Latin

Бар, колхозың белән йокла!

Total number of words is 3020
Total number of unique words is 1717
39.0 of words are in the 2000 most common words
53.6 of words are in the 5000 most common words
61.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Безнең балачак. Мәктәп бүлмәсендә татар шигырьләре укый-быз - Тукай, Такташ, Маннур...
Йөгерек ритм,ашкыну, тоташ сәясәт ташкыны...
Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли,
Чәе суына — аны сизми ул. Куанычы эченә сыймаганга Һаман сөйли, һаман сөйли ул...
Әдәбият дәресендә Шәйхи Маннур иҗатын өйрәнәбез.
Түгәрәк битле, чал сакаллы карт, башында кара бәрхет түбәтәй, таш балбалныкыдай нык, чыдам гәүдә.Гайҗан бабай тәлинкәсен бармак очларына утыртып, тирләп-пешеп чәй эчә. Табында кәрәзле бал, каймак, кызыл эремчек һәм бавырсак. Безгә, алабута ипиенә көчкә туеп, даими кытлыкта яшәгән юеш борыннарга, Гайҗан бабай шушы сурәттә күз алдына килеп баса.
Укытучыбыз Мәликә апа дәвам итә:
... Бар, колхозың белән йокла!— дигән, Күпме айлар
Җылы куенънккарчык ачмаган. Гайҗан бабай ялгыз йокласа да, Колхозын ул ташлап качмаган...
Карчык, билгеле, бик тә әшәке кыяфәтле. Иреннәр юка, тешсез авызы эчкә таба сытылып кергән. Елан шикелле чажлап сөйләшә. Явыз гына түгел бу карчык — томана. Мескен Гайҗан бабай ничә айлар идәндә, астына иске бишмәтен җәеп, мендәрсез йокласа да, колхозын ташлап качмаган. Бу карт безгә шундый матур, күркәм һәм батыр тоела Безнең авылда да күп андый әүлия картлар...
«... Безгә кадәр тарихта беркем колхоз төзеп карамаган, шуңа күрә элек, патша заманында, сезнең әтиләрегез изелеп, хокук-сызлыкта, ач-ялангач, газап чигеп яшәгәннәр. Даһи юлбашчыбыз, халыкларга туры, дөрес юл күрсәтүче бөек Сталин җитәкчелегендә большевиклар партиясе безне коммунизмга алып бара. Советлар Союзы Җир шарындагы иң зур, иң көчле, иң алдынгы ил. Безнең туган илебез көнбатыштан көнчыгышка кадәр унике мең километрга сузыла. Километрның күпме икәнен беләсезме сеа? » — дип сорый укытучыбыз Мәликә апа.
Күрше рус авылы Бакалы бездән биш чакрым. Әрәмәгә бөрлегән җыярга барганда без әни белән шул авыл аша үтәбез. Ихатасыз йортлар. Һәр йортның нигезенә тирес өеп куйганнар. Кояшлы җылы көн. Бер йортның тирес нигезендә аягына киез итек, өстенә сары тун кигән карт челем көйрәтеп утыра. Биш чакрым бик тә зур ара, ә менә ул унике меңне мин күз алдыма китерә алмыйм. Билгеле, унике мең биштән зур. Күпмегә зур — бусы минем башка сыймый.
«... Туган илебезне дәүләт чиге чорнап алган. Ул чик таулар, урманнар, диңгезләр, сазлыклар һәм елгалар буйлап уза. Дәүләт чиген уяу пограничниклар, герой кызылармеецлар саклый, чөнки саклап тормасалар, чигебезне шпионнар, диверсантлар, провокаторлар үтеп кереп, халык арасында коткы таратып, за-вод-фабрикаларны шартлатып бетерүләре бар... Советлар Союзы Җир йөзендә иң бай, иң прогрессив ил...»
