Latin

Язгы Чәчәкләр - 1

Total number of words is 4537
Total number of unique words is 2185
37.3 of words are in the 2000 most common words
53.7 of words are in the 5000 most common words
61.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ХикәяI
Ул кызның исеме Роза иде...
Көзге кояшның тәмам сүрелеп барган чагы. Шәһәр бакчасында утырам.
Хәзер мин монда еш киләм. Элекләрне, яшь чагымда, сукмакларыннан тиз-тиз генә атлап узып кителә иде. Бу урындык-эскәмияләрдә әбиләр, бабайлар утыра, каршыларында оныклары уйный, күгәрченнәр, гөрләшеп, әле күтәрелә, әле, томшыкларын вата-вата, асфальт мәйдан өстеннән җим чүпли иделәр. Инде алар да юк. Әллә урыннарын алыштырганнар, әллә миңа дип шушылай буш калдырганнар? Алар күпләр иделәр, ә безләр — берән-сәрән генә.
Әнә анда — чәчәк клумбасы. Әле берничәсе һаман балкып утыра. Ә җәй көне ул ак, кызыл, ал, зәңгәр чәчәкләр белән шаулап тора иде, гүяки яшьлегем адашым калган студентлар тулай торагындагы егетләр-кызлар сыман.
Егетләр, кызлар...
Кинәт кенә хәтерем кайнарланып алды. Шунда күңелемдә бер мәхәббәт тарихчасы яңарды да үз зиһенемә хәйран иттем. Мин бит моңа кадәр күңелемдә бер олы серне яшереп саклап килгәнмен. Тулы бер гомер үтеп киткән. Бу сер мине, белсәгез, күпме бәладән коткарган. Ә югыйсә аның вакыйгасы бик гади, ис китәрлек тә түгел сыман. Әгәр уйлансаң, аңлыйсың: тормыш шундый хакыйкатьләрдән гыйбарәт икән бит!
Ул мәхәббәт тарихчасы Таһир белән Зөһрә арасында булган хәлләрдән түгел. Егетнең исеме Йосыф, ә кызныкы, инде әйткәнемчә, Роза иде. Татарлар әле хәзер дә русның тел җаена туры килсен өчен шушындый исемнәр кушуны мәслихәт күрәләр. Кемнең инде авыз тутырып Хәерниса, Миңлекамал, яисә Хәбибрахман, Гыйлаҗетдин дип әйтеп газапланасы, башкаларны интектерәсе килсен?
Мин белгән ул Роза, хәтеремдә, биленә җиткән кара толым чәчле, ак йөзле, кечкенә буйлы кыз иде. Ә Йосыф, киресенчә, озын буйлы, гәүдәле буларак исемдә калган, бик тә ипле, кешегә карата хөрмәтле, тыныч холыклы, чын мәгънәсендә караңгы татар авылында табигать баласы булып үскән дә, зиһене гыйлем нурына таба этәрү сәбәпле шәһәргә килеп укырга кергән яшь егет...
Бакчадагы чәчәк клумбасы белән аларның бәйләнешләре аз, анысы. Әмма, монда килеп утыруыма, шул танышларым күз алдына киләләр дә басалар, киләләр дә басалар. Һәм менә мин шул Йосыф була алыр идемме, мин ул түгел идемме икән дип тә уйланып, бераз «саташып» алгалыйм.
Ә мин аны бик тә якын күрә, хәтта дустанә бер соклану белән энекәшем кебек ярата да идем бугай. Ул вакытта аның кебек уйлыйсым, аның кебек беркатлы буласым килми иде дә бит, хәтта шундый сыйфатлары өчен ачулана да идем. Менә хәзер ялгышканымны аңлыйм. Җәмәгать, минем аның кебек янасым, көясем килә! Нәрсәгә ул хатасыз, тигез генә үткән гомер?
Инде Йосыфтан, аның яшьлегеннән көнләшәм. Хыялымда аның «сурәтен» киеп йөрим. Мин ул — Йосыф, мин ул, мин, диясем килә!

II
Казанның «Кызыл позиция» дип аталган урамындагы университет студентлары тулай торагының өченче катындагы 150 нче бүлмәдән, кухняга чыгып, чәйнекне газ плитәсенә кайнарлатырга утыртучы бер генә егет бар иде: ул — Йосыф. Тәүге курс студенты. Авыл гыйбаты дип атыйлар андыйларны: беркатлының да беркатлысы, сабый — табигать баласы.
Студент егетләр пешеренеп тормыйлар, ашханәдә тамак ялгарга яраталар. Бәрәңге әрчү, аш әзерләү, башкасы — аларның сөексез эше.
Кухняга килгәләүчеләрдән Роза исемле өченче курс студенткасы да бар. Ул инде җитди, дөнья күрергә, кеше танырга өйрәнергә өлгергән, заводта эшләгән, анда комсомол секретаре булып йөрүче җилбәзәк рус егете Игорь кулыннан узган, Йосыф ишеләргә сытып, югарыдан карарга өйрәнгән кыз. Буй тәбәнәклегенә бәйләнмәгез, өстән карар өчен буйның әһәмияте юк.
Билгеле, менә бу салам-торхан Йосыф аның, Розаның, әүвәле ачуын китерә иде: нигә шушы кадәр беркатлы ул, андый булырга ярамый бит! Шушы хакта иптәш кызларының колакларын чукыды. Яшь егеткә ишеттерергә иде исәбе.
