Latin

Ак торна

Total number of words is 1649
Total number of unique words is 969
43.2 of words are in the 2000 most common words
58.6 of words are in the 5000 most common words
65.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
хикәя ... Гөмбәдән кайтып килә идем. Зәп-зәңгәр күк тирәнлегендә әкияти арфа кылына кагылып киттеләр диярсең, һаваны торна тавышы тибрәндерде. Биектә-биектә чак күренә торналар. Үзләре бик күп. Безнең Усаклы тирәсендә әйләнәләр дә әйләнәләр. Тезелүләре бигрәк мәзәк: почмак ясап очкан кошларның азактагылары уң канатның очында яңа почмак төзи башлаганнар. Кайберләре урыннарын алыша. Тавыш бирешәләр. Ләкин тавышлары, бүтән вакыттагы кебек тантаналы түгел, киңәш-табыш иткән шикелле. Хәер, ул яңа почмакны баштарак мин күрмәгән идем. Бераз күз ияләшкәч кенә шәйләдем: ак торналар икән алары. Күкрәгемә тулган дулкын күзләремә бәреп чыкты, торналар юылды. Кул аркасы белән, җиңем белән күзләремне сөртәм, ак торналарны кабат эзлим. Ләкин инде, ак торналар түгел, сорылары да күк зәңгәрлегендә эрегән... Ак торна... Акмуен... Син микән әллә бу, Акмуен? Мине хәтерлисең микән әле, Акмуен? Ә Арысланны? Ә Фаяз абыйны? Фаяз абыйны хәтерлисеңдер. Арысланны да. Ә мине хәтерләмәсәң дә гаҗәп түгел. Кызык бу язмыш дигәнең. Кайларга гына илтеп ташламый да, кемнәр белән очраштырмый ул. Йә, кем уйлаган, әллә кайда җир читендәге Күкчәтауга барып, казах даласында пычрак ерып йөрермен дә, шәлперәеп беткән ботинкамны авылдашым Фаяз абыйның җылы мич башында киптерермен дип?.. Болай булды ул. Күшеккән идем. Яз булса да, әле җиле салкын иде. Кунарга урын кирәк иде. Урам буйлап матур-матур йортлар тезелеп киткән. Шуларның берсе каршына килеп туктадым. Әллә тәрәзәләре, әллә кулдан бәйләнгән челтәрләре, әллә чигүле пәрдәсе, нәрсәседер үзенә тартты. Кыюсыз гына ишек шакыдым. Каршыма ап-ак тешләрен балкытып, Казахстан кояшыннан һәм дала җиленнән каралып чуен төсенә кергән бер агай килеп чыкты. Күз төпләренә, авыз тирәләренә эреле-ваклы җыерчыклар йөгерсә дә, мөлаем карашыннан мин аны шунда ук танып алдым. Фаяз абый: "Вам кого?" — дип тә, "Ни йомыш, энекәш?" — дип тә сорамады, фәкать елмаюын җыярга оныткан килеш, уйчан карашы белән мине төсмерләргә тырышты. — Әйдә, кер, апаем, түргә уз... Әминә! Мин, аяк киемнәремне баскычта калдырып, өйгә кердем һәм, кычкырып сәлам бирдем: — Исәнме, Фаяз абый! Исән-сау гына торасызмы, Әминә апа? — Ару әле, апаем, — диде дә Фаяз абый, ботинкаларымны өйгә кертеп куйгач, җылы, кытыршы учына минем кулны алды. — Үзебезнең авыл малае икәнеңне төсмерләем төсмерләвен. Ә менә кем малае... Ул минем кулны ычкындырмыйча бераз күзен йомып торды да, тагын баягы кебек елмайды: — Айрат! Муллахмәт малае Айрат. Айрат бит? — мине күкрәгенә кысып аркамнан какты: — Күршекәем! Нинди егет булып үсеп җиткәнсең бит... Авылдан чыгып киткәнгә дә унбиш ел булган... Вәт, малай, ә?.. Чәй яныннан кузгалган гына идек, боларга бишенчедәме, алтынчыдамы укый торган бер кара-чутыр малай килеп керде. Ә