🕙 27-minute read
Итил Суы Ака Торур (Романнан өзекләр) - 2
Total number of words is 3560
Total number of unique words is 1706
38.0 of words are in the 2000 most common words
53.4 of words are in the 5000 most common words
61.0 of words are in the 8000 most common words
Алмыш ханның күңеленә шундыйрак уйлар килде. Өченче көнне хан туган-тумачаларын яшерен киңәшкә җыйды.
***
Алмыш хан сүзгә башлады:
— Әлеккечә ил тотып булмый. Талау, яндыру белән ерак китеп булмый. Көтү көр булсын өчен, терлекләр тынычлап утларга тиеш. Безгә бердәмлек кирәк, иминлек кирәк. Шуларны ничек булдырырга? Без янган ханбалыкны торгызырга тиешбез, без катауны беркемнең теше үтмәслек таш койма белән уратып алырга тиешбез.
— Кулыңда кылыч барында, дошманнардан куркып яшәү оят!— диештеләр кайберәүләр, шаулаша башлап.
Кашларын җыерып, йодрыкларын йомарлап, Алмыш хан яңадан урыныннан торды.
— Кулдагы кылычка гына да таянып яшәп булмый. Миңа кылычтан да, ук-җәядән дә, сөңгедән дә көчлерәк корал кирәк. Андый корал бар. Ул да булса — гарәпләр йоласы. Болгар тауга үрләргә теләсә, ислам динен тотарга тиеш.
— Әйтеп кара: ничек ирешерсең икән моңа?
— Мин дин белгечләре — муллалар, мәзиннәр сорап туры Багдадка, хәлифәнең үзенә илче җибәрәм. Багдадка илчем итеп мин Тәкин угланны җибәрәм.
Дүртенче баб
Яңа урында Тотыш өчен хан урдасының читендә аерым өй кордылар. Аның янына кечерәк өйгә Торымтай урнашты.
Тотыш белән Торымтай барган турыда елга сай иде. Алар су янына якынрак килделәр дә, тирә-яктагы үсмерләргә карамыйча, өсләрен чишенә башладылар. Шул чакны аның колак төбендә генә «Әй син, килмешәк, кая тыкшынасың?!» дигән сүзләр ишетелеп китте.
Тотыш ялт кына артына борылып карады. Аннан берничә адым читтәрәк бер җегет басып тора. Бу теге Тотышны җиңгән Корыч-Тимер алып иде.
— Исеңдәме, син минем аяк астымда аунап яттың? Сине анда хан коткарып калды. Монда беркем коткармас — яхшы чакта үкчәңне күтәр! — диде Корыч-Тимер. Янап, күзләрен чекерәйтеп, ул Тотышка якын ук килде. Ул аны, күрәсең, суга төртеп җибәрмәкче булды.
Тотыш күңелендә, давыл булып, үч, ярсу, оят — барысы берьюлы калкып чыкты. Масайган Корыч-Тимер исенә килергә дә өлгермәде,
Тотыш аның биленнән ике куллап кысып алды да «ә» дигәнче баш аркылы атып бәрде.
— Җәгез, кем тагын килмешәккә каршы килә? — диде Тотыш, усал елмаеп.
Аңа каршы чыгарга беркем дә батырчылык итмәде. Кемдер бары арттан гына таш ыргытты. Тотыш үзенә таш ыргытучыны эзләп тормады — күзенә эләккән беренче угланны тотып алды да аны да баш аркылы җиргә орды. Авызын ачып торган икенче берәүнең яңагына тондырды, өченчесенең корсагына төртеп алды. Ул арада Корыч-Тимер дә аягына басты. Басты да, ярсып, яңадан Тотышка таба килә башлады. Тотыш искәрмәстән аның эченә тибеп җибәрде — Алмыш ханның макталган алыбы гөрс итеп арты белән җиргә барып төште.
— Әй, болгар куркаклары, белегез, бу мин — Тотыш булырмын! — дип кычкырды Акбүре батыры, качып баручыларны мыскыллап.
— Юлбасар! Килмешәк! Сина монда барыбер көн булмас! — диделәр яшь әтәчләр, куак арасыннан йодрык янап. Очынып, җиңеләеп, Тотыш суга ташланды, колач салып йөзеп китте...
***
Үзләре өенә бер йөз адым чамасы калгач, Торымтай барган җирендә туктап калды.
— Карале! — диде ул, каядыр алга күрсәтеп.
