Latin

Идегәй - 1

Total number of words is 3833
Total number of unique words is 1521
28.3 of words are in the 2000 most common words
41.3 of words are in the 5000 most common words
46.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
I
Туктамыш хан берлә Аксак Тимер низагы һәм
Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем
ителгәне
Борын үткән заманда
Болгар белән Сарайда,
Җаек белән Иделдә,
Алтын Урда, Ак Урда –
Данлы Кыпчак җирендә,
Татардан туган Нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга – ил булды,
Яу булганга – яу булды,
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы, [күчә - урам]
Сары мәрмәр Алтын Таш
Сигез йортка дан булды, [йорт – ил, дәүләт]
Аларда дан булмады.
Суна тибеп каз алган [суна – кыр үрдәгенең бер төре]
Кара лачын Төкле Аяк –
Ау лачыны бар иде,
Тугыз йортка дан булды.
Азамат ир Туктамыш –
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Чирүле күлдә кош чөеп [кош чөю – өйрәтелгән ау
кошын кулдан чөеп җибәрү]
Дәүран сөргән хан булды. [дәүран сөргән – шул дәвердә
ил башы булган]
Ул дәрья да бу дәрья, [елга арты елга]
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья,
Сыр-Дәрьядан – Сәмәрканд, [Сыр-Дәрья артында...]
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер [Шаһ Тимер – Аксак Тимер]
Туктамышка хат бирде.
Ул хатында бу диде:
«Җаектан ашу Күк Түбә, [ашу – ары]
Күк Түбәдә ак сарай;
Анда утырган Туктамыш –
Ул Туктамыш син булсаң,
Курымны эчкән син булсаң, [кур – кымыз ачыткысы]
Сине баккан мин булсам, [минем кул астымдагы
булсаң]
Тугрыңа кунган Төкле Аяк [тугры – ау кошын
кундырып йөртә торган агач, тургач]
Тугыз йортка дан булса, –
Аны миңа тапшыргыл».
Туктамыштай олы хан,
Укыган соң бу хатны,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Эченә суык боз төште –
Туң тимердәй күк булды,
Эченә кызу ут төште –
Сум тимердәй кызарды [сум – саф, катыштырылмаган]
Кызарган соң ут булды,
Аннан да үтеп ак булды.
Азамат ир Туктамыш
Анда җавап хат бирде,
Ул хатында бу диде:
«Ул дәрья да бу дәрья,
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья.
Сыр-Дәрьядан – Сәмәрканд:
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык Шаһ Тимер [чонтык – кыска,
җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү]
Әмир Бырлас син булсаң;
Аргы атасы Чыңгыз хан,
Бирге атасы Туйгужа,
Аннан туган Туктамыш –
Ул Туктамыш мин булсам;
Күк Түбәдә ак сарай,
Анда утырган хан булсам,
Ил булганга – ил булсам,
Яу булганга – яу булсам;
Кара лачын Төкле Аяк
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Тугыз йортка дан булган,
Кара лачын ау кошым
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Аннан кала Бүз тойгын – [бүз тойгын – ак карчыганың
бер төре]
Ул да булмас, Шаһ Тимер!
И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,
Тешең җитсә, таш кимер!
Сигез йортка сыймадың,
Тугыз йортны куймадың, [куймадың – тынычта
калдырмадың]
Сычкан типкән бидаяк [бидаяк – карчыганың бер төре]
Сиңа булсын, Шаһ Тимер!»
Хат бөтелде, сүз бетте. [бөтелде – язылды]
Ай бетте дә көн бетте.
Ел артыннан яз килде, [ел – Яңа ел (Нәүрүз)]
Чирүле күлгә кош килде,
Күгәл белән каз килде. [күгәл – кыр үрдәгенең бер төре]
Оя баскан Төкле Аяк –
Ул да бала чыгарды.
Кош чөюгә мәл килде.
Ау кошларын караган –
Котлыкыя би иде. [би – түрә, аксөяк]
Азамат ир Туктамыш
Аны үзенә чакыртты:
– Әй Котлыкам, кил, – диде. –
Тугыз йортка дан булган,
Оя баскан Төкле Аяк
Ике бала чыгарса,
Икесен бер сынап күрәем,
Аны миңа бир, – диде.
Котлыкыя би килде.
Кыл ефәк бау муйнында –
Ике бер тиң бала кош,
Икесе дә кулында;
Ул кошларны биргәндә
Туктамыш хан алмады,
Бер артык күзс салмады,
– Әй Котлыка би, – диде. –
Болгар белән Сарайда
Мин Туктамыш хан икән,
Тугрыма кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан икән,
Аны баккан син икән,
Аны көткән мин икән, [ауга йөртүче мин икән]
Аннан туган ике кош –
Аны миңа бир, – диде.