юк, "килеп керде" түгел, "кайтып керде" икән. — Әти, торналар кайта! — дип кычкырды ул ишектән үк. Мине дә игътибарыннан калдырмады: — Здрасте... Ялт итеп мина карап алды да, яртылаш салынып төшкән бияләй сырты белән борынын сөртеп куйды. — Утыр, улым, ашап ал, — дип, әнисе ашпәзханәдән чыкканда, кулына ипи кыерчыгы эләктергән малай тышкы ишекне шапылдатып өлгергән иде инде. Фаяз абый бер сүз дә дәшмәде, ишек төбендәге артсыз урындыкка утырып аягына ашыкмый гына чолгау чорный башлады. Кирза итекләрен киеп, шыгырдата-шыгырдата таптанып карагач, миңа борылды: — Арыгансыңдыр инде син? — Арыдым, дип... Аякларның сулык-сулык килүен сизмәмешкә салынып, мин дә киенә башладым. — Туктале, апаем. Бу ботинкаң белән барып җитә алмассың син анда, — дип, Фаяз абый миңа чоланнан аксыл тузан белән капланган резин итек кертеп бирде... Мин дә, үземә күрә, торна күргәнем бар, дип йөри идем. Нигә, аны кем күрмәгән? Торналарның үзәк өзгеч моңсу тавышын ишеткәндә, әбекәй-мәрхүмә, кулындагы апараны да кырырга онытып, ипи баскан җиреннән ишек алдына йөгерә торган иде. Чөеп куйган яулыгы башыннан шуып төшкәнне дә сизмичә, күзләре талганчы карап кала иде. Берсендә болай булды. Ни эш кырып йөргәнбездер, инде хәтерләмим, бик кечкенә идем әле ул чакта. Хәлфитҗан дустым белән "Кҗүннәй" буендагы сазламык тирәсенә килеп чыкканбыз. Быты-быты килеп әллә ни сөйләшеп бара идек, кинәт дустым туктап калды, ә мин аңа килеп төртелдем. Башымны күтәрсәм, Хәлфитҗан ияге белән алга таба ымлый. Ә алда, бездән ерак та түгел, көлтә койрыклы, озын торыклы, торыгыннан да озынрак муенлы бер кош эшеннән бүленеп безгә карап тора иде. — Торна... — дип пышылдады дустым. Якыннанрак күрәсем килде. Хәлфитҗанны узып алга атладым. Ләкин, биш адым да китмәдем, торнабыз канатларын җилпи-җилпи озын тәпиләре белән бераз йөгереп барды да һавага ук күтәрелде... Менә шуннан сон кем әйтер инде мине торна күрмәгән кеше дип? Ә шулай да минем торна күргәнем булмаган икән... Ишекне ачып чыгуга колакка чалынган беренче тавыш — ниндидер чыр-чу булды. Бала-чага тавышы да килгән кебек, кош-корт авазы да ишетелгән шикелле... Укытучысы чыгып киткән классны хәтерләтә иде бу гөрелте. Шунысы гаҗәп, бу туктаусыз гөжләп торган "лү-лү-лү" җирдән дә, күктән дә, уңнан да, сулдан да берьюлы килә кебек иде. Фаяз абый зур-зур атлап каядыр кузгалгач, мин дә, офыкны күзләвемнән бүленеп, аның артыннан ашыктым. Без атлаган саен бу дәһшәтле тере музыка көчәя барды. Күп тә бармадык, инде шактый ук халык җыелып өлгергән бер калкулыкка җитеп туктадык. Менә кайда икән ул тамаша! Аста зур гына камышлы күл. Без басып торган калкулык белән шул күл арасындагы иңкүлектә егермеләп торна, канатларын җилпеп, озын тәпиләре белән сикерә-сикерә бии, ә алар арасында чыркылдашып малайлар-кызлар чабыша. Торналарның шатлыклы көмеш тавышы белән балаларның көлешүе бергә кушылып әлеге гаҗәеп аһәңне тудыра икән... Кинәт күктән тантаналы аваз яңгырады. Аның артыннан ук тагын, тагын... Чалт аяз зәңгәр күктә болайга