Latin

Бохара Мачысы - 1

Total number of words is 4839
Total number of unique words is 2118
38.0 of words are in the 2000 most common words
52.2 of words are in the 5000 most common words
59.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(повесть)
Прокурорның болай шылтыратуы миңа башта ук гаҗәп тоелды. Тавышы артык дустанә, артык ягымлы иде. Сүземне нәкъ шуннан башлавым юкка гына түгел. Тикшерүчеләр турынла бер-бер фильм карасаң яки берәр китап укысаң - барысы да диярлек гел шулай башлана: әйтик, тикшерүченең, өендә төн уртасында телефон шылтырый. Кайдадыр җинаять кылынган.
һай, бу кино төшерүчеләр! һай, бу китап язучылар!.. Кеше нервысында уйнарга бик тә яраталар алар.
Теге тикшерүче ашыга-ашыга киенә. Кулына сабый баласын тоткан яшь хатын аны әрнүле-рәнҗүле карашы белән озатып кала.
Хатын, әлбәттә, мондый төн уртасындагы шылтыратуларга бик үк ышанып та бетми. Ирен ул, мөгаен, сөяркәсе янына ашыга дип уйлый. Шулай уйлап үртәлә, күз яшьләре түгә. Гаиләдә тавыш, үзара аңлашмау туа башлый.
Тикшерүче исә эшендә яна-көя. Җинаятьне ачарга кирәк. Ә аның әле үзенә, кем әйтмешли, астан да, өстән дә басым ясап торалар. һай, бу китап язучылар...
Юк, мине төн уртасында уятмадылар, ә бәлки нәкъ менә эш урыныма шылтыраттылар.
Прокурорның тавышыннан ук сизендем: ялымны, чираттагы җәйге ялымны тоткарларга җыеналар.
- Карале, Госман туган, бер-бер вакыт табып, тиз генә минем янга кереп чык әле. Шәхси йомышым бар иде сиңа, - диде прокурор. Башка вакытларда ул болай «шәхси»ләнеп тормый иде. Ялымның өзеләсен-тоткарланасын аңлап, шак­тый ук төксе җавап кайтардым бугай:
- Шәхси йомышмы, әллә тагын берәр эшме, Абрик Заурович?
Тавышымның рәтен-чиратын прокурор, әлбәттә, сизде, әмма моны белдермәскә тырышты:
- Карале, Госман туган, - диде ул, һич тә үзгәрмичә.- Син мәчедән куркасың да, хатыныңнан гына куркасың икән дип сөйлиләр. Хакмы шул сүз? Дөресме? Аңлат әле миңа шуның сәбәбен...
һа! «Болтун - находка для шпиона» дип, кем әйткән әле? Кем генә әйтсә дә, ул кеше һич кенә дә ахмак булмаган. Дөрес әйткән. Келт итеп искә килеп төште: моннан ике-өч ел элек, республика прокуратурасына эшкә килгән бе­ренче көннәремдә, кайсыдыр хезмәттәшемнең туган көн мәҗлесендә әйтеп ычкындырган идем шул:
- Ә мин пычактан да, бандит пулясыннан да курыкмыйм, хатынымнан куркам да, мәчедән генә куркам, - дигән идем.
- Причем монда мәче? Причем монда синең хатын? - дип кыздырырга тырышты мине кемдер. Тик мин инде «суынып» өлгергән идем. Югыйсә әгәр шул сүземнең алдын-артын аңлатып торган булсам, тәмам көлкегә калган булыр идем. Ә хәзер... Ә хәзер мин моны һич тә икеләнмичә сөйли алам. Әйе, әйе, ул вакыттан соң инде мин шактый хәлләрне кичтем, бандит пычаклары белән күзгә-күз, йөзгә-йөз очраш­тым. Мин, үзем эләктерәчәк җинаятьчене саклап-сагалап, көзге яңгырлы төннәрдә «түмгәк кисәге» булып җирдә ауна­дым; мин үзем дә «вор в законе» кыяфәтенә кереп, җинаять­челәрнең оясына барып тыгылдым - бер ялгыш сүз, бер ялгыш хәрәкәт, бер ышанычсыз адым мине фаш итәчәк, күкрәгемә йә пуля, йә пычак килеп керәчәк иде. Ләкин мин барысын да исән-имин уздым. Мин - республика прокура­турасының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче­се - хәзер мине беркем дә куркаклыкта гаепли алмас. Шуңа күрә, теге мәче вакыйгасын да курыкмыйча сөйләп үтәм.
Малай чак иде. Дүртенчеме-бишенчеме сыйныфта укып йөргән чак. Абый каядыр китеп барган, әни мине үзе яккан мунчага берьялгызымны гына җибәрде. Көзге кич. Караңгы әле төшеп бетмәгән. Әмма куе-кара болытлар кичке эңгер-меңгерне тәмам караңгылаткан.
Юк-юк, мунчага мин шомланып-нитеп бармадым. Кечкенәдән Тукай шигырьләрен укып, «Җен-пәри дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул»ны ятлап үскән малайлар ич без! Ләкин... мунча ишеген ачып җибәрүем булды, йөземә кайнар дулкын килеп бәрелде һәм, бик тә яман чинап, ләүкә астыннан нидер-нәрсәдер сикереп чыкты да, аякларыма бәрелә-сугыла, каядыр китеп югалды.
Йөрәгем, мөгаен, ярылмагандыр. Ярылган булса, мин өйгә кайтып җитә алмас идем.
Әни исә миннән дә ныграк курыккан. Хәлнең ни-нәрсәдә икәнлеген мин аңа бераз тын алгач кына аңлаттым бугай. Ул миңа бер сүз дә әйтмәде, кайнар чәй ясап бирде дә, янымда бераз утырып торгач:
- Малларны карап керим әле, - дип, ишегалдына чыгып китте.
