🕙 29-minute read

Язгы Кәрваннар (Кыскартып алынды) - 2

Total number of words is 3742
Total number of unique words is 2046
35.3 of words are in the 2000 most common words
49.0 of words are in the 5000 most common words
56.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Беркадәр әскәрәк менгәч, аркылы урам уза. Аркылы урамның ике ягына агач кибетләр, ашханәләр, учреҗдениеләр урнашкан, почта да шунда. Телефон чыбыклары яман усал үкерәләр. Җил арасыннан завод гудогы да юаш кына, тук песи мырлаган кебек кенә ишетелеп китте. Чаналарны кибет ишеге төбенә тартып китердек тә, төркем-төркем булып, эчкә кердек. Тик без кызыгырлык берни дә юк иде кибеттә.
  Балта сабы, көрәк сабы, агач көрәкләр, җилпуч... Кәнфит-перәнникләр күзне кыздырса да, алары карточкага гына бирелә икән.
  Чабата кары эрегәнче, тизрәк урамга чыктык. Урамда калган иптәшләр арасында ниндидер җанлылык сизелде.
  — Ичмасам, без әш майтарып йерибез, — диде кибеткә каршы бинадан чыгып килүче Сабираттәй. — Ашханә икән анда!
  — Югары авыллар килә дип, майлы ботка пешереп куйганнармы?
  — Белен дә, майлы ботка да юк, иллә мәгәр чәйләре бар!
   Керәшен татарларында Масленица бәйрәме.
  (2
  Бу хәбәр үтә сөенечле иде, каты-коты белән салкын җилдә тамак ялгауга караганда, җылыга кереп, бер-ике стакан кайнар чәй эчеп җибәрсәң, бу инде — юлга кәч дигән сүз. Ә безгә кәч бик кирәк иде әле... Бик кирәк!
  Бәләкәй апханә барыбызны да сыйдырмады, өлкәнрәкләр әчкә узды, яшь-җилкенчәк аптырап тормады: «Насыйп түгел икән, бигрәк әйбәт!» — дип гөрелдәшеп, тышта калды. Берничә чананы уртага куеп, үзебез шулар тирәсенә урнаштык. Байтак кеше калай круҗкадыр, котелоктыр тыккан икән; ашханәдән уттай кайнар ике чиләк су алып чыктылар, кем кишер чәе, кем җиләк чәе йөздереп, шуңа әйбәт төс кертте. Дамир да, мин дә круҗка тыкмаганбыз икән, Әдиләнең бизәкле чынаягына чират алдык.
  Өйдән чыккан ризыкларны уртак табынга куярга кирәк иде.
  Иң кыен вакыт иде бу. Берәүләр кыенсынып тынып калды, күзләр җиргә тәгәрәделәр... Кысыр сыер җилене тиклем генә ризык капчыкларыннан нәрсә-кара чыга башлады. Алабута кушып пешерелгән, кайрактай кара катламалар, бәрәңге кырып, шуңа сыңар уч кына әремле арыш оны кушып пешерелгән ләчтә ипиләр, тәгәрәткән бәрәңгеләр...
  Таза ипиләр дә солы, ясмык, борчак оны кушып пешергәнгә вакланып, уалып торалар.
  Болар барысы да уртага чыгып тезелделәр. Уртадагы чана өстендә чиста ашъяулмкта урын калмады диярлек. Каян башына килгән диген, апгынулыкны Әдилә тыккан икән!
  Гыймай Фатихының яссы күкрәкле, бөкрерәк кызы Гөлбәдәр генә,
  «күрәләрме-күрмиләрме» дигән сыман, аска карап, табынга бер кыерчык бодай ипие куйды. Аның кыерчыгы яңа туган ай күк балкыса да, табын уртасында ахыргача утырып калды...
  Куллар табынга үрелде...
  Табын янында гына була торган тантаналы тынлык урнашты.
  Алабута катнашкан булса да, алда — ризык. Аны олыларга кирәк!..
  Кешеләрнең сулыгып-сулыгып ризык сораган ашказаннарына рәхәт җылылык йөгерде, йөзләргә кызыллык белән елмаю чыкты, төс кунды, беренче рәхәттән соң телләргә татлы сүз килде, туганлашу, татулашу килде. Берәүләр: «Бик күңелле башланды бу сәфәр, ахыры да шулай хәерле тәмамлансынә, — диделәр. Очрашуларына, бергә сәфәр чытуларына куанышкан хатын-кыз тук казлар кебек каңгылдаштылар.
  Сугышка хәтле баеп, ныгып калган авылларны телгә алдылар.
  Әзерлексез чыккан без агач авызларга да чәй чираты җитте, теләгәнчә кинәндек. Борын өстенә борчак-борчак тир бөртекләре чыкканчы эчтек. Мондый да тәмле чәйне, ай-һай, моңарчы эчкәнем бар идеме икән?!
