Latin

Алла Язган Булса

Total number of words is 4593
Total number of unique words is 2240
35.2 of words are in the 2000 most common words
48.9 of words are in the 5000 most common words
55.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
1. Мунча һәм диско
Дөмегепләр генә киткере ул шәһәрләре! Туйган! Туйдырган! Шул дөмеккере шәһәрнең җилгә каршы ягындагы иң якын авылда утыз сутыйлы җире белән бергә иске бер өй сатып алынган – хыялы бер процентка булса да тормышка ашырылган. Мең газаплар кичерелсә кичерелгән – әмма, үзе әйтмешли, минималь көчләр белән шул өйнең аскы ике бинисе шыгырдап торган имәнгә алыштырылган, ягъни киредән сипләнгән. Өе адәм рәтенә кертелгәч, шул “пазьмасы”нда былтыр җәй үк ак мунчасы да салынган аның. Җәй буе гына түгел, кышлыкка да атна саен ягырга җитәрлек утын түбә астындагы әрдәнәгә өелгән.
Һәр шимбә, “Ока”сына атланып монда килүнең тәме, чир булып, гадәтенә сеңгән. Кичә әз-әзләп кенә яккалап утырып, өе дә, мунчасы да җылытылган. Бүген шәһәрдәге “квартир” исемле шырпы кабыннан Рәүфәсе алып киленгән, күңеленә бәйрәм тынычлыгы иңдерелгән. Эше беткән. Атна узган. Бүген мунча кереп кенә ятасы!..
- Мондамы соң син, атасы? – дип, мунча коридорына килеп кергән тавышның хуҗасы Рәүфә булырга тиеш. Сөйләшеп алырга маһир үзе, әмма чәрелдәвек түгел – бухгалтерлар чәрелдәвек булмый. “Атасы”, ягъни ире Вәлиәхмәт, әйтмешли, банкир! Ачык мич авызы каршында аякларын бөкләп идәндә утыручы “атасы”на баштан тавыш, аннары күз карашы барып төртелүгә, банкир дәвам итә:
- Томалый төш әле шуның тавышын бераз! Берни ишетелми ләсә!
- Нәрсәнең? Мичнеңме? Иртәрәк бит әле, анасы! – дигән була Вәлиәхмәт, нәрсә турында сүз барганын аңламаганга салышып.
- “Смоки”еңны дим... Томалый төш инде, бернәрсә ишетелми.
- Ә-ә, Крис Норманны әйтәсеңмени? “Тавышын баса төш” диген!
- Ну, бас инде, алайса, шул Кристыңны!..
- Кемне, кемне? Әллә сине басыйммы?
- Әй, лыбырдык! Шул яшеңдә дә...
Вәлиәхмәт, үрелеп, сәкедәге магнитофонны туктатты да:
- Шуннан... – диде.
- Утырган да шуган... – шул булды аңа Рәүфәсенең җавабы. – Үләсең инде шул поп-музыкаң дия-дия. Синең кебекләр, әнә, мәчеткә йөри, халык җырла...
Әйе, шайтан саксофоны, үлә шул Вәлиәхмәт яшьлегендәге музыканы яратып. Әмма...
Рәүфәсе халык җырлары һәм эстрада музыкасы турында сөйләшергә кермәгәндер лә инде.
Вәлиәхмәт моны кичекмәстән аның исенә төшерергә кирәк дип тапты:
- Озын сүзнең кыскасы, кызым, әйтәсе сүзләреңне әйтәсе дә саласы! Йомышыңны, минәйтәм... Сөйләвеңне дәвам ит, әмма да ләкин кыскарак тотсаң иде!
Аның “кызым” дигәнен бергәләшеп кереләсе мунча алдыннан ачыла торган тел галәмәтенә юрап, Рәүфә, һәрвакыттагыча, ниндидер эчке бер горурлык белән канатланып, иренә карап куйды: нишләтәсең, шундый шаян инде! Шулай да сөйләвен дәвам итте. Дәвам итсә дә, кыска тотты:
- Кыздыра төш, димәкче булып кына кергән идем. Әле генә Аликлар чылтыраттылар:
“Килеп чыгарбыз”, диләр. “Туры авылдагы өйгә килегез, шунда булырбыз”, - дидем...
Ник, дөрес әйтмәгәнменме әллә?
Кызык кына инде мондый сорау бирүчеләр – син әле аның сөйләгәнен баш тегермәнендә илисең генә, ә ул җавап көтә. Сорау да бирми бит инде үзе, ә ниндидер җавапмыдыр, үзенең сүзләренә теләктәшлекмедер көтә шунда.
- Дөрес әйтмәгәнсең, - диде Вәлиәхмәт, хатынын бераз пошаманга утыртып. – “Утынны үзегез белән алып килегез” диясең калган...
Шулай шаяра-шаяра, мунча миченә утын “ашата” Вәлиәхмәт:
- Мәле, мә! Кара, каеннары нинди бит, ә?! Кызмый гына кара инде, моның хәтле ашап!..
Шулай ди дә, пеләшен сыпырып ала. Тәрәзә төбендәге магнитофонына үрелә. Баядан бирле елап-сыкрап ыңгырашкан Крис Норманның “тавышын бераз баса төшә” дә, Рәүфәсенә мөрәҗәгать итә:
- Минем күңелгә “Смокки” кирәккән кебек, мунчага минек таләп ителә. Шуны гына мунча чарлагыннан төшереп калдыр әле, анасы!
Ире янына килеп чүгәләгән Рәүфә кушканны карусыз үти торган зат инде, анысы. Ләкин гаиләнең финанс министры буларак, гаиләдә субординациянең катгый булуын таләп итә, шуңа күрә киткән ди сиңа мунча башына болай гына! Вәлиәхмәтен котыртып алмыйча гына! Ирен “дөбер-шатыр” музыкадан аерып тору гына җитмәгән, бераз шаяртып та ала бит әле:
- Минек ди инде сиңа! Себерке диген!
