- Read the next literature work for 11th Grade
- Тынма, Давыл!
🕙 24-minute read
Тукайның Мәхәббәт Төшләре
Total number of words is 3137
Total number of unique words is 1668
33.9 of words are in the 2000 most common words
47.9 of words are in the 5000 most common words
55.1 of words are in the 8000 most common words
(Драматик поэма)
І
Татар Тукайга сыена, язмышы юл көткән саен.
Һәркем белән сейлашерга
Тукай таба рәтен-җаен.
Татарнын һәр соравына
уз Тукае җавап бирә.
Һәр татарнын, Иорәгендә
үз Тукае шуңа күрә.
Ләкин шатлык чиктән ашса, татар шагыйрен оныта.
Тукайны оныткан саен, татарны өянәк тота.
Минем дә бар үз Тукаем!
Күңелемдә яши аман
өч бөек нур эретмәсе:
шагыйрь, фәрештә, юламан...
Тукай, дисәм, күңелемдә яңгырый «Тәфтиләү» көе,
әллә кайсы кылларыма
ул көй ала тиеп-тиеп...
Әллә нинди манзаралар үтә башлый берәм-берәм...
Әнә «Болгар» номерлары...
Әнә Тукай кайтып керә...
Әнә йоклый сабыйларча, ләкин төшләр күрә-күрә.
Төш ишеген өреп ачып,
Тукай төшләренә керәм.
Тукай бүлмәсе. Тәрәзәдә тулган ай. Шагыйрь йоклый. Төсләр балкышында аның йокысы төшкә әверелә. Төшендә шагыйрь курай уйный... Фәрештә
пәйда була.
Фәрештә
Матур уйныйсың!
Ләкин артык моңлы, —
әгәр минем йөрәгем булса өзгәләнер иде сагыштан...
Куанып янар иде тәмуг уты...
Боегыр иде җәннәт гөлләре...
Юкмыни соң көләч көйләрең?
Син бит әле шундый яшы
Тукай
Егерме яшь тулганга да инде ике ел була.
Йөрәгемә бу дөньяның кайгысы гына тула.
Миңа биш ай булыр-булмас, әткәем үлеп киткән...
Әнием, башкага чыгып, кабаттан ятим иткән...
Күгәрченнәр арасында артык чәүкә дә булдым, дөнья сөрдем... мең кагылдым, мең сугылдым, егылдым
«Шат яратса да, җиһанга ят яраткан» Раббымыз —
яшәр йорт юк,
сөйгән яр юк, һәм сулар һавам тыгыз...
Фәрештә
Сөйгән яр — артык бимаза, файдасыз бер авыр йөк...
Тукай
Ләкин сөйгән яр булмаса өзгәләнәдер үзәк.
Кеше, ачык яра килеш, тоз диңгезендә йөзә.
Фәрештә
Сөйгән яр аркасында да
күпләр чакыра мине үзе теләп...
Мин киләм дә алып китәм рәхәтләнеп...
Тукай
Кем син? Кем син? Нидән гыйбарәтсең?
Ничәнче тапкыр киләсең —
кемлегеңне әйтмисең...
Фәрештә
Курыкмассыңмы, әйтсәм?..
Тукай
Әлбәттә — юк!
Һәммәсенә дә әзер...
Фәрештә
Ялкыннан һәм салкыннан барлыгым.
Миндә — җиһан иркенлеге һәм гүр тарлыгы.
Мин — Газраил!
Тукай
Кем чакырды сине миңа?
Газраил
Кайгы-хәсрәт тулы йөрәгең...
Тукай
Артык иртә килмәденме?
Газраил
Тәнең өчен, бәлки, иртәдер, җаның өчен иртә түгел —
башың яшь булса да,
гомер йөгең
йөз яшәгән картларныкы...
Тукай
Мин бит әле яшәмәдем.
Яшәү — ләззәт, яшәү — бәхет, диләр.
Мин берсен дә татымадым.
Газраил
Яшә, шагыйрь, яшә әле, шуңа күрә
мин өнеңә кермим,
әлегә төшләреңә генә керәм...
Татарнын, әдәбияты кендеге белән — әлектән -
гәҗитләргә, җурналларга чамадан артык береккән.
Шуннан — күркәм иклары да, кире сыйфатлар да— шуннан...
Фәлсәфәдә — беркатлылык, сәнсәттә — артык уңган.
Ходай ирегенә генә бәйлеләребез бик аздан...