Котлыкыя би анда
Янә килеп йөгенде [йөгенү – бер аякка тезләнеп чүгү]
Ул икесен янә биргәндә
Туктамыш хан аны алды,
Тырнак очына кундырып,
Берәвен чөйде тургайга,
Берәвен чөйде күгәлгә –
Икәве дә очмады,
Тырнагыннан купмады.
Шунда белде Туктамыш –
Ике бер тиң бала кош
Төкле Аяктан тумаган,
Томшыгы тома яралган [тома – яссы, үткен түгел]
Төксез аяк – бидаяк.
Азамат ир Туктамыш
Анда күңеле бозылып,
Котлыкыя бигә әйтте:
– Тугыз йортка дан булган
Кара лачын Төкле Аяк,
Аны чөйгән мин икән,
Аны баккан син икән,
Аның ике баласын
Сорап торган мин икән.
Миңа сонып торганың – [сону – бирергә дип сузу]
Аягы төксез бидаяк, –
Аны үзеңә ал! – диде, –
Үз кошларым бир! – диде.
Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям [хан-иям]
Тугрыңа кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
Синең белән дан булды;
Кичә син дә чал булдың,
Бүген ул да чал булды.
Йомыркасын салганда
Картлыгыннан шил булды [шил – ябык, эче эчкә
баткан]
Аннан туган ике кош
Бидаякка тиң булды,
Ул ике кош шул, – диде.
Туктамыштай олы хан
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Күңеле боздай бусарып, [бусару – пошыну, газаплану]
Күзе курдай кызарып [кур – утлы күмер, куз]
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер;
Аргы утырган ул булса,
Бирге утырган мин булсам,
Кара лачын Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
«Аны миңа тапшыргыл», – дип,
Боерып утырган ул булса,
Аның телен алмаган [аның сүзенә буйсынмаган]
Туктамыш хан мин булсам,
Ау лачынын караган
Котлыкыя син булсаң,
Салган ике йомыркасын
Оядан алган да син икән!
Кош бидаяк йомыркасын
Ояга салган да син икән!
Лачынымның токымын
Шаһ Тимергә биргән дә син икән!
Аягы төксез бидаяк –
Аны да булса күтәреп
Минем кашыма килгән дә [кашыма – каршыма]
Син икән, әй, син икән!
Туктамыш хан янә әйтте:
– Һай, Котлыка, Котлыка,
Коның котсыз, Котлыка [кон – кыяфәт, күрек, ямь]
Дәвер кемнең дәвере? –
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? –
Туктамышның заманы!
Җавабың бир, Котлыка!
Туктамыш хан янә әйтте:
– И Котлыка, Котлыка!
Шаһ Тимер суккан сум алтын,
Сум алтынга сатылдың!
Бер башыңны ике иттең,
Ике ханга баш ордың,
Җавабың бир, Котлыка!
Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Кас дошманың Шаһ Тимер, [кас – аеруча дошман, хас
дошман]
Шаһ Тимергә сатылсам,
Бер башымны ике итсәм,
Ике ханга баш орсам –
Сездән дәүләт киткәне,
Бездән ырыс киткәне. [ырыс – бәхет]
Башыбызга уртак көн – [охшаш, бердәй көн]
Ул шул икән, ханым, әй,
Ул шул икән, ханым, әй!
Азамат ир Туктамыш
Әрләп-хурлап аны әйтте:
– Һай Котлыка, Котлыка!
Коның котсыз, Котлыка!
Дәвер кемнең дәвере? –
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? –
Туктамышның заманы!
Куш канатлы алтын таҗ,
Көз урнында гәүһәр каш, [гәүһәр – асылташларның
уртак атамасы]
Чыңгыздан килгән дәүләт кош
Бу башымда төгелме?
Алты айлык агыр йорт, [алты айлык – алты айда
узмалы; агыр – ару, ардаклы]
Итегемдә яткан йорт,
Салыгыннан салыгын [салык – салым]
Салып алган мин икән,
Урдасыннан урдасын [урда – дәүләт башлыклары
торган урын]
Уңгарып тоткан мин икән [уңгарып – уңдырып, уңышка
ирештереп]
Түрәсез калган киң йортның [түрә – биредә закон,
кагыйдә]
Түрәсен көткән мин икән, – [йоласын ясап-күзәтеп
тоткан]
Үзем Чыңгыз түгелме?
Миннән дәүләт киткәннең,
Синнән ырыс киткәннең,
Җүясен әйтеп бир, – диде. [җүя – логика]
Котлыкыя би әйтте:
– Әйтмәк бездән, хания,
Ишетмәк сездән, хания.
