Latin

Яралы Йөрәк - 1

Total number of words is 4111
Total number of unique words is 1987
36.2 of words are in the 2000 most common words
52.8 of words are in the 5000 most common words
62.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(шигырьләр)

МӘХӘББӘТ, МӘХӘББӘТ ИНДЕ...

ЫШАНМЫЙМЫН
Ышанмыймын бер дә синең,
«Яратмыйм»,- диюеңә.
«Кабат килеп йөрмә»,- диеп,
Бик кырыс әйтүеңә.
«Сөймим сине», - дигән булып,
Бик тә ялындырасың.
Белеп торам инде күптән
Син юри кыланасың.
Чөнки көлә иреннәрең,
Җылы зәңгәр күзләрең.
Шундый ягымлы яңгырый,
Бөтен әйткән сүзләрең.
Син әйт инде «Яратам»,- дип
Мин күкләргә чөярмен.
Синнән дә кадерлем булмас,
Мәңгелеккә сөярмен.

ЯЗ КӨНЕНДӘ КЫЗЛАР ШАЯН БУЛА.
Язга чыккач кызлар чибәрләнә,
Шундый матур була йөзләре.
Шул чагында яратып туймаслык,
Назлы була серле күзләре.
Яз көнендә кызлар шаян була,
Чакыра берәр җиргә качарга.
Кайнар иреннәре белән эзли,
Сине назлап, үбеп- кочарга.
Яз көнендә кызлар гашыйк була.
Кочкан саен сиңа елыша.
Ике йөрәк бергә тибә башлый,
Сөйгән җаннар бергә кавыша.

ҮТТЕ ЯЗЛАР
Гашыйк булалар иде ич,
Миңа яп-яшь, чибәр кызлар.
Эх, үтте бит бик тиз генә,
Шул бәхетле, гамьсез язлар.
Кабатланмас инде язлар,
Кире кайтмас үткән еллар.
...Эх, өзелеп искә төшә,
Яланаяк чапкан чаклар

НИЧЕК ӘЛЕ ҮТЕП КИТМӘГӘНМЕН
Беркөн мин сине төшемдә күрдем,
Аннан өнемдә дә очраттым.
Әллә сихерләдең инде мине,
Күрү белән сине яраттым.
Сине күрми беркөн яши алмыйм,
Күз алдымнан китми төсләрең.
Сине сагынып көн дә көтәләр,
Сиңа гашыйк булган күзләрем.
Шул чагында очратмаган булсам,
Эзләр идем сине мин һаман.
Ничек әле үтеп китмәгәнмен,
Ялгыш кына башка урамнан.
Язмыш безне кинәт очраштырды,
Очраштырды минем бәхеткә.
Инде мәхәббәтем булып килдең,
Йөрәгемнән мәңге китмәскә.

АЧЫ ЯЗМЫШ БЕЗНЕ АЕРДЫ.
Сөйгәнемне табып югалттым.
Кавышулар насыйп булмады.
Ачы язмыш торган сагалап,
Мәңгелеккә безне аерды.
Шатлык килсә дә бик тиз китте,
Кайгы килсә, кире китмәде.
Ә бәхетле булып яшәргә,
Гомеркәем инде җитмәде.

СИН ДӘ МИНЕ ЭЗЛИСЕҢДЕР.
( Җыр)
Син дә мине эзлисеңдер, бәгърем,
Мин эзләгән кебек, тугач та.
Бер - беребезне очрата алмый һаман,
Йөрибездер төрле тарафта
Кушымта: Барыбер күрешербез.
Беркөн очрашырбыз.
Киләчәктә без,
Бергә булырбыз.
Мин ышанам шул көн киләсен.
Кушылырлар безнең сукмаклар.
Бер- беребезне сөеп туя алмаслык,
Бик күп булыр бәхетле еллар.
Кушымта: Барыбер күрешербез.
Беркөн очрашырбыз.
Киләчәктә без
Бергә булырбыз.

ЙОГЫП КАЛДЫ.
Кәеф кырылып барганда,
Баксам, кызлар чыр-чыр көлә.
Әллә йогып калды инде,
Гел дә елмаясы килә.

***
«Алтын, җиһазларга күмәм», - дисең,
«Гамьсез булып яшәрсең», - дисең.
Дөнья байлыгына битараф мин,
Кыйммәтрәк бер җылы сүзең.

МИЛЛӘТ, ДИН...

ИСЛАМ ДИНЕ СИМВОЛЫ БУЛЫП
(Магнитогорскида яңа мәчет ачылу уңаеннан)
Сөрелгәннәр интектеләр монда,
Хәтта намаз укый алмыйча.
Укыдылар төрле урыннарда,
Залимнардан тик кача-кача.
Яшәделәр бик нык ышанып,
Якты көннәр киләсен белеп.
Хәер-сәдакалар җыйды алар,
Яңа мәчет салырбыз диеп.
Ниһаять, ул якты көннәр килде:
Яңа мәчет бүген ачылды.
Алтын айдан нурлар сибелде,
И шатланды халык, шатланды.
Ә бик күпләр күрә алмый китте,
Шушы тантаналы бәйрәмне.
Барыбер сөенәдер рухлары,
Күреп шушы шатлыклы көнне.
Авыр еллар, кырыс еллар аша,
Калыкты ул мәчет, балкыды.
Яңгырады азан бер моң булып,
Фәрештәләр аны тыңлады.
Туды бүген мәчет нурлар чәчеп,
Нур таралды бөтен җиһанга.
Дөньяда яктылык артты бүген,
Шушы мәчет туган булганга.
Манарасы күккә барып җиткән,
Ай каршылый аны елмаеп.
Ай белән манара мәңге балкыр,
Ислам дине символы булып.