Әни миңа бер сүз дә әйтмәде. Ә менә бу хәлне әти күргән булсамы? «Бар, мунча пәриен аягыннан эләктермичә кире кайтасы булма!» - дип, мине мунчага яңадан куар иде.
Әти эштән, фермадан, караңгы төшкәч кенә кайтты. Ашап-эчеп, тамак ялгап алгач, чынаягын чәй тәлинкәсенә каплап куйды да:
-Нәрсә, мунча керүче булмадымыни әле? - дип сорады.
«Башлана...» - минем йөрәк жу итеп куйды.
Ләкин әни мине сатмады:
- Әллә нишләп мунчаның миче бик начар суырды бүген, - диде ул, тыныч кына. - Чи утын яктыммы шунда?.. Шул мичне карап йөри торгач, үземнең дә башка ис капты бугай... - әни, аклангандай итеп, авыр сулап куйды. - Сез бүген икегез генә керегез инде мунчага. Мин үзем иртән барырмын, бераз хәл алгач. Башына ис тия күрмәсен дип, үзем җибәрми тордым баланы мунчага...
- Әйе, башка ис тигән килеш мунча керү ярамас, - шулай дип, әти урыныннан кузгалды. - Әйдә, улым, юынып кайтыйк без, мунча кызу чакта, - аннан соң әтинең сүзендә ниндидер киная сизелде: - Ә күрше Шакир малаен да бик шәпләп мунча кертергә кирәк булыр: иң эссесендә чабындырырга...
Мунчада әти мине каен себеркесе белән бик шәпләп чапты. Эссене күпме генә өстәсә дә түздем, дәшмәдем-зарланмадым, тавыш-тын чыгармадым. Әти эссене тагын арттырды, себеркесен тагын һәм тагын кайнарлады. Минем хәлне әти белми-сизми микәнни соң?! Юк, әти барысын да белеп торган икән:
- Бар, улым, мунча алдына чыгып хәл алып кер,пәриләрдән курыкмасаң, - диде ул, бераздан. Ләүкәдән аты­лып төшеп, мунча алдына чыгып чаптым.
Монда салкынча, монда рәхәт, монда... караңгы. Кая ди ул курку?!
Кире әйләнеп кергәч, мине юындырганда, әти әкрен генә сөйләнде:
- Мин, улым, үзем бернәрсәдән дә курыкмадым. Мин ике генә нәрсәдән курыктым үз гомеремдә: әниеңне рәнҗетүдән курыктым да... - әти шул сүздән соң никтер тукталып торды. Аннан соң әйтте: - Үз балаларымның куркак булып үсүеннән курыктым. Син дә әниеңне рәнҗетмә, яме, улым?..
Шулчакта мин эчтән генә, әкрен генә сулкылдап еладым. Әле ярый, мунча эссесе белән чәчемнән-битемнән шау­лап тир ага, шул тир минем күз яшьләремне күмә, кайнар-бөркү һавадан алланган бит-яңакларым күз төпләремнең кызарынып чыгуын яшерә иде. Их, кулындагы шушы себер­кесе белән каты-каты сугып кыйнаса икән мине әти! Иң авыр сүзләр әйтеп тиргәсә икән! Шулай итсә, җиңелрәк булыр иде, ичмасам... Юк бит, әти һаман әкрен генә сөйли:
- Әниең бит, абыең өйдә булмагач, сиңа иптәшкә дип, күрше Шакир малаен дәшкән булган мунчага. Ә ул, юньсез, ягылган әзер мунчада әйбәт кенә итеп юынып чыгасы урында, син керер алдыннан ләүкә астына үз мәчеләрен кертеп бикләгән. Синең ничек чыгып чапканны карап торган үзе... Шуны баягынак клуб тирәсендәге малай-шалайга авыз ерып сөйләп тора иде. Эштән кайтышлый колагыма кереп кенә калды, анда әле мин барысын да аңлап өлгермәдем. Юкса...
Мин, тиз генә коендым да, башымны сөлге белән каплап сөртенгәч, әтигә карамыйча гына әйттем:
- Әнинең башына ис тимәгән аның. Минем куркаклыкны сатмас өчен генә шулай дип әйтте. Килсенме мунча­га? - дидем.
- Бар, улым, әйт, килсен, - диде әти.
Мәче вакыйгасы менә шулай булды. Мәчедән һәм хатыннан гына куркам, дип ычкындыруым да шуннан: хатын­ны рәнҗетүдән куркам, дигән сүз иде ул. Бу карт төлкегә - прокурорга - кемдер шуны җиткергән, димәк. Ә ул, әнә, шул сүз белән мине кармакка эләктермәкче.
Ә мин, чыннан да, инде менә ничәнче тапкыр, ялымны вакытында ала алмыйм. Узган елны да...
Бу юлы, тиешле гаризаларымны язып, тиешле кешеләрдән кул куйдырып, дигәндәй, мин инде хатынымны да, улымны да шатландырып өлгергән идем.
Кечкенә улым исә:
- Ур-ра! Авылга кайтабыз! Бабай янынапечән чабарга кайтабыз! - дип очынып йөри башлаган иде. Хатын үзе күптән инде ялда. Әле ярый, укытучыларның ялы ике айга якын сузыла. Тик хатын да соңгы көннәрдә үпкәләп-үрсәләнеп йөри:
- Бу җәйдә дә кешечә итеп чыкмыйбызмыни инде ялга? Безең якка да, безнекеләргә дә бергә-бергә кайтып килергә сөйләшкән идек бит, - ди.
Менә шундый чакта шылтыратты прокурор.Җитмәсә, мәче белән хатыныңнан гына куркасың икән, дип көлә шайтан. Мин, чынлап та, хатынымның рәнҗүле карашын, үпкәләүле йөзен күз алдыма китердем.
