Latin

Әсма - 1

Total number of words is 4376
Total number of unique words is 2128
27.1 of words are in the 2000 most common words
38.1 of words are in the 5000 most common words
45.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(яки гамәл вә җәза[1])


Габбас мелла




"Б..." авылы мәшһүр бер авыл улдыгы кеби, кәндесендә (үзендә) исеме ерак җирләргә китмеш күренекле бер имам бар иде. Кырык яшьләрендә булган бу имамның гаиләсе (җәмәгате) Гайшә исемле хатыны илә Әсма исемендә бер данә кыздан гыйбарәт иде. Габбас мелланың (имамның исемедер) башка балалары да улмыш исә дә, барысы да вафат улып, ялгыз ошбу кыз дөньяда яшәмәктә иде. Ошбу сәбәптән Әсма бу гаилә эчендә иң сәвекле бер җан иде.
Габбас мелла яшьлегендә гаять тә зирәк вә шат вә һәрнәрсәгә вә һәр нәрсә кулыннан килер ки мөстәгыйт (сәләтле) бер бала иде исә дә, уйланылган, фараз ителгән кадәр камиллек кәсеп идә алмадыгы хәлдә мәдрәсәдән чыгып имам улды...
Мәгълүмдер ки, дөньяда бай балалары мал кадерен вә мөдәррис балалары гыйлем кадерен тиешле мәртәбә белмәсләр. Ләкин боның өчен мондый балалар гаепле улмай, бәлки бу нәрсәләрнең хөрмәтене белерлек рәвештә тәрбия идә алмаклары вә шушындый тәрбияләргә игътибар итмәдекләре өчен аталар гаепле улсалар кирәк.
Габбас мелла, әгәр дә үзе кеби җиңел фикерле, дөньяга илтифатсыз бер хатынга тугыры килмеш улса, гомерене ахмаклар гадәте эчендә бозыклык дөньяларында кичермәк вә бөтен фамилиясенең олы, хөрмәтле исеменә дегет буяп, дөнья белән хушлашачак иде. Ләкин җәнабе Илаһының мәрхәмәте уларак, боңа гакыллы, тәкъва[2], диндар, булдыклы, мәрхәмәтле бер хатын җиңел туры килде.
Ошбу хатынның гайрәт вә тырышлыгы аркасында Габбас мелла да үзенә ябышмыш улан начар гадәтләрене берәм-берәм өстеннән төшермәгә вә табигый сәләт һәм зирәклеген хәрәкәтләндермәгә башлады...
Гайшә абыстайның тәрбиясе вә төн-көн улган тырышлыгы сәбәбеннән Габбас мелла һәрбер яңа вә иске китапларны, рус, төрки, гарәби газета вә журналларны укымага һәм дә бөек бер ихлас вә хирыс илә укымага башлады.
Әдәби, фәнни китаплар да Габбас мелланың холкыны төзәтмәк өчен күп ярдәм итте. Укыла, өйрәнелә торган китаплар адәм угылы өчен иң куәтле тәрбиячеләр идеке шөбһәсездер. (...)
Габбас мелла, белер өчен гайрәтле улдыгы кеби, белдекләре, илә гамәл кылыр иде. Вәгазьләрне йомшак сөйләр, мисалларны ачык күрсәтер, Ислам кагыйдәләрене гавам халкына саф вә ап-ачык аңлатыр иде...
Габбас мелланың янә бер олуг эше улды. Ул исә мәхәллә мәктәбе төзеп, бөтен авылда улган Ислам балаларыны мәктәпкә җыеп дәрес бирер вә бу эшкә яраклы мөгаллимнәр билгеләп, балаларны алардан да укытып, белем бирдерер иде... (Бу урында Габбас мелланың мәктәптә яңа ысул – "осуле җәдидә" белән укыту кертүе турында языла.-Ш. С.)
Габбас мелла бай кемсә дәгел иде. Ләкин тормыш-көнкүрешен сорыкорт тәртибенә куймай, бәлки, бал корты ысулына кормыш, ягъни үзе хәле җиттеге кадәр иген иктерер вә ханәсе янында улан җимеш багчасында Гайшә абыстай илә җәй көнендә эшләрләр иде.
Хатыны илә берлектә рәхәт-рәхәт сөйләшеп, мәзәк сүзләр әйтешеп, тәрбия әйләмеш багчаларының уңышы уларак чия, карлыган, җиләк кеби җимешләрен саттырып яхшы гына акча кәсеп идәрләр иде...
Гайшә абыстай үз тирә-якларында шөһрәтле бер мөдәррис кызы улдыгы хәлдә, ни өчендер мәхдүм вә мәхдүмәләр[3] табигатенә тәмам башка бер табигатьтә вә анлар гадәтеннән башка бер гадәттә иде. Мәсәлән, гыйлемлек хөрмәтене белер, укыр һәм язар, иркәлек нәдер-белмәс, тәкәбберлекне күңеленә китермәс, кешедән асла көлмәс иде...
Гайшә абыстай әгәр дә дәүләтле кемсә кызы улса иде, Габбас меллага дәгел, бәлки аның хәлфәләренә яр улачак иде. Ләкин дәүләтсез улдыгыннан бу егеткә яр улды вә бер байгура баласына әсир дөшмәдекеннән шатланып, Габбас мелланың холкыны тәрбия идәргә кереште һәм теләгенә дә иреште.
Ирләрнең һиммәте[4] урыннарыннан тауларны күчерер, диерләр. Ләкин хатыннарның һиммәте боннан дәхи бәләндтер (артык, бөек).
Чөнки анларның һиммәтләре арсланнардан гайрәтле ирләрне үз фәрманнары астында тотарлар. Эстәсәләр, һич тәрбия кабул итмәгән ирләрне тәрбияле бер ир итмәгә муафыйк улырлар. Ирләр һәрвакытта хатыннар теләгәнчә улырлар.