ОНЫТЫЛМАСЛЫК КӨННӘР
(Казан бәйсезлеге өчен көрәшкән 1990 нчы
еллар, урамнарда митинг барган көннәр)
Татар кабат ярсып күтәрелде,
Бәйсезлекне яулап алырга.
Давыл кебек ыргылды ул алга,
Чигенмәскә, бик нык торырга.
Агыла мәйданга халык шашып,
Бәйсезлекне таләп итәргә.
Бар кешенең уенда бер теләк:
Бу көрәштә кирәк җиңәргә.
Батыр Фәүзиябез дә бит монда,
Безнең чорның Сөембикәсе.
Әнә бит ул мәйдан уртасында,
Нинди чибәр горур гәүдәсе.
Трибунага басып вәгазь сөйли,
Еракка төбәлгән күзләре.
Бомбалардан катырак яңгырый,
Корьәндәге аять сүзләре.
Һәрбер әйткән сүзе - атылган ук,
Дошман йөрәгенә кадала.
Шайтаннар догадан курыккан күк,
Дошман куркып югалап кала.
Сулышын да алмый тыңлый халык,
Сөртә-сөртә кайнар яшьләрен.
Нәфрәтләнеп, я көрсенеп куя,
Тыңлап тугры, гадел сүзләрен.
Дошманның нервасы бик какшады,
Шулкадәрле кайнар сүзләре.
Ярсыды ул, чыгырыннан чыкты,
Каушап калды, белми нишләргә.
Ахры дошман коралланып алды,
Көчләр тигез түгел иде шул.
Халкым бер адым артка чигенде,
Чигенсә дә, җиңелмәде ул.
Вакытлыча гына чигенделәр,
Батырларны барлап чыгарга.
Төрле якка батырлар киттеләр,
Милләтпәрвәрләрне тупларга...
Татар туплар көчен, коралланыр,
Коралланыр иманы белән.
Утлы чукмар алып сугышмас ул,
Җиңәр көчле акылы белән.
Киләчәктә Муса, Фәүзияләр,
Бик күп булып туып үсәрләр.
Татар данын, аның дәрәҗәсен
Төшермичә дәвам итәрләр.

ТАТУЛЫККА НИ ҖИТӘ?!
Башкорт белән татар бергә,
Дус яшәгән янәшә.
Нигә әле алар бүген,
Бертуктаусыз тиргәшә.
Әллә җирен, әллә телен,
Бүлә алмый саташа.
Дошман керепме арага,
Чөй кагарга маташа.
Бәлки, алда бу мәсьәлә,
Уңай якка көйләнер.
Ләкин һаман шулай булса,
Зур бәлаләр китерер.
Моңа дуслар көенерләр,
Дошманнар сөенерләр.
Бу халыклар юләр диеп,
Бездән көлеп йөрерләр.
Яшәү өчен илебез бар,
Ашау-эчү, бар да бар.
Шулай булгач, нәрсә җитми?
Бәлки, күңелебез тар?
Күңелләрне киңәйтеп,
Тату яшик туганнар.
Безнең татулыкны күреп,
Көнләшсеннәр дошманнар.

ТАТАР МОҢЫ
Бик күп бу дөньяда милләтләр.
Һәммәсе дә алар матурлар.
Матурлардан да матур бит безнең,
Тыйнак, гади, моңлы татарлар.
Талантлылар да бар бу дөньяда.
Ләкин алар фәкать санарлык.
Әгәр татар милләтенә килсәк,
Алар бездә буа буарлык.
Татар моңын дөнья Гимны итеп,
Язар идем лә мин мәрмәргә.
Татар моңын бер тыңлар өчен дә,
Әзер җанымны да бирергә.
Татар моңы тылсымлы ул, серле,
Аңа тиңнәр юк ул, әлбәттә.
Мең ел яши татар, һаман яшәр,
Моң татарны һаман яшәтә.
Читтәгеләр елый-елый тыңлый,
Ишетсәләр гармун уйнавын.
Сукыр күздән яшьләр атылып чыга,
Тыңлаганда татар моңнарын.

ЯРТЫ ҖИМЕРЕЛГӘН ИМПЕРИЯ
Ярты империя җимерелгән,
Күпләр качкан аның зинданыннан.
Татар һаман ычкына алмый бәйдән,
Дәү аюның табаны астыннан.
Җаным әрни шул мәхшәрне күреп,
Ирексездән авыр камыт кигән.
Кая карама ул безнең милләт,
Империя йөген тартып килгән.
Кимсетелгән халкым яши түзеп,
Тора-бара җайланыр, дип көтеп.
Көн дә кимеп, эреп бара үзе,
Урысларның санын күбәйтеп.
Бик җиткәндер инде безгә вакыт,
Авыр камытлардан арынырга.
Тыгыз көрәш сафларына басып,
Бәйсезлекне яулап алырга.
Ирешер ул изге максатына,
Бәйсезлекне яулап алыр татар.
Сөембикә манарасына ул
Азатлык байрагын кадап куяр.

КИЛӘЧӘКТӘ КОЛ БУЛМАБЫЗ!
Киләчәктә татар кол булмас ул.
Бәйсез булып ирекле яшәр.
Азатлык безгә җиңел бирелмәс,
Алда көтә авыр көрәшләр.
Авырлыктан курыкмый ул татар,
Кол булудан курка бигрәк.
Никадәрле авыр булса көрәш,
Татлы булыр җиңү шулкадәр.
Үткәннәрне хисапламый торыйк,
Хәлиткече әле алда ул.
«Без хаклы һәм без җиңәрбез!»,- дигән,
Көрәшләргә халкым әзер бул.
Давыл кузгалгандай кузгалырбыз,
Безне туктатырлык көч булмас.
Бу изге көрәшкә кушылмаган,
Һичбер татар кешесе калмас.
Безнең урамда да бәйрәм булыр.
Татар бәйсезлекне яулап алыр.
Казан калабызның үзәгендә,
Җиңү байрагы җилфердәп торыр.

