Latin

Яшәү Матур!

Total number of words is 356
Total number of unique words is 284
52.7 of words are in the 2000 most common words
64.5 of words are in the 5000 most common words
70.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Тыныч кына яшәп, иллегә якынлашып килгән Бәкерҗанга бер көнне иртән хатыны җен алыштыргандай тоелды. Карасана, күзләре тоныкланган, чәчләре мунчаланып беткән, үзе шәлперәеп төшкән. Өстендә төсе уңган капчык сыман халат җитмәсә. Ә бит бар иде кайчандыр Әкълимәнең дөньяның беренче чибәре булып йөргән чаклары...
– Син хет фасун өчен булса да, бераз чәчеңне ясатып кайтасыңмы әллә? Ни әйтсәң дә, бәйрәм көн бүген, – диде ул хатынының бу кыяфәтенә түзәр әмәле калмагач.
Тегесе:
– Үзеңне бел! – дип йонын кабартты да, чәен дә эчмичә "фырт!" итеп каядыр чыгып югалды.
Хатыны юкка чыгып озак та үтмәде, бер-бер артлы кунаклар килә башлады. Бәкерҗан югалып калды. Нишләргә? Өстәл әзер түгел бит! Хет каравыл кычкыр! Әле ярый, Әкълимәсе төн йокламыйча, күп итеп пилмән ясап куйган икән, бәлеш, салат ише тәм-томнар да хәттин ашкан булып чыкты. Әзер ризыкны өстәлгә тезеп чыгуның ни авырлыгы бар аның! Күз ачып йомганчы пәйда булган бәйрәм табынын күргәч, Бәкерҗан үзе дә шаккатты. Ире йокы симерткән арада күпме ризык әзерләргә җитешкән бит бу Әкълимә! Бераздан яхшылап сыйланып өлгергән кунакларның чырайлары яктырды, телләре ачылды.
– Бәкерҗан, турысын әйткәнгә үпкәләмә, мондый уңган хатын синең өчен әрәм, – диде бер салмышрагы, авызына гөбәдия тутыра-тутыра.
– Әлбәттә, жәл, – дип җөпләде аның сүзен икенчесе, кулындагы тавык ботына тешләрен батырып.
– Нишләп? – диде Бәкерҗан.
– Синең түбәй әстың пеләшләнеп беткән, ә хатыныңның фигурасы талчыбыгыдай, – диде берсе.
– Синең корсагың минеке шикелле. Идәндә өстерәлеп йөри, ә Әкълимәң бүген яңадан кияүгә бирерлек! – диде икенчесе.
Шулвакыт ишек ачылып китте һәм аннан Әкълимә килеп керде:
– Бераз соңга калдым инде, гафу итегез, – диде ул елкылдап торган купшы чәчләрен төзәткәләп.
Бу минутта арада иң гаҗәпкә калганы Бәкерҗан иде. Кыйгач кара кашлар, балкып торучы алма битләр. Хатынын алыштырып куйганнармыни!
– Ә монысы – кадерле иремнең бәйрәм бүләге, – диде Әкълимә, тәненә сыланып торган үтә күренмәле ефәк күлмәк киеп кунаклар каршына чыккач. Табын "ах!" итте. Бәкерҗанның башы күккә тиде.
... Кичен кунаклар таралгач, Бәкерҗан кухняда савыт-саба юа башлады.
– Өлгер дә инде үзең бәгырькәем! – диде сәгать ярым телефоннан сөйләшкән Әкълимә аның янына кухняга кергәч. – Сулыш алганчы бөтен савыт-сабаны юып куйгансың.
– Ни бит, яңа күлмәгеңне пычратырсың дип куркам, – диде Бәкерҗан, тирләп чыккан пеләшен учы белән сыпырып. Аннан, бераз уйлап торгач, әллә көнчесе килеп, әллә күңеле йомшарып, өстәп куйды:
– Син, Әкълимә, алай да, теге иске халатыңны ташламый тор әле, яме?
You have read 1 text from Tatar literature.