Әсма



Әсма сигезенче яшенә җиттекеннән сабак укытмак заманы тәмам килмеш, вә бу фикер Гайшә абыстай илә Габбас мелланың күңелләрендә олуг бер урын алмыш иде.
Бу көнгә кадәр Әсмага бер хәреф улсын дәрес бирелмәдеке Гайшә абыстай тарафыннан: "әлеп, би, ти, си әләх" дия күңеленә бикләттерелмәдеке Әсманы хәтергә алынмалыгыннан улмай, бәлки билгакес (киресенчә), боны фәүкылгадә (гадәттән тыш) бер олуг эш хисап иделлегеннән иде.
Вакыты тәмам килмәсдән элек, булыр-булмас рәвешчә, сабак укытмак, хосусән әлифбаның исемнәренә ятлаттырмак баланың башыны бозмага вә дәресләренә тәртипсез укымага сәбәп идеке мәгълүмдер.
Мәгълүм заманы җитешмәсдән элек йөк тарттырылмыш ат имгәнеп, эштән чыктыгы кеби, вакыты җитмәсдән элек сабак укыттырылмыш бала да имгәнеп калмактадыр.
Начар мөгаллимнәр вә дәрес ысулыннан хәбәрсез хәлфәләр кулында алтын улачак балаларның тупрак улып калдыкларыны яхшы белдеге сәбәбеннән, Габбас мелла кызы Әсмага сабак укытмак өчен боннан ике-өч еллардан бирле хәзерләнмәктә иде...
Әсманың сабак укымакта улан шатлыгы зирәклеге илә туры килешеп торганлыктан, көннән-көн алга бармакта иде. Боны күреп, Габбас мелла илә Гайшә абыстай сөйләп аңлатуы мөмкин дәгел дәрәҗәдә куанырлар вә җәнабе Иләйһигә нә кеби шөкерләр идәргә белмәй гаҗиз калырлар иде. Чыннан да, мондый шатлык иң дөрес вә тиңе улмаган бер шатлыктыр.
Әсманы тәрбия итмәктә ата вә анасы бу мәртәбә сәгый (тырышлык) иттекләре кеби, бәхет вә сәгадәте хакында һәм һәрдаим Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә мөнәҗәтләр кыйлырлар вә ялынырлар иде. Вә дөнья һәм ахирәттә улан өмитләре дә Әсмада иде. (...)



Хикмәт хаҗи



"Б..." авылында бөек мал вә күп милек-мөлкәт иясе Хикмәт исемле бер сәүдәгәр бар иде. Ошбу илле яшьләрендә улган Хикмәт хаҗи авылларда дәгел, шәһәрләрдә тиңе аз улган байларның бере улдыгы хәлдә чиксез надан, риялы, тәкәббер бер зат иде.
Һич тәкъва улмадыгы хәлдә тәкъва күренер, беренче дәрәҗәдә залим улдыгы хәлдә хаҗилар кеби үзен изге, тыйнак белер иде. Очраган вакытта ерактан торып сәлам бирмәгәннәргә яки тиешенчә хөрмәт күрсәтмәгәннәргә бер вакытыны туры китереп җәзасыны бирер иде.
Хикмәт хаҗиның байлыгы ата вә бабадан мирас булып калмыш дәгел, бәлки Казан сәүдәгәре истилахыңча (әйткәнчә), сәүдәгә мәһарәттән (осталыктан) килмеш иде.
Яхшы нәрсәләр арасына начар нәрсәләр салып бер бәһадән җибәрмәк, акчага гаҗиз булып карз (бурыч) сорамыш кемсәгә акча янына сигез тиенлек ситсаларны егерме тиен бәһагә куеп бирмәк, базарларга читтән алучы вә сатучы күп килдекендә очсыз вә кыйммәт алып, чит сәүдәгәрләрне биздермәк, соңра тәмам үзе теләгәнчә ялгыз иркенләп сатмак сәүдәгә маһирлек имеш!..
Ләкин Хикмәт хаҗиның осталыгы бу дәрәҗәдә генә дәгел, тагын да артыграк иде. Үзе хезмәт итмәктә улган байның ике яшь угылыны сәфаһәткә (бозыклыкка) үгрәтмеш вә анлар акчага гаҗиз улдыклары бер сәгатьтә һәр икесенә йөзәр тәңкә акча табып биреп, егермешәр мең тәңкәлек вексель алмыш иде. Әлеге бай вафат улдыгында, ул байның хатыныны никах идеп, аның теге угылларыны исә бөтен милектән куып чыкармыш иде. (...)
Хикмәт хаҗи агачтан да надан кызларыннан дүртене Казан тарафыннан олуг шөһрәт илә укып килмеш дүрт муллага биреп, бу муллалар да Хикмәт хаҗиның һәр эшенә фәтва[5] вирерләр, хәтта кикерер исә дә, янында "ярхәмекә..." укып торырлар иде...
Хикмәт хаҗи бишенче кызыны яңа указ алмакта улган Габбас мелла сорамакында һич шөбһә итмәюр иде. Меллаларның нәфес коллары идекене бер дәгел, хәтта дүрт кемсә илә тәҗрибә идәрәк белдегеннән вә бонлары да ишәк җыеннары дия эченнән хисап иттегеннән, Габбас меллага үзе һәм тәмам теләге илә бирәчәк иде. Ләкин Габбас мелланы кулдан җибәрүне теләмәгән хәлдә беркадәр назланмак вә ялындырмак фикерендә иде.
Әгәр дә бу кызыны Габбас меллага бирер исә, Хикмәт хаҗиның сафсаталарын хуплап утыручы дүрт ишәк урынына, биш ишәк улачак иде.
Ләкин чук улсын ки, ишәк улмак Габбас мелланың язмышында юк имеш. Хикмәт хаҗи кызы аңа булмады. Гәрчә ике дәфга (тапкыр) сорамыш иде исә дә, Хикмәт хаҗиның бу дәфга улан политикасы җиренә килмәде.
Хикмәт хаҗи, кызыны нә бирмәс, вә нә өзмәс, бәлки үлчәвенең телене бер тарафка авыш иттермәй тордыгында, иң сәүмәктә улан карт хезмәтчесе Сәлим бабайның: Хатынсыз мал кирәк улса – Хикмәт хаҗи кызыны, вә малсыз хатын кирәк улса – Сөләйман хәзрәт кызыны алырсың! – дия киңәш бирүенә карап, Габбас мелла Сөләйман хәзрәт кызыны (Гайшә абыстайдыр) сорады, алып та кайтты.
Бу хәл Хикмәт хаҗига бик ачы килмәде, чөнки, озак тормас, икенче хатынга алыр, дия фикер әйләмәктә иде. Чөнки хаҗиның вафат улмыш вә аермыш ничә гадәд (данә) хатыннарыннан башка, бүген дә өч гадәд хатыны улып, дүртенчегә яучы йөртмәктә улдыгыннан, кызларыны бирмәктә дә, хатын өстенә улмасын иде, димәс иде. Боның фикеренә күрә, хатынның күп вә аз улмасында бер аерма улмай, гаилә вә әдәп җәһәтенчә, хатын күп улмасында да кимчелек күрмәс иде.
Ләкин Габбас мелланың уй-фикере боңа каршы, ягъни хатынының иң тугры аркадаш вә тереклек мәшәкатьләрендә иптәш вә сердәш дия белдегеннән, зарурлык улмадыгында, хаҗи кызыны сорамак ихтималы юк иде. Боны гүзәл аңладыгы соңында, Хикмәт хаҗи олуг бер дошман улды вә ничек улса да аягыннан чалып аудармага вә яки тирән базга төшереп батырмага бер чара эзләр иде.
Ундүрт-унбиш еллар үтеп киттеге хәлдә бу дошманлык йомшамады, бәлки артты вә киләчәктә хәбәр биреләчәк олуг маҗараларга сәбәп улды.
Гәрчә икенче мәртәбә хаҗ сәфәренә киттбгендә, холкыны бәлки төзәтеп кайтыр, дия Габбас мелла өмит идеп торды исә дә, Хикмәт хаҗи исә, киресенчә, әүвәлгедән артык тәкәбберлелек, көнчелек, ходбинлек (үзен яратучылык) ияртеп килде. (...)