ГЕЛ ЭЗЛӘНЕП ТОРАМ.
Бертуктаусыз гел эзләнәм:
Җирдә - гадел кешеләрне,
Күктә - якты йолдызларны,
Матур милли исемнәрне.
Хакыйкатьне, гаделлекне,
Милләт өчен көрәшчене,
Дуслар өчен үлеп торган,
Бик намуслы кешеләрне.
Эзли торгач, табармын мин,
Табалмаган һәр нәрсәмне.
Бигрәк тә шул адашкан,
Насыйп булган бәхетемне.

ОЗАК САЙЛАП ЙӨРДЕМ.
Сайлап йөрдем телләрнең төрлесен,
Ошатмадым шунда күбесен.
Татар телен күреп сайлап алдым,
Иң моңлысын, иң сөйкемлесен.
Горурланып сөйләшәмен бүген,
Шул телемнең белеп кадерен.
Башка телләр букетында да ул,
Арттырып кына тора ямен.
Минем шул гүзәл туган телемнең,
Беркайчан да даны төшмәсен!
Мыскылларга яки пычратырга,
Бер хәшәрәт җөрьәт итмәсен!

ШУЛАЙ КИЛМИ ЯШИСЕМ.
Йөз ел елап яшисем килми лә,
Бер көн көлеп яшәү ямьлерәк.
Мең ел коллыкта яшәү кирәкми,
Бер ирекле көнем тәмлерәк.

ИКЕ ЯКЛЫ КАЙГЫ
Кайтмас юлга әнисе озата,
Табут белән кайткан баласын.
Күпләр уртаклашырга килгәннәр,
Урыс хатынының кайгысын.
Тол чечен хатыны үксеп елый,
Кысып тоткан үлгән баласын.
Меңләгән чеченнар үлеп ята,
Кем соң уртаклашыр кайгысын?

ТАТАР БУЛЫП КИЛӘ КАЛАСЫМ.
Татар дигән зур, данлы исемне,
Беләләр лә җир читендә дә.
Әгәр әйтсәң мишәр, я типтәр дип,
Танымаслар үз илеңдә дә.
Татар дигән зур, горур милләтне,
Дөнья күләмендә беләләр.
Мин керәшен яки болгар дисәң,
«Шундый милләт юк ул»,- диярләр.
Беркемне дә кимсетәсем килми,
Мин үзем дә мишәр баласы.
Ләкин бөек татар милләтенең
Улы булып килә каласым.

САБЫР МИЛЛӘТ
Шундый михнәт чиккән халык юктыр,
И, милләтем, син шундый сабыр.
Шуны уйлап җаным өзгәләнә,
Бүген дә бит сиңа бик авыр.
«Сабыр» дигән орденнар коегыз,
Сабырларга диеп бүләккә.
Иң беренче итеп тапшырыгыз,
Татар дигән горур милләткә.

ТУКТАРГА АШЫКМА ӘЛЕ, ЙӨРӘК!
«Яшь гомерләр үтеп китте»,- диеп,
Нигә йөрәк өзгәләнәсең?
Инде туктыйм-туктыйм дигән кебек,
Нигә шулай авыр тибәсең?
Авыр заманнарда бирешмәдек,
Рухланып, көлеп яшәдек.
Туктарга ашыкма әле, йөрәк,
Без бит бер дә рәхәт күрмәдек.
Урман кискәндә дә киселдек без,
Шахталарда эшләп имгәндек.
Туктарга ашыкма инде, йөрәк,
Без бит әле бәхет күрмәдек.
Ашыкма әле, йөрәк, ял итәргә.
Вакыт җитәр мәңге китәргә.
Тормышлар гаять авыр булса да,
Күңел яшь бит, тели яшәргә.

ЧУКЫНГАН
Урысчаны начар беләм,
Татарча онытылган.
Ни татарин, ни русский
Булып йөрим чукынган.
«Ул чукынчык» дип йөртәләр,
Мине белгән татарлар.
«Әй, татарин»,- дип дәшәләр,
Гел белмәгән урыслар.
Татарлар мине яратмый,
Шул чукынганым өчен,
Ә урыслар күралмый,
Татар булганым өчен.
Икейөзле бәндәләрне,
Бер кеше дә яратмый.
Сатлыкларны, мөртәтләрне,
Бөтен дөнья күралмый.

ДИҢГЕЗЛӘРГӘ КИЛӘ ҖИТӘСЕМ.
Моңсыз, ваемсызларны җәллимен,
Гомерләре гел бушка үтә.
Ташкыннардай гөрләп, утта янып,
Көрәшеп яшәүгә ни җитә.
Хәрәкәтсез яткан күлләр кебек,
Килми минем шулай яшисем.
Ташлар ерып аккан елгалардай,
Диңгезләргә килә җитәсем.

ТАТАРЛЫКТАН ӘГӘР ВАЗ КИЧСӘК...
Татарлыктан әгәр ваз кичсәк без,
Явыз дошманнарны сөендереп.
Бабаларыбыз да рәнҗеп ятар,
Безнең юньсезлегебезне күреп.
Татарлыктан әгәр ваз кичсәк без,
Киләчәгебез дә инде булмас.
«Татар» дигән исем генә калыр,
«Татар» дигән милләт җирдә калмас.
Татарлыктан әгәр ваз кичсәк без,
Алдагы буыннар килә алмас.
Булганмы без, әллә булмаганмы,
Безне искә алучылар калмас.

ТАТАР ХАЛКЫ ИМАНЛЫ
Күп гасырлар нык басым астында,
Кимсетелеп яшәде татар.
Изелсә дә, үзен саклап калды,
Димәк, монда серле хикмәт бар.
Гасырдан гасырга яшәп килгән,
Татар халкы иманлы булып.
Ә иманы аның канга сеңгән,
Җимерелмәс калканы булып.
Шул иманы аның бит бүген дә,
Хезмәт итә тугры яшәргә.
Иман һич сүнмәс татар күгендә,
Татар яшәр гомер-гомергә.
Яши татар, бетми, таралса да,
Таралса да, бит ул БЕРБӨТЕН.
Яшәсә дә төрле тарафларда,
Онытмый ул гореф-гадәтен.