Җир уртасы Көк Түбә,
Көк Түбәдә ак сарай;
Шушы Сарай калада
Дүрт дәрваза бар иде. [дәрваза – шәһәр капкасы]
Икәве бикле булганда
Икәве ачык икәндер;
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмый,
Боҗрасы бөтен алкадай
Буралып үтәр икәндер,
Ямгыр белмәс ямчыгыл [ямчыгыл – почта йөртүче, ям –
почта]
Ям юлында ям чапкан;
Ялгыз йөргәндә юлаучы
Ям юлында ял тапкан;
Юртса юлы киң булып,
Ятса җире киң булып,
Йорт-җир аман икән дә;
Үзе бинең заманы
Ил фәреван икән дә; [фәреван – муллык, иркенлек]
Зәкяттән алган зәкяте,
Казнасыннан казнасы,
Үзе бинең сансыз мал,
Үзе дә белмәс икән дә;
Сансыз алтын бу казна
Гомергә бетмәс икән дә;
Безнең күнгә килгәндә –
Ул да җитмәс икән дә!
Били белсәң, ханиям,
Икселмәс дәүләт бу иде. [икселмәс – кимемәс]
Алтын Урда, Ак Урда
Алтмыш йортка юл иде,
Индегенең көнендә [индеге – хәзерге]
Кәрван, дөя килалмый,
Дәрвазаңнан иналмый [инү - керү]
Дәрвазаңнан ингәндә
Сиңа бүлеп биралмый.
Синнән дәүләт тайганы
Шул түгелме, ханиям!
Янә торып янә әйтсәм,
Идел сырты Сары Тау
Илем кунган йорт иде;
Илем йортта куймадың,
Иделне ике кичердең,
Анда да аны куймадың,
Кырлы курай, шур татыр [шур татыр – тозлы җир,
тозлак]
Кола чүлгә китердең, [кола – ачык, буш, тигез (ялан)]
Комкәнт дигән каламны
Комга түгеп бетердең!
Әй ханиям, ханиям!
Бер биядә ике имчәк –
Бере кипсә, беренең сөте юк,
Бер дөядә ике өркәч –
Бере китсә, беренең көче юк;
Йорттан йортым күчкәне –
Бездән ырыс киткәне,
Коштан кошың күчкәне –
Сездән дәүләт киткәне.
Бер башымны ике итеп,
Ике ханга баш орсам,
Ул да булса, ханиям,
Йорттан абруй киткәне.
Чабучы булсаң, баш – менә!
Түгүче булсаң, кан – менә!
Аны әйтеп, Котлыкыя
Хан алдына йөгенде.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Һай син татар, һай татар,
Мангыттан азган чал татар! [Туктамыш – монгол
токымыннан, ә Котлыкыяны мангыт белән татар
кушылмасы (чала татар) дип атый]
Син дә кичә бар булдың,
Син дә бүген юк булдың!
Син дә кичә би булдың,
Бүген килеп син дә бер
Үлем белән тиң булдың –
Токымыңны ораем!
Азамат ир Туктамыш
Ике биен чакырды:
Чакмагыш би, Дөрмән би
Анда килеп баш орды.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Айбалтаңны тот, – диде. –
Айпычагың так, – диде. –
Котлыкыя ялган бинең
Муйнын ора чап! – диде. –
Пәридән алган хатыны,
Бишектә ятар баласы;
Аны да ташлап калдырган
Пәридән булган анасы –
Ул баланы тап! – диде. –
Бишеген ора чап! – диде. –
Син дә булсаң Чакмагыш,
Чакма чаккан Чакмагыш,
Котлыкыя ялган бинең
Чаңгырагын чап, – диде. – [чаңгырак – тирмәнең түбә
алкасы]
Чабып утка як! – диде.
Шунда торган Җантимер –
Киң кунычлы Җантимер –
Алты угыллы ир иде;
Атагы – өлкән аталык, [аталык – хан балаларын тәрбия
итүче]
Йортта өлкән пир иде; [пир – карт җитәкче]
Туктамышның кашында
Киңәше киң, килбәтле,
Сүзе үткән би иде;
Котлыкыя би белән,
Кан тамызып ак сөткә,
Ант эчешкән ир иде.
Торып килеп Җантимер
Хан алдына йөгенде:
– Әй, ханиям, ханиям!
Җир китәрдә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил китәрдә ни калыр?
Ил китәрдә йорт калыр,
Йорт китәрдә сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәрдә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр;
Баш китәрдә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
Йорт урнында яу калыр;
Яу чапканда ни калыр?
Ялгыз башы каңгырап,
Куйдай булып маңгырап,
Чүл далада тинтерәп,
Дуадактай хан калыр. [дуадак – бала чыгармаган кош
яки буйдак ир]
Синең кошың асраган
Котлыкыя би иде.
