Latin

Бер гашыйкның сүзләре

Total number of words is 233
Total number of unique words is 173
48.4 of words are in the 2000 most common words
61.5 of words are in the 5000 most common words
66.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мин аның алдында чакта, бер минут итмим әрәм,
Ьәр эшен, һәрбер төшен бер-бер күземнән үткәрәм.
Моңлы булса — мин дә моңлы, шат икән ул — мин дә шат,
Мин аның алдында чакта, җөмлә[2] хәсрәттән азат.
Тешләрен бер күрсәтеп көлсә, тирә-як яктыра,
Ул көлә, көлгән саен, ул бер матурлык арттыра.
Чын матурлык мәнбәгы[3] ул, чын мәхәббәт чишмәсе,
Җиргә яңлышлык белән төшкән бер оҗмах чәчкәсе.
Көндезем төннән караңгы, ул янымда булмаса,
Күкрәгемдә ут та янмый, ул көлеп яндырмаса.
Ул мәләкне[4] күрми калган көннәре авыру булам,
Мин аңар йөгрәм, күрим дип, канлы бәгърем сызласа.
Әйләнәмне каплап алган кап-караңгы бер болыт,
Өстемә якты төшерми, ул «кояш» яктыртмаса.
Кайвакыт хәсрәт йозагы берлә күңлем бикләнә,
Шул йозакны гөл кебек керпек белән тик «ул» ача.
Моңлы күңелем өстенә ул күз нурын яудырдисә,
Шатланам мин; шатлыгымнан җан янып күккә аша.
Гөл битеннән бер генә үпсәм кызу иренем белән,
Бар вөҗүдемне илаһи бер мөкатдәс нур баса.
Авызы кәүсәр[5], төкреге абелхәяттан[6] тәмлерәк,
Тик шуның берлән генә үлми тора янган йөрәк.
Бу шигырьләрне язам мин моңланып һәм шатланып,
Шул сөеклемнең ике зур күзләреннән нур алып.
Энҗеләр эзләп чумарга ул гына тик юл ача,
Бу шигырьнең бер юлы булмас иде, ул булмаса.
Ул — канатланган фирештә, ул миңа илһам бирә,
Мин сулып беткән булыр идем — фәкать ул җан бирә.
Энҗе төсле бу шигырьләрне язып, рәттән тезим,
Ул сөеклемнең матур муйнын шуның берлән бизим.
_________
[2] Җөмлә — барча.
[3] Мәнбэгъ чыганак.
[4] Мәләк — фәрештә.
[5] Кәүсәр — оҗмахта ширбәт чишмәсе.
[6] Абелхәят — мәңгелек суы, тереклек суы
You have read 1 text from Tatar literature.