Мәликә апа, гомумән, шундый яңгыравыклы, эчтәлеге безгә аңлашылмаган рус сүзләрен ярата. «Прогрессив », «безобразие », «контрреволюция », «оппортунизм ». Андый сүзләрне укытучыбыз кыңгырау чылтыраткан шикелле, сузып, яңгыратып әйтә: «Без-з-зо-бр-р-разие...»
Апаның әле сөйләгәннәреннән дәүләт чиге күз алдымда сурәтләнеп кала. Ул турыда мин мәктәпкә йөри башлаганчы ук белә идем. Таулар, далалар, тирән упкыннар аша изге һәм якын килергә ярамаган тылсымлы сызык уза. Шул сызык өстендә богау йозагы белән бикләп куелган авыр тимер чылбыр. Йозак янында герой-пограничник старшина Карацупа белән аның фидакарь эте Илдус. Барысыннан да бигрәк, миңа шул «татар» эт Илдус ошый иде. Богау йозагы, эт һәм герой-старшина чик саклыйлар. Чикнең теге ягында ачлык, изү, изелү, золым, хокуксызлык, хәерчелек. Анда Җир йөзендә булган бар әшәкелек, кабахәтлек тупланган, шуңа күрә уяу булырга кирәк. Минем Миркасыйм абыем инде бишенчедә укый. Шуның уку китабында бер шигырь бар. Мин аны яттан беләм: 310
Иртә таңнан шәфәкъ баткангача Кыз баланың нәни куллары Көлтә итеп шикәр камышларын Кабарганчы һаман урады...
Нәни кыз хәлдән таеп арыган. Аның ял итәсе, тамак ялгыйсы килә. Авызы кипкән. Их, бер генә йотым салкын су... Кояш кыздыра. Эсселектән миләр кайный. Бер генә минутка туктап ял итәсе иде! Туктап кара! Әнә пальма агачы күләгәсендә кыска чалбар, башына колонизаторлар шлемы кигән сакчы, камчы тотып, күзәтеп утыра...
Ә бездә ирек. Бездә бәхетле балачак. Алда — коммунизм, җаның ни тели шуны ашап, күңелең ни тели шуны эшләп, иң кыйммәтле киемнәр киеп, патша сарайларындагы кебек яшибез озакламыйча...
Мәликә апа дәвам итә: «Империалист дигәннәре буржуйдан да әшәкерәк. Алары эшчеләр сыйныфының канын эчеп яшиләр. Бөтендөнья сугышын империалистлар ачты. Алар хәзер колония бүләләр...»
Күз алдымда империалист сурәте. Шүрәлегә охшашлы бер бәндә бер эшчене куып тотты да, аның бугазына тешләрен батырып, кан эчәргә кереште. Империалистларның башкалары колониаль илләр тирәсенә җыелып утырганнар да, пычак белән тураклап, шул илләрне бүлеп маташалар. Әле шушы көннәрдә генә мәктәптән кайтканда, як-якка карап алганнан соң, якын-тирәдә өлкәннәр күрмәгәндә без, бердәм кычкырып, сүгенә башлый идек: Чемберленның сатыйм анасын! — Тупка тоткан Мәккә каласын...
Кемдер минем урамда сүгенеп йөрүемне әнигә әләкләгән. Шул дәреслеккә язылган шигырь өчен миңа бик нык эләкте.
