Latin

Яшисе Килә - 1

Total number of words is 4526
Total number of unique words is 2107
38.0 of words are in the 2000 most common words
54.6 of words are in the 5000 most common words
62.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(повесть)
"Хезмәт вазифаларын башкарганда күрсәткән ныклык һәм батырлыгы өчен рядовой Миргазизов Рифкать Шәфкать улын "Батырлык өчен" медале белән бүләкләргә (үлгәннән соң)".
(СССР Верховный Советы Президиумы Указыннан)
Татар халкының каһарман улы Рифкать Миргазизов батырлыгына багышлыйм.
1
— Тукта... тукта, — дип ыңгырашты Рифкать. — Тукта... хәзер...
Ул аска таба оча да оча, ә парашют һаман ачылмый. Тирә-юньдә беркем юк — дөм караңгы. Рифкать бар көче белән парашют боҗрасын тарта. Бармаклары әрни, ут яна, ә парашют һаман ачылмый да ачылмый. Башы берөзлексез шаулый, чатнап авырта — әйтерсең самолет моторын башына терәп куйганнар да бөтен көченә үкертәләр. Ә ул оча, һаман оча. Колак төбендә әче җил сызгыра. Менә хәзер, менә җиргә атылып төшәр дә челпәрәмә килер...
— Тукта! — дип тагын ыңгырашты Рифкать.
Кайда соң аның иптәшләре? Кайда башка солдатлар? Бөтен җир дөм караңгы. Әй, ул күзләрен йомган икән бит. Хәзер күзләрен ача да, дөнья яп-якты була. Нәрсә бу? Күз кабакларын авыр әйбер белән бастырып куйган кебек. Ул һаман саен тизрәк оча. Әллә шулай тиз очканга күзне ачып булмыймы? Берни дә күренми... Җиргә ерак калды микән? Юк, юк, тизрәк күзне ачарга кирәк! Юкса... Әнә, керфекләр селкенде. Димәк, ачып була. Әнә, еракта, бик еракта алсу яктылык сирпелә. Кояш нурлары... Кояш чыгып килә. Ә җир күренми. Колак шаулый, колак төбендә җил сызгыра. Ә җир һаман юк. Әллә җир бөтенләй юкка чыкканмы? Әллә ул төпсез упкынга очканмы? Алай дисәң, әнә, кояш нурлары да күренә.
Иптәшләре генә юк. Ә-ә... Аның парашюты ачылмаган бит! Димәк, алар артта калган... Хәзер менә соңгы көчен җыеп боҗраны тарта да... Урра, ачылды!.. Әнә баш очында ап-ак гөмбәз! Әкренәйде. Ул хәзер әкрен генә оча, җилдә чайкала-чайкала әкрен генә оча. Әнә аяклары да җиргә тиде...
Рифкать авырлык белән генә күзләрен ачты. Күзләрен ачты да, куркыныч төштән айнып җитмәгән сабый кебек, тагын бер ыңгырашып куйды:
— Башым...
— Аңына килде...
"Аңына килде! Аңына килде!" — дип чыңлады аның колагы.
Баш очында ап-ак гөмбәз талгын җилдә җилфердәп тор-ды-торды да ап-ак җәймә булып аның өстенә ташланды. "Чуалды, парашют чуалды, — дип уйлады Рифкать. — Тизрәк аннан котылырга да алга чабарга кирәк..." Ул куллары белән чәбәләнде, аяклары белән тыпырчынды. Ә нишләп: "Атакага!" — дип кычкырмыйлар? Нишләп бу десантниклар ап-ак парашютка төренгәннәр дә бер урында тик басып торалар. Йөзләре дә бик кырыс. Парашютны вакытында ача алмаганга ачуланалармы аңа?
— Ят, Рифкать, ят, торырга ярамый сиңа.
Рифкать, аптырап, күзләрен ныграк ачты. Күз алдындагы аксыл томан әкренләп сыегайды. Иң беренче булып каршындагы тәрәзә һәм аның артындагы кояш пәйда булды. Аннары ул ап-ак түшәмне, ак стеналарны, ак халатлы кешеләрне төсмерли башлады.
— Нәрсә булды? — дип дәште ул, ләкин тавышы бик зәгыйфь булып, хәлсез пышылдау булып чыкты.
Рифкать ачу белән тамагын кырып куйды да бар көченә кычкырмакчы булып авызын ачты, ләкин шул чак тагын чәнчеп-чәнчеп башы авырта башлады, һәм бөтен гәүдәсе буйлап күтәрелеп килгән әрнү, үпкә катыш җан авазы тамак төбендә буылып калды. Ул тешләрен кысып ыңгырашты, күзләрен чытырдатып йомды.
— Шприц! — диде кемдер.
Менә аның аркасы черки тешләгән кебек аз гына авырту сизде, менә бөтен тәненә акрын-акрын гына җылы йөгерде, күз алдындагы куе кызыл пәрдә теләр-теләмәс кенә күтәрелде һәм бөтен тирә-як тагын ап-ак төскә керде.
— Бирешмә, егет! Солдат бирешмәскә тиеш!
Рифкать тавыш килгән якка борылмакчы булды, ләкин башы тыңламады, тарттырып бәйләгән кебек, үз урынында ята бирде.
— Кыймшанма, кыймшанма, сиңа кыймшанырга ярамый, — диде шул ук тавыш.
"Кем соң бу? Нинди таныш тавыш соң бу? Нинди кешеләр җыелган монда? Кайда соң мин?
Ә-ә-ә! Ул парашютына чуалган да болар аңа булышырга, аны коткарырга килгәннәр!"
