде шул. Шулай күл өстенә карап утыра да утыра. Салмак елга агымы аның уйларын җан-бәгыреннән суырып алып китә бара кебек. Су бервакытта да агып бетмәгән кебек, уйлар да кимеми, бәлки, арта гына, көчәя генә бара икән…
Су астындагы тормыш хакында күп уйлана иде ул. Ниләр бар икән анда? Кемнәр бар? Балыклар да кешеләр кебек тормыш корып яшиләр микән? Аларга рәхәтрәк­тер — мәктәпкә йөрисе юк бит… Ә бәлки балыкларның үз мәктәпләре бардыр? Үз борчулары, үз шатлыклары… Алар, Газиз су астына караган кебек, җир өстенә карап, гаҗәпләнеп уйлап торалар микән?..
Шул вакыт ярты чиләкне тутырып яткан кәрәкә балыгы, чәпелдәп, үзенең барлыгын белдереп куйды. Балыкчы картка шул җитә калды, ул, йөзен күтәреп, төшлекне узып баручы кояшка карап алды. Бүтән балык эләкмәсен бик тиз төшенде ул. Эләксә дә монда калмаячак. Чөнки Газиз үз балыгын эләктерде инде…
2
Газиз карт арып, талчыгып кайтты. Күптән чыгып йөргәне юк иде шул. Алай гына да түгел. Күңеле, рухы белән арыды ул. Бүген ул үзе яшәми, аның өчен, аның урынына башка берәү яши кебек… Эчкә шик-шөбһә кергәндә шулай була бит. Үз-үзеңне тоймыйсың, уй-фикерләрең тарала, җаның тәнеңнән аерыла…
Кайтканда исерек Хәйри очрап кына җәфалады җәфалавын… Аракы сорап интектерде. Озын аяклы, озын муенлы бу кешене авылда “Торна Хәйри” дип йөртәләр. Менә шул бәндә Газиз карт артыннан иярде бит… Капка төпләренә җиткәч кенә аерылып калды.
Фатыйма карчык картына түшәк әзерләде, киемнәрен салырга булышты, яткызып өс-башын япты, аяк очларына вак мендәрләр түшәп, аларны да иске шәле белән төрде. “Җылы аяктан йөри” дигән бер сүзе бар аның. Газиз карт карчыгына каршы килеп тормады, ул нәрсә кушса, шуны эшләде.
Фатыйма карчык балыклы чиләкне шалтырата-шалтырата мич артына алып кереп китте. Шул чиләк белән бергә Газиз картның күңелен тынгысызлап, әрнетеп торган билгесез борчу да кереп китте, бөтенләй үк юкка чыкмаса да, бераз басылгандай булды.
Кухня ягында таба чыжылдый башлагач, Газиз карт тагын да ныграк тынычланды. Күзләрен йомып, черем итәргә әзерләнде. Күңелендә, иясез калып, тузгып йөргән уйлары бераз ачуын китереп торса да, ул инде үзен кулга алып өлгергән иде.
Ләкин йокы шаукымына иләсләнә башлаган Газиз картны мыштыр-мыштыр ишектән кереп килүче Зәйтүнә кортка кабат теге сәер балыклы дөньяга кайтарды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Бөкре - 2
  • Parts
  • Бөкре - 1
    Total number of words is 4677
    Total number of unique words is 2047
    40.8 of words are in the 2000 most common words
    57.5 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Бөкре - 2
    Total number of words is 4509
    Total number of unique words is 1990
    40.4 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    65.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Бөкре - 3
    Total number of words is 4507
    Total number of unique words is 2036
    40.6 of words are in the 2000 most common words
    57.0 of words are in the 5000 most common words
    66.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.