Latin

Әйбәт Кәләш

Total number of words is 881
Total number of unique words is 586
47.2 of words are in the 2000 most common words
60.7 of words are in the 5000 most common words
68.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
- Өйләнергә кирәк сиңа, Сәйфи дус, өйләнергә кирәк,- Гайфи, стаканда калган аракысын йотып куйгач, тозлы кыяр кыерчыгын кетердәтә-кетердәтә кулын шешәдәшенең иңнәренә салды. - Аерылганыңа ике ел бит инде, нүжәли, халастуй тормыштан туймадың син, ә?
Бераз «кабып» алгач, ир-ат халкының хатын-кыз турында сөйләшә торган гадәте бар. Мондый сөйләшүләргә күнегеп беткән Сәйфи, бусында да:
- Әй лә, каян табасың аның рәтлесен,- дип тиз генә котылмакчы иде, тик киребеткән Гайфи бу юлы үгезне мөгезеннән эләктермәкче булды, ахрысы.
- Каян табасың, дип... Сорамаган балага имчәк каптырмыйлар инде. Әнә, гәҗитләрне караштырып бар бераз, аларда «Димче», «Тиң парымны эзлим» кебек игъланнар буа буарлык бит. Тот та, үзеңә ошаганын сайлап ал шулардан.
- Куркам шул, Гайфи дус, үзең беләсең, беренчесе дә эзбирнең эзбире иде...
- Нәфисәне әйтәсеңме? Да-а, эзбир генәме соң, гупчим әшәке хайван иде ул синең.
- Берчакны, ник дуңгыз урынына эчеп кайттың, дип, уклау белән сугып, черепно-мозговой травма ясады. Шуннан соң бульнис юлын күпме таптадым бит, малай, ә?!
- Ә-ә, хәтерлим, шактый йөрдең бугай шул. Теге, эчкән вакытта стаканыңны иреннәреңә тидергәч, уң колагыңның тартышып куюы да шуннан калды, ахры.
- Ну да! Вестибүләр аппаратка зыян килгән, диделәр врачлар.
- Әйтмә дә инде, парин, эчеп кайткан өчен генә кешене шулай искаличит итәләр димени соң?! Эчмәгән кеше бармыни соң хәзер? Эчми торган мужик ни дә, бала тапмый торган хатын ни, один чурт, минемчә. Я-я, шуннан, нәрсәгә иреште соң бичәң? Эчеп кайтмый башладың штоли?
- Әйе, эчеп алгач, кайтмый башладым. Кайда эчәм, шунда куна торган булдым. Анысы да ошамады иблис токымына. Нинди мәткә янында кунып йөрисең, дип теңкәгә тиде. Анысында кулы белән каты бәрелмәде-бәрелүен. Теге көннән соң кул белән уйнарга шүрли. Соңыннан, ярый әле, башыңа гына эләккән, бүтән әгъзаларың таза-сау, дип сөенеп тә йөрде әле. Аннан соң, кая инде ул безгә чит хатыннар янында кунып йөрү. Алар ягына күз салырга да вакыт юк, югыйсә. Алланың бирмеш көнендә иртән торсаң, баш авырта. Үләм дигәндә, авызга илле грамм аракы салучы юк. Ярты көн шуны юллап чабасың... Әй, нәрсәсен сөйләп торасың инде аның. Барысы да күз алдыңда. Менә шул хәлләрдән соң өйдә генә эчә башлаган идем инде. Анысы да ошамады мәлгуньгә. Хәтерлисеңдер, синең белән эчеп утырганда кайтып керде дә, алкашларны җыеп ятасың монда, дип, икебезне дә куып чыгарды бит. Анысында биек үкчәле француз туфлие белән сиңа да берне манчыган иде бит. Зәһәр эләкте бугай?
- Да, Нәфисәң типсә, тибә иде инде ул. Нәкъ үзәгенә бәрде бит, хәерсез. Шуннан соң бер айга якын чак-чак атлап йөрдем. Хатыным, янына ятмагач, берәр авыру йоктыргансыңдыр әле, мөртәт, дип, чүт кенә диспансерга җибәрми калды...