Рифкать сүрән генә елмаеп куйгандай итте. Күзләрендә кабынган елмаю бит алмаларында бераз алсуланып торды да иреннәренә барып җитә алмыйча сүнде. Ул тагын күзләрен ачты һәм, каршысында басып торган өлкән яшьтәге хәрби кешене күреп, бераз аптырап калды. Җилкәсенә ак халат япкан кеше, урындык алып, аның янәшәсенә утырды.
— Хәлләр ничек, солдат? Бик авыртмыймы?
Кинәт, һич көтмәгәндә, Рифкатьнең тамак төбенә җылы төер килеп тыгылды, башы утлы кыршау кидергәндәй яна башлады.
— Шприц! — диде тагын әлеге тавыш.
Аны тагын чак кына кузгаттылар, озакламый җилкәсе буйлап тагын рәхәт җылылык таралды. Рифкать бераз вакыт керфек кагарга да кыймый ятты. Кемдер баш очында утлы кыршау тотып тора кебек тоелды аңа. Күзен ачыйм дисә, утлы кыршауны башка кидерә дә куя. Менә ул, әлеге газраилгә сиздермәскә тырышып, әкрен генә керфекләрен күтәрде, аннары, баш очында утлы кыршау күренмәгәч, күзләрен ачты.
Каршында шул ук хәрби кеше утыра. Аның янында — кулына шприц тоткан ак халатлы апа. Ә арттарак — тагын ак халатлы кешеләр...
— Түз, егет, түз, герой! — дип елмайды хәрби кеше. Ләкин аның елмаюы бик моңсу да, сәер дә килеп чыкты.
— Генерал... — дип пышылдады Рифкать.
— Әйе, мин бу, рядовой Миргазизов, мин. Мин исән, иптәшләрең дә исән, барысы да исән! Рәхмәт сиңа.
Һәм шулчак барысы да, барысы да аермачык булып Рифкатьнең күз алдына килеп басты. Ирексездән аның йөрәге кысылып куйды, ике күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште, бераздан башы шаулаудан туктады, гәүдәсе җиңе-ләйгәннән-җиңеләя барды, менә инде ул аны бөтенләй тоймый да башлады.
Рәхәт! Рәхәт тә, бераз куркыныч та. Парашютта төшкәндә шулай була иде. Ул әле хәзер дә оча түгелме соң?! Әйе, әйе, оча! Ләкин шунысы гаҗәп, җиргә түгел, ә өскә, зәңгәр күккә таба оча! Аста автоматтан аталар, "Урра!" кычкырып йөгерәләр, танклар үкереп чаба. Ә ул гранатасын уч төбенә кыскан да һаман-һаман өскә күтәрелә, күтәрелгән саен күңелгә рәхәтрәк була бара, көләсе, җырлыйсы килә. Ләкин ул көлә дә, җырлый да алмый, чөнки кулында — граната. Менә аның бармаклары ут яна башлый. Ычкындырмаска, түзәргә, түзәргә! Әгәр бармакларын язса, граната шартлаячак, ул, атылган коштай, җиргә егылып төшәчәк. Аның белән бергә кояш та, ай да, йолдызлар да шартлаячак, сүнәчәк.
Рифкать иреннәрен кысып ыңгырашты. Аңа тагын укол кададылар.
Күзне иркәләп палатада кояш уйный. Тып-тын.
Беркем бер сүз дәшми. Басканнар да тик торалар. "Бөтенесе басып тора, мин генә нишләп болай ятам соң әле. Мин тормаганга сөйләшмиләрдер", — дип уйлады Рифкать һәм, күтәрелергә исәп итеп, кыймшанып карады. Ләкин кыймша-нуга ук тирә-юнь караңгыланып китте, кешеләр томан эченә кереп югалды. Ул, елап җибәрүдән куркып, тешләрен кысты да түшәмгә текәлде.
Тагын тынлык. Бу тынлыкны бары тик колак төбендәге берөзлексез шаулау авазы гына бозып тора. Самолет гөрелтесенә охшаган шаулау авазы. Әллә һаман самолетта очалармы соң? Юк, юк, ул инде хәзер барысын да хәтерли, барысы да күз алдындагы кебек.
Аларны төн уртасында тревога белән уяттылар. Ул икенче каттагы караватыннан сикереп төште дә юл уңаеннан киенә-киенә казарма ишегенә таба йөгерде. Дөбер-шатыр килеп баскычтан чабып төштеләр дә казарма каршына тезелделәр. Караңгы күктә чекерәеп йолдыз яна. Ике көн, ике төн берөзлексез койган яңгырдан соң дөнья киңәеп, иркенәеп киткән кебек. Түбәңә басып, күңелне борчып торган болытлар таралгач, күк шундый биегәйгән, ниндидер бер тантаналы төскә кергән. Шундый биек күккә караганда хәтта башлар әйләнә. Беренче тапкыр театрга баргач шулай булган иде. Гомер буе мондый биек түшәм күргәне юк иде аның. Кешеләр тамаша карый, ә ул һаман күзен түшәмнән алмый.
— Смирно!
Өлкән лейтенантның төн тынлыгын ярып яңгыраган авазыннан хәтта йолдызлар да, бер-берсенә бәрелешеп, чыңлап куйдылар кебек.
— Десантниклар, — диде өлкән лейтенант Киреев, тавышын акрынайта төшеп, — көньяк-көнбатыш яктан дошман гаскәрләре һөҗүм итеп килә. Безнең бурыч — дошман тылына төшәргә һәм, көтмәгәндә арттан көчле удар ясап, аны юк итәргә! Калганын юл уңайлый аңлатырмын. Ма-ши-на-га!