ҮКЕНЕРБЕЗ
Үкереп елардай вакыт килер,
Туган телебезне онытсак.
Үкенеп бетмәслек заман килер,
Татарлыкны саклап калмасак.

ПАРОХОД СУГА БАТКАНДА
Зур паника пароходта,
Ул тишелгән, суга бата.
Бер кечкенә сабый бала,
Һичбер гамьсез көлеп ята.

УЯТМАГЫЗ
Уятмыйк әле без тавышны,
Тавыш-гауга боза дөньяны.
Тынычлык хакимлек итсен бүген,
Тәхеткә утыртыйк без аны.

НӘФЕСЛЕ БӘНДӘ
Гомер буе туплый байлык,
«Җитте!» дими, җыя саклык.
Кирәктән артык, бар да бар.
И бәла, саулыкка кытлык.

ҺӘР ҖАННЫҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР.
Һәр җанның үз урыны бар хәятта,
Берәүләр казына чүплектә.
Икенчеләр яши читлектә,
Бәхетлеләр генә җәннәттә.

АУЧЫ ҺӘМ БҮРЕ
Бик күп еллар буе шөгыльләнә,
Яман кәсеп тапкан үзенә.
Көн дә иртүк китә дә ул ауга,
Кош-корт атып кайта өенә.
Бүген дә ул торып ауга чыкты,
Иңсәсенә асып коралын.
Очлы күзен еракларга атып,
Күзәтте ул урман-кырларын.
Шундый матур иде таң атканда,
Моңлы тургай сайрый басуда.
Матурлыкны тоймый тупас аучы,
Бөтен уе кош-корт атуда.
Көтмәгәндә бүре килеп чыкты,
Хәтта аучы югалып калды.
Ләкин бик тиз генә төзәп атты,
Бүре кинәт юлдан тайпылды.
Таңга калды аучы, гаҗәпләнде,
Нишләп бүре кинәт югалды?
Әллә ядрәсе барып тимәде,
Әллә читкә китеп егылды.
Аптырап ул озак басып торды,
Шулай төз атып та тимәгәч.
«Шулай булмас»,- диде, ышанмады,
Үз күзләре белән күрмәгәч.
Шуңа күрә эт кебек иснәнеп,
Китте бүре эзеннән кереп.
Шатланды ул «тидергәнмен»,- диеп,
Канлы эзләр калганын күреп.
Озак барса да ул, ял итмәде,
Яраланган бүре артыннан.
Ә тегесе һаман күренмәде,
Әйтерсең лә аны җир йоткан.
Бер урында басып катып калды,
Кинәт кан эзләрен югалткач.
Бүредән дә каты улап алды,
Канлы эше барып чыкмагач.
Шулай итеп, буш кул белән генә,
Аучы кайтып керде өенә.
Стенага мылтыгын элгәндә,
Ни сәбәптер, атты үзенә.
Аучы көне шулай тәмамланды.
Коралы да үзенә атты.
Күрәсең, бүре шулай үч алды,
Бүре каны тиз килеп тоты.

БҮРЕ
Гадәттәгечә, бу көнне бүре,
Ашамлык эзләп чыккан иде.
Шул явыз аучының килгәнен дә,
Кызганычка каршы сизмәде.
Кинәт, ямьсез тавыш яңгырады,
Нидер тишеп керде тәненә.
Әле берни дә сизмичә куркып,
Бүре качты урман эченә.
Бүре аңлый алмый, нишләп соң,
Шулкадәрле тәне авырта.
Күреп тетрәнде, бит тәненнән,
Бертуктаусыз кан агып ята.
Ул туктый да, яраларын ялый,
Яласа да, каны туктамый.
Барган саен көче кими бара,
Аяклары җитез атламый.
Бүре сизде үлем җитәчәген,
Аучының да арттан барганын.
И аяныч, мәңге ташлап китә,
Туып үскән газиз урманын.
Көч-хәл белән биек тауга менде,
Нәфрәтләнеп артка борылды.
«Дошман күреп сөенмәсен»,- диеп,
Текә ярдан аска ташланды...
И могҗиза! Бүре балалары,
Ничек белеп, ничек тапканнар,
Бишесе биш имчәген кабып,
Күкрәгенә менеп ятканнар.
Салкын, канлы сөтен суыралар,
Канның тәмен татып белделәр.
Шуннан бирле Бүре дигән затлар
Кан эчмичә яши белмиләр.
Ятим калып, күп михнәтләр күреп,
Ачлы-туклы булып үстеләр.
Шуңа күрә ачу тотып алар,
Кешедән үч алып яшиләр.

ЭХ, ЯШИСЕ ИДЕ ГОМЕРГӘ!
Дөнья мине бик иркәләмәде,
Үзем аңа гашыйк булсам да.
Яратуым әле дә кимемәде,
Хушлашасым килми һаман да.
Дөньяга мин һич тә рәнҗемәдем,
Бик күп түгелсә дә яшьләрем.
Һәрбер таңны җырлап каршы алдым,
Көн дә рәхмәт әйтеп яшәдем.
Дөньяның матурлыкларын тоеп,
Яшәү үзе бәхет, зур шатлык.
Ләкин Ходай бик аз вакыт биргән,
Өч көн генә кунак булырлык.
Күпме генә озак яшәсәк тә,
Вакыт җитә безгә китәргә.
Гашыйк булып, бер-береңне сөеп,
Эх, яшәргә иде гомергә.