Сәлим бабай



Сәлим бабай Габбас мелланың атасы заманасыннан бирү торыр, җәй көннәрендә умарта саклар, кыш көннәрендә вак-төяк йомышларга йөрер алтмыш яшәрлек бер карт иде.
Бер аралык, бонлардан чыкып, Хикмәт хаҗида вә аннан соң Сөләйман хәзрәттә дә беркадәр хезмәт итте исә дә, "өйрәнгән яу сугышырга яхшы" дия, янә Габбас мелла атасына кайтып китте.
Ата вә анасы вафат улып, йорт-җирләрне карау Габбас меллага калдыгы соңында, Сәлим бабай да әүвәлге мәнсабында (хезмәтендә) калмыш иде. Габбас мелла «безнең атай белмәгән» диер балалардан улмалыгыннан, атасы заманында улган хәл вә мөгамәләләре, атасының дусларыны җөмләсене әүвәлге хәлендә тотар иде.
Сәлим бабай, һәр нәкадәр умарта каравылчысы исә дә, башка умарта вә кыяр каравылчылары төреннән юк җиргә картаймыш дәгел, бәлки кичмеш заман хәбәрләрене, ата-баба мәкальләрене, милли мәсәлләрне, әһле исламга мөнәсәбәтле улган хикәяләрне укылачак бер китап иде.
Иске тарихларымызны сөйләдегендә, иске гасырларны вә иске гасырның халыкларыны тәмам күз уңына китерер иде. Үгезләр җигеп, арбаларның көпчәкләрене (тәкермәч) сары май илә майлап, сырт өсләреннән йөрүләрене сөйләдеге вакытында, тыңлаучылар, үзләренең тимер юл, пароход, телеграм, телефон заманасында идекләрене онытып, иске дөнья кешеләре улырлар иде.
Сәлим бабай ялгыз Габбас меллага дәгел, һәртөрле халыкка ярый торган иде. Боның хикәяләреннән имамнар, шәкертләр, байлар, гавамнар[6], хатыннар, хәтта кызлар ләззәт алырлар иде.
Сәлим бабай ялгыз Габбас мелла бабасы улмай, бөтен халык бабасы иде. Сөйләдеге вакытта, башка хикәячеләр кеби ялындырмае, тәкәбберләнмәс, иркәләнмәс иде. Һәм дә никадәр ләззәтле идеп сөйләр, асла йөткермәс, төчкермәс, тамак кырмас, урынсыз җирдә сүзне тәкрар әйтмәс, кулыны һавада йөртмәс иде.
Үзе милли тарихларыбызны вә табышмакларымызны белмәктә тиңсез бер кемсәмез улдыгы кеби, курай уйнарга, җырларга улган маһирлеге гакылларны хәйран идәр иде.
Җәй көнендә, авыл каршысында улан тау башыннан моңаеп җырлап җибәргән тавышларына бөтен авыл халкы уйкыларыннан уйганырлар, тышка чыгып, камил рәхәтлек илә тыңлап утырырлар иде.
Кымыз эчәр өчен килмеш, төрки тел укымакта улан бер рус студенты, Сәлим бабайның саф вә калын тавышы илә:


