Latin

Ясимә Ятимә Түгел

Total number of words is 2781
Total number of unique words is 1297
48.7 of words are in the 2000 most common words
62.4 of words are in the 5000 most common words
70.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Хикәя)

Ясимә ял көннәрен көтеп ала. Балалар йортында паркка яисә зоопаркка, циркка бара торган көн ул. Юк ла, парк, цирк өчен генә дә түгел. Алары да ошый Ясимәгә, атна буе беркая чыкмыйча, балалар йортында яту ялыктырадыр шул. Яшәгән бүлмәләре җылы, якты анысы, уйнасаң уены, ашасаң ашы җитәрлек. Тәрбиячеләр әйбәт, бигрәк тә Гайшә апалары алар өчен үлеп тора.
Барыбер шәһәргә чыгу көнен көтеп, сагынып ала Ясимә. Бу көнне аларның группасы Тукай урамы буйлап уза. Ә бу урамда бер таныш йорт бар. Балалар йортыннан өч өй аша гына ул. Юк, Ясимәнең ул йортка кергәне юк, анда яшәүчеләр белән дә таныш түгел ул. Ләкин бу йорт барыбер чит-ят түгел аңа.
Бер хатын тора бу иске, бер якка янтая башлаган агач йортта. Аның Ясимә кебек кызы да бар. Кара-кучкыл йөзле. Ясимә җәй көннәрендә генә шулай карая. Ә бу кыз гел кара. Әнисе ап-ак! Аның хәтта чәчләре дә ак.
Бик кызык алар. Ясимәләр үткәндә парлап капка төпләрендәге эскәмиягә чыгып утыралар. Кулга-кул тотынышып, тезелешеп барган балаларга, ниндидер танышларын эзләгән кебек, төбәлеп, текәлеп карап калалар.
Каян таныш соң бу йорт? Әлеге хатын белән кара кыз да таныш кебек. Әллә кайчаннан белә кебек Ясимә аларны. Йөз ел, хәтта мең ел! Ул әле җиде яшьтә генә, ә менә бу кешеләрне инде мең ел белә! Төшендә дә күргәне бар. Төшендә ул хатын Ясимәгә гел елмаеп карап тора, ә өнендә никтер моңсу, күңелсез... Теге кыз да шундый ук: төшендә генә көлә, елмая, курчагын бирә, уйнарга чакыра...
Кайчакта Ясимә уйлап куя: нигә күңелсез соң бу кыз? Ул бик бәхетле булырга тиеш бит! Аның әнисе бар! Бәлки әле әтисе дә бардыр. Әллә юкмы? Шуңа да күңелсезме ул? Ә менә Ясимә әнисен дә, әтисен дә белми. Исеме дә Ясимә бит аның. “Ятимә” дигән сүздән килә. Каян беләме? Гайшә апасыннан.
Аның тарихы болайрак. Ясимәнең әнисе аны тапкан чакта үлгән. Сакаурак булганмы, әллә артык дулкынлануданмы, медсестра хатын, ятим калган сабыйны алырга кергән кешеләр: “Исеме ничек?” – дип сорагач: “Ятимә”,- дип җавап биргән. Ләкин ул “т” авазын төгәл генә әйтә алмаган, “ятимә” сүзе “ясимә “ булып ишетелгән. Шулай язып та куйганнар.
Бүген Ясимә урамга аеруча дәртләнеп, дулкынланып чыкты. Гайшә апаларының да кәефе әйбәт. Бүген аның туган көне. Иртән иртүк җыелып, бөтен группалары белән котладылар үзен. Соңыннан Гайшә апалары күз яшьләрен сөртә-сөртә әйтте:
- Минем балаларым булмады, сез минем балаларым кебек, - диде. Бу сүз җитә калды. Бөтен төркемнәре белән: “Әни! Әни!”- диешеп, яраткан апаларына ябырылдылар...