Ә менә бүген икесе янәшә торып бәрәңге әрчеделәр. Егеттән иртәнге йомшак чык исе килә иде. Розаның ничә тапкыр гына башы әйләнгәләп алды. Чәчәктән бал татып карарга теләгән шөпшә кебек аңа таба борынын сузды. Егет берни дә аңламады. Кызны бу хәл тагын да әрсезрәк хәрәкәт ясарга мәҗбүр итте. Әгәр мөмкин икән, егетнең кочагына гына түгел, эченә үк, суга кергән кебек итеп, Розаның чумасы килде. Бу бик тә сәер халәт иде. Тәне буйлап әрсез калтырану йөгерде. Башы әйләнеп киткәндәй булды.
Йосыф, көтелмәгәнчә каушап, читкәрәк тартылды:
— Гафу итегез!
Бу вакытта егет тә чиксез дулкынлану хисләрен кичерде анысы. Моңа кадәр дә кызларның күкрәгенә аның беләге тиеп киткәне бар иде. Әмма болай ук озаклап һәм газаплап түгел.
Розаның буе, инде белгәнегезчә, шактый ук тәбәнәк булып, Йосыфның ни бары җилкәсенә генә үрелеп карарлык чамада иде. Әмма сылу гәүдәсе, чибәрлеге никадәр ымсындырсалар да, барыбер егетне: «Мин сезнең өчен пешкән җимеш түгел, китегез моннан, шөкәтсез!»— дигән кебек, читкә этәреп торалар.
Йосыф үзен хәтта күркәмлек иясе ишеләрдән дә саный белмәде. Аның нечкә йөз чалымнары да, булачак ирне затлы итәчәк тыныч һәм сабыр холкы да, эш сөюе һәм утка-суга ике дә уйламый керергә әзер батыр йөрәге дә дөньяда сукыр тиенгә дә тормый, берни дә түгелдер сыман тоела үзенә. Беренчедән, чәче кара түгел, коңгырт, хәтта язларын-җәйләрен сарыланып китүчән, шуңа ул ямьсездер, мөгаен, чөнки, аның фикеренчә, чибәр кешеләр кара чәчле булалар; икенчедән, борыны да әллә ниндидер кебек, авызы да, күзләре дә, колаклары да... Ямьсез инде, ямьсез!
Һәрхәлдә ул үзен бер дә күркәм кешеләрдән санамый, шунлыктан чибәр кызларга күз салуны уена да китерә алмый. Аның өчен түгелдер сыман алар. Ул моны мәхәббәттә беренче тапкыр «авызы пешкәч» үк аңлады. Авылларында күрше сыйныфтан бер чибәркәйне «озатып» караган иде, капка төпләренә дә барып җитә алмады. Кыз, урам уртасында, башка яшьләр каршында:
— Йосыф, мине озатасыгыз булмагыз! Мин сезне яратмыйм!— дип кычкырып әйтте дә салды. Әгәр җир ярылса, шунда егет, егылып, олагасы иде. Хәер, нәкъ шулай булды да кебек: Йосыф караңгылык, бәхетсезлек, миһербансызлык эчендә калды. Бу тойгылары аның әле яңа гына үзен сиздерә башлаган яшь йөрәгенә, күкрәгендәге кайнар хисләренә таш, салкын зиндан иде. Ул шунда бикләнде.
Егетләрне еламый, диләр. Йосыф та еламады. Ничә көннәр мәхәббәте кайнарлыгында саташып йөргән җиреннән айный да алмады. Ул хәтта үзен озатырга теләп барганлыгын ул кызның кайдан белеп алуын да аңламады, сере тирәндә дип белә иде.
Бу вакыйгадан соң Йосыфның колагына яшерен итеп кенә пышылдап, аны бер кызның үлеп-үлеп яратуы хакында әйттеләр. Моны егет ялган буларак кабул итте. Инде йөрәге караңгы зинданга ябылган, дөньяның миһербансызлыгыннан тәмам хәйран хәлдә иде. Әмма аның хакында: «Ул бик текә егет, үзен әллә кемгә куя!»— дип тә сөйләделәр. Кешеләрдән бу сүзләрне ишетә торды, хаксыз әйтелүләрен үзе генә белә калды. Аңа гашыйк булган кыз ачуыннан аны каһәрләде. Йосыф моны да күтәрде. Азынып-тузынып та йөрмәде. Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Үз акылында калды. Әмма йөрәге генә караңгы зинданда ялгызы елый һәм аның сыкрау авазлары чиксез кыр-болыннардай киң күңелендә шигырь юллары булып яңгыраш алалар, ялгыз калганнарында түгелепләр киткән хисләре халык җырлары рәвешендә җыела, һәм ул җырлый иде. Көйләрне җиңел отса да, тавышы ямьсез, моңсыз булуын үзе белмәде, аңламады. Бары тик җырлады да җырлады. Аны ишеткән кеше мөгаен да Йосыфны юләрләнгән дип уйлый, шуның белән хаклы була ала иде...
Һәм менә бүген Роза аның беләген кулының аркасы, аннары җылы йомшак күкрәк алмалары белән сыпырды, Йосыф шунда кызга тутырып карап куйды. Кыз елмаеп җавап бирде. Аңлы һәм тәҗрибәле егетләрдән булса, эшләрнең кайсы якка таба барганлыгын төшенерлек иде. Йосыф бәрәңгесен әрчи бирде, кыз табак-савыт чайкаштыруга күчте.

III
Розаның кайчан да булса яшь егет белән шаяртып алу исәбендә дә юк иде кебек. Ул бары тик Йосыфка игътибар итә башлаганында гына гомеренең аккан су кебек йөгерә баруын тойды. Роза да кайчандыр шушылай ук самими идеме икән? Бәлки Игорьның күңеленә дә шуның белән хуш килгәндер?