«Төп» эштән бушагач кына иҗат итү безгә язган.
Бугенгәчә, шул рәвешчә,
Кол Галиләрдән үк алып!
Фәлсәфәдән өстен чыккан, өстен чыга тамак ялы...
Тукай белән Әмирхан да шул «бәхет»не йоктырганнар:
үзләре теләп, үзләрен
«Әлислах»тан йоттырганнар.
Гәҗитләр гомер-гомергә сәясәт колы булганнар —
шагыйрь ачуын үткерләп, моңнарын тутыктырганнар.
Сәясәт кислота кебек —
кемеш каләмне дә бозган!..
Кагыламы бу Тукаига —
үсмер аксакалыбызга?..
«Әлислах» газетасы редакциясе. Кояш нуры бүлмәне алтынга төргән. Фатих язып утыра. Ачык тәрәзәнең пәрдәләре җилфердәп куя.
Фатих
«...Энҗе чәчәкләр китерегез миңа!
Алар яшь кызларның
беренче гыйшыктан тамган
күз яшьләре шикелле саф булсыннар, алар сөт тамчыларыдай тамып-тамып торсыннар...»
Тамып-тамып торсыннар, тамып-тамып торсыннар.
Тамчы гөлләр арасына
кошлар оя корсыннар...
Әй лә-
кызлар оя корсыннар,
миңа сайрап торсыннар.
Мин тыңлармын
хуш булып
һәм сайрармын
кушылып...
Кызлар тавышы
Фатих абзый! Фатих абзый!
Тәрәзәдән карагызчы!
Фатих
А-а! Бәдриҗиһан, Зәйтүнә!
Сайрагызчы, сайрагызчы -
күңелнең шундый чагы!..
Кызлар тавышы
Тәрәзәдән кемнәр карый, өстенә кигән сары;
уИнап-кәлеп, мина карый, күңелемә шул ярый.
Фатих
Чаптым балта, салдым тамга, имәнгә түгел, талга.
Безгә кызы матур булсын, кызыкмынбыз без малга.
Кызлар тавышы
Егетләр бүрек кияләр, кызлар шәл ябыналар.
Егетләр, горур булса да, кызларга ялыналар.
Фатих
Ярар, кызлар, нинди йомыш алып килде сезне бире?
Кызлар тавышы
Шурале курасе килә.
Фатих
Ник урманга бармыйсыз?
Кызлар тавышы
Урманнарда да йөрдек,
Шүрәлеләр юк анда...
Шуралелар үчкәннәр,
«Әлислах»ка күчкәннәр.
Берсе бик тә азган, ди, көн дә шигырь аза, ди...
Бүген дә әнә язган -
халык шаулашып укый...
Фатих
Шүрәле ул — мин узем...
Менә минем мөгезем.
Озындыр бармакларым —
иле, кытыклап карыйм...
Кызлар тавыпы
Фатих абзый, син үзең, күзлек артында кузен, бармагың да озындыр, ялгандыр ләкин сүзең.
Фатих абзый, абзыкай, күренсен әле Тукай -
аны Шүрәле, диләр, аны күрәсе килә...
Фатих
Кызлар, чү-чү! Кемдер керә —
нәширебез булмасын...
Бүлмәгә Тукай керә. Ул дулкынланган. Кулында — кәгазьләр.
Фатих
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына —
Тукай абзагыз үзе...
Тукай
Мине кемгә сатасың?
Фатих
Ике чибәр туташка —
шигырьләрең, кушаматың, кәгазьләрең белән бербаштан...
Тукай тәрәзә янына килә. Пәрдәнең читен күтәреп кенә, кызларга карап тора.
Тукай (yə-ysenə )
Күр инде, әй —
көпә-көндез берсе — Иолдыз, берсе — Ай...
Кызлар тавышы
Фатих абзыкай!
Күренсен инде Тукай...
Я үзебез керәбез...
Тукай
Тагын шул гына җитмәгән!
Яп тәрәзәне, Фатих.
Ничә тапкырлар әйттем...
Туташлар янында миңа тәмугтагы кебек авыр, тәмугтагы кебек газап.
Мәхәббәт хисеннән азат булып яшәү миңа рәхәт...
Син — җилкенчәк,
син — җилбәзәк, Фатих.
Сиңа килешә көлке-мәзәк, ә миңа килешми...
Фатих
Ялгышасың, дустым, ялгышасың!
