Latin

Баш Кына Исән Булсын!

Total number of words is 429
Total number of unique words is 280
53.9 of words are in the 2000 most common words
62.8 of words are in the 5000 most common words
69.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Җәмәгать! Минем тешләрем кечкенәдән үк начар булды! Соңгы дүртесен күптән түгел сугып төшерделәр. Әй, җәмәгать! Ни генә дисәң дә, тешсез кеше - ямьсез инде ул! Көлмәскә кирәк! Көлмәскә кирәк!
Әй, кайбер кешеләр көлгән була, әй, шаркылдаган була, әй, авызын ерган була. Ә үзләренең ашказаны күренеп тора. Язвасы-ние белән. Көлмәскә кирәк!
Бездә тешләрне куйдыру - проблема, шул! Үзе мәшәкатьле, үзе кыйммәт. Бездә аларны алдыру гына ансат. Әгәр дә инде больницаларда йөреп, чиратларда интегәсең килмәсә, берәр кибеттә берәр нәрсәгә чират торганда берәр тазарак җегеткә авыррак сүз әйтсәң, эх дигәнче суга да төшерә! Дөрес: наркоз да, чурт та кирәк түгел - суга да төшерә! Фамилияңны да сорап тормый. Тик шунысы бар инде: суккан чакта сызлаган тешеңне йодрык турысына китереп өлгерергә кирәк!
Юк, җәмәгать, ни генә димә, тешсез кеше - ямьсез инде ул! Менә сатучылар, сәүдә работниклары арасында профилактика эшен алып барырга кирәк. Менә сезнең игътибар иткәнегез бардыр, әйеме: кайбер сатучыларның авызлары алтын теш белән тулган була. Шулай бит? Димәк, аларга витамин җитми. Шуңа күрә аларның тешләре тизрәк чери, бозыла, һәм алар ясалма тешләр куйдырырга мәҗбүр булалар. Әллә ул сатучыларның тешләре телләре әшәке булганга шулай тиз бозыла микән, әй? Эй, кайвакыт сатучыларның авызыннан шундый сүзләр чыга!.. Әстәгъфирулла, җаным! Андый сүзләр чыккан авызда тешең генә түгел, әллә нәрсәләрең черер әле!
Аннан соң, тешсез булуның уңай яклары да бар инде үзе. Әйтик, менә авызлары алтын белән тулган кешеләр ничек курыкмыйча төнлә Казан урамнарында йөриләр икән? Юк, ничек курыкмыйча төнлә Казан урамнарында авыз тулы алтын белән йөрергә мөмкин? Моңа минем зиһенем җитми! Бу минем башыма сыймый! Әллә соң алар кеше талаучыларда кләшшә, плоскогубцы юк, дип уйлыйлар микән, әй?
Эх, тешең булмаса, җаның тыныч! Теш пастасы да кирәк түгел! Иртә белән ышкып азапланасы да юк! Ит ашагач, чыра белән теш арасында каезлыйсы да түгел! Һәм беркайчан тешең сызламый!
Менә, кайбер иптәшләр белә торгандыр: дөньяда иң каты авырулар - теш сызлау һәм похмель. Әнә, кайбер җегетләр мине аңлады! Шулай: теш сызлау һәм похмель. Менә: ни үлмисең, ни тере түгел. Авызда тешләр булмаса, телгә рәхәт! Иркен! Шундый иркен инде менә: телең лач-лач килеп, бер аңкаудан бер аңкауга барып буталып тик йөри. Шундый иркенлек! Әгәр иреннәрең булмаса, телең авызыңнан очып китәр иде шикелле!
Урамда бандитлар очрасалар да, рәхәтләнеп, авызыңны ерып, елмаеп җибәрәсең, бөереңдәге ташлар күренгәнче: авызында теше, кесәсендә акчасы, башында мие булмаганнарга тимиләр алар. Әле бервакыт шулай кеше талаучылар үзләре миңа биш сум биреп киткәннәр иде!
Дөрес инде анысы: авызда теш булмагач, бераз сүгенергә җайсызрак. Кайбер сүзләр слабый чыга. Бигрәк тә, теге - “с” хәрефеннән башланганнары. Хәер, аның башка хәрефкә башланганнары - вот, да чурта!
Әйтәм бит, җәмәгать: тешләр - чепуха! Баш кына исән булсын. Газиз баш исән булсын!
You have read 1 text from Tatar literature.