Ул да булса ир иде,
Бер бабасы яу иде,
Бер бабасы ил иде, [ил – тату, тыныч]
Бер бабасы кол иде,
Бер бабасы би иде.
Аның да өлкән бабасы –
Баба Төкле Хуҗа Әхмәт,
Әүлияләр пире иде. [Әүлия – көрәзә, изге кеше]
Әй ханиям, ханиям,
Кол язарда би кичәр, [язарда – юлдан язганда; кичәр –
кичерер]
Би язарда хан кичәр,
Аталыгым хакына
Хаталыгын кич, – диде. –
Аталыгым хакына
Хаталыгын кичмәсәң,
Бишектә яткан баласы –
Кашык канын кич, – диде, –
Буында типкән кан калсын,
Баладан кулың тарт, – диде. –
Каныннан аның кайт! – диде.
Җантимер би әйткәндә
Туктамыштай олы хан
Аның телен алмады,
Сүзенә колак салмады.
Ачуы аннан каты иде,
Кичүе аннан кайт иде. [кайт – кайтыш, ким]
Котлыкайны тоттырды,
Кулына кыл җеп тактырды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы,
Сары мәрмәр Алтын Таш,
Алтын Таштан Салкын Таш – [Салкын Таш – җәза
мәйданы]
Салкын Ташка тарттырды.
Бер ягында аскылык,
Бер ягында чапкылык –
Чапкылыкка мендереп,
Чүң бүкәнгә чүктереп, [чүң – җәлпәк]
Айбалталы Дөрмән би
Анда башын чаптырды.
Җантимердәй атага
Хан колагын салмады.
Хан колагын салмаса,
Ул да карап калмады,
Ни кыласын аңлады,
Өенә карый юл алды.
Җантимернең алты угыл,
Алтынчы угыл – Кобогыл,
Алып килеп ул аны
Котлыкыя бинең өенә,
Салып куеп бишеккә,
Котлыкыя баласын
Киң кунычлы Җантимер,
Кунычына яшереп,
Үз өенә китерде.
Котлыкыя өенә
Анда Дөрмән би килде:
– Син дөньяда йөргәнче,
Хан боерыгы йөрсен, дип,
Хан боерыгы йөргәндә
Атаңа җиткән айбалта
Инде сиңа җитсен, дип,
Кыл муйныңнан үтсен, дип,
Кобогылга кул салды.
Анда килеп Чакмагыш
Чаңгырагын сындырып,
Чакма чагып үрт салды.
Хан боерыгы үтмәде,
Хан боерыгы үткәндә
Тәңредән узып китмәде –
Атага җиткән айбалта
Баласына җитмәде.
Балтасы чабып чапмады,
Кыл муйныннан үтмәде.
Ул үләсең бу үлде, –
Ханның әйткән сүзе үлде.
Берәү үлде, берәү калды –
Тәңре хөкеме бу иде.
Ул баланы Җантимер,
Итегемнән алдым дип,
Итегемнән алганда
Илсез-көнсез калдың дип,
Атын куйды Идегәй.
II
Идегәйнең Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан
сараенда би булганы
Җантимернең дә алты угыл,
Алтынчы угыл – Кобогыл,
Кобогыл дип беленеп,
Үсә куйды Идегәй.
Бер яшендә бер икән,
Баскан җире шил икән [шил – батык]
Ике яшьтә ил булды,
Әйткән сүзе им булды.
Өч яшендә аталык
Остаздан китап башлатты.
Дүрт яшендә дан булды,
Фирасәте фаш булды; [фирасәт – үтә зирәклек]
Биш яшенә килгәндә
Җантимернең биш угыл –
Бишенә дә баш булды.
Алтысында ат менде,
Җидесендә җәя тартып,
Җиде тотам ук атты.
Сигез-тугыз булганда,
Сигез тукмак сындырып,
Туң тимергә кул орды,
Унга җитте – ул булды,
Ул ни дисә шул булды,
Чүлгә чыгып басканда
Чүл ярылып юл булды,
Тауга чыгып басканда
Тау сыгылып уй булды [уй – уелган, уйсу җир)]
Унберендә бер булды,
Уйпыксыз чичән ул булды. [уйпыксыз чичән – тел
остасы]
Уникегә җиткәндә
Алпамыштай ир булды.
«Ир булган соң җир булыйм,
Иңсәм җиргә тисен, дип,
«Ил игелегем күрсен, дип,
Асыраган чал бабам –
Ул да игелегем күрсен», дип,
Тауда ятты, тай бакты,
Кырда ятты, куй бакты,
Елкы бакты – кол булды, [кол – борынгыда «кул» –
хезмәт иясе дигәнне дә аңлаткан
Өстендә ямар тун булды. [ямар – ямаулы?]