Мәктәптә дә, кичләрен әти газета укыган чакларда да, койма буена җыелып сөйләшеп утырган агай-эне янында да гел бертөрле сүзләр ишетелә. Империалистлар үзләренә колония бүлгән чакта Германия кайдадыр читтә калган. Аның да үзенә колония эләктерәсе килә. Шуңа күрә ул, ач бүре шикелле, төрле илләргә һөҗүм итеп йөри. Колония бүлүдә ызгышып китеп, империалистлар үзара сугыша башладылар. Газеталарда бу сугышны бөтендөнья сугышы дип атыйлар. Бер якта Англия, Франция, икенче якта Германия, Италия, Япония. Бер-берсен дөмбәслиләр генә. Без башта Германия фашистларына каршы идек. Шушы җәйне Мәскәүгә Гитлерның бер ярдәмчесе килеп, Молотов белән кочаклашып сөйләшеп утырды. Гитлерның ярдәмчесенә иптәш Молотов безнең бөек юлбашчыбыз даһи Сталинны да күрсәткән дип сөйлиләр. Иптәш Сталин ул кешене акылга утырткан булса кирәк. Хәзер без Германия белән дә, аларның юлбашчысы Гитлер белән дә дус яши башладык. Кичләрен койма буенда безнең урам агайлары гел Германия турында сөйлиләр. Без аларга ит, май, ашлык җибәрәбез икән, диләр. Алар безгә төрле машина бирергә тиеш, икән. «Ай-һай, Гитлер безне төп башына утыртып куймасмы икән? » — дип шикләнәләр герман сугышында пленда ятып кайткан агайлар. Минем иң өлкән абыем Гарифҗан кичләрен комбайнын сүндереп ял итәргә өйгә кайткач, кызмачарак чакта, янында чит кеше булмаса, такмак әйтә:
Товарищи, внимание! Икмәк сорый Германия. Бирәбезме, юкмы? Үзебез дә ачлы-туклы...
Ул шундый такмак әйтә башласа, мин йодрыгымны йомарлап, аңа ташланам. Ул сугышмый минем белән, киресенчә, кочаклап ала да сөя, мактый башлый. Минем энем ударник, ди. Гел «бишле» билгесенә генә укый, ди.
Ә безгә мәктәптә Сталинга багышланган җырлар җырлаталар:
Син яшәсәң, безгә рәхәт, Мәңге яшә, Сталин!
Беркөнне Гарифҗан абыем капка төбенә җыелган картларга такмак әйтеп китте:
Каһәр суккан Николай Сигез сыер саудырды. Рәхмәт төшсен Сталинга,— Бер кәҗәсез калдырды...
Мин тагын абыемның якасына ябыштым: «Нәрсә такмаклап йөргәнеңне әтигә әйтәм »,— дидем.
— Юкка куркасың икән син, Заһит,— диде абыем елмаеп.— Алар бит шыр надан картлар. Мәчет картлары. Аларны беркем дә шымчылыкка өйрәтмәгән. Нәрсә әйтсәң дә, алардан чыкмый. Алар шундый.
... Илдә сыйнфый көрәш бара. Кая карама, контра. Кода-ко-дагый, туган-тумача аулаграк җирдә очрашканда бер-берсенең колагына пышылдыйлар. Имеш, Минзәлә ягындагы бер авылда Сталинның таш һәйкәленең якты киләчәккә таба сузылган кулына төнлә тизәк тутырган иске чиләк асып киткәннәр, ди. Икенче көнне авыл советы рәисен, ячейка секретарен, тагын әллә кемнәрне НКВД солдатлары районга алып китеп, каталашкага ябып куйганнар, ди. Нәрсәләр генә юк бу дөньяда! Әллә чыннан да кыямәт көне җитә инде...
Азнакай ягында бер шыр тиле, каз кочаклап, урамда кычкырып йөри, ди:
Колхоз казала микән! Колхоз тарала микән!
Прсидәтел аның якасыннан эләктереп, «кәнсәләргә» алып кергән ди:
— Әһә, колхозны казалдырырга, таратырга коткы таратып йөрисеңмени әле? Мин сине...
— Нишләп таратырга йөрим миңа бәхетле тормыш алып килгән, күз нурым кебек күргән колхозымны? Узган атнада идарә утырышында колхоз колхозчылардан сөт, май, каз, тары, карабодай сатып ала дип белдерү ясадылар. Менә мин колхозга каз, тары сатарга килдем. Аласызмы? — дигән теге дивана.