  Завод урамында чәй эчеп утыру бик тансык булса да, безгә ашыгырга кирәк иде. Әбәт иткәндә чак кына тыелып торган буран тагын кар верә-оерә уйнаклый башлады. Аяклар кызганда хәрәкәт итәргә кирәк иде. Барасы җир байтак, бүген барып җитеп, Кәследә кунарбыз да иртәгә таңнан кире борылырбыз...
  YpHe шәп кенә, күмәк кенә төшсәк TƏ, тау менә башлагач сынаттык. Моңарчы язгы су кебек тоташ бара идек, хәзер исә юл чуарланды: берәүләр өстә үк, икенчеләр мыш-мыш менеп килә, шактый халык әле тау итәгендә диярлек, завод урамын яңа чыгып киләләр.
  Сабираттәй дә шулар арасында икән, ул да тауга иң соңгыларының берсе булып менде. Бите тимгел-тимгел кызарган, утлы күзләре чокыраеп баткан, Әдилә дә шуңа игътибар иткән икән:
  — Сабираттәйнең чанасын үзеңә ал, Ибраһим, — диде ул.
  Сабираттәйнекен дә алдым, тагын бер-ике алҗыган апаның чанасын үземнекенә бәйләдем, миннән күрмәкче, Дамир да өч-дүрт чананы бергә төйнәде, без аның белән лилипутларның корабларын сөйрәп баручы Гулливерга охшап киттек.
  — Булмас бу, — диде Дамир, өметсезләнеп. — Бүген шулай җөгәнгән хатыннар иртәгә ни кырырлар?
  — Иртәгә мондый алҗыткыч тау юк инде, — диде Әдилә. — Кайту ягына юл җиңелрәк тә була.
  Заводтан соң алты чакрымда Тарлау авылы. Тарлауга кергәндә, кара буран чыкты. Моңарчы яннан искән җил әле каршыдан бәрде, әле артка төште: эре-эре кар кисәкләре, өерелеп очып килеп, янакларга, керфекләргә сыланды, болай да салынган башлар тагын да түбәнрәк иелде.
  — Булмый, — диештеләр берәүләр.
  — Шушында куна калыйк.
  Азчылык шулай дигәч, күпчелек икеләнде.
  Әдилә болай диде:
  — Бүген ничек булса да барып җитәргә кирәк.
  — Нигә кунып чыкмаска? — дидем мин дә, азчылыкны уйлап.
  — Бүген куна калсак, иртәгә барып кына җитобез. Тагын көн ярым кайтырга... Ә нәрсә ашарбыз? — диде Әдилә.
  Сабираттәй, буылып-буылып йеткеренса дә, аны аклады:
  — Барыйк без... Кәслегә барып җитү кирәк. Әйдәгез, тагын бер нык кына талпыныйк.
  Ипле халыкка кара буран да куркыныч түгел алай, йөрәксенеп,
  Тарлау урамын да чыгып киттек. Авыллар ешайды... Әхмәт, аннары Әлмәт, Бәләкәй Әлмәт... Бөгелмә ягындагы Әлмәтнең адашы...
  Авылда чакта юлны ничек узасын, көчебезнең күпмегә җитәсен берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Анда барысы да сер иде. Хәзер исә юлның без уйлаганга караганда күп авыр, алҗыткыч булуы күренде. Шушы таркаулык мизгелендә, гомуми аптырашта Әдиләнең тапкырлыгына, кыюланып сүз әйтә алуына, Сабираттәй кебек авылның авторитетлы хатыннарының аңа ияреп китүенә мин хәйран калдым.
  Каян килгән аңа шундый сизгерлек? Каян килгән төпле итеп сөйли алу?
  Егет-җиләнгә эш артты, без әле артка калабыз, әле юл таптарга алга чыгабыз. Олы гына апалар бакча балалары күк тотаклашып атлыйлар, чөнки җил, гәүдәләрне сындырырдай җил, һаман тукталмаган җил. Телефон чыбыклары безгә хәбәр китергән кебек ачыргаланып, өзгәләнеп сызгыра...
  Теләк уртак карарга әверелде: тырмашып булса да, Кәслегә барып кунарга! Иртә таңнан исән-аман солыны төяп чыга алсак, үз авылыбызга соңгарып та кайтып керә алабыз. Иртәгә ашыкмасак та булыр, бүген бирешмәскә кирәк. Бүген, бүген, буген!..
  Кәслегә җитәрәк, Әдилә, җиңелрәк сөякле өч-дүрт кызны ияртеп, алга китте, алар, без тупланып барып кергәнче, идарәдә фатирлар белешеп, кешеләрне җидешәр-сигезәрләп кайсын кемгә бүлеп тә куйганнар иде. Без исә Кәслегә кеше аягы басылгач кына барып элгәштек.
