Latin

Аучы Фазылҗан

Total number of words is 1068
Total number of unique words is 661
50.8 of words are in the 2000 most common words
66.2 of words are in the 5000 most common words
73.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
Соңгы вакыйгалар уңае белән Фазылҗанга беркадәр кактырып һәм суктырып сөйләүләр күбәеп китте:
– Әй, Фазылҗан, син дә аучы булып йөрисең инде!
– Әтиең Сагынбайның яшьрәк чагы булса...
– Мәрхүм олы атаең ул чатан ләгънәтне өч көн дә яшәтмәс иде! – диләр алар.
“Чатан ләгънәт” дигәннәре үзенең явызлыгы белән бу тирә авылларда яманаты чыккан, кешеләрнең теңкәләренә тәмам тиеп беткән гаять зур аксак бүре иде. Кайда гына булмасын, әнә шул аксак бүрене күреп калалар: ул я берәүнең сарыгын алып китә, я берәрсенең танасын бугазлап эштән чыгара, я колхоз фермасына кереп сыйланып чыга.
Фазылҗан күптәннән үк танылган аучы ул. Бөек Ватан сугышына кадәр үк байтак бүренең башына җитте, аю да алгалады. Сугыштан соң бу тирә-әйләнәдә аның даны бигрәк тә нык таралды. Уң кулын фронтта калдырып, ләкин күкрәген “Дан” ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бизәп кайткан бу гайрәтле ир үзенең аучы дигән мактаулы исеменә тап төшермәде, үзенең сыңар кулы белән дә ел саен биш-алты бүре үтереп килде.
Ләкин бу “чатан ләгънәт” дигәннәре барыннан да усал булып чыкты. Аны күреп калган кешеләрнең әйтүләренә караганда, ул үзенең аксыл башын һәм соргылт калын җилкәсен үргә таба сикертеп-сикертеп чаба. Ә эзләренә килгәндә, аның эзләрен Фазылҗан үзе дә күргәне бар: бер алгы аягының эзе җиргә гүяки казык белән төртеп барганнар, арткы аякларының эзләре, ике аерылы булып, беркадәр кәҗә тоягын хәтерләтә иде.
– Хәзер ул бик усал да, чиксез хәйләкәр дә, – ди Фазылҗан. – Бар, тотарсың аны болай гына.
Бер ел буена күп тапкырлар эзенә төшеп караса да, Фазылҗан аны тота алмады. Гадәттә бүреләр колхозның сарыклар фермасына ташлана иде.
– Тайлар янына нигә килми соң бу чатан ләгънәт? Әллә минем монда йөргәнне сизәме икән?! – диде бервакыт Фазылҗан, әллә уйнап, әллә чынлап, ләкин бик ачулы кыяфәт белән.
Колхоз тайларын карарга ике улын калдырды да, үзе шул көнне үк ферма каравылчысы Сәхиулла бабай янына китте. Сәхиулла картның сөйләве буенча, бүреләр сарык фермасына бик караңгы төннәрдә генә һәм туп-туры Урман тавы ягыннан килеп төшәләр икән; куып-куркытып җибәргәч, шул ук якка китеп тә баралар. Кушкаен тәңгәлендә генә урманга бара торган олы юлдан аркылы үтәләр. Чатанмы-түгелме икәннәрен Сәхиулла карт ачыклап әйтә алмый, алар икесе дә сикереп чабалар, диде ул.
Урман юлына капкан салу бик зур саклык, алдан әзерлек чаралары күрүне таләп итә иде. Бу юлдан урман эченә урнашкан сөтчелек фермасында эшләүчеләр дә, печәнчеләр дә, урманга утынга баручылар да йөри. Бу төнне, әгәр дә берәр йомыш белән йөрергә туры килсә, Кушкаен турында юлны әйләнебрәк үтәргә кушып, Фазылҗан авыл кешеләренә кисәтү ясады.
Төн. Күзгә бармак белән төртсәләр дә күренмәслек караңгы. Күк йөзен куе кара болыт каплап алган. Агач яфракларын селкеткәләп, акрын гына салкынча һәм дымсу җил исә. Бу вакытта инде урман юлыннан беркем дә йөрми. Бүре нәкъ әнә шундый вакытны сайлый да. Фазылҗан, Кушкаен янында бераз уйланып һәм сагаеп торганнан соң, ике капканны юл өстенә салды, сизелмәсеннәр өчен өсләрен туфрак һәм печән белән каплады...
Менә ул авылына кайтып җитте. Үзенең капка төбендә тукталып, тыңлап торды. Бүген аның өендә берәү дә юк иде. Хатыны Мәрфуга кече улы Гали белән колхоз тайларын көтә, өлкән улы Айдар, урман юлыннан йөрүчеләр булса, аларны кисәтү өчен, Урман тавының аргы ягына йөрергә чыгып китте. Фазылҗан, өе янында бераз басып торгач, Күгәрчен елгасы буйлап сарыклар фермасына таба төшеп китте. Бара торгач, мылтыктан аткан тавышны ишетеп, ул кинәт кенә тукталып калды. Шунда ук һай-һулаган тавышлар ишетелде: каравылчы Сәхиулла картның тавышы иде бу. Ипләбрәк караса, ике бүренең сай гына сулы, кырчын ташлы елга аша үткәннәре күренеп калды...