Хисләреңә йөгән кидермә!
Мәхәббәт ул, көчле канат биреп, йолдызларга җанны тидерә.
Йолдыз нуры ага башлый тәндә һәм җылыта бөтен гомерне.
Нинди бәхет — йөрәгеңдә йөртү мәхәббәтнең кайнар күмерен!
Тукай
Бәлки, син бик тә хаклыдыр...
Ләкин кабат үтенәм:
очрашулар оештырма туташлар белән!..
Фатих
Үкенерсең, Габдулла!.. (Тәрәзә янына килеп.)
Сандугачлар ояда, оялары — пыяла.
Шураленен мегезе сынган —
куренерга ояла...
Ярар, кызлар, бигайбә —
ашыгыч эш килеп чыкты... (Тәрәзәне яба.)
Тукай
Җилбазак син, җилбәзәк!
Җитди да бул әзрәк.
Тыңла әле шигырьне:
«Беттем мин, яшь малай, беттем гомергә дә;
Эссе кан, көчле җан кайтмас гомер дә.
Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?
Хатыным, йортым юк, — ятам номерда.
Саргайдым, зәгъфраннан сары мин,
Бу чокырлы йөзләр тулмас гомер дә...»
Я, ничек, Фатих?
Фатих
Ниткән «беттем» дә «беттем» ул шушы япь-яшь башыңнан?..
Хатынын юк икән — өйлән, гаилә корып җибәр...
Тукай
Ничә тапкыр әйттем сиңа:
бәхетсезлек кенә китерәчәкмен хатын-кызга, чөнки үзем бәхетсез...
Дөресен әйтим, йөрәгем мәхәббәткә сусаган:
назланасы килә...
Һәм назлыйсы...
Янып, әреп беткәнче,
хисләр ташкынына ташланып, болганып-тулганып ага-ага, бәхет диңгезенә җиткәнче...
Ләкин берәр туташка гашыйк булудан куркамын, ә гашыйк итүдән бигрәк тә!..
Фатих
Нигә алай?
Тукай
Тиз сүнәчәк гомерем шәме...
Артык иртә китәчәкмен...
Фатих
Юкны сөйләмә, Габдулла!
Ходай гына белә моны...
Тукай
Алай булгач сана мине Ходай дип —
кыскалыгын гомеремнең мин дә беләм.
Сабый чактан бирле бер төш күрәм:
имеш, курай уйныйм.
Гаҗәеп көй! Җирне, күкне тоташтыра.
Аны тыңларга дип
җыелалар йолдызлар, гөлләр, кошлар, күбәләкләр, фәрештәләр...
Һәм килә дә шаклар катып
тыңлап тора минем уйнаганны
Газраил!
Кемгә генә сөйләсәм дә юрыйлар төшне яманга...
Фатих
Ышанма, Тукай, ялганга, ышанма!
Тукай
Ышанаммы, ышанмыйммы —
мин ашыгып яшим бугай:
һәр тәүлегем атнага тиң...
Табаным астында юлым
шундый чаба, хәтта аягым пешә... (Чыгып китә.)
Фатих
Ярдәм кирәк кешегә!
Каршы яктан җил иссә, хыялны тормыш киссә, карангы уйлар үссә, ышанычы кимесә,
аның җаны кушега —
ярдәм кирәк кешегә, ярдәм кирәк,
ярдәм кирәк,
үз сукмагын таныр өчен, матур балкып янар өчен, кеше булып калыр өчен, ярдәм кирәк кешегә
Шагыйрьнең төне болыт күк, яңгыр өчен дым җыя.
Шагыйрьнең көне яңгыр күк, ак кәгазьгә моң коя.
Бушанып кала күңеле.
Бу — иң авыр вакыттыр.
Кычкырасың: Хис давылы, дөнья гамен ватып кер!
Хәл җыярга, ярый, төн бар —
төннән хискә көч керә...
Арып йоклап киткән шагыйрь...
Бүген нинди төш күрә?
Тукай яши торган бүлмә. Тукай төш күрә. Курай уйный.
була.
. Шүрәле пәйда
Шүрәле
Әй егет, әллә минеме чакырып сызгырасың?
Тукай
Ник килдең, урман сарыгы, ник көйне боздырасың?
Шүрәле
Кырлай урманнарының мин иң чибәр шүрәлесе...
Тукай
АҺ, йөрәгем! Биләп алды өзелеп сагыну хисе...
