Latin

Безнең Авылга Ни Булган?

Total number of words is 623
Total number of unique words is 437
51.0 of words are in the 2000 most common words
60.7 of words are in the 5000 most common words
67.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Юмореска
Безнең авылга әллә нәрсә булган. Йортлары биек, капкалары бизәкле, коймалары челтәрле – күз явын алып, көлеп торалар. Урамнар тап-такыр. Юлга асфальт җәелгән, юл читләре, койма буйлары яшел чирәм. Чирәм өстендә төркем-төркем балалар уйнап йөри, эскәмияләрдә әби-бабайлар кояшта кызынып утыра.
Шундый матур урам уртасында, ни күрәм, бу нинди әдәпсезлек?! – Фәридә белән Тәлгать кочаклашып басканнар да, оятсызлар, үбешеп торалар! Күрмәмешкә сабышыргамы, яннарына барып тиргәп китәргәме дип тора идем, үзләре мине күреп алдылар да, култыклашып, көлешә-көлешә каршыма килеп бастылар.
– Күрәсеңме, без нинди бәхетле! Безнең гашыйк йөрәкләребезне кавыштырган өчен рәхмәт яусын сиңа! – диләр.
– Һи-и, килбәтсезләр, кара йөзләр! – дим нәфрәтләнеп. – Ничек кешедән оялмыйсыз ичмаса! Бу хәлдән соң, син, Фәридә, ни йөзең белән иреңә кайтып күренерсең? Ә син, Тәлгать, менә дигән хатыныңны ташлап, шушы себеркене иярттеңме? Балаларыгыз турында уйлап карар идегез һич булмаса!
– Кара, ни сөйләп торган була, – диләр болар, бер дә үпкәләмичә. – Үзең башта безне бер-беребезгә гашыйк иттердең, аннары менә, кавыштырдың. Котлыйсы урында нигә әрләшкән буласың? Туебызга рәхим ит, көтәбез!
– Тфү! – Борылдым да, тизрәк болар яныннан йөгерә-атлый китеп бардым. Тилергәннәрдер болар, ни сөйләгәннәрен белмиләр. Бәйләнеп маташасым калмаган икән, теләсә нишләсеннәр үзләре!
Дуңгыз тыкрыгы турына җиткән идем, тагын бер әкәмәт күрәм, – тыкрыктан җәяүләп Фәрит менеп килә. Әллә эштән җәяү кайта инде?
– Исәнме, Фәрит, кая бардың?
– Күрмисеңмени эштән кайтып килгәнне?! – дип, Фәрит миңа таба бер сөзеп карап алды да, ары китте.
– Ничек инде, эштән җәяү кайтасың? Тракторың ватылдымыни?
– Белмәгән кеше күк сораган буласың, ә бит авыл урамына трактор кертүне синең аркада тыйдылар! Кара җәяүгә калдык! – дип кычкырды да Фәрит, капкасын шапылдатып ябып, йортына кереп китте.
...Авыл советына барып килим әле. Безнең авылмы бу, түгелме – белешмә бирсеннәр. Аннары, нигә бу кешеләр үзләренең тузга язмаган эшләренә мине катыштыралар – шуны аңлатсыннар...
Авыл советы ишеген ачып керүгә, персидәтел Афзал белән Ярулла абзыйның кычкырыша язып әйтешүен күреп, бусагада туктап калдым.
– Ничек инде йорт урыны бирмисең, минем улларым кайда яшәргә тиеш? Иртәгә үк биш улым да гаиләләре белән читтән кайтып төшәчәк. Берсе үзем белән каласы, дүртесенә дүрт урын кирәк. Урын бирсәң, йортны алар үзләре тергезеп керәчәк. – ди Ярулла абзый. Аңа каршы Афзал:
– Бер синең улларың гына түгел, элек читкә киткәннәр бар да кайта, мин аларның барсына да ничек йорт урыны табып бетерим? – ди.
Шунда Ярулла абзый мине күреп алды да:
– Энем, улларымны читтән кайтартучы син, бәлки син аларга йорт урыны да табып бирерсең, буш итмәс идем, мәңге рәхмәтле булыр идем, – дип ялына башлады.
– Нишләп аларны мин кайтартыйм, кайтасыларын белмим дә, кайтуларына ышанмыйм да. Бишесенең дә шәһәрдә квартирлары бар, аларга авылда ни калган?
– Алай димәле, энем, бишесе дә булмаса, берсе генә булса да кайтсын инде берүк, картайган көнемдә ялгыз калдым бит, – дип, Ярулла абзый моның өчен әллә нәрсәләр вәгъдә итә башлаган иде, йомышымны да онытып, авыл советыннан чыгып тайдым. Әллә нәрсә булган боларга бүген!
Я тагын берәрсе бәйләнер, урамда йөрмим әле дип, зират тыкрыгыннан авыл читенә юнәлдем. Зират ягына караган идем – йөрәгем жу-у итеп китте: чардуганнар арасыннан баштанаяк актан киенгән бер кеше чыгып, кызу-кызу болай таба килә! Йа хода, моннан биш ел элек үлгән Зариф абзый бит бу! Чырае ачулы, күзләре акайган!
– Зариф абзый, исә... нишләп йөрисең? – дим, куркуымны сиздермәскә тырышып.
Ул килә-килешкә мине якадан алып җилтерәтергә тотынды:
– Син нигә минем турыда "карак", "яла ягучы" дип яздың?! Мин кем әйберен урлаган? Мин кемне төрмәгә утырткан?! Үлгән дигәч тә, минем йөзгә кара ягарга ярый дип белдеңме?!!
– Син нәрсә, Зариф абзый? Бик яхшы кеше идең бит син, урының оҗмахтадыр әле хәзер. Мин нишләп сиңа яманат тагыйм? Үлгәч миең чергәндер синең!
– Әле син шулаймы? – диде дә Зариф абзый, селтәнеп-торып миңа берне тондырды. Баскан урынымда калалмыйча, әллә кая очып киттем. Очам шулай каядыр түбән таба, очам, очам, – һаман төшеп җитә алмыйм. Бу нинди тирән чокыр булды соң әле?
...Шулвакыт кинәт бөтенесен аңлап алып, исем китеп, учым белән маңгайга чәпәдем. Пәрәмә-әч! Кичә көне буе авыл тормышы турында хикәя язып утырган идем бит! Хәзер шул хикәядәге кешеләрне төшемдә күреп ятам икән ләбаса!
1989 ел.
You have read 1 text from Tatar literature.