Минем Кәүсәрия апам авыл мәктәбенең математика укытучысы Мотыйгулла Габбасовка кияүгә чыкты. Капка төбендә ләчтит сатып утыручы апалардан үз колагым белән ишеттем: әгәр безнең җизни кияү көтеп картая башлаган укытучы Мәликә апага өйләнгән булса, дөресрәк буласы икән. Мәликә апаның безгә, Кәүсәрия энеләренә, каныгуын, бәлки, шул ялгышлык аңлата торгандыр?
Җәйнең матур бер иртәсендә җизнәмне хәрби киенгән, бил каешына наган таккан НКВД кешесе районга алып китте. Мин кырга, абыемның комбайны янына элдерттем:
— Әйттем бит мин сиңа.. Синең шаталак такмакларың өчен җизнине районга алып киттеләр,— дидем мин, үксеп елый башлап.
— Ә нигә соң минем үземне алмаганнар? Такмакны бит мин әйттем.
— Ул — укытучы кеше. Безнең гаиләдәге тәрбия өчен ул җавап бирә,— дидем мин, әйткән сүземә бик үк ышанып бетмичә.
Сарафанлы телеграф хәбәрне сәгать эчендә авылга таратып өлгергән иде.
— Мотыйгулланы алып киттеләрмени? — дип сорыйлар иде бездән. Без урамга чыгарга куркып утыра башладык.
Җизни яхшы укытучы санала иде. Таза, чибәр егет, кызыл командир, спорт белән шөгыльләнә, велосипедта йөри. Кулга алганнан соң аның барлык яхшылыклары үзенә каршы борылды. Балаларның өйләренә барып, әти-әниләре белән киңәшү, аларга ярдәм итү. Өлгермәгән укучыларны калдырып, өстәмә дәресләр биреп азапланулар. Аның кешегә ягымлылыгы, җыйнаклыгы, акылы — барысы да җизнәмнең инде күптән халык дошманы булганлыгын күрсәткән икән. Дошман булмаган кеше шулай тырышамыни? Сталинны, Совет хөкүмәтен яраткан кешегә ничек тә ярый, ә халык дошманы кеше күзенә яхшы күренергә тиеш. Менә бит нинди ул контра!
Берничә атнадан җизни авылга кайтты. Күз кабаклары кара көеп чыккан. Йончыган, бик йончыган иде. Төсе югалган. Яңак сөякләре тырпаеп тора һәм тотлыгып сөйләшә башлаган. Күбрәк дәшмичә бер ноктага карап уйланып утыра.
Ьәм мәгълүм булды: җизни үзе түгел, аның бертуган абыйсы район урта мәктәбенең завучы, данлыклы математика укытучысы Шәйдулла кода халык дошманы икән. Аны Казанга ук алып киткәннәр.
Минем Шәйдулла абыйларда кунакта булганым бар. Ике бүлмәле хөкүмәт фатиры. Бер бүлмәдә дүрт шкаф шыгрым китап белән тулган. Китапханәдәге кебек. Без бит кулыбызга прәннек эләксә, аны патша сыена санап куанабыз. Шәйдулла абыйларда прәннеккә май ягып ашыйлар. Һәм әнә шундый кеше халык дошманы булып чыккан.
Моннан берничә генә көн элек апабыз авылның иң абруйлы кешесенең хатыны иде. Хәзер инде апам халык дошманы энесендә кияүдә. Ничек яши алырбыз икән киләчәктә? Бу дөнья! Ә ничек яшәрләр икән Шәйдулла коданың хатыны Хөршидә апа, аның дүрт баласы, энеләре, әти-әнисе, дуслары? Хәзер бит алар-ның барысының да исемнәре пычранган. Ә газеталарда халык дошманнарын фаш итәргә, агулы елан үтергән шикелле таптап, җаннарын чыгарырга кирәк дип язалар...