Искә төште бала чагым, чирәме аның, кары, уйнап-уйнап та туймаган балачак уеннары...
Шүрәле
Отышлы уеннар да күп, эчешле уеннар да,
кан коешлы, аң җуешлы
Мондый уеннар барда, кешегә яшәү ничектер? —
безгә яшәү калмады.
Яши адәм берсен берсе алдап, сатып, алданып...
Тормыш ул, — гомумән, уен!
Уеннарсыз кыен ул!
Әйдә, уйныйк я Шүрәле,
я адәмнәр уенын...
Тукай
Сезнең уен — «Кети-кети»,
кешенең ни уенда?
Шүрәле
Ир-атның иң яратканы —
матур кызлар куены...
Кер дә чум,
кер дә чум —
җанлыга шулай язган.
Кер дә чум,
кер дә чум —
бәхет табарсың аздан.
Кер дә чум,
кер дә чум —
хәлең барда атып кал!
Кер дә чум,
кер дә чум —
бар ләззәтне татып кал!
Тукай
Синдә дә коткы сүз икән!..
Сүзеңне тизрәк үзгәрт —
яратмыймын ул хакта...
Шүрәле
Бу — синең бик зур хатаң...
Тукай
Хатадырмы, түгелдерме...
Сагынам балачакны —
хисләрем, мине җитәкләп, инде Кырлайга чапты...
Шүрәле
Алай булгач алып кайтыйм
Кырлайга — бала чагыңа, андагы уенчыкларың, дусларың сине сагынган.
Барысы да шат булырлар,
«Тукай кайткан!» дия-дия пешерелер чәкчәк, бәлеш...
Беразы миңа да тияр...
Инештә бака куарсың —
анда бака көтү-көтү.
Аннары уйнап алырбыз кети-кети, кети-кети...
Тукай
Мин риза, Шүрәле, риза!..
Газраил пәйда була.
Газраил
Юк, ярамый! Мөмкин түгел уйнап карау кети-кети.
Ул кытыклап үтерәчәк!
Ә Яшәеш агачында синең яфрак әле яшел...
Дөрес, тап бар бер очында...
Тукай
Мин риза, риза, Шүрәле —
авылымны уйласам, хәтта акылдан язам.
Шүрәле (Газраилгә)
АҺ, оятсыз! Бетерәм!
Мин синең үзеңне хәзер кытыклап үтерәм. (Газраилгә якынлаша.)
Тукай
Якынлаша күрмә аңа —
Газраил ул, Газраил!
Газраил
Якынлаш, әйдә, якынлаш!
Хәзер алырмын кочып.
Бу шыксыз йөнтәс тәнеңнән җаның китәр дә очып, җәһәннәмгә барып төшәр һәм янар янгын утта...
Тукай
Тукта, Шүрәле, тукта!..
Бар, урманыңа кайтып кит, әкият булып яшә!..
Шүрәле юкка чыга.
Газраил
Җанын ала идем — кызгандым.
Сине мин, урыннан да кузгалмый, бала чагыңа кайтарам.
Дөресрәге,
бала чагыңны китерәм бирегә, чөнки вакыт
ага алмый кирегә...
Ташла кураеңны.
Бала чагыңны каршыла —
Миңа синнән хәбәр килә шулчактан...
Газраил югала. Төш дәвам итә. Кыш. Бәләкәй Тукай (Апуш) төнлә тышка чеккан. Авыл өенең чыпта белән тышланган ишеге ачылмый. Апуш яланаяк, яланбаш, өстендә — юка күлмәк. Ул ишекне ача алмый азаплана.
Апуш
Аякларым туңды, әби, ач инде...
Тыңлаулы бала булырмын —
керт инде...
Тукай бәләкәй Апушка исе китеп, кызганып һәм сокланып карап тора.
Тукай
Син бит бу, минем балачак,
Син бит бу, изге вакыт!
Чит бусагада мин торам, аягым бозга катып.
Шул туңуларның суыгы әле дә миндә яши,
әле дә күземнән кипми синең, Апуш, күз яшең.
Таныйсыңмы мине, Апуш, таныйсыңмы үзеңне?
Син ул зуп-зур Тукай булдың, шигырь иттең сүзеңне...
Бер карт пәйда була. Ул кечкенә Апушны ишек төбеннән күтәреп ала, ту-
нына төрә. Бу — Казан базары, имеш.