Яшькелт-соры төстәге машина ут капкандай алга ыргылды да тимер капка аша чыгып аэродром ягына таба юл алды. Әллә инде йокыдан уянып җитмәгәннәр, десантникларның берсе-бер сүз дәшми, тын гына машина көенә чайкалып баралар. Бары тик ара-тирә генә парашютны җайлабрак куялар да янтыкка төртеп торган автоматны кырыйга шудыралар. Рифкатьнең сул ягындагы чегәннеке төсле кара чәчле, каратут йөзле, бөркет борынлы азәрбайҗан егете Вагыйзь дә сүз башламый. Мондый чакта ул, гадәттә, мең төрле мәзәк сөйләп эчне катырып бетерә иде. Бер уйласаң, мәзәге дә искитәрлек түгел үзенең, ә көлмичә түзә алмыйсың. Ул урыс сүзләрен шундый кызык итеп, балаларча ватып-сындырып сөйли. Аның мәзәген кабаттан сөйләп кара, кешеләр, көлү түгел, елмаеп та карамас. Бөтен кызыгы шул сөйләвендә бугай.
— Илдус...
Рифкать сул ягындагы егетнең терсәгенә кагылуга, тегесе дерт итеп китте, башын күтәрде.
Илдус, соры күзләрен яртылаш кына ачып, аңа карады, дәшмәде. "Үзең дә беләсең бит", янәсе. Рифкать, әй, сиңа дәшкән мин юләр, дигәндәй, башын илтифатсыз гына кыегайтып куйды да, артка таба йөгерүче агачлар шәүләсенә карап, уйга чумды.
Соңгы арада алар, көн дими, төн дими, хәрби өйрәнүгә әзерләнделәр. Тәннән соңгы тирне сыгып чыгарганчы йөгерделәр, иңбашлары өзелеп төшәр хәлгә җиткәнче граната ыргыттылар, билләре тораташка әйләнгәнче парашют сүттеләр, парашют җыйдылар. Кичләрен Ленин бүлмәсенә кереп хат язарга утыргач, тупасланган бармаклар ручкага ияләнә алмый тилмерә иде.
Бу арада нишләп хат килми икән аңа? Тәлгатьтән дә җавап юк. Инде язганына ике атна булды бит. Әллә акыл өйрәтә дип үпкәләде микән? Ниләр язган иде әле ул аңа? Монда хат язарга вакыт бик аз кала. Шуңа күрә ул язасы сүзләрен юлда йөргәндә, йә берәр җирдә ялга туктаганда уйлап куя, ә инде казармага кайткач, аларны бары кәгазьгә генә төшерәсе кала. Шулай иткәч, шома да, тиз дә булып чыга. Хатларны төрле итеп, кызык итеп язасы килә аның. Ләкин яза башлагач һаман шул бер чамадан артмый.
"Исәнме, Тәлгать! — дип авыз эченнән сөйләнде Рифкать (хатны һәрчак "Исәнме"дән башлый ул). Исәнме!
Сиңа солдат сәламнәре юллаучы дустың Рифкать. Бераз үзем турында язып китәм. Хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Дөресен әйтик, сез анда, теге җырда җырланганча, мине бөтенләй онытып бетергәнсездер инде.
Минем хезмәт яхшы бара, кәеф әйбәт, спорт белән шөгыльләнәм. Көннәр бик эссе тора, бөркү, түзәрлек түгел. Монда инде чия өлгерде, бар халык шуңа ябырыла. Кичә "Унике урындык" фильмын карадык, шунда сине искә төшердем. Тиздән минем хезмәт итә башлаганга сигез ай тула. Озакламый, шушы айда, хәрби өйрәнүләр булырга тиеш. Менә, үзем турында шулар гына. Хәзер көндезге сәгать бер. Әле генә мунчадан кайттык.
Тәлгать, безгә кереп Азатка әйт әле, миңа бер-ике кассета җибәрсен. Монда бик шәп дисклар бар, яздырыр идем. Азатка хат язган идем, сорарга онытканмын.
Шулай итеп, эшләп йөрим, дисең инде. Эшлә, эшлә. Ләкин начар эшлисе булсаң, кара аны! Кайткач мин техникумга керермен, ахрысы. Ярый, бүтән язар сүз бетте бугай.
Рифкать.
Хат яз!
22/06.76.
Р.S. Биш көннән миңа унтугыз яшь тула".
Менә туган көн дә узып китте. Ике шешә лимонад алып, дуслар белән утырдылар да, тагын гадәти солдат тормышы башланды.
"Иртәгә өйгә хат язарга кирәк, — дип уйлады Рифкать. — Хәрби өйрәнүләрнең ничек үткәнен дә язармын". "Исәнмесез, әнкәй, әткәй, Азат, Әнфисә!" — дип башлармын хатны. Юк, алай гел бер төсле була. Бу хатын ул болай башлар: "Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй! Исәнме, Азат! Исәнме, Әнфисә!
Мин үзем исән-сау яшим..."
Менә кызык, исән булуын белә торып, кешегә исәнме диләр! Харис бабасыннан бер сораган иде инде ул. Бабасы мыек астыннан көлемсерәп кенә куйды. Аннары, чалгысына таянып, моңсу күзләрен еракка, бик еракка, Вятка болыннары аръягына төбәде.
— һәр сүзнең хикмәте була, улым, — диде ул. — Сүз ул күктән төшмәгән, кеше күңеленнән өзелеп төшкән.
— Исән кешегә "Исәнме?" дип әйтүнең ни хикмәте бар соң? — дип кабатлап сорады Рифкать.