Вәлиәхмәт, әлбәттә, телне болай “бозган” өчен хәтта хәләл җефетен дә җәлләми.
- Себерке урамда була ул, бик беләсең килсә... шайтан саксофоны!
Рәүфәсе юри кызган булып кылана, шаярта:
- Ул сезнең якларда гына урамда!
Әмма Вәлиәхмәт өчен бу бәхәс – принцип. Шуны исбатлапмы исбатлый:
- Себеркенең, бик беләсең килсә, икенче бер мәгънәсе дә бар бит. Кайбер икенче сортлы хатын-кызлар турындагысы...
- Миннек буламы соң инде? Ул урыс сүзе ич! Үзең урыс сүзләрен яратмаган буласың тагын, - ди Рәүфә, иренең чын күңелдән бәхәсләшә башлавыннан көлемсерәп.
Ә тегесе бирешергә теләми, үзенә сүз бирелгәндә дәвам итеп кенә тора, бер дә кыска тотмый:
- Каян беләсең? Кем тикшергән? Бәлки киресенчәдер... Миннектән “веник” килеп чыккандыр, мөгаен...
- Яшең иллегә җитмеш, атасы, шаярып сөйләгәнне аңларга тиеш. Аңламыйсың... – диде дә Рәүфә, милләт һәм тел темаларын ябып та куйды. – Аннары, нишләп әле анда мин менәргә тиеш ди? Себеркегә дим...
- Себеркегә ди сиңа! Мин-нек-кә!.. – Хәзер инде Вәлиәхмәт үчекләде. – “Нигә” имеш...
Башың яшьрәк булганга!.. Аңладыңмы? Үрмәлә, әйдә! Артыңнан төртеп торырмын, булышырмын...
Бу дөньяга иреннән алты-җиде айга гына соңрак туган булса да, “башы яшьрәк” Рәүфә чарлакка менүдән “категариски” баш тарта. Аның болай тискәреләнәсен алдан ук сизеп, белеп торган Вәлиәхмәт карышмый, үгетләп тормый – чарлакка үзе менеп китә.
Мунча ишегалдының түшәме юк бит инде – шулай проектланган. Чарлакта – киртәгә тезелгән каен себеркеләре. Мунча саен бер парга кимеп бара. Бу хезмәт җимешенең шулай тиз кимүенә эче пошмый Вәлиәхмәтнең. Аның эче пошуының сәбәбе бөтенләй башка бүген. Ниндидер тирән сиземләү бар бүген аның күңелендә. Нәрсәне сиземләү, нинди шом, ни сәбәптән җан кыбырсый – хәтта фаразлап та булмый. Бернинди дә көтелмәгән хәл булырга тиеш түгел кебек бит инде үзе. Тормыш калыпка салынган. Бөтен нәрсә тәртип белән ага шикелле. Мунча ягылган. Балалар килеп чыгарга тиеш. Аларның да тормышлары калыпка салынып килә бугай инде. Балалар белән генә бер-бер хәл була күрмәсен инде, ходаем!
“Смоки” ансамбле тавышы белән күңелен юата-юата, мунча башыннан бер пар каен себеркесен җайлап кына аска сузды Вәлиәхмәт. Шуннан соң җайлап кына төште, Рәүфәнең күзләренә елмаюлы караш белән текәлгән килеш “Смокки”га кушылып моңлана-ыңгыраша себеркеләрне салкын сулы тазга илтеп тыкты... Аннары ул тазны ләүкәгә кертеп куйды.
Шулай әкрен генә изерәтә ул каен яфракларын. Юкса, мунчага кергәндә генә парлатсаң, изерәп өлгерми, ә инде коры килеш кайнар суга илтеп тыксаң – бөтенләй пешеп чыга да лайлалана.
“Анасы” өйгә кереп китте. Мунча хуҗасы тагын берүзе калды.
Тышта буран котыра. Җил улый. Куркыныч буран түгел, матур, чын буран. Кышның кышлыгын күрсәтә торган кышкы февраль бураны. Ә мичтә, гөрләп, кызарып, каен утыннары яна. Ул ялкынның иң үзәгендәге гөжләп торган кызулык күзләргә энергия бирә, эчне җылыта, күңелне куандыра, җанны тынычландыра. Шул мәслихәт гамәлият эчендә кассета алыштырырга үрелгән җиреннән Вәлиәхмәт, кинәт йөрәген тотып, ухылдап куйды.
Тукта, тукта, йөрәк, ту-ту-ту! Кыбырсынма! Иртәрәк әле. Ашыкма, өлгерерсең... Без әле бу дөньядан бер дә туймаган! Безнең бу дөньяда яшисе көннәребез әле бетмәгән!
Үтәләсе планнар бар әле... Әле бит, пенсиягә чыгып, шәһәрдәге фатирны кышкы дача итеп кенә калдырып, менә бу нигездә авылчарак итенеп яшиселәр алда булырга тиеш.
Быел ук җәй, мунчага терәп, гараж кебек бер корылма саласы бар. Юк, терлек-мазар тотасы килми Вәлиәхмәтнең – анысы артык мәшәкатьле аның өчен. Андый мәшәкатьле картлык өчен яшәмәде ул, гомер буе тир түгеп тә бил бөгеп. Кош-корттан башканы асрап азапланасы килми. Ә менә балта-пычкы эшләре белән шөгыльләнер өчен иркен, якты остаханә кирәк булыр. Стенасында эш кораллары тезелгән булыр, төрле материалларга, җилем-буяуларга аерым-аерым киштәләр, төрле эшләрне башкара торган станоклар куелыр.