  Без кергән өйдә ишле генә гаилә яши икән. Хуҗабыз Габбас абый сугышта булган, ахры, өстендә искерә төшкән юка гимнастёрка. Ул, без тезелешеп кергән чакта, ишек яңагына таянып баскан иде, чишенеп, өс-башларыбызны таратып ташлаганчы, шуннан кузгалмады.
  Аның яңаклары эчкә суырылган, йөзе кырыс, сирәк сакалының бөртекләре, эре-эре булып, төрле якка чәбәләнгәннәр. Пошынып та куйдым: идарәдән керткәннәрдер кертүен, хуҗага безнең ябырылу бер дә ошамады, ахрысы! Аның каравы хатыны Сәрвәр апанын теле телгә йокмый, орчык күк, тирәбездә бөтерелеп йөри, анысын-монысын сораша, тула оекларны кибәргә үзе элде, киемнәрне җылыга мич буена таратты.
  — Комачау ясадык сезгә, — дидем мин, Габбас абыйга карабрак. —
  Балаларны да кузгаттык.
  Хуҗа һаман эндәшмәде.
  Сәрвәр апа, бәрәнге әрчегән җиреннән бүленеп:
  — Куйсана, — диде, — без күнегеп беттек инде, әле өченче көн дә унике кеше кунып чықты. Сез дистәгә дә тулмаган!
  — Унике? — дип ах иттеләр кызлар.
  Әдилә, барып, бәрәңге әрчешмәкче иде, Сәрвәр апа: «Ял ит, хәлдән тайгансыз ич», — дип, тегенең кулыннан пычакны тартып алды.
  — Габбас абый гына безне өнәмәде шикелле, — дидем мин, һаман ишек катында басып торган сүзсез хуҗага карап.
  — Сөйләшми ул, — диде, офтанып, Сәрвәр апа, — сугыштан шулай кайтты. Инде кырык дүртнең кышында, немецның койрыгына каты кыл бәйләгәндә, яннарында гына мина шартлап телсез калган.
  Болай ачылыр әле диләр, ничек булыр инде, Ходай ни язган. Балалар бәхетеннән ачылып китсә кана да бит...
  Бабай бездән: «Кайсы авыллар сез, озак килдегезме, юллар ничек?» — дип сорашып алды.
  Сәрвәр апа башкаларның кемгә фатир төшүләре турында да кызыксынды. Алты-җиде кешенең моннан өч өй аркылы гына туктауларын белгәч, башын кагып, иренә ымлады. Габбас агай, бик җитдиләнеп, җыерчыклы киң маңгаен тагын да җыера төшеп, аңа текәлде, аннан ризалыгын белдереп башын какты, беренче тапкыр йөзендә елмаюга охшаган яктылык чагылды. Намазлык өстендә утырган бабай да, аларның ымнарын аңлап:
  — Җайсызрак булган икән шул, — дип өстәде.
  Сәрвәр апа бабайның сүзен ачыклагач кына, без эшнең нәрсәдә икәнен аңладык.
  — Ни инде, Мәҗит хатынына — Миңниса җиңгиләргә кергәннәр алайса сезнекеләр, — диде ул. — Күңелләре тар түгел аларның, юк, бик әйбәт кешеләр, фатирына да кертәләр, йомышка-юлга йөрергә дә ипле кешеләр, мәгәр тамак яклары кысанрак быел... Өй эчләре тулы хатын-кыз, Мәҗит үзе Сталинградта калды, Миңниса үзе саулыкка мохтаҗ... Бил белән интегә. Җитмәсә былтыр бик казаландылар,
  Ходай күрсәтмәсен! Сыерлары уҗым ашап күбенде, чак чалып калдылар... Бәрәңге абзарларына су кереп, әллә нихәтле бәрәңге кисәүгә әйләнде... Сезнең андагыларны бәрәңге белән сыйланырга монда дәшәрбез. Калган ашым да бар, кысыр умач булса да, сөт белән агарткач ару гына булыр әле. Ипиемне дә угыз белән изгән идем...
  — Алай икән, алай, — диешеп тынладык.
  Сәрвәр апа тагын җиде кешене ияртеп кайткач, болай да кысан өй эчендә инә төртерлек тә урын калмады. Габбас абзый һаман урынга утырмады, аяк өсте тегеләрне каршылады, чишендереште, олы табак белән бәрәңгене дә үзе китереп утыртты.
  Ян сәкегә яр карлыгачлары күк тезелешеп утырынсак та, həp урындыкка икешәр кеше калды, чоланнан буш тәпәннәрне керттеләр, әйләндереп каплагач, алар да эшкә ярады. Алай да Дамир белән миңа урын җитмәде — бәрәңге тутырган калай табакны минем тез өстенә куеп, икебез җылы мич янына чүгәләдек.