Розаның бер дә исеннән чыгарганы юк ул вакытларын. Авылыннан университетка укырга керәм дип китте. Беренче имтиханыннан ук «коелып» калды. Мин укырга керә алмадым дип кире кайтасы килмәде. Әнисе — укытучы кеше, аны олы юлга озата чыкканда ук:
— Кызым, әгәр тырышмасаң, укырга керә алмасаң, йөземне ачырмаслар!— диде.
Роза аңлады. Әнисенә укырга кергәнлеген белдереп хат язды. Үзе документларын, университеттан алып, һөнәр техникумына илтте. Бүлмәдәш иптәш кызларына ияреп башкарган бу эше дә уңышлы барып чыкмады. Документларын алып калсалар да, инде соңардыгыз, имтиханнар бара, диделәр.
Кызлар «Местком» дигән бүлмәгә барып керделәр. Профсоюзларның шушы комитеты алардан башка да яшьләр белән тулган икән инде. Барысы гаделлек таләп итәләр. Укырга ябышып каласылары килә. Ә аларга өч айлык курсларга язылырга тәкъдим итәләр. Аннары Авиатөзелеш заводында фрезерчы-кыручы булып эшләячәкләр икән. Роза инде башка кызлар кебек белешеп тә куйган иде: завод стажың булса, укырга керү берни түгел, имеш.
Өч айлык курсларда үзе кебек егетләр-кызлар гына иде. Күбесенең биографияләре дә бер үк төрле. Авыл балалары алар. Укырга керәбез дип җиңел кулдан гына килгәннәр дә, имтиханнарын бирә алмыйча, монда сыеныр урын тапканнар. Шунлыктан берсенең «җә»сенә икенчесенең «ә»се әзер.
Эһ, Роза, Йосыф кебек бәхеткә тарып, беренче ишек ачылудан университет бусагасын атлап керү насыйп булмаган иде шул сиңа. Нишләп ул егет үзен җиденче кат күкләрдә тоймасын, нигә дип авызын ерып йөрмәсен — барча имтиханнарны да «бишле»гә биргән диләр аның турында. Әллә кем баласыдыр әле, белмәссең!
Алай дисәң, тулай торакта газап чигеп яшәп ятар идеме, фатирда рәхәтләнеп тормыйча?
Бер ел диярлек Роза заводта тимер кыруда эшләп, аннары «эшчеләр факультеты»нда әзерлек курслары узып, бары шуннан соң гына теләгенә ирешә алды. Әнә хәзер туган авылына кайтасы да килми. Әнисен дә кыен хәлдә калдырды бит ул. Аның сер яшерүен тиз белеп алдылар. Мәктәп укытучылары алдында гына түгел, укучылар каршында кыен булды аңа, әле хәзер дә онытып бетермиләр, хезмәттәшләре ятсынып карауларын яшермиләр ахырсы. Имеш, үз балаларының язмышы башкача булачак! Белмим, дөнья күрсәтер. Кемнең кем икәнлеге шушындый кыен вакытларда беленә бит ул.
Һәрхәлдә Роза үзенең дә гаебе барлыгын аңлый, әмма кешеләрнең хаклыкны сөюләре аңа миһербансызлык сыман тоела. Барысына да ул: «Үзегез соң, үзегез!»— дип ябышырга әзер. Шуңа күрә хәтта каникул вакытларында да туган авылына, әнисе, энеләре, сеңелләре, әтисе, инде тәмам картая барган әбисе янына кайтасы килми. Кайтыр иде дә, тагын әнисе:
— Бу сессияңне «өчле»ләр белән яптыңмы?— дип сораячак. Роза аны алдаларга мәҗбүр булачак. Шәһәр йортларында подъездлар юучы булып акча эшләп, шул акчага яшәвен яшерәчәк. Аннары, бу эшен дә озак вакытка калдырып китә алмый, әгәр дә иптәш кызларыннан эшләп торырга үтенсә, аларның да берничә көнгә генә булса әниләре янына кайтып, илгә күренеп киләселәре бар.
Ә Йосыф имтиханнарын «бишле»гә биреп кергән, әмма... Бик тә башлыдыр, дисәң, чын мәгънәсендә сала бозавы. Каян килсен аңа шул кадәр зиһен һәм белем? Розаның ничәмә тапкыр егетне сынап караганы бар, хәтта гади һәм гадәти ишарәләрне дә аңламый бит ул. Әнә Игорь кебек булдыклы егетләрнең өлешләренә мондый мут тәкъдимнәр чыксын иде әле — хәзер идәнгә келәм, өскә юрган рәвешен алыр иделәр.
Бәлки Розаның үзен дә Игорь әүвәле шулайрак, Йосыф кебегрәк кеше дип тойган-аңлаган булганнардыр? Әй, юк ла, нинди салалык әле бу? Алар эшче яшьләрнең тулай торагына урнашып яши башлаган көннәрендә үк, минут эчендә сизенеп алып, бүлмәдәш кызларына дус егетләре кунакка килде. Роза аларның әрсезлегенә сокланды. Аны беләгеннән генә түгел, күкрәкләреннән дә тотып карауны бернинди бозыклыкка һәм җилбәзәклеккә санамадылар. Алар алдында бүлмәдәш кызлары, егетләрен үртәп:
— Авызларындагы әниләре тутырып җибәргән бәрәңгеләрен йотсыннар әле, аннары назларсыз! Анысы гына сездән калмас!— диделәр.
Роза бу сүзләрдән шартлардай булды. Әмма егетләр:
— Бусы әлегә солтан эзли, үзенең олтан икәнлеген белми!— диделәр, шашындырып.
