Latin

Түгәрәк Дөнья

Total number of words is 2445
Total number of unique words is 1410
42.0 of words are in the 2000 most common words
56.9 of words are in the 5000 most common words
64.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
I
Тирә-юньгә алтынсу төс иңә башлаган әбиләр чуагы көннәре иде. Бригадирлары: «Басуны тизрәк сөреп бетерергә кирәк,» – дигәч, Шакир төнгә авылына кайтып йөрмәскә булды. Офыктагы шәфәкъ кызыллыгы эреп, күз бәйләнә башлагач, тракторын читкәрәк чыгарды да, бишмәтен чирәм өстенә җәеп, сузылып ятты. Муенында утырып калган сугыш истәлеге – кыйпылчык та, гәүдәсен әрнетеп, үзен сиздерә башлаган иде инде. Сугыш беткәнгә дүртенче ел китсә дә, һаман тынгылык бирми ул аңа. Көннәр бозылып киткәндә йөрәген мең пычак белән телгәндәй итә, бөтен гәүдәсен бөтереп ала, уклау йоткандай, бөгелә дә, сыгыла да алмый. Нинди матур, җылы төн, югыйсә... Әллә нык талчыккан, әллә көн бозылырга тора – бәгырьләрен өзәрдәй булып, болай ук сызламас иде ярчык урыны.
Үзенә таба якынлашкан сөйләшү авазларын ишетеп, сискәнеп куйды ул. Авырлык белән генә торып басты. Килүчеләр – бригадирлары һәм милиция формасындагы таныш түгел кеше иде.
– Юнысов Шакирмы? – беренче ул сорау бирде.
Мәхмүт агасы өч-дүрт адым артка калды.
– Әйе, мин булам, – дип җавап кайтарды Шакир, сүзләренә туры монда, минем яныма килгәч, кем икәнемне белеп килгәнсездер бит инде, дигән мәгънә өстәп.
– Җыен, минем белән Мамадышка барасың! Өеңә кереп тормыйсың, - дип боерды милиционер. Аннан бригадирга борылып: – Егетне алып киткәнне авылда берәү дә белмәсен, – дип өстәде.
Аяк буыннары калтырап куйды Шакирның. Үзем дә сизмәстән әллә берәр яман эш эшләдеме, кирәкмәгән сүз сөйләштеме? Мең төрле каршылыклы уйлар өермәсе узды аның башыннан. Каушап калуын, икеләнеп торуын күргәч, милиционер кулын билендәге кобурасына куеп:
– Киттек, әйдә, – дип, тавышын тагын да күтәрә төште.
Шакир ирексездән аларга иярергә мәҗбүр булды. Аяклары атламасалар да атладылар. Әйтерсең, күз алдын соры томан баскан, колакларына мамык дыңгычлап тутырылган. Башы әйләнеп-әйләнеп китә. Бөтен тәнен боздай тир бөртекләре сарган. Нәрсә уйларга да, үзен килеп алуларының сәбәбен ни дип аңларга да белмәде ул. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да авылдан кемнәрдер югала иде. Атна-ун көн узгач кына, аларның гаепләп кулга алынулары, кайсының төрмәгә утыртылуы, кайсының атарга хөкем ителүе турында хәбәр килеп төшә иде. Утыз тугызынчы елны Югары оч бригадиры Зиннурны да шушылай басудан алып киткәннәрен үзе күреп калды. Халык дошманы булган, колхозга корткычлык эшләп яткан, дип сөйләштеләр. Хәбәрсез югалды, бахыр. Аңа да шундый язмыш язган микәнни?.. Ни габе бар соң аның?.. Һаман да шул әсирлектә булганы өчен эзәрлеклиләрме?.. Сугышта үлеп калган булса соң! Бу көнгә калмас иде! Елап калырга бала-чагалары булмаса да, карт әтисе белән әнисе өстенә тау кадәр авырлык өеләчәк.
– Халык дошманы үстергән нәрсәләр! – дип, бармак белән төртеп күрсәтүчеләр табылачак. Көн күрсәтмәячәкләр.
Авыллары яныннан узган таш юлда аларны машина көтеп тора иде.
