Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5

Total number of words is 4107
Total number of unique words is 2080
38.3 of words are in the 2000 most common words
54.2 of words are in the 5000 most common words
63.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Шулчак Искәндәрнең тизрәк шушы балта остасы Мотыйк белән ялгыз каласы, аның эч серләрен сөйләтәсе килә башлады. Ул купедан чыгып китәргә сәбәп эзләп як-ягына каранды, өске ятактагы сөлгене иңенә салып, коридорга чыкты. Коридордагы тәрәзә каршында озак басып торды, Мотыйк-ның чыгуын көтте. Ләкин купе ишеге ачылмады, эчтә кызып-кызып ни турындадыр бәхәсләшәләр иде. Искәндәр тәрәзә артындагы агачларга, беренче күргәндәй, йотылып-йотылып карады. Агачлар юл буйлап бер рәткә тезелгәннәр дә җан-фәрманга аның каршына йөгерәләр. Инде килеп җитеп, кочакка ташланам дигәндә, туктый алмыйча, яшен тизлеге белән янәшәдән генә узып китәләр. Агачлар гына түгел, юл кырыена өелгән тау-тау кар көртләре, кар астыннан башын тырпайткан чакрым баганалары, куаклар арасыннан атылып чыккан куяннар, күктәге әллә нинди җәнлек-җанварларга охшаган болытлар да — барысы-барысы аның каршына йөгерәләр, аның кочагына керергә ашыгалар кебек. Ул җирне, табигатьне, дөньяны, тәүге кат күргәндәй, сокланып, гаҗәпләнеп, яратып, күзләре талганчы вагон тәрәзәсеннән карап барды.
Юынып купега керсә, агайлар өстәл артында чөкердәшеп чәй эчеп утыралар.
— Әйдүк, мактап йөрисең, — дип, балта остасы Мотыйк аңа үз яныннан урын күрсәтте.
Авызларын пешерә-пешерә чәй эчкән арада бригадир Иб-рай өзелгән сүзне ялгап алып китте:
— Син чыккан арада без монда ярты Европаны әйләнеп кайттык. Бигрәк озак йөрдең, әллә берәр кызның башын әйләндердең инде?
— Безнең арада иң идейный, иң иманлы бәндә Ибраһим абзагыз булып чыкты бит әле. — Сәгыйдулла бабай, хөрмәт күрсәткәнен аңлатып, өстәлдәге конфетларны аның алдына этеп куйды. — Беләсеңме нишләгән ул? Төн уртасында малаен өйдән куып чыгарган.
— Чыгардым шул. — Бригадир Ибрай гәүдәсен турайтты, иреннәре хәйләкәр елмаюдан юкарып калды. — Кыек юлдан йөрсә, тагын куып чыгарырмын.
— Кәпрәймә, үзеңне куып чыгармасын, — диде балта остасы Мотыйк һәм гөргелдәп ләззәт белән көләргә тотынды. — Син срогыңны тутыргансың, нәрсә алып кайтсалар, шуңа риза булып тик утыр.
— Мин урын өстенә калган кеше түгел әле. — Ибрай торып ук басты. — Үлем түшәгендә ятканда да рөхсәт итмәм. Күпме яшәп, минем йортыма хәрәм ризык кергәне булмады. Мин исән чакта керәсе дә юк!
— Нинди хәрәм ризык булсын ул сиңа? Малаең җир өстендә калган бәрәңгене чүпләп алып кайткан бит, колхоз амбарыннан урламаган. Ә син, бушаттырмыйча, машинасы белән фермага илтеп аударткансың. Чал чәчле башың белән уйлап кара әле: басуда калса, ул бәрәңге барыбер черегән булыр иде бит, әйеме?
Мотыйк белән Ибрай, башкаларны онытып, кулларын җәя-җәя, икесе генә сөйләшә башладылар.
— Чересен, — дип үҗәтләнде Ибрай. — Чересә, колхоз җиренә ашлама булыр.
— Ул аны көннәр буе җыйган, хезмәт куйган. Син, һич югында, аның хезмәтен хөрмәт итәргә тиеш идең.
— Кушсаң, эшләмәс иде әле.
— Ну, алып та кайтты, ди. Шул бәрәңгене малга ашатсаң, кемгә файда була? Сиңа бит. Ә син колхозныкы. Димәк ки, колхозга да файда була. Син аннан печән сорап бармыйсың. Син хөкүмәткә шул бәрәңгене ашаган сыерны сатасың, базарга ит алып чыгасың. Каян карасаң да файда. — Мотыйк, дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, Ибрайның күзләренә карап торды да шопырдатып чәен эчеп куйды. Ләкин тегесе һич тә бирелергә җыенмый иде, киресенчә, аның саен үҗәтләнә генә барды.
— Сиңа нәрсә, сиңа — ике дөнья бер морҗа. Бүген монда син, иртәгә — җәһәннәм читендә. Ә мин шул нигездә туган, шунда үскән, шунда соңгы туй күлмәген киясе. Исән чакта минем яманатым чыгарга тиеш түгел. "Бригадир Ибрай малае машинасы белән колхоз бәрәңгесе кайтарып аударган", — дисәләр, оятын кая куям мин аның? Өй саен кереп, ул бәрәңгенең барыбер басуда чериячәк икәнен аңлатып йөримме? Аңлатып булмый аны кешегә. Җилгә таралган сүзне җыеп алып булмый. Кермәсен ул хәрәм ризык минем өйгә, поты бер тиен... Безнең иман, Мотыйк туган, менә шул була инде. — Ибрай Сәгыйдулла карт ягына күз ташлады. — Сезнеке ничектер, белмим...