ЯШЬЛӘЙ КИТКӘН ШАГЫЙРЬГӘ БАГЫШЛАП
Кат-кат укып чыктым шигырьләрен,
Озак карап тордым фотосына.
И Ходаем, биргәнсең зур талант,
Татарның бер газиз баласына.
Йөрәк ярсып купты урыныннан,
Язмыш гадел булмаганына.
Нигә шундый зур талант бирдең Син,
Ә гомерен чамалап кына.
Күз яшенә манып язгандыр ул,
Йөрәгеннән чыккан һәр сүзне.
Кайнар яшьләр әле суынмаган,
Яндыралар минем күземне.
Яшьләй әгәр китмәгән булса ул,
Язар иде бик күп шигырьләр.
Әллә микән теге дөньяда да,
Кирәк зур талантлы шагыйрьләр.

ӘНИЛӘРНЕ РӘНҖЕТМИК ӘЛЕ!
Әниләрнең кадерен белмибез без,
Бик еш рәнҗетәбез нахакка.
Хушлашкачтын гына искә төшә,
Бик соң була инде шул чакта.
Йөрәктә соңгы үкенү кала,
Намус тырнап тора күңелне.
Никадәрле елап аклансаң да,
Гафу итеп булмый үзеңне.
Ә әниләр беркатлы бит алар,
Ихтирам итмәгән чакта да,
Гафу итеп догалар кылалар,
Бик рәнҗетеп киткән чакта да.
Җанга-тәнгә тыныч була, әгәр,
Әни булса якын-тирәдә.
Әниләрнең кадерен белик әле,
Урыннары булсын гел түрдә.

ШАГЫЙРЬЛӘРНЕ САКЛАГЫЗ!
Шагыйрь күңеле ул бик тә нечкә,
Күтәралмый тупас, авыр сүз.
«Сүз терелтә, сүз үтерә», дигән
Әйтемне сез яхшы беләсез.
Шагыйрьләр булмаган җирләр ямьсез,
Моңсыз-җырсыз, дөнья күңелсез,
Шагыйрьләр көн дә туып тормыйлар,
Шагыйрьләрне саклый белегез!

ИКЕ ГОМЕР БИРЕЛМӘГӘН
Үз вакыты җиткәч бар нәрсә дә
Җимерелеп төшә, ватыла.
Мең ел яши торган имәннең дә,
Яфраклары корып коела.
«Кеше» дигән зат кына тәкәббер,
Мәңге яшәр кебек кылана.
И җыя ул байлык, затлы әйбер,
Үзе һаман аз дип зарлана.
Комсызлыктан кеше арыналмас,
Алтыннарга аны күмсәң дә.
Яман гадәтләрен ташлый алмас,
Ике гомер гомер итсә дә.
Бер генә гомер бирелгән безгә,
Дөнья сынауларын үтәргә.
Сынауларны үтәр өчен кирәк,
Иман, намус белән яшәргә.

ЯТИМ ПЕСИ
Бер кечкенә песи и елый,
Кемдер аны каты кыйнаган.
Бер ярасыз җире калмаган,
Колак, борыннары канаган.
Нишләсен соң инде ул песи,
Фатирыннан куып чыгаргач.
Подвалларда кунып йөри ул,
Карар кешесе дә калмагач.
Кагалар да, сугалар да аны,
Мескен, ятим шул ул ач песине.
Кеше бүген бигрәк ерткычланган,
Җәлләми ул һичбер нәрсәне.

РӘХМӘТ СИҢА, НАМУСЫМ!
Җиһаз, байлык эзләп йөрмәдем,
Хәрам әйбергә дә тимәдем.
Намусыма гына буйсындым,
Кеше рәнҗетүне белмәдем.
Рәхмәт сиңа, Намус-иптәшем,
Ышанычлы минем саклаучым.
Мәңге бул, син, минем юлдашым,
Яман юлга киртә салучым.

ВАКЫТЛЫЧА СҮНЕП ТОРАБЫЗ.
Авыр тормыш йөген тарта-тарта,
Кайчак кеше арып егыла.
Сүнә дәрте, сүнә рухы кинәт,
Ярты юлда югалып кала.
Тик ул вакытлыча шундый мизгел,
Рухлар, җаннар үлми гомергә.
Алар ял итеп алалар бераз,
Кабат дөрләп янып китәргә.
Кайвакытта агачлар да шулай,
Чәчәк атмый алар күп еллар.
«Болар инде корыгандыр»,- диеп,
Кисеп ташламакчы булалар.
Кирәкмәстер бик ашыгып кына,
Өметсез нәтиҗә ясарга.
Кайвакытта сабыр итү кирәк,
Кирәк түгел кабаланырга.
Бик еш кына, «янгын сүнде»,- диеп,
Тынычланып китеп барабыз.
Аның кабат дөрләп кабынганын,
Хәтта кайчак сизми калабыз.
Кеше заты да бит менә шулай,
Сүнеп ала, янгын сүнгәндәй.
Бик аз вакыт үтә, дөрләп китә,
Кабат учак дөрләп киткәндәй.

ЯРАЛЫ ЙӨРӘК
Бик күп авыр юллар үттек икәү,
Авыр булды сиңа бигрәк.
Ярты юлда шартлый күрмә инде,
Күпне күргән яралы йөрәк.
Кайгылы көннәре бик күп булды,
Шатлыклы көннәре бик сирәк.
Авыр булганда да бирешмәдең,
Күпне күргән сабырлы йөрәк.
Рәхмәт сиңа, шундый булган өчен,
Шундый йөрәкләр ул бик сирәк.
Ярты юлда сүнеп калма, зинһар,
Күпне күргән яралы йөрәк.
Дөньяларны гизеп йөрсәк тә без,
Бәхет очрамады нигәдер.
Ярты юлда туктап калма, йөрәк,
Бәлки, алда бәхет көтәдер.

