Latin

Яшьләргә ун нәсыйхәт

Total number of words is 579
Total number of unique words is 442
45.1 of words are in the 2000 most common words
56.9 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен...
Әйе, ул көн бүгенгедәй хәтердә, 1958 елның 1 нче сентябрь иртәсе иде ул. Шуннан соң 40 елдан артык гомер үткән дә киткән. Ул елларда мин дә сезнең кебек яшь идем, чибәр идем. Минзәлә педагогия училищесын кызыл дипломга тәмамлап, зур өметләр белән беренче дәресне башлап җибәргән идем. Хезмәт Кызыл байрагы орденлы В.И.Ленин исемендәге университетны тәмамлаганга да инде 40 елга якын. 37 ел буена авыл мәктәбендә чит, рус һәм татар телләре укыттым. 29 ел эшләгәннән соң миңа «Мәгариф отличнигы», 32 елдан соң «Укытучы-методист», 36 елдан соң «Әйдәп баручы укытучы» исеме бирделәр. 1995 нче елның 16 нчы октябреннән мәгариф бүлегендә методист булып эшләдем. 40 еллык эш тәҗрибәсеннән чыгып, сезнең игътибарыгызга кайбер нәсыйхәтләремне җиткерергә телим.
1 нче нәсыйхәт.
Укытучы! Мәктәп! Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
Мәктәбем, дип әйткән чакта телем,
Укытучым, диеп йөрәк эндәшә.
Эш өстәлегезгә түбәндәге шигырь юлларын язып куйсагыз, бер дә ялгышмассыз.
Мәктәбебез — туган йортыбыз,
Каршы ала укытучыбыз.
Мәктәп — йортың, укытучы — анаң.
Шуны исегездә тотыгыз.
Укытучы хезмәтенең барлык профессия кешеләреннән аермасы шунда: кешеләр сезнең кулларыгызга газиз балаларын ышанып тапшыралар.
2 нче нәсыйхәт. Укытучы үз гомеренең өчтән икесен диярлек мәктәптә үткәрә. Үзегез эшли торган мәктәпнең, класс-кабинетның зәвык белән бизәлеше, чисталыгы, җыйнаклыгы, сезнең тышкы кыяфәтегез — зыялылыгызны күрсәтүче төп билгеләр. Кемнедер гаепләргә, кемнәндер нәрсәдер көтәргә өйрәнмәгез, юлыгызда үтеп чыга алмастай чытырманнар булса да, куркып калмагыз, үз сукмагыгызны булдырыгыз. Шуны онытмагыз: таләпчәнлекне үзеңнән башлау — ике якның сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
3 нче нәсыйхәт. Үзегез укыта тоган фәнне бик яхшы белегез. Белмәгәнегезне укучыдан яшермәгез, белергә тырышыгыз, күп укыгыз, өйрәнегез, остазларыгыздан сорагыз, кыенсынмагыз, тел яшермәгез, күп беләм дип масаймагыз, югыйсә, абруегызыга зыян китерерсез.
4 нче нәсыйхәт. Һәр кеше — кабатланмас шәхес. Табигать безне шулай яраткан. «Минем кебек яки Алсу кебек «5»кә генә укыгыз»,— дип әйтә күрмәгез. Һәр баланың күрә, ишетә, аңлый белүе, кабул итүе, фикерләве, хәтере төрлечә. Һәр индивидта ак һәм кара таплар бар. Һәр балада кулланылмаган эчке мөмкинлекләр яшеренгән, сез аларны эзләп табарга өйрәнегез. Уку йортларында алган белемегезне иң уңайлы юллар белән укучыларга бирә белегез. Укымак — аудыр, язмак — баудыр. Укучыларның дәфтәрләренә яздырып бару алымын сайлагыз, һич тә ялгышмассыз. Үзегезнең талантыгыз белән укучыларны шаккатырыгыз.
5 нче нәсыйкәт. Укытучы гомер буе «сәхнәдә», ул укучыларга һәрвакыт йөз белән басып тора. Артист көнгә 1-2 сәгать тамашачыга карап тора, ә син?.. Синең күзең арый, колагың бик сак, тавышың кайчакларда үтә көчле, сиңа чиктән тыш авыр. Ләкин... Авыр чаклар күп булыр, түзәргә кирәк, балам. Монысын да белү зыян итмәс: үзегезнең энергиягезне олыгайган көннәргә калдырырга онытмагыз.
6 нчы нәсыйхәт. Яратыгыз туган җирегезне, яратыгыз туган телебезне, яратыгыз газаиз аналарны, яратыгыз газиз балаларны... Бернигә дә карамый мәхәббәтсез яшәү ярамый. Психологлар исбатлавынча, балаларга карата репрессив мөнәсәбәт эшнең нәтиҗәсен 70 процентка киметә. Балалар һәммәсен дә аңлыйлар: күрәләр, сизәләр, тоялар. Бу — хакыйкать.
7 нче нәсыйхәт. Дөрес темп. Әкрен эшен бетерер, җитез үзен бетерер. Дәрестә кабаланмагыз, тиз-тиз дигән сүзләрне сирәк әйтегез. Хокук саклау хезмәткәрләренең тылсымлы сүзен онытмагыз: «Ашыкмыйча кабалан». «Арысаң, туктарга», —дип әйтергә онытма.
8 нче нәсыйхәт. Дәрестә бик «актив» булмагыз. Үзегезнең властегызны күрсәтергә тырышмагыз. «Мин әйттем — бетте!», — димәгез, бу — ханнарга гына хас. Сез күбрәк: «Балалар, нишлик икән?» — дип мөрәҗәгәть итегез, алар белән киңәшеп, ярдәм сорагыз, уртак фикергә килеп, үз карашыгызны үткәрә белегез. Бала — ул, иң беренче чиратта, Кеше.
9 нчы нәсыйхәт. Кеше күңеле — пыяла, сак булмасаң уала. Укытучы — рамка эченә салынган пыяла ул. Пыяла исә үтә күренмәле, аны бик тә саклыйлар, ватылса, аны ямап булмый. Укытучының дәрәҗәсе дә нәкъ шулай. Ахырга кадәр үз дәрәҗәгезне сакларга тырышыгыз. Сезне күзәтүчеләр бик күп, ялгышсагыз, төртеп аударучылар да шул ук санда.
10 нчы нәсыйхәт. Бәхет — сезнең үз кулларыгызда, аны бары тик ачы тиреңне түгеп кенә яулап алып була. Ата-аналарны, балаларны, үзегезнең хезмәттәшләрегезне рәнҗетмәгез, кеше бәхетенә кул сузудан ерак йөрегез.
Бәхетле булыгыз. Бәхет — үз кулларыгызда.
You have read 1 text from Tatar literature.