Карт
Әй, базар әһелләре!
Әй, Казан кешеләре!
Асрамага бала бирәм, асрамага бала бирәм...
Бала бирәм...
Кем ала?..
Тукай
Мең рәхмәт, мәрхәмәтле карт!
Куеныңдагы ятим
Тукай дигән шагыйрь булды, зурлый-зурлый милләтен.
Бик аз вакытка булса да, син аңа җылы бирдең.
Җылы нурлар сүзләремә синең кочактан керде...
Карт
Матур бала...
Кем ала? Кем ала?..
Карт, баланы күтәреп, кычкыра-кычкыра китеп югала.
Тукай
Әй Апуш — изге балачак —
югалмачы, китмаче, мине салкын бу дөньяда кабат ятим итмәче... (Уянып китә.)
«Күз яшең дә кипмичә егьлап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
“Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син, һәр ишектән сөрде угьлыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар кунелләрдән җылы, йомшак синең кабер ташың, —
шунда тамсын күз яшемнең ачысы һәм татлысы!»
IV
Ике дусы белән Тукай бик еш сүзсез сөйләшә...
Пушкин белән Лермонтовтан
шагыйранә көнләшә —
даһилыкларыннан бигрәк аларның тумышыннан!
Даһилыкларының, бәлки, нигезе — юлы шуннан...
Благородный пансионнар, царскосельский лицейлар, аһ, татар язмышына да чак кагылып китсәләр!
Тукайның үз лицейлары...
Чамага килә чама.
Тукай күккә сорау чөя, үзеннән эзли җавап...
Тукай уйларда оеган.
Фатих кемнедер көтә.
Һәм редакция ишеге җырлап ачылып китә.
Килеп керә ике туташ:
берсе — Кояш, берсе — Ай...
Җәһәт торып, башын иеп чыгып та китә Тукай...
«Әлислах» редакциясенең ишегалды. Тукай редакциядән йөгереп диярлек чыга. Ул дулкынланган, ачуы йөзенә чыккан. Аның артыннан Фатих чыга һәм ашыккан Тукайны туктата.
Фатих
Тыңлап бетер башта:
үзләре килеп керделәр туташлар...
Тукай
Кайнады каным, чак-чак тыелып калдым авыр сүзләр әйтүдән, кызларны рәнҗетүдән...
Фатих
Ә шулай да Зәйтүнә...
Тукай
Зәйтүнәгә... син тимә...
Гүзәлдер ул, гүзәлдер ул, гүзәлдер, гүзәлләрнең гүзәленнән гүзәлдер.
Күзләренең нуры шундый яктыдыр —
иктыларнын, актысыннан яктыдыр!
Иктыдыр ул, җылыдыр ул, гузәлдер —
аң җуймыйча, белмим, ничек түзәмдер?..
Зәйтүнәгә тимә син, телгә алма хәтта аның исемен.
Фатих
Ә син түзмә, газаплама үзеңне, ач йөрәгең ишеген —
керсен, йөрсен, бизәсен...
Тукай
«Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы;
кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы?» —
дип әйтмәкче буласыңмы?
Рәхәтләнеп килешәм...
Илһамчыга җылы бирмәс гомер дигән минем шәм.
Бәхетсез итүдән куркам гүзәллек фәрештәсен.
Ишегалдына Зәйтүнә чыга. Аны күрү белән, Тукай китеп бара. Зәйтүнә
Фатих абзасы янына килә.
Зәйтүнә
Фатих абый, нигә безне
чакырасың, дәшәсең?
Ай кояштан качкан кебек, нигә, нигә кача ул?
Нигә серен шигырь аша бар дөньяга ача ул.
Кичә газетта бастырган.
Фатих
Шагыйрь җаны — зилзилә!
Көтмәгәндә килә дә ул, ала дөньяңны биләп...
Зәйтүнә
Үзе миңа бер сүз дәшми
«Исәнмесез!»дән башка...
Ә шигыренә ышансаң -
янып әйләнгән ташка.
Фатих
Шагыйрь җанын аңлау авыр —
Тукай җаны — зилзилә.
Зәйтүнә
Я Ходай! Шул зилзиләгә кереп карыйсы килә...
Җанымда, давыллап, нинди көч агыла?
Нинди кеч, нинди хис, нинди ут кабына?
Суынам, кабынам, суынам, кабынам -
нигә мин билгесез халәтне сагынам?