— Малаең ни диде соң? Аңладымы?
— Аңлатырсың аларга? Җәһәннәмеңә керсәләр дә, көлеп кенә йөрерләр...
— Шул җәһәннәм читеннән һаман кайтып җитә алган юк әле минем. Сугышка кадәр киткән идем, кайтам-кайтам туган ягыма, кырларыма-тугайларыма дигәндәй, һаман кайтып җитә алган юк. Киткән җирең ерак булгач, кайтыр җирләрең дә ераклаша икән. — Сәгыйдулла бабай авыр итеп көрсенде.
— Шунда төпләнеп калдым, өйләнеп тамыр җибәрдем. Куп-тарылып кайтып булмады инде. И-их, күпме яшәп тә аңлап бетереп булмый бу дөньяны.
— Нәрсәсен аңлыйсың инде аның? — дип, Мотыйк сүзгә кушылды. — Барысы да ап-ачык. Эшләсәң, умырып акча аласың, акчаң булса, морҗа башына басып йөрисең. Аңладым мин дөньяның кая барганын, биш бармагым кебек беләм мин аны.
Тәрәзә артындагы иксез-чиксез басу-кырлар, урман-бо-лыннар, вакыт артыннан калырга теләмәгәндәй, җан-фәрманга чабалар. Юл буендагы агачлар каршыга йөгереп килеп вагон тәрәзәсеннән үрелә дә, үзенә кирәкле кешене күрмәгәндәй, ары чабып китә. Баш очындагы кызлар кашы кебек нәзек ай да, болыт көртләренә чума-чума, поезд артыннан калышмый йөзә. Ай нурына манылган көмеш болытлардан ак басулар өстенә талгын музыка агыла. Искәндәр, соклануын яшерә алмыйча, күзләрен күккә төбәп пышылдады:
— Айлы соната...
— Ай дисеңме? — Сәгыйдулла бабай да тәрәзә янынарак елышты. — һә-һәй, яңа туган ай ласа бу. Тот та хәзер үк мәчет манарасына менгереп куй.
— Авылыгызда мәчет тә бар мәллә?
— Бар дисәң дә була, юк дисәң дә...
Бригадир Ибрай җаваптан канәгать булмады, ахрысы, төпченә үк башлады:
— Ничек аңларга инде моны? Мәчете бар, манарасы юк,
— шулаймы?
— Манарасы да бар. Тик бик нык таушалган, кыегаеп аварга тора, калайлары, такталары кубып беткән. Җил чыккан саен, менә-менә авам дип ыңгыраша.
— Кеше өстенә авып, бер-бер имгәк ясаганчы, кисәргә дә төшерергә аны...
Сәгыйдулла бабай, Ибрайның бу сүзләреннән соң, кинәт кенә басылып, сагаеп калды.
— Ник кисмәкче буласың әле син аны? Кемгә зыяны тия аның? — дип, үз-үзенә сорау биргәндәй әйтеп куйды ул. —
Төзәтергә, рәтләргә иде диген, юньле бәндә булсаң. Минем өчен мәчет түгел ул, халыкның алтын куллы осталарына һәйкәл, архитектура истәлеге, бик беләсең килсә...
— Синең аварга торган кыек манараңның кемгә кирәге бар? Сөембикә манарасы түгел бит ул. Сөембикә манарасы галимнәргә кирәк. Алар аның кайчан салынганы турында, ничә сантиметрга авыш икәне хакында бәхәсләшәләр.
— Манарасы өчен тотмыйлар аны, халык тарихы шуңа барып тоташкан өчен, җанга якын булганы өчен тоталар.
Сәгыйдулла бабай, сүз шушының белән тәмамланды дигәндәй, дүрт бармаклы кулы белән өстәлгә таянды да тынып калды. Искәндәргә, алар сөйләгән саен, дөнья киңәйгәннән-киңәя баргандай тоелды. Моңа кадәр ул, чүп савытында казынган урам эте кебек, юк-бар уйлар белән тулы күңелендә казынган, дөньяның бәләкәй генә бер кисәген бәләкәй генә бүлмәсенә бикләп, шуннан тырыша-тырыша музыка сыгарга тырышып яткан икән. Аның өчен бу агайларның һәр сүзе моңа кадәр белмәгән яңалык ача, ул хәтта кемнең дөрес, кемнең ялгыш сөйләгәнен дә уйлап тормый, аңа һәр сүз кадерле, һәр сүз якын. Искәндәр купедагы картларга тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Балта остасы Мотыйк ишек төбенә үк килеп ике кулын ике тезенә куйган килеш башын аска игән дә өнсез калган. Бригадир Ибрай өстәл җыештырып маташа, әйтерсең өстәлдә тәртип урнашкач, үз күңелендәге болгавыр уйлар да тәртипкә килер, дип уйлый. Ә Сәгыйдулла абый элеккечә йотылып-йотылып тәрәзәдән карый...
