Latin

Аккош Моңы

Total number of words is 3501
Total number of unique words is 1884
40.1 of words are in the 2000 most common words
55.0 of words are in the 5000 most common words
62.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Мин ул көзне сагыш белән очраштым. Моңа кадәр ваемсыз балалык чорымда рәхәтләнеп яши, кайгы-хәсрәтне аңламый да идем бугай, һәм үзгәрдем. Боегып, сүзсезләнеп калдым. Үсә төшүем, тормышны аз гына булса да таный башлавым билгесе түгел идеме икән бу сагыш белән очрашудан алган тәэсирем?
Әйткәнемчә, көз иде. Әле яңгырлы көннәре белән зарыктырып, әле йомшак вә җылы һавасы белән күңелләрне саташтырып — октябрь ае шаярта да шаярта иде.
Басу-кырда бәрәңге вә чөгендер мәшәкатьләре бетте. Аң-белемгә тәмам сусап, дәртләнеп укуга керештек. Мәктәптә җылы һәм рәхәт. Яңа директорыбыз Нәкыйп Әмирович килүгә, барыбыз да үзгәрдек, хәтта мәктәп бинасына да ниндидер бер мәһабәт рух өстәлде. Өлкән сыйныф укучыларында җитдилек артты. Тәнәфес вакытларында тәртип, дәресләрдә таләпчәнлек үсте. Авыл мәктәпләрендә генә була торган серле, әмма шул ук вакытта табигый самимилек «шайтан туен» алыштырды. Димәк йорт иясе кабат үзе яшәгән урынына кайтты дисәк тә ялгышу түгелдер.
Бүген ял көне. Көзге пычрак эшләрдән соң һәр авыл өендә балаларга туйганчы йокларга ирек бирәләр. Иркәләнеп, киерелеп, бер күрә башлаган төшеңне кат-кат кабатлап, йомшак-җылы түшәктә сигезләр-тугызлар тулганчы рәхәтләнеп изрисең дә изрисең инде менә. Аһ, чукынчык, күрше Нәсимне әйтәм инде. Кояш тәрәзәдән күз салырга өлгермәгән, кереп тә җиткән бит. Сабакташ диген инде аны! Йокысын симертәсе урынга, тапкан уйнар вакыт, йөри кешене борчып.
— Буага аккош төшкән! Сәлим һаман да йоклыймыни әле? Күрми кала бит!..
Аның сүзләрен мин ишетергә дә теләмәдем. Дөресрәге, аңлап та, кабул итеп тә бетермәде күңел. Күргән төшем әйбәт иде. Оныттырды инде...
— Нәсим улым, Сәлимебез йоклый бит әле. Ял көне, ял итсен,— дип, тыныч кына акыл бирә башлады әнкәй. Ә үзе мич тирәсендә кайнаша булса кирәк, таба коймагы чаж-пож килә. Аның тәмле исе, борыннарга кереп, авыз суларын китерә.
Миңа сөенеч, сер бирмәдем, борылып яттым. Нинди төш күрә идем әле? Ә-ә, куяннар, бүреләр, аюлар җыелышып бәйрәм итә иделәр, урман аланында бугай. Әйе, әйе, нәкъ шулай! Аһ, бетте, Нәсим тынгы бирмәде.
— Фатыйма апа, буага аккош төшкән бит. Бер дә булган-күргән нәрсә түгел, очар да китәр. Сәлим күрми кала бит, дим, шуңа гына кердем.
Йокым качты. Ничек, аккош төшкән? Аһ, рәхмәтләр яугыры, менә иптәш, менә дус икән бу Нәсим, сабакташ. Йоклап ятсам, күрми калачакмын, очар да китәр. Чыннан да күз күргән нәрсәмени ул? Тере аккош! Җырларда җырлана торган аккош. Матур, бик матур диләр бит аны. Ничек күрми калырга мөмкин?
Мин сикереп тордым да, ишеккә борылган Нәсимгә эндәшергә өлгердем:
— Хәзер! Артыңнан төшеп җитәм, көтеп тор!
Сабакташ чыгып очты. Артыннан мин дә йөгердем. Өстемә бишмәтемне эләргә өлгергәнмен, әмма оекбашны кияргә онытканмын. Кире керергә туры килде.
— Нигә ул кадәр ашыгасың, улым? — диде әнкәй, мине тыеп калырга теләп.— Тамагыңа да капмыйча?