- Йә, ничек, вакыт таба аласыңмы?- диде прокурор, үзенең шәп «төрттерүен» сизенеп. Аннан соң җитди итеп өстәде: - Минем сиңа чынлап та бер үтенечем бар. Шәхси үтенеч. Ул синең ялыңны тоткарламас. Синең кебек тәҗрибәле тикшерүче өчен өч көнлек эш ул. Өч көнгә сузылса әле.Үтенәм, кереп чык әле минем янга, - диде. Бу очракта карышып-бәхәсләшеп торып булмый иде инде.
- Хәзер кереп җитәм, Абрик Заурович, - дидем мин, ә үзем эчтән генә сукрандым: сөйлә, әйдә, шәхси йомышыңны, карт төлке.
2
Прокурор яныннан чыккач, бүлмәмә кереп бикләндем дә уйга калдым. Әйе, миңа уйларга кирәк иде.Уйларга, уйларымны-фикерләремне бер тәртипкә салырга. Тәк... мин бу эшкә алынырга ризалык бирдем.
- Синең өчен берни дә тормый бу, Госман, - диде прокурор. - Бәлки бер-бер шаярту гынадыр әле ул. Әйтәм бит, җитди кеше алай озаклап янап йөрмәс. Ә монда бит бу нәрсә айдан артыкка сузыла икән инде.
- Ә нигә соң Саматов бу турыда башта ук милициягә хәбәр итмәгән? - дип төпчендем мин. - һәрхәлдә, район прокуратурасы бар...
- Беләсеңме, дустым, - дип, Абрик Заурович янымарак күчеп утырды, - ул бит заманында партиянең өлкә комитенда эшләде. Ну... шактый билгеле кеше иде дип әйтүем. Без аның белән университетта бер курста укыдык. Ул филологмы, тарихчы идеме шунда... Комсомол эшендә йөрде, соңыннан партия обкомы инструкторы да булды. Ни генә булмасын, студент елларыбыз бергә үтте. Бер табактан ашап, дигәндәй. Шуңа күрә ул, мөгаен, туп-туры миңа мөрәҗәгать иткәндер дә инде, ышанычлы кеше санап. Шау-шу купмавын,исеме җиде ятка таралмавын теләп. Менә мин дә битбу эшне сиңа шуңа күрә ышанып тапшырам: бик зур шау-шу кубармыйча гына башкарып чыгу кирәк, аңладыңмы?
- Шау-шу... - дип көлемсерәдем мин. - Аңа яныйлар, ә ул, имеш, эшне тавышсыз-тынсыз гына ерып чыга. Шәп...
- Мин бит әйттем сиңа, моннан биш-алты ел элек ул үз фирмасын ачып җибәргән иде. Эшләр базарга таба борылгач, дигәндәй... Эшмәкәрләргә дә җиңел түгел хәзер. Ничек әле, байлар да елый, диләрме? Менә шул, минем сабакташ та елап килгән. Телефоннан шылтыраталар, ди. Яныйлар. Ә кызын, күрәсең, ул аеруча ярата. Шул кызын урлап китү белән куркыталар ди бит.
Бүлмәмдә шулай берьялгызым уйланып утырганда, минем башка бер акыллы фикер килде. Тукта, чыннан да, нигә дип баш ватам соң әле гел юкка?! Өч көнлек эш ул сиңа, дидеме прокурор? Ә мин моны бер көндә хәл итәргә тиеш! Бүген үк, хәзер үк Саматовның үзе белән сөйләшеп куярга кирәк. Бер-бер план корырга, хәлне ачыкларга. Кемнәр шылтырата, каян шылтыраталар, - моны бит махсус телефон аппараты куйдырып белергә була. һәм - вәссәлам! һәрхәлдә, Саматовның үзен күрү кирәк.
Бу акыллы фикеремә үзем дә шатландым. Әгәр өйгә кайтып:
- Миңа тагын бер эш йөкләделәр әле, күпмегә сузылыр, белмим,- дисәм, тагын рәнҗү сүзләрен ишетәчәкмен. Ә болай - мин төгәл әйтә алам: фәлән-фәлән көннән соң, без - ялда.
Шулай уйладым да, Саматовларның өенә шылтыраттым. Әмма телефонны алучы булмады. Эшендә дә юк диделәр. Хәер, өйдә җавап бирмәүләре бер дә гаҗәп түгел. Атналар буена шылтыратып янаулардан соң, Саматов кызына да, хатынына да телефон трубкасын алмаска, җавап бирмәскә кушкандыр.
Машина чакырттым да туп-туры Саматовларның өенә юл тоттым. Шофер егеткә әйттем:
- Мине көтеп торма, үз юлым белән кайтырмын, - дидем. Саматовларның берәрсе өйдәме, юкмы - мин барыбер өй хуҗасын күрмичә-сөйләшмичә китмәячәк идем.
Сталин заманнарында салынган, калын диварлы, биек түшәмле һәм нык бәдәнле бу биш катлы йортның баскычла­ры да иркен-уңайлы икән. Прокурор биргән язуга карасак, миңа бишенче катка күтәрелергә кирәк. «Фәрештәләргә якын җирдә яши икән Саматов», - дип уйлап куйдым. Күңел дә күтәрелеп китте. Әйе, эшкә бүген үк тотынуым дөрес бул­ды. Бәлки, чыннан да, бер-бер малай-шалай шаяртадыр Саматовны? Кызын урлап алып китеп көчләячәкләр, имеш. Тап, имеш, ун мең сум, әти кеше! Ә әти кешегә кызы да жәл,билгеле. Теләсә кемгә ун мең сум акча чыгарып бирәсе дә килми. Бер бирсәң, гел биреп кенә торырга туры килә, диләрме әле?! Хәер, монысы ир-атка карата әйтелгән сүз түгел бугай.
