Latin

Әни — Апай

Total number of words is 1498
Total number of unique words is 935
44.4 of words are in the 2000 most common words
57.8 of words are in the 5000 most common words
66.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя) Автобуста урыннар калмаган икән. Бүрек астыннан ап-ак чәчләре тырпаеп торган олыгаеп килүче бер абзый янәшәмдәге буш урынга чүмәште. Җыйнак кына сумкасын тез өстенә куеп урнаштыркач, минем тарафка да күз атты. — Сәгать ничә микән, сеңелем? Мин, иренмичә, кесәмдәге телефонымны кулыма алам. — Тугыз тулып ун минут ... Абзый, башын кыеграк салып, миңа төбәлә, күзләрен кыса төшеп, шактый озак карап торгач, бөтен автобусны тутырып кычкырып җибәрә: — Син бит — «апай кызы»! Безнең Раушания апайныкы! — Әйе, — дим мин. — Тавышыңнан таныдым... Тач апай тавышы инде! Йөзгә дә охшагансың ... Абзый битемдәге һәрбер чалымны, сизелер-сизелмәс маңгай сырларымны да игътибар белән күзәтә. Канәгать елмаеп, тагын кабатлый: — Тач апай икәнсең! Мин үзем дә, күземнән атылып чыккан яшьләремнән бер тамчы да оялмыйча, бәхетле елмаеп, аңа төбәләм. Миңа шундый рәхәт, бик-бик рәхәт! Туган җирдән шактый еракта әниемнең тагын бер укучысы очравын күр әле! Мине әнигә охшатып, күңелемне ничек сөендерүен аңлый микән бу абзый? — «Апай кызы», син кайсысы соң? Олысымы? Әллә «директор»мы? Мин кычкырып көлеп җибәрдем: — «Директор»ы ... Әнисе белән бергә мәктәпкә килеп, дүрт-биш сәгать буе арткы партада утырган кечкенә кызчыкны (мине!) укучылар шулай үрти иде. Бүгенге көн кагыйдәләре буенча, сыйныфта чит бала утыру бәлки законга да сыеп бетмидер. Ә ул ерак елларда балалар бакчасыз авылда яшәүче укытучының мәктәпкә баласын ияртеп йөрүе бик табигый күренеш булгандыр. Мин әнә шулай, өч яшемдә үк, әниемнең «укучы»сына әйләндем, ә балалар өчен — «директор»! Чөнки соңгы партада утырам бит! Бик арып, башымны партага салган минутларда, колагыма әллә кайдан ук, ерактан-ерактан, берәр укучының тавышы килеп ирешә: — Апай, «директор» йоклап киткән, егылып төшмәсен тагын ... Кемдер, баш астыма иске пәлтәмне бөкләп, мине шул партаның утыргычына яткыра. Бераз «черем итеп» алгач, тагын «укырга ябышам»: китап актарам, рәсем ясыйм, үземә күрә бик тырыша-тырыша дәфтәремә саннар тезәм. Класста мин әнинең «иң-иң акыллы», «тәртипле», «сабыр» укучысы . Шундый булуымны өйдә кат-кат ишетеп, мин бик горурланам. Шулай булсам гына әни мине өйдә бикләп калдырмый, ә бикле өйдә ялгыз утыруны мин бер дә яратмыйм шул. Әнинең башка укучылары кебек мин дә аны мәктәптә «апай» дип йөртәм. Йомышым төшсә, башкалар кебек үк, кулымны күтәреп рөхсәт сорыйм: — Апай, чыгып керим әле, — дим. Берәү дә көлми, бар да җитди, чөнки соңгы партада «апай кызы» утыруга бар да ияләшкән инде. ... Алтмышынчы еллардагы укытучылар тормышы, кино кадрлары кебек, хәтеремдә яңара ... Менә әнием зур агач чана тартып, карлар ерып алдан бара. Аның артыннан тезелешеп укучылары да ияргән. Һәр йорт саен туктап, хуҗа хатынның рөхсәтен алгач, тавык кетәклегенә юнәләләр, бозланып каткан тизәкләрне ватып, чанага төйиләр. Барысының да битләр ут яна, үзләре шау-гөр килә: — Апай, апай! Бүген без «б» классын тучны узабыз инде ... — Ие, ие, апай! Кичәге йөз туксан килага бүгенгене дә кушсакмы!.. — И-и-и! Мактанма инде, Шәйхулла! Норманы тутырырга әле тагын бер-ике көн чыгарга кирәк була. Шулай бит, апай? — Юк, юк, апай! Норманы бүген үк тутырабыз. Мин хәзер сезне Минҗамал апайларга алып барам! Андагы тавык б... ын күрсәң! Кыш буе чыгармаган. Ул үзе авыртып ята ... Минҗамал карчыкның ире дә, бердәнбер улы Шәрифҗан да сугышта үлеп калуын балалар күптән белә. Бу әбигә бакча казырга, бәрәңге утыртырга Раушания апайлары аларны язын да