— Мин хәзер кайтам, күрәм дә,— дип әйттем дә, бу юлы тәмам кирәгенчә киенеп, авызга кайнар коймак элеп, су буена йөгердем. Анда өлкәннәр дә бар иде.
Буалган инеш буйлап ак томан булу сәбәпле, аккош үзе аермачык күренми, әмма саташып кычкыруыннан күңелләр тибрәнеп куйды. Ялгыз икән. Ничек монда төшкән ул, ә? Безнең авыл тарихында андый хәлнең булганы юктыр?
Тамаша кылучылар арасында да шундыйрак сүз чыкты. Зөфәр абый, егетләрнең кәттәсе, әйтә куйды:
— Бүген төн айлы иде. Сак кына баянда уйнап кайттым. Тынып-тынып кына инде. Сәгать төнге икеләрдә бер-бер тавыш ишетелгәндәй булды анысы, мин аны йорт казы дип уйлаган идем.
Аңа кушылып, Салихҗан абый да сүз өстәде:
— Буаны күл дип күреп төшкән инде ул. Нидәндер бик курыккан. Яр кырыена бөтенләй дә килми бит.
Аккош буа уртасында ук иде. Көзге иртәнең салкын томаны вакыйганы гүяки яман күздән яшергән төсле су өстендә эленеп тора, аккош шул ак пәрдә артында сылу кыз кебек яшеренеп утыра да утыра.
— Моның пары кайда икән? — дип, борчулы сорау ташлады Зөфәр абый.— Аккошлар парсыз булмый. Ә бу — ялгыз.
Шушы сүз әйтелүгә, мескен аккош, үзе хакында сөйләшүләрне тоепмы, катырак та ачыргаланып тавыш бирде. Шапылдатып канатларын җилпеде. Әмма очып китә алмады. Тагын ачы тавыш бирде.
Ни хикмәт, тирә-юньдә хет бер оя йорт казлары күренсен. Кошлар ханбикәсе аларның биләмәләренә килү сәбәпле, үзләренең ямьсез кыяфәтләрен күрсәтергә оялып, качкан җирләрендә ята торганнардыр инде.
— Бу очып китә алмас,— дип, үз фикерен белдерде Зөфәр абый.— Канаты каерылган моның. Берәр ерткыч авызына эләккәндер?
— Атканнардыр? — дип, зурлар арасындагы сүзгә катышты Нәсим.— Атканнардыр?.. Парын үтергәннәрдер?
Бу минутта минем өчен сабакташымнан да мәрхәмәтсез кеше юктыр кебек тоелды. Ничек теле бара шулай әйтергә, яманга юрарга?
Мин хаксыз идем.
— Дөрес такылдыйсың, кечкенә генә булсаң да! — дип әйтеп куйды Салихҗан абый. — Башкача булмас. Минзәлә ягында обком дачасы бар. Табеевка дип, махсус аккош тоталар, аттырталар икән.
Табеев кем икәнлеген мин белә идем. Сурәте дә гәҗит-журнал саен. Юк! Андый олуг кеше аккош атып йөрмәс. Яман эшкә кулы күтәрелмәс. Пионерга кергән чагымда сораганнар иде:
— Обком секретаребыз кем? — дип.
— Табеев! — дип, чатнатып җавап бирдем.
— Молодец! — диделәр.
Нигә «молодец» булмыйм ди әле? Бик афәрин мин. Аны да белмәгәч, пионерга керәм дип йөрмәс тә идем.
Салихҗан абый белән килешмәдем. Өлкәннәр дә аңа күз акайтып кына карадылар. Күпне күргән Зөфәр абый, аның колагына пышылдап:
— Мондый сүзне дөрес булса да сөйләмиләр, ахыры бар,— дип кисәткәч кенә күңелем урынына утырды, читкәрәк тә китеп бастым. Өркетте әле үзен, бик яхшы эшләде. Юкны кешегә сылтамасын. Әмма каян килгән соң бу аккош? Канаты да җәрәхәтләнгәч?
Өлкәннәр үзләрен борчыган сорауларга җавап табып бетергәннәрдер, Салихҗан абыйдан соң сүз алышмадылар. Аккошны кумаска-өркетмәскә киңәшләшеп, һәркем үз җае белән китеп барды. Су өсте һаман да томан иде. Без, малайлар, таш атмаска кисәтелгәч, кайту юлына борылдык.
— Атаммы соң,— диде Нәсим.— Нигә мин аккошка таш атыйм ди. Кулым корыр...— дип, әллә нинди ырымнар хакында сөйләп бирде. Каян барысын да белә диген син? Әбисе сөйлидер инде.