Тынлыкны бу юлы Ибрай бүләргә булды:
— Яшьләрнең урын — түрдә, карт-корыныкы — гүрдә, диләрме әле? Кыеш-мыеш мәчетләрең белән яшь егетнең башын әйләндереп утырма. Яшьләр хәзер шәһәрләр сала, космоска, алланың үзе янына менә алар хәзер. — Ул саллы кулын Искәндәрнең иңенә куйды. — Шулай бит, энекәш?
Искәндәр, ни әйтергә белмичә, елмаеп тик торды. Аның өчен җавапны Сәгыйдулла бабай бирде:
— Галәмгә менү, анысы, безнең акыл җитмәс эш инде. Шулай да кадим заманнарда ук күккә менәргә омтылган безнең халык. "Ай югары, ай югары, айга менәсем килә", — дип җырлаганмы әле борынгылар? Мәчет манарасы салуы да шул күккә менәсе килүдән эшләнгән эштер әле ул. Аннары, сезнең игътибар иткәнегез бар микән, мәчет манарасы үзе дә ракетага ике тамчы су кебек охшаган бит ул. Менә синең игътибар иткәнең бармы, энем?
Искәндәр Сәгыйдулла бабай янынарак шуышты.
— Журналларда да язалар бу турыда.
— Ә мин үзем генә шулай уйлыйм дип йөрим тагын.
— Галимнәрнең төрлесе төрлечә фараз кыла. Хәзер кешенең килеп чыгуы турында да төрле гипотезалар йөри бит. Берәүләр Дарвин теориясен яклый, без маймылдан яралган, ди. Икенче берәүләре, кеше чит планетадан килгән, дип исәпли. Маймыл теориясен яклаучылар, мәчет-чиркәү манараларының өскә таба очланып килүен табигать шартларына җайлашу нәтиҗәсе дип саный. Очлы манарага яңгыр үтми, төп авырлыгы аскы өлештә булганлыктан, аның ныклыгы арта.
— Дөрес уйлый, алар авылда тормаса да каян белә диген. Минем йортның түбәсе дә текә, текә булган саен, түбә озак-карак чыдый, — дип җөпләде аны Ибрай.
Искәндәр дәвам итте:
— Галимнәрнең икенче бер өлеше, Сәгыйдулла бабай, нәкъ менә сез әйткәнчә, манара ракетага охшатып эшләнгән, ди. Кеше хәтеренең кайсыдыр бер почмагында бабалары очып килгән ракетаның сурәте чагылып калган, имеш. Ул, үзе дә сизмичә, шул ракеталарга охшатып мәчет-чиркәүләр сала, шулай итеп, хыялында гына булса да, күккә менмәк була, имеш. Кан тарта аны, туган планета туфрагы тарта, имеш. Минем сүз түгел бу, галимнәр шулай ди.
— Галимнәр, галимнәр... Нәрсә белә алар? Хәзер әнә йортларны тип-тигез түбәле итеп җиткерәләр. Ә боларның балалары шакмаклы башлы булганмы? — Ишек төбендә моңа кадәр сүзгә катнашмый утырган Мотыйкның авыз эченнән мыгырданганы ишетелде. — Шул галимнәрегезнең бөтенесен бер ракетага төяп күктәге бабалары янына йә джунглидагы туганнары катына озатыр идем мин. Җирне пычратып бетерделәр, тын алырга да һава юк хәзер. — Ул, чыннан да, һава җитмәгәндәй, буыла-буыла сулый иде. Бераз тотлыгып торгач, кесәсеннән алып, бер уч дару йотып җибәрде. — Астма минем, кем әйтмешли, Әсмабикә түтиегез бугаздан ала. Коньяк кирәк. Шуны йотып куйсаң, Әсмабикә апаңның күңеле йомшый. Ресторанга барып килмисеңме, егет? Хәлем начар...
Искәндәр, утыргыч астындагы чемоданын ачып, өстәлгә коньяк шешәсе чыгарып куйды, "һә-әй, бөтенләй истән чыккан", — дип сөйләнә-сөйләнә, бәйрәм табыныннан сыпырып төшергән ризыкларын берәм-берәм тезә башлады.
Мотыйк абыйның баш күтәрелде, күзләре ачылып, йөзенә нур кунгандай булды. Башкаларны көтмичә, калтыранган куллары белән стаканны алып, эчеп тә куйды.
— Ярый, туганнар, минем төшәр чак та җитә, — дип башлады бригадир Ибрай. — Гаепләп калмагыз. Ялгыш сүзләр ычкындырган булсам, күңелегезгә авыр алмагыз.
Балта остасы Мотыйкка бөтенләй дәрт керде, сулышы да күзгә күренеп тигезләнде, тост әйтергә җыенгандай, торып басты.
— Минем теләк шул. Яңа елны менә дигән итеп каршы ал, малаеңа бүтән сүз әйтәсе булма. Авызыңа кергәнне төкермә, кеше авызыннан тартып алма.
Бригадир Ибрайның Мотыйк әйткән сүзләргә хәтере калды бугай, ул стаканын этеп үк куйды.
— Иркенләп сөйләшергә вакыт юк. Әйдә, минем белән төш, кунак та булырсың, честный авыл кешесенең ничек яшәгәнен дә күрерсең. Бик атаклы балта остасы да икәнсең үзең. Минем мунча да тузган... Сиңа кайда төшсәң дә барыбер түгелмени?