– Мен әйдә, кузовка, – дип команда бирде милиционер. –Кулларыңны бәйләргә җыенмыйм. Качмассың, дип уйлыйм. Барыбер ерак китә алмыйсың. Үзеңә генә начарлык кылырсың.
Кузовта авылларыннан аның белән әсирлектә булган Рәхимулла да утыра иде.
– Әйдә, туган, якынрак кил. Сине алырга киттеләр инде болар, дип уйлаган идем, рас булган икән, –дип, Шакирга көрәктәй йонлач кулларын сузды ул.
Рәхимулланың имәндәй гәүдәсе кечерәеп калгандай күренде аңа. Икесенең дә карашларына: «Язмышларыбыз никадәр генә ачы булса да, бер-беребезгә терәк булыйк, кыен чакларда тагын бер-беребезне ташламыйк, кайсыбызгадыр авылга кире әйләнеп кайтырга язмаса да, ядкарьне гаиләбезгә икенчебез тапшырырга тиеш,» – дигән мәгънә сыйган иде. Сүзсез генә икесе дә аркалары белән кузовның алдына терәлеп утырдылар. Милиционер алардан арттарак чүгәләде.
Машина сикәлтә-чокырларда чайкалып-тулганып Мамадышка юл алды.
I I
Эчке эшләр идарәсенең болай да соры бинасы, караңгылык пәрдәсе аша, йөрәкләренә шом салып, өсләренә таудай ишелеп төшәрдәй булып каршы алды. Тимер баскычлар буйлап өскә атлаган саен, кайтаваздай яңгыраган аяк тавышлары, колак пәрдәләрен төйде. Өметләрен өзәргә теләгәндәй, лампочкалардан тонык кына яктылык бөркелә.
Алып килгән милиционер, аларны коридордагы эскәмиягә утыртып, янәшәдәге ишектән кереп югалды. Сөйләшер-киңәшер сүзләре күп булса да, берсе дә сүз башларга кыймады. Икесе дә үз эчләренә бикләнгән, икесен дә мең төрле шөбһәле уйлар телгәли иде.
Беренче Рәхимулланы чакырдылар. Менә чыгар, менә ишектә күренер дип, бик озак көтте аны Шакир.Ул арада коридор башындагы тәрәзәдә, таң ата башлавын хәбәр итеп, тонык кына көн яктылыгы да шәйләнә башлады. Ә авылдашын һаман чыгармыйлар.
– Алай икән, эшләр җитди икән... – дип куйды ул үзалдына.
– Сөйләшмәскә!..
Сискәнеп куйды ул. Шунда гына янында басып торучы мылтыклы милиционерны күреп алды.
Кайчан гына килеп баскан соң ул? Шуны да сизмәгәч, уйларына тирән чумган булган, күрәсең. Сакка милиция куярлык булгач, авылга кире әйләнеп кайту язмаган икән инде аларга... Хуш, әти, хуш, әни, тиздән туй итәрбез, дип йөргән, коңгырт күзле оялчан Саниясе, авылдашлары... Хуш, тормыш... Калган гомерен лаеш шулпасы эчеп үткәрергә язган димәк аңа. Тик ул гомере ничә еллап үлчәнә икән соң? Әллә көнләп кенәме?
Аны уйларыннан аерып, янәшәдәге ишек шыгырдап ачылып китте һәм:
– Юнысовны кертегез! – дигән боерык яңгырады.
Шакир аякларын көчкә өстерәп эчкә узды, карашы бүлмә буйлап йөгерде. Әмма анда өстәл янына килеп утырган, чандыр булса да озын буйлы, кара костюм кигән, ак күлмәге өстеннән шундый ук кара галстук таккан тикшерүчедән башка берәүне дә күрмәде ул. Рәхимулла кая соң, дип сорарга теләде. Әмма телен әйләндереп сүз әйтергә җөрьәт итмәде. Бәлки, ул уйларына чумып утырганда, чыгып та киткәндер, күрми генә калганмындыр, дип үзен тынычландырырга тырышты.
– Исемегез, фамилиягез, әтиегезнең исеме? Туган елыгыз, бүгенге шөгылегез?