Тотыш үз өе ягына карап тора башлады. Өйдән күккә шәбәеп төтен үрләп ята иде. Ул тизрәк өенә ашыкты.
Учак янында кемнедер күреп, ул чак-чак кына артына авып китмәде.
— Аппак иш — диде кинәт Торымтай, кычкырып. — Минем күзем күрмәде, агып яткан су күрде...
Үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ул каядыр китеп барды.
— Син... Торымтайдан курыкмыйсыңдыр ич? — диде Тотыш кызга. — Әллә Торымтай синнән куркамы?
— Мин — гарәп динендәге кеше, — диде Аппак. — Гарәп дине буенча, ир кеше алдында хатын-кыз битен каплап йөрергә тиеш, ди. Көн дә мулла безне җыя да шундый нәрсәләр өйрәтә. Аннары гарәпчә укырга-язарга өйрәтә. Кызык түгел. Телләрен дә, язуларын да өйрәнәсем килми. Мин куркам. Мин Тәңредән куркам, ияләрдән куркам. Күңелемнән минем беркайчан да ата-баба йоласыннан баш тартканым юк.
— Ник син кешеләрдән генә түгел, көннән, кояштан куркасың? Мин тотык булган өченме?.. «Килмешәк» булган өченме?
— Юк-юк, Тотыш! — диде Аппак, куркып, аның муеныннан кочып. — Ни сөйлисең?! Ташка язмаганны!..
— Нәрсә, тагын «йола»мыни? — диде Тотыш, мыскыл итеп.
— Әйе, йола, — диде кыз.
— Кулларымны, аякларымны богаулап ташлый торган йолаларга төкерәм мин!
— Язык, язык! — диде кыз, дер-дер калтыранып.
Колакларын ике кулы белән томалап, ул ишеккә ташланды.
***
...Тотышны хан янына чакырдылар. Алмыш хан аңа кымыз бирде, аннары, тыныч булырга тырышып, сүзгә башлады.
— Тотыш углан, — диде, — күреп торам, син чыннан да бүреләр токымыннан икәнсең. Шуңа күрә ошыйсың да син миңа!
— Шуңа?!— диде Тотыш, ышанмыйча.
— Шуңа, — диде Алмыш хан.— Мина куйлар түгел, бүреләр кирәк. Аңлы бүреләр...
— Тешсез бүреләрме? — диде яшь җегет сизелеп торган бер мыскыл белән.
— Юк, аңлы бүреләр, — диде хан, нык итеп. — Күреп торам, син мине яратмыйсың, углан. Кызыл Яр катау янындагы орышта минем алыпларны үтереп, син атаңны-анаңны, ыруыңны якладың. Моның өчен сине яманлап булмый. Анда син хаклы идең. Ләкин тормыш катлаулы, каршылыклы. Тормышта... хаклы кеше түгел, көчле кеше хаклырак. Минем ерак бабаларым да тегендә, җылы яктагы, диңгез буендагы җирләрен саклап дошманнар белән сугышканнар. Алар хаклы булганнар. Ләкин дошман бар нәрсәдән көчлерәк булган. Болгарлар, көчлеләрнең кулы астына эләгеп кол булмас өчен, туган җирләрен ташлап, менә монда, Итил-Чулман буена күченеп килгәннәр. Алар монда китәргә дип килмәгәннәр. Мин шулай ук китәргә җыенмыйм. Син, углан, үзең турында гына, үз катавың турында гына уйлыйсың. Шуннан башка барлык кеше, барлык ырулар синең өчен дошман. Шуңа күрә дә сез — акбүреләр, суарлар, казаяклар — бер-берегездән куркып, бер-берегез белән сугышып-ызгышып яши бирәсез. Шуңа күрә дә сез таркау. Таркаулыктан миңа да, сезгә дә файда юк. Син менә шуны аңларга тиешсең, углан. Шуны аңласаң, син мине дә аңларсың, минем ягым түгел, минем якчым булырсың. Син инде уйлыйсыңдыр: ни өчен Акбүре Алмыш ханга, болгарларга буйсынып яшәргә тиеш дип. Акбүре ирекле булырга тиеш дип. Ирекне мин дә яратам. Тик сезнең ирек белән минем ирек арасында бик зур аерма бар. Үз ирегегезне сез үзегез генә саклый алмыйсыз. Сезнең уч төбедәй ирегегез ахыр чиктә сезнең өчен ирексезлек булып кайта. Минем кул астындагы ирек сезне талаудан, кан-яшьтән коткарачак. Минем кул астындагы ирек, ныклы бер кулга тупланган ирек, сезне дә, мине дә көчле итәчәк, теләсә нинди читләргә, ятларга каршы тора алырлык бердәм ил-көн итәчәк! Син, Тотыш углан, менә шулар турында уйлап кара. Кызыл Яр катауда торып кына түгел, менә монда — Итил белән Чулман кушылган төштә, барлык ыруларның, барлык ил-көннең кирәге бер төенгә җыйналган шушы үзәктә торып уйлап кара. Итил-Чулманга йөзләгән, меңләгән елга, инеш коя. Ул елгаларның, инешләрнең күбесе тавык атлап чыгарлык сай гына, тар гына. Аерым-аерым аксалар, алар беркайчан да диңгезгә барып җитә алмаячаклар — корып-кибеп бетәчәкләр. Бөек Итил аларның барысын бергә җыйган. Шуңа күрә дә ул көчле, куәтле. Аны җиңә алырлык бернинди көч юк дөньяда! Итил-Чулман буендагы вак ырулар да, бергә кушылып, Болгар тирәсенә тупланып, менә шундый көчкә ия булырга тиешләр. Син, Тотыш углан, үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә киң итеп, зур итеп уйлап кара.
