- Read the next literature work for 4th Grade
- Идел буеның көзләрендә...
🕙 6-minute read
Язгы Сабантуйлар («Туган агым - яшел бишек» повестеннан өзек)
Total number of words is 740
Total number of unique words is 568
45.1 of words are in the 2000 most common words
58.0 of words are in the 5000 most common words
67.2 of words are in the 8000 most common words
Сабан туен, язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы һәм шатлыклы якты бәйрәмен без, малайлар, кар җепшекләнә башлагач ук көтәргә тотына идек. Менә шәкерт малайлар мәдрәсә белән ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, мәдрәсәдән
кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар. Ул чагында инде күз «тышта кала», күк йөзенә күтәрелеп карасаң, күзләрең чагыла. Көн уртасында тып-тып түбәдән тамган көмеш тамчыларда кояш чагылып китә, түбәдән ватылып төшкән боз кисәкләренең зыңгылдавында да күптән үк сагындырган яз авазы яңгырый.
Иртә белән чыксаң, тыкрык буендагы сәрви агачында, боргалана-боргалана, эшләки сайрый: «Эшләки, эшләки, эшләмәсәң хаста ки», — ди. Җимеш бакчасына, түр тәрәзә каршындагы миләшкә, шомырт агачына кызылтүшләр килә. Ул көяз кошларның, әле мамык бүрекләрен күпертеп, әле кызыл түшләрен киереп, тәрәзә каршында боргаланулары Сабан туе күлмәген күрсәтергә чыккан купшы кызлар көязлегенә охшамыймыни?
Алар артыннан озак та үтми, беркөнне йокыдан торуыңа, укалы муеннарын елтыратып, сыерчыклар кайтып төшкән була.
Алар, ерак илләрдән кайта торгач, бик арыганнар, ябыгып беткәннәр. Шулай да өйләренә кайту шатлыгыннан сайрамыйча түзә алмыйлар. Чыгалар өйләрдән апайлар, җиңгиләр, балачагалар. Китә куану, соклану. Кайсы карда ауный, кайсы:
— Авырлыкка җиңеллек! — дип сикергәләргә тотына.
Беркөнне карыйсың — мәчет янындагы мәйданда кар эреп беткән дә, ашъяулык кадәр генә җир чыккан. Салкын кар суы ялан аякны өтеп-өтеп ала. Соңыннан аягың чебилисен дә, моның өчен өйдәгеләрдән эләгәсен дә беләсең. Шулай да кайсы гына малайның, аяк киемен салып ыргытып, шул юеш, йомшак, әмма салкын туфрак өстендә эссе табага баскандай сикергәләгәне юк икән?..
Менә тагын беркөнне, кичкә таба, тау астындагы тын инешкә кинәт әллә ни була. Ул авыр эшкә тотынган сыман уфылдый, көчәнергә керешә. Ул да түгел, кыш буе өстен каплап, тынын буып яткан калын бозны шатыр-шотыр китереп ватып ыргыта да кабарынып, бүртенеп өскә бәреп чыга. Килеп чыга да, күрәсең, яз кояшы аның башын әйләндерә торгандыр, ул шунда котырына, тилерә башлый. Шашынудан кая барып бәреләсен белмичә, башта авыл уртасындагы күпергә, аннары зират янындагы тегермән буасына ташлана. Берни дә каршы тора алмый котырынган ташуга! Юлында нәрсә очрый, һәммәсен җимерә, вата да сыпырып кына алып китә: карт өянкеләрне сындырып ыргыта, күпер төбендәге тау-тау тирес, кар, боз өемнәрен кубарып ала, иске мунчаларны, инеш кырыендагы печән кибәннәрен агызып китә.
Шул кичтән башлап авыл тынлыгына яңа аваз өстәлә: ташу шаулавы. Иртән торып чыгасың — шаулый, төнен тыңлыйсың — шаулый. Китә шуннан, салам яндырып, ут көймәләре агызулар, китә су буенда чыр-чу килеп сикерешү, шаярышулар.
