Latin

Заман Имтиханы

Total number of words is 764
Total number of unique words is 518
49.9 of words are in the 2000 most common words
64.8 of words are in the 5000 most common words
72.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Бәхетсезлек бер килсә, колачын киң җәеп килә икән ул, җәмәгать.
Имтиханнар башланырга бер атна калгач кына укый башлаудан бер файда да юк икән ул. Ашап туймаганны ялап туймассың диләрме әле? Атнага бер генә керә торган инглиз теленнән киләсе дәрестә зачет буласын белгәч, Гали җиң сызганып укырга тотынды.
Инде бераз онытыла төшкән алфавитны кабатлап чыкканнан соң, Гали җиңел тын алып куйды. Хәтерли икән әле, онытмаган! Яхшы башлангыч – эшнең яртысы ул! Гали яхшы башлады, димәк болай барса, эш пулный хутка китәчәк. Үзенең шушы уйларыннан соң ул зур эш кырган кеше кебек тынычлап ятып йоклады.
Чынлапта укыйм, беләм дигән сүзендә торды Гали. Иртәгәсен дә, аннан соңгы көннәрне дә ул бик тырышып, ихлас бирелеп инглиз телен өйрәнде. Китап тотып, күз нурын түгеп утыруы бушка китмәде егетнең. Гомергә булмаганны, мәңге истә калмый торган ят инглиз сүзләре аның хәтерендә калды. Гали хәзер иркенләп: «Уат из е нейм? (сезнең исемегез ничек)» дип сорый, «Май нейм из Гали» (минем исемем Гали), дип үз-үзенә җавап бирә. Кирәк булса «Сэнкью вери матч» дип зур рәхмәт әйтә, кирәк дип тапса «Айэм сорри» дип гафу үтенә ала иде. Ләкин...
Эх, шул «ләкин» булмаса иде! Аларны укыткан калын күзлек кигән усал укытучы ул зачетка кергәч сүз дә биреп тормады. Кайда ул инглизчә рәхмәт әйтү, гафу үтенүләр...
Аның, Гали Һилаловның, фамилиясенең урысча яңгырашы Гилалов түгел, ә Хилалов икәнен дә белмәгән башы белән:
– Ә сез, Гилалов нигә килдегез? – дип мыскыллы караш ташлап сорап торган була. Билгеле инде качышлы уйнарга түгел, ә зачет бирергә.
Укытучы калын пыялалы күзлеген салып, юкарагын киде дә Галигә тантана итүчән караш ташлады. Егетнең тез буыннары йомшарып китте. Укытучы карашын гамәл дәфтәренә юнәлтте.
– Тәк, тәк, Гилалов, Гилалов... Сез калдырган дәресләр 1, 2, 3, 4... Ул шулай санап ике кулындагы бармакларын да бөкләп чыгып, икенчегә бөкли башлады. – Бу калдырган дәресләрне друг мой, отрабатывать итәргә кирәк!..
«Тамбовский волк тебе друг!» дип ачуыннан Гали чак кычкырып җибәрмәде. Урысча тозлы-борычлы сүзләрне ул хәтсез белә, башка кирәклесен белмәсә дә. Тыелып калды, башын түбән иеп тик торды. Сүз әйтергә кыюлык та, теләге дә юк иде. Каршы сүз әйтсәң, ахыры ни белән бетәсен белгән юк, бәласеннән башаяк!
– Тәк, тәк... – дип дәвам итте укытучы. – 15 дәреснең лекциясен күрсәтәсең һәм зачет синеке. Әлегә хуш, Гилалов...
Сиңа сүзем бетте дигәндәй ул гамәл дәфтәрен ябып куйды.