  Ир кешеле өй... Хуҗасы бар өй! Әтиле өй!.. Дамир да, мин дә — ятимнәр... Ә монда әтиле балалар... малайлар... Кергәч тә, мин аларга көнләшебрәк караган идем, хәзер әллә ничегрәк.
  Өстәл янындагылар да һаман-һаман шул сүзгә әйләнеп кайтабыз.
  Элек матур гына сөйләшкән кешенең авыр контузиядән соң тынсызөнсез калуына барыбызның да күңел сызлый, бу хәл белән берничек тә килешәсе килми иде. Сәрвәр апа да ике сүзнең берендә ирен телгә ала:
  —Ял итсен, диләр... Диңгез буена барсын, диләр. Нинди диңгез ди әле монда?! Нинди ял?! Карап торган ирләребез биш-алты бөртек булгач, ел әйләнәсендә кәне-тәне әплиләр. Сезгә дигән симәнәләрне хәстәрләп кугочылар да шулар! Менә тормышлар аруланыр, җайланыр, аннан дәваланырга да өлгерер, теле дә кайтыр. Менә сез дә якшы теләктә торыгыз!..
  Ул ак яулыгының очы белән күз яшьләрен сөртте.
  Зиһенем ачылып, күз алларым яктырып китте. Бу мәшәкатьләр, кадерле кунакны каршылаган кебек каршылау, егермегә якын кешегә әзерләнгән сыйлы табын, өченче көн генә кунып чыккан унике кеше — үз яхшылыгыннан тыш, аның өчен, Габбас абый өчен дә эшләнә! Аның исән кайту куанычы шул тиклем зур, сөенече шулкадәр мул: Сәрвәр апа бу соенечне тел белән генә гомердә дә әйтеп бетерәчәк түгел!.. Шуның өстенә якын кешесен — балаларының газиз әткәсен телле итәсе килү теләге шундый көчле ки, ул һәр кичне утыз-кырык кешене фатирга кертергә риза, базында бәрәңге барында, чоланында он барында, ул барысын туганнарча бүлешәчәк, кергән мосафирлар аларны онытмасын гына, Габбас абыйлары өчен теләктә генә торсыннар!
  «Кешеләрне Габбас абыегыз гозерен үтәп кертәм», — диде ул соңыннан... Мөгаен, анысы да хактыр. Юк, бу теләкләре уртак аларның, алар өй әчләре белән чиксез бәхет тоеп, сөенешеп, сөешеп яшиләр, үз бәхетләре белән кешеләрне дә шатландырырга телиләр.
  Яшәүнең иң бөек максаты, кешенең иң гади сыйфаты шул түгелмени?
  Алтын булып агаем ла...
  Көмеш булып тамаем!..
  Шушы җырдагы кебек ич аларның тормышлары... Әдиләне бер җырлатасы иде...
  Аркада җылы мич, тездә бушап бара торган кайнар табак... Өй эчендә әйтеп, сөйләп бетерә алмаслык рәхәтлек, һәркем үз күршесенә бәрәңгенең тәмлерәген куярга тырыша, күңелне күтәрә торган татлы сүзләр әйтелә... Бәрәңгене ялт иттердек. Аннан чәй килде. Чын чәй, куе итеп ясалган такта чәй. Сәрвәр апа чоланнан бал керткәч, барыбыз да ах иттек. Бал, — бердән, бик кадерле кунакка гына куела торган нәрсә, зур сый, икенчедән, март ае булса да, аларның баллары шикәрләнмәгән, ягъни утырмаган, кичә генә суыртып куйган төсле сап-сары, сәмигъ сагыз диярсең! Чак кына куерган балны, ояла-ояла, калак очларыбызга эләктереп кенә, бер-ике каптык...
  Күршедә тукталган юлдашларыбызны андагы хуҗалары — Миңниса апалар — безнең янга бәрәңге ашарга бик авырыксынып кына җибәргәннәр икән. «Юлга алган ризыкларыбыз бер капчыкта иде», — дигәч кенә ризалашканнар. Чәйдән соң без Әдилә белән аларны озата чыктык. Чыннан да, Миңниса апаларның бәләкәй тәрәзәләрендә ут җемелди, безнең иптәшләрне анда да, йокламыйча, хуҗалары көтә иде...
  Ниһаять, Әдилә белән икәү генә калдык... Күршеләрне озатмаганда да була иде, әмма мин шушы минутны уйлап, шушы минутны көтеп чыккан идем...
  — Кайтыйк, Ибраһим, син бик арыгансыңдыр? — диде ул.
  —Ә үзең?
  — Мин бит биш-алты чана сөйрәмәдем. Кәрванның бер очыннан икенче очына чабып та йөрмәдем.
  Калдырган эзләребезгә баса-баса кайтып барабыз. Төнге буран, урамның ике ягына тыгыз тезелгән йортларны күздән яшереп, безнең илгызлыкны тагын да көчәйтте, ник бер җан иясе булсын! Әтләр дә өрми, ичмасам; шомландырып, җил генә сызгыра.