Электр белән җылыта торган берничә калорифер да урнаштырырга туры килер әле... Су кертергәме?.. Артык булмас, мөгаен. Кертергә туры килер. Канализациягә дә тоташтырып җибәрсәң... Ә?! Канализация дигәннән... остаханә белән кетәклек төзи башлаганчы, анысын капиталь иттеребрәк ясыйсы бар әле аның... Монысы да бик зур эш.
Өлгерәсе килә... Өлгерәсе иде!.. Өлгерергә кирәк!..
Их-эх-эх, исән генә булыйк! Өлгерербез! Ерып чыгалмаслык түгел лә инде! Малайлар булышып тора, әнә...
Вәлиәхмәтнең татлы да, катлаулы да хыялларын бүлеп, машина кычкырткан тавыш ишетелде. Аликлар кайтты бугай. Ярар ла, керә торсыннар, урнашсыннар. Монда бераз тәртипкә китереп аласы да бар бит әле...
Сәкесенә торып утырды. Магнитофонына карады. Тәрәз төбендәге кассеталарны актарынды.
Ниһаять, эзләгәнен тапты шикелле. Магнитофонга тыкты. Кабызды. Бер кечкенә генә тәрәзәле, түшәмсез түбәле, бүрәнә арасындагы саламы мунчала белән тыгылган мунча алдында скрипка моңы таралды. Бу тавышмы? Аһ, бу тавышлар! Бу тавышлар, бу моң, бу яңгыраш, бу аһәң – болар барысы да кечкенә генә бер кешенең кечкенә генә бер дөньясындагы күңел кылларын тирбәтеп, аны студент елларына алып киттеләр дә, сагындыргыч хатирәләргә илтеп ташладылар. Сәер, менә хәзер, ул чаклардан соң утыз еллар узгач, Вәлиәхмәтнең хәтере рок һәм диско музыка белән мавыкканны яхшы саклый, әмма инструменталь ансамбль башкаруындагы классик музыка кайчан ошый башлаганы бер дә хәтердә түгел инде. Классика – Вәлиәхмәтнең яңа сөяркәсе. Бер генә нәрсәне аңлап бетерә алмый Вәлиәхмәт – нигә ул аңа элек ошамагандыр? Хәер, тыңлаганың бар идеме соң? Юк иде! Шуңа күрә беленмәгәндер дә инде. Әдәбиятны да шулай бит: мәктәптә, укыткан булып, ятлатып, иншалар яздыртып, даһи әсәрләрдән күңелләрне биздереп бетерәләр дә, аннары “нигә балалар классиканы яратмый икән” дип баш ваталар. Ә әсәрләрнең әдәбилеген өйрәнеп тә карамаган укытучыларның шәкертләре нәрсә укысын инде: ясалма детектив, ялган кинороман, арзан фантастика, стандарт вестерн, берсеннән берсе күңелсез эротика...
Почмакта торган иске себеркене алды. Идән себерергә тотынды. Тагын исенә төште: коллекция туплыйсы иде. Григ белән Бетховенның берәр кассетасы бар, Огинскийның полонезы язылган кассета бар – шуның белән вәссәлам! Бу коллекцияме соң инде?
Коллекция түгел, көлке бу! Икенче яктан, илле җиде яшькәчә яшәлгән бит әле
Бетховенсыз да, Григсыз да, тагын әллә кемнәрсез дә... Яшәлг-ә-ән! Тагын да яшәп була. Әмма барыбер, тыңлап каласы килә. Тыңлап карамыйча китәсе килми бу дөньядан.
Уйлап карасаң, кемнәре генә юк бит инде бу дөнья тарихының!
Себереп бетерде. Идәннең паласын җәеп куйды. Мичкә бүтән өстәмәсәң дә була икән дип, кисәүләрне төрткәләде. Мунчаның эченә үк керде. Чүмеч тутырып, пар салды.
Шәп-ш-ш!..
- Бабай, - дигән тавыш ишетелде тыштан, һәм шундук ишекне тартып карадылар.
“Самат, - дип уйлап куйды Вәлиәхмәт. – Димәк, бүген шәһәрдәге әбисендә калмаган, мунча керергә үгетли алганнар моны”. Шундый бала инде: мунчаны бабасы ярата, әтисе
Алик ярата, әнисе дә ярата диләр, ә менә ул яратмаса да яратмый инде. Керүен керә анысы, әмма суда быкырдап утырудан башканы белми. Кемгә охшагандыр?
- Хәзер, улым, хәзер! Үзем ачам. Монда мин, монда...
Ишекне тибеп үк ачмаса да, бозланган бусагадан кискен ычкынып киткән ишек Саматка бәрелгән бугай – балакай, күзләрен меҗмелдәтеп, кар өстендә утыра булып чыкты.
- Баба-а-ай, - дип сузды ул, аптыраганрак кыяфәт белән бабасына караган килеш. –
Сине асалга сакылалал анда. Әйдә, келәбесме?..
Керә бабаң, керә. Хәзер керә. Эшләрен генә бетерә дә... Менә себереп өелгән бу чүп-чарны гына тышка чыгарып ташлый да...
Бабасы кочагыннан ычкынып өйгә йөгергән Самат, кереп тә җитте, өйдәгеләргә әмерне дә җиткерде:
- Бабай хәзел келәм диде. Сәйләл ясый толылга кусты...
Үзе өстәл янына якын да килмәде – икенче бүлмәгә чыгып шылды. Караңгы булса да, монда ориентирны югалтмый ул: бу бүлмәдә агач кисәкләре, эш кораллары, ниндидер серле тартмалар, шкафлар – кыскасы, бабасының штабы.
- Кая керәсең инде шул тузан арасына, - диләр аңа. – Пычранасың бит!