...Таныш йортка якынлашкан саен Ясимәнең кечкенә йөрәге ярсыбрак типте. Хәтта аның бөтен гәүдәсе бер зур йөрәк кебек калтырана иде. Ярсып, калтыранып типкән шушы йөрәктә ниндидер сихри ым белән олыларча бер хәйлә калкынып куйды. Бу хәйлә Ясимәне Гайшә апасы янына алып килеп, аңардан: “Минем башым авырта, мин бара алмыйм”,- дигән ялган сүз әйттерде. Ялган булса да, Гайшә апалары бик борчылды, кесәсеннән дару төймәләре алып, каршында йөзен чытып, бөрешеп басып торган кызга каптырды. Аннары таныш йорт каршындагы эскәмия янына алып килеп:
- Шушында утырып тор, бераз хәл кергәч, үзебезгә кайтырсың, яме, - диде. – Юлны табарсыңмы? Озатып куйыйммы? – Үзе һаман сәгатенә карый. Ясимә белә: алар циркка болай да таман гына өлгерәләр иде, аны озатсалар, бөтенләй соңга калачаклар. Шуңа да Гайшә апалары өйрәтепме-өйрәтә: - Кайтканда туктама, беркая да кермә, кешегә иярмә...
Ясимә япа-ялгызы утырып калды. Тып-тын. Урамда җан әсәре дә күренми... Ичмасам, теге апа белән кара кыз да чыкмый. Кая киткәннәрдер... Ясимә белән танышасылары килми микәнни? Менә бит ул, алар хакына иң яраткан апасын да алдалап калды...
Ясимә, урыныннан торып, җил-яңгырдан кыршалып, караеп беткән мәһабәт капка янына килде. Аның кытыршы такталарына таянып, нәзек кенә ярыктан эчке якка күз салды. Әнә – ишегалдына таба чуер таш белән түшәлгән сукмак китә. Ул тау кебек йортка терәтеп төзелгән ачык болдырга кадәр алып бара. Өй ишеге ачык. Ләкин беркем дә күренми... Шылт иткән таыш та юк...
Алдындагы биек капка үзеннән-үзе ачыла башлагач, Ясимәнең болай да чак торган җаны нәни табанына кадәр төшеп ятты. Ул бикләнмәгән, хәтта келәсенә дә эленмәгән булган икән. Ачылып, керергә чакырып торгач, Ясимә ялындырмады, капка тупсасыннан үтеп, таш сукмакка менеп басты. Бераз икеләнеп, уйланып торганнан соң, өй болдырына – ачык ишеккә таба китте. Өйгә керер алдыннан тагын тукталып, тирә-якка колак салып, тыңлап торды. Ниһаять, тәвәккәлләде. Шулай да... Үзе керде, үзе сабый күңелендәге сорауларга җавап таба алмый җәфаланды...
“Каян таныш соң бу йорт? Бу ишекләр дә таныш... Бу бүлмәләр дә... Монда яшәүчеләр дә таныш...”
Өй эчендә Ясимәне күкеле сәгать каршы алды: “Кәк-күк... Кәк-күк...” Болай да буш, моңсу өй эченә тагын күбрәк моң, моң гына түгел – шом кереп тулды. Ясимәгә куркыныч булып китте. Ул, үзен-үзе белештермичә, кырт борылып, ишеккә омтылды. Ләкин тиз генә чыгып китә алмады, тыштан кереп килүче өй хуҗасының кочагына барып керде...
Алар шундук бер-берсен танып алдылар. Ләкин хатынның соравы да бик табигый яңгырады:
- Син кем?
- Мин... Мин... Ясимә...
- Кем-кем?
- Ясимә... Детдомнан...
- Ә ничек монда килеп кердең?
- Мин... Мин авырып калдым... Капка ачык иде... Сезне күрәсе килде... Мин бит сезне беләм...
- Югалтмаслармы соң?