таба очып килүче торналар төркеме күренде. Чыр-чу көчәйде. Әле генә төшкән торналар да канатларын җәйгән килеш йөгер-йөгерә бу төркемгә килеп кушылды. Бала-чага торна арасыннан гел күренмәс булды. Фәкать өлкәнрәк малайларның яки яшь-җилкенчәк егет-кызларның башлары гына күренеп-күренеп китә. Хәзер инде, яшьләр генә түгел, олырак апалар да торналар белән аралаша башлады. Алар торналарның кызыл "түбәтәй"ле башларыннан, ике яклап ак юл сызылып киткән муеннарынан сыйпыйлар. Тегеләре дә ятсынып тормый тагын, орчык кебек очлы сары томшыклары белән кешеләрнең учларын, кесәләрен кармалыйлар... Фаяз абыйның малае пәйда булды: — Әти! Акмуенны күрдеңме? — Кая, кая? Акмуен да кайтып җиткәнмени? — Кайткан, әти, кайткан! Муены гына түгел, бөтен җире ап-ак булган. Үзенә иптәш тә алып кайткан. — Нинди иптәш? Ни сөйлисең син? Малай җавап биреп тормады, тагын торналар арасына кереп чумды. Фаяз абыйның яшәреп киткән күзләре кысылган, үзе беркемгә дә карамыйча бертуктаусыз сөйләнә: — Былтырларны Акмуен мине үзе эзләп тапкан иде... Нүжәли таныды икән?.. Ә башта, ә башта... Каршыбызга тагын теге кара-чутыр малай килеп чыкты. Шайтан малай! Рәхәтләнеп бер ак торна белән кара-каршы биеп йөри. Яннарында, әллә бераз ятсыныбрак, әллә көнләшебрәк, икенче бер ак торна да таптана. Бу торналар башкалардан калкурак булып, аларның ярты бите кып-кызыл, үзләрен тотышлары да затлырак иде. Фаяз абый түзмәде, йөгерә-атлый иңкүлеккә төшеп китте. Күзләремә ышанмадым: Акмуен аны канатларын җәеп кочып алды. Ә ят торна, баштарак тегеләрне әле бер, әле икенче күзе белән карап читтәрәк торды. Фаяз абый кесәсеннән нәрсәдер алып учын сузгач, якынрак килде. Башын кыйгайтып учка күз салды, ләкин ризыкка үрелергә кыймады. Әллә нишләп иңкүлектәге тавыш көчәя төште. Башны күтәреп карасам, туп-туры бирегә таба тагын бер торна төркеме төшеп килә иде... — Бу аларның икенче мәртәбә шулай туй ясаулары инде, — дип башлап китте Фаяз абый кичке аштан соң олы якка кереп утыргач. Аннары малае Арысланнан, әлеге "кара чутыр"дан сорап куйды — Икенчесеме әле, улым, өченчесеме? — Өченчесе, әти, өченчесе! Беренче төшкәндә, мин әле пионерга да кермәгән идем бит! — Шулай бугай шул... өченче ел төшкәннәр иде. Яз көне. Болар бит безнең Казахстан торналары түгел. Казахстан торнасы, болар белән чагыштырганда, каз янында тавык кебек кенә. Гәүдәсен әйтүем. Ә төскә-биткә безнекеләр дә ким-хур түгел. Башларындагы каурыйларын күрсәң, мушкетер дип торырсың. Аннары аларның болай күпләп җыелганын да күргәнем юк минем... — Торналар нишләп бер дә кешедән курыкмый соң? — дип, мин сүзгә кушыласы иттем. — Алар бит, югыйсә, бер дә якын җибәрмиләр бүтән чакта... — Бүтән чакта шулай, — дип көлемсерәде Фаяз абый, — ә монда аның үзенә күрә бер тарихы бар. Моннан өч ел элек, сентябрь башында ук, әллә нишләп кинәт кенә катырып җибәрде. Гомер булмаган хәл. Әле кичтән генә җып-җылы иде, югыйсә. Иртән торып тышка чыксам, исем китте: җир шытырдап каткан, баскыч култыксалары җем-җем килә. Арка