Latin

Без Дә Яшибез Инде

Total number of words is 401
Total number of unique words is 293
47.7 of words are in the 2000 most common words
64.6 of words are in the 5000 most common words
70.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
И-и, Хәдичәкәем, бу ирләрне әйтер идем, бигрәкләр дә шөкәтсезләр инде. Шалтырмалар асып куйсаң, Галимә карчыкның бакчасындагы суган түтәленә куелган карачкыдан бер дә ким түгелләр инде менә. Ни буй, ни сын, ни төс-кыяфәт инде үзләрендә. Менә мин дә шундыйларның берсе белән яшәп яткан булам инде. Ир заты маймылдан әз генә аерылып торса, шул җиткән, дигән булалар да бит, ахирәткәем. Тик алар белән янәшә йөрергә оят шул. Әнә минекенең кыяфәтенә генә күз сал: өске ирене өстендә төзәлмәс җөй, борыны ямьшәйгән, уң колагы ертык, алгы тешләре коелган... Ярый ла, кыш көннәрендә колагының ертыгын каплар өчен бүрек колакчынын төшереп йөри. Ирен өстендәге җөен күрсәтмәс өчен мыек үстергән булды. Ә менә борынын яшерә алмый шул. Нәрсә? Пластик операция ясатып карагыз, дисеңме? И-и, ахирәткәем, акчасы кая соң аның?! Әле беркөнне кесәсеннән йөз сум акча тапкан идем. Зарплатасыннан яшереп калдырып, өч ай җыйган теге мескен. Тагын бер айныкыннан яшереп калган булсам, бер яртылык була иде, ди. Адәм көлкесе! Каян килсен соң аңа пластик операциягә акча?! Әле менә миңа кырык меңгә тун алган идек, акчаны еле-еле җиткердек.
И-и, Хәдичәкәем, бигрәк ямьсезләр шул бу ир-атлар. Кыяфәтләрен әйтәм әле. Ир, дисәң, хәтерләре калыр. Минеке әнә тешсез авызын җәеп ыржайса, өйдәге бөтен тараканнар качып бетә, валлаһи! Тешенәме? Протез дисеңме? И-и, ахирәткәем, хәзер тешкә протез куйдыру зер-р-рә дә кыйммәт бит. Акча каян җиткермәк кирәк?! Әнә үземә песец шапка алып та бик расхутландык. Теге хәчтерүшнең ике айлык зар­платасы кереп китте. Аннан соң, тешләре коелганга да үзе генә гаепле. Өйдә кем хуҗа, дип кычкырмаган булса, уклау белән алып ормый идем дә мин аңа. Соңыннан йомшарды-йомшавын. Болай гына әйткән идем бит, карчык, дигән була...
И-и, Хәдичәкәем, шундый ир-ат белән яшәгәнче, берәр маймыл белән торсаң... Ие, ие, кием дә кирәк булмас иде үзенә. Әнә минеке... Шуның белән кунакка-мазарга барырга оялып торам. Күлмәк якасы һәрчак каешланып каткан булыр, чалбар-ыштанының үтүк күрмәгәненә биш былтыр. Ул төймәләрен әйтер идем, шөлдер шикелле асылын­ганчы йөри...
Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз, дигәндәй, шундый гыйфрит белән яшәп яткан хатынга Ходай сабырлык бирсен инде, ахирәтем. Күз дигәннән, әле беркөнне орчык очы белән...
Чү, әнә үзе дә кайтып килә түгелме? Ахирәткәем, тәрәзәгә күз сал әле, билләһи шул. Тагын бирән урынына эчкән, ахыры, йөрешләренә кадәр үзгәргән. Аек вакытта ул, теге, мин баскычтан төртеп төшергәндә сындырган уң аягына аксаклабрак баса иде. Ә бүген әнә ничек җәлт-җәлт атлый. Точно, мичкәсенә төшкән бу. Кая әле, кисәү агачын әзерләп куйыйм. Ну, бу юлы астына җибәртәм мин аның! Ирене ярылып кына калмас, борыны кәкрәйгән ише генә дә булмас...
You have read 1 text from Tatar literature.