Ул арада инде түбәнрәк урыннар бөтенләй ачылып, җир өсте ала-кола була, тик басу юллары гына, эреп бетә алмыйча, боргаланып, соры елан булып, сыртларын тырпайтып яталар. Сәрви агачларының ябышкак бөреләре бүртеп чыга. Кыяр-кыймас кына борын төртә башлаган чирәмлектә малай-шалай Сабан туе алдыннан көч сынашырга тотына. Бер мактанчыграгы, икенчесенең каршысына басып, нәкъ әкият батырлары сыман:
— Алыштанмы, салыштанмы? — дигән була.
Каршы чыгасы малайның да сер бирәсе килми. Ыштанын күтәргәләп я бүреген тәзәткәләп:
— Алыштан да булыр, салыштан да!.. — дип куя.
Бер-берсенең биленнән кысып алалар да әй тотыналар әйләнергә, күтәреп алырга, чалкан ятып баш аркылы чөяргә! Әйтерсең чын батырлар. Әле берсе алып карый, әле икенчесе...
Шулай бөтен дөньяны онытып көрәшеп ятканда, кайсыдыр:
— Кыр казлары! — дип аваз салды.
Бөтенебез күккә текәлдек. Анда берни дә күренми иде әле. Менә, тыңлый торгач, Яурышкан ягыннан моңсу гына, юаш кына каңгылдаган тавыш ишетелде. Зәңгәр күктә сыерчык хәтле генә бер карамчык та күренде. Аннары берсе артыннан берсе,
бүтәннәре күренә башлады. Әллә ни арада авылның олысы-кечесе капка төпләренә, баскыч алларына чыгып басты, һәммәсе, кулларын маңгайларына куеп, күктәге матур булып тезелеп килгән өчпочмакка карыйлар, кадерле кунакларны каршы алгандай, йөзләре шатлык белән балкый.
— И мескеннәрем, кайлардан кайталар бит!
— Әнә нинди арыганнар!
Ул вакытта инде кыр казлары, зур өчпочмак булып тезелгән килеш, канатларын салмак кына җилпеп, авыл өстенә якынлашып киләләр, бераз барган саен әле берсе, әле икенчесе, авыл кешеләренә сәлам биргәндәй:
— Кый-гак! Кый-гак! — дип куялар иде.
Минем «әгәр санасаң адашалар икән» дигәнне ишеткәнем бар иде. Шуның дөресме, юкмы икәнлеген бик беләсем килде дә мин яшеренеп кенә санарга керештем. Унбишкә кадәр санавым булды, өчпочмакның бер канаты чыннан да чуалып алды. Ләкин минем бармакларым бәгелеп, иреннәрем селкенгәнне Шайхи күреп алган икән, ул мине каты гына итеп төртеп җибәрде.
— Санама диләр сиңа! Күрмисеңмени, әнә адаштырасың! — диде.
Күктән килгән моңсу тавыш йорт казларын әллә нишләтеп җибәрде. Алар югары очтан түбән очка кадәр, бөтен авылны яңгыратып, каңгылдарга тотындылар.
— Кый-гак, кый-гак!
Алар күккә карап әсәрләнәләр, шундый матур тезелешеп очкан кыргый туганнары янына, күккә менәргә теләгәндәй, урам буена оча башлыйлар. Әмма бераз очып баргач ук туктыйлар да туганнарының артыннан: «Хушыгыз инде, хушыгыз», — дигәндәй, нәүмизләнеп кычкырып калалар:
— Кый-гак!!!
— Кый-гак!!!
Ул арада малайлардан кайсыдыр яңа куаныч тарата:
— Тургай килгән, тургай!
Бөтен өеребез белән ындыр артына йөгерәбез. Карасак, дөрес икән. Шул чурылдый бит зәңгәр күктә.
Сабан туе дигәнебез һаман килә, үзенә шундый күңелле яңалыклар ияртеп, көн саен якыная бара...

You have read 1 text from Tatar literature.