Ләкин аның исе китми, әйләнеп тә карамый ул аларга. Йомышларын үтәде ләбаса – бабасын чакырып керде. Хәзер сез дә аны тарткаламагыз инде!
Менә ул бабасының хуҗалыгында берүзе басып тора. Караңгы. Бүлмә серле тынлыкка чумган. Ике арадагы ачык куелган ишек аша теге яктан төшкән лампочка яктысы, мультфильм рәсеме кебек, бүлмәнең уртасына кадәр сузылган. Малай, карап тора-тора да, бабасының ниндидер станогы янына барып баса. Агач эшкәртү станогы аның өчен бу минутларда дөньядагы иң шәп машина булып күренә. Бабасының эшләгәнен дә карап торганы бар аның бу станокта. Ну, кызыккан иде шул чакны Самат үзенең бабасына!
Тизрәк үсеп җитәсе дә, бабай кебек менә шул шәп станокларны эшләтәсе килә аның. Их, озак бугай шул әле... Мәктәпкә керәсе бар диләр бит әле аның өчен. Анда яхшы укырга кирәк, диләр.
Оныгын өстәл янында утырган килеш кенә күзәтеп торган Рәүфә улы һәм килене белән мәш килде. Вәлиәхмәтнең остаханәсенә керергә ул да базмый, чөнки керсә тәртипкә сала башлый. Ә остаханәдә тәртип була алмый ул. Вәлиәхмәте шулай ди. Ул үзе генә анда җыештырса җыештыра, җыештырмаса – башкалар тыгылма инде! Шуңа күрә эш кораллары хуҗа үзе генә белә торган тәртиптә ята. Идәндә аркылы-торкылы ике такта ята икән – димәк, шулай кирәк. Пычкы үз урынына стенадагы кадакка эленмәгән икән – димәк, аның әле эше бетмәгән. Агач җилеме салынган чиләк ачык калган икән – тимә, димәк, шулай булырга тиеш. Димәк, хуҗа үзе генә белә аның нигә ачык икәнлеген. Станок өстендә шөрепләр түгелеп ятса да, кысылма, сүз әйтмә – димәк, кирәклесе әле табылмаган, аны эзләү процессы әле тәмамланмаган, бары тик бу “штаб”ның начальнигы гына эшеннән бүленергә мәҗбүр булган.
“Килер бер көн, - дияргә ярата Вәлиәхмәт, - арткы яктагы бу бүлмә гардероб һәм кабул итү бүлмәсе кебек кенә калыр да, алгы якны кеше төсле затлы келәмнәр белән бизәрбез.
Аннары инде байларча гына яшәп ятарбыз. Пенсиягә чыгып, монда гына торырга калгач, исән булсак, уртага түгәрәк өстәл ясап куям әле. Имәннән. Әйе-әйе, имәннән! Аның турысында өстән галәмәт шәп, затлы люстра эленеп торачак. Исән генә булыйк! Исән генә булыйк! Алла бирсә...” Рәүфә, әлбәттә: “Әй, хыялланасың да инде, атасы!” дип капризланып алса да, үзе аңа ышана, чынлап та, шундый көннең киләчәгенә шикләнми, өметен өзми, һичшиксез, Вәлиәхмәт әйткәнчә булачагын белә. Шуңа күрә бергәләшеп хыялланалар: “Исән генә булыйк, атасы! Насыйп гомерләр генә бирсен!” – дип өстәп куя...
“Әйе, килер бер көн, дип куанды үзалдына Вәлиәхмәт, өйгә йөгереп кереп киткән оныгы артыннан карап калып. Менә шул балалар хакына яшибез инде. Үзебездән соң килгәннәргә тормыш җиңелрәк булсын дип тырышабыз. Бер караганда, үзебезгә нинди мирас калган иде соң? Нинди мирас ди инде ул совет заманыннан?! Каян килсен? Авылдан чыгып киткән көннән санап, тормыштагы бөтен байлыгыңны үз кулларың белән, үз башың белән таптың... Булсын, аның каравы, тир түгеп тапкан малның кадерен яхшырак беләсең, аны тагын да күбәйтергә, ишәйтергә омтылып яшисең. Максатың була. Шуңа тырышасың. Максат булганда гына тормышның тулы икәнлеген аңлыйсың”.
Мунча ишегалдындагы тәртипкә сокланып карап торды бераз: почмактагы коры каен утыннары, иске чиләккә тутырылган йомычка, эскәмия астындагы кер юу машинасы, киштәгә рәт-рәт тезеп куелган кер порошогы каплары, тәрәз төбендәге һава хушландыргыч флаконнар – болар барысы да хуҗаларның тәртип яратуы турында сөйли иде.
Инде булды бугай, җитеп торыр, эшләнәсе эшләнде, мунча ягылды, җыештырылды.
Магнитофонын сүндереп, аның шнурын розеткадан тартып алды да ишек төбенә килеп, мунча башмакларын урам галошларына алыштырды. Чыкты мунчадан. Капкага таба борылып караса – күршесе Степан кереп бара икән. Гомер буе фермада тирес ташыган, шул фермадан гомер буе силос һәм фураж урлаган урыс мужигы.
Бу керсәме? Бу керсә, нәрсә турында булса да дискуссия оештырмыйча, үзе әйтмешли,
“дачниклар белән әзрәк интеллигентно гәп кормыйча” чыгып китә белмәс. “Син генә җитмәгән идең монда, кәкере сәпид руле!” – дип уйлады Вәлиәхмәт, капка төбендә тагын шуның тере портреты пәйда булгач. Куллары һәрвакыт каз канатын, тагын да төгәлрәк чагыштырганда, велосипед рулен хәтерләткәнгә күрә, Степанга шундый кушамат таккан иде “дачник” Вәлиәхмәт. Эчтән өнәп бетермәсә дә, бу мескен урыска агрессив эндәшә алмый ул. Ә бүген тегенең портреты бөтенләй сәер кебек күренде Вәлиәхмәткә.