Шулай, үз күңелемне үзем күтәрә-күтәрә, үз уемнан мәзәк табa-таба, баскычлар буйлап мендем һәм кинәт... Юк, башта мин аның үзен күрмәдем. Башта мин аның гырлаганын ишеттем.
Мәче кебек үрмәләп... Тьфү!.. Сак кына атлап, дүртенче кат белән бишенче кат арасындагы баскыч култыксасын уздым. Үрелеп карадым: җылыткыч батарея төбендә - бомжлар гадәте - бер бәндә аунап ята иде. Өстендә нинди тукымадан тегелгәнен дә аңлап булмастай плащ. Бу җәйге көндә андый «балык тиресеннән» тегелгән плащны кем кияргә мөмкин? Бу җәйге кичтә ягылмаган батарея тирәсендә кем урын таба? Әлбәттә, бомжлар. Алар бит күбәйде хәзер Казанда. Әнә, баш астына әллә нинди юл капчыгын салган да, гырлап йоклап ята... Кемдер минем бу сүзләремнән көләр: «Һа! Табылган икән бер шәп тикшерүче. Кешенең киеменә карап, аның бомж икәнлеген ачыклаган», - дияр. Юк, көләргә ашкмагыз. Сүз бит бомжлар турында гына түгел. Сүз бит башка нәрсә турында. Әйтик, бомжлар кыяфәтенә кергән каракны күрмәдемме мин? Ә бервакыт... Әйе, узган елны фатир басулар ешаеп китте. Ни гаҗәп, бу хәлнең очына шактый озак чыга алмый интектеләр. Яшерен күзәтүләр оештырылды, алдавыч капкын-игъланнар бирелде. Әмма юк, фатирларны талау шулхәтле зур осталык белән оештырыла идеки, шәһәрнең милициясе аякка басты. Аякка басты, аяктан егылды, - файдасыз. Ә фатир басулар шәһәрнең әле бер, әле икенче очында кабатланып тора. Барлык очраклардада бер үк күренеш: талаучылар фатир хуҗалары өйдә юк чакнысайлыйлар. Мантыйгы бар кешегә аңлашыла: димәк, алдан зур әзерлек эше алып барылган, димәк, махсус күзәтүчеләре булган каракларның. Ләкин...
Әле мин монда, Казанга күчеп килгәнче шундый хәл булган. Имеш, Татарстан урамындагы зур гына бер йортның подъезд ишекләренә белдерү элеп чыкканнар: «Иртәгә, шимбә көнне, таракан агуы китереп таратачакбыз. Өйдә булмасагыз, коридорда банка яки башка төр савыт калдыруыгызны үтенәбез. Дару-агу - бушка... Санэпидстанция». Җәй көне бит. Бакчасы булган кеше шимбә көнне бакчасына ашыга инде ул. Ә монда әнә бушка таракан агуы өләшәләр икән. Өендә тараканы бармы-юкмы — анысын уйлап тормый инде ул кеше дигәнең. Аңа бушка гына булсын да, үзләре китереп кенә бирсен. Менә шулай итеп, бакчачыларның фатир төпләрендә буш банкалар, хәтта буш шешәләр пәйда була.Ә бу әлеге дә баягы белдерүне элгән каракларга хәбәр инде: димәк, хуҗалар бүген өйдә юк...
Анысы шулай. Тик мондый ысулны кат-кат кабатлап булмый. Ә монда исә, әйтәм бит, шәһәрнең төрле почмакларында фатир басалар, бернинди эз калмый, эшлиләр. Шунысы гына бар: караклар фатирның хуҗасыз чагына, кешесез чагына туры килә. Димәк, күзәтүчеләре бар. Димәк, бик оста оештырылган, бик тә акыллы кеше тарафыннан әзерләнгән җинаятьчел төркем эш итә.
Сүз уңаеннан әйтеп китим. Безнең әнә шул язучылар, безнең әнә шул кино төшерүчеләр караклар-җинаятьчеләрне надан бер бәндә итеп күрсәтеп, безнең милиция-прокуратура кешеләрен иллә дә бай фикерле итеп күрсәтеп бик нык зарар эшләделәр. Караклар арасындагы кайбер кешеләрнең Шекспирны, Гетены, Сократны яттан белгәннәрен очраткач, мин аларның җинаятьче булып китүенә бик аптыраган идем. Алар, әгәр бүтән юл сайлаган булсалар, ким дигәндә фән докторы булырлар иде. Хәер, сүз фатир басулар турында иде бит әле. Димәк, шулай: күзәтүчеләре бар, оештырылган җинаятьчел төркем эш итә. Менә шулай итеп, ул чакта безне дә - прокуратураның аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчеләрен дә аякка бастырдылар.
Җинаятьнең җеп очын нәкъ менә мин фәкыйрегез, Госман Камалов эләктереп алды. Гел көтмәгәндә-көтелмәгәндә. Очраклы рәвештә. Шулчакта инде мине исемле сәгать белән бүләкләделәр. Исемле сәгать искә төшкәч, мин тиз генә шул сәгатькә күз төшереп алдым. Әһә, кичке биш тулып килә икән. Фатир хуҗаларының эштән кайтыр чаклары. Ә бу бомж гырлап йоклый бирә. Иртәрәк бит әле, иртәрәк... Теге вакытта, фатир басучылар төркемен эләктергәндә дә шулай булды. Аларның да күзәтүчеләре бомж кыяфәтенә кергән бик хәйләкәр бер бәндә иде.