— Әй, улым, улым, күп нәрсәне белмисең шул әле син. Кайчакта шундый хәлләргә каласың: исәнме-юкмы икәнеңә шикләнә башлыйсың. Ә инде исән икәнеңне белгәч, сөенеп бетә алмыйсың. Сугышта күп очраттым мин андый хикмәтле хәлләрне. Менә бу күзне фашист пулясы шаярткач, якты дөнья йөзен бер күрергә тилмереп яткан чаклар күп булды. Сау-сәламәт кеше генә яшәү кадерен белми ул. Бармагыңа шырпы керсә дә үрле-кырлы сикерә башлыйсың. Үләсе килми, якты дөньяларны калдырып, кара гүргә керәсе килми адәм баласының! Яшьләргә ни?! Дөнья кадерен беләмени яшьләр? Сезгә әле ике дөнья — бер морҗа...
Шулай диде дә Харис бабай, бер сәбәпсезгә чыккан ачуын басарга тырышкандай, киерелеп-киерелеп чалгысын селтәргә тотынды.
Рифкать, үчләшкәндәй, һаман үзенекен итте:
— Шулай да тере кешегә "Исәнме?" дип әйтү дөрес түгел инде. — Хәерле көн! Здравствуйте! — дияргә кирәк.
Харис бабай, капыл туктап, чалгысын печән пакусы өстенә ыргытты да куак күләгәсенә барып утырды. Шешә бөкесен ачып, чәй уртлап куйды, кара кәләпүше астыннан чыгып торган яулык чите белән маңгай тирен сөртте.
— Исәнме дә исәнме?! Нәрсә аңлыйсыз соң сез? Здрав-ствуй, имеш. Кемгә — нәрсә, кәҗәгә — кәбестә, ди. Аларныкы үзләренчә дөрес, безнеке — үзебезчә. Урыс әйтә: "Яшә, дөнья рәхәтен күр!" — дип, ә без: "Исәнме, саумы, хәлләрең ничек?" — дибез. — Исән булсаң, тазалыгың булса, ходай җүн бирер. Әнә, сугышта күпме әзмәвердәй ирләр ятып калды. Алардан "Исәнме?" дип сораган кеше юк бит. Ә аңа кадәр күпме кырылган? Безнең халыкның башы сугыштан чыкканга күпме генә әле! Гомер буе — сугыш, гомер буе — кырылыш. Шул мәхшәрләрне күрсәң, үзеңнең исән икәнеңә сөенеп бетә алмас идең.
Харис бабай үпкәләгән кыяфәт белән Рифкатькә карап торды да, син аңлый торган нәрсәмени бу дигәндәй, чаж-чож чалгысын янарга тотынды. Аннары, баш бармагын чалгы йөзенә тигереп карагач, аякларын аерып басты һәм ачу белән селти-селти киң пакус алып кереп китте. Рифкать аның артыннан иярде. Бабасы бүтән дәшмәде, авыз эченнән берничә тапкыр: "Исәнме? Исәнме, имеш", — дип кабатлады да, йөзтүбән капланучы үләннәргә карап, онытылды.
2
— Десантниклар!
Рифкать бермәл уйларыннан арына алмый торды. Чалгы тавышы әкренләп тоныкланды, печән пакусы күзгә күренеп ерагайды-ерагайды да бөтенләй күздән югалды. Колакка машина гөрелтесе кереп тулды, өлкән лейтенант Киреевның өзек-өзек сүзләре ишетелде:
— Десантниклар! — дип кабатлады ул.
Башка вакытта аның һәр сүзе бик тә ачык булып, авызыннан гаҗәеп олы борчак тәгәрәп төшкән кебек ишетелә иде. Ә бүген каршы искән машина җиле сүзләрне әле бер, әле икенче якка очырта, шуңа күрә җөмләсе, машинада барганда язылган хат юллары кебек, тигезсез чыга, авазлары, сүзләре калтырый, аслы-өсле килә.
— Без бүген дошман тылына төшәчәкбез, — дип дәвам итте Киреев. — һәр адымыгызны үлчәп атлагыз, һәр хәрәкәтегезне уйлап эшләгез! Ашыкмагыз, кабаланмагыз! Иң мөһиме
— һәркем үзе өчен дә, янәшәдәге иптәше өчен дә җавап бирсен! Һавада вакытта ук бер-берегезне югалтмаска, бергә булырга тырышыгыз. Сез бүген үзәк штабтан килгән комиссия каршында, ил каршында, Ватан каршында сыналасыз. Әйдәгез, десантникларның кем икәнен күрсәтик!
Өлкән лейтенант ничек башлаган булса, шулай капыл гына сөйләүдән туктады, уңайсызланып кына елмайды. Әле яңа мыек чыгып килгән бу егетләрне ни көтәсен яхшы белә ул. Шуңа күрә аларны җилкендерәсе, берәр җылы сүз әйтәсе килә. Ләкин андый сүз табылмый да табылмый.
Киреев, ни әйтергә белмичә, егетләргә карап-карап торды да:
— Җыр башларга! — дип кычкырды.
Шуны гына көткәндәй, Вагыйзь әллә кайдан, эчтән чыккан тавышы белән җырлап та җибәрде. Аңа казакъ егете Тансык кушылды, аннары грузин Турамның тамак төбеннән калтырап чыккан авазы ишетелде. Аларны Коля, Виктор, Илдус
— бөтен взвод күтәреп алды. Ә Рифкать авызын кыймылдатып кына торды, җырламады. Мондый да бай тавышлы гаҗәеп хорны беркайчан да тыңлаганы юк иде аның. Дөрес, алар бик еш җырлыйлар, ләкин бүгенге җыр, караңгы төндә тын далада яңгыраган җыр, моңа кадәр җырланган бар җырлардан да матуррак кебек иде, ул күңелне чеметеп-чеметеп ала, сулык-сулык китерә иде. Казакъ далалары киңлеге дә, урыс бәйрәмнәренең шашкын дәрте дә, грузин тауларының кайтавазы да, татар моңнарының моңсулыгы да бар иде бу җырда.