— Мин уйлармын, ханым, — диде Тотыш, бераз тынып торганнан соң.
— Мин сиңа ат бирергә, үзеңнең коралларыңны кайтарырга боердым, Тотыш углан, — диде Алмыш хан.— Корал сина кирәк булыр. Тик, кара аны, кеше арасында сак бул! Минем көтүдән үзең теләгән атны сайлап алырсың.
— Бай бул, Тәңре сиңа күп яшь бирсен, ханым!— диде куанычыннан нишләргә белмәгән җегет.
***
Юл буена Тотыш уйланып кайтты. Моңарчы ул бары үзе турында тына, үзенең язмышы турында гына уйланса, бүген ул башкалар турында уйланды. Чынлап торып уйлап карасаң, ник кирәк бу яуларсугышлар? Акбүрене болгарлар килеп басты, болгарларны — суарлар. Алмыш хан белеп сөйли, үзара сугышлар булмасын өчен, чыннан да, бер йодрыкка тупланырга кирәк түгелме соң?!
Көне буена ул үзендә бер куанычлы җиңеллек тойды. Ул арада кояш та баеды. Ышкыйсы, тазартасы, төзәтәсе эшләре беткәч, Тотыш бушанып калгандай булды. Өенә керде дә, тезләрен кочаклап, кызу учак каршысына утырды. Тиздән йокларга ятты. Күзен йомып та өлгермәде, ишек тарткан тавышка сикереп урыныннан торды.
Ишекне ачып җибәргән ид тимерле киемнәрен чылтыратып, ниндидер кораллы ир атылып килеп керде.
— Сиңа ни кирәк? — диде Тотыш, каушавын яшерергә тырышып.
— Син кирәк!— диде Аппак, көлә-көлә. — Кичер мине, Тотыш. Киен, әйдә, киттек.
— Кал?
— Кая булса да! Җойге төн шундый матур! Коралларынны ал, Тимеркүккә атлан, — диде кыз.
Бераздан алар, атларын әкрен генә атлатып, сөңгеләрен югары тотып, караңгылыкка кереп юк булдылар.
***
Бүген алар яктыра башлаганны сизмичәрәк калдылар. Таллык бетеп, тәбәнәк калкулыктан менеп килгәндә, алда, як-якта ниндидер атлылар күренде. Тотыш каршысына беренче булып килеп җиткән кораллы ир, битлеген күтәрмичә:
— Ым? — дип кычкырды.
Тотыш аны тавышыннан танып алды. Каушау, аптырау кыргый бер ярсу белән алышынды.
Корыч-Тимер битлеген ачып җибәрде. Тотышка туры карап, шаркылдап көләргә тотынды:
— Барыгыз, бар, ник тукталдыгыз?
— Тотыш... беттек! — диде Аппак, пышылдап, алга узып.
Корыч-Тимер, җирне-күкне калтыратып:
— Уйнаш! — дип кычкырып җибәрде. — Тотыш, Аппак — уйнаш! — Атын борып, ул урда ягына чапты.
***
Болгар йоласы буенча, кояш баеганнан алып кояш чыкканчыга тикле чит ир белән чит хатын-кыз бергә очрашса, уйнаш санала иде. Уйнаш өчен ирне дә, хатынны да кем булуларына карамастан үтерәләр иде. Корыч-Тимер аларны үзенең әшнәләре белән ике көн күзәтеп йөрде.