Мин аңа очраклы рәвештә тап булдым. Дөресрәге, ул минем кулга үзе килеп керде. Кунакка-мазарга бармасам, янымда хатыным йә улым булмаса, мин беркайчан да лифтка утырып тормыйм, баскычлар буйлап җәяү генә күтәреләм. Көннәрдән беркөнне, ноябрь ае иде, өченче катта, җылыту батареясе төбендә, бер бомжның йоклап ятканын күрдем. «Нишлисең бит, - дип, авыр көрсендем мин аның янынна узганда, - кеше үзе генә гаепле түгел бу хәлләргә. Дәүләт тә, хөкүмәт тә, заман да гаепле». Әйе, эшсезлек һәм акчасызлык чәчәк аткан, «күчеш чоры» дип аталган бу заман күпме кешеләрнең язмышын бозганын, күпме гaиләләpне таркатканын, күпме бичараларны тудырганын аңламаслык кеше түгел ич мин. Шуңа күрә дә, йортсыз-җирсез калган мондый кешеләргә һәрчак кызганып карый идем. Ләкин... Тиздән нәкъ менә шушы өченче каттагы бер фатирны талап чыктылар. Күңелгә шик төште. Атна буена җылыткыч батарея төбендә йоклап йөргән теге бомж да юкка чыккан иде бит. Шулай... Участок милиционерын чакыртып алдым да күрше йортларның подъездларына күз салгаларга, бомжларга игътибар итәргә куштым. Әлеге күзәтче-каракны без шулай эләктердек. Ә калганы инде тиз сүтелде...
Ә монысы? Монысы кем тагын? Саматовларның ишек төбен күзәтеп-сагалап ятмыймы ул? Батареягә елышкан, бомжлар гадәте, бомжлар...
- Тор әле, тор! - дип җилтерәттем мин аны, «балык тиресеннән» тегелгән плащын ерта язып. - Нишләп ятасың монда? Кем син?..
Ул уянмый интектерде. Ниһаять, уянып, миңа ачулы караш ташлады:
- Нәрсә, кызыгасыңмы әллә? - дип җикеренде. Шунда гына мин аның исерек икәнен аңлап алдым. Авызыннан яман ис килә иде.
- Кем син? Нишләп ятасың монда? Каян килдең?!
Ниһаять, ул яткан урыныннан торып утырды. Юл капчыгын үзенәрәк тартып, аркасы белән батареягә сөялде:
- Каян, каян! Атаң башыннан! - күзләре баягыча ук усал карамый иде инде. - Кайттылармы болар?
- Кемнәр?
- Кемнәр булсын, бу дураклар? - диде ул, Саматовлар ишегенә таба ымлап.
- Озакламый кайтып җитәрләр, - дидем мин, бераз хәйләгә сабышып. Тик хәйләм үзем өчен генә, монысын мин инде абайлап алдым, абайлап өлгердем. Бу кешенең тавышы-кыяфәте, үз-үзен тотышы һич тә бомжларныкыча түгел, ничектер башкачарак иде. Бомж кыяфәтенә кергән карак ничектер мескен булып кыланырга, гаепсез һәм көчсез бу­лып күренергә тырыша бит ул. Ә бу, көрәктәй куллары белән үрелеп, юл капчыгын үзенә якынрак тартты, юан бар­магы белән миңа янап куйды:
- Син минем сумканы суга күрмә. Анда минем башланган бер ярты бар, - диде. - Эчәсеңме, бераз салып бирсәм?
Мин аптырашта идем. Мин - күпне күргән, күпне татыган тәҗрибәле тикшерүче - менә шушы бәндә алдында коелдым да төштем. Әллә нәрсәсе белән сихерләде ул мине. Әллә соң теге, аура дигәннәренең тәэсир көче чыннан да хак микән?
- Син миңа ачуланма, стакан берәү генә, - диде «бомж», капчыгында актарынып. - Аның каравы, закуска бар, шәп закуска. Синең килеп чыгуың әйбәт булды әле. Ату, мин монда һаман берүзем дә берүзем. Ә бу дуракларның хет никберсе кайтып керсен. һы! Минем аларны бик күрәсем килеп тора дип беләсеңме әллә? Юк. Мәчтүрә апаң каклаган каз тыгып җибәргән иде, Харисның туган көненә кертерсең, дип. Шуңа гына көтеп ятуым боларны. Казны тапшырмасам, бетте баш. Мәчтүрә апаң үтерә мине кайткач. Бу дөньяда беркемнән дә курыкмыйм мин, ну хатыннан куркам...
Чү! Башыма чүкеч белән китереп суктылармыни! Нәрсә бу? Язмыш көлүеме? Әллә... Мин «бомж»ның каршына ук чүгәләдем:
- Ә мәчедән? Мәчедән куркасыңмы? - дип сораганым­ны сизми дә калдым. Ул, стаканга аракы салуыннан туктап, миңа текәлде:
- Син, шәһәр дурагы, мине каян беләсең?
- Белмим.
- Ничек инде белмисең? Кушаматымны беләсең бит?! Значыт, мине дә беләсең. Түлке, дөрес итеп, нык итеп үрти генә белмисең син. Ныгытып үртисең килсә - «мәче» дип кенә торма, тутырып әйт: «мачы» диген! Авылда мине шулай үртиләр. Менә шулай итеп, Бохара мачысы булам мин, Бохара авылыннан. - Ул стаканын миңа сузды. - Мә, мин ба­ягынак бераз тотып куйган идем инде. Шуңа күрә эреп киткәнмен. Тот, тот әйдә, мин сиңа үпкәләмим «мачы» дигә­нең өчен. Ну үзем мәчеләрне яратмыйм. Психологиясе шәп түгел аларның. Начар психология...