Рифкать тагын бераз ләззәтләнеп, хыялланып тыңлады да, үзе дә сизмәстән, ирексездән җыр агымына ияреп китте:
Без — канатлы десант солдатлары,
Бөркет булмый безгә ярамый.
Җыр, машина гүләвен, җил сызгыруын басып, япан далага таралды, агач ботакларын сыйпап узды. Аны арттан килүче машинадагылар күтәреп алды. Бер мизгелгә десантниклар үзләренең хәрби өйрәнүгә баруларын да, алда мең-мең сынаулар торуын да оныттылар. Бөтен җирдә, бөтен дөньяда бары тик җыр, шушы җыр гына калды, ул әле генә боегып утырган егетләргә канат куйды, йөрәкләргә дәрт, кыюлык өстәде, аларны бөркет итеп күккә күтәрде.
Машина тормозлары ачы итеп шыгырдады. Солдатлар дәррәү җиргә сикереп төштеләр. Җыр, басу өстендәге тургай кебек, һавада тирбәлеп калды. Төшкән уңайга тезелделәр дә, команда яңгырауга, самолетка таба йөгерделәр. Самолетның иләмсез зур крокодил авызына охшаган "капкасы" күз ачып йомганчы десантникларны "йотып" җибәрде. Аннары авыз акрын гына ябыла башлады. Рифкать, күрәсеңме, дигәндәй, Илдуска төртте. Илдус гадәттәгечә башын гына кага, ул беркайчан да сиңа каршы килми. Кайчакта бу Рифкатьнең ачуын да китерә, ләкин ул моңа күнегеп бара. Менә хәзер: "Әйе шул, бигрәк зур", — дисә, теле өзелеп төшмәс иде бит.
Монысы — Рифкатьнең инде сигезенче сикерүе. Ә шулай да ияләшеп бетә алмый әле. Бу самолетны десантниклар яратып, үз итеп "оча торган сарай" дип йөртәләр. Чыннан да, бигрәк зур шул, Рифкатьләрнең ике катлы казармалары хәтле булыр... Беренче тапкыр сикергәндә шактый шүрләгән иде. Әле хәзер дә, шул искә төшсә, оялып куя. Ул сикерә торган люк пропеллер белән янәшә иде. Сикерүгә үк пропеллерга килеп эләгер кебек тоелды аңа. Командир: "Киттек!" — дип җилкәсенә кулын куйгач, берара икеләнеп калган иде. Аннан күзләрен чытырдатып йомды да сикерде. Сикерүгә үк тыгыз җил агымы аны артка таба чөеп җибәрде. Бүген ничек булыр икән? Күңел түрендә посып яткан курку хисе бүген тагын баш калкытырмы? Төнлә беренче тапкыр сикерүләре бит.
"Крокодил авызы" ябылып беткәч, самолет акрын гына гүли, калтырый башлады. "Нәрсә бу, моңа кадәр болай булганы юк иде бит, әллә авырыйммы?" — дип уйлады ул. Ә башы аның саен ныграк авырта, Рифкать, авырту басылмасмы дип, маңгаен самолет тәрәзәсенең салкын пыяласына терәде. Тәрәзә артында, кул сузымы гына ераклыктагы офыкта, кызыл мишеньга охшаган кояш күтәрелеп килә. Таң ата.
Тәрәзә аша төшкән кызыл кояш нурларыннан солдатларның йөзләре бронза төсенә кергән. Рифкать, тәрәзә артындагы матурлыкны күрсәтергә дип, Илдуска эндәшмәкче булган иде, түшәмдә кабынган сары утны күреп, уеннан кире кайтты.
— Әзерләнергә!
Бронза һәйкәлләргә охшап утырган десантниклар калкынып куйдылар, парашютларын, автоматларын рәтләгәч, дәррәү торып бастылар. Шулчак түшәмдә яшел ут кабынды. Тавыш-тынсыз гына люклар ачылды.
— Киттек! — дип кычкырды командир.
Бүген рәт башында Вагыйзь тора. Бүген ул беренче булып сикерәчәк. Беренче булып сикерү бигрәк куркынычтыр, — дип уйлады Рифкать. — Иксез-чиксез күк дәрьясына берүзең, ялгызың гына чумасың бит. Берүзең генә су коенган кебек. Самолетта бөркү. Их, су коенудан да рәхәт нәрсә бар микән дөньяда?! Әтисе карьерда эшләгәндә көн саен барып йөри иде Рифкать. Ул алып килгән ризыкны бергәләп ашыйлар да хуш исле печәнгә чалкан ятып бераз хәл җыялар.
— Үскәч кем булырсың икән син? — дип сорап куя әтисе. Икесе бергә калдылармы, гел шулай дип сорый ул. Ә Рифкать ни дип тә җавап бирергә белми.
— Ә бабай нигә Түбән Камага килми? — дип, әтисенең соравына сорау белән җавап бирә ул. — Анда ялгызына читендер бит, бездә яшәр иде.
— Әллә ничә әйтеп карадым инде. Киләме соң? Үзең күрдең бит, кунакка килгәч тә, бер кич кунуга: "Илмәт, Илмәт", — дип сөйләнә башлады. Авылы да ерак түгел, Кама аръягында гына бит. Кайтып-китеп йөрер иде. Юк шул, аерып булмый кешене үз нигезеннән.
— Менә сез аерылгансыз бит әле. Авылны ташлап, Кизел-га да киткәнсез, монда да килгәнсез.