Аппак Тотышка барысын да сөйләп, аңлатып бирде. Җегетнең йөзен кайгы-сагыш биләп алды. Менә ни өчен Аппак бары төнлә генә килгән икән аның янына! Хан кызы тотык белән бернинди бәйләнешкә кермәскә тиешләр. Ах, менә нинди кеше икән ул тотык!
— Тизрәк, тизрәк! — диде Аппак, Тотышны ашыктырып. — Мин әле ышанам. Ничек тә әтине алданрак күрергә кирәк.
Алар ашыктылар. Үлемгә ашыгалар идеме алар, иреккәме — беркем дә белмәде.
***
Аппакның Тотыш белән бергәләп керергә теләген ишеткәч, Алмыш хан, аңлап җиткермәгәндәй:
— Минем каршыгамы? — диде.
— Әйе, ханым, — диде хан-агасы. — Анда тагын Алып-Тархан углы Корыч-Тимер алып та килгән. Никтер кызган, бик ашыгыч, ди.
— Корыч-Тимер сүрелә төшсен. Әйт, керсен кызым, — диде хан.
Алар икәүләп керделәр.
— Әти! — диде Аппак ялвару белән. — Без сиңа зур йомыш белән кердек. Әти! Мин Тотышны яратам, Тотыш... мине... Без өйләнешергә булдык— ирек бир безгә!
— Син, кызым, үзеңнең кем икәнлегеңне онытып җибәргәнсең, ахрысы, — диде хан.
— Юк, әти, — диде Аппак тынгысыз бер кабалану белән. — Тотыш мине үлемнән коткарды! Мине саклап, унлап казаякны үтерде.
— Тотыш — Алмыш ханның тотыгы, — диде хан. — Мин кызымны тотыкка да, колга да, йолкышка да бирә алмыйм. Сау булыгыз, угланнар.
— Бар ышанычым синдә, әти! Безне бергә күрделәр. Корыч-Тимер... Тозак... Кызган мине, әти!
Алмыш ханның йөзен кара болыт каплап алды. Шул чакны кара болыт арасыннан якты кояш балкып чыкты.
— Тыңлагыз, сүзем шул, — диде ул, авыр гына сүзгә башлап, — Тотыш үзе, ата-анасы, ыруы гарәп диненә күчсә... тиешле калымын түләгәч... ике елдан соң өйләнешерсез. Ак юл сезгә, балалар.
Бишенче баб
Ике ел искән җилдәй үтте дә китте. Тотыш өчен бу ике ел бөтен бер тормыш булды. Алмыш хан аңа зур эшләр тапшырды. Тотыш углан ике мең кешелек чирү белән көтмәгәндә суарларны барып басты. Килдеш бинең үзен кулга төшерде. Башкортлардан ике ел түләнмәгән каланны көч белән алып кайткач, йорт башы аны мукшыларга каршы җибәрде.
Ни булса да булды, ике ел узып китте. Алмыш хан аны бүген үз янына чакырып алды.
— Син ирекле, Тотыш углан, — диде ул. — Илеңә кайт, мин әйткәннәрне үтә, калым китер. Шунда киявем булырсың... Алла боерса...
***
Тотыш, бүләкләр алып, туган ягына кайтып китәргә җыенып йөргән арада, Ага-базарга унике каек белән акбүреләр килеп төште. Акбүре каекларына Тотыш үзенең бүләкләрен, кием-салымнарын төятте. Шунда аны Алмыш ханның йомышчысы эзләп тапты. Хан янында ниндидер ят, чит кунаклар бар иде. Зур кунакларның берсе Башту углы Габдулла иде. Шушы көннәрдә генә ул түбәннән, Хазар йортының ханбалыгы Итил-Торадан килеп төшкән иде. Габдулланың әйтүенә караганда, Корыч-Тимер хазарларга барып чыккан. Корыч-Тимер Итил-Торага килеп җиткәндә, Тәкин углан әле Хазаранда булган. Шунда кышлап, ул быел яз Багдадка юл тотарга уйлаган. Корыч-Тимер боларны күргән дә каган кешеләренә җиткергән: Тәкин углан сатучы түгел, Алмыш ханның хәлифәгә җибәрелгән яшерен илчесе, дигән. Каган кешеләре Тәкин угланны, Барыс угланны, аларның кешеләрен тотып алганнар.