- Башкалар Гайшә апа белән циркта. Тиз генә кайтмыйлар әле алар... – Ясимә батыраеп китте. Янәшәдәге диванга барып утырды. Башын боргалый-боргалый стенадагы фотосурәтләрне өйрәнә башлады. – Ә кайда сезнең кызыгыз?
- Син Гөлгенәне каян беләсең?
- Беләм. Без урамнан үткәндә сез гел карап каласыз. Мин дә сезне карап китәм. Мин сезне төштә дә күрәм. Төштә сез тагын да матуррак... Сез анда көлеп кенә торасыз...
- Шулаймыни?! Төшеңдә күрәсеңме? Менә хикмәт диген, ә? Ә бит мин дә сине күрәм... Синең кебек кызны... Бәй... Мин бала чагымны күрәм дип уйлый идем. Сине күрәм икән ич мин!.. Без бит бик тә охшашканбыз, шулаймы?
- Син минем апаммы әллә?
Хатын көтелмәгән сораудан сискәнеп китте. Ясимәнең күк кебек аяз күзләренә тутырып карады. Һәм кызның сәер соравына иң гадәти сорау белән җавап бирде:
- Син кем? Каян? Исемең ничек?
- Ясимә.
- Ясимә?.. Андый исем буламыни?
- Була. “Ятимә” дигәннән ул. Мин туганда әнием үлеп киткән. Врач апа:”Бу кыз ятимә”,- дигән дә, шулай язып куйганнар. “Т” хәрефен әйтәлмәгән ул... Гайшә апа боларның барысын да белә...
- Акыллым, сиңа ничә яшь соң?
- Өченче июньдә җиде яшь тулды. Быел мәктәпкә барам. Сумканы тутырып куйдым инде. Бөтен хәрефләрне дә беләм мин... Саный да беләм... Ышанмыйсызмы?
Хатын, Ясимәнең соңгы соравына игътибар итмичә, һаман кызның туган көне белән кызыксынды:
- Өченче июньдәме? Ялгышмыйсыңмы?
- Ышанмасаң, Гайшә ападан сора.
- Ышанам-ышанам... Ышанмыйммы соң... - Хатын, каушавын сиздермәс өчен генә булса кирәк, Ясимәнең тәрбияче апасы хакында сорашырга кереште. – Әйбәтме соң ул - Гайшә апагыз?..
- Әйбәт. Нык әйбәт. Тик... балалары юк аның. Шуңа да: “ Сез минем балаларым кебек”,- ди. Безне бик ярата. Без дә яратабыз... – Ул арада Ясимәнең үз уе, үз соравы өлгереп җиткән икән. – Ә синең кызың кайда?
- Гөлгенәме?.. Гөлгенә хәзер кайта. Күрше апаларга ияреп җиләккә киткән иде. Күрешерсез... Танышырсыз... Дуслашырсыз... –Хатынга тагын нәрсәдер булды. Тонык тәрәзә пыяласына төбәлгән хәлдә, үзалдына сөйләнеп йөри башлады. - Өченче июнь... Өченче июнь... - Менә ул тагын уянып, уйларыннан айнып киткәндәй булды. Күңел дөньясыннан тагын бу моңлы, шомлы дөньяга әйләнеп кайтты. – Ә син әйдә, утыр, түргә үт. Хәзер чәй яңартам, тәмле әйберләр чыгарам...
Чәй эчкәндә сөйләшмәделәр. Ясимәнең бик сөйләшәсе килсә дә, яңа танышы ачылып китмәде, хәтта ашамады-эчмәде дә. Ясимәгә тик карап утырды. Бу юлы ул, төштә күргәндәге кебек, гел елмайды. Ә күзләрендә!.. Күзләрендә – яшь бөртекләре. Менә кызык... Күз яше белән дә көлеп була икән! Тик шул гына: көлгән чакта яшь тамчылары энҗе төсле балкып, нурланып күренәләр...