Шакир, сәерсенеп, тикшерүченең кырыс йөзенә, каләм тоткан нечкә бармакларына төбәлде. «Алып килгәннәр икән, беләсез бит инде,» – дияргә теләде. Әмма кыймады. Бөтен кыюлыгын төйнәп:
– Юнысов Шакир Закир улы. Егерме дүртенче елгы. Унсигез тулуга сугышка киттем, бүген тракторчы булып эшлим, – дип җавап кайтарды.
Тикшерүче ул әйткәннәрне язып куйды да, кызарган күзләре белән, үтәли тишәргә теләгәндәй, озак карап торганнан соң, алдындагы кәгазьләр арасыннан берсен алып, укырга кереште:
– Кырык икенең февралендә армиягә алынган... Өч ай әсирлектә булган... Бер ел партизаннар отрядында. Аннан хәрәкәттәге армиядә. Сугышны Прагада төгәлләгән. Кызыл Йолдыз, Дан ордены, медальләр... Болары безгә билгеле.
Сораулы карашын ишек төбендәге урындыкка утырган Шакирга төбәде. Аның каушаганын күргәч, көлемсереп куйды да:
– Син, энекәш, кил, менә монда утыр әле, – дип, каршындагы урындыкка күрсәтте.
Тикшерүченең үзенә әнә шулай дустанә эндәшүе Шакирнең сүнгән өмет чаткыларына җылы сулыш өргәндәй булды.
– Без сине менә ни өчен чакырдык. Бу кешене берәр вакыт күргәнең бармы? – дип, алдына бер карточка шудырды.
Шакир аны саклык белән генә кулына алды. Карточкадан таныш, шул ук вакытта чирканчык йөз төбәлгән иде. Аның сискәнеп куюын тикшерүче дә күреп алды.
– Таныш, димәк.
– Бу безнең күрше авылныкы. Имаев Габбас.
– Аның турында бар белгәннәреңне сөйлә. Бәлки сугыш вакытында берәр ничек күргәнең булгандыр?..
Шакирны корт чактымыни! Әйе, күрде ул аны. Һәм әле кайда диген! Чиркангыч хәтирәләрне күңелендә яңартудан ни кадәр генә качарга теләмәсен, барысы да бүгенгедәй күз алдында.
I I I
Әсирлек михнәтләре... Польшадагы Майданнек концлагеры... Крематорийның озын торбасыннан күк гөмбәзенә каракучкыл төтен күтәрелә. Учакларында әнә шулай кеше яндыралар, тереләй дә ягалар. Янына якынрак килүгә, борынга кеше янган ис тула. Укшыта, ачлыктан кабыргаларга ябышкан эчләр суырыла. Баштарак костыра иде, акрынлап ияләнде бугай. Нинди генә вәхшилекләргә күнекми икән адәм баласы!
Нинди гонаһлары өчен генә монда эләккән икән соң ул?! Янына снаряд төшеп ярылганнан соң туфрак күмеп киткәч, чолганышта калган роталарыннан исән калган иптәшләре казып алмаган булса, бу михнәтләрне, әсирлек гаҗизлеген татыр идеме?! Тереләй күмелсә дә, югалган һәм – вәссаләм! Әти-әнисенең өметләрен ахыргача сүндереп бетермичә, хәбәрсез югалган дигән, кара мөһерле хат килгән булыр иде. Үзе дә тәмугъның ачысын татымас, җелекләре сөякләренә ябышып, ачтан үләр дәрәҗәгә җитмәс иде.
Әнә шундый, язмышын каргаган, якты дөньядан ваз кичкән көннәрдә очратты ул авылдашы Рәхимулланы.
Буыннарында көчләре булганнарны куалап каядыр эшкә алып китәләр иде. Хәлсезләр, урыннарыннан тора алмаганнар баракта кала. Башкалар китүгә, ишектән солдатлар килеп керә. Урыннарында ятканнарны сөйрәп торгызалар да, каядыр алып чыгып китәләр. Шул китүдән барысы да юк була. Һәркем белә – крематорийга! Якын дустың булса да, ярдәм итә алмыйсың. Күз карашыңны гына күрсәләр дә, гәүдәңне автомат пулялары тишкәли.