Гадәттәгечә йончыган, тузган, сасыган портрет түгел, ә уртача гына киенгән, үзе айнык, теле дә нормаль сөйли:
- Нихаль, Валентин?! Мунча яктың ахыры сёдня?..
Аның үзенә “Валентин” дип эндәшкәнен Вәлиәхмәт, билгеле, бик яратып бетерми, ләкин түзә. Тик менә исерек килеш керсә, түзеп тора алмаган чаклары булгалады – танышуларына ярты ел гына булуга карамастан, ике тапкыр бу урысны капкадан ук куып чыгарганы бар инде. Соң, чыгармый нишлисең? Дуңгызлар арасында йөргән пычрак итекләрен салмыйча, түрдән узып карасын әле берәү – нишлисең? Әлбәттә, якты чырай күрсәтмисең! Вәлиәхмәт тә шулай итте ике тапкыр – куды да чыгарды. “Бар, сосед, выспись! Аннары зайдешь, поговорим” дия-дия эткәләп чыгарды.
Ә бүген айнык бугай бу мужик.
- Че, Валентин, - дип башлады Степан, - кар басканга исең киттеме, минем айнык булгангамы?
Уңайсызланды Вәлиәхмәт аның шулай туры күзгә карап әйтүеннән.
- Һм-м, юк... ни генә... болай гына... Прахади, әйдә, бер чашка чәйдән, небось, не откажешься?..
Степанның вакыты юк икән. Аның шәһәргә барасы бар икән, шуңа кергән – белешергә:
Аликлар хәзер үк китмиме икән? Бәлки Валентинның үзенең берәр йомышы бардыр шәһәрдә.
- А то, пнимаешь, үзегез шәһәрдә булган чакларда өегезне сак¬лап ятам, ә син бер генә тапкыр да мине үз машинаң белән йөртеп караганың юк, - дип үпкә белдергән кебек тә, күзләре белән көлеп тә сөйләп алды Степан. – Юк, аның өчен димим... Мм-м... как это там у вас?.. “Күрше хакы – алла хакы” дипме әле?
“Ну, состыра! Аһ, состыра! Саклый, имеш”, - дип күңелдән күршесеннән көлде
Вәлиәхмәт. Ә үзе аның Аликларны көтеп утыруын бер дә теләмәде инде. Чөнки, кеше көтеп утыра бит, дип, Аликларның да мунча керүләре ашык-пошык булачак, тәмләп, иркенләп, сузып-сузылып сөйләшеп тә калып булмаячак. Вәлиәхмәт үзе шундый булды – кеше аны көткәндә көттереп тора алмады, инде улы шундый хәзер. Шуңа күрә Вәлиәхмәт тыштан бик кунакчыл булып күренергә тырышса да, эчтән - Степанның чыгып китүен тели иде.
- Юк шул, Аликлар китмәсләр әле алар бүген, - диде ул, капкага табан атлый-атлый. –
Җибәрмим мин аларны бүген. Ниндидер планнары – анысын белмим белүен, ләкин мунчадан соң йөрмәсләр инде якшәмбегә каршы кичне...
- “Алла язса” диген, күрше! Барысы да алла ихтыярында...
- Язса, язмаса да, - дип, бу сүзләренең ни кадәр гөнаһлы һәм куркыныч булуын уйлап та тормыйча әйтеп салды Вәлиәхмәт.
Степан чыгып китте. Вәлиәхмәт өйгә керде.
Биш кеше, гөрләшә-гөрләшә, чәй эчеп алды. Алтынчыга йонлач Маклай идәндәге тәлинкәсеннән сөт чөмерде. Ләкин аның аппетиты яңа гына килгән Аликларныкы хәтле түгел иде бугай – берничә тапкыр яланды да, сөтен эчеп бетермичә, кечкенә Самат янына эскәмиягә сикереп менде.
- Маклай-ай-уй! – дип, аның башыннан сыйпады Самат, кашыгын өстәлгә ташлап.
Аннары, эскәмиядән сикереп төште, мәчене кулына күтәреп алды. Тагын шул ярымкараңгы бүлмәгә кереп китте.
Өстәл тирәсендә озак утырмадылар, чөнки Вәлиәхмәт мунчаның өлгерүен хәбәр итте. Кем беренче парга керә, дигән сорау бу гаиләдә беркайчан да бирелми. Беренче булып мунчаны Вәлиәхмәт үзе керә. Бүген дә беренчелекне бирмәде – Рәүфәсе җыйган киемнәрне, сөлгеләрне култык астына кыстырып, чыгып китте өйдән.
Кыш көне караңгы тиз төшә шул. Степанны озатып калганда бераз яктырак иде кебек, аннан соң ярты сәгать үттеме, юкмы – ә инде караңгы төшеп тә җиткән. Тышта җил тынган, буран туктап калган. Хәтта күк йөзе ачылып киткән – андагы бер-ике якты йолдызга игътибар итте Вәлиәхмәт. Менә кызык, дип уйлый аның тынгысыз башы, шул галәмдә, шул йолдызлар арасында тагын күпме икән безнеке кебек матур дөньялар?! Анда да бездәге кебекме икән проблемалар? Тормышлары ничек икән? Үсеш буенча алгарак киткәннәре бардыр инде, мөгаен, арттарак калганнары да бардыр... Кеше гомерләре озынмы икән? Безнең кебек авыл, шәһәрләрдә яшиләрме икән?..
Шундый тыгыз уйлары белән гаять ләззәтләнгән халәттә барып керде ул мунчасына. Ләкин чишенеп бетәргә өлгермәде – Алик килеп керде.