Тәмле әйберләр белән чәй эчкәч, фотосурәтләр карадылар. Яңа танышының исемен дә белеп алды Ясимә. Әнисә апасы аңа үзенең бала чакта төшкән сурәтләрен күрсәтте. Аеруча берсе нык аптыратты Ясимәне. Ул аны үзенең балалар йортында төшкән, “Тәртипле балалар” тактасында эленеп торган фотосына бик охшатты.
Аннары алар ишегалды һәм тар гына бакча буйлап экскурсия ясап чыктылар. Алма өзеп ашадылар. Бераздан кабат өйгә керделәр.
Юк анысы, Ясимә балалар йортына кайтырга кирәген һич кенә дә исеннән чыгармый. Әмма бу йорттан да тиз генә чыгып китәсе килми аның. Бераз гына торам әле, тагын аз гына торам, ди торгач, көн дә кичке якка авышты... Ул арада Ясимәне йокыга тарта башлады. Аларның “тихий час” вакытлары җитеп килә иде шул...
Әнисә апасы Ясимәнең күзләре йомылып-йомылып китүен күреп-күзәтеп торган икән.
- Әйдә, кызым, бераз ятып тор, әйбәтләп йокла, үзем уятырмын... Детдомың әллә кая китмәс, хәзер Гөлгенә дә кайтып җитәр... Аны күрсәтмичә җибәрмим әле мин сине!.. – дип, якын, газиз кешесе белән сөйләшкән кебек сөйләнде ул.
...Ясимә тагын шул төшне күрде. Әнисә апасы, ике кулын алга сузган да: “Кызым! Син бит минем кызым!”,- дип Ясимәгә каршы йөгереп килә... Ясимә исә аңа гаҗәпләнеп карап тора. Шулай карап торган килеш, күзләре бедән генә: “Минем әнием үлгән бит инде, кешенең әнисе бер генә була”,- ди. “Юк, син - минем кызым, мин – синең әниең!” – дип, Әнисә апасы һаман өзгәләнә, борчыла... Һаман Ясимәгә таба йөгерә... Ләкин, күпме йөгерсә дә, һич якыная алмый, киресенчә, ерагайганнан ерагая гына бара...
Каяндыр Гөлгенә килеп чыга. Күңелсез... Ясимәгә усал итеп карый. “Син хәзер ясимә түгел, Ясимә – мин ул, ә син – Гөлгенә”,- ди. Ясимә берни дә аңламый. Әле ераклаша барган Әнисә апасына, әле үзен “Ясимә” дип йөрүче Гөлгенәгә карый...
Кинәт кенә каяндыр Гайшә апалары килеп чыга. Ясимәне кочагына алып: “Мин сине беркемгә дә бирмим, син минем кызым булырсың”,- ди... Аннары һаман ерагая барган Әнисә апасына сөйләгән кебек сөйләнә:
- Менә чак килеп таптым. Котым очты – цирктан кайтсак, Ясимәбез юк! Ә бит мин аны сезнең капка төбендә утыртып калдырган идем. Шуңа да туры сезгә йөгереп килдем... Туры китерүен әйт син. Ул бу йортка үткән-сүткәндә дә каерылып карап китә иде. Бала йөрәге сизгер диләр – дөрес икән. Тойган, сизгән икән, бәгырь кисәгем... Туктале, ничек булды, ничекләр генә югалтыштыгыз соң, сугыш заманы түгел лә...
Ә менә Әнисә апасының тавышы:
- Мин бик авыр таптым. Тапкач та бер атналап үлем белән көрәшеп ятканмын. Бала кайгысы булмагандыр шул. Минем янга бүтән бер сабыйны китереп салганнар... Гөлгенәне...
- Ничек инде? Балаларны бутарга мөмкинме соң?! Мин беләм бит сезнең ул кызыгызны. Кояшта янып туган бала ласа ул...