алып килгәли иде. Малайлар кетәклеккә юнәлә, ә кызлар — өй җыештырырга . «Ялт» кына күтәреп, «директор»ны да өйгә алып керәләр. Бөтен ирегемне богаулап торган шакмаклы зур шәлдән арынгач, тирә-ягымны күзәтә башлыйм. Әнә кызларның берсе савыт-саба юа, берәү, чыра телеп, казан астына ут кабызган, кемдер идән себерә... Ни арада самавырлары да кайнап чыккан, «әни-апай» инде әбигә чәй дә эчерә. Эшне бетереп, карчыкның чиксез рәхмәтләрен кабул итеп торганда, Шәйхулланың шаян тавышы ишетелә: — Эшегез беттеме әле? Әйдәгез, сезгә күрсәтергә дип бер «сталагмит» калдырдык анда! Сәер исемле ул нәрсәне минем дә күрәсем килеп шыңшый башлыйм. Күрсәтәләр. «Сталагмит» дигәне биек булып бозланып каткан тавык тизәге икән. Анысын да ватып чанага илтеп салалар. Ул көнне норма үтәлгәнме-юкмы, мин инде көтеп җиткерә алмыйм, шәлгә төренеп чанада утырган җиремдә арып-талып йокыга китәм ... Икенче көнне мәктәптән кайтып тамак ялгап алгач, ашыга-кабалана фермага юнәләбез. Әни анда — агитатор. Сыер савучы апайларга газеталар укый, нидер сөйли, аңлата, ә укучылары исә концерт куя. Савымчылар мине дә җырлата, үзләре гел «бигрәк кечкенә!» дип кабатлый. Минем әни классында ничәнче ел укып йөрүемне әллә белмиләр инде? Әти белән әни — ике укытучының көннәре мәктәптә үтә. Бала-чагасы да, дәресләр беткәч, тиз генә ашап килә дә, тагын мәктәптә җыйнала. Мәктәп гөр килә. Алтмышынчы елларда Наласа мәктәбендә укыган һәр бала да диярлек я гармунда, я мандолинада уйный белә иде ул чакта. Өйрәтүчесе — бернинди музыкаль белеме дә булмаган гап-гади математика укытучысы Әдһәм абый — минем әтием! Балаларны ул рәсем ясау серләренә дә төшендерә, күргәзмәләр дә оештыра, мәктәпнең әле музыкаль ансамбле, әле яшь рәссамнәре район күләмендә җиңү яулап кайта. Ә без, аларның өч баласы, шул мәшәкать-шатлыклар белән уралып, мәктәптә үстек дисәк тә була. Кичләре өем-өем дәфтәрләр тикшереп узган бу ике фидакарь җанның укытучылык хезмәтен ничек яратуларына сокланмый мөмкин түгел! Өч бала үстереп, өчесенең дә укытучы һөнәрен сайлавы, алты оныкларының педагог булуы шуның дәлиле түгелмени? «Ир белән хатын икесе дә укытучы булса, мәктәптә — зур педсовет, өйдә — кече педсовет» дигән гыйбарә нәкъ безнең гаилә турында булгандыр, мөгаен. Безнең өйдә беренче сентябрь киче болайрак үтә иде. — И-и-и, Әдһәм, минем бишенчегә килгән Түбән Аты, Урта Атыларны күрсәң! (Бу ике авыл укучылары бишенчедән башлап безнең мәктәптә укый.) Каюмовларның тагын бер кызлары килгән. Нәкъ Роза, Рафаэльләре кебек: күзләре кап-кара, абый-апаларына охшаса, гел «биш»кә генә укыр инде. (Бераздан әни кеткелдәп көлеп куя) Сираевларның да төпчекләре килгән — аның шаянлыгы, шуклыгы дисеңме! — Ә син минем Минҗановны күрдеңме әле? Ул үскә-ә-ә-н! Үзем дә танымыйча тордым... «Абый, быел да рәсем түгәрәге буламы?» дип аптыратып бетерде ... Һәр ел саен мәктәпне тәмамлап китеп барган ул укучылар, минем әти-әнинең аларны «минеке», «безнеке» дип атауларын сизде микән? Мөгаен, белгән, аңлаганнардыр. «Апай!», «абый!» дип, гел-гел хәл белергә килеп торган яшь җилкәнчекне дә, чәчләренә «бәс кунган» агайларны да яхшы хәтерлим мин. Андый көннәрдә кунакны озаткач та, сүз гел аның турында гына бара: кайчан, нинди билге алган да нинди шуклыклары булган? Истәлекләр берсе артыннан икенчесе тезелә генә ... ... Әнием — Әтнә кызы. Дүрт бала белән тол калган әбиемнең иң өлкән баласы, уң кулы . Мәктәпкә ул, бер еллык тарих укытучылары курсын тәмамлап, унсигез яше тулгач та килә. Педучилище, институтларда аңа читтән торып укырга туры килгән, чөнки өч сеңелкәшне укытуда да ул үзен җаваплы тойган. Сугышка киткәндә бабам әбине кат-кат кисәткән икән шул: «Кызларны укытырга