Тыкрыктан күтәрелгәндә буа өстенә борылып карадым. Аккош, мескенем, сагышлы гына уңга-сулга йөзә, томшыгы белән су өстеннән нидер җыя-эзли иде. Минем күңелемне борчулы уйлар биләп алды: очып китә алмас микәнни? Ничек безнең буага төшкән икән ул? Очып килмичә, ничек килсен? Әйе, әйе, ул бит очып килгән, димәк...
Бу фикер төенләнешеннән күңелем үсеп китте. Нәсим белән шуны уртаклашасым, аны да сөендерәсем килде.
— Кара әле,— дидем мин, сүземне чак-чак җыярга өлгереп.— Ул бит моңда очып килгән! Димәк, канаты каерылмаган! Ул шулай ук очып китә ала! Беләсеңме, очып китә ала!
Нәсим аптырап калды. Аннан соң елмаеп куйды да әйтеп салды:
— Ничек китсен ди ул. Канаты каерылган дигән сүз — парын югалткан дигән сүз була, белдеңме? — диде.— Бер дә радиодан җыр тыңламыйсыңмыни? Аккош бервакытта да ялгызы гына оча алмый. Парын эзләячәк, көтәчәк. Аны тапкач кына китәчәк!
— Кышка кадәр булса да торачакмы?
— Торачак!
— Ничек?
— Менә шулай!
Минем елыйсым, үксеп-үксеп, Нәсимне кыйный-кыйный елыйсым килде. Нигә шундый хөкем чыгара ул? Яхшыдан әйтсә ни була?
— Бәлки алар икәүдер? Син бит, аккош ялгызы очмый, дисең. Бәлки аның пары да монда гынадыр?
— И ахмак!— Тагын мине сүзләре белән сытып ташлады Нәсим.— Аларны куркытканнар. Бел. Берсен атканнар. Монысы белми калган. Куркып очкан. Су күреп, монда утырган. Куркуы узгач, ярын исенә төшергән.
— Нигә атканнар аны, нигә атканнар? — дип кычкырдым да өйгә таба йөгердем. Сарай почмагына качып, үксеп-үксеп еладым. Иртән ашамыйча чыгып чабуым искә төште. Тамагым ачканга өйгә кердем.
Әнкәйнең коймаклары суынып килә иде инде. Өстәл тирәсендә һичкем юк. Чәй — кайнар, аш — җылытылган.
Тиз генә тамак ялгадым да, бер телем икмәк кыстырып, тагын су буена йөгердем. Инде ак томан тарала башлаган, бары тик куерып үскән, көздән бераз сары йөгергән таллык тирәсендә генә челтәр кебек эленеп тора, аккош та шунда, якты сары кояштан качып, үз сагышын җыйган хәлендә боегып кына утыра иде.
Беләм мин ул әрәмәлекнең юлларын. Җәй буе шунда уйнадык. Безнең оч малайларының корып куйган чатыры да бар әле анда. «Шалаш» дип, йөртәбез. Имеш, безнең «генеральный штаб». Сугышлы уйнаганда бик кирәкле урын. «Дошманнар»ны шунда тотып китерәбез, кичләрен, җыелышып, төрле уен-көлке сөйләшәбез. Мин дә төрледән-төрле әкиятләр чыгарып шаккатырам. Табигатьнең серле һәм яшертен почмагы ул. Аккош та менә шуның өчен анда барып сыенган.
Куендагы икмәк телеменнән борынга тәмле ис кереп тора. Яратып ашар аккош, тамагы ачкандыр. Аңа җим бирергә һичкемнең башына килмәде бит.
Куркытмас өчен читләтеп, мыштым гына шулай таллыкка якын килдем. Тапталып беткән сукмактан, агач ботакларын аралап, аккош янына киләм.
Агачлар арасыннан аккошның озын муены, кабарып торган канатлары аермачык шәйләнеп, затлы рәсемнәрдәгечә күзне иркәли. Ашарга җим эзләп суны чапырдата бугай?
Икмәк телемемне кисәкләп учыма тутырдым. Яр кырыена бик сак кына төштем. Куркыта күрмим. Аңламас изге ниятемне. Учымны алга суздым, һәм туктап калдым.
Аккош гүя кеше тавышы белән сөйли-сөйли елый иде. Нәкъ кызлар кебек. Күзләре сагышлы һәм кызыл. Башы күкрәгенә яткан.
Мин катып калдым. Әллә аккошның моңы, әллә инде күзләре тәэсир итте. Ни алга, ни артка кузгала алмадым.