Кабынам, суынам, кабынам, суынам...
Ни булыр, ни булыр, ни булыр соңыннан?..
Тукай артыннан йөгерә.
Фатих
Зәйтүнә! Зәйтүнә!
Аны куып тотсаң да тоталмассың бәхетне.
У
Әй бөек «Шәрык клубы» —
иң уңдырышлы түтәл!
Синең яныңнан һәр татар сынын турайтып үтә.
Мәрткә киткән рухыбызны чыбык белән суктырдың, коргаксыган тамырына
иң шифалы сут бирдең.
Сәләтлене — талантлыга, талантлыны даһига күтәрдең син! Һәр сәгатең булды олы вакыйга.
Әй бөек «Шәрык клубы»!
Тукай яшәгән чорда, опера, балет та булдың, симфоник оркестр да...
Моңлы җырлар, серпантиннар, биюләр, көлешүләр тигәннәрдер иң бәхетле татарлар өлешенә.
Шигырь укый әнә Тукай, муенын сулга бөгеп...
Башын чайкап җибәрер дә ул очып китәр кебек...
Төште сәхнәдән...
Чәчәкләр...
Алкышлардан шәм сүнә...
Кереп качты Тукай тизрәк ял итү бүлмәсенә.
«Шәрык клубы»нда — әдәби кичә. Сәхнә янындагы ял бүлмәсендә бер кеше скрипка уйнап утыра. Беравыктан Тукай керә. Аңа Фатих ияргән.
Тукай (скрипкачыга)
Әфәндем, хәзер чыгышыгыз...
Скрипкачы чыгып китә.
Фатих
Гениально укыдың
«Утырышу» шигырен...
Тукай
Син дә кимен куймадың, -
Кариевны да уздырып,
«Теләнче»не кыландың...
Фатих (кыланып)
«Кызганыч хәл, кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирегезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!
Көлешәләр.
Син, Габдулла,
«Ак кулыннан тотыйм, җибәр, диеп, гаклым берлә шул вакытта кул талаша»
дигән юлларны
аерата серле, тәэсирле итеп укыдың...
Тукай
«Чәчәкләр китерегез миңа!» — дип, син авыз суы корытасың,
ә чәчәкләрне миңа сузды,
мина сузды Зәйтүнә туташ.
Фатих
Мин көнләшеп карап тордым һәм сөенеп!
Тукай
Кулы аның шундый йомшак, шундый җылы,
мин белмәгән әллә нинди көчләр тулы.
Курыксам да, кулларына мин кагылдым —
тәнем буйлап мин сагынган көч агылды;
әйләнеп китте баттларым -
очтым, очтым,
җәннәт җиле иңнәремнән минем кочты...
Иптек шакыйлар. Тукай тиз генә ишекне бикләп куя.
Зәитунә тавышы
Тукай әфәнде! Рөхсәт итегезче, иныгызга керим.
Зәйтүнә мин!
Тукай (ишекне аркасы белән тери)
Я Хода! Җаныма керде туташ!
Ялкынлап анам тоташ.
Ишекне әгәр ачсам, туташка ялкын кабачак, ул минем йөрәгемнең бар бикләрен ватачак -
тормышыма керәчәк.
Фатих
Керсен, керсен!
Тукай
Үзен бәхетле итәм дип, мине дә, үзен дә хәсрәткә батырачак бит, хәсрәткә батырачак...
Зәйтүнә тавышы
Тукай әфәнде! Рөхсәт итегезче, миңа бик тә сезне күрергә кирәк...
Фатих
Ачыйк ишекне тизрәк —
Язмыштан узмыш сирәк...
Тукай
Аһ, бу йөрәк!
Ник мин төннәр буе, аны төшләремдә күреп, ләззәт дәрьясында йөзәм дә, ишегемне шакыгач кертмичә газаплыйм һәм газапланам?..
159 25
Ха
Фатих
Бар, китеп тор — үзем ачам...
Тукай
А-а-а, юк! Мөмкин түгел...
Зәйтүнә тавышы
Тукай әфәнде! Фатих абый!
Бер генә сүз, бары бер генә сүз:
иртәгә без
Казаннан күченеп китәбез...
Бөтенләйгә...
Мәңгегә...
Пароход белән... Чистайга...
Тукай (ишеккә борылып)
Зәйтүнә туташ! Зәйтүнә!..
Мин озатырга төшәрмен, төшәрмен...