Шаулап-гөрләп Сабан туйлары узды. Җиләк вакыты да үтеп бара. Әрәмәдә кара бөрлегән өлгереп килә. Без көн саен иртүк әрәмәгә гөлҗимеш җыярга китәбез. Китап-дәфтәр алырга акча әзерләргә кирәк. Кипкән гөлҗимеш тапшырган кешегә район аптекасында акча түлиләр.
Беркөнне без әрәмәдән кайтып керсәк, капка төбендәге бүрәнә өстендә җизнәмнең Шәйдулла кода белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырганын күреп хәйран калдык. Өнме бу, төшме?
Без җизнинең үзгәреп кайтуына хәйран калган идек. Шәйдулла коданы бөтенләй танырлык түгел. Коры сөяккә әйләнгән кешеләрне күрергә күнеккәннәрдән без. Ул елларда еларалаш, кайчакта ике ел рәттән кытлык килеп тора иде. Шәйдулла кода ябык кына түгел, кояшка элеп куеп каклаганнар диярсең. Тиктомалга леп-леп күзләре йомылып китә дә башы белән һаваны сөзеп ала. Урыныннан торып, өйгә керә башлаган иде, күреп алдык — бик нык аксап йөри.
Мин тагын бер сәер нәрсә күреп алдым. Элек кунак каршылаган көннәрдә әнием очып йөри иде. Әтиемнең исә авызы ерыла, туктаусыз елмая һәм кунакларның күңелен күрер өчен туктаусыз сөйләшеп тора иде. Әти дә, әни дә мыштым гына йөриләр. Әтием тавыкны мыштым гына тотты. Әнием каймакны баздан яшереп кенә диярлек алып чыкты. Бәлки, халык дошманын сыйларга ярамый дигән карар бардыр? Дөрес, кода иректә. Менә аны чыгарып җибәргәннәр. Шулай да„ Гомеремдә беренче тапкыр кеше дигән җан иясенең искиткеч нәзберек, искиткеч катлаулы, аңлашылмас рәвештә аяу җанлы икәнен сиземләп алдым. Кешегә халык дошманы дип әйтү генә дә аны шулкадәр үзгәртә икән.
Сый өлгергәнне көтеп утыруны уңайсыз тойдылар булса кирәк, ике математик, ике укытучы утын кисәләр. Аркылы пычкы җырлап кына тора.
Чыннан да, кеше нигә үз эшен шулай ярсып эшли? Колхоз эшенә һәр иртәне бригадир куып чыгара. Үз сыерларына печән әзерләргә кирәк булган чакта авыл халкы төннәрен эшләп йөри. Йөгереп эшлиләр, янып-пешеп, шашынып. Кешеләр генә түгел. Бәрәңгеләрне алыйк. Колхоз бәрәңгесен чүп басып китә. Утыйлар. Күмеп йөриләр. Казый башласалар, колхоз бәрәңгесе күгәрчен йомыркасы чаклы гына, колхозчыларның бакчаларында — минем баш зурлыгы. Соң бит колхозны Гайҗан бабай да, без дә яратабыз. Колхозны мактап шигырьләр сөйлибез, иншалар язабыз... Әллә нинди бу дөнья! Кем белә, бәлки, халык дошманнары колхоз җирендәге бәрәңгеләрне төннәрен, кеше күрмәгәндә агулап йөри торганнардыр?
Җизни белән коданы мин буага су коенырга алып киттем. Авылыбызда өч буа. Иң тирәне, иң киңе безнең оч буасы. Буа суының өсте җылымса, чумсаң, астан бәреп чыккан чишмәләрнең салкынлыгын тоясың. Кан йөреше тизләнеп китә, тәнгә көч керә. Чалкан ятып күккә карыйсың. Әнә ике болыт салмак кына Бакыр тау ягына таба йөзеп бара. Кая баралар икән алар? Ил чигенә җиткәч, аларны туктаталармы икән? Туктата торганнардыр: герой пограничник старшина Карацупа һәм аның фидакарь, татарча исемле эте Илдус туктатмый калмас...