— Әй, улым, үз ихтыярың белән йөрүмени ул. Нужа куып йөртте бит, нужа. Сугыштан соң, бәхет эзләп, ярты авыл шахта ягына кузгалды. Әниең белән без дә шуларга иярдек. Шунда тормыш корып җибәрдек. Ике авылдаш бергә булгач, азрак күңел дә тынычланып китте, ике сагышны бер итеп яшәдек инде шунда. Аннары сез дөньяга килдегез. Ә менә син: "Нигә авылны ташлап киттегез?" — дисең. Яратмаганнан дип уйлыйсыңмы әллә. Ярату гына түгел, чуар тавыкларына, урам этләренә кадәр сагына идем, төнлә төшләремә кереп тилмертә иде. Кан береккән, җан береккән инде безнең ул авылга. Ата-баба туфрагы бит. Кама буенда шәһәр салынуын ишеткәч, дәррәү күтәрелеп кайтып төштек. Ни өчен кайттык дисең? Шәһәр кайда да шәһәр инде ул: таш белән тимер дә төтен. Үзебезнең якка, туган якка якынрак булыйк, дидек. Ә менә авылга ук кайтып җитеп булмады. Бер аерылып киткәч, кире кайтулары һай кыен ул! Авыл безне үз итмәс, кешеләре иш итмәс кебек тоелды.
Рифкать чалкан яткан да күктә талпынып-талпынып сайраучы тургайны күзәтә.
— Әллә тыңламыйсың да инде?
— Тыңлыйм, тыңлыйм.
— Нәрсә тыңлыйсың, тургайнымы?
— Әткәй, ә мин үскәч авылга кайтам. Харис бабай белән бергә яшим. Печән чабам, утын китерәм, гармунда уйнарга өйрәнәм.
— Һе-һе, — дип көлемсери әтисе. — Карарбыз, азрак күзең ачыла башласын әле.
Аннары ул фуражкасын батырып кия дә, олы-олы атлап, экскаваторына таба китә. Чылбыр тәгәрмәчкә менеп баскач, артына борылып, Рифкатькә кычкыра:
— Әйдә, утырасыңмы? Йөртергә өйрәтәм.
— Юк! — дип кычкыра Рифкать. — Юк! Мин балык тотам. Уха пешерәм.
Кармак таягын текә ярга кадап куйгач, ул, аскарак төшеп, чишенә дә суга чума. Ләкин артык эчкә керми, яр буенда гына йөзә. Әтисе белән, йә Әнфисә белән коенганда бу күлне аркылыга-буйга иңләп йөри ул, ә үзең генә булганда ничектер куркыта. Юк, батудан курыкмый ул, кирәк булса, Рифкать Каманы да аркылы йөзеп чыга ала. Су түгел, ялгызлык куркыта бугай аны. Мәктәптә дә, урманда да берүзе йөрергә яратмый ул, өйдә дә ялгызы каласы килми. Янында кеше булмаса, бик тә моңсулана, хәтта башы авыртырга тотына. Әле менә хәзер дә чигәләре кыса. Яр буенда экскаватор үкерә, аның тавышы да миен бораулап-бораулап керә.
— Киттек!
Рифкать, сискәнеп, башын күтәрә һәм каршында янып торган яшел утны, бераз алга иелеп баскан десантникларны күреп, елмая. Соңгы арада шулай бик еш хыялга чума башлады әле ул. Әллә сагындыра инде. Менә бу өйрәнүләр үткәч, озакламый көз дә җитәр. Ә аннары — отпускка!
Самолет моторларының тонык, авыр гүләве колакларны чыңлата. Әйтерсең кемдер иләмсез зур агач тукмак белән башка суга да суга, суга да суга.
Каршында — ачык люк. Командирның: "Киттек!" диюен ишетү белән, ул алга ыргыла. Тизрәк сикерергә, тизрәк котылырга кирәк бу мәхшәрдән. Самолеттан сикерүгә, мотор тавышлары тынуга, салкын җил кочагына чумар да баш авыртуы басылыр кебек тоела аңа. Ләкин бер адым атлауга, битне кайнар дулкын сыйпап ала, аркасы, бөтен тәне буйлап ток йөгергәндәй була. Әйтерсең ул очмый, ә бер урында һавада асылынып тора. Аннары әкрен-әкрен баш авыртуы да кими. Бөтен тән буйлап рәхәт җылылык йөгерә. Еракта, бик еракта кемнеңдер сөйләшкәне ишетелә.

3
— Хәле ничек? — ди калын тавышлы ир кеше.
— Саташа. Вакыт-вакыт онытылып китә. Кычкыра. Укол кадагач тагын аңына килә. Бик күп кан югалткан. Кан бирергә кирәк. — Тавышы ягымлы хатын-кыз, гаепле кеше сыман, бик тә борчылып сөйли.
— Өлкән лейтенант Сидоров, ротага хәбәр итегез: "Рядовой Миргазизовка кан кирәк", — диегез. Округ госпиталеннән хирург килеп җитмәдеме?
— Берничә минуттан самолетлары аэродромда булачак. Каршыларга машина җибәрдек.
— Яхшы. Барыгыз.
Таныш тавышлар ишеткәч, Рифкать күзләрен ача. Палатада шул ук кешеләр. Генерал гына киткән. Аның урындыгында полк командиры утыра. Сул кулына шприц тоткан халатлы апа уң кулы белән аның битен сыйпый. Кулы шундый җылы, йомшак. "Битне сыйпаган җылы җил шушы икән", — дип уйлый Рифкать.
— Уяндыкмы? Хәлләр ничек? — дип, акрын гына, сак кына сүз башлады полковник.
— Иптәш полковник, авыруны борчырга ярамый, ул бераз ныгырга, хәл җыярга тиеш.
Рифкать күз карашын врачка таба күчерде. Түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле. Маңгаенда сырлары да бар. Нәкъ аның әнисе инде. Мөлаем, моңсу күзләрендә әнисенеке төсле бераз киная дә бар төсле. Әйтерсең, Рифкать бер-бер ярамаган эш эшләгән дә, ул аны: "И-и, шулай итәләрме соң, нәрсә уйладың соң, бала?" — дип, яратып кына ачулана сыман.