— Йа Рабби Ходаем, бәндәләреңне изгелекләреңнән ташлама! Бу кадәр җәбер-җәфаларны күрсәтеп адәм мәсхәрәләренә калдырганчы, хәерле үлемнәреңне бир, йа Ходаем!
Аккош үзенә үлем тели кебек иде. Мин тетрәнеп куйдым. Учымдагы икмәк кыерчыклары җиргә сибелде, кайсылары яр читеннән суга тәгәрәде. Аккош сискәнде. Ниндидер яманлык сизенеп тавыш бирде һәм буа уртасына таба йөзде. Бу вакытта ул миңа кош түгел, бәлки әкиятләрдә сөйләнелә торган сихер золымында изаланучы хан кызы кебек тоелды. Ниндидер кара җанлы сихерче бер чибәр кызны шушындый газапларга дучар иткәндер!..
Дога яңадан кабатланды. Изге теләкләрен бәндәләргә атап, ул үзенә үлем теләде.
Мин тагын да ныграк курка калдым. Аккош инде ерак иде. Ни хикмәт, ә тавышы якында гына ишетелә.
Күзләрем белән таллыкны айкадым. Чатырыбыз да исән икән. Дога сүзләре шул яктан килә түгелме?
Куркуымнан торып йөгерердәй булдым. Әмма нидер тотып калды һәм мин, качасы урынга сихерләнеп, чатыр авызына якынлаша бирдем.
— Йа Ходаем, ялгыз аккош язмышларын биреп, мине ни өчен шулай ятим кылдың?! Күркәмлек вә чибәрлек белән хозурладың? Озын кара чәч толымнарыма егетләрнең күзен бәйләдең, әмма пар итеп, бәхетле итеп яратмагансың икән, нигә мине яшәтәсең? Нигә миннән «дивана» дип көлдертәсең? Нигә мине Казанга җибәрергә телиләр? Нигә карт әнкәмнән аералар? Мин бит дивана түгел. Нигә миннән көлмәкчеләр? — дип, анда безнең авылдан ятим Мәгъсумә әбинең ятимә кызы Галиябану апа дога кыла иде. Аны ничә көн эзлиләр. Бүксә киереп, кызыл папка белән йөрүче, башын ялтыратып кырдырган, күп ятим-ятимәләрнең үзәгенә үткән Гыйльметдин абыйга: «Мине таларга кергән иде, итәгемә үрелде!»— дип, яла яккан, акылы күченгән, имеш, дип, сөйләгәннәр иде. Хәтта әле: «Балаларга очрый күрмәсен, юләрлеге йогар, йөрәкләреннән кан суыручы убыр икән ул!» — дигән сүзләрне дә Галиябану апа хакында сабакташларым әйтмәдеме миңа? Шушы убыр тоткынлыгында калачакмын бит хәзер...
Безнең карашлар очрашты. Курка калдым. Кара чәчле, кара кашлы, алсу иренле ап-ак йөзендәге шардай түгәрәк ике кара күзе хәлемне алдылар. Менә хәзер ул йөрәгемне тишәр, канымны суырыр дип өркедем һәм елап җибәрдем:
— Апа, тимә инде миңа! Галиябану апа, тимә инде миңа!
Җилкәмә үрелде, алдына китерде. Еларлыгым-дәшәрлегем дә калмады. Ни тере, ни үле идем.
— Елама, энем,— дип, йомшак куллары башымны иркәләп сыйпавыннан аңыма кайттым.— Елама, энем! Син бит Фатыйма апаның кече улы,— диде ул, кабатлап.— Елама, үскәнем! Мин сиңа тимим. Мин һичкемгә тимим. Мин җүләр түгел. Дивана да түгел. Кып-кызыл Гыйльметдиннең юк-бар сүзенә ышанма. Ул мине эзәрлекләп йөри. Биш хатын алып, барысын да гүр иясе итте. Инде миңа үрелмәкче. Елама, үскәнем! Әйбәт малай бит син, Фатыйма апаныкы!
Күкрәгем ялкынсынып, үксүем яңадан куәтләнде. Әмма хәзер курыкмый идем инде. Бары тик күзләрем сәер хәлләр күрүдән вә яман уйдан соң өркүемнән күңелем генә урынына утырып җитмәгән.
— Елама, үскәнем!
Ул тагын чәчемнән сыйпады. Куенын ачты. Итәгендә иркәләнеп сулыш алдым. Күңелем утырды. Тәнем калтыранмый иде инде.