  Әдилә кинәт миңа таба тартылды.
  — Тукта әле, — диде ул, пышылдап.
  Икебез дә тын тартмыйча тыңлап торабыз.
  Йорт араларында җил йолкына, безгә үче бар сыман, колак төбендә сызгыра.
  — Бүреләр! — диде Әдилә. — Чукмар менә кайчан кирәк булган икән!
  Мин дә ишеттем: буреләр улый. Берәү генә түгел, икәү, әчәу, шактый зур өер, ахрысы; берсе сузып-сузып җибәрә дә, икенчеләр кыска-кыска көчле тавыш белән күтәреп алалар. Алар әллә кайда, без әллә кайда йортлар арасында булсак та, бер өер бүре улаганга, тән чымыр-чымыр итеп куя, кот бот тирәсенә төшә.
  — Әтләр шуңа тынган, — дидем мин. — Бүредән шүрли алар.
  — Керик, — диде Әдилә, калтыранып.
  — Ерак ич алар, — дидем мин, батыр күренергә тырышып.
  Габбас абыйларның өй турына гына җиткән идек, безне тәмам куркытып, гөрс итеп, өй кыегыннан зур кар кисәге ишелеп төште...
  — Әдилә! — дидем мин, кызның күзләрен күрергә тырышып.
  — Куркыныч монда, Ибраһим.
  — Күптән синең җырлаганыңны ишеткәнем юк.
  — Әллә шушында җырлатыр идеңме?
  — Түгел лә...
  — Күптән җырлаган да юк инде...
  — Нигә?
  — Җыр бит ул язгы су кебек... Үз вакытын белеп кенә кузгала...
  Март башы — яз башы. Мин март башын бик яратам. Кешеләр уйлап чыгарган бәйрәм түгел ич бу, табигать биргән бәйрәм... Яз җитте, җырларга урыны туры килми, вакыты туры килми.
  — Кояш җитми сиңа алайса, җылылык җитми.
  — Алай да димәс идем. Бүген менә, озын юл үтсәк тә, кәефем шәп...
  — Син җырлап җибәрсәң, җил дә тынар, бүреләр дә туктар.
  — Каян беләсең?
  — Былтыр көз, Чаллыга барганда, синең җырыңны ишеттем мин,
  Әдилә.
  — Кайчан иде икән? — диде ул, нигәдер, оллып.
  — Кич иде. Матур кич иде! Син, җырлый-җырлый, бер башың Олы су ягыннан юлга таба менә идең...
  Быелгы язны, быелгы җәйне күз алдыма китереп карыйм... Ни генә булмасын, безне алда ниләр генә көтмәсен, тыныч яз ич бу!
  Тыныч дөнья!.. Хат ташучы үткәнен куркып һәм өметләнеп көтәсе юк... Безнең елгыларны әле армиягә алмый торалар. Сугыш безнең яшьтәшләргә килде дә терәлде. «Немецның койрыгын бәйләделәр», — ди әнә Сәрвәр апа... Әдилә хәзер гел-гел авылда булачак... Әдилә...
  Аны олылыйлар... Иптәш кызлары да, башкалар да... Ни дисәң дә, тормыш чынлыгы белән күбрәк очрашкан шул ул, ачысын-төчесен иртәрәк татыган. Апасын күмгән... Дүрт баланы карап гомер иткән...
  Гарип җизнәсен караган...
  Төн уздымы, әллә төштә генә күренеп киткән сихри бер мизгел идеме бу — әйтә алмыйм. Кәсле авылына, Сәрвәр апаларга рәхмәтләр әйтеп сикерешеп тордык... Хуҗалар безне: «Юл төшсә, туп-туры үзебезгә керегез», — дип озатып калды...
  Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. Күңелләрдә өмет, тәндә көч. Аяклар ял иткән. Өс-баш, чабаталар коп-коры, җиңел. Билләр кысып буылган. Моңа синең якты нурларыңның шифасын өстәргә кирәк, иртәнге кояш. Авылыбыздан киткәндәге җанлылык кабатланмаса да, иптәшләр күңелле генә сөйләшәләр, шырык-шырык көләләр. Иртән кояш күренмәсә, кешеләр сирәк көләләр...
  Тиз үк юлга чыктык, кәслеләрнең тәҗрибә зур икән, эшне тиз башкардылар. Җитмеш биш чана. Җитмеш биш капчык солы. Һәркем хәлле-хәленчә: кем чанасында өч пот, дүртне алучылар да бар, ике белән калучылар да булды. Бер кәгазь, бер үлчәү...
  Буш чана сөйрәү җиңелрәк булса да, солылы капчыкларны тарту күңеллерәк икән! Юлыбызның бер максатына ирешелгән.