Роза җиңел сынды. Аның барыр җире юк иде. Курсларда комсомол комитетына сайлап куйдылар. Авыл мәктәбеннән үк бу эшне ул бик яхшы белә иде. Ә монда тагын да җиңелрәк булды. Комсомоллардан яхшы укырга, үрнәк булырга дигән йөкләмәләр алдырттылар да, айга бер, күп дигәндә ике җыелыш ясап маташып, тәмам әйткәләшеп бетеп, вакыт уздырып таралыштылар. Аннары ул җыелышлар дәртле кинолар карау белән алыштырылды. Бу вакытта Розаның янында кара чәчле, озын буйлы, ак якалы комсомол секретаре Игорь иде инде. Ул аңа «өйләнәм» дип вәгъдә итте.
Бик тә якынлашып киттеләр. Игорь аны заводның яхшы бассейнлы мунчасына да ялгызын гына һәм, хәер, иптәшләре белән алып баргалады. Роза аракы эчәргә өйрәнде. Башкалардан калыша алмый иде. Идел буенда чаңгы базасында да бәхетле көннәрне сәләмәтлеген ныгытып уздырдылар. Бу дуслыклары ярты ел бик матур барды. Ә аннары Игорь комсомол утырышларына, конференцияләренә, симпозиумнарына Мәскәүгә атна саен диярлек китә башлады. Роза аны бөтенләй дә диярлек күрмәде. Ә апрель аенда ул өйләнгән һәм комсомол эшенә башкалага күченгән иде инде. Шунда кыз үзенең «чүлмәге ватык» хәлдә елап калуын аңлады.
Хәер, күзгә алырлык чибәр кызларның берсе булган Розаны егетләр ярата иделәр. Ул инде аракы да эчә белә, сала кызларыдай киреләнеп тә маташмый. Кино да, театр да ярата. Инде рестораннарда да булырга өлгерде. Заводта хезмәт хакын яхшы түлиләр. Әле кайвакыт әнисе дә почта белән җибәргәли. Имеш, кызын студентка дип белсеннәр.

IV
— Күрәсеңме якты айны, ничек биектә? Нурлы!
Роза агачлар арасындагы ышык ачыклыктан күкне күзәтә иде. Бу вакытта ул көзгедән чибәр йөзен сокланып караудан гына да рәхәт тойгыларга һәм дәрткә бирелгән сылудай үзен хис итте. Якты ай һәм аның йөз нуры икесе дә бердәй гүзәл, бердәй тәэссоратлы түгелләрмени? Аһ, алар нинди охшашлар!
— Сез охшашлар икәнсез!
Роза каушап китте. Гүяки аның күңелендәге үз сүзләрен кабатлады егет. Шунда аңа кызның: «Эһ син, сала бозавы! Кайдан болай сөйләшергә өйрәнеп өлгердең әле?— диясе килде.— Синең соң, әле томаналыгың да бетмәгән!»
Әмма бу сүзләрен әйтми калдырды, чөнки Йосыфның ул шигырьләр язганлыгын да белә иде. Шуннан гына чыгып та егеттә күңел ихласлыгы барлыгына ышанырга тиешлеген аңлый. Тик нигәдер күңеле үртәлә. Мәхәббәт уены аркасында түгел, бәлки кара бер көнчелек белән Йосыфның яшьлегеннән дә, дөньяны башкача, ихлас һәм илаһи итеп күрә белүеннән дә, бөтен эче-тышында, барлыгы-юклыгында саф энҗе бөртеге кебек булуыннан да көнләшә. Аны менә шушында тотып алып, юләрләнеп изәсе, хәтта пычратып ташлыйсы да килә. Дөньяның йөреше әгәр дә адәм балаларының теләкләренә буйсынмаса, яшәеш дигән шушы интегүләрнең, җәбер һәм мескенлекләр күрүләрнең, омтылыш һәм атлыгуларның ни мәгънәсе бар?
Роза егеткә таба якынлашты. Бу вакытта Йосыф һаман да шушы кызны, ничек ризалаштырып, кичке бакчага алып чыга алуына шатлана һәм тантана итүендә иде. Розаны бер үбәрмен әле дип хәтта башына-уена китерә ала идеме соң? Ә кыз аны биленнән кочты. Егет үзенең сеңерләре буйлап дәрт ялкыны уйнап узып киткәнлеген тойды. Аңа артыгы белән рәхәт иде.
Кемнәрдер яннан гына сөйләшеп уздылар. Роза аларны сизмәде дә. Ә Йосыф шул ике егет, бер кызның хәтта нәрсә хакында гәп орып барганнарына кадәр ишетте. Оялды. Шикләнде.
Егетнең көтмәгәндә читкә тартылуын Роза аңлый һәм бәяли алмады. Ул моны саклык дип түгел, бәлки хәйләле үртәү сыманрак кылану дип кабул итте. Әмма егетнең инде кулга ияләшә башлавын белә иде ул.
— Син тагын да матур сүзләрне беләсеңме соң?— дип, мөмкин кадәр назлы һәм йөрәкләрне назландыргыч тавыш белән сорады Йосыфтан.
Роза бик яхшы белә һәм сынаганы да бар иде: аңарда татлы сүз түгел, ягымлы тел назы куәтле. Әйткәннәренә ниндидер, кайдандыр килгән моңлы аһәңле яңгыраш өсти дә, авазларына шулай хис көче бирә, нәкъ хушбуй кешенең тән исен ничек затлыландырса, сүзләре дә, корылыкларын югалтып, җылы мәгънә алалар сыман. Роза бу ямьне быелгы имтиханнарда да сынап карады. Күпләр аның кебек итеп булдыра алмыйлар. Розада ул авазлар ягымлы, колакка ятышлы рәвештә килеп чыга. Аларда ниндидер ярым «аһлар», хәтта «ухлар» да бар. Юк, алар әйтелмиләр, хәтта ишетелеп тә бетмиләр, колакка түгел, әмма күңелгә үтәләр. Бу авазларыннан карт профессорлар да саташа. Роза алдында кечерәеп, гыйлем алиһәсенең үзен тыңлап утыргандай, тәмам онытылып китәләр.