— Барыбер түгел. Сиңа мунча салганчы, кесәдәге менә бу мең тәңкәне салып бетерәсе бар әле.
Бригадир Ибрай, синең белән сөйләшеп эш чыкмас дигәндәй, кулын селкеде дә Искәндәргә эндәште:
— Ә син кайда төшәсең, егет? Бу станциядә түгелдер бит? Безнең авылга яңа ветврач киләсе дигәннәр иде. Алай-болай шул түгелсендер бит?
— Юк, ул түгел...
— Сорамадык та, кая барасың соң син?
— Белмим әле.
— Ничек белмисең? Әйтәсең килмиме?
— Ерак барам, моннан күренми.
Искәндәрнең бәйләнчек сүзләргә җавап бирәсе килми иде.
— Кыркуланма әле. Бу яшьләргә авыз ачып бер сүз әйтеп булмый. Яңа ел алдыннан нинди ерак юлга чыгу ди ул? Яңа елны поездда каршы алмассың бит. Әйдә безгә! Йорт станциягә терәлеп кенә тора минем. Бәйрәм итәрбез, теләсәң, иртәнге поезд белән үз юлыңа китәрсең. Билетын үзем алып бирермен. Аңа гына калмаган. Әйдә, чынлап, төшәбезме? Нигәдер якын иттем мин сине. Билетың кая хәтле алынган соң?
— Карамадым. Соңгы станциягә хәтле дигән идем кассирга...
— Кемең бар соң анда?
— Беркемем дә...
— Мине җүләргә санама.
Балта остасы Мотыйк бригадир Ибрайның төпченүен ошатмады бугай, авыз читен сыпырып куйды да теш арасыннан сүзләрне сытып кына әйтеп куйды:
— Тинтерәтмә егетне. Төшәсең икән, җыена башла. Һәркемнең үз станцасы...
— Әле ярты сәгать вакыт бар минем.
Алар сөйләшә калды. Искәндәр, буфетка барып килү нияте белән җил-җил атлап, купедан чыгып китте.
Күрше вагон ишеген тартты — ачылмады. Ишек бикле иде. Вагоннар тоташкан аралык бик каты чайкала, Искәндәр бермәлгә үзен ат өстендә чапкан җайдактай хис итте. Чабу да ардырды, ә ул һаман ишек төбеннән ары китә алмады. Искәндәр, аптырагач, боз каткан ишек пыяласын сулышы белән өреп җылыта башлады. Пыялада түгәрәк күз ясалды, һәм күз алдында дулкынланып төшкән коңгырт чәч пәйда булды. Бу чәч төсе гаҗәп таныш иде аңа. Ул ашыга-ашыга тагын боз тәрәзәгә сулышын өрде: чәч дулкыннары кызның иңнәренә төшеп ятты. Нәкъ аның чәче кебек...
Имтиханнарны тапшырып бетергәч, алар, группалары белән җыелышып, саубуллашу мәҗлесе үткәрергә булдылар. Мәҗлескә читтән дә дус-ишләр чакырылган иде. Искәндәрнең урыны өстәл артында Фидан белән янәшә туры килде. Фиданны һәрвакыттагыча тамада ясадылар. Ул сөйли дә сөйли, кулларын җәеп мактый-мактый кешеләргә сүз бирә, ә Искәндәр, терсәге белән бәрелер, дип, аның һәр хәрәкәтеннән сискәнеп китә. Искәндәрнең күзләре өстәл түрендә Рүдәл белән янәшә утырган кызда иде. Иңбашларына агып төшкән чәч дулкынында коенып утыручы кыз исә Фиданның авызына караган да тораташ булып хәрәкәтсез калган. Ул Рүдәлне дә, мәҗлестәге башка кешеләрне дә күрми, берни дә ишетми сыман. Фидан моны сизә, сизгән саен ныграк сүзчәнләнә бара, аңа ошарга тырыша.
Хәмит баш җитмәс физик формулалар кыстыра-кыстыра сөйли башлагач, кыз карашын аңа күчерде. Хәмитнең озын-төз гәүдәсе, җөмлә әйткән саен, тагын бер яңа фикер суырып чыгаргандай, башын капыл гына артка ташлап куюлары, ва-кыт-вакыт туктап, "шулаймы?" дип сорау бирүләре кызның күңеленә хуш килде, ахрысы, ул Рүдәлнең колагына иелеп нидер пышылдады. Аннары, Рүдәлгә битараф караш ташлаганнан соң, аңа җилкәсе белән борылып утырды.
Интизар торып баскач, аның гәүдәсенә сыланып торган соңгы мода белән тегелгән костюмына, кардай ак күлмәгенә, якасына килеп кунган кара күбәләгенә, бармагындагы имән чикләвеге кадәр кашлы йөзегенә карап, мәҗлестәге барча кыз өнсез калды. Ул авызын ачса, аның авызыннан да алтын сүзләр генә коелыр сыман иде. Дулкын чәчле кыз аңа йотардай булып карап торды, костюмының һәр җебенә кадәр өйрәнеп чыкты.
— Мин сезгә бер кызык хәл сөйлим, — дип башлады Интизар.
"Кызык" диюгә үк, кызлар дәррәү елмаешып куйдылар.