Галигә башын иеп чыгып китүдән башка чара калмады. Бүлмәсенә кайтып койкасына ауды да, кичкә кадәр бер дә кыймылдамыйча түшәмгә карап тик ятты. Бүлмәдәш егетләренең берсе «бүген бит магнит бураны көне, бар кешегә дә авыр көн», диде, икенчесе «бүген сезгә – балык йолдызлыгы астында туганнар өчен уңышсыз көн, башка көнне барырсың әле», дип юатты. Гали аларның сүзләрен ишетмәде дә. «Менә сиңа сэнкью», дип укытучысын эчтән генә сүгеп, үз алдына мыгырданып ятты.
Иптәш егетләренең юравы юш килдеме, башка сәплеме, икенче көнне Галигә чынлап та уңыш елмайды. Беренчедән, ул бер группадаш кыздан дәфтәрен алып лекцияләрне күчереп яза башлады. Икенчедән, төшке ашка утырырга торганда «Төнге Уфа» гәзите күтәреп дусты Вәли килеп керде, «Мә, укы» дип Галигә китереп тоттырды. Күрсәгез иде егетнең шатланганын! Гәзитнең дүртенче битендә тәрҗемәчеләр фирмасының белдерүе басылган. «Тиз вакыт эчендә, сыйфатлы итеп инглиз, француз, немец телләрендәге теләсә нинди катлаулы текстларны тәрҗемә итәбез...» дип язылган, телефон номеры да күрсәтелгән.
Гали университет каршындагы телефон-автоматка йөгерде. Берничә минуттан инде ул «Мәдинәм – гөлкәем»не көйли-көйли янә лекцияләр күчереп утыра иде.
Иртәгәсен ул иртәрәк торып бераз салкын чәй чөмерде дә, күрсәтелгән адрес буенча фирманы эзләп чыгып китте. Эзләгән табар диләр бит, Гали дә тапты. Фирма бер йортның подвалында урнашкан иде. Баскычтан аска төшеп, тимер ишекне ачып эчкә үткәч, егет өч ишек күрде. Өчесе дә бер төсле, тап әкияттәге кебек. Кайсысына керим икән дип баш ватып торганда урта ишектән кыска итәкле бер кыз чыкты. Кызның чибәрлегенә, итәкнең кыскалыгына һушы-акылы китеп Гали тораташ кебек катып калды.
– Исәнмесез! – дип дәште кыз.
– Ә... исәнмесез...
– Ни йомыш иде?
– Тәрҗемә...
– Нинди телдән?
– Инглиз...
– Сез кереп утырып торыгыз, мин хәзер.
Гали кызның сүзенә буйсынып бүлмәгә керде. Бүлмә бик үк зур булмаса да хатын-кыз кулы тигәнлектән монда уңайлы иде. Егет йомшак кәнәфигә барып утырды да кыск итәкне уйлап куйды. Болай ярыйсы күренә. Танышып алганда, ә? Әле укыйсы байтак, ярдәме тияр иде. И вообще...
Шул вакыт бүлмәгә кыз керде.
– Ничек, бездә ошыймы?
– Ә-ә-әйе, бик! – дип җавап бирде Гали тотлыгып, ул урыныннан торырга итте.
– Утырыгыз, утыр, хәзер Татьяна Ивановна керә.
– Ә сез?
– Мин немец теленнән тәрҗемә итәм.
– Сез монда озак эшлисезме?
– Мин монда укудан соң гына эшлим. Бүген беренче пар юк иде. Болай университетта укыйм, чит телләр бүлегендә.
– Ә мин филология факультетында,– Гали кыюланып китте. – Мин сезне кайдадыр күргәнем бар кебек...
Шул вакыт ишек ачылды, бер ханым керде. Гали дә, кыз да аның кергәнен сизмәделәр.
– Минем дә сезне кайдадыр күргәнем бар кебек шул! – монысын теге кергән ханым әйтте. Егет белән кыз сискәнеп киттеләр. Ханым калын пыялалысын салып, юка пыялалы күзлеген киде. – Исәнме, Гилалов!
You have read 1 text from Tatar literature.