"Әй, кая ул көн ки бездә шәп торулар бар иде,
Әмма дошманнарда гамьнәр, эчпошулар бар иде.
Бер заман чыгар идек без кырга дус-ишләр белән,
Анда уеннар, көлүләр, сикерүләр бар иде.
Һәй, гомерләр үтте китте, кая китте ул заман!
Кайда ул шәп һай-һулар, гөфтегүләр[7] бар иде.
Бервакыт бонча рәхимсез дәгел иде кызлары,
Анда туташларда ымнар, күз кысулар бар иде.
Ничә еллар үтте, әмма күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле кандай сылулар бар иде.
Шигырене күргәч Закирның* диде өлкәннәр дә һай!
Яшь чагында бездә һәм андай йөрүләр бар иде", –


укыдыгы вә тәкрар иттегене тыңлап торып, Мәскәүгә кайттыгында нотага алдырып "Сәлим" исеме вирмеш иде.
Сәлим бабайның май, июнь айларында, халыклар урыннарына кереп яттыклары соңында уйнамыш курай тавышы, станциядә улган электрик, бөтен шәһәрдә улган фәргъләрене (бүлекләрене) эшләттеге кебек, карт, яшь, ир, хатын, егет, кыз – -җөмләсенең күңелләренә селкетер иде.
Буыннарыннан, арка вә бил сөякләреннән сызланып ятмакта улган картлар урыннарыннан сикереп тордыкларыны белмәй калырлар вә "һай, үзәкләрем өзелә!.." диерләр иде.
Киленнәрене сүгеп, кырып, бимаза идеп йөрмәктә улган каенаналар боның курай вә яки җырладыгы тавышларыны ишеттекләрендә май кеби йомшарып кидәрләр, киленнәренең кимчелекләрен гафу итәрләр, гафу гына дәгел, орыштыклары өчен үкенеп гозер идәрләр иде.
Сәлим бабай курай уйнаган яки җырлаган кичәдә яшь киленнәр бик рәхәт оерлар, күңелле төшләр күрерләр иде. (...)
Сәлим бабай ялкау дәгел, гаять иҗтиһатлы вә шат адәмнәрнең бере иде. Исерткеч эчмәк дәгел, искерткәч эчкән кемсә илә хәтта мәҗлестәш улмаз иде. Исерткеч эчмәк – агу эчмәк кадәр зәһәрле вә һәртөрле хәстәлекләрнең баш сәбәбе идегене бер доктордан ишетеп тәмам канәгать әйләмеш иде. Без исә Сәлим бабайның тәрҗемәсене яздыгымыз өчен юк гаепләрне юк димәгә вазифамыздыр. Ләкин бар гаепләрне яшермәгә көчебез әлбәттә юктыр. Мәсәлән, Сәлим бабайның тәмәке тарттыгыны яшереп калдырмыермыз. Дөрес, тәмәке тартадыр.
Сәлим бабай бу яман гадәтне Габбас мелладан үгрәнмеш дәгел, бәлки Габбас меллага үзе үгрәтмеш иде. Бабайның бик җиңел үгрәтмеш улган бу начар гадәтене Гайшә абыстай бик агырлык белән ташлатмыш иде.
Сәлим бабайның Хива сәфәрене, кыргызларның гореф-гадәтләрене, туй тамашаларыны риваять иттеге вакытында тыңлаучыларның авызларыннан сулар агар иде.
"Т...и кабиләсендә бер кыргыз кызына мәхәббәте төшеп, хатын итеп алмага сорадыгыны вә гакыд һәм идәрәк (сүз бирешеп) Хивадан кайттыгында рәсмән (рәсми рәвештә) никах вә туй иделмәгә вәгъдә тәмам улдыгыны, ләкин кайттыгында кызның җиназасы хәзерләнмеш улдыгыны әсәрле бер сурәттә сөйләр, соңыннан, сәвеклемнең ядкаре, дия кыргызлар вәзене[8] белән, калын тавыш илә кычкырып көйләп җибәрер, соңрасында җиргә ятып еглар иде."
Бу мәҗлестә улган кемсә иң усал кемсә улса улсын, кичкән эшләренә үкенер, күңеле йомшар, табигате кар кеби эрер, әдәби (мәңгелек) улган бер галәмгә барачак көн барлыгыны хәтеренә китереп, җәнабе Илаһига мөнаҗәт идәрәк чыкар иде.
Кызганычтыр ки, Сәлим бабай вафат уллыгында, эчендә нәкадәр мәгълүматы улды исә, җөмләсе үзе илә вафат уларак тупрак астына күмелде. Язып алып калмак тугырысында бер зат тарафыннан улсын гайрәт сарыф иделмәде.
Безләрдә бер гадәт бардыр ки, милли җырларны, ата-баба мәсәлләрене язмак, хикәя вә романлар тәхрир әйләмәк (язмак) галимнәр өчен кимчелек вә гыйлем мәнсабенә (хезмәтенә) лаек дәгел бер нәрсә хисап иделмәктәдер!.. Ләкин мондый нәрсәләрне галимнәр язмас исә наданнармы язачак?! Анлар язылмалыгында милли әдәбиятымыз нә рәвешчә тәэсис иделенәчәк (төзеләчәк)?!