Кыз үзендә мондый көче барлыгын элекләрне белми иде. Ике курсны «өчле»гә укып килде. Ни бары быел җәен генә ул беренче тапкыр бары тик «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләре алды. Әллә ничек кенә, Аллаһының рәхмәте белән дисеңме соң, сессиясенең беренче имтиханы вакытында «теле ачылып китте». Югыйсә бик гади генә вакыйга булды һәм барысы да шуннан башланды. Роза хәзер үзендә дөньяның барышын үзгәртә алырлык көчне дә тойгалый, әмма моның вакытлы бер күренеш яки саташу гына икәнлеген дә белә. Аны югалтырга шуның өчен курка да.
Ул гомергә имтиханнарын шпаргалка, ягъни студентлар теле белән әйтсәк — «бомба»лар ярдәмендә бирде. Бу юлы, бары тик шушы соңгы имтихан сессиясендә генә, башкача килеп чыкты. «Коммунистлар партиясе тарихы» дигән предмет иде. Ясалма фән. Съездларны, анда кабул ителгән карарларны белеп сөйләргә кирәк, бары шул гына сорала. Ә аңа, бәхете, бик җиңел сорау эләкте: партия тарихына үз карашын белдерү таләп ителә иде. Әгәр дә Роза «отличница» булса, ирекле фикергә корылырга тиешле булган җавапны сөйләп бирергә курка калыр иде. Ә кыз сөенде генә. Шул шатлыгы теленә ягымлылык булып күчте. Бу инде ялагайлану һәм төчеле студенткаларга хас кыланчык, ясалма тавыш түгел иде. Профессор аны исәңгерәп тыңлады. Роза төгәл генә нәрсә сөйләгәнлеген дә хәтерләп өлгермәде, матур җөмләләрне тезде дә тезде, бер көй белән такылдады да такылдады.
— Сезгә «яхшы» билге дә җитәрме?— диде профессор, ул сөйләп бетергәч кенә аңына килеп. Кыз белә иде: «юк» дисә, хәзер өстәмә сорау биреләчәк.
— Әйе!— диде.
Бу җәйге сессиядә биш фәннән имтихан иде. Бөтенесе дә шушы рәвешле җиңел, проблемаларсыз узды. Аны беренче сынау вакытында ук батып китүдән тартып чыгарган ягымлы аһәңле тавышы бүтән очракларда һич кенә дә кыен хәлдә калдырмады. Роза нинди байлыкка ия булып алуын шунда аңлады. Җәй буе бу хакта уйланып, элекләрне дә вакыт-вакыт аңарда мондый моңлы авазлы тавышның пәйда булганлыгы исенә төште. Юккамы кечерәк чагында:
— Сез, сеңлем, матур сөйләшәсез!— диләр иде.
Ә кыз исә, бу сүзләрне: «Мин акыллы бала икәнмен!»— дип аңлый иде. Юк икән шул. Аның бары тик сөйләм тавышы гына матур булган, күңелләргә ятышлы. Хәер, Розаның фикеренчә — акыллы хатын-кыз үзенең барлык мөмкинлекләрен уңышлы файдалана белергә тиеш. Чибәр йөз генә аз, хәйлә, хәтта мәкер дә файдалы. Ә менә Йосыф кебек ихласлык итәргә ярамый, кеше хәтта үз күңелен алдый алырлык дәрәҗәдә генә булса да хәйләле түгел икән, аңа яшәве авырга киләчәк. Егет әлегә яшьлеге белән боларны аңлап җиткерә алмый. Дөрес, акыл керер, керми калмас. Укуы да һаман шушылай «биш»кә генә бармас, җае бозылып китми тормас, дөнья бу, «бүре улатып» кына яшәп булмый. «Бүресе туктаусыз улаган» кешеләрне бик яратып бетермиләр, андыйларга «аяк чалмый калмыйлар». Йосыфның әлегә саф энҗе булуын Роза күреп, тоеп, аңлап тора. Аны кулына эләктерәсе килә, үзенеке итәргә омтыла, пычратып ташлыймы, әллә муенына тагылыпмы — анысын аннары хәл итәр.
— Ә син кайдан белдең минем йөземнең ай кебек нурлы булуын?
— Чөнки сез бер-берегезгә шундый да охшагансыз, хәтта бит очыгыздагы миңләрегезгә кадәр!.. Мин әле кайвакыт, айга карыйм да, анда сезнеке кебек озын кара чәч толымнары да бардыр сыман күрәм. Төн караңгылыгы шул толымнарының сүтелеп китүеннән, имеш.
Йосыф һаман ачыла барды. Розаның нинди генә шагыйрь-язучылар белән очрашканы булмады югыйсә. Берсе дә бу егеткә ошамаган иделәр. Аларны бүлмәдәше Хәбирә, язучы булырга хыялланучы һәм мең өметтә яшәүче кыз, үзе белән шактый еш алып кайткалады. Шуларның кайсысы Розага кызыкмый калды? Әле берсе, бүре маңгайлысы, кәҗә тәкәсе хәтле генә буйлысы, тәкәббер Марс Гани дигәне аңа ничәмә тапкыр зур мәхәббәт хисләрен дә түгеп салды, бөек язучы булачагын, инде дә хәзер үк шундый икәнлеген сөйләде. Тик сүзләре Йосыфныкы кебек табигый матурлык белән чыкмыйлар икән бит, ниндидер ясалмалык белән күңелне аптыраталар. Аның метафоралары, чагыштырулары артыгы белән купшы һәм хисләреңне сазлыкка суырып алучы убырлының авызыннан чыккан «җыру» кебек ишетеләләр.
