🕙 13-minute read

Яшь Ана - Нәҗип Думави

Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Total number of words is 1684
Total number of unique words is 884
46.9 of words are in the 2000 most common words
60.4 of words are in the 5000 most common words
66.6 of words are in the 8000 most common words
  Заһидә туташның фәрештә күңеле төсле саф, пакь күңелчегендә кабара башланган хәсрәт куыгы, кайгы ярасы яхшы ук зур булырга тиешле булса да, анда булган балалык сыйфатлары ул кайгы, ул хәсрәтләрнең тышка ярылып чыгуына ирек бирмиләр иде. Чөнки Заһидә туташчык әле бөтен вөҗүде! белән бала, аңарга тик менә бу яз гына дүрт яшь тулып бишенчегә киткән иде.
  Әле кичә генә килеп, бу көн боларда кунган хатын, Заһидә туташ уйлаганча әйтсәк, яңа асрау, Заһидәне тышка алып чыгып: «Шунда гына утыр, ерак китмә!» — дип, парадный янына утыртып калдырса да, аягы-кулы исән булган биш яшьлек кызчык чыдап торсынмы? Ул инде, асрау кереп киткәч үк урыныннан торып, йортның төрле җирендә чапты. Тавыкларны куып йөрде, тавыкларны куып кое янына китермәкче дә аларга кое тигәнәсеннән су эчермәкче була, әмма тавыклар килмиләр, төрле якка чабалар иде. Болар илә эш пешмәгәч, Заһидә күркәләрне дә сыйларга уйланып караган иде дә, ата күркәнең кабарып пышылдый башлаганын күргәч, келәт артына качты. Келәт артында беркем дә юк, бары, каян килептер, бер карлыгач кына, келәт кыегына кунып, өзелә-өзелә сайрый иде. Карлыгач кызчыкның дикъкатен бердән үзенә алды. Заһидә, инде тавыкларны да, кабарган ата күркәне дә онытып, карлыгачка карап калды. Озак үтмәде, алар икәү булдылар, икәүләп сайрый башладылар һәм Заһидәне тыңлатып туйдырганчы сайрадылар. Заһидә барын да карап торды: сайрау арасында ничек алар, борыннарын тыгып, канат асларын яки түшләрен казып алалар, аяқларын ничек селкетеп куялар, томшыклары ничек ачыла, койрыклары ничек уйнап тора... Һәммәсен дә дикъкатълеп торды...
  Келәт артыннан бакчага чыга торган капка ерак түгел иде. Карлыгачлар очып киткәч, ни өчендер Заһидәнең бакчага чыгып йөрисе килде. Гәрчә моңарчыга кадәр ялгыз гына бакчага чыгып йөргәне булмаса да, бакчага аны йә әнкәсе, яки бер-бер асрау алып чыга торган булса да, бакчага чыкмаганына инде байтак көннәр булгангамы, ул ялгыз булса да чыгарга батырчылык итте. Капканың келәсенә сузылды - буе җитмәде. Бакчаның тирәсе тактадан ясаган рәшәткә иде. Рәшәткә арасыннан бакчаның эче, куе урман кебек, куе агачлык булып күренеп тора иде. Капканы ача алмагач, рәшәткә буйлап бакча эчен каранып йөргәндә, ялгыз гына шундый урманлыкка чыгарга куркынган төсле сизенсә дә, тактасы каерылганлыктан, Заһидә сыярлык тишек хасил булган урынга җиткәч, артык уйлап тормады, бакчага керде. Бакча эче тын. Агачлар тәмам яфракка тулып, кайсы җирләре инде ап-ак чәчкә дә аткан, һава искиткеч ләтыйф! иде. Заһидә, кечкенә тәпиләре илә агач арасыннан йөгереп, капка турындагы юлга чыкты. Бу юл аңарга таныш, агач арасыннан йөрсә адашуыннан курыкты. Заһидә юл читендә сап-сары чәчкә атып торган бер үләнне сындырып алды да, борынына тотып исни-исни, юл буенча китте... Бераз баргач, уң якта бердән чытырдаган тавышка сискәнеп китеп, куркуыннан кире чаба башласа да, чыпчык очып чыкканнан агач яфрагы гына чытырдаган икәнен белгәч, тагын кире килде. Әнисе аны җен-пәри юк икәненә ышандырган булса да, бакча эчендә бүре-фәлән булуы мөмкинлеген ул исеннән чыгармый иде. Чөнки ул бакчаның кайларга-кайларга барып чыкканын белми, бары бу юлның озакламыйча бер чәчкәлеккә чыгачагын, ул чәчкәлектә чәй эчәр һәм утырыр өчен урыннар барлыгын гына белә, аны әнкәсе дә, асраулар да шул чәчкәлектән ерак алып киткәннәре юк иде. Озак та бармады, вакыйган, Заһидә үзенә бик таныш, бик мәгълүм мәйданлыкка чыкты. Бик зур булмаган бакчалар эченә ясала торган бу кечкенә мәйданлык чынлап та гүзәл эшләнгән, тирәли урталыкта да чәчкә, урталыктагы ясалган чәчкә төркеме эчендә чәй эчәр өчен ачык беседка, беседка эчендә урындыклар, өстәл...