Аһ, кызганыч, Зәйтүнә, аһ, кызганыч.
Мин сина бүген — юаныч, син мина — мәнге куаныч һәм мәңгелек үкенеч...
Иорәгем сина ашкынса да, хисләрем ташып торса да, син җанымда иптәсән дә ача алмыйм ишегемне, кертә алмыйм тормышыма,
Зәйтүнә...
Тукай яшаган номер. Шагыйрь төшендә курай уйный. Бүлмәне төсләр балкы-
шына күмеп, фәрештәләр бии. Алар арасында Зәйтүнә пәйда була.
Тукай
Фәрештәләр, туктагыз!
Арагызда — гүзәл кыз.
Ул — Зәйтүнә исемле.
Сез — нурдан, ул — җисемле, җылыдан, наздан хасил фәрештә.
Ул гына мине күтәрә гарешкә.
Зәйтүнә
Сиңа килдем, җиңә-җиңә җилләрне.
Йөзеп чыктым җан талаган күлләрне.
Таптап уздым мин горурлык тауларын, тар-мар иттем гайбәт дигән яуларны, ишеттем дә җаның иңрәү тавышын, үзем, килеп, синең белән кавыштым.
Тукай
Телем дәшмәде, җаным чакырды, Зәйтүнә.
Мәңге болытлы тормыш яктырды, Зәйтүнә.
Төшем икәнен яхшы беләмен, Зәйтүнә, ә уянырга һич тә теләмим, Зәйтүнә!..
Зәйтүнә
Әнкәң сине тапкан-баккан, иркәләп өлгермәгән.
Иркәлимче әнкәң булып —
эресен җаныңда болыт.
Тормыш сине каккан-суккан, күз яшеңне сөртмәгән.
Үзем чиккән бүзләр белән кагылыймчы күзләреңә...
Тукай
«И матур! Мин янмас идем —
яндыручы булмасаң.
Таммас иде җиргә яшьләр —
тамдыручы булмасаң».
Син — фәрештә! Сиңа карап эри күзем карасы,
ага татлы, якты яшьләр —
мин яңадан нарасый.
Иркәләче, иркәләче, сәртче монлы куземне, серле шигырьгә әиләндер минем гади сүземне...
Төсләр балкышында Газраил фәрештә пәйда була.
Газраил
Кешенең гади сүзләренә илаһи чиксезлекне, күкләрнең тирәнлеген, яшәешнең кадерен мин генә алып киләм, мин генә урнаштырам.
Мәхәббәттән, мәшәкатьтән яралган барлык сүзләр, тик үлем барлыгын тоеп, мәгънәлегә әйләнәләр!..
Зәйтүнә
Сүзләре нинди өшеткеч! —
Кем диеп белик моны?
Тукай
Газраил ул!
Гомер буе миңа килеп йөдәтә...
Зәйтүнә
Сүзләре нинди өшеткеч!
Тавышы нинди салкын!
Аңа каршы тора ала мәхәббәттәге ялкын.
Мин аңа каршы торалам, кереп сезнең арага.
Газраил
Минем алда киртәләр юк, һәм була да алмый алар...
Кояш нуры, ут җылысы,
дулкын дымы үталмаган
катлам-катлам киртәләрне
сизмичә дә үтеп китәм!
Тырышмагыз, кешеләр!
Тырышмагыз, кешеләр!
Иң олы мәрхәмәт,
иң татлы рәхәт
сезнең өчен мин,
сезнең өчен мин, кешеләр!
Зәйтүнә
Син, Газраил, җылатасың кешене.
Мин юатам аны, җырлатам.
Син туфрак итәсең кешене, мин аны рәссам итәм, шагыйрь итәм...
Газраил
Мин кешене батыр итәм...
Зәйтүнә
Мин кешене матур итәм.
Тукай
Туктатыгыз бәхәсне...
Гүр салкыны һәм мәхәббәт ялкыны бер үк тәндә, бер үк җанда...
(Зәйтүнәгә. )
Син минем тормыш багымны чәчәкләр аттырасың.
(Газраилгә.)
Син гомер юллары буйлап камчылап чаптырасың.
Үлем илһамчы булалмый, ул — яшәтү камчысы.
«Кайдан алсын шигъре шагыйрь —
булмаса илһамчысы?!»
Зәйтүнә белән Газраил Тукайга якынлашалар, үзләренә тарталар, ымсындыралар.
