Latin

Тоз Тәме

Total number of words is 655
Total number of unique words is 432
53.4 of words are in the 2000 most common words
65.7 of words are in the 5000 most common words
72.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Кемнең хәтере ничектер, Ходай белсен. Минем әле ул вакытта кечкенә чагым иде. Сарманның Дүсем авылы халкы беләдер, ялганнарга бирмәсләр. Дөньядагы иң яхшы кешеләр бары шунда гына яши икәнлеген төнлә уятып сорасалар да әйтә алам.
Әйе, кечкенә чагым иде. Билдә — каеш, ул өч-дүрт мәртәбә уратып бәйләнгән, култык төбенә кадәр күтәрелеп тора. Иртән, әткәй эшкә киткәндә, мин капка төбендә утырып калам: яңа йорт салырга дип кайтарып аударылган бүрәнләр өстендә.
Әткәй — балта остасы. Имеш, бу бүрәнәләр ята-ята ныгыйлар һәм сөяк кебек хәлгә киләчәкләр: усак, юкә, каен. Балта да кермәячәк. Димәк ки, безнең яңа йорт таштан да катырак булачак, чуен кебек инде, дигәнем!
Бераздан Сәлам абзый югары оч ягыннан килеп җитә. Җәяүле кеше булса да, бик “худлы” йөри, җәһәт атлаучан.
Исәнләшәбез. Беренче генә тапкыр түгел. Һаман шулай кул бирешеп. Мин әле чалбарымны да күтәреп куям. Имеш, урамны себермәсен.
— Сәлам, яшьти!
Сәлам абзыйның “яшьти” дигәне бу мин инде, бишектән төшкәнемә өченчеме, дүртенчеме ел.
— Шәп әлегә!— дим мин, җавап бирүнең савап икәнлегенә иманым камил хәлдә.
— Төреп тартыйк!— ди Сәлам абзый, минем тәмәке тартмаучы икәнемне белсә дә, гадәт өчен. Алар бит, мине белгән өлкәннәр, барысы да сугыш күргән. Бу тәмәке — окоп әдәбе, имеш.
— Тартыйк!— дим мин дә, гадәтне сәбәп итмичә, сүзенә сүз кушып.
Ул да, мин дә утырабыз. Әмма Сәлам абзый төреп тартырга ашыкмый. Ә минем гадәт яхшы — тамак кырып куям. Имеш, Сәлам абзый, эшегезгә соңга каласыз!
И хәтер, дөньяда иң ышанычлы нәрсә булырга тиешлегеңне хәзер дә беләм. Ул вакытларда бу хакта уйлап та каралмаган. Миңа бик кирәк икәнсең син!
— Күршегез өйдәме?— дип сорый Сәлам абзый, әмма, җавапланып та тормастан, шунда ук сүзен дәвам итә:— Кереп чык әле. Котдидән мәгънә юк, хатыны Нурсинә — аңлы, Ходайдан бер бәндә! Әйт, Сәлам абзый тоз сорады, диген. Бар, энем, бар...
Миңа нәрсә, ни дисәләр, шул. Әткәй әйтә, кеше сүзен тыңлаган бала бәхетле була, ди.
Мин кергәндә Нурсинә апа бәрәңге әрчеп утыра иде. Исәнләштем.
— Ни бар, энем?— ди.
— Сәгыйть абзый тоз сораган иде,— мин әйтәм. Ә үзем: “Нәрсәгә иде икән ул аңа?”— дип уйлап куям.
Нурсинә апа, дөрес аңлавына шикләнепме, кайтарып сорый. Мин кабатлап җавап бирәм. Сүз дәлиленә билемә өч кат уралган чалбар каешын култык астына кадәр күтәреп куям, юкса, билгәчә төшеп җиткән икән.
Өстәлгә тартмачыгы белән тоз һәм чәй калагы китереп куйган Нурсинә апа уйланып тора-тора да, кабат чоланнарына чыгып китә. Мин тозга таба бозау кебек сузылып якынлашам. Әллә алып чыгып кына китәргә инде? Бигрәк озаклады!
Юк, ярамас, караклык була. Ә карак — Ходайның каһәре!
Нурсинә апа чүпрәккә төрелгән нәрсәдер алып керә. Ә мин — беләм. Бу — бер стакан, ә аның эчендә мөгаен “кибет суы” булыр. Аны сугыш күргән абзыйлар гына эчә.
— Менә,— ди Нурсинә апа,— Сәлам абзаңа бир. Суда эретелгән тоз!
— Ярар,— мин әйтәм.— Ә ул шундый тоз сораган идемени?
— Түкмә!— ди Нурсинә апа.— Аның тозы шушы инде!
— Ярар,— дим тагын, әмма белеп торам: мин алып чыгып җиткергәнче, стаканны төргән чүпрәк шыр юеш булып бетәчәк. Әмма хәтәрдән хәтәр: йомышларын җиренә җиткереп үтим.
Сәлам абзый, чүпрәкне сыгып, тамчысына кадәр кабат стаканга тутыра. Аннары соң тозлы “кибет суы”н күтәреп эчеп куя. Шунда ук йөзен чытып:
— Энем, рәхмәт белән инде боларны кертеп бир!— ди.
Һәм мин — аяк өсте. Нурсинә апа:
— Ашыкма, энем, кәнфит бирәм!— дип артымнан кычкырып кала, ә мин чыгып йөгерәм. Сәлам абзыйның китеп барганында аркасын гына күреп калам.
Бераздан Нурсинә апаның малайлары да уянып, бишекләреннән бер-бер артлы тавыш бирәләр. Ә аннары аларны Нурсинә апа минем янга бишек арбада китереп куя. Әлегә аның балаларының аңнары юк, сөйләшә дә белмиләр. Алар белән уен да уйнап булмый, кечкенәләр. Бишектән дә төшмәгәннәр, тәпи дә басмаганнар. Ә үзләре арбада йөри.
Шулай яңа көн башланып китә. Казлар инешкә йөгерәләр, тавык-чебешләр урамга сибелә. Җәйнең ялтыравык кояшы кызганнан-кызып югарырак үрмәли. Ә минем башка уй төшә: тозлы су эчеп карарга!
Өебезгә керәм. Өстәлдәге тоз савытына үреләм. Буем җитми. Урындыкка менәм. Бармагымны юешләп тоз кабам.
— Әче!..
Телем, авызым әрни. Үзе әче булгач, суы әллә нинди хикмәт зәһәрдер инде! “Яшьти” Сәлам абзый аны ничек эчте икән? Сугышчы солдатларга ни дип шушы зәһәр суны бирәләрдер? Үскәч, миңа да аны эчәргә туры килер микәнни? Йа Ходаем, бар икән күрәселәр!
03.09.01.
You have read 1 text from Tatar literature.