Latin

Ярышып Яшибез

Total number of words is 1131
Total number of unique words is 762
34.8 of words are in the 2000 most common words
47.7 of words are in the 5000 most common words
53.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Авылда власть өр-яңа демократик малайларга тапшырылганнан бирле рәхәткә чумды халык.
Ярышып кына торалар. Көн саен матурлык конкурсы йә референдум, чемпионат йә социологик сорашу. Дөрес, печән юк, фураж калмады, терлекләрне берәм-берәм Чистайга иткә озатып торабыз. Ләкин авыл халкы алдына яңа “Бердәмыстан” партиясе куйган бурычларны үтәгәндә аның ише вак-төяк проблемалар нәрсә ул?!
Кичә авылда сайлауларның соңгы этабы булып узды. Шомыртлының күрше авыллардагы илчеләре, вәкилләре сайланды. Кәефләр шәп булды, чөнки тирә-яктагы берәр авылга яки райондагы берәр оешмага махсус вәкил итеп сайланмаган кеше калмады авылда.
Кичен клубта ялкаулар конкурсы үткәрелде. Дәгъвачылар шактый иде. Чемпионат төн уртасына кадәр сузылса да, халык таралышмады, түзде. Финалга чыккан механизатор
Исмай белән үгез караучы Тәүхыйның кайсысы чемпион булыр – шуны беләсе килде.
Соңгы турда алар сорауларга җавап бирде:
- Узган атнада эштә ничә минут булдыгыз?
Кылый Исмай егерме минутка барып килгән булып чыкты – моны шаһитләр әйтте. Ә Тәүхый бөтенләй эшкә бармаган икән.
- Бер барырга чыккан да идем, кире бырылырга туры килде. Ирендем ченки, - диде ул горур кыяфәттә башын күтәреп.
Бу җавап өстенлек билгесе иде. Ләкин шулчак берәү, көтелмәгән сорау биреп, аны аяктан екты:
- Барып гитмәгәчтен, ызнач, бер нәстә дә ырлый алмагансың бит инде, дамы?
Тәүхый кызарып чыкты. Хурланды. Кимсетелде. Ничек инде ул, Тәүхый башы белән, берәр каян берәр нәрсә эләктермичә катьсын?!
- Син нәрсә, - дип акырып җибәрде ул, тыелып тора алмыйча, клуб идәненә төкереп. –
Син нәрсә, тыргыннык чыры калдык-пыстыгы?! Калхузның нәсел үгезләрен берәм-берәм үз абзарыма катярып япканны... бүтән юлы буш катяммы сың инде? Язмаганны сүләмә!
Аннары ягулык складындагы цистерналарны ничек урлаганын да сөйләп бирде хәтта.
- Ә син сыңгы баруыңда нәрсә “суктың”, - дигән сорау бирделәр Исмайга.
- Гаражданмы? Гараждан… сыңгы лампочканы... трактор кабинасы ишеге... и тагы... ни... – Исмай, бик аз булып күренмәсен өчен тагын нәрсә өстим икән дигән тирән уй белән тулган башын жюри членнарына төбәде. – Тагын ни... ундүртлегә ике ачкыч та бер уч гайка.
- Һәй, ялкау, - диделәр аңа. – Булдыксыз. Хорәсән!
Бу инде Исмай адресына комплимент иде.
Конкурста җиңгән өчен аңа ферма түбәсеннән урлап сүтелгән җиде шифер биреп кайтардылар.
Ә бүген Шомыртлы тагын мәш килә. Почта каршындагы сынык багананы алыштыру проектын киләсе ел хуҗалык планына кертергәме, бюдҗетта бу эшкә акча планлаштырыргамы, дигән темага референдум, ә кичкә конкурс: “Мисс абзар чибәре”.