— Монда нишләп йөрисең? — дип сорады Галиябану апа, бераздан.
— Аккошка җим бирергә төшкән идем,— дип, куенымдагы икмәк телеменнән калган кисәкне чыгардым.
— И бала,— диде ул, ягымлы тавышы белән.— Күңелең изгелектә икән, күркәм бәндәләрдән булырсың!
Бераз тынып торды.
— Аккош кеше кулыннан җим ашамый ул, рәнҗесә. Ялгыз бит, парын җуйган. Кешедән яхшылык күреп өйрәнмәгән, яманлык кына күтәргән. Нинди изгелек белән килсәң дә кабул итмәс. Бир ул икмәк кисәген миңа, үскәнем? — дип әйтте.
Мин, учымны ачып, аңа таба суздым. Аннан тәмле ис килеп, борыннарны кытыклый иде.
— Әле яр буенда беразы чәчелде. Хәзер җыеп китерәм,— дип, таллар арасына коелган җирдән башка кисәкләрен дә табып бирдем.
Галиябану апа рәхмәт әйтте һәм өстәп куйды:
— Үскәнем, минем монда икәнемне кешегә сөйләмә, ярыймы!
Сүз бирдем. Әмма никләргә генә:
— Сезне моннан беркем дә таба алмас, бу урынны иптәшләремнән башка һичкем белми!—дип әйттем икән.
Ә ул ышанды. Аркамнан сөеп куйды:
— Изге бала икәнсең. Юлың гел шулай игелектә булсын!— диде.
Серемне һичкемгә сиздермәдем. Таллар арасыннан чыгып, яр кырыена килеп утырдым. Буа уртасында моңсу гына аккош йөзә. Чиста һәм ап-ак канатларын иңенә элгән, сагышлы башын аска салындырып, озын муенын бөкләгән хәлдә үзе. Яр кырыена килергә уенда да юк. Ашыйсы килмидер инде. Күңеле тулы уттыр. Сагыну, сагыш, моң-хәсрәт уты.
Мин ялгыз идем. Буа тирәсендә һичкем юк. Шушы хәлемдә күпме утырганмындыр, әнкәйнең кычкырганын ишеттем:
— Улым, кайт инде, улым!
Борылып карадым. Әнкәй тыкрык башына сыенган-качкан җиреннән мине дәшә. Кул болгап ашыктыра, әмма монда таба ни өчендер килми иде.
— Әнкәй, күр әле аккошны! Кил инде! — дип, мин дә кычкырып аны үз яныма чакырдым.
Әмма әнкәй дәшүен дәвам итте. Ничектер куркынып та, әрнеп тә чакыра төсле иде ул. Кул болгый, нидер әйтә, ишетелеп җитми.
Мин әнкәй янына йөгердем. Күзләре борчулы, гүяки артымнан Су анасы куып килгәнен күреп, шулай куркынган төсле иде.
Итәгенә килеп сарылдым:
— Әнкәй-й-й!
Йөзе агарган әнкәйнең борчулы күз карашларыннан күңелем кузгалып киткән иде. Бераздан тынычландым.
— Улым, төшмә инде бүтән анда. Киткәнеңне күрми калганмын. Ялгыз йөрмә,— дип үтенде әнкәй.
— Ярар,— дип ышандырдым.— Ярар, әнкәй!
Өйдә рәхәт иде. Әмма аккош сагышына килеп кушылган Галиябану апаның язмышы өчен әрнү күңелне борчыган, тәнне арыткан, акылны томаландырган.
Чәй эчтек. Юктан сәбәп эзләпме, күршебез Хәдичә апа кереп, ул да кайнап утырган самавыр янында урын алды. Җиләк кайнатма-вареньесын кашыклап кына каба биреп, тулы һәм кызарып киткән бит очларына бәреп чыккан эссе тир бөртекләрен яулык читенә җыя-җыя сөйли торды:
— Аккош зары хәвефле ул. Киленнәрнең буен шиңдерә, балаларның күңелен сындыра. Авылыбызга бер-бер хәтәр золым төшмәгәе дип шикләнгән Кәүсәрия абыстай. Кыз-кыркынны, бала-чагагызны аккош күрергә дигән булып
җибәрә күрмәгез. Җәфасы, хәвефе зур булмагае!
Әнкәй өздереп кенә миңа карады. Болай да борчулы күңелемә караңгы шом төште.
— Ялгыз аккош күргән кешеләр бәхетсез булалар икән. Гомер буе аның сагышы күңел түреннән китми, ди!