— Көннәрдән бер көнне бер профессорның "Волга"сын урлаганнар. Милициягә хәбәр итә бу. Көне буе эзлиләр, машинаны таба алмыйлар. Кич гаражына чыгып караса, "Вол-га"сы елык-елык килеп үз урынында тора. Бер җире имгәнмәгән, сыдырылмаган, көзгеләренә, "дворник"ларына хәтле исән. Машина эчендә дә бар нәрсә исән-сау. Алгы утыргычта театрга ике билет һәм бөкләнгән кәгазь ята. Кәгазьдә мондый сүзләр язылган: "Хөрмәтле профессор, машинагызны алып торган өчен гафу итегез. Безгә ул бүген сезгә караганда кирәгрәк иде. Исән-сау килеш китереп куйдык. Сцеплениесе начар аера иде. Төзәттек. Тормозыгызны да көйләдек, бензины да — бак тулы. Шулар өстенә, прокат бәясе итеп, театрга ике билет калдырабыз. Театрда премьера бүген, билетлар ике ай алдан сатылып беткән, бармый калмагыз".
Хөрмәтле профессор намуслы каракларга рәхмәт укый-укый хатынын җитәкләп театрга бара. Ә кайтуына — ишеге ачык, бүлмәләре — шып-шыр. Болар театрда утырган арада әлеге караклар квартираны чистартып чыкканнар.
Интизар мәгънәле итеп елмайды да урынына утырды. Кызлар гөрләтеп кул чаптылар. Фиданга бу ошамады. Ул, Интизарның яңа костюмына май тамызырга теләгәндәй, сорау бирде:
— Бу гыйбрәтле вакыйганың мәгънәсе нидән гыйбарәт инде, Интизар әфәнде?
— Мәгънәсеме? Аның мәгънәсе...
— ...юк, — дип Интизарның җөмләсен очлап куйды Искәндәр.
Барысы да аңа борылып карадылар. Бу көтелмәгән борылыш Фиданга да ошады, ул, чүп арасыннан алтын тапкан сыман, бөтен карашын Искәндәргә юнәлтте.
— Акыллы кешедән акыллы сүз чыга, диләр. Интизар безнең арада бик озын һәм кызыклы итеп гыйбрәтле вакыйга сөйләде. Рәхмәт аңа. — Кызлар, аптырашып, бер-берсенә карап куйдылар. Фидан аскы иренен тешләп бераз тын торды да сүзен дәвам итте. — Ә Искәндәр ике хәрефле бер сүз белән шул гыйбрәтле вакыйганың мәгънәсен аңлатып бирде. Дәвам ит, Искәндәр, тост әйтергә синең чират.
Искәндәр югалып калды, керфек арасыннан күз сирпеп ташкын чәчле кызга карады. Бу юлы кызның бөтен игътибары анда иде. Ул тагын да ныграк каушады, тотлыга ук башлады. Фидан, аның хәлен аңлап, коткарырга уйлады.
— Бөекләр күп сөйләшми, — дип, Искәндәргә карап әйтте ул. — Бөекләр безнең кебек фани дөнья мәшәкатьләре белән яшәми. Аларның тормыш күктә, алар илаһи уйлар белән яши, алар поэзия телендә, музыка телендә сөйләшә. Таныш булыгыз: сезнең алда — киләчәкнең бөек композиторы Искәндәр Бикмурзин.
Өстәл астына борчак тәгәрәгән сыман, көлү авазлары коелды.
— Әйдә, Искәндәр!
Ул Искәндәр алдына баян китереп куйды. Искәндәр шунда гына гәүдәсе калтыраудан туктаганны сизде, баян каешларын иңнәренә салды да салмак кына борынгы көй уйнап җибәрде. Аны бетергәч, дәртле, заман көйләренә күчте. Шул арада мәҗлестәгеләр торып басты, Искәндәрне урынды-гы-ние белән күтәреп, коридорга алып чыктылар. Бу минутта ул үзен патша тәхетендә утырган кебек хис итте. Искәндәр баян төймәләренә кагылуга, җырлар-биюләр башланды, мәҗлестәгеләргә күрше бүлмәдәге студентлар да килеп кушылды.
Искәндәр, бар дөньясын онытып, бармаклары кызыша башлаганчы уйнады. Вакыт-вакыт башын күтәреп, дулкын чәчле кызны эзләде. Ул әле Фидан белән бии, әле аны Интизар бөтереп алып китә. Рүдәл җитез биюләргә кушыла алмый, шуңа күрә вальс башланганны гына көтә дә кыз янына карчыга кебек ташлана. Ә ул берсен дә борып җибәрми, кем чакырса да, биергә чыга, очынып-очынып бии, коридорны яңгыратып туктаусыз көлә. Аның чәчләре музыка агышына кушылып тирбәлә, дулкынланып йөзенә төшә, ул үзенең чәчләре арасына кереп адаша. Егетләр, бүтән кызларның барлыгын да онытып, аның белән биергә чират көтә, ул моны күреп, тагын да ныграк җилбәзәкләнә, музыка ташкынына ияреп, туктый алмый бөтерелә дә бөтерелә...