Әмма Розага аның кочагында калулары рәхәт иде. Буйлары да бер чама гына. Марс Гани, туймас җан, рәхәт кеше дә инде. Тик менә — өйләнгән. Йосыф кебек саф энҗе түгел, бәлки төссез, шомарган вак чуерташ кисәге генә. Андыйлардан тәнгә ләззәт бар, ә җанга — юк.
Шуларны уйлый да — Розада әллә нинди сәер ялкын кабына. Менә-менә аның кулыннан ак энҗене тартып алырлар кебек. «Йосыф, яратаммы мин сине? Юк, әлбәттә! Буең гына бар, калын сары чәчләрең! Яшең дә унсигез генә, акылың да утырмаган. Син әле җан гына, тән дә түгел!»— Роза боларны гына бик яхшы белә һәм аңлый иде.

V
Кабат язгы май аеның бәхетле киче. Көннәр инде тагын да җылы, рәхәт. Төннәр дә ягымлы, ямьле. Сандугачлар да кайтыр. Бакчалар чәчәккә төренә башладылар инде. Ә Йосыф һаман читкә тартыла. Эһ, егет, син бит мәхәббәттән исерергә, кызны кочарга, үбәргә, учыңда уйнатырга тиешсең!
— Минем бу агач төбенә менеп басасым килә! Егылмасмынмы?
Розаның хәйләсе барып чыга, егет аның кулыннан тота. Черек теш кебек селкенеп торган агач кисентесенә килә дә кыз, менеп тә баса. Инде хәзер алар буйга тигезләштеләр диярлек. Егетнең җылы, коры тыны Розаның муен чокырын көйдереп алгандай итә.
— Тот, егылам!
Шунда кыз, рәхәтләнеп, Йосыфның кочагына егыла. Дәртләнеп көлә. Аның көмеш чыңлы тавышы дөньяны бәхет хисенә күмә.
Йосыфның кочаклары тимер кебек. Ул анда Розаны мамык каурый кебек кенә тибрәтә.
«Нигә аягыма бастырасың мине, Йосыф? Нигә үпмисең? Кысып ал! Мин бит инде кочагыңда идем!»— Егетне Роза аңламый, аның бозаулыгы, сарык бәрәне кебек аңгыра булуы аңа ошамый. Җаны кайный. Ә Йосыф аз гына әрсезлеген дә сиздерми шунда.
— Сала бәрәңгесе!
— Кайда? Әллә бәрәңге китерделәр?
Йосыф әллә юри шулай үртәп сөйләшә — билгесез! Әмма аның беркатлылыгы Розага көлке булып тоела. Бу юлы да мыскыллана. Ачуын тыя алмас дәрәҗәгә җитә. Ә егет, берни дә булмагандай, аңардан сорап куя:
— Гафу итегез, сез шаяртканны яратмыйсыз бугай?
Розаның күңел чүлмәгеннән ташып чыгарга торган ачуы кинәт юкка чыга, аңа тагын да кызык булып ала. Көлү тавышы якты ай нурларының көмеш чукларына тиеп китә. Кызга — рәхәт. Үртәлү, ачу, көлке хисләре, үзара тәмам болганып, аның акылын алгандай итәләр. Шулай да хәтере сагаерга мәҗбүр. «Мин белгәнчә үк томана түгелсең икән әле... Юри кыланасың гына ахрысы?»— дигән уй күңелен суыта. Ул калтыранып куйгандай була. Салкын түгел иде бит, нигә болай өшенә әле? Әллә суык җил үтеп киттеме?
— Йосыф, ни өчен минем белән сез дип сөйләшәсең? Мин сиңа шулай ят кешемени?
Розаның тавышында теге, хәтта профессорларын да буйсындырган назлы аһәң, сихри моң саклана. Җитди сүзгә керешсә, ул илаһилык тагын да көчәя. Егет аның тавышына әсәрләнә. Роза тыныч кына көтә.
— Юк, сез миңа артык кадерлесез!
— Ни өчен?
— Чөнки... Сез шушы сихри дөньяның ак канатлы алиһәсе. Син дип атасам, сезнең күркәмлекне бозармын сыман!
— Ә мин алай ук, син уйлаганча түгел...
Розаның нигәдер күңелендә сакланган серен чишәсе килә, хәтта үзенең дә тәмам чишеләсе, тугарыласы килә... Йосыфка: «Мин гыйффәт иясе түгелмен, минем «чүлмәгем» күптән ватык инде»,— дип сөйләп бирәсе итә. Менә бит, сүзне башлады да инде. Хәзер дәвам итәр. Егет аны тыңлап бетермәстән үбә һәм коча башлар. Тизрәк үз җаен башкарырга дәртләнер. Намусын ничек югалтуын да сизми калыр. Шушы язгы кичтә Роза аңардан ялганчы Игорь өчен дә, Марс Гани кебек графоман-бушкуык өчен дә, башка ир исемен йөртүчеләр өчен дә үч алыр. Ул үзе генә түгел, бөтен дөньясы бозык, ә бу егет бичарасы — саф энҗе хәлендә саташып йөри. Аны барыбер бозачаклар, тирес арасына ыргытачаклар. Ул анда тутыгачак, гади таш булып калачак.
— Йосыф, мин сиңа күптән әйтермен дигән идем...— Роза тынып кала, үз уйларында бутала.