МИН ИНДЕ ШУНДЫЙ БУЛГАНМЫН
Мин елмаям кешеләрнең,
Бәхетенә шат булып.
Мин елыймын кешеләрнең,
Кайгысына кушылып.
Яхшы кешеләр өчен мин,
Утка-суга да керәм.
Азаккы сыныгымны да,
Дусларга бүлеп бирәм.
Мин инде шундый булганмын,
Башкача була алмыйм.
Шундый булганыма үзем,
Куанып туя алмыйм.

ӘРЛӘН
Яши иде кырда бер тол әрлән,
Матур һәм зур иде оясы.
Азык-төлек җыя көз көнендә,
Кышка җитә иде запасы.
Менә беркөн коточкыч хәл булды,
Шуны күреп килде елыйсы.
Ниндидер бер адәми зат,
Актарып ташлаган оясын.
Бернәрсә калмаган тирә-юньдә,
Ашлыкларын чыпчык чүпләгән.
Кыш көнендә ачлыктан үләсен,
Сизде шунда ул мескен әрлән.
Кар бөртекләре дә төшә инде,
Шулай итеп, көз килеп җитте.
Соңгы тапкыр тузган оясына,
Карады да каядыр китте.
Урман арасына керде дә ул,
Сайлап алды шунда бер агач.
Асылынды ботак арасына,
Башка һич чарасы калмагач.

БҮРЕ
Явыз аучы корган тозагына,
Эләкте бит бүре баласы.
Ярты сынган аягы белән ул,
Өзгәләнде, сызлый ярасы.
Никадәрле тырышса да мескен,
Өзә алмый каты сеңерне.
Җәзаланды шулай берничә көн,
Коткаручы юк шул бүрене.
Ни гаебе бар соң ул хайванның,
Аны да бит Ходай яраткан.
Бер зыяны булмады бит аның,
Әле бит ул яңарак туган.
Үтте көннәр, килде кансыз аучы.
Бүрене күргәчтен куанды.
Инде хәле беткән шул бүрегә,
Очлы сәнәк белән кадады.
Бик күп вакыт та үтмәде, аучы
Эскерт түбәсеннән егылды.
Егылганда аның эш сәнәге
Күкрәгенә барып кадалды.

ЯҢГЫРЛЫ КӨН
Бүген табигать юына,
Мөгаен, ялдыр аңа.
Һәммә җиргә пар таралган,
Күрәсең ул чабына.
Каен себеркесе исе,
Аңкып чыккан урамга.
Әйдә, без дә китик әле,
Мунча кереп кайтырга.

ЙӨРӘК
Күпме дәрман кечкенә йөрәктә,
Гел яшәп ятса да читлектә.
Нишләр иде микән ул әгәр дә,
Кошлар кебек очса иректә.
Көз карасыдай саклап йөримен,
Мин шул йөрәк дигән нәрсәне.
Чөнки эченә тегеп куйганмын,
«Әни» дигән изге бер сүзне.

ЭНҖЕ БӨРТЕКЛӘРЕН ҖЫЯМ.
Энҗе бөртекләрен җыеп,
Сокланып карап торам.
Ташлары бар арасында,
Читкәрәк алып куям.
Шулай ук мин кешеләрне,
Күңелемнән йөрим аерып.
Яхшылар янында яманы,
Йөрмәсен дип уралып.

БАР НӘРСӘ ДӘ ВАКЫТЛЫЧА...
Тагын килде шул елак көз,
Алып килде яңгырлар.
Шул яңгырлар яуган чакта,
И сызлый соң яралар.
Килә суыкны җитәкләп,
Чәчәкләрне шиңдереп.
Инде кояш та елмаймый,
Киткән өенә кереп.
Ләкин көз, кыш мәңге түгел,
Табигатьтә әле язлар бар.
Кабат гөлләр чәчәк атар,
Төзәлерләр яралар.

И ӘЙЛӘНӘ ҖИР ШАРЫ!
И әйләнә соң җир шары,
Башларны әйләндерә.
Һәркөн саен бик күпләрне,
Упкынга атып бәрә.
И кешеләр тотынганнар,
Шуып китүдән куркып.
Мин дә бик нык тотынганмын,
Колагыннан умырып.

КЕМ СОҢ УЛ, АДӘМИ ЗАТ?
«Адәми зат» дигән кеше кем ул?
Әйдә, якынрак белик без.
Якынрак белсәк аны бераз,
Бәясен дә бирә белербез.
Адәми зат нәкъ элекке кебек,
Үзгәрмәгән, әйтик дөресен.
Үтерә ул һаман хайваннарны,
Ашый итен, кия тиресен.
Бу бит инде гадәти хәл аның,
Аптырарга юк бер нигез дә.
Әле бит ул үтерә бер-берсен,
Берничә тиен акча өчен дә.
Кеше кешелеген югалткан ул,
Таш гасырга әйләнеп кайткан.
Иман, намус шул ташлар шикелле,
Йөрәгендә боз булып каткан.
Яхшыларны дөнья гизеп эзлим.
Күргәнем юк аларны күптән.
Әллә яхшы кешеләр дә азып,
Бүген бозылып бетте микән.
Әгәр урманда җәнлек күрсәм мин,
Сыйпап китәм аның башыннан.
Кеше килеп чыкса әгәр,
Ераграк китәм яныннан.
Кешенең кимчелекләрен әйтсәң,
Әйтеп бетергесез бит аны.
Эчеп алса, хәшәрәттән ямьсез,
Ала һич гаепсез җаныңны.
Кеше көнче, үчлекле, усал ул,
Үзеннән өстенне яратмый.
Әгәр башкалар яхшы яшәсә,
Аларны ул һич тә күралмый.
Кеше мәрхәмәтсез, һич кызганмый
Ташлый хәтта туган баласын.
Әнисен дә урамга ук куа,
Югалткан шул оят, намусын.
Агулап бетергәч бөтен җирне,
Үсми башлар гади үлән дә.
Үз-үзенә тирән чокыр казый,
Тирәнәйтә ул аны көн дә.
Кеше яманлыгы белән бүген,
Ходай каһәренә юлыкты.
Көн дә төрле афәтләр җибәрә,
Булыр, бәлки, көннән-көн каты.
Табигатьне кеше көн дә талый,
Азга риза түгел, күп булсын,
Киләчәкне уйлап та карамый,
Җирнең гел чүл булып каласын.
Киләсе буынга нәрсә калыр?
Шуны да бит кирәк уйларга.
Табигатьне без талап бетерсәк,
Шундый авыр булыр аларга.
Кеше табигатьсез яши алмый,
Бу бит инде күптән билгеле.
Адәми зат әллә соң аңламый,
Һичбер аңсыз хайван шикелле.
Тиредән тегеп кием кигәннәр,
Ялтыр-йолтыр килә йоннары.
Әллә йон ул, әллә хайваннарның,
Кояшта ялтырый каннары.
«Кеше» дигән исемне йөртергә,
Безнең бүген хакыбыз юктыр.
«Ике аяклы без хайван»,- дисәк,
Бәлки, бу бик тә дөрес булыр.
Кайберәүләр әйтер: «ник кешегә,
Хайван дисең, юләр син, мәхлук».
Ләкин үз фикеремә мин калам:
Кешедән дә явыз хайван юк.
Фәкать яманнар турында гына,
Язган дип уйлагыз язмамны.
Яманнар корыта бу җиһанны,
Яхшылар яшәтә дөньяны.

