Latin

Үксезлек

Total number of words is 1556
Total number of unique words is 598
49.1 of words are in the 2000 most common words
62.1 of words are in the 5000 most common words
69.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(детдом баласының үзе турында сөйләгәннәре)
Олы Мәңгәр балалар йортында тәрбияләнүче сигез яшьлек Исхаков Җәүдәтнең үзе турында сөйләгәннәрен язып алды Әтнә районы мәгариф бүлеге инспекторы Нәфикъ Яhудин. 17 февраль, 1946 ел.
*
- Элек Казанда тордык та, аннан, әти белән әни ике комнат ясадылар да бер өйдә, аннан, әти белән әни аерылыштылар да, икесе ике комнатта тордылар. Мин әти янында да ашый ием, әни янында да ашый ием. Әти дә үз комнатын бикләп куя ие ашаганда, әни дә үз комнатын бикләп куя ие ашаганда. Мин әни ягында тордым, апай белән әти бергә тордылар. Мин әнидә дә ашадым, аннан әти чакырып ала ие үз ягына. Ашый торган ием дә, аннан әни ягына чыга торган ием дә, аннан йоклый торган ием. Аннан, әни кайсы вахытны кичтән эшләргә дә китә ие. Аннан, иртә белән мин тора ием дә, яктыргач, аннан үкереп-үкереп җылый ием, ишекне ача белмәгәч. Кешеләр ача ие ишекне дә, күршедәге кешеләр ачалар ие ишекне. Аннан мин әнине каршы алырга бара ием. Кайсы вахытны әни теге баштан кайта ие, кайсы вахытны бу баштан кайта ие. Мин карап тора ием дә, кайсы баштан кайтса да, йөгереп бара ием. Әни мине кочаклап ала ие дә, сөя ие аркамнан кагып... Аннан, әни белән кереп ашый иек тә, мин уйнарга чыга ием. Апай ипигә китә ие...
Аннан, әти белән әни кайсы вахытны сугышалар ие. Әти әйтәдрие әнигә, пычак белән кадыйм дип әйтәдрие. Әни җылап чыгып китәдрие дә, милиционерларга барып әйтәдрие. Аннан, әни барып әйтәдрие дә, теге милицияләр килеп, әтине орышып китәләр ие дә, әни белән җатып йоклый иек тә, әти дә җатып йоклый ие...
Аннан бер вахытны мин авырттым да, аннан яктырмас борын авылга кайтып киттек тә әни белән, әти калды тегендә....
Әни мине күтәреп барды да, авырткач мин шешендем, авырткач мин шешендем дә, әни мине бер поезга кадәр күтәреп барды. Поезга утырдык та, авылга кайттык аннан. Поез бик ерак барды да, авылга кайтып җиттек. Аннан. Поездан төштек тә, бабайларга киттек. Безне баргач та өйгә алып кермәделәр. Бабайлар бәрәңге казыйлар ие, әни дә бәрәңге казый башлады. Мине бәрәңге сабагына утырттылар да, өеп куйган бәрәңге сабагына утырттылар да мине, мин туңам... Әни бабайларның өенә кертмәде, бабайларның өе бикле ие. Аннан, без килгәч бәрәңгене аз гына казыдылар да, бабайларның өенә кердек...
Бабай безнең кайтканны яратмый башлады. Анда аз гына тордык та, без квартир сорап йөри башладык авыл советларыннан. Бабайлар көн саен безне куалар, әнине hаман-hаман тиргиләр ие. Аннан, ул өйләрнең кешеләре үлгән ие, без шул өйдә тора башладык. Аннан кунакларга барып йөри башладык әни белән. Әни белән кунакларга барып йөри башладык та, аннан әни авырта башлады...
Аннан без әни белән урманга чыгып киттек. Бер апай да безнең белән урманга чыкты. Әни таякка таянган ие. Урманга кердек тә, җиләкләр җыеп йөрдек. Аннан, апай кайтып китте, җиләк җыйды да. Апай кайтып киткәч, без, урманның бер җиреннән чыгып киттек әни белән. Без урманны чыктык та, урман җанында ике апай урак урадрие. Аннан, ул апайдан әни сорады, әллә кайсы гына авылның кайда икәнен беләсеңме, диде дә, теге апай, белмим диде. Белмәгәч, без бер якка таба чыгып киттек. Киттек тә, озак бардык-бардык та, бер җиргә барып җиттек. Бер җиргә барып җиткәч, әни:
- Улым, теләсәң нишлә, инде мин үләм, - диде дә, халатын җәеп ятты. Мин дә әни янына яттым. Мин дә әни янына яттым да, әни үлде.