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды, [түрәсе – йоласы, хөкеме]
Ятимнәргә яр булды.
Идегәй андый ир булды:
Аты юкка – ат булды,
Чүлләгәнгә – су булды, [чүлләү – сусау]
Адашканга – юл булды;
Ялгызга ясак, [ясак – биредә кораллы төркем]
Җәяүгә – таяк ул булды.
Ундүртенә килгәндә
Ундүрт дауны бетереп
Түрәсен биргән ул булды.
Унбишенә килгәндә,
Туксан башлы Урданың
Туксан углы бер булып
Айдалага килгәндә [айдала – ачык, такыр дала]
Алар белән ант тотты.
«Көрәшеп берең мине екса,
Уныгыз миңа баш», – диде.
Кушагын алып ту итеп [кушак – билбау; ту – байрак]
Анда мәйдан күтәрде.
Туксан башлы Урданың
Туксан углы җыелып
Идегәй белән көрәш тотканда,
Екса ега белмәде,
Чалса чала белмәде, –
Барын екты Идегәй;
Еккан береннән тун алып
Айдалага өйдерде.
Өеп салып Идегәй,
Өстенә менеп тайчанды. [тайчанды – биредә таянды]
– Туктамыш хан тәхетенә
Мин мендем! – дип яр салды.
Аннан әйтте Идегәй:
– Анау килгән ак атлы –
Ул Туктамыш хан булса,
Алдында баш имәгез,
Үзе сәлам бирмәсә,
Башлап сәлам бирмәгез.
Туктамыштай олы хан –
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Җилә җитеп килгәндә
Анда күрде айдала.
Айдалада туксан бер бала.
Туксаны торыр яланбаш,
Ул туксанның эчендә
Чалкаеп утырыр бер бала.
Азамат ир Туктамыш [азамат – таза, озын буйлы,
гаскәргә яраклы ир]
Килә җитеп килгәндә
Ул туксан бер тик торды,
Торып бер баш имәде,
Иңкәеп сәлам бирмәде.
Туктамыштай олы хан
Анда торып моны әйтте:
– Туксан бала – айдала,
Туксан булып, бүз бала, [бүз бала – үсмер егет]
Бүз балалык итә белмәдең –
Башлап сәлам бирмәдең.
Ханыгыз булган минме өлкән,
Әллә юкса сезме өлкән?!
Анда әйтте Идегәй:
– Башта булсаң син өлкән,
Аякта чыгар без өлкән. [аякта – азакта]
Әйтеп бирсәм ник өлкән –
Туксан башлы Урданың
Янымда туксан баласы,
Шушы туксан баланың
Яшен санап салсам мин,
Анда чыгар без өлкән.
Өлкәнне өлкән белмәгән,
Башлап сәлам бирмәгән
Ул да булса, ханиям,
Син икән, ай, син икән!
Азамат ир Туктамыш
Анда уңга әйләнде,
Анда сулга әйләнде,
Әйләнеп җавап тапмады.
Хан-сарайга кайтып килгәндә
Башыннан уе китмәде,
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч көн йокы татмады.
Кыр башында айдала –
Айдалада утырып,
Туксан бала эчендә
Идегәй булды бер бала.
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды;
Ятимнәргә – яр булды,
Аты юкка – ат булды,
Адашканга – юл булды,
Карыны ачканга – тамак ул булды.
Айбалталы Дөрмән би –
Дөрмән улы Урман би –
Туксан бала эчендә
Каракчылык кылган би:
Балалар менгән таяк ат –
Аны урлап тотылды.
«Түрәсен моның бир», – диеп,
Айдаланың туксан бала
Кулын килеп кушырды.
Урман бинең кашына
Тора килеп Идегәй,
Кулдан кылын тоттырды,
Кылдан кыл җеп тактырды,
Салкын ташка тарттырды,
Туксаннең берен җәллад итеп,
Анда башын чаптырды.
Хәбәр илгә фаш булды.
Җәллад булган ул баланы
Айбалталы Дөрмән би
Кулын кулдан каерып,
Туктамыш ханга баш орды:
– Үзем булсам Дөрмән би,
Улым булып Урман би,
Урманымның башын чапкан
Шул баланың канын кайтием? [кайтием – кайсылай
итим?]
Әй ханиям, түрәң бир!
Җәллад булган ул бала
Торды дагын аны әйтте:
– Кыр башында айдала,
Айдалада туксан бер бала.
Кобогыл безнең беребез,
Ул да булса башчыбыз,
Моның түрәсен ул биргән,
Аның аргысын мин белмәм.