...Искәндәр, тырнакларын авырттыра-авырттыра, тәрәзәдәге бозны зурайтырга тырышты. Ишек тоткасын да бар көченә басып карады. Кыз аңа җилкәсе белән борылган да кем беләкдер көлә-көлә сөйләшә. Ул көлгәндә, әйтерсең, җир өстенә бәллүр йолдызлар коела. Искәндәр әкрен генә, кыяр-кыймас кына ишек пыяласын шакыды. Ишекнең теге ягында көлешкән авазлар ишетелде. "Кертмибез! Оҗмах ишеге бикле!" — дип кычкырды аңа ир кеше авазы. Искәндәр өнсез калды. Ишекнең теге ягында Сөмбел белән Рүдәл басып тора иде...

* * *
Искәндәр, дулкын чәчле кыздан күз алмый уйный торгач, үзенең туктап калганын да сизмәде. Аның бармаклары, хәлсезләнеп, баян төймәсенә баса алмас хәлгә килгән иде. Баянны Фиданга тоттырып, оеган аякларын көчкә яза-яза Рүдәл янына килде. Аның тирәсендә дулкын чәчле кызны күрмәгәч, кабалана-кабалана күзләре белән кызлар арасыннан эзләде. Ләкин ул беркайда да күренмәде, ул гүя бии-бии эреп юкка чыккан иде. Искәндәр, Рүдәлнең сүзләренә җавап биреп тә тормады, кешеләрне аралый-аралый коридор буйлап китте. Беренче катка төшеп менде, коридорның аргы башыннан урады. Искәндәр тагын Рүдәл янына әйләнеп килде, ул да як-ягына каранып аны эзли иде. Турыдан-туры сорарга җай чыкканны күреп, ул Рүдәлгә эндәште:
— Кемне эзлисең?
— Сөмбелне.
— Кемне, кемне?
— Кайда соң ул?
— Фидан үпкәләтте бугай аны. Елап, икенче катка йөгерде.
— Ә син?
— Кызлар туалетына кермәм бит инде...
Искәндәр беренче катка йөгереп төште дә урамга чыкты, кайсы якка барырга белмичә, бераз аптырап торгач, трамвай тукталышына таба китте. Сөмбел кулъяулыгы белән күзләрен сөртеп тора иде. Аны күрүгә кырт кына борылды. Искәндәр бер сүз дә әйтмәде, килеп кызның кулыннан җитәкләде дә тулай торакка таба алып китте. Сөмбел каршылык күрсәтмәде, тын гына аның янәшәсендә атлый бирде.
Алар тулай торак янына килеп җиттеләр, сүзсез генә аны да үтеп киттеләр. Ике ягына өрәңге агачлары тезелгән тар сукмакка кергәч кенә, Искәндәр сүз башлады:
— Сез бүгенге мәҗлеснең королевасы булдыгыз.
— Зинһар, мәхәббәт турында сөйләмәгез, гашыйк булдым, дия күрмәгез.
— Әйтсәм, ни була? Сезгә гашыйк булмаган кеше юк иде бүген.
— Миңа түгел, үзләренә гашыйк иде алар. Һәрберсе үзен күрсәтергә тырышты. Мин алар өчен көзге, лакмус кәгазе генә идем.
— Тыйнаклык әйбәт нәрсә...
— Ә чыннан да шулай түгелмени? Бер сүз әйтәләр дә миңа карыйлар, бер сүз әйтәләр дә борылып карыйлар. Шәп әйттемме, янәсе, бу кызның йөзе үзгәрдеме? Реакциясе ничек? Син ул яктан сынатмадың, миңа күтәрелеп тә карамадың, матур сүзләр дә сөйләмәдең.
Искәндәрнең иреннәрен тутырган елмаюны төн караңгылыгы үзенә яшерде, Сөмбел аның керфекләре дымлануын да күрмәде.
— Мин бар сүзләремне музыка белән сөйләдем. Аңлама-дыгызмыни?
— Музыка барыбыз өчен дә уртак иде бит...
— Мин аны сезнең өчен генә уйнадым.
— Рәхмәт, бик яхшы уйнадыгыз. — Сөмбелнең сүзләре бу юлы ихлас яңгырады.
— Безнең һөнәр шул бит. Уйный белмәгән кеше юк бездә. Фиданның уйнавын ишетмәдегез...
— Бозык кеше ул...
— Нигә алай дисез?
— Анысын үзеннән сорагыз.
— Алайса, мин дә бозыктыр инде...
Алар шәмәхә күк читендәге түгәрәк ай эреп юкка чыкканчы шәһәр урамнары буйлап йөрделәр. Ай белән бергә, алар-ны бер-берсеннән аерып торган еллар киртәсе дә, шикләнүләр, икеләнүләр томаны да эреп юкка чыкты.
Йокысыннан иртә уятканга үпкәләгән малай сыман, кызарынган йөзен йодрыклары белән уа-уа кояш түшәгеннән торганда гына, алар арып-талып, Искәндәрләр бүлмәсенә кайтып егылдылар. Бүлмәдәшләр кичә каникулга кайтып киткән иде. Аулак бүлмәне эчтән бикләп куйдылар да, чишенмичә генә, караватка барып аудылар.