- Әйдәле, мин әйтәм, әти, ир-атлар башта бергәләшеп юынып чыгыйк әле, шәһәр мунчасындагы кебек, - диде ул. – Болай тизрәк тә булыр. Китәсе бар бит әле безнең...
Вәлиәхмәтнең күңелен рәнҗетә аның мондый сүзләре: килеп җитмиләр – “китәсебез бар” дия башлыйлар. Шуңа күрә ризасызлыгын белдерергә булды:
- Иртәгә генә китсәгез дә буладыр бит инде, улым? Ашыкмыйча, рәхәтләнеп керер идегез мунчаны да. Тәмен белеп... Хатының белән...
Ләкин Алик, хатыны өйрәткән сәбәпләрне атый-атый, чишенә башлый. Вәлиәхмәт сизә, бик сизә: улының китәсе дә килеп тормый, ә менә килен шәһәрнеке шул. Артык шәһәрчә тәрбияләнгән шул! Авыл тормышын, авыл өен яратмый шул! Авыл тәмен белми! Авылга килсә, китү ягын гына карап тора. Ләкин нишлисең, “ташла, андый хатын кирәкми сиңа” дия алмыйсың бит инде. Юк, алай гына бетереп булмый бу яшерен проблеманы.
- Бергә кергәч бергә керик инде алайса – бәләкәчне дә алып кер, бар, - диде
Вәлиәхмәт. – Ләкин минем гадәтне беләсең – музыка тыңлый-тыңлый керәм мунчаны...
- Беләм... Ярар соң, “Бони эм”ың белән чабынырбыз, “АВВА”ңны тын алырга чыккач тыңларбыз.
- Әйе, шулай итәрбез... Бар инде, бар, алып кил Саматны!
Алик инде чыгып киткән иде диярлек, шул вакыт Вәлиәхмәт аңа кычкырды:
- Улым, мунчала юк икән монда! Әниеңнән сора әле, өйдә юкмы икән...
2. Галуш эзләгәндә
Ике минут үткәндерме-юкмы, Саматын ияртеп, Алик килеп тә җитте. Өйдә мунчала да, шампунь да юклыгы хәбәрен алып килделәр алар. Бу хәбәр салкын һавага уралып килеп керүгә Вәлиәхмәтнең башына бәла төште: нишләргә? Мунчала-шампуньсыз нинди мунча булсын инде ул егерме беренче гасыр башында?! Мунчаласыз мунча мунчамыни инде ул?..
Күршедән эзләп йөреп тә була торган нәрсә түгел!.. Нишләргә, шайтан саксофоны?
Озак баш ватмады Вәлиәхмәт – киенә үк башлады. Тышта караңгы булса да, иртә бит әле
– кибет ачыктыр. Бу уй озак көттермәде, Вәлиәхмәтнең башына якты җавап булып килеп тә керде, киендерергә дә тотынды. Тегеләр чишенә, ә Вәлиәхмәт чишенеп бетә язган җиреннән киенә.
- Син нәрсә инде, әти, - диде Алик, әтисенең мунчала эзләргә чыгып китү теләген бик хуплап бетермәгәнен күрсәтеп. – Ярар ла, эзләп йөрмә сәнә! Мунчала дип инде аның кадәр...
- Сезгә ярар да ул, атагызга ярамый шул!
Мунча булгач, тулы комплект булырга тиеш ул. Вәлиәхмәтне бу катгый таләпләрдән һәм тәртипләрдән беркайчан да, беркем дә биздерә алмас. Шуңа күрә ул киенеп бетте дә, чыгып китәр алдыннан мунчада калучыларга вакытлыча инструктаж биреп калдырды:
- Мич авызын, күмерләре көлгә әйләнеп бетми торып, ача күрмә! Ачсаң да, мич капкачы алдындагы сулы таздан чыккан пар мичкә керерлек итеп ачып яп! Пар салганда суны ерактанрак сип – кулыңны пешерә күрмә!.. Бер-ике таз кайнар су сибеп, идәнне парлап ал – җылынсын! Ә аның алдыннан су урамга агып китә торган тишекне томала! Шылдымы?
- Анысы нигә инде аның? – дип сорамыйча түзмәде Алик, инструкциянең соңгы күрсәтмәсен аңламаганлыктан. – Һе-ек! Томала, имеш!..
- И-ех! – дип, популяр рәвештә аңлатырга туры килде атасына. – Кайнар су сыразы агып чыгып бетсә, идән җылынып өлгерерме соң – шуны уйлап кара! Тишекне тык, ике таз кайнар су сал идәнгә, идән астына җыелып торып кына җылыта ала бит ул идәнне...
И-ех!
Ләкин шуның ише гап-гади элементар нәрсәләрне дә аңламаган кешеләргә кайчакларда ычкындырыла торган “аңгырабаш” бу юлы авыз эчендәге боткага әйләнеп калды:
- А- бы – быа...
Шунда ук, магнитофонына ишарәләп, өстәп куйды:
- Бер композиция беткәнче кайтып җитәрмен...
Өй артындагы бәрәңге бакчасы аша кар өстенә салынган сукмак буйлап тиз-тиз атлады ул. Артыннан күрше Степанның нәселсез Вартасы өреп калды. Трассага чыкты. Юлның теге ягында – ярты дөньяны сыйдырган зур кибет. Анда мунчала белән шампунь гына түгел, ракета моторы да сатып алырга буладыр, шәт... Шунда ашыкты Вәлиәхмәт. Анда барып җитү – биш минут, тегесенә-монысына – биш минут, кайтып җитү – биш минут... Озакка сузылмас... Хәзер әйләнеп кайта әтиегез, хәзер.