Туктамыштай олы хан
Идегәйне алдырды:
– Әй Кобогыл, Кобогыл,
Яхшы атаның баласы –
Җантимернең углы идең;
Елкы бактың, куй бактың,
Айдалада ут яктың:
Айбалталы Дөрмән би,
Дөрмән углы Урман би,
Аның башын ник чаптың?
Анда әйтте Идегәй:
– Илеңдә йөргән каракчы
Өч ат урлап котылса,
Дүртенчедә тотылса,
Синең түрәң буенча
Дөртенчедә чабылса,
Дөрмән углы Урман би –
Ул да шулай тотылды,
Синең хөкемең буенча
Ул да шулай чабылды,
Аның аргысын мин белмәм.
Туктамыш торып анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Шушы торган Кобогыл
Ни кылса да рас кылган,
Сүзем белән бер кылган,
Мин аңа түрә бирә алмам.
Айдалада утырып,
Ундүрт дауны бетергән,
Туксан бала эчендә
Бәйге тотып дан алган, [бәйге тоту – бәйгедә җиңү]
Туксанына баш булган,
Түрәсен биреп фаш булган,
Ул ни кылса рас кылган,
Кобогылдай баланың
Түрәсенә чыгалмам.
Кобогылга аны әйтте –
– Әй Кобогыл, Кобогыл,
Сараемда кал, – диде. –
Өстеңдәге иске тун –
Ул туныңны сал, – диде. –
Яурыннары каймалы, [яурын – иңбаш]
Төймә бавы тартмалы
Ал кара кеш тун бирим; [ал – затлы]
Бу тунымны ки, – диде. –
Чың-чың иткән чын йөгән
Чыңлатканда караган,
Токымы толпар яралган
Тимгел чуар ат бирим,
Ул чуарны мен, – диде. –
Көн давылбаз так, – диде, – [давылбаз – кош чакыру
өчен күн барабан]
Җил карамый җил, – диде. –
Асыл шоңкар кош бирим,
Көл әйләнә чөй, – диде. –
Бер бите айдай балкыган,
Бер бите көндәй салкыган, [көн – кояш; салкыган – ?]
Болгардаен болкыган [болгар – кызыл күн; болкыган
– ?]
Җофардаен аңкыган
Айтулы атлы ару кыз
Җаның сөйгән яр булса,
Туеңнан туең кылдырып,
Аны да сиңа бирием,
Куйныңа алып сөй, – диде. –
Кырымнан кыен дау килсә,
Түрәсен аның бир, – диде. –
Кырымнан калын яу килсә,
Кобогылым, аны кыр, – диде.
Анда әйтте Идегәй:
– Атың булса багамын,
Утың булса ягамын,
Мин яхшыга яхшымын,
Мин яманга яманмын,
Кул биргәннең колымын –
Хезмәтеңдә каламын.
Торып килеп Идегәй,
Хан ни бирсә, аны алды:
Ал кара кеш тун икән –
Кияренә аны алды;
Тимгел чуар ат икән –
Менәренә аны алды;
Күн давылбаз бар икән –
Төяренә аны алды;
Асыл шоңкар кош икән –
Чөяренә аны алды;
Бер бите айдай балкыган,
Бер бите көндәй салкыган,
Болгардаен болкыган,
Җофардаен аңкыган
Айтулы ару кыз икән –
Туеннан туен кылдырып,
Сөяренә аны алды.
Кырымнан кыен яу килсә,
Дауны кырды Идегәй;
Кырымнан калын яу килсә,
Яуны кырды Идегәй.
Туктамыштай олы хан
Идегәйнең көнендә
Яу белән даудан котылды.
Сарай дигән калада
Дүрт дәрваза бар икән,
Икәве бикле булганда,
Икәвен ачык куйдырды.
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмый,
Боҗрасы бөтен алкадай
Боралып килгән мал булды.
Туктамыштай олы хан,
Идегәй ирнең көнендә
Ил казнасы бай булды,
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды;
Җәеп салса көмешен –
Җәйрәп яткан күл булды;
Өеп салса алтынын –
Әлдермештәй тау булды.
Ашаган казы – ял булды, [ял (муен) ите генә ашады]
Эчкәне сары бал булды.
Әмма Идегәй үзе кем? –
Анысын белмәс хан булды.
Кадыйрбирде – яшь солтан,
Туктамыштай хан улы,
Ул биләүдән чыкканда
Хан ханәше Йәникә [ханәш – ханбикә]
Анда игезәк кыз тапты.
Ул кызларны тапканда,
Туктамыштай олы хан
Аналыклар алдырып, [аналык – тәрбияче өлкән хатын]
Сан-сөяген бактырды.
