Latin

Зәңгәр Күктә Ак Болыт

Total number of words is 236
Total number of unique words is 171
58.4 of words are in the 2000 most common words
66.4 of words are in the 5000 most common words
72.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Зәңгәр күктә ак болыт йөзә иде. Аңа утырып очкан яңгыр тамчылары әле моңланып җырладылар, әле шатланып сикерештеләр-биештеләр, әле әкиятләр сөйләштеләр. Көн матур һәм аяз иде. Әмма әллә кайдан гына авыр кара болытлар килеп чыктылар. Утлы ташларын уңга-сулга ыргыта башладылар. Ак болытка утырып йөзгән яңгыр тамчылары куркышып калдылар.
Менә бер утлы шар аларның иле булган болытына килеп тиде. Ул да түгел, кара болыт авызын дәү итеп ачты һәм ак болытны йотты. Уңнан-сулдан төртте, кимсетте, ут ташлары — яшене белән орды. Ак болытта утырган яңгыр тамчылары куркышып җиргә коелдылар, үзләренең азат булуларына сөенештеләр. Аларның һәммәсе диярлек чәчәк бакчасына туры килде. Арадан берсе — ак болытның сөекле вак тамчысы, чәчәк таҗына төшеп утырды. Ул арада кич булды. Кара болыт күк йөзендә һаман да яшен ташларын ыргытынып йөренә бирде. Вак тамчы, чәчәк таҗына кереп, шунда яшеренеп ятты һәм йоклап китте. Монда аңа тагын да рәхәтрәк иде.
Күзләрен кояш нурлары иркәләүдән уянып китсә, ни күрсен, хәвеф куркынычы үтеп киткән, күк йөзе чалт аяз! Тик анда вак тамчының иле — ак болыты гына юк икән. Нишләсен, елап җибәргән. Әмма аның елап утырганын кояш күреп алган да көлдерә башлаган. Тамчы бөртеге көлгән-көлгән дә күккә очып киткән.
Караса, аның янына үзе кебек үк яңгыр тамчылары җыелыша башлаганнар. Ул арада кайдандыр тагын ак болыт пәйда булган һәм аларның һәммәсен дә үзенә алып, очыртып алып киткән. Бу бәхетләренә сөенешеп, тамчылар кулга-кул тотынышып җырлаганнар, биегәннәр, әкиятләр сөйләшкәннәр. Аларның шатлыгын күреп, җир йөзе тагын да матуррак, ямьлерәк булып киткән.
Май, 1994.
You have read 1 text from Tatar literature.