Бала-чаганы кәнфит-прәнник белән дә болай ук кызыктырып булмас иде. Ирексездән, сузылган стаканны кулыма алдым. Шулай итмәсәм, бу «бомж» миңа «мәче психология­сен» әйтеп салмас, аның белән уртак тел табып булмас кебек иде.
- Тотып куй әйдә, - диде ул, күңеле булып. Мин эчеп куйгач, тагын да яктырып-җанланып китте. - Синең кушаматың ничек соң?
- Исемем - Госман, - дидем мин, алдын-артын уйлап тормыйча. Ә кушаматым... Белгән юк инде...
- Ярар, кайгырма, Госман-дошман, - диде «бомж», кулын селтәп. - Табарбыз сиңа да берәр кушамат. Ә мин үзем Һираҗ абзаң булам. Кая, бир әле стаканны. Мин дә тотып карыйм берне. Танышу хөрмәтенә. Синең исәнлеккә. - Ста­канны яртылаш тутырып эчеп куйгач, агай шешәне капчы­гына тыкты, шул капчык эченнән нидер эзләгәндәй, текәлеп карап торды. - Бу казның бер ботын кисеп кимерсәк начар булмас иде дә инде, ну Мәчтүрә апаңнан куркам. Белсә, тереләй тотып ашаячак.
Мине хәзер инде, агайның «бомж»лыгыннан бигрәк, «мәче психологиясе» күбрәк кызыксындыра иде. Инде шуны исенә төшерим дигәндә, ул үзе сорап куйды:
- Кайсы яктан син үзең? Мамадыштанмы?
- Юк-юк, Мамадыштан түгел, - дияргә ашыктым мин, нигәдер.
- Алайса, якташлар икәнбез.
- Ничек инде?
- Мин дә Мамадыштан түгел, - диде ул. Аннан соң капчыктан башы күренеп торган шешәгә ымлады. - Менә бу да Мамадышныкы түгел. Безнең якташ булып чыга, значыт.
Агайның сәер сүзләрен тыңлап, мин аның карак-угры булмавына тәмам ышанып бетә язган идем инде. Ләкин, ләкин... Азмыни ул карак-угрылар арасында тел һәм кул осталары?! Җинаятьчеләр нәкъ менә шундыйларны файдаланырга ярата. Онытма, иптәш тикшерүче, монда ни өчен килгәнеңне!
- Харисларның син кеме буласың соң? - диде агай, шешәне янә капчыгыннан чыгарып.
- Беркеме дә түгел, болай, танышасым гына килгән иде, - дидем мин, бу сорау минем өчен көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты бугай.
- Тапкансың танышыр кеше! - диде Һираҗ, әллә ачуланып, әллә үпкәләп. - Мин теге вакытта, ул әле обкомда эшләгән чакта, бер тапкыр килдем аның янына. Персидәтел Сәләхов җибәргәч, запчасть табарга ярдәм итмәсме, дип. Һы, тапкансың танышыр кеше...
- Ә син аларга кем буласың соң?
- Минме? Беркем дә түгел. Просто, киленне хөрмәт итәм мин, менә шул. Килен акыллы. Кызлары да алтын. Ә монысы... - агай бу сүзен, мөгаен, Саматовка ишарәләде. - Ә монысы аның минем Мәчтүрәләр нәселеннән. Менә ун ел инде авылга кайтып күренгәне юк. Туган авылына кайтып күренмәгән кеше юньле кеше буламы? Тапкансың танышыр кеше...
- Оһо, Бохара мачысы килгән! - дигән тавышка ялт итеп борылып карадым, һәм аңладым: Саматовның кызы булырга тиеш иде бу. Менә шушы кызны урлыйбыз дип яный инде, алайса, теге җинаятьчеләр. Урларлык та икән шул... Зур ачылып, яктырып-янып торган шомырт-кара күзләр, иңнәренә салынып төшкән озын чәч толымы, елмаюдан бал­кып торган йөз - кыскасы, тулып-өлгереп пешкән чия.
Менә шушы мизгелдә мин үз асылыма кайттым: һираҗ атлы бу агай миңа бик тә кирәкле бер кеше икән ләбаса. Тикшерүче буларак түгел, ә бәлки аның бер танышы, шешә­дәше булып күренсәм, бу фатирда иң элек шул кыяфәттә пәйда булсам, ул чакта мин күп кенә нәрсәләрне тизрәк ачыклый алам түгелме? Ләкин моны ничегрәк итеп?.. Шулай уйлап өлгермәдем, Һираҗ агай үзе үк миңа ярдәм итте:
- Минем дус белән дә исәнләш, Бакча җимеше, - диде. Әлбәттә инде, кызның атамасы «Бакча җимеше» булып, бу кушаматны нәкъ менә Һираҗ үзе уйлап тапканлыгын аңлау кыен түгел иде.
- Гөлназ,— диде кыз, миңа кулын сузып.
- Госман абыең булам, - дидем мин. -Тик, кызганыч... - шулчакта юри Һираҗның үзенә карап алдым, бу безнең дуслык-танышлыкның үзенә күрә бер билгесе булып тое­лырга тиеш иде, - миңа кушамат табып өлгермәделәр әле...
- Табылыр-табылыр, син бер дә кайгырма, Госман-дошман, - диде агай, кулын гына селтәп. Аннан соң кызга дәште: - Анаң кайчан кайта?
- Әле ул кайтып җитмәдемени? Озакламас, алайса, кайтып та җитәр инде. Әйдәгез, өйгә керик.
- Һы, өйгә керик, имеш! Бакча җимеше... Алып куйганың бармы соң?
Кыз, күрәсең, Бохара мачысының холык-фигылен яхшы белә иде. Елмаеп кына куйды:
- Анысы әти кайткач табылыр инде, иптәш мачыәфәнде.