Автотрасса беркайчан да буш тормый: Казан ягына дисеңме, Уфа ягынамы – автобуслар бер-бер артлы выжылдап тора, җиңел машиналар хәзер үрчеде, йөк машиналары да өзелми... Шуңа күрә юл аркылы йөгереп чыгарга туры килде Вәлиәхмәткә. Сулга-уңга каранды да, җайлы вакыт туры китереп, караңгы юлга томырылды ул. Ләкин юлның яртысына җиттем дигәндә генә, бер галуш, каһәр, аяктан шуып төшеп калды. Йөгереп барган җиреннән, инерция белән, сөрлегә-сөрлегә булса да икенче якка чыгып җитте җитүен... Әмма галушны шунда, юл уртасында, ташлап калдырып булмый бит инде! Ничек кайтып җитәсең? Өр-яңа диярлек бит әле ул. Бер тишеге дә юк!.. Вәлиәхмәт артына борылып карады. Караңгы юлда бер нәрсә күренмәде. Ике тарафтан да якынлашкан машиналарның утлары да ярдәм итмәде – галуш аяктан чыккан уңайга читкәрәк очып киткән ахырысы.
Нишләргә?
Эзләргә!
Юлның үз ягындагы асфальтсыз турысыннан дөнья бетереп галуш эзләргә тотынды.
Галушсыз аяк салкынны үзе аша бөтен тәнгә тарата башлады. Үзенең узган юлын, маршрутын, тизлеген якынча чамалап, галушның очу траекториясен хисаплап карады.
Чамалаулар буенча, галуш юлның уртасында, ну, берничек тә калырга тиеш түгел иде.
Шуңа күрә машиналар белән гөжелдәп торган юлның кырыен тагын бер кат бик-бик җентекләп карап узды. Галуш табылмады. Күренмәде.
Нишләргә? Болай кибеткә кереп булмый бит инде – кайтып китәргә туры килә. Шул гына кала инде!
Тагын бер-ике машинаны уздырды да Вәлиәхмәт, алпан-тилпән атлый-йөгерә кире юлның теге ягына омтылды. Юлны чыкты. Колакта “Смокки” мотивы яңгыраган кебек булды. Крис
Норманның үзәкләрне өзгеч ыңгырашуы ишетелде... Шул чак аягы беләнмедер, күңеле беләнмедер сизде ул: галуш монда, бу якта! Иләмсез каты тавыш белән үкереп узган зур машина уты яктысында Вәлиәхмәт галушны күреп тә алды. Әнә ул! Кирегә очкан булып чыкты. Эзлә син аны, алга табан очкандыр дип, теге яктан! Ә ул бу якка тәгәрәгән икән.
Вәлиәхмәтне тагын икеләнү биләп алды: кибеткә чыгаргамы, кайтып кына китәргәме? Бер караганда, чынлап та, мунчаласыз гына юынып чыгылыр соң, нәрсәсе бар аның! Мунчада иң мөһиме – чабынып чыгуың бит! Шунысы кыйммәт! Сирәк-мирәк ягыла торган мунча түгел, мунча күрмәгән кешеләр дә түгел – мунчала белән кергән чаклар да булыр...
Әмма икенче яктан... үз алдыңа максат куй да, ниндидер бер печтек кенә каршылык, күзгә ташланырлыгы да булмаган киртә аркасында шуннан баш тарт имеш! Менә шулай күпме максатка ирешелмичә кала. Кайсыбер максатны үзалдыңа куйганда ук аңа ирешеләсенә шикләнә башлыйсың да, баштан ук күңелеңнән сызып ташлыйсың. Икенче бер максатыңны, кемдер шик астына алганга, хупламаганга күрә онытасың. Өченчесен
“монысына хәлең җитмәс” дип игътибарыңнан чыгарасың. Шулай итеп максатка ирешмәүгә ияләнәсең, “алай ук булмаса да ярый инде” дигән мескен принципларга качып, максатсыз яшәргә өйрәнәсең, шул тормышка күнегелә. Юк! Керергә кирәк кибеткә! Алырга дигәч алырга инде ул шампуньны! Мунчалага дип чыгып киткәч, мунчаласыз кайтып кермәскә!
Алга, Вәлиәхмәт! Кибеткә!
Шулай үз-үзен күндерә алуына чиксез канәгатьләнү хисе белән Вәлиәхмәт тагын юлга ыргылды. Ләкин уң ягыннан килә торган машинага хәтле аранымы, аның тизлегенме дөрес чамаламаган булып чыкты – асфальтта чыелдап, резин тәгәрмәч ышкылды, машинаның сигнал тавышы колакны ярып керде. Машина туктарга, Вәлиәхмәт аның курсыннан тайпылырга өлгермәделәр...
Аңына килгәндә, аны бәрдергән джип, аны арткы утыргычларга салып, шәһәргә җитеп килә иде инде.
- Нәрсә, мужик, очнулся? – диде берәү.
Вәлиәхмәт эндәшмәде. Чатнап, башы авырта иде.
- Ник дәшмисең, - диделәр.
Бераз тынып торганнан соң гына Вәлиәхмәтнең исенә төште: мунчала алып керергә чыгып киткән кеше бит ул! Кая баралар соң? Ә! Тагын хәтерләде: авария! Нәрсә әле? Ничек әле! Бөтен вакыйганы искә төшерер өчен ниндидер бер сүз, бер фраза кирәк иде. Һәм ул шул ук мизгелдә телдән чыгып та ычкынды:
- Шайтан саксофоны! Нәрсә булды?
Шулай диюен машинадагылар аңга килеп бетүе дип кабул иттеләр – инструктаж үткәрергә керештеләр:
- Слышь, мужик, без сине хәзер больницага илтеп калдырабыз. Токо кара аны, авария турында авызыңны да ачасы булма? Понял, да?! “Егылган идем, менә болар коткардылар” дип әйтерсең... Понял, да?!