Референдумда авылдашларның әлләни активлыгы сизелмәде. Барысы да экономист түгел шул. Аңламыйлар аның ишене.Ә менә фермага халык күп җыелды. Анда кайчандыр колхозныкы булган сыерлар белән бергә Камилә карчыкның гомер буе социалистик ярыш турында хыялланып кына яшәгән Мүкләге дә катнашты. Андый хокук шулай ук Двадвора авылыннан фермер Стяпанның Буренкасына да бирелгән иде. Ә совет чорында алдынгы ударник саналган рекордсменка Сәрбәйне ул хокуктан мәхрүм иттеләр.
- Буаз сыерны матурлык конкурсында катнаштырып буламы сың? Нинди фигура, үзең уйла,
- дип аңлаттылар.
Миннехәят әби Сәрбәйнең югары җитештерүчәнлеге турында, бер утыруда икешәр чиләк сөт сауган чаклар турында авызын ачкан иде – кырт кистеләр:
- Причум мында сетнең күләме? Матурлык кирәк! Ма-тур-лык!
... Сыерлар тиз йөгерү, күшәү, койрык белән кигәвенгә төз тидерү һәм башка төр ярышларда көч сынаштылар. Тамашачылар белән тулы ферма гөрләп торды. Кәефләр шәп булды. Камилә карчыкның Мүкләгендә ярыш рухы көчле иде, Буренка тәҗрибәле хайван бит инде, шуңа күрә финалга алар чыкты.
- Йәгез әле, үзегезчә бер кычкырып та күрсәтегез! – диелде сыерларга.
Буренка озак күшәнеп тормады, дорфа тавышы белән чит бер телдә акырып та җибәрде:
- Му-у-у!
“Фу, шул яшенә җитеп, мишәрчә мегерәргә дә эрәнмәгән, имгәк! Әллә сың чуашмы бу?” – дип уйланды Мүкләк.
- Дикция ярыйсы бугай, - диде жюридан берәү.
- Мелодиясе дә ничу гынамыдыр, - дип билге куйды конкурска Казан консерваториясеннән махсус чакыртылган музыка белгече.
- Ашыкмик әле!.. – Монысы ферма мөдире тавышы. - Әдәгез, икенче финалистны да тыңнап карыйк.
Мүкләк ашыкмады. Ул баштан, күзләрен тутырып, әле Камилә әбисенә, әле музыка профессорына, әле Буренкага каранып торды.
- Рәхим итегез, - диелде аңа, - Сезнең учырт!
- Давай, кызым, давай, бирешмә, йәме?! – дип инәлде Камилә карчык.
Мүкләк аңлады. Монда җитди көчәнергә туры киләчәк. Муенын сузды, күзләрен йомды да... у-у, яңгыратып җибәрмәсенме үзенең яраткан көенә!
Халык бер мәлгә телсез генә түгел, тынсыз калды: булса да була икән тавыш! Бирсә дә бирә икән моңны! Ферма эче алкышларга күмелде.
Икенче өлеш эротика, дөресрәге, стриптиздан гыйбарәт булды. Мүкләк белән Буренканың эротик мөмкинлекләрен дөрес бәяләү өчен Тәүхый колхоздан урлаган Зубрикны жюри составына керттеләр.
Шобага буенча беренче булып шәрә фигурасын публикага Мүкләк күрсәтте. Сыер көтүен гомерендә күп күрсә дә, көтү булып җыелган кешеләрне күргәне булмаганга, Мүкләк баштан югалып калды. Оят бит! Ничек инде, чынлап та, шу-у-ул хәтле халык алнында...
Аннары, Камилә әбисе абзарның икенче башына барып: “Әдә, Мүкләк, әдә, кызым, мында табан атла!” дигәч кенә шул хозурга табан кузгалып китте. Горур атлады. Дәрәҗәсен белеп. Ул башның югарылыгы инде! Ул ботларның зифалыгы! Ул билнең сыгылмалылыгы!
Иннек сөртелгән ул иреннәрме!