- Иң элек аңламадым да. Күкрәгемне алмавына сәерсенгән идем дә... Тагын тынычландым. Баштарак бөтен балалар да бертөрле була бит... Үсә-үсә Гөлгенә үзгәреп бетте. Чегән төсле кара-кучкыл йөзле кызымны ирем кабул итә алмады, ташлап китте. Бер гөнаһсыз сабыемны күтәреп роддомга бардым. Юк, алыштырырга уйлаганым да булмады. Үземнең газиз балам янына Гөлгенә бик сыя иде. Тик роддомда миңа ярдәм итәргә теләмәделәр. Көлделәр генә. “Бер дивана хатын ниндидер бала эзләп йөри”,- дигән сүз чыгардылар. Тагын бардым, тагын, тагын... Бу юлы инде көлмәделәр. Куып кына чыгардылар...
- Таба алмадылармы? Әллә бөтенләй эзләмәделәрме?
- Бу тарих гыйбрәтле булып чыкты. Бер баруымда өлкән генә медсестра мине үз янына чакырып алды да баламның тарихын сөйләде.
- Тагын нинди тарих инде?! Болай да адәм гыйбрәте бит бу!..
- Ул көнне бер үк вакытта ике бала туган. Икесе дә авыр туган. Янәшәдә яткан хатын озак тормаган. Үләр алдыннан бер медсестраны янына чакырып китереп, әйткән: “Баламның ятим үсүен теләмим, зинһар алыштыр... Күршедәге хатын үләрлек түгел, әйбәт кеше күренә, баламны шуның янына сал, - дигән. Өстәп әйткән: - Тыңласаң, фатирымны калдырам. Барыбер беркемем дә юк”,- дигән. Шунда ук, кәгазь-каләм сорап алып, васыятен язган...
- Ул медсестраны таба алдыңмы соң?
- Эзләмәдем дә. Табып та булмас иде. Яңа фатирга керү белән, башка шәһәргә алыштырган, - диделәр.
- Шулай да, бик сәер бу... Бала инә түгел бит, табарга була. “Сабыйлар йорты”на тапшырыла гадәттә андый ялгызак балалар...
- Эзләмәдем түгел, эзләдем. Бик күп балалар йортларында булдым. Шәһәрләрдән шәһәрләргә йөреп, Казанга килеп чыктым... Бөтен юллар шушында алып килә. Ләкин...
- Нәрсә “ләкин”?
- Монда да шул ук хәл: беркем дә ярдәм итәргә теләмәде. Менә сез үзегез әйбәт кенә кешегә охшыйсыз, ә бит сезнең җитәкчеләр дә мине кабул итмәде... Мин андый чакта күңелемә таяндым. Һәр балалар йорты янәшәсендә фатир юнәтеп яшәдем. Йөрәгем тояр, сизәр кебек иде... Менә шушы сезнең детдом янында тора башлагач кына тынычландым...
- Ана йөрәгендә Аллаһы тәгалә күзәнәге бар диләр иде, дөрес икән... Гомер буе ятим балалар белән эшләп тә бу кадәр аптыраганым юк иде...
- Әйе, Гайшә ханым, бу юлы Ходай минем белән булды...
- Сез бик бәхетле кеше, Әнисә. Сезнең хәзер ике кызыгыз бар. Ә менә минем беркемем дә юк...
Күңелсезләнеп киткән тәрбияче хатынны Әнисә шундук тынычландырырга кереште
- Нишләп булмасын, әнә никадәр алар! Үзегез өчен өзелеп торалардыр әле. Минем Ясимә дә исемегезне теленнән төшерми... Туктагыз әле, ә ни өчен сез берәр баланы уллыкка яисә кызлыкка алмыйсыз?
- Юк, алмыйм. Берсен алып, калганнарын рәнҗетәсем килми. Аларның барысы да минем өчен тигез...
...Уянып яткан Ясимә нәрсә уйларга да белмәде. Һич кенә дә төш түгел түгел икән бит бу! Гайшә апасы белән Әнисә апасы сөйләшеп утыралар... Апасы?.. Хәзер Әнисә апасы аңа кем була инде?
Каяндыр, борыннарны кытыклап, татлы җиләк исе килә. Каян килә соң ул?