Хәдичә апа сөйләде дә сөйләде, аның саен әнкәй борчылды. Ни әйтергә сүз таба алмады бугай, каршыдан да, җөпләп тә эндәшмәде. Тагын берәр чынаяк чәй ясады. Хәдичә апа сүздән бүленә белмәде. Җиләк кайнатмасын майлы коймакка ягып сыйлана бирде:
— Урыс Мәгъсумә кызы җүләр Галиябануны калага озатмакчылар икән. Качып йөри, ди. Гыйльметдингә кул күтәргән бит. Сәвит кешесенә. Җүләрләнгән икән, малай, диванага калган, ди. Калага, сары йортка озатмасалар, бөтен авылыбыз белән харап булырбыз. Алла сакласын, ут-күз чыгарып куюы бар. Урыстан юньле бала туамыни?..
— Нигә Мәгъсумә абыстай урыс булсын ди, татар хатымы бит ул,— дип кабатланып әйтте әнкәй. Бу вакытта аның зәңгәр күзләре куркынып зурайган иде, озын кара чәчләрен җыештырып торучы яшел яулыгы ачылып, толымнары таралып китте. Өстәл яныннан кузгалып, аралык артына керде дә төзәтенеп-бөркәнеп чыкты. Вак чәчәкле озын күлмәге өстеннән япкан кызыл җирлекле алъяпкычының билен бушатыбрак бәйләде, чиста оекбаш кигән аяклары белән генә идән паласының җыерылган җирләрен төзәтеп куйды һәм:
— Мәгъсумә абыстайны яшьли беләм. Сез бит күченеп килгән кешеләр. Гыйльметдин сүзе генәдер ул... Мәгъсумә абыстай да кызы Галиябану белән күченеп килгән кеше инде, анысы. Әмма алар урыс түгел. Кызын биленә күтәреп, чәчәктәй чакларында яңгыр-кар дип тормады, яланаяк хәлендә дә колхоз дуңгызларын көтте. Ни ир, ни егет затыннан берәрсе бу эшкә алына алыр идеме? Һәркем баш тартты, ә алар бу йөкне хатын-кыз башлары белән күтәрделәр. Моның өчен генә үзләрен урыс дип атау дөресме соң?..— дип, бик борчылган хәлдә сөйли-сөйли, самавыр алдына килеп утырды, тагын берәр чынаяк чәй ясарга теләде. Ашыкмады.
Сөйләшүләре бозылып киткәндер, беразга тынып калдылар. Салкын болыт килүдән җыерылып калган тавык шикелле хәлгә кергән Хәдичә апаның йөзенә курку төсмере йөгерде, нәрсәседер исенә төшкән кебек тәрәзәгә калкына-калкына, урам якны күзәткәләп алды. Калын һәм киң гәүдәсе бер күтәрелеп, бер яңадан урынына утырды. Өстәл янында ул артык иде.
— Карале, күрше, ни, картым бакча башына гына менеп, киткән иде, күренми, кайда йөри икән?— дип сукранды да, чынаякны тәлинкәсенә әйләндереп, амин тотты.— Кузгалыйм әле, озаклап утырдым бугай, чәегез өчен рәхмәт!
Кайчан китә инде бу дип әйттерерлек итеп тагын өч-дүрт минут көттерде ул мине. Әллә ниләр сөйләп, гайбәттә авыз чайкамакчы идеме, әллә капылт кына күтәрелә алмыймы, белмим, әмма туйдырып бетерде.
Артыннан барып, әнкәй ишекләрне ябып килде. Ярты ачык калдырып чыга торган гадәте бар шул.
Минем баш тагын да миңгерәүләнгән, тәннән көчем тәмам киткән иде. Хәдичә ападан соң өйнең эче дә нурсыз калган кебек булды. Әнкәй дә һични сөйләшмәде. Чаршау артына кереп, карават башына бөгәрләндем. Күзләрем йомылды.
Галиябану апаны ялгыз аккош кебек су өстендә йөзеп йөргән, нидер әйтергә теләп газапланган итеп төшемдә күрдем һәм саташудан уянып киттем. Өйгә ут эленгән, урамда төн.
Мин баштарак аңлый алмадым. Урын-җир өстенә чишенгән хәлдә яткырганнар, башыма юешләп яулык куйганнар, бөтен тәнем, битләрем ут кебек яна иде.