Менә шуңа да күңелсез иде хан, Тотыш белән саубуллашканда.
***
Имгәк аяк астында дип белми әйтмәгәннәрдер, күрәсең, — Күрән би үзенең үлемен аяк астында тапты. Манара башыннан төшеп килгәндә, аның аяк астындагы басма сынып китте. Авыр, авыру би «әх» дигәнче баштүбән аска мәтәлде.
Бине күмгәндә, ырудашлары чын күңелдән җыладылар. Күрән би үлгәч, аның туганы, ыруда иң атаклы кешеләрдән саналган Утташ кам, йола буенча, ыру башы булып калган иде.
Кайгы туе төштән соң башланды. Ашау-эчүнең, уен-көлкенең кызган чагында Койтым бикә, арып-алҗып, үз өенә кереп китте. Бусага янында аның каршысына кинәт бер кеше килеп басты.
— Бикәгә минем бер сүзем бар, — диде ул, телен көчкә әйләндереп. — Аулакта гына.
«Кем соң әле бу?» — дип уйлады Койтым бикә, тиз генә таный алмыйча. Туктале, Талут ич бу! Тотыш, чыбыркы белән сугып, күзен чыгарган Талут.
Талут, өйгә керү белән, бикә алдында тезләнде, сыңар күзеннән яшьләр коеп җыларга кереште.
— Бикә, кичер мине. Тәңре каршында языклы мин. Иреңне... Күрән бине... мин үтердем, бикә, — диде.
— Ни өчен?! — диде бикә, пышылдап.
— Тотыш минем күземне чыгарды бер дә юкка. Күңелдә углыңа, сиңа, бикә, ачу саклап йөрдем. Шунда мине Утташ кам котыртты. Баскычның бер басмасын алыштырып куярга ул әйтте. Тагын шу. Утташ кам... ни... миңа Тотышны да... Мин баш тарттым.
— Мин сине тулысынча кичерәм, Талут! — диде бикә, дулкынланып. — Тулысын сөйләвең өчен мин генә түгел, Тәңре дә ярлыкар сине, Талут.
Бикәнең авыр кайгыдан бастырылып ойый, тына барган йөрәге оясыннан атылып чыккан кош кебек ыргылып куйды. Аңа кичекмәстән берәрсен күрергә, сөйләшергә, ни дә булса эшләргә кирәк иде. Юкса ул соңга калачак! Кем белән сөйләшергә? Котан, Акбога... Аның үги угыллары.
Исерешеп беткән, баш-аяк килгән кешеләр арасында Котанны ул бик тиз тапты. Үзе артыннан барырга кушты.
Койтым бикә елмайды, учактагы утка яны беләнрәк торган Котанның күзләренә туры карады да:
— Мин сиңа ошыйммы, углым? Ошасам, шул: синнән башка мин беркемгә кияүгә чыкмаячакмын! — диде. — Тик син шуны аңларга тиешсең: мин өлкән хатын гына булмаячакмын. Ыру башы булачакмын! Шуңа килешсәң, иртәгәдән мин синең хатының!
Котан үзенең зур, көчле кулына бикәнен ак кулын алып кысты да, чын күңелдән соклану белән:
— Синнән дә башлырак, кыюрак кеше калмады ыруда, анам! Тулысынча мин сиңа буйсынам. Ант!— диде.
Шул чакны кемнеңдер бәрелә-сугыла өйалдына килеп кергәне ишетелде.
Коитым бикә ишекне ачып җибәргән иде, каршысында Утташ кам урынына Тотышны күреп, артына авып китә язды.
— Углым, Тотыш! — диде ул, кочагын җәеп.
***
Җыен үзенең соңгы сүзен әйтте: ыру башы Куран бине үтергән өчен, Утташ камны Тәнре катына озаттылар. Талутны Коитым бикә җыенда яклап калды. Койтым бикә җиңеп чыкты. Җыен аны ыру башы итеп куйды. Билекне ыру башы үзенең углы Тотышка бирде.
Берничә көннән Тотыш анасына үзенең эч серләрен ачты. Койтым бикә, елмаеп, углына озак кына карап утырды.
Аның улы Тотыш Тәңкәсен оныткан. Ул әнә хан кызын ярата! Нәрсә бу: язмыш шуклыгымы, әллә соң Болгар ханының бик еракка ташлаган җәтмәсеме? Ун мең тиен калым түләргә, бөтен ыруың белән гарәп диненә күчәргә... Бу аз түгел. Хан кызы Аппакка торырлык бүләк бу. Ханның, чыннан да, үз уйлары бардыр. Акбүрене үз кулына алса, бөтен Чулман буе аныкы булачак. Биарны төн ягыннан диңгездән килгән явыз юлбасарлар талаган. Биар тузган, юкка чыккан.