Гайфи, әлеге вакыйганы кабат кичергәндәй, бөтен тәне белән калтыранып куйды. Шешә төбендә калган аракыны тигез итеп стаканнарга салды да, үзенә тиешле өлешне йотып та җибәрде. Сәйфи дә аннан калышмады. Стакандагы зәһәр сыекчаны төбенә кадәр бушаткач, пинжәгенең каешланып беткән җиңен иснәде дә, сөйләгәннәргә йомгак ясагандай:
- Хатыннарның барысы да шул Нәфисә сыңары инде. Каян табасың аның рәтлесен,- дип куйды.
- Оптимист булырга кирәк, дускай, хатын-кызның да менә дигәннәре бар,-диде һаман үз сүзен бирергә теләмәгән Гайфи һәм урындык читендә яткан гәҗитне алып, соңгы битен ачты. - Менә какрас танышырга чакырган игъланнар урнаштырганнар. Хәзер әйбәт кәләш табып бирәм үзеңә. Тәк, тәк... Утыз беренче абонент... Төскә-биткә чибәр, эшкә уңган татар хатыны... Ишетәсеңме, Сәйфетдин, чибәр, уңган хатын, дигән. Менә бит, бирәм дигән колына... Тәк... Квартиры бар... Ире вафат... Берничә ел элек кенә илле яшен тутырган... Тьфу, кара син аны хәерсезне, башта ук алтмыш яшькә якынлашам дисә, вакыт үткәреп, укып та тормаган булыр идем. Ато, илле яшемне тутырдым, имеш. Юк, Сәйфи дус, монысы батмый, карт хатын кирәк түгелдер бит сиңа?
- Син нәрсә инде, Гайфи? Юк, билгеле!
- Тыңла алайса, менә утыз икенче абонент. Закунный аерылган, утыз биш яшьлек хатын үзенә тиң пар эзли. Әһә-әһә... Менә бусы ярый кебек... Тәк.. Булачак иремә таләпләр дигән. Буе йөз җитмеш см.дан ким булмасын. Монысы да бармый, дускай, синеке аның чаклы юк. Тәк... Утыз өченче абонент... Алтмыш яшьлек ир... Монысы кирәк түгел... ә менә утыз дүртенчесе нәкъ без теләгән чәчбикә.
- Яле, я, укып күрсәт!
- Чибәр, тыйнак, сабыр, эшкә уңган, урта яшьләрдәге ялгыз хатын үзенә тиң пар эзли. Ишетәсеңме, Сәйфи дус, бөтен яктан килгән бит, ә? Синең теге Нәфисәң кебек эзбир бичә түгел инде бу сиңа - күктән төшкән фәрештә. Ычкындырмаска кирәк моны, дускай. Менә телефоны да бар икән. Башкалар өлгергәнче, бүген үк шалтырат. Юкса, шундый асыл кошка ия бик тиз табылыр. Менә дигән кәләш бу сиңа. Матри, ычкындырасы булма...
Тезеп китте, китте Гайфи, әле күз чите белән дә күрмәгән теге хатынны үлепләр мактарга тотынды. Һәр сөйләгән саен ниндидер матур төсмерләр өстәп, чистый фәрештә ясады үзеннән. Шулай кызыктыруларга ирдәй ир кешенең йөрәге түзеп торамы соң?! Ризалашты бит Сәйфи тәки. Тәвәккәлләп шалтыратырга булды. Телефоннан сөйләшкәч, ышанычы бермә-бер артты Сәйфинең. Соң шулай булмыйни, тавышы да күгәрченнеке кебек гөлдердәп кенә тора. Авызына бал да май, дигәндәй, сөйләшкәндә, «җаным», «бәгърем» кебек сүзләрне дә еш куллана. Кыскасы, кичен иске кинотеатр каршында очрашырга да сүз куештылар болар. «Уң кулымда кечкенә кызыл сумка, сулында ак пакет булыр», - дип сайрады телефон чыбыгының теге очындагы хатын...
Сәйфи очрашу урынына вәгъдәләшкән вакыттан иртәрәк килде. Кинотеатр каршына чыкмыйча, бина почмагына посып, «күгәрчене» киләсе юлны күзәтте ул. Чү, әнә килә түгелме?! Әйе, әйе, кызыл сумкасы да, пакеты да бар. Әлеге хатынның гәүдәсе бик таныш шикелле тоелды Сәйфигә. Тик ара ерак булгач, йөз чалымнарын гына шәйли алмады ул. Ә инде якынайгач, чак кына авып китмичә калды. Як-ягына карангалап килүче әлеге хатын Нәфисә булып чыкты. Менә сиңа әйбәт кәләш!
You have read 1 text from Tatar literature.