— Мин дә...
— Нәрсә «мин дә»?
— Минем ул сүзне әйтеп караганым бар иде инде. Ишетмәдегез бугай?
— Ничек инде?
Йосыф артка чигенә. Караңгылык белән тәмам тоташа. Аның гүяки эреп югала баруын бер Роза гына күреп, тоеп тора.
— Мин сезне яратам!
Һәм шунда Йосыфның күзләренең агына якты ай нурлары килеп бәрелә. Розаның йөрәге тотыла, хисләре ташкын булып кабара. Ул аңлый алмый: аңа бу сүзләрне Игорь да әйтте, Марс Гани дә... Әмма алар аны ниндидер хәйлә, алдагыч сүз буларак такылдаганнар икән бит. Менә ул чын мәхәббәт авазлары ничек ишетелә: күкләр һәм җирләр тетрәнерлек булып, йолдызлар кулларга-кул тоташтылар сыман. Йа Хода, бу нинди дәрт, бу нинди бәхет, бу нинди рәхәтлек!
Роза шунда егетнең кочагына атыла. Аны үбә, коча, иркәли. Әмма үз кочагына аның гәүдәсен тәмам сыйдырып бетерә алмыйча газаплана. Аңа Йосыф тау кадәрле зур булып тоела. «Йа Ходаем, бу бүләгең миңа нәрсә өчен? Үзе чибәр, үзе акыллы, үзе беркатлы, үзе ахмак!..»
«Ахмак?..»
Роза кинәт айнып китүен тоя, хисләрендә суына. Аңа ахмак егет нәрсәгә кирәк? Җитмәсә биш яшькә яшь. Моның җитлегүен көтсәң, картаеп бетәрсең!
Кыз уйлый да, уйламый да. Ул бары тик хис кенә итә. Шушы хисләре аның миендә уй йомгаклары кебек йөгерешәләр. Егет аны кайнар итеп, самими иреннәре белән үбә, кочагына сыйдыра.
«Ныграк коч мине, ныграк, сала пәрие! Миңа синең назларың кирәк!»— Әмма Розаның тыны бетә. Егет аның бу хәлен аңлый. Кочакларын ача. Роза үзенә ниндидер сихри сафлык катнаш рәхәтлек күчкәнен тоя. Менә ул нәрсәне югалткан булган. Бу бит керсез күңелләрдә генә була, яши ала торган сафлык, намус хисе. Һәм ул шушы сала малаенда бар, ә Розада — юк! Болай ярамый. Бу — зур гаделсезлек. Ул сафлык сиңа, егет, кирәк түгел. Сафлык ул — кызларның бәхете, шуны да белмисеңмени? Гыйффәт диләр аңа! Егетләргә аларга ничек тә ярый, егетләр барысы да ... эт койрыклары! Син дә шундый, бары тик әлегә белмисең генә үзеңнең кемлегеңне!
— Без бергә була алмаячакбыз, шуны аңлыйсыңмы, Йосыф?
— Ни өчен, Роза туташ?.. Яшегез, гафу итегез, олырак дисезме?.. Ялгышасыз! Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөекле хатыны үзеннән унбиш яшькә өлкәнрәк булган...
— Син комсомол түгелмени?
— Комсомол, ә нигә?
— Пәйгамбәрләрне каян беләсең? Әбиең үстердеме?
— Минем әбием юк. Әтием дә, әнием дә ятим үскәннәр.
— Балалар йортындамы?
— Юк инде. Авылда. Берсе — үги ана кулында, икенчесенең әтисе, улы үсеп җиткәнне дә көтмичә, әйе, үлеп киткән. Әткәмнең әнисен генә күреп калдым, әмма хәтерләмим. Бик кечкенә идем.
— Ә минем ике әбием дә исән иделәр, алар акыл биреп, кызыбыз дип иркәли иделәр!
— Сез бәхетле булгансыз! Миңа алары тәтемәде...
— Ә пәйгамбәрләрне каян беләсең?
— Ишеткәнмендер, бәлки укыганмындыр — хәтерләмим.
— Әллә сүзеңдә хата бармы, әйтеп кенә бетермисеңме?
— Юк дип беләм... Юк-юк... Хата сөйләмим!
— Ярар, ярар. Ышанам! Минем шулай дип ишеткәнем бар. Борчылма! Сынар өчен генә әйттем, аклана ук башладың.
Йосыф читкәрәк тайпыла. Биек агачның кәүсәсенә сөялә, әмма Роза барыбер аның гәүдәсен күз уңыннан җуймый. Янына барып, башын күкрәгенә тери. Егет аның аркасына олы учларын куя. Кызны бераз күтәребрәк торуын әллә сизми, әллә шулай кирәк дип уйлаганына күрә игътибарга алмый.
— Бу йолдызларны бүген ничәмә гашыйк җаннар күзли, бу ай бүген ничә мәгъшукка туры сукмак юлын күрсәтә!
Йосыф шагыйранә сөйли. Розаның мондый сүзләрне укыганы бар — романнардан. Ул үзенә дә беренче сөйгән яры шулар хакында әйтер дип белә иде. Әмма Игорь «комсомолларның бурычларын» искә төшерү белән генә чикләнә иде. Эшлекле булды, шигырьгә бирелмәде. Дөрес, исереп алган чакларында, хискә күчеп, үзеннән югарырак утырганнарны сүгеп ташлый иде дә, икенче көнне Розаны:
— Нигә син безнең «генеральный»ны сөймисең, нигә аны минем колакка яманлап әйтәсең? Сез, татарлар, безне сөймисез, Чыңгыз хан калдыклары!— дип ачулана башлый иде.