Ясимә башын күтәреп тирә-ягына каранды. Әһә, менә кайда икән хикмәт! Аның белән янәшә генә Әнисә апасының кызы Гөлгенә йоклап ята, баш очында – тырыс-савытка чүмәкәй итеп өелгән җир җиләге... Татлы ис шул яктан килә икән...
Ясимә, үрелеп, җиләк алып капмакчы булды.
Ул арада чаршау артындагы түр өйдә, нидер сизенеп, тынып калдылар. Бераздан чаршау авызында Әнисә апасының мөлаем йөзе күренде.
- Тордыңмы, кызым? Йокың туйдымы?
Ләкин Ясимәнең үз соравы бар иде:
- Син... Син минем әнием буласыңмы? – Аннары, җавап та көтеп тормыйча, Әнисә апасы янында пәйда булган Гайшә апасына эндәште:
- Мин хәзер ятим түгел, минем хәзер әнием бар, әйеме?

27 декабрь, 2006 ел.


УЕН
(Антихикәя)

Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
— Исәнмесез?
— Исәнмесез...
Тормышның кануннары шундый — бу очракта егет чибәркәй янына килеп утырырга, аның белән танышырга тиеш.
Затлы шәраб шешәсе тотып килгән егетне кыз шулай булырга тиеш кебек кабул итте. Ләкин үзенең йөзен дә югалтмады.
— Мөмкинме?
— Мин... таныш түгел егетләр белән сөйләшмим...
— Ә без танышлар бит.
— Юктыр, таныш түгелдер...
— Ничек? Бая гына исәнләштек түгелме?
— Мин бит болай гына... Ялгыш кына...
— Юк инде, таныш дигәч — таныш. Исәнләшкәнбез икән, димәк без — танышлар... Этика шуны таләп итә.
— Этика? Сез бу сүзне каян беләсез?
— Беләм, ник белмәскә?!
— Тагын нинди матур сүзләр беләсез?
— Тагынмы? Тагын... Язмыш дигән сүзне беләм. Мәхәббәт, Бәхет дигән сүзләрне...
— О! Менә сез нинди зыялы икән! Хәтта шагыйрь!
— Ә нигә — “сез”?
— “Син” булмас бит инде.
— Ник булмасын?!
— Минемчә, “син”гә иртәрәк әле.
— Бер дә иртә түгел, нәкъ вакыты.
— Ярый, “син”дә булсын ди... Шуннан? Ни өчен “син” инде?
— Чөнки без бергә яшәячәкбез.
— Нәрсә-ә-ә?
— Без бергә булачакбыз, дим...
— Ә менә бу юлы арттырып җибәрдең...
— Бер дә арттыррмадым.
— Ышандыр.
— Ышандырам. Мин сиңа ошыйммы? Дөресен әйт! Ошыйммы?
— Синме? Син... Юк... Ошыйсың!..
— Син дә миңа ошыйсың... Ышандырдыммы?
— Аңламадым.
— Аңладың аңладың...
— Чынлап аңламадым...
— Без бит бер-беребезне ошатабыз, тагын нәрсә кирәк — бергә буласы гына кала.
— Ай-һай җиңел хәл итәсең син язмыш дигән әйберне. Тормыш ул катлаулырак, кем...
— Сәлам!
— Ә? Сәлам! Исәнләштек бит инде.
— Минем исемем шундый. Сәлам. Ягъни — “Исәнме-саумы, привет, гутен таг!” дигәнне белдерә. Ә син кем?
— Минме? Мин... Ә нәрсәгә ул сиңа?
— Сиңа нәрсәгә, миңа да шуңа.
— Шулай да, нәрсәгә?
— Кирәк, өйләнү турындагы таныклыкка язу өчен кирәк!
— Әһә! Менә бу юлы чынлап ялгыштың!..
— Юк, ялгышмадым.
— Ышандыр.