Тәрәккый тормозлары



Габбас мелла мәктәп ачып балалар укыттыгында Хикмәт хаҗиның көнчелеге шул мәртәбәдә иде ки, әгәр дә мөмкин улса, мәктәбене ваттырып, урынында улан тупракны суга салдырыр иде (боның баш сәбәбе кыз мәсьәләсе идеке мәгълүмдер). Гәрчә Габбас меллага иптәш бер имам алып, йөрәгенә кадәр салкын су сипте исә дә, Габбас мелланың моңа исе китмәгәнлегене, бәлки, киресенчә, мәхәллә эшләрене аңа тапшырып, үзе тагын да артыграк ихлас белән шушы эшендә улдыгыны күреп, хәсрәте әүвәлгедән артмыш иде.
Бу җиргә ерак дәгел бер мулла яңа указ алдыгы илә – бонларны яндырмак дөрес дәгел, аның өчен нә кеби хайван мае вә нә кеби кемсә зәбех иттеге (хайван чалдыгы) безгә мәгълүм дәгел, китапларда да күренми дип, керосин янмакта улган лампаларны мәсҗеттән чыкартмыш иде.
Бере, ахшам намазыны укыр өчен шәм эзләтеп, намаз вакытыны уздырмыш иде. (...) (Бу урында әдип иске фикерле төрле муллаларны ирония белән сурәтли. – Төз. Ш. С.)
Ошбу төркемнән уларак Хикмәт байның яңа мулласы да бер яңа сүз тапты. Боның сүзе һәр нәкадәр гаҗәп дәгел исә дә, гаҗәпсез дә дәгел иде. Боерыгыз, нә диер:
– Грифель илә кара тактага язмак шәригатькә каршы, соңра аны бозып алмак та хәрәм!..[9]
Ишеттегезме яңа хәзрәт сүзен?!



Кем усал?



"Б..." авылыннан ерак дәгел, кечкенә бер авылда укымаенча мулла улган бер гами (надан) мөрит бар иде. Боның эше ишаннар, мәнакыйбләрне (мактаулы эшләрне) сөйләмәк вә кәрамәтләрне риваять итмәк вә аңа тәбган (ияреп) үзенең күрмеш вә күрмәмеш төшләрене хикәят әйләмәк иде.
Һәр нәкадәр фарыз намазларыны калдырмас исә дә, кеше күзе күргәндә гаять тә ихлас илә укыр, әгәр бер кемсәнең күзе төшдегене белер исә, "әле бән үзем руза да," димәктән тартынмас иде.
Боның исеме Муса иде исә дә, ләкин үзе... бозык холыклы иде. Бигрәк мәкерле, ялганчы, бозык күңелле, эттән артык тамгылы (ач күзле), яла ягучы вә һич сакланмай гайбәт сөйләүче иде.
Үз авылларында улан җамигъ мәсҗетне янәдән тәгъмир идәр (яңадан төзәр) өчен дия, һичкемнең мөшәвәрәтеннән (киңәшеннән) башка бер иганәт[10] дәфтәре ясап акча җыярга дия "Ф...и шәһәренә китте. Дәфтәрнең уң тарафында гомумән байлар исеменә язылмыш бер мәктүб вә акчалата ярдәм белән изгелек әйләмәк тугырысында кыскача бер нәсыйхәт улыныр иде.
"Ф...и шәһәрендә улган игътибарлы затлар дәфтәрдә Габбас мелла мөрәҗәгатен күреп, хатның тәэсире улмасыннан һәм дә бу затның гүзәл исемене күп тапкыр ишетмеш улдыкларыннан, арзулары (теләк) илә иганәт идәрәк дәфтәргә яздылар вә нәкадәр идеге ачык мәгълүм улмаз исә дә, бер мең рублядән аз улмаячагы чамаланыр.
Халык арасында танылган кемсәләр белән күрешүләрне тәмам иттегеннән соң, дәхи бер ханәгә керде, ләкин акча алыр өчен дәгел, бәлки бирер өчен...
Иртәсендә уйкысыннан тордыгында күз уңына дәфтәре килмеш иде. Мусаның бу кичәдә улган мәсарифы (чыгымы) күп дәгел, бары егерме биш рубля имеш!.. Хәерле каза улсын, тирләп тапкан акча дәгел, кесәдә калганы җитәрлек. Дәфтәрдә улган номерлардан берсене, икесене төзәтелсә, боны һичкем беләчәк дәгел, хәтта тәмамыны бирелмәс, бәлки һичкемгә әйтелмәс исә, кинә һич нәрсә улачак дәгел!..
Кесәләргә кул тәкрар кереп чыкты исә дә, һәр тыгылуында буш чыкты!.. Ах!.. Акча юк!.. Алмышлар!.. Акча җирендә җилләр исеп торыр!.. Муса акчасыны аннан карады, боннан эзләде, сорады, ялынды, аглады, юк, табылмады.
Беркадәр маҗаралар соңында дәфтәре илә берлектә полициягә китте, китте дәгел, алып киттеләр. Полиция тарафыннан бер чиновник җибәрелеп, Габбас мелладан җавап соралды. Габбас мелла исә Мусаның исемене ишетмеш исә дә, шәхесене танымадыгыны, хәтта вә дәфтәр бирмәк дәгел, бәлки бу кеби эштән асла хәбәрдар дәгел идегене сөйләде. Бу турыда эш тә тикшерүчегә бирелде, Муса да кулга алынды.
Бу кара хәбәр, акчасыз телеграммалар васитасы (чара) илә әтрафка таралды. Табигый, Хикмәт хаҗи илә ишан хәзрәт тә ишеттеләр. Хикмәт хаҗи дүртенче хатынлыкка ишан хәзрәт кызыңы алып, кунаклап тордыгы вакытта беркадәр кәефене бозды.
Бу тугырыда һәркем бертөрле сүз сөйләмәктә вә фикер бәян итмәктә улса да, бүрәнәгә борчак атмак кебек, бер файда күрелмәс иде. Чыннан да, бонларның сүзе файда китермәк өчен улмай, бәлки эшсез адәмнәрнең сакал вә борын илә уйнаулары яки тырнак кимерүләре төреннән бер эш иде.
Әмма Хикмәт хаҗи бу тугырыда Габбас мелланы эләктермәк вә ишан хәзрәт тә Мусаны коткармак өчен ихлас илә чара эзләрләр иде.
Хикмәт хаҗи үзенең "Ф..." шәһәрендә улган хосусый дәгъва вәкиленә (адвокатына) кеше җибәреп, эшне белешеп, үз хозурына килергә боерды. Хикмәт хаҗи бу яһүди адвокатына шул дәрәҗә инабәт идәр (ишаныр) иде ки, аның сүзене күктән килмеш вәхи[11] мәнзилендә (урынында) тотар, аның сарыф идән акчасыны хисап итмәс иде.
Биш көн соң яһүди бай ханәсенә авылга килеп җитте һәм дә эшне белешдеге, әгәр дә хатны Габбас мелла яздыгы дәлил илә исбат иделсә, Габбас мелла да Муса янына китәчәгене сөйләде.
Бу эш Хикмәт хаҗи өчен ярыйдыр иде. Шуның өчен каршы-фәлән килмәде, бәлки аның яздыгыны исбат әйләмәк чарасына фикер идәр иде...