Искәндәр күзләренә төшкән кояш яктысыннан уянып китте. Караватны шыгырдатмаска тырышып, Сөмбелгә таба борылды. Аның чәчләре мендәргә таралып төшкән, күлмәк изүләре ачылган. Искәндәр, үз-үзенә исәп бирмичә, Сөмбелнең кояшлы иреннәренә капланды. Сөмбел, татлы төш күргән сыман, күзләрен ачмыйча гына, Искәндәрнең башын кочагына алды. Искәндәр аның керфекләрен, яшьле күзләрен үпте, чигәләрен, колакларын, борынын үпте, иреннәре белән муенын иркәләде, күкрәкләренә кагылды. Сөмбелнең йокылы тәне әкрен-әкрен уяна барды, аның тәнендәге калтырау Искәндәргә күчте. Ул бер җилкенүдә күлмәген салып ыргытты. Егерме биш ел буе сусыз чүл кичеп әлсерәгән күңел сусавын басарга теләгәндәй, Сөмбелгә сарылды, аның башыннан сыйпады, иңнәреннән сыйпады, биленнән сыйпады... Сөмбел, башын артка ташлап, күзләрен чытырдатып йомды, аның калтыранган иреннәреннән бары бер сүз генә пышылдап чыкты:
— Ис-кән-дәр...
Искәндәрнең иреннәре аның иреннәренә капланды.
Алар гүя котырынган диңгез уртасында калган кечкенә көймәдә чайкалалар иде. Дулкын көймәне әле аска, әле өскә бәрә, дулкын яшь тамчысы булып битләргә сибелә, дулкын: "Яра-там, я-ра-там!" — дип берөзлексез пышылдый.
Шулчак диңгезнең астын өскә китереп күк күкри. Искәндәр, ни булганын аңламыйча, чытырдатып көймә кырыена тотына. Күк тагын күкри. Күк күкрәгән саен диңгез тына бара, дулкыннар әкренләп басыла-басыла да дөнья тып-тыныч булып кала. Искәндәр күзләрен ача. Сөмбелнең яшьле күзләрен күргәч, аны ничек юатырга белмичә, үзалдына бер үк сүзләрне кабатлый башлый:
— Син минеке, син ми-не-ке, син ми-не-ке ге-нә... Мин сине беркемгә дә бир-мим!
Тагын күк күкри. Бу юлы күк күкрәве якында гына, ишек артында гына ишетелә.
— Кем кирәк? — дип җан ачуы белән кычкыра Искәндәр.
— Сөмбел андамы? — Рүдәлнең тавышы күк күкрәүнең зәгыйфь кайтавазы булып ишетелә.
— Ач ишекне, ач, үтерәм, — дип ике кулы белән дөбердәтә ул. — Ач, кертегез!
— Кертмибез! Оҗмах ишеге бикле! — ди аңа Искәндәр.
— Сөмбел! Син андамы? Сөмбел аңа җавап бирми.
— Ач, Сөмбел, үтенеп, ялварып сорыйм, ач!
— Ачмыйбыз! Оҗмах ишеге бикле! — дип кабатлый Искәндәр.
Сентябрьдә институтка җыелгач, егетләр арасыннан Искәндәр белән исәнләшүче булмады. Ләкин аның моңа исе китмәде, ул әле ялгызлыкның нәрсә икәнен белми, ул әле бәхетле иде. Шул көнне алар Сөмбел белән ЗАГСка гариза илтеп бирделәр.
* * *
Искәндәр тамбур ишеген ике куллап төяргә тотынды.
— Ачыгыз! Ачыгыз! — дип өзгәләнеп кычкырды ул. Ишек артындагылар аңа игътибар итмәделәр, көлә-көлә сөйләшүләрендә булдылар.
Ул ачу белән ишеккә тибеп куйды да кире үз вагонына керде. Күзенә ак-кара күренмичә барганда, ачык ишектән аңа эндәштеләр. Искәндәр туктап калды.
— Купеңны үтеп барасың бит, кая ашыгасың? — Авызы колагына җиткән Мотыйк аны җилтерәтеп купега алып керде. — Булдымы, алып кайттыңмы?
— Нәрсә?..
— Булуына үзем дә ышанмаган идем, кирәк чагында әйбер табып буламыни? Борчылма син, без монда чарасын күрдек инде. Итәк асты дәүләте яшәсен.
Искәндәр күзләрен бер ачып, бер йомды. Ул әле генә тулай торак бүлмәсендә иде, аны Сөмбел кочагыннан каерып алдылар да тып итеп монда төшереп утырттылар.
— Чабыштан кайткан ат шикелле мышныйсың, әллә артыңнан куа килделәрме? — Бригадир Ибрай, утыргыч астындагы чемоданын ала-ала, үзалдына сөйләнде: — Сөлек кебек егетләр шәһәрдә әрәм булып ята бит. Шәһәрнең холкы кырыс аның, шәһәр синең җелегеңне суыра-суыра да, кирәгең беткәч, чыгарып ташлый. Авылда алтын бәясе булыр иде сиңа.
— һәр тавык үз кетәклеген мактый, — дип бүлдерде аны Мотыйк. — Яшь чагында кеше дөнья гизәргә тиеш. Яшь кешегә туган җир якын түгел, торган җир, йөргән җир яхшы. —
Ул башын тыгып купе ишегеннән карады. — Нишләп килеп җитми соң әле бу? Бригадир Ибрай абзасын озатырга өлгерми бит, каһәр.
— Минем өчен булса, борчылмагыз. Мин үз өемә кайтып җиттем. Миңа шуннан ары берни дә кирәк түгел.