  Чәчүлек орлык тутырылган. Әре, сортлы солы! Чәчүлек кайта Югары авылга, тереклек кайта.
  Дамир чанасында төгәл алты пот... Иртә таңнан Кәсле кардысына төшеп менәргә дә өлгергән ул, авызы ерык:
  — Колын күрдем бүген, малайлар...
  Колын... Дамирның иң зур хыялы. Монысын мин беләм. Икенче зур хыялы аның — Әдилә! Монысын Әдилә белән икебез дә беләбез.
  Нишлисең, барлык хыяллар да тормышка ашмый шул...
  Алты пот солысын атларга калдыру турында уйлый Дамир...
  Колын!.. Тиз генә күреп булмас әле колыннарны Югары авылда!
  Әтисе дә конюх иде Дамирның. Биш яшеннән атка менеп чапкан, җиде яшеннән ызанга тырмага төшкән, ун яшьтән чытыр арба белән көлтәгә чыккан иптәшемнең хәлен Кәсле юлында аңладым. Сөйгән ярсыз да, атсыз да калган егетнең хәле яман, бик яман иде...
  Әлмәткә кайтып җиттек. Кичә кич авыл урамнарын узганда, күз ачкысыз буранда Әлмәттә тереклек иясе юк сыман тоелган иде. Бүген анда да, монда да кыска бишмәтләрен җилбәгәй җибәргән, бүрек колакчыннарын күтәргән карт-коры кузга чалынды, малае-шалае шунда урала, капка төпләрен көриләр, урамны — без узасы юлларны — ялт итеп арулап куйганнар. Кара кашлы, шалкан төсле ак йөзле апалар, кулларын каш өстенә куеп, безне каршыладылар:
  — Исән-саулармысыз?
  — Чәчелмичә барып җитә алдыгызмы?
  — Чәй эчеп чыгыгыз!
  Чәй эчеп тормадык, урамны көрәп куюлары өчен рәхмәтләр укып юлда булдык. Әлмәтлеләр авыл белән безнең кәрванны озатып калды.
  Завод тавына тиклем шәп кенә бардык дияргә ярый. Берничә кеше шома юлда тәгәрәп китте дә, бер чана ватылды, Зарифа апаның капчыгы ертылып, солысы юлга ага башлады, аны берәмтекләп чүпләп тутырдык, тегәрҗеп белән, шытырдатып, капчыгын ямадык... Үкчә кырылганын, чабата башларына үсеп чыккан әрсез мыекларны санап тормадык...
  Заводка җитеп тын алабыз дип куанышканда гына, кәрван уртасында нидер буталды, алдагылар, чаналарын ташлап, артка борылдылар, арттагылар бер урында бөялделәр. Әдилә белән без дә шулар янына ашыктык.
  Сабираттәйнең йөрәк өянәге кузгалган иде.
  Торымнан торымга йөрәге кузгала икән аның, дип сөйлиләр иде, бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, шул яман хәл завод тавы өстендә башланган икән...
  Без, барып, арага кысылышканда, Сабираттәй, капчык өстендә кырын ятып, бияләеннән кар ялый иде.
  — Хәлең ничек? — дип сорыйбыз аннан. Сабираттәй эндәшми, башын гына чайкый...
  Нишләргә? Кеше йөрәге тишек капчык яки ватылган чана түгел, түгәрәк ясап уралган кешеләр бер-икешәр адым чигенеп хафада калдылар.
  Хатыннар Сабираттәй чанасы тирәсенә җыйналгач, мин үзебезнең өс-башыбызның нинди таланган, йолкынган, иске-москы булуына игътибар иттем. Ябык идек без, ямьсез идек... Кояшлы март көнендә, тау өстендәге ап-ак кар арасында барысы аермачык күренде: йончыган идек без, арыган идек... Башкалар шулай йончылганда, йөрәк авырулы хатын ничек түзә алсын? Хәкимҗан абзыйның «тузган ул!» дигән хөкеме исемә төште.
  Дамирның бөтен авылга атаклы чанасына яңа эш табылды. Аның авыр капчыгын минем чанага салдық. Сабираттәйне, үрәчә арасына аякларын суздырып, Дамир чанасына утырттык.
  — Түзми әмәлең юк, Сабира апа, — диде Әдилә. — Завод күренеп кенә тора. Анда инде врач бардыр, каралып чыгарсың.
  Хатыннар үз чаналары тирәсенә таралышканда да, сүз гел шул турыда барды:
  — Кем белән кунды ул?
  — Тамагына каптымы икән?
  — Йоклый алдымы?..
  Чанамда саллы гына ике капчык. Әдилә чанасын Югары очның бер егетенә тактык. Сабираттәй янында Дамир белән Әдилә. Тау төшкәндә, чана салулап китү куркынычы бар, Әдилә, чытырдап, үрәчәгә ябышкан, карап-чамалап кына төшәбез. Аяклар тая, авыр чанам, дык итеп, тез астыма килеп бәрелә, мин егылып та киткәлим. Сабира апа, мәрткә киткән кебек, сүз дә дәшми, күзен дә ачмый... Ә кояш җете, ак кар күз кабакларын сызлата!..