Алмыш ханга... аның белән туганлашуга? Була торган эшме бу? Барысы өчен ул аңардан үч алырга тиеш түгелмени?
Ул монда, Акбүредә, бикә булып, баш булып яши. Шулай булгач, ул инде үзеннән бигрәк ил-көн турында, аның бүгенгесе, иртәгәсе турында кайгыртырга тиеш түгелмени?
Акбүре яшәргә тиеш. Алмыш хан белән туганлашу ул — мәңге иминлек дигән сүз. Акбүре җирендә беркайчан да олы яу, сугыш булмаячак дигән сүз.
— Мин, углым, синең бер генә теләгеңә дә каршы килмәячәкмен, — диде бикә, озак кына сүзсез утырганнан соң. — Син инде үзең би. Үз башың белән уйлап кара: бүгеннән тотып без ата-баба йоласыннан баш тартсак, ыру безгә ни әйтер? Кулдан тотарлар да артка тибәрләр.
— Нишләргә соң, алайса? — диде Тотыш караңгы чырай белән.
— Апгыкмаска кирәк, углым, — диде ана кеше. — Көтәргә, ыруны тулысынча үз кулыбызга алырга. Ике айдан түгел, дүрт-биш айдан...
***
Бераздан Тотыш һәм аның якыннары, тиешле калымны түләп, Алмыш хан кызы Аппакны алып кайту максатында юлга чыгалар. Аларны Ямгырчы би тотып ала. Тотыш Тәңкәгә Аппакны яратуын әйтә. Егетне зинданга ташлыйлар. Сонрак кыз аны азат итә.
Алтынчы баб
Тотыш Алмыш ханга килеп җиткәндә, Аппакны Хазар ханы гаскәр белән килеп алып киткән була. Кайгыдан үзен белештермәс хәлдә, Тотыш Алмыш хан белән ачуланыша һәм, Аппакны эзләп, ерак юлга чыга.
Соңгы баб
Шуран катауда ике кич кунганнан соң, акбүреләр Болгар-Торага юл тоттылар.
Ямгырчы бигә ханның кичекмичә бөтен ыруы белән Өчкүл янына килеп җитәргә дигән боерыгын тапшырдылар.
— Ни булды? — диде би, сагая калып.
— Болгарга җырактан, Багдадтан илчеләр килә! — диде артык күтәренкелек белән. — Барлык мөселманнарның башы әл-Моктадир Алмыш ханга үзенең ышанычлы кешеләрен җибәргән. Ханга буйсынган барлык ил-көн, барлык ырулар, ислам диненә күчкәнлекләрен танып, хәлифә илчесе алдында ант бирәчәкләр. Кем дә кем каршы килә, аларга хәлифәнең каргышы төшәчәк. Алар Алла колы Алмыш ханның үткер кылычын татыячаклар. Ханның боерыгы шундый.
Ямгырчы би карышып тормады. Ул үзенең бөтен ыруына Чулман аръягына чыгарга, Өчкүл ягына юнәлергә боерды. Казаяк ыруы тиз арада аякка басты. Булган барлык каекларга, көймәләргә утырып, кешеләр Болгар ягына агылдылар.
Алмыш хан урдасына, Өчкүл янындагы болыннарга башка яклардан да төркем-төркем булып кешеләр килделәр. Оя-оя булып, өйләр корылды. Барлык болыннарны, басу-кырларны, урман буйларын, аланнарны атлар, кешеләр каплап алды. Кеше күплектән, атлап йөрер урын да калмады.
Дүрт көн, дүрт төн буена кешеләр шулай килә тордылар, бер тирәгә җыела тордылар. Якын-тирәдәге барлык ырулар, ыру башлары, биләр, тарханнар җыелып беткәч, кояшлы бер иртәдә кешеләр Өчкүл янындагы иң зур бер болынны бал кортыдай сарып алдылар.