Лагерьга күчереп ябылган беренче көннәрендә ул да эшкә чыга алмады. Кичтән күршесе, сәкедә ятып торма дип, кисәтеп куйган иде аны. Әллә шуңа, әллә әҗәле җитмәгән булгангамы, башкалар эшкә киткәч, торды да су мичкәсе янына юнәлде. Чүмечкә су тутырып алып авызына якын китергән иде, ишекләрне тибеп ачып баракка солдатлар килеп керде. Ятып торган бар әсирне сөйрәп төшереп, типкәләп чыгара башладылар. Тораташтай басып калды ул. Солдатларның берсе аның янына килеп: «Гут, гут!» – дип, иңнәренә суккалап алды.
Бәгыре каткан иде аның бу минутларда. Нимец солдатлары чыгып китеп озак үткәндерме, хәтерләми. Чүмечендәге суын эчәргә оытып, тышка юнәлде. Бөтен җаны-тәне тынчу барак эченнән тышка тартыла иде. Әйтерсең, ниндидер кыршау бугазыннан кысып алган.
Баракка ничек чыгып җиткән, ничек йөзтүбән капланган, хәтерләми. Исенә килеп күтәрелгәндә янында тагын кемдер ята иде.
– Әй, иптәш, нәрсә булды? – дип, хәлсезләнгән куллары белән кабыргаларына орынды ул аның. Әсир акрын гына кулларына күтәрелеп, аның ягына борылды. Йә, Хода! Авылдашы – ун елдан артык Сабан туе батыры булып калган Рәхмимулла түгелме соң бу?..
– Шакир?!
– Мин, Рәхимулла абый, мин бу! Ми-ин!
– Тезләренә торып утырган ике әсир, бөтен дөньяларын онытып, кочакларына атылдылар. Бу мизгелдә, әйтерсең, дөньяда алар икесе генә иде. Шулай кочаклашып, елашып озак тордылар. Берсе дә тел әйләндереп сүз әйтерлек, үлем кочагында очрашуларының сөенечен аңларлык хәлдә түгел иде. Немец овчаркасы өрә-өрә яннарына килеп җиткәч кенә, исләренә килеп, сикерешеп тордылар. Аннары, сакланып кына Шакирлар барагына юнәлделәр.
Рәхимулла алардан барак аша гына икән. Очрашкаларга, сөйләшкәләргә җиңелрәк булыр, дип уйлады икесе дә. Күпме генә сөйләшсәләр дә сүзләре бетәрлек түгел иде. Авылдашларын, таныш-белешләрен искә алдылар. Хәтирәләр елга булып ташыды. Җәһәннәм кочагында тимердәй холыклы ир-егетләрнең дә күңелләре нечкәрә икән. Сөйләшәсе сөйләшенгән кебек иде инде. Шулвакыт күңелендәге бер авыр хәбәрне искә алырга теләгәндәй:
– Беләсеңме, монда күрше авылның Әхмәт бай малае Габбас полицай булып йөри бит, – дип куйды Рәхимулла. Аннан, менә шундый хәлләр, туган, дигәндәй, Шакирга карап торды да, сүзен дәвам итте. – Үзе немецларга хезмәт итә, үзе мине таныгач, ике-өч тапкыр буханкасы белән ипи күтәреп килде инде. Мине үзләре ягына авыштырырга җыена, дияр идең, ул турыда теш тә агартканы юк. Керә дә, сәке почмагына аркасын терәп, «Кара урман»ны суза. Аңламыйм, һич тә аңламыйм!
Әхмәт байларны, аның малае Габбасны төшендә кебек кенә хәтерли Шакир. Алар кебекләр сөрелгәндә аңа җиде-сигез яшь кенә иде шул. Әхмәт байның үзен дә авылларындагы базарга килгәндә генә күреп калганы булды. Кем белә, хәзер инде Габбасны танымый торгандыр.
Сөйләшеп күпме вакыт узганын сизми дә калганнар. Ул арада эшкә киткән әсирләр дә кайтып җитте. Рәхимулла, теләр-теләмәс кенә күтәрелеп, үз баракларына юнәлде.