Күңелсез хәбәр



Муса тугырысында, дөресе дә Габбас мелланы Муса урынына вә һич улмадыгында Муса янына җибәрмәк өчен Хикмәт хаҗи тырышып йөрдеге бер көндә, дус вә белешләре, мәхәллә әһелләре илә саубуллашып, Габбас мелла хаҗ сәфәренә чыгып китте. (...)
Габбас мелланың сәфәреннән ике вә Янбәгъ шәһәреннән язмыш улан соң хатыннан бер ай үттеге соңында, Гайшә абыстай кулына чит мәмләкәт (Төркия дәүләте) маркасы илә бер мәктүб бирелде.
Һай! Яхшы хәбәр булса ярар иде!.. Бу хатны ачдыкында куллары тетрәде, йөрәге селкенде, җөмлә тәне бер кызды, бер өшеде. Безләр исә бу кеби хәлләрне "эч сизмәк" дип әйтәбез. Ләкин нә күрсен, хат Габбас мелла хаты улмай, бәлки башка бер белеш кемсә хаты улып, Янбәгъ илә Мәдинә арасында Габбас мелланың вафат улан хәбәре бирелмеш иде!..
Вай! Бу кара хәбәргә вай!.. Гайшә абыстай да, "Инна..." укып, һушсыз уларак җиргә ятты. Сабый улган Әсма да үлмәк нә идегене тиешенчә тәсаувыр итмәюр (күз алдына китерерлек түгел) вә анда барган кемсәнең дә тәкрар кайтмадыгын белмәюр иде...
Гайшә абыстай да һушы килдегендә кызы Әсманы кочаклап озак вакытлар еглады вә:
– И бәнем газиз яклаучым! Вай, бәнем мөхтәрәм ирем! Фиракның (аерылу) уты яндырадыр да, шуңа мәҗбүр уларак аглаюрым! Хәлбуки, терек уларак җәнабе Илаһының хисапсыз ярдәмнәренә ирешә алган булуың – өмидемдер...
– И Раббым! Иртәгә көн кызым илә бәне, мөхтәрәм ирем илә берлектә, рәхмәтләрең күләгәсендә кавыштыр!.. – дия аглар вә үз-үзен сабыр итәргә өндәр иде.
Гайшә абыстай һәр нәкадәр буйлә олуг казага тугыры килде исә дә, көннән-көн үз-үзен юатып вә мәтанәттән (чыдамлылык, түземлелектән) аерылмаеп, зилләтләргә (түбәнлекләргә) төшмәде. Бәлки әүвәлге гамәлләрене вә кәсепләрене иҗра итмәктә вә кызы Әсманы һәр нәкадәр Габбас мелла дәрәҗәсендә улмас исә дә, һәмишә гүзәл тәрбия итмәктә улды (афәрин бу гайрәтле хатынга!..)
Гайшә абыстай исә һәр нәкадәр сабырлы, вәкарьле иде исә дә, буйлә хәбәрдән бер ел үттеге хәлдә хәсрәте һич җиңеләймәс иде. Ләкин кызы Әсманы хәтерләп, янә җәнабы Илаһидан гомер сорар иде... Бичара бәндә!.. Бер минут эчендә бер-беренә зыйдди (каршылыклы) улан догаларны әйтмәктәдер!.. Үзе өчен ни нәрсә мәслихәт, ни нәрсә мәслихәт дәгел – һич белмәер.



Бичара Әсма



Габбас мелла хәбәреннән бер ел соңында Гайшә абыстай вафат улды вә аның вафатыннан бер атна соңында күршедән зоһур итмеш (килеп чыкмыш) янгында Габбас мелланың җөмлә әшья (әйберләре) вә йортлары янып, бернәрсәләре калмады. Хәсрәт вә шатлык күп вакытта бер-беренә тоташ килмәктәдер.
Дөнья шулай инде – шатлыгында да дәвамы юк, хәсрәтендә дә!.. (...)
Унынчы яшенә чыкмыш улган Әсма, ата вә анадан һәм дә иң газиз вә иң мәрхәмәтле ата вә анадан ятим калды. Боның башына килгән кайгыларның агырлыгыны һәркем үз фикере илә белер. (...)
Якын карендәшләреннән мәхрүм улган Әсманы авылның игътибарлы кемсәләреннән саналмакта улган Йосыф бабай тәрбия итмәк улып ханәсенә алды. Габбас мелланы сәүдегеннән Алла ризасы өчен тәрбия идеп асрамак улды. (...)