Ләкин Мүкләк күпме генә тырышмасын, үгез сүлпәнлек күрсәтте. Аңламады ул бу стриптизны. Мүкләккә ялкау гына бер борылып карады да, борынын җыерчыкландырып, “мыш фу-у” дип авыр сулагач, берни күрмәгәндәй, бернинди шәрә сыер каршында булмагандай күшәнеп торуын дәвам итте.
- И, хасрәт! – дип үртәлде Камилә карчык, Мүкләк өчен чын өйрәктән гарьләнеп. – И, дивана, сайланган була бит әле...
- Үгезнең реакциясе нуль! – дигән нокта куйды Зубрның яңа хуҗасы.
- Буренканы чыгарыгыз, Карап карыйк! – диде хуҗалыкның яҗа пешкән рәисе,
“Бердәмыстан” партиясенең җирле бүлекчәсе генераль секретаре Артур. Авыл сыеры өчен хурланды, билгеле, ул да. Призны чуваш авылына җибәрәсе килми бит. – Мужт, бу үгез беген импотенттыр, йә эротиканы бетеннәй аңнамыйдыр.
Чыгардылар.
Капка артыннан ук койрыгын таяк кебек тырпайтып чыгуы белән Буренка үгезнең игътибарын җәлеп итте. И, хурланды шуңа Мүкләк! И, оялды шул күренештән Камилә
әбисе. “Марҗаның шул булыр инде – гымергә ыштансыз ерер”, - дип үртәлде аларның тыйнак татар күңелләре.
Ә Зубрикның фикере башкачарак иде. Бу ниткән чит мал?! Авыл кетүеннән тегел тулькы.
Ю-у-у-ук, юк! Бу бытлар! У-у-ул фигура дисеңме! У-у-ул җиленнәр! У-у-у! Атлаган саен былк та былк! Былк та былк!
Үгезнең сулышы ешайганны күреп, жюри рәисе дә Буренкага текәлде.
“Билгеле, имчәкләреңне кемгә эләкте шынарга селтәп күрсәтеп ересәң, җиңүче булырсың”, дип гаделсезлектән сыкранды Камилә әби. Мүкләк тә, рәиснең ачык авызыннан
җирәнеп, читкә борылды.
- Оһо, - дип кычкырып җибәрде рәис. – Мында имчәкләр алтау тегелме сың?!
“Никләр генә унике имчәкле дуңгыз булып тумадым икән?” – дип өзгәләнде моны ишеткән
Мүкләк. Ну күрсәтер иде ул моның ише жюриларга, рәисләргә стриптизны, ну, күрсәтер иде эротиканы! Бетте , болай булгач, титул тәтемәде, кубок чувашка китте.
Ә нәсел үгезе Зубрик жюрине авторитет дип тә санамады, Казаннан килгән академикны музыкант дип тә белмәде – үзен бәйләп куйган торбаны җирдән йолкып алды да, шуны
өстерәп, Буренкага таба йөгерде...
Конкурс җирдән өстерәлгән торба аркасында биш тамашачының имгәнүе белән тәмамланса да, рәис Артур, йомгаклап, кайбер нәтиҗәләр ясады:
- План белән, күләм белән җитмеш елдан артык мавыктык. Гитте! Терлекчелекнең бүтән якларын бетеннәй күздән ычкындырганбыз. Һаман производство беренче планда булды.
Хазер былай бармас! Конкурс нәрсә күрсәтте? Былай булгачтын, Австралиягә безнең
Мүкләк тегел, Буренка бара дигән сүз бит инде бу! Безнең эчен хурлык бу. Кешедән калышмаска кирәк...
Шомыртлыда тормыш кайный. Ярышабыз шулай, сайлашабыз. Ленин бабайны мавзолейдан чыгарыргамы, юкмы – бу турыда референдум үткәрәсе бар. Марста тереклек нинди формада
– шул турыда дискуссия оештырасы иде. Эш күп әле! Тема күп. Өлгер генә!
1990 ел
You have read 1 text from Tatar literature.