БАЙЛЫК - КАЙЧАК БЕР АЙЛЫК.
Байлыгың белән масайма һәрчак,
«Хәзинәм бетмәс»,- диеп ялгышма.
Байлык вакытлыча була кайчак,
Исеңдә тот шуны, онытма.
Саран булма, юмарт булып яшә,
Онытма син хәер бирергә.
Бүген син ярдәм иткән кешеләр,
Кулын сузар сиңа иртәгә.

ДӨНЬЯ ҮЗГӘРДЕ.
И үзгәрде дөнья начар якка,
Әрсезләр, вәхшиләр заманы.
Яхшы кешеләргә сан калмады,
Хәшәрәтләр басты дөньяны.
Көннән-көн яхшылар кимеп бара,
Бармак белән генә санарлык.
Имансызлар тулы, яхшылар юк,
Сәлам биреп, сәлам алырлык.

ЙӨРӘГЕМ АШЫГЫП ЙӨГЕРӘ
.
И ашыгып тибә соң йөрәгем,
Белмим, нинди чара табарга.
Ярсуларын басар идем бераз,
Йөгәне юк аны тыярга.
И ашыга, тыңламый шул мине,
Бераз акрын йөгер, дисәм дә
Сизәм беркөн туктар иде арып,
Бик шатлыкла мөһим көнемдә.

ДӨНЬЯ ГАЕПЛЕМЕ?
И каһәр суккан бу дөнья дип,
Һәммәсе дә әрнеп сүгенә.
Үзләре корган шул яман дөнья,
Кире кайта бит үзләренә.
Нәрсә чәчсәң, шуны урасың бит,
Нигә моңа рәнҗеп йөрергә.
Дөнья яман икән, без гаепле,
Ни өчен соң аны сүгәргә.

МӘҢГЕ ЯШИСЕ КИЛӘ.
Диңгез төпләренә төшеп,
Балык буласым килә.
Диңгезләрне айкап-чайкап,
Йөзеп кайтасым килә.
Көчле, горур бөркет булып,
Күккә менәсем килә.
Йолдызларга менеп җитеп,
Очып кайтасым килә.
Хәтта берәр бөҗәк булып,
Яшәп карыйсым килә.
Бөҗәкләрнең дә тормышын,
Белеп каласым килә.
Теге дөньяга да барып,
Кире кайтасым килә.
Анда ничек яшәгәнне,
Күреп кайтасым килә.
Төрле кыяфәткә кереп,
Яшәп аласы килә.
Бар җаннарның да тормышын,
Белеп яшисе килә.
Дөньядагы бар нәрсәнең,
Серен беләсе килә.
Серен, ямен, гамен белеп,
Мәңге яшисе килә.

ӘХЛАКСЫЗЛЫК САЗЛЫГЫ
Бу сазлыкка ялгыш кереп баттым,
Баттым бик тә үзле җиренә.
Аннан котылырга и тырыштым,
Чыгалмыйм бит шуннан тиз генә.
Ярый әле ерак кермәгәнмен,
Саклап калган мине уяулык.
Шунда егылып калган булыр идем,
Йотар иде шул кара сазлык.
Монда мыж булып яталар икән,
Рухы зәгыйфь исерек бәндәләр.
Аларның теләге, җаны үлгән,
Кереп баткан җыен юләрләр.
«Әхлаксызлык» диләр сазлык намын,
Яман булып таралган даны.
Аның эченә кереп баттыңмы,
Югалтасың икән башыңны.
Мондый сазлыклар бүген күбәйгән,
Чутлап бетергесез үрчегән.
Аңа кереп батулары җиңел,
Чыгулары түгел җиңелдән.

ПАГАНИНИ
Ул бик ямьсез, гарип кеше булган,
Мыскыл итүчеләр күп булган.
Ләкин шуңа карамастан бу зат,
Бөек даһи намын яулаган.
Булдыксыз бәндәләр көлгән аннан,
Җаннары бик зәгыйфь булганга.
Талантыннан көнләшкәннәр алар,
Үзләре буш куык булганга.
Зур йолдыз ул бик күптән сүнсә дә,
Якты эзе кала дөнья күгендә.
Бөек Паганини онытылмас,
Күп гасырлар үтеп китсә дә...
Матурлыктамыни соң ул мәгънә,
Матурлык, әлбәттә, куаныч,
Матурлар күп, акыллылар бик аз,
Менә монысы инде аяныч.