  Заһидә, мәйданлыкка чыгу илә йөгереп, беседка эченә керде дә бер урындыкка утырды. Аны әнкәсе, алып чыкканда, һәрвакыт шул урындыкка утырта иде. Урындыкка утыргач та, Заһидә маңлаена төшкән чечен кечкенә куллары илә рәтләп арткарак салды һәм бер якка қыйшаеп төшкән алъяпма күкрәкчәсен турылады. Шуннан соң алһапма кесәсеннән ак яулык чыгарып, яхшы ук йомшарган борынын да тазалады. Бу эшләрдән соң инде Заһидәгә эш калмаган төсле, хәлбуки! ни дә булса бер нәрсә илә шөгыльләнәсе килгән төсле булды. Матур зәңгәр күзләре иләул бөтен мәйданлыкны сөзеп чыкты да, әнисе төсле кыланып, иркен- иркен сулыш ала, һава исни башлады. Аның әнкәсе дә һәрвакыт, бакҹага ҹыккаҹ, борын илә иркен-иркен сулыш ала, юри шулай сулыш ала иде. Заһидә әнкәсеннән сәбәбен сорагаҹ, әнкәсе аңарга: «Доктор куша, кызым, миңа шулай итәргә кирәк!» - дия иде.
  Заһидә әнкәсенең шул җавабын хәзер исенә төшерде дә: «Доктор, доктор, кем соң ул?» - дип уйлый башлады. Озак та уйламады, Ваһидә бердән куркып агарып китте. Өченче көн генә әле асраулары аңарга күршедә бер карчыкны доктор килеп ярганын сөйләгән иде. «Доктор яра торган кешемени? Ул әнкәйне дә доктор яргандырмы?..» - дия үзалдына куркынып китте.
  Бу куркыну аны тәмам калтыратып таптласа да, озакка бармады, чөнки әткәсе аңарга әнкәсенең кунакта гына икәнен ышандырган иде. Заһидә үз эченнән: «Юк-юк, әнкәй кунакта гына, озакламый кайта», - дип уйланды да, урындыктан төшеп, беседканың чирәменә утырды. Утырды да бер урындык артында чәчкә арасыннан төшкән кояш яктысы илә елтырап торган бер нәрсә күрде. Заһидә, тиз генә барып, ул нәрсәне кулына алды. Кулына да алды, күзенә яшь китереп, ул нәрсәне үбә дә башлады. Ул нәрсә Заһидәнең әнкәсенең кадерле, кыйбатлы тарагы иде. Монда кайдан килгән ул - Заһидә һич аңламады. Әмма яңгырда калу сәбәпле булырга кирәк, таракның бер башы яхшы ук каралган иде, Заһидә аны бик тырышып арчыды. Арчыды да әнкәсе төсле итеп аны үз чәченә, маңлаена куйды. Заһидәнең маңлаеннан кыркылган чәче, хәзер яхшы ук үсеп, хәтта күз алдына ук килеп, аны борчый иде. Тарак илә тарттырып куйгач, Заһидәгә әллә ничек бик уңайлы төсле булды. Кечкенә куллары илә капшап, зурлыгы сәбәпле таракның ике якка киң булып калкып чыкканын белсә дә, әнкәсе кайткач, бу таракны үзенә сорап алырга уйлап куйды. Аңарга инде хәзер өйгә кайтса да ярар иде. Ләкин ул кайтмады, таракны тагын кулчыгына алып, чәчкәләр арасына кереп утырды. Чәчкә төркеме эчендә Заһидәнең акка маил? сары йомшак чәчле башы үзе дә чәчәктән аерымсыз иде. Ләкин бу чәчкә - бу башкалар төсле үк гөнаһсыз пакь чәчкә кисәге — җанлы иде шул! Башка җанлыларны үз тәгәрмәче астында тапаган тәкъдир бу җанлы чәчкәне дә кочакларга тора, бәлки кара тырнагын аның пакы күңеленә инде ҹәнҹә дә башлаган, ләкин бу мескинә балалык белән генә аны сизми иде...
