Latin

Яшәеш Казанышлары

Total number of words is 517
Total number of unique words is 389
47.1 of words are in the 2000 most common words
57.7 of words are in the 5000 most common words
64.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Нәсер
Гаепләргә теләгеңдә булса, сәбәп табыла ул. Адәм баласы шундый инде: кешене кычкыртып гөнаһлыга чыгарып куя. Гаделлек белән эш итүчәнлек гадәтеңдә юк исә, һәркемне теләсәң ничек гаепләргә мөмкинсең. Башыңны артык катырып та маташмаячаксың. Сәбәбе чыгып кына торачак.
Кешенең яшәве кебек үк үлеме дә матур булырга тиеш. Күркәм чагыңда әҗәл килеп, бугазлап ала икән, борчылыр урын юк — хәерлегә булсын! Килүчеләрнең китми калганы бармы? Ә аннан кире кайтасы түгел. Ул — төп йорт, асыл ватан.
Дөньялыкта бик күп һәм төрле-төрле кешеләрне күрергә туры килде. Әллә кем сыйфатлыларның да ямьсезлекләренә шаклар катасың. Гади һәм гадәти холык ияләренең дә затлылыгы хәйран калдыра. Әллә кем булырга омтылып та һичнигә ирешә алмый калуыңны хәтерлә, и кеше! Нигә кирәк иде ул гайре табигыйлегең? Насыйбыңа тиешле дан һәм дәрәҗә үзе килә, кулыңнан җитәкләп ала ул. Әмма син моңа лаеклымы? Менә шул хакта уйла, рәхмәтле бул. Шулай да әзергә-бәзер булу дигән сүз түгел әле бу! Тырышлык — бәндәлек юлы!
Мин һичкемнең гомерен кыска булуын теләмәс идем. Күпме изгелекләр кылынмый кала, таныласы — танылмый, беленәсе — беленми. Кешеләр, башкаларга төрле сынаулар ясап, аларны сыныйбыз дип ялгышалар. Чөнки үзләрен генә сынаталар. Онытмасыннар.
Мин күп сынаулардан уздым һәм моның шулай икәнлеген бик яхшы беләм. Әмма аларны һичкемгә сиздерәсе итмәдем. Чөнки яшәеш үзе шундый инде ул: сыный да, сынаттыра да. Миңа үпкәләүчеләр дә бардыр. Кешене рәнҗетү гадәтемдә булмады, әмма “аяк таеп киткән” чаклар да аз түгелдер. Хәтерлим, күңелемдә изгелек иде, әмма үпкәләттем. Уеңны уйдырып сал, диләр. Юк икән шул. Ни уйлаганыңны әйтми калдыру да күп вакыт хәерлерәк. Чөнки кемгә әйтәсең бит, бәлки ул кеше мәкерле, көнче һәм ахмактыр?
Гомер үтә тора ул. Өметеңне югалтсаң да, һаман алдыңда тотсаң да. Кояш берәү генә. Ул һәркемгә дә тигез карый. Без генә аңа төрлечә сокланабыз!
Кешенең бәхете үзендә, диләр. Ә без читтән эзлибез. Табабыздыр да, әмма инде үзебезне югалтырга өлгергән булабыз. Бу фәлсәфә белән яшәү фанатизм, ягъни язмышка буйсыну фәлсәфәсен тудырган.
Кешенең иҗат көче чиксез, хәйран калдырырлык. Әмма үлеме шушы чиксезлекне тагын да мөкәммәлләштерә.
Минем яшисе килә. Матур, тыныч, сәламәт тормыш белән яшисе иде. Һәркемдә була торган бу табигый теләккә мин омтылам икән, моның өчен табигатемнән гаеп эзләмәгез!
Хәтерлиләрдер әле, сугыштан соң илдә ирләр юләрләнде. Авропаны айкап кайткан, кан һәм ут эченнән чыккан кешеләр нәрсә эшләргә тиеш иделәр соң? Кайттылар һәм ятимлек белән, хәерчелек белән, мескенлек белән очраштылар. Өйләрендәге идәннәренә кадәр кышкы суыкта турап ягылган, койма-киртәләре дә калмаган иде шул. Авропаның мәгърурлыгын күреп кайткан һәм Рәсәйнең мәгънәсезлегеннән хәйран иткән ирләр нәрсә уйларга һәм ниләр эшләргә тиеш иделәр соң?
Алар чама хисен онытып аракы эчтеләр. Моңа кадәрле исереклекнең нәрсә икәнлеген ишетеп һәм күзаллап кына белә торган татар авыллары саташтылар. Исереклек аркасында акылларын югалтучылар да булды.
Хатын-кызның кадере китте. Бусы инде бөтенләй дә бөек мәгънәсезлек. Илдә хатыннар бозылса, дөньялык та әдәбен югалта икән ул!
Инде гасыр ахыры ирешеп, илне сәүдәгәрләр басты. Аң-белем, мәгърифәт санга алынмый башлады. Уку дигән затлылык сыйфатының кирәге бетте. Бу хәл моңа кадәре инанылган хакыйкатьне, урнашкан гореф-гадәтне юкка чыгарды. Әгәр дә диннең үсеше һәм ныклап урнаша баруы җәмгыятьтә күзәтелмәсә, әдәп-әхлактан бу көнгә һични калмаган булыр иде. Дин иң универсаль хакыйкать буларак тагын да үзен сиздерде, чөнки ул яшәеш кануннары белән эш итеп, үлем төшенчәсенә һәрдаим таяна белә. Шуңа яшәешнең канунын үлем дия алабыз. Ул — яшәешебез казанышы!
25.08.00.
You have read 1 text from Tatar literature.