Менә кешеләрне тын калырга өндәп, быргылар кычкырды. Чит илдән килгән илчеләр хәлифә җибәргән ике кара байракны югары күтәрделәр, Алмыш ханның өстенә — кара чапан, башына ак чалма кидерделәр. Хәлифә илчесе CycəH әр-Рассиенең битекчесе Әхмәт ибн Фадлан — озын борынлы, җирән сакал-мыеклы таза гына бер гарәп — җиң очыннан бөтәрләнгән битекне алды да укырга җыенды. Шунда ул үзе янында торган Башту углы Габдуллага үз телендә нидер әйтте, Габдулла Алмыш ханга борылды, аңа битекченең сүзләрен җиткерде. Әхмәт ибн Фадлан хәлифәнең битеген укыганда, аяк өсте басып тыңларга кирәк, дигән икән. Берничә ел әчендә картаеп, юанаеп калган Алмыш хан аягүрә басты. Аннан күрмәкче башкалар да аякларына бастылар.
Алмыш хан үзенең атына атланды, уртадагы түгәрәк ачыклыкны бер әйләнеп чыкты. Ул үзенә буйсынган кешеләргә — ирләргә, хатыннарга, бала-чагаларга карап алды. Аларның башы өстеннән ул еракка — Итил буе киңлекләренә, Чулман буйларына, Урал итәкләренә, Җаек далаларына күңеленнән күз йөртеп чыкты. Күз алдына килгән шул биләмәләрен, җир-суларын бергә туплаган сыман, ул зур авыр йодрыгын йомарлады да кулын күтәрде.
— Болгарлар! Болгар җиренең барлык иле-көне, ырулары! — дип кычкырды Алмыш хан көчле, күтәренке бер тавыш белән. — Моңарчы таркау булган, бер-берсе белән ызгышып, бер-берсенең канын коеп яшәгән... миңа калым түләгән ил-көн бүген бер байрак астына берләште. Моннан соң безнең барыбызның да Тәңребез бер генә. Ул да булса — Алла! Алладан бөек беркем юк. Барлык каралар, аксөякләр — Алланың коллары. Аллага табынган, аны бер дип белгән барлык мөселманнар тигез!.. Шушы язгы кояшлы көндә, барлык үләннәр, агачлар... барлык тереклек иясе куанып башларын калкытканда, бөек Итил, Чулман җирендә безнең изге йортыбыз — Болгар йорт та яңадан туды! Болгар, яшь булса да, өлкән алыплар тезмәсенә басты. Безне изге хәлифә үзе таный, безгә үзенең изге теләкләрен юллый. Бүгеннән башлап мин, Алмыш хан, Болгар йортының башы, үземнең Хазар каганына бәйсез икәнлегемне белдерәм. Бүгеннән башлап Болгар йорт җирдә үзенә ирек даулаячак, үз көнен үзе күрәчәк, үз язмышын үзе сайлаячак. Күктә кояш сүнми торып, Болгар йорт сүнмәячәк. Итил суы корымый торып, Болгар йортының тамыры корымаячак!
Шулай итеп, Алмыш хан теләгенә иреште: Багдадтан биш мең кеше белән илчеләр килде, изге хәлифә аны үз канаты астына алды. Моннан соң инде ул барлык эшендә аңа таяначак. Моннан соң инде аның теләсә нинди яуларга, давылларга каршы калканы булачак.
Шундый көннәрнең берсендә Алмыш хан янына Койтым бикәнең керергә теләвен белдерәләр. Алмыш ханның йөрәге кузгалып куйды. Койтым бикә... Тотыш... Алар турында ул беркайчан да тыныч кына уйлый алмады.
***
— Алайса, тыңла, — диде ул аңа, йомшарып.
Ул үзе бер сүз дә әйтмәде. Койтым бикәгә барысын да Габдулла сөйләде. Үзе белгән, үзе ишеткәннең барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.
Габдулланың белгәне-ишеткәне исә шул иде: теге истәлекле көнне көймәгә утырып киткәннән соң, Тотыш та, Әмин дә кире кайтмаганнар. Шул төнне ханбалыкта, дүрткел койма эчендә ут чыккан. Койма эченә, имеш, ниндидер угрылар үтеп кергәннәр. Алар анда нәрсә урламакчы булганнардыр — беркем берни белми икән.