Йосыф бабай вә картчыгы



Йосыф бабай һәр нәкадәр белдеге кадәр диндар, үз малыны кешегә бирмәс, кеше малына күз төшермәс, җыеп әйткәндә, заманасының бер ярарлык кемсәсе иде исә дә, ханәсендә Габбас мелла мәктәбендә укыган бер угылыннан башка укымак-язмак белер зат юк иде...
Картчыгы исә яшь вакытында абыстайга ир балалар илә берлектә сабакка йөреп, абыстайның чыра күтәреп тә: "Укыгыз! Үтерермен!.." дигән сүзенә каршы шаян малайларның арттан торып көлә-көлә: "Һич үтермәс, бу хөкемсез җир дәгел, курыкмагыз!.." дигән сүзләреннән гайбрәт алып, һичнәрсә укымамыш иде. (...)
Йосыф бабай гаиләсе бу авылда яхшы исем тоттыгыннан, боның ханәсендә яшәдегендә Әсма да һәр нәкадәр милләт анасы ула алмаса да, шаять милләт бәласе дә улмас. Бона да чук шөкер. (...)



Саф мәхәббәт



"Б...и авылы, кымызы ләззәтле, һавасы яхшы, чишмәсе гүзәл, суы тәмле (тәгамлы), сахралары иркен улмак, әрәмәсендә һәртөрле кошлар сайрамак илә мәгъруф (билгеле) улдыгыннан, кымыз эчәргә вә ял идәргә килүчеләрнең иң күп килмәктә улдыклары авылдыр.
Бу авылга Петербург, Мәскәү, Казан, Вятка, Харьков, Томск, Иркут, хәтта Финляндияләрдән адәмнәр килер вә бер җире тәмам авыру улган затлар улыныр иде.
Хәтта узган елны Венгрия (Мәҗарстан) мәмләкәтеннән яшь бер мөгаллим бар иде. Ләкин һәр нәкадәр бу зат кымыз эчүчеләр җөмләсеннән күрелер исә дә боннан мең еллар элек ата вә бабалары бу тарафтан күчеп киткәнлектән, айлардан калган әсәрләрне тикшермәктә вә венгр теле илә башкорт теле арасында улган мөнә­сәбәтләрне белмәк өчен башкорт телен үгрәнмәктә иде. (...)
Әсма килеп кердеге көндә Йосыф бабай ханәсендә унбишләп кемсә кымызчы улынып, бонларның арасында унбиш-уналты яшьләрендә улса кирәк, гүзәл кыяфәтле, инсафлы, гаять мөлаем бер шәкерт тә бар иде.
Бу шәкертнең ошбу кыш көннәрендә сәламәтлегенә хәлел (кимчелек) килдегеннән, табиблар мәслихәте илә Казан шәһәреннән килмеш, бонда килдегендә юкарыда телгә алынган Будапештлы венгр илә белеш улмыш иде. Ләкин ул мосафир; боннан калкып Верхурал[12] вә Уса өязләрене сәяхәт итмәгә китдеге көннән бирү көннәрене гаять күңелсезлектә кичерер иде...
Бу шәкертнең килдегенә тәмам бер ай уллыгыннан холкы, фигыле сыналмыш вә гаять гөнаһсыз бер бала идегенә канәгать иделмеш иде. Хәтта Йосыф бабай ханәсе дәгел, җөмлә игътибарлы затлар боны сәвәрләр вә балаларыны боның кеби шәкерт итмәгә омтылырлар иде.
Шәкерт илә Әсма бер-беренә очрашырлар вә тартынусыз сөйләшерләр иде. Әсманың кара хәбәрләренә вә хәсрәтле сәгатьләре идегене шәкерт белер вә бик тә кызганыр, әгәр дә эленнән (кулыннан) килер исә, үз җаныны фида идәрәк Әсманың ата вә анасыны кире дөньяга кайтарыр иде. (...)
Бу кызга шәкерт үзе янында улган хикәят китапларыны сөйләр вә укытыр иде. Бу хәл бер ай дәвам итте. Ләкин бер-беренә тәмам мунис улмышлар (ияләшкәннәр) вә бер-бере илә рәхәт вә хозур тапмакталар иде. Бонлар арасында һичкемгә шөбһә салмаячак улган саф бер мәхәббәт бар иде. (...)
Бер-беренә очрадыклары вакытта йөзләре нурланыр, йөрәкләре селкенеп, тезләре тетрәр, җөмлә шатлык вә хәсрәтләре онытылып, ялгыз карашларында бер-берене күрерләр. Әмма нәкадәр дә саф вә чын мәхәббәттер!.. (...)
Август башы килде, шәкертнең иптәшләре Казанга бармак өчен килмешләр вә боны да үзләре белән алып китмәктәләр иде. Мәдрәсә кагыйдәләренә күрә ошбу сәгатьтә калкып китмәк лазем иде.
Бонлар күзләрене яшьләндереп исәнләштеләр, тәкрар күрешмәк вә бер-беренә сердәш улмак вәгъдәсе илә саубуллаштылар. Ләкин бу кеби хушлашулар анчак саф мәхәббәт әһелләрендә генә ула белер.
Шәкерт анасыннан ядкяр уларак калмыш һәм дә иң мозтар (чарасыз) көннәрендә дә кулыннан чыкармамыш улган бер алтын тәңкәсенә бүләк итәрәк бирде. Әсма исә боны гадәттән тыш бер шатлык белән кабул әйләде. Боңа мокабил (каршы) уларак, анасыннан калып та, зурлыгына күрә изүенә беркетелмеш улган көмеш балдак (хилкасыны) бирде...