- Шунда үлдемени әниең?
- Ие, яту белән үлде әни. Шул әни яткан көнне юлдан арбага үгез җиккән кешеләр уздылар. Алар миңа бер сүз дә дәшмәделәр дә, мин дә аларга сүз дә дәшмәдем. Алардан бик курыктым мин, абый... Аннан, үгезләр узып киткәч, кич булды да, кояш баеды да, мин йокладым. Караңгы булгач йокладым да, иртә белән генә уяндым, төнлә бер дә уянмадым. Уяндым да, азрак яткач, ике апай килде минем янга. Ике апай миңа юл күрсәтте дә, миңа кабартма бирде ике апай. Ике апайның да кабартмасы бар ие, алар миңа сындырып бирделәр, икесе дә. Аннан, теге апайлар киткәч, мин кычкырып җыладым да:
- Әни, мә ашарыңа! – дидем. Ул дәшмәде. Кабартманы ирененә китереп куйсам да, әни бер дә ашамады. Аннан, кабартманы үзем генә ашадым да, теге апайлар күрсәткән юл белән киттем. Артыма әйләнеп карасам, бер ат килә ие. Мин аларны көтеп алдым. Анда бер абый, бер апай утырып килә ие. Ул абый:
- Кая барасың? – дип сорады.
Мин әйттем:
- Әнә тегендә әнием үлеп калды, мин кәнсәләргә барам, - дидем.
- Әниең үлдемени? – дип сорадылар да, мин:
- Ие, әнә тегендә, күрдегезме? – дидем дә:
- Күрдек, - диделәр. - Әйдә, утыр арбага, - диделәр дә, мин менеп утырдым...
Атка утырып киттек тә, бер өй янында туктадылар алар. Мин капка төбендә утырып тордым, алар өйгә кереп киттеләр...
Минем янга чыктылар да, шул абый белән апай, мине арбага утыртып, әни янына кырга бардылар. Килү белән, азраккына уйлап тордылар да, әйдә апкитик дип, мине утыртып тагын кәнсәләргә бардылар. Мине кәнсәләр капкасыннан кертеп җибәрделәр дә, үзләре киттеләр.
Кәнсәләрдән бер абый чыгып килә ие. Мин тиз генә йөгереп бардым да:
– Абый, әни үлде, абый! – дидем.
Ул мине теге өйгә алып керде. Бер бүлмәгә кереп, минем белән сөйләште дә, бер апай килгәнче көтәргә кушты. Аннан теге апай килде. Ул миңа ипи бирде, ипинең өстенә май якты. Аннан шул апай миңа бер язу бирде дә, икенче кәнсәләргә киттем. Анда барганда ике апай сөйләшеп тора ие капка янында, миңа:
– Рәшидә малаемы әллә син? – диде бер апай.
– Ие, - дидем
Ул апай миңа тиз генә аш чыгарып бирде дә, мин ашадым. Аннан икебез кәнсәләргә киттек. Өстәл янында бер апай утыра ие. Теге минем белән килгән апай язуны өстәлгә куймады да, мин үзем илтеп куйдым язуны өстәлгә. Ул апай язуны укып карады да, икенчене язып бирде... Безнең әниләр авылыннан ике кыз бар ие, шулар белән кайтып киттем...
Аннан, авылга кайтып җиткәч, персидәтел абый чыгып кына килә ие кәнсәләрдән, мин тиз генә йөгереп бардым да, персидәтел абыйга язуны бирдем. Ул укып карады да, язуны кесәсенә тыгып куйды:
- Бар, безнең өйгә кереп тор, аш ашарсың, - диде.
Ашлары пешмәгән икән. Ишек төбендә генә көтеп тордым. Аш пешкәч, керттеләр дә өйгә, аш ашадым... Аннан... Абый, мин әле генә нәрсә дигән ием?
- Өйгә керттеләр дә, аш ашадым, - дидең.
- Аннан, капка төбендә бер ат белән арба тора ие. Бер абый, бер апай, мин утырып, әнине алырга киттек. Атка утырып киттек тә, урманны чыктык та, әнине эзләп йөрдек басуда. Аскарак төшкән иек, әнине таптык.