Утны да, имеш, шулар төрткәннәр. Угрылар белән сугышканда, әллә биш-алты, әллә унлап-унбишләп сакчы үтерелгән. Угрыларны сакчыларга булышка килгән кораллы ирләр генә җиңә алган. Кайберәүләр әйтә, имеш, аларны шунда үтергәннәр, ди, икенче берәүләр әйтә, үтермәгәннәр, тотып алганнар, ди. Өченчеләре әйтә, имеш, ул угрылар качып котылганнар икән, ди. Телдән-телгә сөйләнелгән ул «угрылар»ның Тотыш белән Әмин булуына аз гына да шикләнмәсә дә, Габдулла шулай да аларның язмышы турында башка берни дә белә алмады. Итил-Торадагы иң ышанычлы кешеләр дә ачык кына итеп берни дә әйтә алмадылар. Бары Аппак турындагы сүзләр генә бернинди имеш-мимешкә урын калдырмый иде. Каган хатыны булуына бер ай булды дигәндә, Аппак сагыштан корып-кибеп үлгән. Бу турыда каган кешеләре үзләре әйткәннәр.
Алмыш хан, мондый сүзләрне ишеткәч, Койтым бикә аңын җуяр, егылыр, я булмаса, тилереп, чәчен-башын тырнап җыларга тотыныр дип уйлаган иде. Кайгы күреп йөрәге ташка әйләнгән ананың, ичмасам, ыңгырашкан тавышы да ишетелмәде, күзләренә бер бөртек яшь тә килмәде. Аның болай да нык кысылган иреннәре генә кысыла төште дә, авыз читләрендәге, күз төпләрендәге җыерчыклары гына кызганыч булып тартышып-тартышып алды.
Габдуллага хан чыгарга кушты. Койтым бикә белән генә калгач, ул, авыр көрсенеп:
— Язмыш... — дип куйды. — Язмыштан узмыш юк. Син — углыңны, мин кызымны югалттым.
— Әйе, язмыштан узмыш юк, ханым, — диде Койтым бикә, каядыр читкә, еракка карап. — Син минем туган ыруымны тар-мар иттең, иремне үтерттең... ата-баба йоласын аяк астына салып таптадың. Барысы өчен сиңа Тәңренең авыр каргышы төшкән, Алмыш хан... кәч, байлык иясе... хәлифә ялчысы!
***
Кызыл Ярга кайтканда, Койтым бикә тагын Шуран катауга туктады.
Ямгырчы би белән аның арасында зур гына сөйләшү булды. Койтым бикә Тотыштан туган Күкене үзенә биреп җибәрүне сорады. Тотыш инде юк, диде, аның кайдалыгын беркем белми, диде. Күке минем бердәнбер юанычым, диде. Ямгырчы би ике арада мондый сөйлашу буласын, күрәсең, алдан ук кетеп торган иде.
— Күкенең анасы бар, — диде ул. — Мин дә, син дә — яна Иоладагы кешеләр. Ислам дине яшь баланы ата-анадан аерырга кушмый. Күке, сиңа юаныч булган кебек, анасына да юаныч. Кая куярмын мин аның баласыз анасын?
— Чакырт кызыңны, — диде Койтым бикә.
Тотышның инде бөтенләйгә, мәңгегә юкка чыгуын белгәч, Тәңкә тынычланып калгандай булды. Койтым бикә, киленен кызганып, аңа углының кайда, ничек югалуын әйтмәде. Ул аңа: «Тотыш Итил аръягында юлбасарлар белән сугышта үлгән, ахрысы», — дип ялганлады.
— Нишлисең, бирәсеңме балаңны? — диде ата кеше үзенең кызына.
— Мин углымны беркемгә бирмим, — диде Тәңкә, каны качкан иреннәрен чәйнәп. — Анам каршы килмәсә, мин аның белән китәрием... углымны алып.
— Мин синнән шуны гына көттем дә, кызым! — диде Койтым бикә, елмаеп, Тәңкәне кочагына алып. — Берегез дә артык түгел, икегезне дә алып китәм. Икегез дә балаларым булырсыз.
— Минем тагын бер кешем бар, — диде Тәңкә оялчан гына. Аның бит очларына көчсез генә кызыллык йөгерде. — Торымтайны да... каршы килмәссеңме, анам?
— Торымтай? — диде Койтым бикә, аңлап җитмичә. — Ә-ә, Торымтай! Аңа да каршылыгым юк. Тагын кемнәрең бар — әйдәгез барыгыз да. Кайгылы ана күңеле өч кешене түгел, йөз кешене, мең кешене сыйдыра ала! Баласын югалткан ана өчен барлык үксезләр — бала! Күкем минем... Куаныч-Бога, атла алдан. Барлык йортым — сиңа, җирем-суым — сиңа... бар байлыгым, көчем — сиңа. Атла, углым...
Күке балам!

You have read 1 text from Tatar literature.