Хан казнаны ачтырды,
Көрәкләп тәңкә чәчтерде.
Ханнан ханны җыйдырды,
Бидән бине җыйдырды,
Ту бияләр суйдырды, [ту бия – җигелми йөргән,
колынламган бия]
Утыз көн уен кылдырды,
Кырык көн туен кылдырды;
Олы кызы айга тиң –
Атын куеп Ханәкә,
Кече кызы көнгә тиң –
Атын куеп Көнәкә,
Күңелен анда тындырды.
Туктамыштай олы хан
Куйдан куен суйганда,
Туйдан туен кылганда,
Идегәйнең алганы,
Кагып түшәк салганы –
Айтулы ару кыз икән,
Аның да җитеп ай-көне,
Ай ярлыкаеп көн тулды, [ярлыкаеп – ?]
Ат башыдай ул тулды.
Ул туганда Идегәй,
Аталыклар алдырып,
Сан сөяген бактырды.
Алтыннан чөмәк уйдырды, [бишек астына куелган
кран]
Көмештән төбәк койдырды, [төбәк – бишекнең төбе]
Кыр кураен семәк иттерде; [семәк – очлы чыгынты]
Кыр курае каты булыр дип,
Алтыннан семәк кылдырды.
Ту бияләр суйдырды,
Туктамышның сансыз кол –
Барын, югын җыйдырды,
Ялгызыма алкыш тисен дип,
Өлкән бер туй кылдырды,
Хан кашында туды дип,
Атын Норадын куйдырды.
Ул туганда Идегәй
Кам йөргесенә будырды [кам – кама, йөрге – биләүсә]
Кам йөргесе каты булыр дип,
Сусарына биләтте.
Күкрәге яулы үссен дип,
Качкан яуны кудырды,
Яуда явыр булсын дип, [явыр – яугир]
Яуны бергә кыдырды. [кыдыру – эзләү, эзәрләү]
Күңелен шунда тындырды.
- И, Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт Иелеп тәзем кылган йорт;
Анам килен булган йорт Иелеп сәлам әйткән йорт;
Кендегемне кискән йорт,
Керем-коңым юган йорт;
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкән котлы йорт;
Идел-Җаек арасы.
III
Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны
эзәрләгәне
Хан ханәше Йәникә
Бер көн ханга моны әйтте:
– Карачы, ханым, карачы! –
Тауда ятып тай баккан,
Кырда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Ни кылганны карачы:
Карачылар эчендә [карачы – югары катлам түрә, диван
әгъзасы]
Булгандаен карачы!
Кадыйрбирде хан углы,
Ул тугандай туй кылып,
Хан углына углын тиң куеп;
Ханәкә белән Көнәкә
Кыз тугандай сый кылып,
Хан сыена тиң кылып,
Хан казнаңны ачтырып,
Сан-сөяген бактырып,
Туй кылганын карачы!
Чыңгыздан калган кара ту, [ту – байрак]
Кара туны кулга алып,
Яу кырганын карачы.
Хан-түрәдәй утырып,
Дау кылганын карачы!
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Хансарайга килгәндә,
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл –
Ул килгәнен карачы!
Хан сарае ак ишек
Иртә булса ачылып,
Туктамыш хан килгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош [егач – җимеш агачы]
Сайрап телгә килгәндә,
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Сәлам биреп килгәндә,
Хан тәхетендә утырып,
Ул сәламне алганда,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып та калкып торыр икән
урыныннан, ай.
Сынап торган Йәникә
Туктамышка моны әйтте:
– Тауда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Өрәңгедән каты икән;
Килбәте синнән киң икән,
Коты синнән котлы икән.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Кобогыл килеп кергәндә,
Хан башыңны кол итеп,
Калкып та калкып тордың
урыныңнан, ай!
Азамат ир Туктамыш
Ханәшенә үпкәләп әйтте дир:
– Ян йөрәкне яндырып
Ялганлама син, ханәш,
Сум йөрәкне сулкытып,
Сумгыллама син, ханәш! [сумгыллау – көязләнү]
Тауда ятып тай баккан,
Түрәм булган Кобогыл
Өрәңгедән каты булалмас!
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл
Өрәңгедән каты булганда,
Булганда, ай булганда
Өрәңге миннән каты булалмас!
Килбәте миннән киң булмас!
Килбәте киң булганда
Коты миннән котлы булалмас!
Чыңгыздан булган затыма
Кол Кобогыл тиңәлмәс!
Ул килгәндә мин торсам,
Туктамыш хан мин булмам!