Кузгалганымны ишетеп, карават янына әнкәй килде. «Ә-ә, уяндыңмы, улым? Авырыйсың бит!» — дип, учын маңгаема куйды. Яңа гына башымнан шуып төшкән яулыкны алып:
— Компресс куярга кирәк, бала ут яна, атасы! — дигән нәтиҗәгә килде һәм әткәйне ашыктырды.
Муенны урап, калын һәм җылы компресс салдылар. Кайнар чәй каптырып, өстемә тагын да өстәмә бер кат юрган яптылар. Мин тирли башладым. Хәлсез күз кабакларым ябылды, бөтен тәнемдә авырлык иде.
Икенче көнне мәктәпкә бара алмадым. Өченчесендә дә авырдым. Дүртенче көнемдә хәлем яхшыра төшеп, аякка бастым. Баш әйләнеп, күз алларым караңгылангач, тагын яттым.
Кичкә хәлем яхшы иде инде. Иртәгәсе көн өчен букчама китап-дәфтәрләремне тутырдым. Апам да Нәсимнән өй эшләрен белешеп чыкты, дәресләремне хәзерләтте.
Мәктәптә чиста һәм рәхәт иде. Директорыбыз Нәкыйп Әмирович ишек төбеннән үк аяк киемен салып керүне катгый рәвештә таләп итеп куйган, һәр ялгыш басылган эзне идән юучы апалар хәтерләп-сөртеп кенә торалар. Хәтта аяк киемен дә юдыралар. Болай ук булганы юк иде әле.
Ул көнне миңа иптәшләр дә, укытучылар да әллә ни игътибар итмәделәр. Тәнәфесләрдә олы залга чыгам да, төрле уеннарны карап, шау-гөр килгән сабакташларымнан читтә, почмактан урын табып утырам. Шушы ук рәвештә соңгы дәрескә чакырган звонокны да көтеп алдым. Әдәбият иде.
Укытучыбыз — ягымлы һәм йомшак тавышлы Халидә апа Сөләймановна, һәммәбезгә дә яттан белгән, яки үзлегеңнән чыгарып, берәр шигырь язарга кушты. Дәфтәрләребезне ачып, эшкә керештек. Мин, тәрәзәгә карап, озак кына уйланып утырдым. Иҗади эш булганлыктан, тәрәзәгә күз салу рөхсәт ителә иде. Күңелемдә көз. Сагышлы ялгыз аккош моңына Галиябану апаның язмышы хакындагы уйлар килеп буталды. Хисләр нечкәрде, бәгырем төбеннән кайнар күз яшьләре ургылып чыгардай булды. Бераздан бөтенләй башка нәрсәләрне хәтердән кичердем. Авылымны яратканым, аның матур бер урында, табигатьнең җәннәт почмагында урнашканлыгын уйлап, хыял диңгезенә чумдым, күңелгә талгын гына агылып шигъри юллар килә башлады:

Туган авылым таулар янында,
Минзәләнең сулъяк ярында,
Шунда үтте минем бала чагым,
Йөгреп йөргән малай чакларым...

Беренче сүзләр икенчеләрен ияртте, икенчеләре — җөмләләрне. Шигырь техникасыннан хәбәрдарлыгым әлегә юк чамасы булганлыктан, күңелемә килгәнне тездем дә тездем. Үз якташларымны эшчән, тырыш, бәхетле итеп күз алдында тотып яздым. Барысын да хөрмәтләп, уңганлыкларына соклануымны белдердем.
Шигырем матур гына килеп чыкты. Күңелем күтәрелде, телем ачылды. «Малай чакларым үтеп китте» дигәнрәк шигъри «ялганны» акылым сизенмичәрәк калды. Ул арада дәрес бетте. Өйгә кайтканда Нәсим иярде. Эттән-көчектән курка ул. Кәефем яхшырудан, юк-бар үртәнүдән, елмаеп көлүдән көн дә яктырып киткәндәй булды. Кинәт өч тапкыр шартлау тавышы ишетелде, сискәнеп киттек.
— Мылтыктан аталар,— диде Нәсим.— Әйдә, йөгердек! Барып карыйбыз. Су буенда аталар.
Тыкрыктан болынга таба чаптык. Нәсим ялгышмаган икән. Кызыл фуражкалы, зәңгәр кительле берсе — юантык һәм икенчесе — килбәтсез милиционер, өч җәпле ыргак бәйләнгән озын бауны буа уртасына ыргыттылар да, аккошның үле гәүдәсен яр кырыена сөйрәп чыгарып, муеныннан элеп кенә машина артындагы ачык ишектән кәгазь тартмага ыргыттылар. Безгә игътибар да итмәстән, көлешә-көлешә:
— Шашлыкка шәп!—дип сөйләнделәр.