Ярга таба борылып карасам, җизни белән кода минем әшнәләрем Нургаяз һәм Әшрәфҗан белән сөйләшеп торалар. Мин беләм: алар да китап-дәфтәр алырга акча әзерләп йөриләр. Гөлҗимеш җыю белән ваклашып тормыйча, алар оясына су салып йомран тотып, шул җәнлекләрнең тиресен тунап саталар.
— Йомранның да бит балалары, туганнары бар,— дип сөйләвен дәвам итте минем җизнәм.— Җибәрегез, егетләр. Менә сезгә акча бирәм. Өч йомран өчен артык түләмәсләр дип уйлыйм. Җибәрегез.
— Сез кушкач җибәрәбез инде,— диде Нургаяз һәм капчыгының авызын чишә башлады.— Алар барыбер халык дошманнары, колхоз чәчкән бодайны ашыйлар.
Юешлектән бәләкәйләнеп калган өч йомран җиргә коелды. Бертын нишләргә белмичә безгә карап торгач, тауга каршы сы-пырта башладылар.
Буш капчыкны Нургаяз култык астына кыстырды. Акча салган чалбар кесәсен учы белән каплагач, алар икәүләп авылга таба юл тоттылар. Нәкъ шушы мизгелдә эчемә курку йөгерде. Минем җизнәмнең акча түләп йомраннарны җибәртүе турында кайту белән сөйли башлаячаклар. Укытучы Габбасовның акча түләп колхоз дошманы йомраннарны коткаруы турындагы гайбәт сәгать эчендә авылга таралачак. Мин әшнәләремнең артыннан йөгердем.
— Нургаяз, тукта!
Нургаяз капчыгын Әшрәфҗанга бирде дә ике кулы белән кесәсен учлап тотты:
— Акчаны ул үзе бирде. Валлаһи, үзе.
— Акчагыз үзегезгә булсын,— дидем мин йодрыкларымны йомарлап.— Әгәр минем җизни турында, ул безгә акча түләп, йомраннарны җибәрттерде дип сөйләп йөрсәгез, Миркасыйм абыйга әйтеп җаныгызны алдыртам.
Юк, алар аңламыйлар иде. Аңгыра сарык шикелле, миңа карап торалар. Кабатларга туры килде.
— Ишеттегезме? — дим.
— Йомраннарны җибәрүегез турында сез беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Аңладыгызмы?
— Соң бит... Соң... Без гаепле түгел. Габбасов абый кушты бит. Ул... Ул бит укытучы.
— Юк, сез аны аңламадыгыз,— дидем мин. Башка юл юк иде, ялганларга туры килде.— Ул сезгә «җибәрегез» димәде, киресенчә, ул сезгә акчаны колхоз икмәген ашаучы дошманнарны тоткан өчен бирде. Йомраннарны азат иткәнне сөйләп йөрсәгез, үзегезгә эләгәчәк.
Минем әшнәләремнең йөзләренә курку йөгерде. Аңладылар шикелле.
Кунаклар янына әйләнеп киләм. Киендем.
— Син, Заһит, нигә алар янына барып йөрдең? Әллә сугышырга чамалыйсызмы дип куркып карап тордык,— ди миңа җизнәм.
— Мин болай гына. Әйтәсе сүзем бар иде,— дигән булам. Кайтырга чыктык. Дөнья матур. Дөнья киң. Яшәү шундый
рәхәт булыр иде, әгәр минем иптәшләрем җизни кушуы буенча йомраннарны җибәргәнне кешегә сөйләп йөрмәсәләр... Үзе шундый акыллы кеше. Укытучы. Үзе шундый зур ялгышлык ычкындырды.