Хан сарае ак ишек
Иртә булгач ачылып,
Туктамыш хан ингәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош
Сайрап телгә килгәндә,
Хан ханәше Йәникә
Хан уңыннан утырып,
Итәген аның энәләп,
Ал тәхеткә чәнечте.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып тай калкып торганда,
Энәләп куйган итәге
Инеченнән тартылып,
Энә шартлап сынганда,
Азамат ир Туктамыш
Үз гаебен аңлады,
Күңеле боздай бузарды, [бузару – ?]
Күзе курдай кызарды,
Борлыгып карар тапмады; [борлыгып – борчылып]
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч көн йокы татмады.
Йәникә ханәш анда әйтте:
– Борлыкмагыл, Туктамыш,
Боекмагыл, ханиям!
Елкычыдан би булган
Кобогылның өрәге [өрәк – биредә кот, рух]
Өрәгеңнән өстен булганда,
Аны түбән кылайык!
Коты синнән котлы булганда
Аны да котсыз кылаек;
Кобогыл янә килгәндә
Сусынга бал куяек,
Сусын-балның эченә
Агу-зәһәр кояек.
Ул яу микән, ил микән – [дошман микән, дус микән]
Аны шунда сынаек!
Яу булганда Кобогыл,
Балны эчеп-эчмәстән,
Пычагын алып кынаптан [кынап – кын]
Безе белән бер болгар; [агуны пычак тимере үзенә
суыра дигән ышану булган (озак тотканда, мышьякны
чыннан да суырып ала)]
Ил булганда Кобогыл
Балны эчеп-эчмәстән,
Пычагын алып кынаптан
Сабы белән бер болгар.
Аның күңелен сынаек,
Борлыкмагыл, Туктамыш,
Боекмагыл, хан! – диде.
Хан сарае ак ишек,
Бер ишектә Аңгысын,
Бер ишектә Тыңгысын –
Ике торган шыгавыл, [шыгавыл – ишек сакчысы]
Туктамыш хан колы иде.
Ханның колы булганда
Идегәйнең кулы иде.
Хансарайда ни барын
Алар аша Идегәй
Белеп торган көне иде.
Хан сарае ак ишек,
Туктамыш хан ингәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Ханга сәлам биргәндә,
Ирнәве юка сараяк, [сараяк – сары аяк, сары кәсә]
Сараякның эчендә
Агулап салган сары бал –
Азамат ир Туктамыш
Идегәйгә биргәндә,
Ишектәге Аңгысын
Тыңгысынга аңдырып [аңдырып – кисәтеп]
Башын кылдай игәндә,
Идегәй аны сизгәндә
Билендәге пычагын
Суырып алды кынаптан.
– Алмас пычак сабы алтын,
Кайрылмагай, майрылсын,
Агуы булса бу балның,
Агуын суырып алсын! – дип,
Пычагын балга батырды,
Безе белән дүрт кисте,
Бер болгады, бер эчте,
Аннан әйтте ханәшкә:
– Иләмле икән иләгең, [иләмле – матур, ямьле]
Куксымый микән чиләгең?.. [куксымый – исләнми]
Аны әйтеп Идегәй,
Хансарайдан борылды.
Идегәй алай киткәндә,
Хан ханәше Йәникә
Якасын ертып аһ итеп,
Ал тәхеткә егылды.
Аннан әйтте Йәникә:
– Аңлаган булсаң, ханиям,
Кобогылның кылганы –
Сине, мине хурлавы.
Пычагын алып кынаптан,
Безе белән болгавы –
Ил түгел, яу булганы.
Дүрт кисәккәбүлгәне –
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Идегәй - 2
  • Parts
  • Идегәй - 1
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 1521
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    41.3 of words are in the 5000 most common words
    46.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Идегәй - 2
    Total number of words is 3761
    Total number of unique words is 1756
    25.5 of words are in the 2000 most common words
    37.7 of words are in the 5000 most common words
    43.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Идегәй - 3
    Total number of words is 3699
    Total number of unique words is 1771
    23.8 of words are in the 2000 most common words
    34.8 of words are in the 5000 most common words
    41.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Идегәй - 4
    Total number of words is 3720
    Total number of unique words is 1660
    26.2 of words are in the 2000 most common words
    38.3 of words are in the 5000 most common words
    44.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Идегәй - 5
    Total number of words is 3656
    Total number of unique words is 1845
    25.0 of words are in the 2000 most common words
    36.2 of words are in the 5000 most common words
    43.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Идегәй - 6
    Total number of words is 3614
    Total number of unique words is 1772
    24.3 of words are in the 2000 most common words
    33.3 of words are in the 5000 most common words
    39.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Идегәй - 7
    Total number of words is 2314
    Total number of unique words is 1160
    27.8 of words are in the 2000 most common words
    40.8 of words are in the 5000 most common words
    46.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.