Газраил
Дөнья мәшәкатьләреннән мин коткарам мәңгегә...
Зәйтүнә
Мин сине Газраилдән бер гомергә аралыйм.
Тукай
Икегез дә аңлаешлы, икегез дә катлаулы.
Ләкин мәңгелек тынлыктан кыйммәт сөю шартлавы... (Уянып китә.)
«Җырлый-җырлый үләрмен мин, үлгәндә дә —
дәшми калмам, Газраилне күргәндә дә.
«Без китәрбез, сез каласыз!» —
дип җырлармын,
җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә.
VI
Мәхәббәтләр кабатланмый!
Һәр мәхәббәт үзенчә, җаннан җанга ашкынганда, сират күпере кичә.
Күбесе егылып төшә,
күпер аша үткәндә.
Җәһәннәм рәхәт күренә,
сөю уты өткәндә.
Барлык мәхәббәт үзенчә —
Ромео — Дҗульетталар,
Фәрһад — ПТирин, Таһир — Зәһрә,
Дон Җуан сәкое бар...
Бар Отелло мәхәббәте
һәм гыйшкы Дон Кихотнын...
Платоник мәхәббәт тә
узенчә серле, утлы.
Һәм бар
Тукай мәхәббәте —
саф, укенечле, аек...
Ул да, күмәк исем булып, фәнгә керергә лаек.
Идел яры. Яр астындагы пристаньның мачталары гына күренеп тора. Агачлар ышыгында — Тукай. Ул пристаньны күзәтә.
Зәйтүнә тавышы
Идел суы дулкын-дулкын, ник дулкынлана икән?
Йөрәгем тулы дулкыннар, ник йөрәк яна икән?
Идел суы дулкын-дулкын, җил узгач тынмас микән?
Дулкынга акчарлак кунды, канаты сынмас микән?..
Пристаньнан тавыш
«Меркурий» пароходы унбиш минуттан кузгала...
Тукай
Идел суын дулкынлатып, пароход китеп барыр.
Китеп барыр еракларга яр булмый калган ярым.
Калырмын Идел ярында, дулкыннар саный-саный.
Ә йөрәктә татлы яра —
ул каный, каный, каный...
Зәйтүнә тавышы
Иделдә дулкыннар тынар, йөрәктә тынмас инде.
Учакта күмер суыныр, миндә суынмас инде...
Акчарлак китәр Иделдән, башкасы кунмас инде...
Ирләр тавышы
Зәйтүнә! Кер тизрәк пароходка —
кузгалабыз лабаса...
Зәйтүнә тавышы
Габдулла әфәнде!
Тукай абый!
Ирләр тавышы
Зәйтүнә! Акылыңа кил...
Кузгалабыз... Каласың —
кер тизрәк пароходка...
Тукай
Юк, төшмим, күренмим сиңа, түзмәслек тартылсам да —
тормышыма, юк, юк, кертмим, кертсәм дә сине җанга.
Зәйтүнә тавышы
Тукай әфәнде! Күренегез!
Килгәнегезне беләбез —
Фатих абзый әйтте инде...
Тукай
Җаныма кертсәм дә сине, тормышыма кертмәмен —
икебезне дә бәхетсез итмәмен, юк, итмәмен!..
Зәйтүнә тавышы
Габдулла абый, каласың...
Кузгалабыз, күрәсеңме?
Без китәбез — каласың, каласың бит мәңгегә...
Тукай
Яшерен сөюем белән каламын мин, каламын, ләкин син кабызган
утта янамын мин, янамын.
Яна-яна янып бетәр
ялгыз гомерем шәме, ләкин бетмәс, мәңге бетмәс яшерен сөю яме.
Пристаньнан тавыш
«Меркурий» пароходы Чистайга китә.
Зәйтүнә тавышы
Хуш, хуш, Тукай әфәнде...
Тукай
Хуш, Зәйтүнә!
Хуш, фәрештә!..
Хуш, иң якты нурлы шәм!
«Нәрсә ул дөнья кояшы, син миңа нур бирмәсәң!»
Нәрсә ул дөнья кояшы, син җылыга төрмәсәң!..
Синең кояшың җылысы минем йөрәктә яшәр...
Мин ул китәм, син каласың.
Яшә, Зәйтүнәм, яшә!
Яшә, фәрештәм, яшай.

You have read 1 text from Tatar literature.
- Read the next literature work for 11th Grade
- Тынма, Давыл!