Ә кыз үксеп елый. Мәхәббәттә мең тапкырлар вәгъдә шәрабларын эчкән егетеннән ишеткән мондый авыр сүзләрне күтәрә алмый. Игорьга аның елавы хуш килми:
— Сытык кешеләрне сөймим!— дип белдерә.
Роза тагын да курка кала. Күз яшьләрен сөртә, елмая һәм:
— Мин татар түгел, болгар кызы, беләсең!— дип аклана башлый.— Безнең болгар бабаларыбызны да Чыңгыз хан оныгы Бату хан гаскәрләре кылыч аша сугарган...
Кыз ярсый. Кара бөдрәле чәчләрен, кысынкы күзләрен, ак йөзен сыпыргалап көзге алдында Игорь ак якалы күлмәген рәтли бирә, кара буйлы галстугын төзәтеп ала. Аннары телен чыгарып, аны җентекләп карый, тешләрен тикшерә, ә диванга сеңгән ярым шәрә елак Розасына күз уңына да салмый, һаман әйтә бирә:
— Беләм мин ул тарихларны. Укыттылар!— ди.— Ярым-болгар, ярым-татар кавемен дә... Без үзебез дә күптән чын, чи урыс түгел инде, әллә немец, әллә француз, әллә татар, әллә кытай шунда — җыелма!.. Җыелма команда!..
Ә аннары тынып тора. Һаман көзге тирәсендә кала бирә. Сыпырынуын яңарта, чәчен әле алайга, әле болайга тарый. Белә югыйсә: аңа ничек тә килешә. Күркәм... Юк, алай гына да түгел, чибәр! Ничәмә кызның һушын алган егет. Аның бер җылы сүзенә мохтаҗ күпме комсомолканың йөрәкләрендә кайнар ут яна. Алар хакында Роза да белә. Әмма Игорьның үзенә әйтмәячәк, белгәнен сиздермәячәк. Төшенсен: Роза аны, Игорьны, беркемгә дә бирмәячәк!..
Шулай дип өметләнде, шулай дип белде. Әмма бирде. Ничек биргәнен белми дә, аңламый да калды.

VI
— Ә синең яратып караганың бар идеме, Йосыф?
Егетнең күкрәгенә башын куйган кыз аның йөрәк тибеше үзгәрешен көтте. Әмма ул буш иде булса кирәк, һаман да үз көендә кала бирде. Йосыф җавап бирергә ашыкмады. Кыз да нәрсә хакында сораганын онытты. Бәхетле мизгелләре үз рәхмәтендә сузылдылар да сузылдылар. Тагын Игорьны, Марс Ганине, башкаларны исенә алды кыз. Хисләрендә кайнарланып, егетне егып яткырасы, аударасы килеп алды. Мондый шаянлык Розада электән бар нәрсә иде. Әмма кабат тынычланды. Аңа бу хәлендә яңача, моңа кадәр булмаганча, илаһича рәхәт иде...
— Ә син Марс Гани дигән язучыны беләсеңме?
— Беләм!— дип җавап бирде Йосыф.— Яхшы шагыйрь, әйбәт язучы. Мәхәббәт турында язган бик тәэсирле, күңелләргә хуш килерлек повестен дә укыганым бар. Шигырьләренә җырлар да язалар.
— Ә синекенә?
— Кая ди әле?.. Минем бар икәнлегемне дә белмиләр!
— Беләләр, ялгышасың!
— Каян белсеннәр?
Роза әйтергә дә, әйтмәскә дә уйлады. Кыш көне торак радиочелтәре аша Йосыфның шигырьләрен үз башкаруында укып тапшырылган кичтә Марс Гани, берничә иптәше белән, ялгызы гына да түгел әле, Хәбирәне сорап кергәннәр иде. Чәйләделәр. Аннары мәйгә күчтеләр. Марс Гани шунда, Йосыфның үз шигырьләрен укуын диварга эленгән радиодан тыңлап бетерде дә: «Мондый егетләргә юл бирмәскә! Юкса безгә урын калдырмаячаклар!»— дип, авыр бер көнләшү белән әйтеп куйды. Аның көтелмәгәндә болай ачу күрсәтүен ни өчендер Хәбирә дә хуплады. Бары бер Роза гына гаҗәпләнде булса кирәк? Әмма оныткан иде. Ул кичтә Марс Гани тагын аларда йоклап калды. Икенче көнне Роза лекцияләренә бара алмады. Хәбирәнең беренче хикәясен газетада бастырып чыгарулары уңаена туры килгән ул «бәйрәм» икенче көнне дә дәвам итте.
Болар барысы менә хәзер, Йосыфның күкрәгендә әкият дөньясына чумган мизгелләрендә, дөньяда әле көндәлек көрәш һәм хыянәттән генә торган тормыш та барлыгын исенә төшереп, хәтерендә яңардылар. Ул шунда егеткә: «Алар инде хәзер үк синнән көнләшәләр!»— дип җавап бирмәкче иде, тагын онытылып китте. Моңа Йосыф үзе гаепле! Сыпырмасын иде кызның аркасыннан, ул да аны сузылып үпмәс, шуның аркасында хисләргә бирелмәс, хәтерен дә яңартмас иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Язгы Чәчәкләр - 2
  • Parts
  • Язгы Чәчәкләр - 1
    Total number of words is 4537
    Total number of unique words is 2185
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Язгы Чәчәкләр - 2
    Total number of words is 4650
    Total number of unique words is 2169
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Язгы Чәчәкләр - 3
    Total number of words is 29
    Total number of unique words is 29
    58.5 of words are in the 2000 most common words
    75.5 of words are in the 5000 most common words
    78.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.