Кичке аштан соң кунакларга урынны келәткә җәйделәр. Без Миркасыйм абыем белән келәттә йоклый идек. Әни безгә печән сәндерәсендә кунарга рөхсәт итте. Ә мин һаман йоклый алмыйм. Күңелдә әллә нинди авыр, куркыныч уй-исәпләр. Әнә аяк тавышы ишетелеп алды. Кемдер безнең ихаталар арасында тыңланып йөри. Әти безне көн саен диярлек кисәтеп тора: «Телегезне тыярга тырышыгыз, балалар. Күп сөйләмәгеа Сүзегезне уйлап әйтегеа..»
Әнә тагын аяк тавышы. Ике кеше булса кирәк. Сәндерә астында яткан бүрәнә өстенә килеп утырдылар.
— Кемне булса да алырга тиешләр иде.— Әйе, бу безнең коданың тавышы. Икенчесе җизни булырга тиеш. Ул әле дәшми, тыңлый гына.— Эш укытучылар коллективыннан кемнәрнедер корбан итеп, котылу турында бара иде. Ячейка секретаре Коз-ляев җыелышта кисәтеп куйган иде. «Башка барлык коллективларда халык дошманнарын фаш итәләр, ә без уяулыкны югалтканбыз. Илдә каты көрәш бара. Дошман йоклап ятмый. Безнең арада да халык дошманнары бар. Алар астыртын эш итәләр »,— дип, секретарь безне совет кешесенә тиешле вазифаны үтәргә өндәде.
— Кара әле, шымчылык әллә нәселдән киләме икән? — бусы минем җизнәмнең тавышы.— Безнең мәктәптә халык дошманының энесе эшли дип ронога барып әләкләүче дә Козляевның энесе булды бит.
— Өч тәүлек үтте шул җыелыштан соң. Козляев үзе дә математика укыта. Надан. Надан кеше бик тә ялагай, һәр җирдә ярарга тырышучан һәм әләкче була бит ул. Өстәвенә, ул мөртәт искиткеч көнче дә. Мәсьәләне чишә алмасалар, Козляевның укучылары миңа киләләр. Мин аларга гел ярдәм итеп тордым. Белә идем, бу эш ошамый иде ячейка секретарена. Балалар хакы бит, нишлисең. Бер гадәткә кереп киткәч, тыелуы кыен бит ул. Дөресен әйткәндә, мин бик сак йөрдем. Дөрес, теге куштаннар шикелле шкураны саклау өчен түрәләрне мактауга телем борылмый минем. Син беләсең. Җирәнәм мин андый икейөзлелектән.
— Нинди яла яктылар соң сиңа? Мин бөтен нәсел-нәсәбәне тикшереп чыктым. Юк бит безнең нәселдә кулаклар да, акгвардиячеләр дә, Совет властена тел тидерүчеләрне дә хәтерләмим.
— Арифметика дәресендә мин балаларга бер мәсьәлә чишәргә биргән идем. Авылда ике йөз хуҗалык. Алтмыш процент хуҗалыкта берәр ат, егерме процентында — икешәр һәм калган егерме процент атсызлар. Бу авылда барлыгы ничә ат булган? Мәсьәләне ун минут эчендә чишеп ташладылар. Берничә бала берьюлы кул күтәреп, «ике йөз ат» дип кычкырды. Шулчакта бер укучы, заготскот директорының малае, кул күтәреп сорады: «Әтиемнең сөйләве буенча, элек шушы авылда чыннан да ике йөздән артык ат булган, ә хәзер алтмыш биш. Алар нигә шулай азайгаа?»
Мин башта бер генә секундка югалып калдым. Ниндидер сәер сорау. Әллә провокацияме бу дип уйлыйм. «Хуҗа үз атын җаны кебек саклап тота, шунлыктан аерым хуҗалык вакытта ат үрчи»,— дип әйтеп булмый бит инде, аңлый торгансыздыр? Мин аңа болай дип җавап бирдем: «Син, Гаделкәев, колхоз председателеннән сора!»
