Latin

Уеннан - Уймак

Total number of words is 783
Total number of unique words is 543
42.8 of words are in the 2000 most common words
54.4 of words are in the 5000 most common words
60.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Колхоз рәисе Сәлмән белгечләрдән егылып уңды ичмасам. Агрономы да, зоотехнигы да, завфермасы да, инженер-механигы да, башкасы да бер гаиләдәй тату яшиләр. Алай-болай кыңгыр эшләре, ягъни мәсәлән, колхоз милкенә кул сузу шикелле начар гадәтләре юк. Сәлмән өчен дә үләргә торалар, билләһи. «Хуҗа, хуҗа»,- дип янында биемиләр генә, җаннарын бирергә әзерләр. Персидәтел кешенең дөньясы түгәрәк булсын өчен нәрсә кирәк инде тагын?!
Упшым алганда, эшләр шулай җай гына барган булыр иде дә бит. Әмма мәдәният йорты директоры барысын бозды да куйды. Көнкүрмәстә мәдәният учагын дөрләтүче шул адәм заты, беркөнне «прит» янына килде дә: «Сәлмән Сәлимеч, авылда «Слабое звено» кебегрәк берәр уен оештырып алыйк әле»,- дигән була. Сәлмән башта каршы килеп маташты. Авыртмас башка - тимер таяк, дигәндәй, андый чаралар үткәрү өчен акча табу ай-һай хәзерге заманда! Түбәноч Фәхринең шәһәрдәге улы Мафиуз Гаптери спонсор булырга теләк белдергән, дигәч, ризалашты тагын үзе. Алай калхуз чутыннан булмагач, үткәрсеннәр әйдә, диде. Авыл кешеләренә дә гел эш кенә димәгән бит!
Билгеләнгән көн килеп җиткәч, Көнкүрмәс халкы клубка җыелды. Авылның иң укымышлы кешеләреннән исәпләнгән колхоз белгечләре сәхнәгә тезелешеп утырган. Болары - конкурсантлар, янәсе. Уртада - Гайбәтче Мәфтуханың уйнаштан туган төпчек кызы - Ирдәүкә Хәдичә басып тора. Алып баручы шул буласы икән...
Уенның беренче раунды болай ярыйсы гына узды сыман. Сораулары да «Югарыоч Гыйльменисаттәйнең ничә оныгы бар?», «Зимагур Зарифның кушаматы ничек?» кебегрәкләр генә булганлыктан, конкурсантлар төртелеп тормадылар, җәлт кенә җавап бирә бардылар. Раунд ахырында агроном Юаш Шәех бертавыштан «слабое звено» дип табылды. Гадәттәгечә башын түбән иеп чыгып баручы Шәех артыннан Ирдәүкә Хәдичә «слабый» сүзен төрлечә төрләндереп, ничек кенә ысылдамады. Аптырагач, «ыслабый, ыслабый», дип такмаклый-такмаклый, бәбкә басып чыгара торган ана каз шикелле, тыпырдап биеп тә алды.
Сорауларның авырлары ахырда булган икән әле. Икенче раундта завферма Әхми фермада ничә баш бозау калганлыгын әйтеп бирә алмады. Соңгы вакытларда, бик юмартланып, таныш-белешкә тарата-тарата ул аларның чутын югалткан икән инде. Раунд тәмамлангач, Ирдәүкә Хәдичә: «Әхми абый, бусында син иң ыслабый»,- дип әйтеп бетерүе булды, Әхми үзенең исемен тактага язып куйган бухгалтер Хәйрулланың якасына барып та ябышты (Әхми Юаш Шәех түгел шул!). Хәйрулланы уңлы-суллы яңаклый-яңаклый:
- Ә-ә, кызыңны институтка керткәндә, бозау кирәк булгач, Әхми абзыкай идем, хәзер ыслабый булдыммы?- дип үкерде ул. Хәйрулла моны көтмәгән иде. Эшне зурга җибәрмичә: «Бигайбә, Әхми абзый, ялгыш кына язганмын. Син ыслабый түгел. Әнә, мәктәп директоры Зөлфәт Кәримеч ыслабый»,- дип котылды ул. Директор эчтән генә: «Барыгыз да шул калхузны имеп ятучылар инде сез»,- дип уйласа да, алай чәчрәп чыкмады. Ни әйтсәң дә, авыл интеллигенты бит. Тыныч кына урыныннан торып, залга төште.