ЯЛГЫЗЛЫК
Ни сәбәптән икән шулай булды,
Якты тормыш үтте читләтеп.
Меңнәр арасында ялгыз булып,
Үтте гомер нәрсәдер көтеп.
Челпәрәмә килде ак хыяллар,
Танучы булмады, күрүче.
Адашкан җил кебек очып барам,
Кая бәрелергә белмичә.
Кая бәрелсәм дә барыбер инде,
Аны күреп беркем шаккатмас.
Азаккы юлыма озатырга,
Дус-ишләр дә якында булмас.

НИГӘ СОҢ БУ ДӨНЬЯ ШУНДЫЙ?
Азатлыкны эзләп дөнья гиздем,
Бик теләгән идем табарга.
Ул табыла торган түгел икән,
Аны кирәк яулап алырга.
Гаделлекне эзләп дөнья гиздем,
Бер җирдә дә аны күрмәдем.
Ул дөньяда юк нәрсә икән бит,
Ә мин шуны белмәгән идем.
Ә нигә соң бу фани дөньяда,
Бар нәрсә дә бик авыр килә.
Әллә ул безне күралмый инде,
Әллә бездән бик ачы көлә.

БАЙЛЫК - ӘЛЕ БӘХЕТ ТҮГЕЛ
Яшь чагымда булдым ач-ялангач,
«Мин бай»,- дидем ипигә туйгач.
Зур байлык та шатландырмый икән,
Бәхеткәең балкып тормагач.

ШУЛАЙ КИЛМИ ЯШИСЕМ.
Йөз ел елап яшисем килми лә,
Бер көн көлеп яшәү ямьлерәк.
Мең ел коллыкта яшәү кирәкми,
Бер ирекле көнем тәмлерәк.

ЯШЕРЕНЕП БУЛМЫЙ ИКӘН
Сакландым мин бүре, аюлардан,
Салкын кыштан, эссе кояштан.
Качып кына калып булмый икән,
Котылгысыз ачы язмыштан.

ШУЛАЙ ТЕЛИМ.
Теләмим мин каткан бозлар кебек,
Бер урында түнеп яшәргә.
Телим көчле елгалардай ташып,
Шашып диңгезләргә җитәргә.

ЮНЬСЕЗ МИР
Яшь чагында яхшы ир,
Картайгачтын баса чир.
Үлем килгәч җаның бир,
Бу нинди соң юньсез мир?

БОМЖ ЗАРЛАНУЫ
Кеше катламының иң астында,
Яшәп ятам этләр оясында.
Нигә безнең кебек бәндәләргә,
Юк соң урын кеше дөньясында.

ШУЛАЙ БУЛА.
Шулай була кайвакытта,
Якын кешең елата.
Көтмәгәндә чит кешеләр,
Сүз белән дә юата.

ЗАМАНА АВЫР
Замана авыр дип зарланалар,
Аны кемнәр үлчәп караган?
Ләкин бик яшь кенә егетләрнең,
Бик күбенең чәче агарган.

ЯШӘҮ ЧИКЛӘНГӘН.
Яшәү вакыты безнең чикләнгән,
Язмыш санап тора көннәрен.
Үлем җәясе корып куелган,
Көтеп тора Ходай әмерен.

ЯКЫН КЕШЕЛӘР ГЕНӘ
Бу мәҗлескә җыелганнар,
Якын кешеләр генә.
Бер җыр җырлап бирим әле,
Сез дуслар хөрмәтенә.

МАТУР КЕШЕГӘ
Бу нинди матур кеше дип,
Сокланып карап торам,
Бер җыр җырлап бирим әле,
Нурлы йөзеңә карап.

ЯЗМЫШ ШУНДЫЙ БУЛДЫ.
Язмыш минем бик тә ачы булды,
Җаным-тәнем каты кыйналган.
Инде кабат җәрәхәт салырга,
Бер урын да анда калмаган.

БИТАРАФ КЫНА БУЛМАСЫН!
Йөрәк булса, шундый булсын,
Кеше өчен дөньясын.
Янып бетсә дә жәл түгел,
Тик битараф булмасын.

БАРЛАП ЧЫКТЫМ.
Барлап чыктым бар әйберләремне,
Кала гаҗәпләнергә генә.
Барысы да икән бит тегелгәннәр,
Кайгы җепләре белән генә.

АВЫЛЛАРНЫ ҮТЕП
Бик күп авыл, бистәләрне үтеп,
Мәчет яки чиркәү күрмәдем.
Ничек бездә әхлак, тәртип булсын,
Кайда булсын ди әдәплелек.

ШАТЛЫК ҺӘМ КАЙГЫ
Шатлык, куаныч кайчан килсә дә,
Ә кайгысы - йөрәк ярасы.
Кайгы белән шатлык икесе дә,
Бер җанымның ике ярасы.

ҮКЕНЕРБЕЗ
Үкереп еларлык вакыт килер,
Туган телебезне онытсак.
Үкенеп бетмәслек заман килер,
Татарлыкны саклый алмасак.
И кабаланып яшибез,
Төшәбез утка, суга.
Ашыгырга туры килә,
Гомер кыска булганга.

******
Без бик күп, бергә җыелсак,
Гаять көчле, сынашсак.
Дошман җиңә алмас безне,
Һәрвакыт бердәм булсак.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Яралы Йөрәк - 2
  • Parts
  • Яралы Йөрәк - 1
    Total number of words is 4111
    Total number of unique words is 1987
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яралы Йөрәк - 2
    Total number of words is 3921
    Total number of unique words is 1812
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яралы Йөрәк - 3
    Total number of words is 3890
    Total number of unique words is 1817
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Яралы Йөрәк - 4
    Total number of words is 254
    Total number of unique words is 191
    53.4 of words are in the 2000 most common words
    63.7 of words are in the 5000 most common words
    72.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.