Шайтан ялчысы



Йосыф бабай ханәсенә көннәрнең берендә мосафир бер хатын килде. Кырык яшьләрендә улган бу хатын, үзенең хәбәренә күрә, аслы "Ф..." шәһәреннән вә исеме дә Хәмидә улып, ерак бер җирдән кайтып килмәктә имеш.
Бу хатын Әсманың анасы улган Гайшә абыстайның белешләреннән вә якын дусларыннан идегене вә Әсманы да "Ф..." шәһәренә бер-ике айга кунакка алып китмәк өчен бонда тукталдыгыны бәян әйләде вә Йосыф бабайдан рөхсәт сорап, соңра үзе китереп тапшырмак улып сүз бирде. (...)
Унбиш көн соңында Хәмидәдән килмеш улган мәктүбтә Әсманың тир (тиф) илә хәстәләндеге хәбәр бирелде. Боны ишетеп Йосыф бабай бик рәхәтсез улды исә дә, нә әйтсен, бу көнгә кадәр үз гомерендә шәһәргә бармадыгыннан, тимер юл вә пароходларны күрмәдегеннән, йортта эш күп уллыгыннан, үзе Әсма янына китмәгә мөмкин дәгел иде. Барып та нә кыйлсын!..
Өч көн соңра килгән мәктүбтә хәстәлеге агыр вә бер атна соңында килгәнендә – бик агыр, ниһаять, өч көн соңра килгәнендә вафат улдыгы бәян иделенде. (...)



Теләнче кыз



Вокзалда поездның төн тарафында улган койрыгында гайне (нәкъ) почта арбасы тугырысында (бәрабәрендә) бер теләнче кыз улыныр иде. Ошбу мөслимә теләнче озын буйлы ләкин арык вә ак чырайлы (чәһрәле), кара күзле вә гүзәл кашлы, яше бәлки уннарда улыныр иде. Башына багламыш нәрсәсе йон шәл улып, ләкин сәламәт җирләренә нисбәтлә (караганда) ертык урыны күбрәк вә бу ертыклардан сачлары чыкып, тузылып, җил илә селкенеп торыр иде. Йон шәл идеге ялгыз бәгъзе кисәкләреннән аңлашылыныр иде. Өстендә кырык ямаулы, җитмеш ертыклы бер бишмәт улып, бу бишмәттән һич манигъсыз (тоткарсыз) җил бер тарафыннан икенче тарафына үтеп йөрер иде. Сул тарафында гәүдә буенча асылмыш бер капчык улып, ләкин капчыкта һичбер ертык вә тишек күрелмәс, бөтен иде.
Ай, бу капчык, вай, бу капчык!.. Сөйләдегемез кызга асылмага һич килешмәс иде. Ләкин нә чара ки, баш язисы (язмыш төшүе) буйлә имеш тә, асылмыш, боңа нә чара?!.
Дидегемез теләнче кызның аягында ташландык резинка калош улып, балтырлары (балдырлары) ачык улдыгыннан, өшеп кып-кызыл улмыш иде. Ике күзеннән яшьләре тамчылап торыр вә үзе дә бизгәк чирле кемсә мисалында дер-дер калтырар, тешләре дә берберенә шак-шак сугылыныр иде.
И гаҗәеп хикмәт! Җөмлә инсаннар, бер ата вә бер ана баласы улдыклары хәлдә (безнең ышануыбызга күрә), кыйсмәтләре пәк мөхтәлиф (алган өлешләре тигезсез), табигатьләре дә төрлечә, бәхетләре дә карарсыз мөтафавиттер (бик аерылып торадыр).
Бере нә кимәгә белмәдеге хәлдә, икенчесе кияр өчен һичнәрсә булмамактадыр. Бере бик төрле гыйззәт вә назларга мөстәгърәкъ (күмелгән), ул бере этләр кадәр улсын рәхәт күрмәмәктәдер. Бере салкын бураннарда, кар-ягмурларда, суыкларда туңып, ягмурларга чыланып, ризык эзләп йөрдегендә, ул беренең дөньяда буйлә кемсәләр улыначагы да хәтеренә килмәс.
Хәтере табылмак өчен бер яр вә харам дәгел хатынга асылташлар бүләк иделлеге хәлдә, адәмлек хакы өчен улсын, икенче беренә ун копеек улсын бирелмәс.
Башка теләнчеләр һәркемнең артыннан, гүя алачаклары бар кеби сорап йөрдекләрендә, бу кыз туктамыш урынында гүя җансыз нәрсә вә йә күләгә мисалында, һич тибрәнмәй вә кузгалмай торыр иде. Әгәр дә дикъкать иделенеп күрелсә иде, әлеге кызның теләнчелеккә үгрәнмәдеге вә яки теләнче улырга эстәмәдеге аңлашылыныр иде.



Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр



"Ф..." шәһәрендә, ... урамында үз ханәсендә Зәйнүш абыстай исемендә бер хатын тормыш итмәктәдер. Бу хатынның исеме бөтен Башкортостан губернасында билгеледер. Тупрак[13] сатар өчен килмеш башкорт вәкилләре боның ханәсенә нөзүл идеп (төшеп, туктап), айлар илә вакыт калырлар вә тупракларына сәхиб (ия) таба алмый йөрдекләрендә, Зәйнүш абыстай ярдәме илә эшләрене җиренә куярлар.
Зәйнүш абыстайның һәртөрле халыктан дус вә белешләре күп улыр, дөньяның рәвешене гүзәл аңлар вә заманага ярашлы хәрәкәт итмәк юлларны да белер. Җир сатучы башкортларга алучы таптыгы кеби, җир алучы нимсәләргә, латышларга, хохолларга да сатучы табар. Шәһәргә килеп, хатыннары яннарына озак вакыт кайта алмай тормакта улган кемсәләргә дә хаҗәт улган шәйләрне табып китерер, мохтаҗ итмәс иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Әсма - 2
  • Parts
  • Әсма - 1
    Total number of words is 4376
    Total number of unique words is 2128
    27.1 of words are in the 2000 most common words
    38.1 of words are in the 5000 most common words
    45.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Әсма - 2
    Total number of words is 3596
    Total number of unique words is 1822
    28.9 of words are in the 2000 most common words
    41.8 of words are in the 5000 most common words
    48.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.