— Ышандырам. Син минеке булмасаң да, икенче бер сылуга өйләнгән чакта, таныклыкка: “Фәлән кыз миңа кияүгә чыкмаганлыктан гына өйләнәм”, — дип язып куячакмын...
— Синең белән кызык! Рәхәт...
— Соң, шулай булгач?
— Нәрсә — шулай булгач?
— Бергә булырга кирәк безгә.
— Бергә?
— Әйе, бергә.
— Кит, оятсыз!
— Аңламадың... Әйдә вәгъдә бирешик, димим бит мин... Вәгъдә — иман; аны кем ничек саклый — шулай әҗерен дә күрә...
— Җиңел бирелгән вәгъдә җиңел китә дә ул...
— Җиңел килгән мәхәббәт җиңел китә, димәкче буласыңмы?
— Әйе.
— Карале, син дә кызык... Синең белән дә рәхәт...
— Юктыр...
— Рәхәт дигәч рәхәт. Син... балалар кебек. Наив һәм мудрый.
— Берьюлы наив та, акыллы да булып буламыни?
— Була. Әнә балаларга кара. Кешенең бөеклеге, аның кеше буларак мөлаемлеге шушы ике сыйфатны яраклаштырып яшәүдә. Аның гармониясен булдыруда...
— О! Син — философ!
— Ә мин чынлап та философ! Күңелем белән дә, эшем буенча да... Университетта укытам мин.
— Димәк, сиңа яшәү җиңелрәк...
— Ә-ә? Ни өчен?
— Бөтен проблемаларыңа фәлсәфи күзлектән карап кына хәл итеп барасың...
— Анысы дөрес... Ләкин аның бер авырлыгы да бар.
— Нинди?
— Философ кеше, телиме, теләмиме, үз тормышына, үз борчуларына гына йомылып калмыйча, бөтен кешелек, бөтен дөнья проблемалары өчен борчылып, җаваплылык тоеп яши... Аның фикерләү рәвеше шундый... Бу яклап аңа кыенрак та...
— Син әйбәт кеше, Сәлам. Үз тормышың турында сөйләле...
— Нәрсәсен сөйлисең инде? Аның бер кызыгы да юк. Ә менә синең тормышыңны сөйләп бирә алам.
— Син күрәзәчеме әллә?
— Күрәзәче. Минем күрәзәлегем сиңа гына кагыла, Румия.
— Ой! Каян белдең минем исемне?
— Әйттем бит күрәзәче дип...
— Шуннан-шуннан?
— Шуннан... шул. Синең ирең бар. Әйбәт кеше. Гомерлек ярың булачак ул. Өч яшьлек кызыгыз бар. Әдилә. Сез өчәүләп урманда йөрергә яратасыз. Сиңа зәңгәрсу күлмәкләр ошый...
— Тагын-тагын?
— Син чит илгә сәяхәт кылырга хыялланасың ә иреңнең акчасы юк...
— Монысы вак әйберләр... Ә менә әйт әле — ирем мине яратамы?
— Ярата! Үлеп ярата! Синнән башка ул үз тормышын күз алдына да китерә алмый!
— Чынлапмы? Ә хәзер кайда ул?
— Улмы? Ул... хәзер... синең каршыңда утыра!
— Шаяртма! Мин синнән башка беркемне дә күрмим...
— Ныклабрак карале... Юк-юк, карама. Күзләреңне генә йом. Йомдыңмы? Ә хәзер ач!
...Ярты сәгать элек кенә очраклы рәвештә танышып, хәзер исә сыенышып, көлешә-көлешә ишектән чыгып баручы бу ике сәер кешегә кафедагылар гаҗәпләнеп, хәтта шаккатып карап калдылар. Бер Ходай тәгалә белән мин — шушы юлларның авторы гына аларның үз тормышларыннан уен ясап кызык табып йөрүче ир белән хатын икәнлекләрен төгәл белә идек.
19 февраль, 2005 ел.
You have read 1 text from Tatar literature.