— Бик авыртмыймы, улым? Яхшы, яхшы. Тик кенә ят. Кыймшанма, улым, кыймшанма. Хәзер менә кан бирәбез. Хирург та килеп җитәр.
Аның сүзләре шундый ягымлы, шундый йомшак, җылы иде ки, врач апа сөйләшкән саен, баш авыртуы кими бара, баш эчендә янган ялкын сүрелә төшә, кулларга, аякларга, күкрәккә җылы йөгерә. Аннары ул җылы бергә җыела да тамак төбенә килеп тыгыла. "Еламаска, еламаска! Еларга ярамый!" — дип эчтән генә кабатлый Рифкать. Шуңа гаҗәпләнә ул: кыйнаганнары да, ачуланганнары да бар аны, берчакта да еламый иде. Ә менә җылы сүз ишеткәч, "улым" дип битеннән сыйпагач, ирексездән күңеле тулды да куйды.
Ул озак кына, бер нәрсә дә уйламаска тырышып, түшәмгә карап ятты.
Шулчак, сулык-сулык килеп, уң кулы сызларга тотынды, сызлау тора-бара бөтен гәүдәсенә күчте. Ул тешләрен кысты, йөзе җыерылып килде. Аңа тагын укол кададылар, бераздан авыру тынычлана төште, ул, хәлдән таеп, бер хәрәкәтсез ята бирде. Әйтерсең аны бик каты кыйнаганнар да, ул, әнисе сизмәсен дип, тын гына ята. Ыңгырашмый да, зарланмый да. Ә әнисе, сизсә дә, сизмәгәнгә салыша: "Нәрсә, әллә арыдыңмы? Ят, ял ит, авырып китә күрмә тагын", — дип юата.
Аның эчендә ачу кайный. Шул малайларга кыйнатып торган өчен җаны әрни... Арттан килеп сукмаган булсалар, үзләренә дә эләгәсе иде...
4
Алар — Әнфисә, Галия, Илдус танцыдан кайтып килгәндә, каршыга биш малай чыгып басты. Аларның берсен, сары чәчле, олы башлы, озын гәүдәле егетне инде берничә тапкыр күргәне бар Рифкатьнең. Күрше мәктәптән, баскетбол командасында уйнап йөри. Танцы мәйданчыгыннан читтәрәк бер эскәмиядә Рифкать гитара уйнап утырганда өерләре белән әллә ничәве бөтерелгәннәр иде. Малайлар, кызлар Рифкать утырган эскәмияне сырып алганнар да шаугөр киләләр. Әле көлешәләр, әле җыр башлап җибәрәләр. Ә тегеләр ни танцыга бармыйлар, ни бу төркемгә килеп кушылмыйлар.
— Әй, тартырга бармы? — дип сорады озын буйлы егет эскәмиядәгел әрдән.
— Тартмыйбыз бит, әнә, безнең өчен химкомбинат торбасы тарта. — Тәлгать, илтифатсыз гына, шәһәр читендә кара төтен болыты ургып торган иләмсез биек торбаларга таба ымлады.
Әнфисә белән Галия пырхылдап куйдылар.
Озын буйлы егет кабаланмый гына кесәсенә тыгылды. Егетләр-кызлар нидер көтеп, тынып калдылар, гитара да, җыр авазлары да өзелде, бары тик танцы мәйданчыгында гына, колакларны чыңлатып, музыка авазы ишетелә иде. Егет, башын чайкап, тузган чәчләрен артка чөйде дә уч төбеннән бер бакыр акча алып Тәлгатькә сузды:
— Никулинга өч тәңкә түләп кергән идем. Мә, үз бәяңне ал, юморист! Кәмит күрсәтсәң, биш тиен дә бирермен. — Шулай диде дә, инде үзенә каршы сүз әйтә алмаслыгына ныклап ышангандай, авызын ерып җибәрде. Аннары, кисәк кенә борылып, Галияне култыклады: — Әйдә, чибәркәй, бер селкенеп килик әле!
Галия башта югалып калды, ләкин, тиз генә аңына килеп, кулын тартып алырга теләде:
— Җибәр! Авырттырасың!
Ләкин егет аңа колак та салмады, Галияне өстерәп диярлек музыка гөрелтесенә таба баруында булды.
— Җибәр дим! Нәрсәгә каныктың, оятсыз!
— Минме оятсыз? Ха-ха-ха! — Егет көчәнеп кенә көлде. — Минме оятсыз? Оятымның кайда икәнен күрсәтер идем инде мин сиңа. — Ул тешләрен шыгырдатты да чертләтеп төкерде. — Бала-чага бар. Әйдә, читкәрәк...
"Сары баш"ның әйтә башлаган җөмләсе ярты юлда өзелеп калды, Галия, кулы бушаганны сизеп, бер читкә йөгерде.
Рифкать егетнең сул кулын артка каерып китергән, ә тегесе, авыртудан кыймшанырга да кыймыйча, алга бөгелгән килеш тик басып тора иде. Менә ул ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Егетләр! Нәрсә карап торасыз? Егетләр, бирегез шуларга!
Ләкин "егетләр" урыннарыннан кыймшанмадылар, танцы мәйданчыгы янында йөрүче дружинникларга карап, бер урында тик басып тордылар.
— Җибәр! Сиңа тигән кеше юк бит.
— Әгәр тагын кызларга кагыласы булсаң, тәмәкенең кайда үскәнен күрсәтермен мин сиңа. — Ачудан Рифкатьнең тавышы калтырап чыга иде.