Өченче раунд иң авыры булгандыр, мөгаен. Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, анысында зоотехник Мөрит «ыслабый звено» булып калган иде. Авыл Сабан туенда көрәшеп, ел саен тәкә алган кешегә, ыслабый булу бер дә килешә торган эш түгеллеген Ирдәүкә Хәдичә аңламаган ахрысы. Шуңа да Мөритнең исемен әйтеп, ысылдый башлауга, сабан туйлары батыры аны урысчалап «өч хәрефкә» озатты. Тактага үз исемен язган Әхминең борын төбенә дә берне «тамызды». Тегесе «сдача» бирмәкче иде, зоотехникның саллы йодрыгын күргәч, кире уйлады. Шулай да эчендәге әшәкесен чыгармыйча түзә алмады: «Агроном Шәех белән колхоз амбарыннан икмәк сатып ятканда тоткач, Әхмәтҗан абзый, зинһар, хуҗага әйтмә, дип табанымны гына яламадың. Хәзер калай әтәчләнгән буласың, ышпана»,- дип әйтеп салды. Бу сүзләр Мөритнең «әбеченә» тиде булса кирәк. Ул Әхмигә тагын берне орды. Завферманың борыныннан шарлап кан китте. Залдагы халык шаулатып кул чапты. Ирдәүкә Хәдичә исә, үзенә дә эләкмәсен дигәндәй, өстәл астына ук үрмәләде. Ул кабат чыкканда шау-шу тынган, завферма Әхми «ыслабый» булып калган иде.
Ахыргы раундта механик Фәсахетдин белән зоотехник Мөрит бергә-бер калдылар. Бу юлы уенны алып баручы Ирдәүкә Хәдичәнең кирәге дә булмады. Раунд аңардан башка гына «башланды»:
- Ха-ха-ха, - дип залны яңгыратты Мөрит. - Син, бөҗәк, мине «слабый» калыр дип уйлыйсыңмы?
Фәсахның да сүзсез каласы килмәде:
- Нәрсә, тешләреңне ыржайтасың? Калхуз сыерларын суеп сатып, күпме акча эшләгәнеңне әйтсәм, кикригеңне тиз шиңдерерләр, калай әтәч,- диде ул йодрыкларын йомарлап.
Мөрит Фәсахтан мондый кыюлыкны көтмәгән иде булса кирәк. Каушап калды. Ләкин Сабан туйлары батыры үзен тиз кулга алды:
- У-ух, син, стукач,- дип акырды ул, ачуына буылып. Фәсахка тагын берне «кундырмакчы» иде, тегесе читкә сикереп котылды. Кулы белән эш майтара алмагач, телдән ярып салды Мөрит:
- Нәрсә, минем грехларны санамакчы буласыңмы? Минекеләр синеке янында чүп кенә ул! Сәлмән Сәлимеч өйдә юк чакларда Кәшифә янына кети-мети уйнарга йөргәнеңне әйтсәмме?..
Ләкин әйтеп ычкындырды шул. Бары тик шунда гына кызулык белән зур хата ясаганлыгын аңлап алды. Залда, алдагы рәттә утыручы Сәлмәннең урындыгы шомлы гына шыгырдап куйды. Янәшәсендәге Кәшифә ухылдап кычкырып җибәрде һәм корт чаккандай урыныннан сикереп торды. Сәлмән Сәлимеч аның ботыннан чеметеп алган икән. Вакыйгалар куера барганны сизеп, сәхнәгә участковый Кәрим менгәндә Мөрит белән Фәсах идәндә әүмәкләшәләр иде инде.
Ә бу вакытта оятыннан һәм ачуыннан ярылырга җитешкән Сәлмән, караңгы тыкрыклар буйлап өенә ашыкты. Аның миендә бер генә уй кайный иде: «Тирә-ягыңда кемнәр эшләгәнен беләсең килсә, «Слабое звено» уены үткәр икән».
You have read 1 text from Tatar literature.