Latin

Афоризмнар - Нурулла Гиматдинович Гариф

Total number of words is 207
Total number of unique words is 173
51.9 of words are in the 2000 most common words
59.9 of words are in the 5000 most common words
62.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
* Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел.
* Аларның якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып калды.
* Эштән алынган түрәләрнең аклануы күп очракта ваклануга кайтып кала.
* Хыяллары һәрчак изгелектә булса да, аларның берсе дә дөньялыкка шытып чыкмады.
* Кешене олылап та, кечерәйтеп тә була икән.
* Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел.
* һәр авылның үз тилесенә карап, үз бәһасе була.
* Киләчәк үткәннәргә бәйле, ә акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире килми, бары кабатлана гына.
* Дөньясына ачулы булмаса да, үчле булмады.
* Сарык булсаң, көтүчеләр дә, үзеннән көлүчеләр дә табыла ул.
* Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк.
* Шайтанда да өмет бар. Ул бар кешелек дөньясын бозып бетерәм дигән өмет белән яши.
* Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә.
* Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә.
* Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллеккә этәрә. Ә аның җимешләре аракы, наркомания, фахишәлек...
* Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһа алмаучылар да бар.
* Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.
* Тән вакытлыча ымсындыра, күңел тартуы мәңгелек.
* Дөньясы әшәке, диләр... үзләре шундый булганнар...
* Этләнә инде халык, үз хезмәте белән яшәгәне...
* Акланалар инде, мактанырлыгы булмаганнар...
* Халык вагайды, диләр, үзләрен эре тотучылар.
* Авыл таркалды, диләр, аннан күченеп китүчеләр.
* Эшләп ашарга кушалар, эшләмичә ашаучылар.
You have read 1 text from Tatar literature.