  Чәҹкәләр арасында Ваһидә күп уйлар уйлады, таракка карап та уйлады, әнкәсен дә бик сагынды, әнкәсенең сүзләрен исенә китерде, кичә килгән асрау хакында да, ягьни кичә килеп тә атасы илә бер бүлмәдә йоклаган яңа асрау турында да байтак уйлады. Ләкин бертөрле уеның да башына чыга алмый иде. Барыннан да бигрәк, әнкәсенен кунакка киткәннән бирле асрауларның кырын каравына һәм көн дә ковндырмый башлауларына аптырый иде. Йокыдан торгач та ваннада юындырып, ап-ак күлмәкләр киендерә торган асраулар никтер хәзер бөтенләй үзгәреп киттеләр. Юынганда каты-каты тоталар, үзең юын, дип, каты әмер итәләр, җитмәсә, юынгач, киҹә салдырган әҹке күлмәкне киертәләр. «Әй, әнкәй, ник сон тизрәк кайтмыйсың? Ник мине алып китмәдең?»
  Менә Заһидәнең уйланган нәрсәләре бары да шуның тосле, бары да бертөрлерәк булып, очлары әнкәсенә барып чыга, әнкәсе юклыкка барып чыга иде дә, Заһидә, тилмереп: «Әй, әнкәй, ник соң инде тизрәк кайтмыйсың?» - дия иде.
  Йорт ягыннан «Заһидә! Заһидә!» дигән тавыш килде. Чынлап та, Заһидәне эзләргә чыгарганнар иде...
  
  ***
  
  Заһидәнең атасы Хәмид әфәнде яхшы гына тормышлы һәм гыйлеме дә чибәр генә ир уртасы бер кеше иде. Табигате никадәр хәлим! бер кеше булса да, хатынының, ягъни Ваһидә әнкәсенең өч ел рәттән авырып ятуы, авырып йөрүе аны икенче хатын алу уена салган, хатынының авыруы инде өмидсез икәненә докторлар ышандыргач, ул, егет сымак кыланып, хатын да эзли башлаган һәм тапкан да иде. Заһидәнең анасы, өч ел артык авырып чахотка илә дөньядан китте. Аның үлгәненә ике атна кадәр вакыт узгач, киҹәге көн Хәмид әфәнде яшь хатынын йортына алып кайтты. Заһидәнең яңа асрау дип уйлаган хатыны яңа асрау түгел, бәлки Заһидәнен яна анасы иде. Хатыны илә Хемид агай кичә үк Заһидәгә ничек аңлату турында киңәшкәннәр, ләкин, һәрхәлдә, бик дәфгатән белдермәскә карар биргәннәр иде. Заһидәнең әнкәсе үләсе көндә Хәмид агай Заһидәне агаларына - бер кардәшләренә кунакка җибәргән, әнкәсен җыештырган, икенче көннәрдә аны алып кайткан, әмма әнкәсенең вафат иткәнен Заһидәгә белдермәскә кушып, асрауларга да каты-каты әмерләр биргән, үзе дә, асраулар да гел «әниең кунакта гына, хәзер кайта» дип, Заһидәне алдап торганнар иде. Кичә белдермәгән булсалар да, бу көн инде Хәмид агай белдерергә уйлады. Залга бик тулы итеп чәй хәзерләтте, һәртөрле конфет, шоколад, чикләвек илә өстәл өсте тулы иде. Шул тәмле нәрсәләр илә алдап, Хәмид агай гаять йомшаклык илә генә Заһидәгә узе белдерәчәк иде. Хәмид агай бала илә нинди мәгамәләдә булырга кирәк икәнен, бигрәк бу мәҗлестә үз анасыннан да артыграк сөючелекне аңлатырга кирәк икәнен хатынына да сөйләп куйды. Алар инде Заһидәне ҹакырырга җибәрделәр, үзләре, остәлнен ике башына утырган хәлдә, Заһидәнең килеп керганен көтәләр иде...