Икенче көнне бер төркем немец солдатлары гадәттәгедән иртәрәк килеп керде дә, автомат көпшәләре белән төрткәләп, аларны баракларыннан куып чыгара башладылар. Алар төркеменә күрше барактагыларны да куштылар.
Рәхимулланы ерактан күреп алды Шакир. Як-ягына каранып алды да, акрын гына аның янына якынлаша башлады. Солдатлар күреп алса шунда ук атып егачак инде. Тәвәкәлләде. Авылдашы да аны күреп өлгергән иде. Илле-алтмыш адым атлауга очраштылар. Барысын да крематорий ягына куганнары көн кебек ачык иде инде. Димәк, яңа әсирләргә урын әзерлиләр. Кулларын кулга тотышып сүзсез генә атладылар.
Рәхимулланың кулы кисәктән тартышып куйды.
– Әнә, Габбас, – дип, үзләреннән утыз-кырык адым гына алдан барган бер полицайга күрсәтте ул. Шакирга аның җилкәсенең өске өлеше, саргылт чәчләре генә күренә иде.
– Эндәш, ичмасам, күреп калсын безне үлемгә алып барганнарын. Исән калса, туганнарга булса да хәбәр юллый алыр, – дип, авылдашының җиңеннән тартты ул.
Рәхимулланың күзендә өмет чаткылары уйнап алды.
– Габбас, Габбас! Без монда, таныйсыңмы? – дип кычкырды ул.
Тегесе кисәк кенә борылып карады. Бер мәл туктап торды да, алданрак атлаучы офицер артыннан йөгерде. Куып җитеп, үрә катты да, алар ягына күрсәтеп, нәрсәдер сөйләргә кереште. Офицер Рәхимулла белән Шакир ягына борылып:
–А-а... Гут-гут! – дип, авызын колагына кадәр ерып көлде дә, янындагы солдатка борылып нидер әйтте.
Ике солдат, җәһәт кенә килеп, аларны төркемнән аерып алдылар һәм ниндидер барак ишеге төбенә китереп куйдылар. Немец төгәллеге! Һәр адымда үзен әнә шулай күрсәтә ул биредә.
Икесе дә Габбас калган якка борылып карадылар. Ул да канәгать елмаеп аларга төбәлгән иде. Солдатларның автоматларын җилкәләренә салып китеп баруын күргәч, кулын болгап үз юлына юнәлде.
Әнә шулай, көтмәгәндә-уйламаганда үлем тырнагыннан котылып калдылар алар. Кем коткарганын сөйләсәләр, кеше ышанмаслык хәл! Илен саткан кеше, кулак малае Габбас алып калды бит аларны! Дөнья диген, көтмәгәндә-уйламаганда язмыш нинди генә сәер хәлләр әзерләми кешегә! Аларны әсирлектән коткаручы да шул ук полицай Габбас булды, ләбаса.
Әлеге вакыйгадан соң икесе дә бер баракка туры килделәр. Бер көнне аларны, Рәхимулла белән Шакирны һәм ике дистә әсирне, концлагерьдан еракка урнашкан хуторга эшкә алып бардылар. Сакчылар арасында Габбас та бар иде. Килеп эшли генә башлаганнар иде, Габбас алар янына килеп басты.
–Күрәсезме, ун метрда ерганак? Ул урманга кадәр сузылган. Бераз эшләгән булыгыз да, качарга тырышыгыз, –дип сүзен башлады ул. Аннан берәрсе карап тормыймы икән дигәндәй, як-ягына каранып алды да сүзен дәвам итте. – Иртәнге як булганга сезне берәү дә сизмәс. Кич җиткәндә инде ерак булырсыз. Ә менә болар сезгә кирәк булачак.
Ул акрын гына чалбар кесәсеннән наган белән граната алып, алар казый башлаган җирнең чокырлырак башына куйды. Аннан тураеп басты да, башкаларда шик уятмас өчен:
–Тизрәк, тизрәк эшләгез! – дип җикереп китеп барды. Габбас калдырган кораллар яшен тизлеге белән аларның куеннарына чумды.
Әнә шулай котылдылар алар әсирлектән. Аннан – партизан отряды...
