Latin

Аныкы Белән Йокламаган

Total number of words is 443
Total number of unique words is 322
48.0 of words are in the 2000 most common words
60.6 of words are in the 5000 most common words
68.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска) Барысы да нәкъ анекдоттагыча килеп чыкты: Фаил сөяркәсе белән караватта гыйшык-мыйшык уйнап ята иде, тегенең мужигы кайтып кермәсенме?! Анекдотлардан аермалы буларак, ир, командировкадан түгел, ә төнге сменадан эштән генә кайткан. Югыйсә, башка көннәрдәгечә, дөресрәге, төннәрдәгечә, иртәрәк чыгып сыпырткан булса, бу хәлгә калмый да иде Фаил. Юк, бүген озаграк юандылар шул... Кыңгырауның таныш чылтыравын ишеткән Мәчтүрә: «Ирем кайтты!» - дип чәчрәп торды да, чәчелеп яткан эчке киемнәрен тегеннән-моннан җыйгалап, киенә-киенә ишеккә ташланды. Мондый чакта ишекне озаклап ачмыйча торуның ирендә шик уятачагын белә иде тәҗрибәле хатын. Фаилнең: - Ә миңа нишләргә соң, кая качарга?- дигән соравына да, ул: - Хет шайтаныма олак шунда, әнә балконнан сикер, тик күземә генә күренмә,- дип ысылдады. Нишләсен, Фаил, күлмәк-ыштанын култык астына кыстырып, балконга чыкты да, түбәнгә күз салды. Сөяркәләре беренче катта яшәүче мужиклардан гомере буе көнләшеп яшәде ул. Ичмасам, икенче кат булсын иде. Ә монда алтынчы кат шул - сикерсәң, сөякләреңне дә җыя алмаслар. Нихәл итмәк кирәк, бүтән чарасы калмагач, балкон рәшәткәсе аша чыгып, аратага ныклап ябышып, кулларында асылынып торырга мәҗбүр булды Фаил. Мәчтүрәнең Кәлимулласы, төнге сменадан арып кайткан, озак түзмәс, караватка авар да, бүрәнә сөйри башлар, дип фикер йөртте ул үзенчә. Юкка гына көн саен турникта күнегүләр ясамый Фаил, кулларында ярты сәгать кенә асылынып торуга түзәр анысы! Бәлки барысы да ул уйлаганча гына барыр иде дә бит. Тик... Кирәк бит, нәкъ шушы вакытта, бишенче катта, ягъни мәсәлән, шушы квартирдан астагы катта яшәүче Мәлик тә төнге сменадан кайтып керә. Гөнаһ шомлыгына каршы, аның хатыны Сәкинәнең ныграк йоклаган чагы икән. Ишекне тиз генә ачмый. Кыңгырау төймәсенә берничә мәртәбә басып, шактый торган Мәликнең күңеленә шик төшә. Ул, ишек ачылуга, йокылы-уяулы хатынын читкә этәреп, иң беренче эш итеп, өстәл, карават асларын, шифоньер эчләрен карап чыккач, туп-туры балконга юнәлә һәм өстән асылынып торган ике ялан тәпине күргәч, ачудан үкереп җибәрә: - Әһә, каптыңмы, ишекне озак ачмый торгач, шикләнгән идем аны! Күрмәгәнегезне күрсәтәм хәзер... Мондый чакта ир затының кулына эләккәнче, алтынчы каттан егылуың хәерлерәк, дип уйлады Фаил, кабат алтынчы кат балконына үрмәли-үрмәли. Әлеге шау-шуны Мәчтүрә белән Кәлимулла да ишетеп алганнар иде. Йөгерешеп балконга чыктылар. - Нәрсә, Мәлик хатыны белән тоттымы әллә үзеңне? - дип сорады Кәлимулла, куркудан дер калтыранып торучы Фаилдән. - Юк... То-тотмады... Тик шунда Мәчтүрәнең үзенә күзе белән кадалып, сиздермичә генә нәрсәдер ымлап маташуын күреп: - Ә, әй-йе! Шулайрак булды шул,- дип төзәтте. Кәлимуллага каршысында басып торган әлеге мужик, ни өчендер, кызганыч булып тоелды бу минутларда. Әйе, Мәлик кулына эләксә, бәрәчәк тә үтерәчәк моны. Чыгарып җибәрергә кирәк бичараны, дип уйлады ул... Өстенә киемнәрен элгәләп, ашыгып чыгып киткән Фаил артыннан ишекне бикләп калган Кәлимулла: «Ник әллә кем хатыннары өчен адәм җанын кыйдыртырга, минем Мәчтүрә белән йокламаган ләбаса ул», - дип уйлады да, назлы гына итеп Мәчтүрәсенең биленнән кочып алды.
You have read 1 text from Tatar literature.