Теге апай белән абый төштеләр арбадан, мин дә төшеп тордым. Әнине арбага салдылар ипләп кенә. Мин дә арбаның артына менеп утырдым. Абый белән апай утырмадылар да, акрын гына кайттык, алар арба артыннан бардылар җәяүләп.
Без кайтып җиткәнче бабайлар, әбиләр җыелган ие өйгә. Иртәгәгә кадәрле дип, әнине өйгә кертеп куйдылар да, шунда гына ятты әни. Иртәгә булгач, зыярат казып кайттылар да, әнине юып, аннан күмәргә бардылар.
Мин дә бардым шунда... Аннан, әнине күмеп кайттылар да, миңа бик күп итеп акча бирделәр. Мин ул акчаны малайларга таратып бетердем... Абый! Мин монда әниемне сагынып җылыйм...
Акчалар бирделәр дә, абыйлар өйләренә кайтып киттеләр, бабайлар да өйләренә кайтып киттеләр. Шул өйдә апай белән ике көн тордык та, кечкенә абый да бар, мин бабайларга күчтем. Бабайларда ике-өч көн тордым да, бабай хат язды мине Казанга илтергә абыйларга. Абыйлар да хат яздылар да, китерегез дип, ипиләр пешерделәр дә, аннан мине апай Казанга алып китте. Анда кечкенә апаемны да күрдем үземнең.
Абыйларда тордым да бер җыл, бер куллы абыем килде дә авылдан, детприемникка илтте мине. Мин иртәгә киләм, сине икенче детдомга илтермен, диде дә бу бер куллы абыем, үзе килмәде. Җалганлап китте мине. Мин шунда бер җәй, бер кыш тордым. Мин анда тоз ашадым да, ашыйсы килгәч – анда ашарга бик аз ие – тоз ашадым да, су эчтем бик күп итеп. Аннан мин шешендем. Изоляторда яттым. Тагын тоз ашап, су эчеп шешендем дә, тагын изоляторга яттым. Бик күп яттым да монысында, чыкмадым инде. Миңа бер киез итек биреп, өстемә киерттеләр дә, болниска алып киттеләр. Болниска барып җиткәч, ике телогрейка бирде дә, теге мине алып килгән апай – ул урыс ие – аннан мин доктор апай янына бардым. Әй мин җылыйм: килгәндә аякка киез итек кенә булды да, кулга да булмады, мин туңган ием.
Теге апай доктор апайдан бер язу гына алды да, мине өскә алып менде. Анда юындырдылар. Ул вакытта миңа эчке күлмәкләрне генә киендерделәр дә, авырулар янына илтеп яткырдылар. Бу вакытта инде алар ипи алганнар ие. Миңа майга ягып ипи, боламык алып керде мине юындырган апай. Аны, ул апайны Наташа дип йөриләр ие. Анда зурларга майсыз гына ипи, минем кебек кечкенәләргә майлы ипи бирәләр икән.
Болниста яттым да бик озак, терелгәчтен мине алып кайттылар детприемникка. Анда аз гына тордык та, безне монда алып килделәр. Килгәч, менә шушы бүлмәдә тордык, ә бу апай – детдом директоры апай – әнә теге күрше бүлмәдә тора ие ул вакытта.
- Аннан соң?
- Аннан соң, бетте инде абый.
- Монда кайвакытта килдегез соң?
- Монда бәрәңге алган вахытны килдек... Абый, мин монда килгәч, балалардан курыктым, кайнарлар дип. Монда бик яхшы. Апайлар да әйбәт, тамагым да туя монда. Туймасаң, ашны тагы өстәп салалар. Детприемникта тамак бер дә туймый ие. Анда аз ашаталар, аны да зур малайлар тартып алып ашыйлар ие, бирмәсәң кыйныйлар...
- Алайса, Мәңгәр детдомына килгәч, сиңа яхшы булган икән?
- Ие, абый, монда килгәч рәхәт булып китте...
- Ә әтиең кайда соң синең хәзер?
- Әтиме? Әти сугышта. Әти әйтте, улым, диде, сине өйгә алып кайтырмын, диде, исән булсам, диде, сугышка киткән вахытта... Кечкенә апай, иң кетеки апай, безнең ишек алдындагы өйдә тора. Әти сугышка киткән вахытта, әнигә белендермичә генә өйне сатып китте... Әти киткәннән бирле монда килгәнче бер хат алган ием, шуннан башка юк. Әтине аны бер елга дип җибәргәннәр ие сугышка, бер ел гына булмады инде...
1946 ел
You have read 1 text from Tatar literature.