- Ничава, үзебездә башланмаганы да бар, - диде агай һәм урыныннан күтәрелде. - Ач әйдә ишегеңне! Гүрдә кунак булдык, инде түргә дә узыйк...
Менә шулай итеп, мин Саматовлар фатирына тикшерүче буларак түгел, ә бәлки Бохара авылыннан кунакка килгән, «мачы» кушаматлы бер агайның шешәдәш дусты буларак килеп кердем.
3
Ишектән килеп керүгә, безне алагаем да йонлач бер эт - өтер күзле, ялагай йөзле Кавказ овчаркасы каршыла­ды. Койрыгын болгый-болгый, әрле-бирле боргаланды, ал аякларын һираҗның күкрәгенә үк куйды, нәрсәдер шыңшып азапланды.
- Ал бу йолкыш этеңне, Бакча җимеше! - диде Һираҗ. Әмма аның тавышында этне өнәмәүнең әсәре дә юк иде.
- Глосси, на место! - дип әмер бирде кыз һәм эт, теләр-теләмәс кенә, урынына барып ятты.
- Юньле бәндә өендә эт тотамы? - дип сукранды Һираҗ. - Этнең урыны - урамда, ишегалдында аның. Әнә быел яз бездә хуҗасыз этләрне аттылар...
Гөлназ кунак абыйсын үчекләде:
-Ә хуҗасы булган этләрне нишләттеләр?
- Эшләтмәделәр шул менә. Югыйсә хуҗасы булган этләрне дә атарга кирәк иде, хуҗалары белән бергә. Үзләре белмиләр, белмәгәннәрен миннән килеп сорамыйлар.
- Мәчеләр этләрне яратмый, дип әйтәләр иде шул - чыннан да хак икән, - дип янә дә кушаматка кинаяләде кыз. Тик Һираҗ бу юлы аның сүзенә әллә ни игътибар биреп тормады:
- Давай, минем бу сумканы бушат, Бакча җимеше, - диде. - Аны күтәреп йөри торгач, хәлләр бетте. Казны салкынчарак урынга куй. Закускага шәп тә инде ул шәбен, ну әтиең кайткач турарбыз анысын. Атаңның туган көненә бу каз, Мәчтүрә апаң тыгып җибәрде. Каз урынына безгә бүтән закуска китер. Атаңның закускасы бетеп тормый аның. Ике стакан китер безгә, күрәсең бит, мин монда берүзем генә түгел, кунагым бар.
Ни генә әйтсәң дә, кеше, үз киемендә булмаса, каушый-читенсенә инде ул. Менә мин дә шундыйрак хәлдә - «үз киемемдә» түгел идем. Әгәр тикшерүче икәнлегемне әйтеп килеп керсәм, һичшиксез, минем хәл башкачарак булыр иде. Ә монда... Монда мин Һираҗның бер танышы гына идем. һәрхәлдә, Саматовның кызы минем турыда шулай уйлый. Яхшымы бу, начармы? Ә Һираҗ? Һираҗ бу хакта үзе нәрсә уйлый инде? Ул бит минем очраклы бер кеше - Саматов белән танышып сөйләшергә килгән бер кеше булуымны яхшы белә. Нигә бу хакта бер сүз дә әйтми, нигә стаканнар чыгарттыра? Әллә соң, хәмер пары белән, ул мине үзенең күптәнге дустына әверелдердеме?
- Рюмкалар сорар идең, ичмасам, Һираҗ абый, - дип көлемсерәде кыз, - кунак алдында кем инде стаканнан эчә?
- Бу дөньяда без барыбыз да кунак! - дип канәгать мыгырданды Һираҗ. - Син, давай, әйткәнне эшлә, Бакча җимеше...
Һираҗның бу йортта үз кеше булуын аңлау кыен түгел иде. Гөлназ кухня өстәленә стаканнар, кабымлыклар китереп куйгач, мине түргәрәк утыртты, ишектән борын төрткән эткә җикеренеп алды, аннан соң әйтте:
- Эт ул ничава хайван үзе. Этнең аның хет юридик җаваплылыгы бар. Менә минем кебек.
- Ничек алай? - дип ычкындырдым мин, үзем дә сизмәстән. «Юридик җаваплылык» дигән сүз сискәндерде, әллә соң үтәли күрәме бу мине, белеп торамы әллә минем кемлегемне?
Ә син закунны беләсеңме соң бераз? - диде Һираҗ күземә туп-туры карап. Дөресен әйтим, минем бик күп кешеләр, куркыныч җинаятьчеләр белән күзгә-күз карап сөйләшкәнем бар. Аларның да миңа туры караганнары, шул юраулы карашлары белән янаганнары булды. Әмма мин сүземне-карашымны яшермәдем, андый гына сынауларда һәрчак җиңеп чыга идем. Тик менә Һираҗның яшькелт сүзләре чыннан да үтәли күрә кебек иде.
- Нинди законны? - дип кабатлап сорадым мин, алдымдагы стаканга үрелеп.
- Белмәсәң - бел, закун ул теләсә кем өчен тигез блырга тиеш. Синең өчен дә, минем өчен дә. Эт өчен дә, мәче өчен дә. Менә, әйтик, эт яши авыл җирендә. Тышта, каралты-курада. Салкында-яңгырда. Эт яши, эшли - чөнки ул, ягъни мәсәлән, сакта тора. Йорттагы мал-туар, бөтен нәрсә өчен эт җавап бирә. Карак кермиме йортка, бер-бер нәрсә урланмаганмы — моның өчен дә эт җаваплы. Мин үзем дә, мәсәлән, бик җаваплы кеше үз эшемдә. Завхоз булып эш­лим мин хәзер колхозда. Элек ат караучы идем. Конюх. Юкка такканнар миңа Мачы кушаматын.
