Latin

Ач эт белән бүре

Total number of words is 258
Total number of unique words is 149
63.7 of words are in the 2000 most common words
73.5 of words are in the 5000 most common words
78.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бер Эт картайган. Картайгач, өрмәгәч, аны хуҗасы куалап чыгарган. Бу аптырап кырга чыгып киткән. Моңарга кырда Бүре очраган. Бүре әйткән:
− Эт дус, син нишләп йөрисең? − дигән.
− Нишләп йөрим, хуҗам куалап чыгарды. Картайдым өрә алмыйм. Өч көн бернәрсә дә ашаганым юк, − дигән.
− Ач булгач, әйдә минем белән, дигән. Мин сине ашамакчы идем, хәзер ашамыйм, жәллим, − дигән.
Кырда бер ат ялгыз йөри икән. Этне шуның янына ияртеп барган. Бүре барган да атның койрыгына асылынган, син карап тор, дигән Эткә. Бүре тартып атны тәмам чүмәштергән.
Шул чагында Эткә әйткән Бүре: “Күзем акайдымы?” − дигән. Эт Бүре күзенә караган, исе киткән. “Күзең акайды”, − дигән. Шулай дигәч, Бүре атны җибәргән дә, ат чүмәкләп китеп егылган. Шуннан Бүре, атның бугазын чәйнәп, үтергән. Бугазын чәйнәгән дә аның казылык турын аерган: “Менә симез төшен көн дә килеп аша, сиңа байтакка җитәр”, − дигән. Үзе киткән.
Ярар. Эт бер көн килеп ашый, ике көн килеп ашый. Ач Эткә бу ат бер атнага җиткән. Шул атны ашап бетергәч, аңарга бер Эт очраган. Тук Эт:
− Нихәл нишләп йөрисең,− дип сораган. Килүче Эт әйткән:
− Мин ач, дигән. Хуҗам ярлы, ашарга бернәрсә дә бирми,− дигән.
− Ач булсаң, әйдй минем белән,− дигән. Бу да, Бүре кебек, ялгыз ат артыннан барган. Эткә әйткән: “Сиңа: күзем акайдымы? ” дип әйтермне. Син карап тор”,− дигән. Эт китте, ди, ат артыннан, тегесе утырып карап тора.
Бу барып асылынды, ди, атның койрыгына. Асылынгач, сорый: “Күзем акайдымы?” − ди. Теге әйтә: “Юк әле, акаймады”, − ди, дөресен әйтә. Ул да булмый, ат таза булган булырга кирәк, Эткә типкән дә Этне әллә кая очырган. Карап торган Эт шунда әйткән:
− Менә акайды инде күзең,− дигән.
You have read 1 text from Tatar literature.