— Сораганмы соң?
Билгеле, сораган. Ә колхоз председателе Козляевның кайнатасы. Бу сорау безнең ячейка секретарена шундук килеп җитте.
— Алар сине ничек гаепләделәр соң? Шул сорауның нинди җинаять ягын таптылар?
— «Колхозга каршы коткы таратырга сине кемнәр яллады? Юкка сузасың, без барыбер әйттерәбез!» — диделәр. Следовательләр өчәү. Алар алышынып торалар. Белмим, ничә тәүлек йокламаганмындыр... Бервакыт битарафлык барлыкка килә.
Сиңа барыбер: хак, нахак, дөреслек, ялган... Хәтта яшәүнең дә бернинди мәгънәсе калмый икән. Идәнгә йөзтүбән егып салалар да аяк-кулларны тарттырып бәйлиләр. Дагалы итек белән иң авырткан, иң аяулы җиреңә тибәләр. Кайсы җиргә тибүләрен әйтергә дә оят. Тибү белән аңыңны югалтасың. Өстеңә бозлы су сибәләр. Аларның тагын бер төрле җәзалары бар. Эт борынына каештан үргән намордник кигергәннәрен күргәнең бармы? Шундый нәрсәне башка кигерәләр дә, аякларыңны артка таба каерып, башыңа тарттырып бәйләп куялар. Умыртка сөягең шытырдап чатный башлый. Түзеп булмый андый авыртуга. Нәрсә кушсалар, шуны эшләргә риза булу чигенә җитәсең...
Беркөнне башка следователь дилеп керде. Моңа кадәр аны күргәнем юк иде. Ул Мәскәудән килгән тикшерүче булып чыкты.
— Балаларга чишәргә биргән мәсьәләне каян алдың? — ди.
— Дәреслектән.
— Матбугатта басылган мәсьәләләр җыентыгында колхозга каршы коткы язганнармыни? Ул кайда басылган? Кайсы елда? Авторы кем?
Мин барысын да әйтеп бирдем.
— Җыентыкны китерсәләр, ул мәсьәләне таба аласыңмы?
— Билгеле,— дим.— Шундук табып бирәм.
Тикшерүче телефон трубкасын күтәреп чылтыратты. Миңа, ди, мәгариф эшләре комиссарын бирегез. Мин әйткән дәреслекне атый. Үзегез алып килегез, ди, мин сезгә ике сәгать вакыт бирәм!
Ул җыентыкны берничә автор язган иде. Аннан соң бит китап чыгаруга нәшриятта ничә* кеше катнаша. Рөхсәт итеп кул куючылар. Белмим, күпме кешенең башына җиткәнмендер? Күпме баланы ятим калдырганмындыр? Ул чакта мин бу турыда уйламаганмын. Дәреслектән шул мәсьәләне табу белән тикшерүне туктатырлар дип уйлаган идем. Менә шулай, энем, анда бер барып эләккәч, гөнаһсыз калып булмый икән. Мине чыгардылар. Минем урыныма дистәдән артык кеше яптылар.
Күз алдыма Нургаяз белән Әшрәфҗан килеп басты. Әгәр алар җизнәмнең йомранны коткарганы турында сөйләп йөрсәләр, аны да идәнгә яткырып салып, авырта торган җиренә дагалы итек белән тибәчәкләр... Сөйләрләрме икән?
...Сугыш башланып китеп, җизнәмне фронтка озатмаган булсалар, шушы сорау мине күпме газаплаган булыр иде икән? Җизни дә, кода да тагын бер ел укыттылар. Икенче җәйне сугыш башланды. Кода берничә тапкыр яраланып булса да, сугыш беткәч кайтты. Җизни хәбәрсез югалды...
Насирия. Гыйрак. 1989 ел, сентябрь.
You have read 1 text from Tatar literature.