тырыш, Нәфисә, укытучы булсыннар!» — дигән. «Дүрт кызымны да укыттым: өчесе — укытучы, берсе—бырач!» — дип кабатларга ярата иде тол әбием. Һәрвакыт сабыр, бервакытта тавышын күтәрмәс, кычкырып гайрәтеңне чигермәс укытучы «әни — апаемны» исемә төшерәм дә гаҗәпләнеп куям: дөньяда аның кебек үк үз хезмәтен яраткан тагын берәү булыр микән? Вакытында авыр операция кичергән әнием гел-гел кабатлый иде: «Укытучы булуым белән бәхетле дә мин. Бигрәкләр дә яратам балаларны! Гомер буе сау-сәламәт балалар белән эшләү — үзе зур бәхет бит. Аларның уңай энергетикасы мине чиремнән терелтте . Мәктәп кыңгырауларын ишетеп яшәмәсәм, күптән үлгән булыр идем инде». Катлаулы операция әниемнең күзләренә гомерлек зыян салган: күзләренең бик тиз аруы, ә күзлексез берни күрмәвенннән ул гомер буе җәфаланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы ла ул! Һәр яңа китап, әдәбияттагы яңалыклар белән балаларны нәкъ менә ул таныштырып барырга тиеш лә! Әти ярдәме белән әнием бу кыенлыкны да җиңүгә иреште. Әти кычкырып укырга бер дә иренми иде, ә без, аны тыңлый-тыңлый, Һәркайсыбыз үз эшебез белән мәшгуль. Я булмаса әти һәр укыган китабының эчтәлеген бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирә. Әнинең хәтере исә һәркемне сокландырырлык, компьютер кебек, эләктереп кенә ала. Әнә шул «кычкырып укулар», мәктәп тормышын «Коммунизмга» газетасында даими язмалары белән чагылдырып барулары балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәгән дип кем әйтә ала? Әнием турында язганда, аның дингә карашын әйтми калдырсам, бу язмамның бер чите китек булыр иде сыман. Әйе, әйе! Бу турыда мин хәзер яшермичә әйтә алам: коммунист, пропогандист әнием бөтен җаны-тәне белән Аллага ышана иде! Ул «бисмилласыз» бер эшкә дә тотынмады, юлга чыкмады. Тагын бер хатирә күңелдә яңара ... Дәрестә Аллага каршы әңгәмә уздырган әниемә, өйгә кайткач, мин сораулар белән ябырылам: — Әни, әни! Менә син мәктәптә «Алла юк!» дип әйттең бит инде ... — Әйе, әйттем ... — Аллаң ишетте бит инде ... — Әйе, ишетте ... — Менә хәзер шуның өчен сине Аллаң сукса? — Юк, сукмый. Мин аннан башта гафу үтендем: «Динем өчен түгел, Аллам, көнем өчен», дидем ... Мин кычкырып көлеп җибәрәм. Минем шаркылдавыма әтимнең дә кушылуын көтәм. Ул бит — «ярый атеист!» Менә ул ни дияр икән? Кинәт өйләр селкенеп китә: әти зур йодрыгы белән өстәлгә китереп суга. — Әнидән көләргә я-ра-мый! Дингә ышану-ышанмау — һәркемнең үз эше! Сөйләшүне мин, бер сүзен дә үзгәртмичә, ничек исемдә калган булса, шулай яздым. Бу темага бүтән кагылып тормаганбыздыр, мөгаен. Әти сүзе — бер булыр: бер әйтә — берәгәйле әйтә ул! ... Без акрынлап үсә бардык, бер-бер артлы Казанга укырга китә тордык. Әни исә, авыз эченнән догаларын пышылдый-пышылдый, безгә хәерле юллар теләп кала. Колагым читенә «теләч — кочлыклар» дигән сүзләре генә эленеп кала. Күп еллар үтеп, инде үзем дә олыгаеп килгәндә, мин ул сүзләрнең мәгънәсен әнидән сорарга булдым: — Безне имтиханга озатканда, «теләч-кочлык» дигән нинди дога укый идең син? Әнием рәхәтләнеп көлде. — «Мөгаллимнәре күзенә нурлы итеп күрсәтеп, балама «тел ачкычлары» бир!» — дип үтендем мин. Менә хикмәт нидә булган икән! ... Хатирәләр, хатирәләр ... Мин үзем дә хәзер олыгаеп килүче укытучы инде. Гомеремдә бик күпме бала миңа «апа», «апай» дип дәште, хәзер дә дәшә. Тик мин аларның сүзләрен: «Отчество белән дәшегез!» дип, бүлдерергә ашыкмыйм, ачулана да алмыйм. Мин аларның барысын да, нәкъ әнием өйрәткәнчә, бик-бик яратам. Укучыларым каршына дәрескә кергәндә, бөтен күңелем белән: «Ходаем, алар каршында нурлы булып күреним дә «тел ачкычлары» бирә күр үземә!» — дип Аллага ялварам.
You have read 1 text from Tatar literature.