үзәгем дерелдәп куйгач кына исемә килдем. Инде кереп китим дисәм, әллә каян таш йөрәкләрне тетрәндерерлек тавыш ишетелде. Ачыргаланыплар кычкырды Торна күле ягында бер кошкай. Бер генә кычкырды да, тынды бу... Ишек тоткасына гына үрелгән идем, тагын үлем ачысы белән илереп җибәрде теге мескен. Йөрәгем өзелеп төште, дип торам. Хәерле нәрсә түгел бу, малайкай, — дим үземә үзем. Тиз генә өйгә кереп өскә күфәйкене кидем дә, элдер Фаяз күл буена! Үпкә сызгыртып, телне аркылы тешләп, теге калкулыкка килеп бассам, күз маңгайга менде. Кул буендагы иңкулек мыжгып тора иде. Бүредән куркып өелешкән куй көтүмени! Җыелган торна, өелгән торна, мин сиңайтим. Үзләре дер-дер калтырыйлар. Читтәгеләр уртага керергә, уртадагылары тапталмаска тырыша... Мәхшәр инде, малай, карап торсаң. Әле берсе, ике икенчесе өскә сузылып бәгырьләрне телеп, үлем авазы сала... — Әти! Синен арттан мин да йөгердем. Аннары, кешеләр чакырдым. — Әйе шул. Минем арттан ук Арыслан улым да килеп җиткән. Аны шундук кире йөгерттем. Җыелган халык мондагы торналар саныннан бер дә ким булмагандыр. Кайсы брезент, кайсы колга, кайсы нәрсә ташый. Кемнең башы җитеп киңәш биргәндер, кошкайларның өстенә мәж килеп чатыр корып куйдык. Әле алай гына җылынамы соң алар! Совхозның гомер эшләмәгән җылыткычын көйләп җибәрдек... Өч көн, өч төн карадык торналарны. Дүртәр-бишәр кеше алмашлап тәрбияләдек. И тәки коткардык бахырларны. Берсекәе генә дә үлмәде. — Акмуенны әйт әле син, карткаем, — дип Әминә апа да сүзгә кушылды. — Күзләре гарешкә киткән, канатлары салынып төшкән, аягында да басып тора алмый иде бит ул... — Акмуенны әти әйгә апкайтып җылытты шул, шуңа тиз терелде ул, — дип аңлатты мина Арыслан. — Акмуенның беренче генә яше иде бугай әле ул елны. Алай да башкалардан калышмады, аякка басты... Шулай итеп, өч көн катырып торды да, дүртенче көнне җылытты тәки. Төш чорында торналарыбыз берәм-берәм чатырдан чыгып канатларын яза башладылар. И сөенүләре, и куанулары! Әйтеп-сөйләп бетергесез инде, малай... Ә киткәндә... — Фаяз абый күзләрен йомгалап, имән бармагы белән күз төбен сөртеп алды. — И әйләнеп тә куйдылар соң баш өстендә. Бер төркеме очып китә дә, иптәшләре тавыш биреп озатып кала... Ә Акмуен, бичаракай, безнең ишегалдында арлы-бирле йөгеренә. Очып киткән һәр төркемгә иярергә итә. Аннан тагын йөгереп килеп күкрәгемә башын куя. Хушлашуыдыр үзенчә... Иң азаккы төркем кузгалгач кына күтәрелде Акмуен. Фаяз абый, баш бармагына ияге белән таянып, каядыр еракка текәлгән килеш тынып калды. Хәер, ул гына түгел, без барыбыз да уйга чумдык. Кешеләрнең бу яхшылыгы турында сөйләшмичә генә уйланып утыру һәммәбезгә дә бик рәхәт иде. Инде хәзер, туган якта, көзге җилдә пәрәвезләр очкан чакта, торналарның флейта авазына охшаган тавышлары колакка чалынса, мин дә, әбекәй шикелле, эшемне ташлап урамга йөгерәм. Артларыннан күз талганчы карап калам. Канатларын салмак-салмак җилпеп очкан кошлар арасында Акмуенны да күрермен кебек.
You have read 1 text from Tatar literature.