Мин баштарак аларның нәрсә эшләгәнен аңышмыйча тордым, аннан соң, ачуым кабарып, көчем җитмәсә дә дөмбәслисем, кул-аякларын тешләп өзәсем килде. Әмма алар ул арада машиналарына төялешеп киттеләр дә бардылар.
Таллыкка таба йөгердем. Әмма анда Галиябану апа да юк иде. Яр кырыена килдем. Таллык элеккечә куе түгел, ике-өч көн эчендә сары яфракларын коеп та бетергән, сирәкләнеп калган кебек.
Күзләрем акайды. Буа уртасында Галиябану апаның башындагы кызыл чәчәкле кара яулыгы чайкалып торды, торды да суга батты. Үлде микәнни? Суга батты микәнни?
Өйгә таба йөгердем. Бу әллә яулык, әллә аккошның каны идеме, белмим! Капка төпләренә кайтып җитә язган Нәсимне дә узып киттем, өйгә атылып кердем дә мендәргә капландым. Әнкәй ишегалдында булган, ниндидер хәвеф сизенеп, артымнан керде:
— Нәрсә бар? Улым? Ни булды?
— Галиябану апа суга батып үлгән! — дип, такмаклап елый бирдем.
— Ничек инде? — дип, сәерсенде әнкәй.— Әле кичә көндез калага алып киткәннәр иде бит үзен, больницага,— диде.— Каян болай буага кайтып батсын ди әле ул?
Күңелемне аптырау биләп алды. Әнкәй һәммә эшне яңабаштан аңлатып биргәч кенә төшендем. Гыйльметдин дигән «бурсык» тәки үзенекенә ирешкән икән.
Көн артыннан көн үтте. Кыш башланды. Халык телендә яшертен генә сүз йөрде: «Мәгъсумә карчык Гыйльметдинне каргый икән, тәне мәңге гүр күрмәсен, этләр ашасын, кызымны ятларга сатып җибәрде, ятим итте, дип бәддога укый икән, ди». Боларын мин дә ишеттем. Әмма Галиябану апаның хәле начарлана барганын гына белми идем.
Анысы да берничә көннән мәгълүм булды. Җомга көн кич белән Галиябану апаның үле гәүдәсен Казаннан алып кайттылар, шимбәдә күмделәр. Авылның олысы-кечесе җыелган иде, диделәр. Мин дәрестән китә алмадым. Әмма ул көнне бөтен мәктәп шаулады.
Галиябану апа юләрләр йортында диваналардан күп җәбер-золым күргән. Табиплар аның сау акыллы икәнлеген белсәләр дә, Гыйльметдин абзый кебек партия кешесе әйткән сүзгә каршы килә алмаганнар, төрмәдәге кебек тотканнар. Мескен Галиябану апа, газиз әнкәсен һәм авылыбызны сагынып бик күп елаган, ахырда саташып ук китеп, дүртенче катның тәрәзәсеннән сикереп, капланып төшкән, үлгән.
Боларны ишеткәндә йөрәгем тотты, колагымда Галиябану апаның сүзләре яңгырады: «Йа Ходаем, хәерле үлемнәреңне бир, йа Ходаем!»
Әмма язмышы фаҗига белән өзелде.
Берничә айдан газиз әнкәсе Мәгъсумә абыстай да вафат булды. Каберен кызы янына, гүрен кызы ягына куйдылар. Васыяте шулай булган.
Иске, тәбәнәк салам түбәле өе һәм бәтиләре белән кәҗәсе ятим калды. Шулай да тора-бара кайсы малы кемнең кулына кереп бетте. Акрынлап алар хакында бөтенләй онытып, авыл үз көенә яшәвен дәвам итте.
Әмма минем күңелем тулы сагыш иде. Тыштан авызым ерылса да, бәгырь төбендәге авыр таш һаман-һаман үзен сиздереп куя һәм тирән уйларга чумам.
Язгы ташкыннар белән буа бүселеп, суы китеп барды. Ә төбендә комга укмашкан әллә Галиябану апаның яулыгы, әллә инде аккош каны һаман да бардыр төсле. Ул юылып беткәнче авылыбыз тынычлыгын таба алмас, көзләрен авыр кайгы белән сагышланып калыр кебек. Күңелләргә моң тулыр. Бу — ялгыз аккош моңыдыр?
You have read 1 text from Tatar literature.