  Бригадир «барма» дигән икән аңа, бөтен авыл кузгалганда, ничек түзеп ятмак кирәк дип, дәртсенеп, үзе юлга чыккан. Солыны өч пот салдырган...
  Тау топгу ифрат авыр булды. Монарчы чыдап килгән баулар, арканнар әзелгәләде, бер чана хуҗасын бәреп китте дә телефон баганасына барып сыланды, капчык ирылды, солы акты... Егылган кешеләргә карата такмак чыкмый инде хәзер, кешеләр тын, борчулы һәм үтә җитди иделәр. Аяк таймасын өчен, бер-берсенә тотынышып, кочаклашып төшәләр...
  Бара-бара, завод урамына төшеп җиттек. Сабираттәй дә, тынычланып, күзләрен ачты.
  Хәзер эшләр җайлана!
  Тик заводта врач юк икән, сугышка чаклы бар иде, хәзер тиенә алганыбыз юк шул, диештеләр кешеләр. Фельдшер бар икән, медпункт якында гына, без өчәүләшеп — Әдилә, Дамир һәм мин — Сабираттәйне шунда алып киттек. Башкаларга: «Калып торыгыз, тамак ялгагыз», — дисәк тә, байтак кеше безнең белән барды.
  Фельдшер апа бераздан безнең янга чыкты. Озын гына, эре сөякле, бераз шадрарак апа. Калын кофтасының түшендә орден ленталары.
  Сугыштан кайткан — күренеп тора.
  Моңарчы абайламаган идек: ишек яңагы янында стенада телефон бар икән, фельдшер апа шалтырата башлады. Сарман больницасын сорады. Аннан соң завод идарәсенә шалтыратты. Аның шөбһәле сүзләрен ишетеп, без бик каты шүрләдек... Сабираттәйнең хәле әйбәттән түгел икән!
  Кем белән сөйләшүен аңламадык, магар сүз гел безнең турыда барды. Трубкасын куйгач, ул безне ашыктыра башлады:
  — Хәзер заводтан унике ат торфка китә икән. Югары авыл шундадыр бит? Сез, күпер төбенә җыйналып, аларны көтеп торыгыз. Өлкәнрәкләр утырып та кайтыр, ә капчыкларның бар булганын шуларга төягез.
  Өчебез беравыздан:
  — Ә Сабираттәй? — дидек.
  — Иптәшегезне алып калам, больница белән киңәшәм дә үзем ат белән озатып куярмын, — диде фельдшер.
  Иптәшләр янына чыктык, атлар турындагы хәбәргә сөенешсәләр дә, Сабира апа турындагы хәбәрне ишеткәч, аларның да борын салынды... Аптырашып, Игәнә күперенә төштек, монда озак юансак, завод атларының китеп баруы мөмкин, йөкчеләре дә кырысрак аларның, үткән-сүткәнне утыртырга бик үк яратмыйлар. Шулай булып чыкты да, олаучылар:
  — Йөк төяп нишләп йөрик ди? Бүген әйләнеп кайтасы бар. Атлар көне-төне юлда, — дип карышып маташтылар. Без боек кына таралыша башлагач, кул селкеп, чаналарыннан сикерешеп төштеләр һәм безнең капчыкларны чаналарга төяргә булыштылар. Арыганракларга, өлкәннәргә урын да табылды.
  Атларга төялешеп тә, җәяүләп тә иптәшләр кайтып китте, без Әдилә белән монда калдык.
  — Үлде бичара, — диде фельдшер. — Нишли генә алам соң мин?
  Таланган ич аның йөрәге, ватык сәгать күк келтерәп тора!
  Әдилә, иреннәрен тешләп, миңа тартылды, йөзен иңбашыма яшереп капланып төште...
  Фельдшер безне: «Үземдә кунарсыз, ялгыз торам мин, иртәгә иртән ат белән китәрсез», — дип үгетләсә дә, кунарга заводта каласы килмәде. «Иртән килеп җитәрбез», — дип, без кайтырга чыктык. Ниндидер көч безне өйгә, юлга өндәде...
  Безнекеләр авылга кайтып та җиткәндер инде... Юл озын булса да, без бер җирдә дә тукталып тормадык, кайттык та кайттык.
  — Иртәгә үк Хәкимҗан абзыйны күреп сөйләшергә кирәк, — диде Әдилә. — Моның башка берәр җае юкмы икән?
  — Иртәгә түгел, бүген үк күрербез.
  — Кайтып җитәсе бар шул әле.
  Мин каралҗым-зәңгәр урман өстенә тәгәрәгән кояшка карадым.