Ихтыярсыз аккан күз яшьләренә буыла-буыла әнә шуларны сөйләде Шакир. Тикшерүче аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап, барысын да язып барган, күрәсең. Ул сөйләп бетергәч, кәгазен:
–Укып чык та кулыңны куй, – дип аның алдына этәрде.
Аннан торып ян яктагы стена ягына юнәлде. Андагы кечкенәрәк кенә ишекне ачып:
–Чыгыгыз! – дип боерды.
Шунда гына күрде Шакир бүлмәдә тагын бер ишек барлыгын. Аннан Рәхимулла килеп чыкты. Әнә кайда утырып торган икән ул. Сөйләшеп сүз берләшә күрмәсеннәр, дип уйлаганнардыр инде.
–Ә хәзер икегез дә авылыгызга кайта аласыз. Кисәтеп куям, берәү дә сезнең монда булганны, нәрсә сөйләгәнегезне белергә тиеш түгел. Берәрсе шикләнеп сораштыра башласа, үзегез нәрсә дә булса уйлап табарсыз, – дип, тикшерүчә икесен дә ишеккә кадәр озатып куйды.
Мылтыклы егет һаман да ишек төбендә басып тора иде әле. Честь биреп, елмаеп озатып калды ул аларны.
Авылларына кичке якта кайтып җиттеләр. Милициягә алып китүләрен Мәхмүт агаларыннан башка бер кем дә белмәгәнлектән, барысы да тиз онытылды. Ул да, яраларына тоз сибәргә теләмәгәнлектән, сораштырып, кызыксынып йөрмәде.

Җаннарын өшеткән әлеге вакыйгадан соң күп еллар узды, шактый сулар акты. Сабан туе көн иде. Кич мәйданнан кайтып, ишек алларында вак-төякне эшләп йөргәндә Шакирларның капкасыннан өлкән яшьләрдәге таныш түгел бер ир килеп керде. Салмак кына адымнар белән килеп, аның алдына чүгәләде дә, бөтен гәүдәсе белән җиргә капланды. Кисәктән генә булган бу хәлдән аптырап калды ул. Ни ачуланырга, ни әлеге ирне күтәреп торгызырга белмәде.
– Лагерьдан исән-сау кайтсам, алдыңа тезләнеп рәхмәтләр әйтермен, дигән идем. Рәхмәт, рәхмәт сезгә, туганкай! Үлемнән йолып калдыгыз! Бу дөньяда ризыгым бетмәгәнгә бары сезгә генә рәхмәт укыйм, – дип, Шакирның аякларын кочаклап алды.
Ир кеше сулкылдап, сабый балалардай күз яшьләренә буылып, елый иде. Шакирның да башы әйләнеп киткәндәй булды. Ни аякларын кымшата, ни телен әйләндереп бер сүз әйтә алмый. Калтыранган куллары белән әкрен генә әлеге ирне җирдән күтәреп торгызды ул. Таныш йөз чалымнары. Кайда күргәне бар иде соң әле аның бу кешене? Йә, Ходаем!
– Габбас. Әхмәт бай малае Габбас абый?! Синме соң бу?!
– Мин бу, мин! Габбас абыең мин, энекәш. Менә, акланып авылган кайтып төштем дә, икенче көнне үк Рәхимулла белән икегезгә рәхмәт әйтергә дип килдем. Теге вакытта бит, качып кына авылга сугылган идем, кемдер саткан. Кулга алдылар. Шуннан сезне дә чакырттылар. Сезнең сөйләгәннәр генә коткарды мине. Алайса, маңгайга ядрә иде минем. Болай ун ел бирделәр дә, Себергә озаттылар. Ничекләр генә рәхмәт әйтим икән икегезгә? Йөрәктәгене нинди сүзләр белән генә аңлатыйм икән?!
–Кирәкми, Габбас абый! Теге вакытта син дә безне үлемнән алып калмаган булсаң, пленнан качырмаган булсаң, бүген инде бу якты дөньяны өчебез дә күрә алмас идек, – дип кенә әйтә алды ул.
Әнә шул турыда уйла син, шул турыда уйлыйк, дип өстисе килде. Дөрестән дә, күрмичә, белмичә кайчакны үзең утырган ботакны да кисәргә мөмкин бит!
You have read 1 text from Tatar literature.