“Понял” инде Вәлиәхмәт, аңгыра түгел лә. Димәк, куркасыз. Димәк, калдырасыз да качасыз. Ярый, юл буенда ташлап китмәгәннәр әле – шунысы өчен дә рәхмәт.
- Рәхмәт коткарганыгыз өчен, - диде, тегеләргә үзенең килешкәнен белгертеп.
Шул мизгелдән аның башына бер генә уй кереп оялады: өйдәгеләргә ничек хәбәр итәргә?
Көтәләрдер, шайтан саксофоны! Инде өметләре өзелгәндер. Рәүфә нәрсә дип уйлый икән?
Мунча керделәрме икән?.. Бәла!
Нишләргә?
Ничек тә булса белгертергә!..
Вәлиәхмәтне больницада озак тикшереп-нитеп тормадылар – операциягә алып кереп киттеләр. Аяк сынган, баш тишелгән булып чыкты. Тәгәрмәчле сәер тачкада тәгәрәп барганда Вәлиәхмәтнең исенә төште: Степан бүген шәһәрдә ләбаса! Аның малаена телефоннан чылтыратып буладыр бит инде!?
- Кызым, анда кертеп салганчы телефоннан гына чылтыратып алыйм әле, ә? – диде ул, ялварып, үзен этеп барган кызларга. – Эзлиләрдер бит мине... Югалтканнардыр. Елашып беткәннәрдер...
- Ят, дядя, ят тик кенә, - диделәр аңа шелтә белән. - Аннары чылтыратырсың... Күп борчылсаң, тагын аңыңны югалтачаксың... Кара аны! Йә булмаса, әйт номерыңны, хәбәр итәрбез...
Соңгы тәкъдим белән килешергә туры килде Вәлиәхмәткә. Чөнки операциянең күз ачып йомганчы тәмамланмаячагын күз алдына китерде ул. Степанга чылтырата торсыннар әле.
Ул бер җаен табар – авылга хәбәр итәр...
Операция тәмамланып, наркоздан айныгач, башына килгән беренче уй тагын шул булды: хәбәр итә алдылармы икән? Алар бит инде анда акылдан яза язганнардыр... Уйлап кына кара: мунчала алырга күршеләргәмедер генә кереп киткән кеше югалсын инде!.. Менә ничек “югала” икән кешеләр! Чыгып китте кеше, ниндидер фаҗига килеп чыкты – вәссәлам: әй, эзлиләр шуннан соң аны ду килешеп, аптырап, тилереп-тилмереп... Ә син монда, операция өстәлендә, ят инде ташбака кебек бер халәттә!.. Юк, эш түгел инде бу! Кичекмәстән нәрсә булса да уйлап табырга кирәк!
Вәлиәхмәтнең уянганын палатадагы күршесе, карт бер бабай, сизеп алган икән. Ул,
Вәлиәхмәтнең башы борылуга, дежур санитар ролен үз өстенә алган сыман, сорап куйды:
- Исән, исән!.. Татармы? Татарча беләсеңме?
Вәлиәхмәт баштан аңа карады, аннары сул ягындагы караватка күз төшерде. Анда тынсыз гәүдә күреп, сискәнеп китте. Шуннан соң “Мин исән, абзый, ә бу... бу ке... кеше... үлгәнмени?” дигән соравына “Үлмәгән... Икенче атна кома халәтендә инде ул, бичара”,
- дигән җавап алды. Тынып калды. Атнадан артык җансыз яткан кешенең туганнарының хәлен күз алдына китерде. Бичараны җәлләп куйды.
- Янына килүче бармы соң?
- Каян булсын, кем икәнлеген белүче дә юк, кемгә хәбәр итәргә дә белмиләр. Яшь кенә булса да, үзе бомж ахырысы – ни документы булмаган, ни танучы табылмаган.
Вәлиәхмәткә куркыныч булып китте. Сәер хәл, үзен шәп-шәрә кебек хис итте ул, тормыш белән үлем арасындагы шул бичараның хәленә кергән кебек булды. Туганнары...
Якыннары... Балалары... Хатыны... Берни белмиләрдер... Югалтканнардыр да, нишләргә дә белмичә, кара кайгыга батканнардыр...
Степанның соңгы сүзләре хәтергә килде: “Барысы да алла ихтыярында!”
Шулай икән шул!
Шул гап-гади хакыйкать нишләп башка бәла булып төшкәч кенә аңлашыла икән?
- Карале, абзый, монда телефон юкмы икән? – дип сорады Вәлиәхмәт теге агайдан.
- Ник булмасын, - диде бабай, бер дә югалып калмыйча. – Минем оныгым миңа сутывыен калдырган иде. Ник? Әллә берәр кызга чылтыратасың бармы?
- Авылдашка әйтәсе иде минем монда ятканны... Беркем белми бит... Хәбәр итсә ярар иде.
- Әлбәттә, әлбәттә! – диде, хәлнең чынлап та бик җитди икәнлеген аңлаган абзый, һәм
Вәлиәхмәткә телефонын сузды...
Бер минуттан Вәлиәхмәт Степан белән сөйләшә иде инде:
- Сиңа моннан чылтыратучы булмадымыни?
- Булды булуын. Ләкин мин үзем барып чыгарга, үзеңне күрергә дип чыгып китәргә җыенып тора идем инде.
- Рәхмәт инде күрше! Нишлик икән, минекеләр авылда көтеп яталардыр бит инде, шайтан саксофоны! Хәлдән тайганнардыр бичаралар...
- Борчылма, Валентин, ни булса да придумаем.
- Син, күрше, гафу ит инде мине! “Бүген шәһәргә бармам” дигән идем ласа...
- Барысы да алла ихтыярында, сосед, барысы да алла теләсә генә була...
1997 ел
You have read 1 text from Tatar literature.