  Асрау Заһидәне бакчадан алып кайтты. Парадныйдан кергән аяк тавышлары, Заһидәнең кечкенә аяклары илә тып-тып басып коридор буенча килүе Хәмид агайга ап-ачык ишетелеп торды. Менә зал ишеге ачылды, менә Заһидә дә килеп керде. Хәмид агай илә хатыны аяк өсте тордылар. Ишек төбендә туктаган хәлдә көлемсерәп торган Заһидәчеккә кулларын сузып, Хәмид агай: «Кызым, кил!» - дип, каршы бара башлады. Алланың мәрхәмәтле кояшы Заһидәнең битеннән сөеп, бит алмаларын кып-кызыл кызарткан; азрак сусаганлыктан, күгәрә төшкән нәзек иреннәре тәбәссем! хәлендә, нәкъ маңлаена куйган зур тарак ике чигә ягыннан кабарып тора, ап-ак киң маңлай астында тумрап, уйнап карый торган күзләре тәбәссем хәлендә әткәсенә текәлгән иде. Заһидә, әткәсенә таба килеп: «Әткәй! Мин нәрсә таптым, кара!» — дип, башын күрсәтте.
  Заһидә шулай күрсәтмәсә дә, Хәмид агай инде баядан бирле шул таракка карап тора иде. Бу тарак Заһидәдән бигрәк Хәмид агайга танышрак, Хәмидкә якынрак иде. Чөнки Заһидәнең әнкәсе илә танышып йөргәндә, иң кадерле һәм иң кыйбатлы бүләк урынында Хәмид тарафыннан шул тарак бирелгән, ул таракның өстке тирәсе вак кына энҗе илә батырылып, нәкъ уртасында яхшы ук ялтыравыклы бриллиант кисәге дә бар. Боларны барын да заказ итеп Хәмид агай эшләткән иде. Икенче төрле әйтсәк, бу тарак Хәмид агайның беренче мәхәббәт хатирәсе иде һәм шуның өчен бирелгән дә иде. Хәмид агай бердән каушап китте. Заһидә, якын ук килеп, әткәсенең чабуыннан тотты да: «Бу тарак әнкәйнеке бит, әткәй, мин аны, әнкәй кайткач, үземә сорап алырмын, яме, әткәй!» — диде.
  Хәмид ни дип тә җавап бирергә белмәде, дөресен генә әйтсәк, Хәмид агай Заһидәнең күзләрендә Заһидәнең анасын күргән төсле булды, гүя Заһидәнең күзләре аша Заһидәнең әнкәсе карый иде лә!.. Хәмид агайның күз төпләре азрак җыерылып, борыны түбән төшкәндәй, аскы ирене дә очланып, бераз югары күтәрелгәндәй булды. Заһидә һич туктамый, һаман сөйли иде: әнкәсе кайтканчы ул таракны ничек кадерләп тотачагын, әнкәсе кайткач, үзенә сорап алачагын кат-кат сөйләде. Ниһаять, бераз борчыла төшеп: «Әй Алла, ник кайтмый икән әнием?» - диде.
  Бу вакыт инде Хәмид агай чыдый алмады, күз яшен баласыннан яшерер өчен, кулларын битенә каплады да залдан чыгып китте. Хәмид агай чыгып киткәндә, «Менә кайттым, кызым, моннан соң мин инде сиңа әнкәй булырмын!» — диде дә Заһидәне яшь хатын кочаклап алды...
You have read 1 text from Tatar literature.