Рифкать, синең белән нигә кул пычратам, дигәндәй, җирәнгән кыяфәт белән егетне этеп җибәрде.
— Бар, әниең янына кайт. Сөйләшергә өйрәнмичә монда күренәсе булма.
"Сары баш" сөрлегеп китте, ләкин егылмады, барган уңайга гәүдәсен турайта-турайта куаклар арасына кереп югалды. Моңа кадәр, кузгалырга да куркып, бер урында шым торган дүрт егет аның артыннан иярде. Бераз баргач, алар туктап, куак төбендә казына башладылар.
— Ни эзлисез анда? Әллә, җир тишегенә кереп, качмак буласызмы? — Ниһаять, Илдус та телгә килде.
— Синең кебек бер бәләкәй малаебызны шушында калдырган идек. Еламасын дип. Шуны таба алмыйбыз. — Озын буйлы егетнең тавышы тагын көрәйгән, аңа элекке усаллыгы кире кайткан иде.
— Кара аны, артык шалтырама, баганаң башына фонарь элеп куймасыннар. — Илдус бер-ике адым алга атлап куйды.
— Ташла, Илдус, тәмәке төпчеге эзлиләрдер, — дип, Рифкать аның итәгеннән тартты. Аннары гитарасын, солдатлар автомат аскан сыман, җилкәсенә шудырып куйды да уң кулын дустының иңбашына салды һәм әкрен генә атлап китте. Үзе гамьсез генә сызгыра, үзе тегеләргә таба бара. Аның артыннан башкалар да иярде. Агач төбендә казынучы "Сары баш"ның кулында нидер бар иде бугай, шуңа күрә исе китми, сукмак уртасында басып тора. Аның артында "тән сакчылары" караеп күренә. Ләкин, үз өстенә тоташ стена булып килүче малайларны күргәч, ул югалып калды, бераз таптанып торды да, кыеклый-кыеклый атлап, әкрен генә китеп барды.
— Аракы исе аңкый үзеннән, — диде Галия.
— Кесәсенә ниндидер тимер салды, тагын берәрсенә бәйләнә инде болар, — дип өзгәләнде Илдус. — Өченче көн генә бер егетнең башын ярганнар иде.
Ләкин болар сөйләшеп торган арада колга егет тә, аның иптәшләре дә юкка чыккан иде инде. Тегеләйгә чабып карадылар, болайга йөгерделәр — җир астына кереп киттеләрмени, эзләре дә юк.
— Фу, бандитлар, — дип алар югалган якка йодрык күрсәтте Әнфисә.
— Борын салындырмагыз, әйдәгез, көлегез әле, — диде Рифкать. Аннары, нәрсәдер исенә төшергәндәй, кинәт кенә кычкырып җибәрде: — Рөстәм, Галия, Сережа, Илдус, Тәлгать, әйдәгез, Саша янына!
— Ни сөйлисең, Рифкать, безне бу вакытта кем больницага кертсен? — диде Тәлгать.
— Ә без кермәбез, тәрәзә төбендә генә торырбыз. Гитара уйнарбыз, җырларбыз.
— Берүзенә күңелсездер аның, — дип Әнфисә Рифкатьне куәтләде.
— Хәле бик авыр аның, малайлар, безнең күршедә врач тора, шул әйтә, терелеп чыгуы да икеле, ди.
— Әйе, әйе, — дип, Сережаны баш кагып тыңлады Илдус. — Умыртка сөяге сыну уен эш түгел.
— Киттек, егетләр, киттек! — диде Рифкать һәм, дәртләндереп, егетләрнең җилкәләренә суккалады да, гитарасын алып, озын көй башлады.
Кара да гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә...
Менә кызык, караңгы төн дип җырлыйлар, ә җырлаган саен, киресенчә, төн яктыра барган кебек. Бигрәк серле, сихерле инде бу җыр дигән нәрсә. Җыр булмаса, дөнья бик тә күңелсез булыр иде.
Больница ишегалдына кергәч, җырлаудан туктадылар. Тәрәзәдә утлар балкый. Тәрәзә аша палаталарның ак түшәме, ак стеналары күренә.
— Кайсы тәрәзәдә икән соң ул? — дип пышылдады Ил-дус.
— Теге якта, — диде Рифкать.
— Каян беләсең?
— Мин монда көн саен киләм. Палатадагылар өйрәнеп беттеләр инде. Килгәнне көтеп торалар. Саша гына тәрәзә янына килә алмый. Ләкин барыбер ишетә бит ул. Сөйләшә дә.
— Рифкать, Сашаның тәрәзәдән сикерүе дөресме? — дип кыяр-кыймас кына сорады Тәлгать (ул бүтән мәктәптә укый, шуңа күрә бу турыда кешедән ишетеп кенә белә иде).
— Сикергән шул.
— Сикереп дөрес тә иткән, — дип чәчрәп сүзгә кушылды Әнфисә. — Егет кеше андый чакта ике уйлап торырга тиеш түгел.
— Кызлар бит аңа яхшылык эшләргә теләгәннәр. Азрак акылга утыртмакчы булганнар. — Илдус, кызларны яклавына үзе дә оялып, башын аска иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Яшисе Килә - 2
  • Parts
  • Яшисе Килә - 1
    Total number of words is 4526
    Total number of unique words is 2107
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яшисе Килә - 2
    Total number of words is 4370
    Total number of unique words is 2102
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яшисе Килә - 3
    Total number of words is 4521
    Total number of unique words is 2141
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яшисе Килә - 4
    Total number of words is 4177
    Total number of unique words is 2102
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яшисе Килә - 5
    Total number of words is 2845
    Total number of unique words is 1564
    42.0 of words are in the 2000 most common words
    58.3 of words are in the 5000 most common words
    66.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.