Latin

Авылча «заложник»

Total number of words is 712
Total number of unique words is 465
47.9 of words are in the 2000 most common words
58.6 of words are in the 5000 most common words
63.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Мүкләк Садри Кәшифәне заложник итеп алган, дигән хәбәр авылга яшен тизлеге белән таралды. Көнкүрмәстә мондый гадәттән тыш хәлләр әледән-әле булгалап торганга, кешеләр сенсацияләргә ияләнеп баралар иде инде. Шуңа күрә, бу юлы да тыныч кына уздырып җибәргән булырлар иде дә, тик менә заложник хатын гади сыер савучы түгел, ә колхоз персидәтеле Сәлмәннең хәләл җефете булуы гына ялкынга керәчин өстәгән кебек итте. Ярты сәгать узды микән, Сәлмәннең колхоз чутына төзелгән кәттиже тирәсенә Көнкүрмәснең олысы-кечесе, яше-карты җыелып өлгергән иде инде. Бу вакытта «хуҗа» үзе колхоз идарәсендәге эш кабинетында, ишекне эчтән бикләп, колхоз хисапчысы Рәмзия белән кети-мети уйнап маташа иде. Тәрәзәдән авылдагы ыгы-зыгыны күргәч, «важный» эшләрен калдырып торырга мәҗбүр булды. Өстәлдә чәчелеп яткан кирәк-кирәкмәс кәгазьләрне җыйгалап папкасына тутырды да, урамга чыгып халык төркеменә иярде ул.
Авылның «спецслужба»ларыннан пожарник Хәнәфи, филшер Җәмилә дә биредә кайнашалар. Иң ахырдан, үзенең иске «Минск» мотоциклына атланып, сыбызгысын сызгырта-сызгырта, участковый Кәрим дә килеп җитте.
Озак көттермичә, тәрәзәдән Мүкләк Садриның һәм Кәшифәнең башлары күренде. Садри «прит» хатынының бугазына карандаш очлый торган пәке терәгән иде. Моны күргәч, халык «ах» итте. Бары тик Сәлмән генә: «Тапкансың корал! Карандаш очлый торган пәке белән пычагымны кырырсың! Кәшифәнең тиресе калын аның»,- дип уйлап куйды. Тик халык алдында оятка калып булмый бит инде. Хатынын да яклый алмаса...
Ул берәр адым алгарак чыкты да:
- Садретдин, җибәр Кәшифәне,- дип кычкырды.
Мүкләк аның сүзләреннән артык җебеп төшмәде. Эшли-эшли сөялләнеп беткән кулын биштән йомарлап, «кукиш» күрсәтте дә, ишарәсе үтемлерәк булсын өчен:
- Тот капчыгыңны, Сәлмән! Җибәргән диярләр! Башта өч еллык хезмәт хакымны түлә, авыл Советы Мөнипкә пачпортка пичәт басарга боерык бир, аннан соң...
Садри бермәлгә туктап калды. Бу хәлләрдән соң нәкъ детективлардагыча каядыр чыгып олагырга кирәк тә бит... Тик Израильгә бару өчен аның өч еллык хезмәт хакы гына җитмәячәк. Никадәр томана булса да, Садри анысын чамалый иде. Шуңа күрә:
- Күрше районга чыгып китү өчен завферма Әхминең кара айгырын җигеп китерт. Юкса... - диде ул һәм, сүзләре ышандырырлык булсын өчен, Кәшифәнең муенына пәкесен тагын да ныграк терәде. Кәшифәгә исә бу ошап бетмәде ахрысы:
- Ай... Эһе-һе... Һи-һи-һо... Кытыкны китерәсең бит, имансыз. Терәмә әле шул нәмәстәңне! Садри, дим... У-уһ... Ай, кытыкны... Җүнсез! Әйтмәгән саен...
Кәшифә Садрины ачу белән этеп җибәрде. Тегесе мәтәлеп барып төште булса кирәк, башы тәрәзәдән юкка чыкты һәм бераздан тагын пәйда булды.
- Уһ, эзбир,- дип кычкырды ул Кәшифәгә.
Ә Сәлмәннең үз уйлары иде. Мүкләк Садри карандаш очлый торган пәкесе белән әллә нәрсә майтара алмас анысы. Тик монда халык җыеп, кәмит күрсәтүе генә Сәлмәннең авторитетына суга. Нүжәли акча бирергә туры килер инде, ә?! Бу Мүкләккә акча чыгарып бирсәң, башкалары да сорый башлаячак. Бүген хатыныңны заложник итеп алсалар, иртәгә кызыңны, ә аннан соң үзеңне, дигәндәй... Әнә шундый уйлар кайнады аның башында.
Тәрәзәдә торучы Садри тагын телгә килде.
- Сузма, Сәлмән, юкса...
«Пычагымны кырырсың», дип уйлады Сәлмән. Шулай да, әле яңарак кына янәшәсенә килеп баскан хисапчы Рәмзиядән:
- Мүкләкнең өч елга күпме чыккан аның?- дип сорап куйды. Ә тегесе исә озак уйлап маташмады, ятлап куйгандай:
- Унбиш меңләп булыр,- дип шартлатып әйтеп тә салды.
Сәлмән үз зарплатасы белән чагыштырып, Садриның өч еллык хезмәт хакы бик күптер дип уйлаган иде. Баксаң, аның хезмәт хакы Сәлмәннең бер аена да тормый икән.
- Фи-и, бирәбез аны,- дип ычкындырганын сизми дә калды «прит». Тик шунда ук телен аркылы тешләде. Ә ул кадәр акчаны каян алсын ди. Үз кесәсеннән түләмәс бит инде. Өстәвенә, бер илле меңне кичә долларга да әйләндереп куйган иде. Кесәсендә калса, ун меңләп кенә акча калгандыр. Ә колхоз кассасында акча юк та юк инде ул. Бердәнбер тракторны заправить итү өчен тана суеп саткан акча бар барын. Тик аннан да унике-унөч мең сумлап кына калган булыр.
- Рәмзия, теге заправкага дигән акчадан бу Мүкләккә өлеш чыгармыйча булмас,- диде ул хисапчының колагына иелеп.
... Ярты сәгать үттеме икән, Мүкләк Садри үзенә тиешле акчаны эләктереп, завферма Әхминең кара айгырына утырды да, авылдан чыгып та чапты. Басу капкасыннан узгач кына, Кәшифәне арбадан төшереп калдырды ул...
Инде җәмәгатен өендә калдырып, кабат колхоз идарәсенә юнәлгән Сәлмәнне күрше малае куып җитте.
- Сәлмән абый, Сәлмән абый,- диде ул дулкынланудан сулышы кабып. - Кәшифә апаны тагын залужник итеп алдылар.
- Кем? - дип сорады персидәтел ашыга-ашыга үзе яши торган йортка таба атлап.
Ә кәттиж тәрәзәсеннән Кәшифәсенең:
- Зариф, дим... Хи-хи.. Ох-ох... Хәчтрүш, кытыкны китерәсең... Хо-хо-ха, терәмә әле шуның очын муенга, зимагур җүнсез,- дигән сүзләреннән бу юлы хатынының зимагур Зарифның заложнигы булганын аңлады.
You have read 1 text from Tatar literature.