Җәйге кыска төн үтеп тә бара иде инде. Әйләнә-тирә акрынлап яктыра, сызылып кына матур таң атып килә. Тиз-тиз атлап барган чагында, Фазылҗан, юл буенда яткан сарык ботын күреп, тукталып калды: “Бәй, эләккән бит, ләгънәт!”
Күрәсең, бүре капканга эләккән вакытта аның авызындагы сарык боты читкә таба атылып киткән. Арырак куелган икенче капкан да урынында түгел.
Капканнар сөйрәлеп барган эз буенча Фазылҗан бүреләрне тиз тапты. Ләкин аларның берсе дә әлеге “чатан ләгънәт” дигәннәре түгел иде...
Фазылҗан эзләвен туктатмады. Тик аның өч тәүлек буенча Урман тавы битләрендә тыңлап йөрүләре дә, бүре булып улаулары да нәтиҗәле булмады. Бүреләр берничек тә үзләрен сиздермәде, бернинди тавыш та бирмәде.
Печән әзерләү эшендә йөргән яшьләр, күңелле җырлашып, авылга кайтып баралар. Фазылҗан аларга карап тора. Ул, Уфадан атаклы артистлар килүен хәтерләп, яшьләрнең концерт карарга кайтуларын шунда ук төшенеп алды. Пар ат җигелгән бер арбадагы кызлар һәм егетләр, кулларын болгап, Фазылҗанны үзләренә чакыра башладылар. Ул, яңгырда чыланып җебегән каеш тезгеннәрне кысып тотты да, көрән биянең кабыргаларын өзәнкеләр белән кытыклап, зур юлга таба юырттырып китте. Яшьләр аны Кушкаен янында көтеп алдылар һәм ни өчен чакыруларын аңлаттылар. Алар Җәнлек эче дип аталган акланда печән чабалар икән. Менә шунда аларга инде зураеп килгән бүре балалары очрый, һәм әлеге аксак бүре дә күренеп китә.
Яшьләрнең сөйләүләре буенча, Фазылҗан, бүренең балаларын ашата торган чаңлавын тиз эзләп тапты. Ул куе агачлар арасындагы калкулыкка урнашкан һәм үләне тапталып беткән кечкенә мәйдан иде. Анда өем-өем терлек сөякләре, мал башлары һәм тояк калдыклары ята. Фазылҗан, нык тапталган яки яңа салына башланган сукмакларга, сөяк калдыкларына карап, бүреләрнең юлларын, кайсы урыннан кайтып керергә тиешлекләрен чамалап, байтак уйланып торды. Шуннан соң улы Гали белән тиз-тиз йөреп, арбадагы өч зур капканны бүреләр бүген үк йөрергә тиеш дип уйланылган урыннарга салып куйдылар...
Фазылҗан уянганда хатыны Мәрфуга күптән үк торган, казан астына ут салган һәм майга бәрәңге кыздырып, өстәлгә китергән иде. Чәй эчеп, тамак туйдырып алгач, Фазылҗан улларын тайлар көтәргә озатты, ә үзе, иярләнгән көрән биягә атланып, урманга таба юл алды. Вакыт иртә иде әле, хатын-кыз яңа көтү куа башлаган чак. Төн буена яңгыр явып чыкканлыктан, аяк астында пычрак лычкылдап ята. Менә Фазылҗан урманга барып керде. Урман тавын менеп төште. Кинәт бия ярсып артка чигенде һәм пошкырына башлады. Фазылҗан тиз-тиз генә карангалап алса да, агачлар һәм куаклар арасында һичбер ят нәрсә күрә алмады. Тезгенне тарткалап атны алга таба куды. Бия, алгы аякларын югары күтәреп, тагын пошкырынып алды һәм, кинәт кенә нык сикереш ясап, куе шелек һәм куаклар яныннан үтеп китте. Ләкин арттан килгән Муйнак биягә иярмәде; ул өрә, әле алга ташлана, әле чигенә, чәбәләнеп-чәбәләнеп як-якка сикергәли. Бу хәлне күргәч, Фазылҗан шунда ук кире әйләнеп килде. Чыннан да, уң яктагы чокырлы урында, шелек һәм үләннәр арасында, бер бүренең аксыл башы һәм соргылт калын җилкәсе күренеп тора иде.
Фазылҗан ат өстеннән тиз генә төште дә, мылтыгын сыңар кулы белән күкрәгенә нык кысып, бүрегә таба бара башлады. Гаять зур гәүдәле соргылт ерткыч, арт ботына эләккән авыр тимер капканны шылтыратып, Фазылҗанның каршысына ук ыргып чыкты. Ләкин аучы баскан җиреннән бер табан да артка чигенмәде, бүренең нәкъ маңгаена төбәп, картечь белән корылган мылтыгын атып җибәрде. Бүре, алга таба тагын бер омтылыш ясап, юл өстенә ауды. Бу әлеге аксак бүре иде. “Чатан ләгънәт” дигәннәре ана бүре булып чыкты.
23 декабрь 1956 ел, Күгәрчен авылы, Башкортостан.
You have read 1 text from Tatar literature.