Ул чемоданын куеп саубуллашырга кул сузганда, купега проводница хатын килеп керде. Итәк астыннан алып, сүзсез генә, Мотыйкның кулына коньяк шешәсе тоттырды. Учындагы бөгәрләнгән акчаларны сузды. Мотыйк аның кулын кире этәрде.
— Кирәк түгел, монысы өчен дә рәхмәт. Проводница хатынның йөзе кояш төсле балкып китте. Ул кат-кат иелә-иелә, арты белән чигенеп, ишектән чыкты. Бригадир Ибрай авызын ачкан килеш катып калды, аннары, лып итеп, утыргычка инде.
— Ай-яй-яй-яй! — дип, бугаздан сызгырып чыккан тавышы белән озак сузып торды ул. — Ай-яй-яй-яй!
Аңа күтәрелеп караучы булмады, һәркем үз уе белән мәшгуль иде. Искәндәр ишек төбендә, нишләргә белмичә, таптанып тора, Сәгыйдулла бабай тәрәзәгә текәлгән дә бар халәте белән төн караңгылыгына кереп чумган, Мотыйк өстәл тирәсендә әвәрә килә. Ул, стаканнарга коньяк салып, һәркемнең алдына кабымлык тезеп чыкты да шат аваз белән дәште:
— Рәхим итегез! — Аның башкаларга сүз бирергә исәбе юк иде бугай, туктамый сөйләнүендә булды: — Безнең дүрт кешелек җәмгыятьтә ул иң акыллы, иң иманлы, иң тәүфыйклы, иң гадел кеше иде. Әгәр дә һәр җирдә шулай дүрт кешенең берсе әүлия булса, бик җиткән. Артыгы белән җиткән. Бригадир Ибрай абыегыз ул — җир кешесе, ул үзенең бәхетен шушы җирдән эзли, шуннан таба да. Ә без нәрсә? Менә Сәгыйдулла картны алыйк инде... Бу алла бәндәсе җәһәннәм читенә китеп оялаган да үткәне белән бүгенгесе арасында киләп сарып йөреп вакыт уздыра, тәне — анда, җаны монда аның. Җаның үзең белән булмагач, бәхет тү-тү инде ул. Ә бу егет кая барганын, нәрсә эшләгәнен дә, димәк ки, нәрсә өчен, ни өчен яшәгәнен дә белми. Аның тамыры юк, аны җил очыртып йөртә. Ә монысы, — ул күкрәгенә сугып куйды, — монысы, үз җанына урын таба алмыйча, авыл саен күчеп йөри. Бу авылда туя башласалар, икенчесенә китә, анда да берәр кырын сүз ишетсә, тагын ары китә. Күңеле яралы аның, авыр сүзне күтәрә алмый ул. Әйдәгез, җирдәге иң бәхетле кеше өчен, бригадир Ибрай абзый өчен, күтәреп куйыйк әле моны!
Балта остасы Мотыйк Ибрайны кочаклап алды, аның күзләреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты. Тегесе, аңыш-мыйча, аптырап карап торды. Алар беравыкка купеда башка кеше барын да оныттылар. Сәгыйдулла бабай стаканга кагылмады, миңа җитте, дигәндәй, кулын күкрәгенә куйды да, аякларын бөкләп, утыргычка менеп утырды. Искәндәр кулларын әле кесәсенә тыкты, әле пинжәк астына кыстырды. Шунда гына, учында тирләп беткән кәгазь акча барын күреп, аны Мотыйк абзыйга сузды.
— Ишек бикле, ачмыйлар...
— Вакланма! — дип, Мотыйк аның кулын этәрде. — Вакланма! Акча бездә бер букча ул. Барыбер эчеп бетерәм мин аны. Син — юл кешесе, ал, кирәге чыгар. Үз авылында бер эт тә сәлам бирми торган Мотыйк абзацны җир читенә җиткәч, искә алырсың. Мә, ал! — Ул, сөрлегеп, егыла язды.
Искәндәр, Мотыйкны ипләп кенә урынына утыртты да, сиздермичә генә, акчасын аның түш кесәсенә тыкты.
— Ай-яй-яй-яй! Ай-яй-яй-яй! — дип сөрән салды шулчак бригадир Ибрай. — Ай-яй-яй-яй! Акыллы кешедә — акыллы акча, юләр кешедә — юләр акча, дип юкка әйтмиләр икән. Уңга-сулга чәчә башлады бу миллионер. Ай-яй-яй-яй! Егерме бишлектән сдача алмады! — Ул башын чайкый-чайкый шул сүзләрне берничә мәртәбә кабатлады. — Ай-яй-яй-яй, бер коньякка егерме биш тәңкә бирде! Егерме бишлектән сдача алмады!
Поезд, карурманга кереп адашкан юлаучы сыман, йөрешен акрынайтты да, алда төн караңгылыгыннан башка берни дә күрмәгәч, туктап калды. Бригадир Ибрай купедагылар белән тиз-тиз саубуллашты, бары Искәндәрнең кулын гына озак кысып торды.
— Ният итсәң, кил безнең якка. Бөтенләйгә кил. Каңгырып йөрмә болай. Муеның булса, камыты табылыр. Сорамадым да, бер-бер һөнәрең бармы соң синең?
— Музыкант мин.
Бригадир Ибрай, кызганган сыман, аңа моңсу караш ташлады.
You have read 1 text from Tatar literature.