  — Җитәрбез...
  Аяклар талды, аны сизмәдек. Тамак ачты, тукталырга вакыт кызгандык. Барган шәпкә генә икмәк сыныкларыбызны кимердек.
  Ни турында сөйләшсәк тә, сүзнең очына Сабираттәй килеп ялгана иде.
  — Балаларын кая куярлар инде?
  — Ничәү әле аның?
  — Өчәү.
  — Өчәү үк икән шул.
  "Узебезнен урманны чыкканда, күз бәйләнә башлады. Урман юлы монда туп-туры, урман юлы тулы кеше! Кемнәр болар? Кая баралар? Ашыгыбрак бара башладык, беләсебез килә. Ара тиз якынайды.
  Безнең кебек үк бәләкәй чаналар тарткан кешеләр килеп җитәрәк, юл читенә чыктык. Бездә буш чаналар, ә аларда... Каршыбызга безнең Югары авыл кәрваны чамасы ук озынга сузылган ишле чаначылар килә иде. Без туктагач, алар да туктады. Иң алдагы чаналы, сыңар куллы ирдән:
  — Кайсы авыллар? — дип сорадык. Ул, теләр-теләмәс кенә:
  — Ераклар, — дип куйды.
  — Шулай да?
  — Чокырлыдан без, — дип сүзгә катышты аның артыннан килүче йомры хатын. — Ишеткәнегез бармы?
  — Юк.
  — Кәслене беләсездер алайса?
  — Беләбез, аны бик беләбез.
  — Шуннан биш кенә чакрым безнең авыл.
  — Ничек? Ничек? Ә симәнәне каян алып кайтасыз?
  Бу сорауны соң дәрәҗәдә гаҗәпләнгән Әдилә бирде.
  — Солы симәнәсе бу, — дип ачыклады хатын. — Сарсаз глүбинкәсеннән чыгардык менә...
  Без аптырап, сүзсез-рухсыз аптырап калдык. Безнен кыяфәтне күреп, кузгала башлаган чаначылыр туктап калды.
  — Бәй, — диде, тузынып, Әдилә, — ә без солы симәнәсенә Кәслегә кадәр барып җиттек. Югыйсә Сарсаз аяк очында гына лабаса. Күрше авыл!
  — Безне шулай әрле-бирле йөрткән бәндәләрнең кулы корысын!
  Тамакларына аш үтмәсен! — дип, Чокырлы кәрванчылары зарланырга тотындылар. Без аларны үтеп киттек, алар, һаман зарланып, карганып, юл уртасында калдылар.
  Урманнан үзебезнең авылга йөгереп дигәндәй кайттык. Туп-туры идарәгә барып кердек. Хәкимҗан абый, әвене янган кеше сыман, башын кыйгайтып, шунда утыра иде.
  — Кайтып җиттегезме, үскәннәрем? — диде ул юаш кына.
  — Без кайттык... Сабираттәй генә...
  — Үлеп калды. Мәгънәсез юлга кугансыз безне.
  Председатель дәшми. Без дә эндәшмибез...
  — Чокырлылар очрадымы? — дип сорады ул кинәт.
  — Очраттык шул менә! Аңыша гына алмадык!
  — Сез, үскәннәрем, болай итегез инде... Чокырлы кешеләрен очратуыгызны бүтәннәргә тишмәгез... Ишеттем мин аны! Нишлисең, кушканны үтәмичә ярамый. Көне буе районда шуны даулап йөрдем!
  Әлерәк кенә телефонограмма алдык: симәнәне безгә Сарсаздан, якын глубинкадан бирә башлыйлар... Чаба-чаба, үзем дә койрыксыз маэмай булып кайттым менә... Тик бу юларлекне башкаларга әйтмәгез, сеңсен шунда... Әх, Сабира кызганыч!..
  Иреннәребезне кысып, йодрыкларны йомарлап, идарәдән чыгып киттек, әйтмәдек без ул хәлне, берәүгә дә сәиләмәдек. Җарахот өстенә нигә җәрәхәт өстәргә.
  Икенче көнне Сабираттәйне алып кайтып җирләдек. Өченче көнне Сарсаз глубинкасына элеккедән дә ишлерак булып, озын керванга тезелеп юлга чыктык. Ара якын булгач, малай-шалай да безгә иярде.
  Дамир гына өйдә калды, аның атларына да солыдан өлеш чыгардылар.
  Дамир, атлар яныннан кайтып, безне озатып калды.
  Әддилә белән иң актыккы кешеләр булып барабыз. Көн матур. Чалт аяз. Кар өстенә карасаң, күз чагыла. Авылны чыккач та, зират тавы аермачык күренеп тора. Зиратта яңа кабер. Кызыл балчыктан өелтән бәләкәй генә таучык ак карда уйнаган кызыл төлке кебек кенә күренеп тора...
You have read 1 text from Tatar literature.