Мин аны бик җентекләп, игътибар белән тыңлый башладым, Һираҗ моны сизде, бармагын өскә чөйде:
- Әйе! Эт җаваплы! - аның тавышы тагын да көрәйде, өстәлдәге стаканны күтәреп, минем белән чәкештерде. - Менә шул җаваплылык булмаудан килеп чыга да инде мәче пси­хологиясе. Менә, син уйлап кара. Мәче дә яши йортта. Ну ул бер нәрсә өчен дә җавап бирми. Тәмле ашый, озак йок­лый, ашарына бирмәсәң - урлап ала. Талап. Әйдә, тотып куйыйк әле шуның өчен берне...
Саматовның хатыны кайтып кергәндә, Һираҗ инде миңа күп кенә «психологияләрне» сөйләп-аңлатып өлгергән иде. Әйтик, аның Мәчтүрәсе - «җен карчыгы», ә болай, үзе ничава гына хатын икән. Колхоз рәисе Сәләхов дигән адәм - «шайтан таягы», кадалырга гына тора. Саматов исә - «әтрәгәләм» - җил кайсы якка иссә, шул якка җилферди. Гөлназның «Бакча җимеше» булуы шуннан икән: алма үз агачыннан ерак төшәмени?! Әтисенә охшаган, Саматовлар каны кагылган. Бердәнбер әйбәт кеше булып, ниһаять, Саматовның хатыны гына торып калды бугай. Әмма ул да, үзе кайтып керүгә үк, «җебегән марҗа»га, «шәһәр чабатасы»на әверелде. Тик әле аңынчы, күрешү-танышу вакытында ук, Рәмзия ханым авызыннан минем игътибарны тарткан бер­ничә сүз ишетелеп калды:
- Менә шулай яшәп ятабыз инде, Һираҗ абый, - диде ул, көрсенгәндәй итеп. - Харис гел эштә инде. Иртән иртүк китеп бара эшенә, кичен генә арып-талып кайтып егыла.
- Акча көрәмәкче, баеп калмакчы, значыт, - дип кыстырды Һираҗ.
- Заманасы шундый бит аның, Һираҗ абый. Акчасыз берни дә эшләп булмый хәзер. Кая гына барсаң да шул: акча кирәк.
Миңа калса, Рәмзия ханымның күңеле бер дә тыныч түгел иде. Мәчтүрә җиңгәсенең ире, авылдаш агасы килеп төшкәч, Харисның туган көненә күчтәнәч алып килүен дә ишеткәч, ул ничектер йомшарыбрак китте, аның моңарчы җыелып килгән сүзләрен әйтәсе, бушанасы килә кебек. Миңа инде, бер-бер җай табып, «югалыбрак» торсам да ярыйдыр иде. Ләкин Һираҗ мине үзе туктатты:
- Син, килен, давай, җебегән марҗа булма, өстәлгә берәр әчерәк нәрсә чыгар. Атуса, күрәсеңме, монда безнең төбендә генә калган. Синең ул Харисыңның кайтканын көтеп торсаң, эчләр кортлап бетәр монда, - диде.
Һираҗ, чыннан да, үз кеше иде бу йортта.
- Бакча җимешегез дә үсеп беткән, - диде ул, Рәмзия ханымның өстәлгә «әче ризык» чыгаруына күңеле булып. - Урамда күрсәң, танымый үтеп китәрсең...
Бу вакытта мин нәкъ менә Гөлназ турында уйлап утыра идем.
Әтисенә ни-нәрсә белән янаганнарын ул да, мөгаен, белеп торадыр бит. Үзенә нинди куркыныч янавын да аңлый­дыр. Әмма мин аның йөзендә бер генә курку, икеләнү-шикләнү әсәре дә күрмәдем. Әллә әти-әнисе яшерәме аннан бу хәвеф­не? Юктыр, алар үз кызларын ничек тә кисәтмичә калмаганнардыр. Ә Гөлназ?.. Хәер, үсмерчакның үз кануннары, курку белмәс чаклары бар.
- И Һираҗ абый, - дип авыр сулады Рәмзия ханым. - Кыз бала үстерү бик тә авыр икән шул. Ир бала ул әле - бер хәл...
Менә шул вакытта мин, игътибарымны табындагы тәгамгә юнәлткән булып кылансам да, Рәмзия ханымның һәр сүзеннән мәгънә эзләп тыңладым. Аның сүзләрендә нәкъ менә мин белергә, мин аңлап-тотып алырга тиешле бер-бер хәбәр, мәгълүмат булырга мөмкин иде.
Әмма Һираҗ аны бүлдерде:
- Син шәһәр чабатасы булма, килен, - диде. - Кыз бала - кыз бала инде ул. Пример, менә Харис белән синдә ир бала булды, ди. Ә миңдә - кыз бала. Менә шунда инде синең Харисың, минем кызга малаен өйләндерер өчен, баш­та биш сарыгын, ике танасын әзерләп куярга тиеш. Аннан соң әле аның, улы белән киленен башка чыгарыр өчен, йорт саласы бар. Менә шул йортта, бик беләсең килсә, минем кыз баш булып, приказ биреп кенә ятачак инде аннары. Жәлке, кәнишне, минем кызлар юк, малайлар гына.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Бохара Мачысы - 2
  • Parts
  • Бохара Мачысы - 1
    Total number of words is 4839
    Total number of unique words is 2118
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Бохара Мачысы - 2
    Total number of words is 4734
    Total number of unique words is 2018
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Бохара Мачысы - 3
    Total number of words is 4713
    Total number of unique words is 2105
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Бохара Мачысы - 4
    Total number of words is 1665
    Total number of unique words is 879
    46.7 of words are in the 2000 most common words
    59.7 of words are in the 5000 most common words
    67.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.