Latin

Төхфәи Мәрдан

Total number of words is 1617
Total number of unique words is 871
29.1 of words are in the 2000 most common words
39.2 of words are in the 5000 most common words
43.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

Күңел белән сөйләшү

Бер көн ултырып үз катымда нахуш[2]

Эчеп гамь бадәсен нуша-нуш[3].

Күңлем уты янмак илә изтыйраб[4],

Кыйлды мән бичараны әсри[5] хәраб.

"Нәчә үртәрсән, – дидем, – сән, и күңел,

Куй мәне үз халемә, мәндин түңел"[6].

Диде күңлем: "Куймазам та мин сәне,

Сәна иркен яратыбдыр хак мәне".

Торып утадин[7] нәсыйхәт кыйлырам,

Гакыйль ир, тыңла, нәсыйхәт кыйлырам:

Ярмөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле, –

Бу фәләк багстанының былбылы[8].

Зәхмәт тәкый нәчә кыйтга сүзләсәң[9],

Ирм(е) улырсән сән гарзы-хален гизләсәң[[1]0]?

Нәчәләр сүзләп җиһандин кәчтеләр,

Сүзләмәкдин парча дөрләр[11] сачтеләр.

Нәчәләр сүзләмәен сүз гөлене кистеләр,

Сүзләгәнне күрә белмәй, тән тишеп кан эчтеләр.

Гакыйль ирсәң, куй җиһанда сүз дигяр[12],

Укыганнар дога кыйлгай рузгяр[13].

Дидем: "И күңлем, иҗазәт[14] бир мәңа,

Мән тәкый гарзым итәем (һәм) сәңа:[15]

Мән ирермән бу шәһәрдә бер фәкыйрь,

Ил күзендә гаҗиз вә хур, вә хәкыйрь[16]...

...Бер гаҗиб бу кем шәһәр эче тулуг:

Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг.

Куй мәне, үз халем илә булаен[17],-

Мөддәгыйлар сүзедин кортылаен"[18].

Диде: "И ахмак, нәсыйхәт кыйл кабул,

Бу табигать хакына кыйлма фозул[19].

Сүзләгел сән берничә шәкәр сачеп,

Бу табигать милкенең агзын ачып.

Бу эшидә йөрәкеңни даглагыл,

Мәрданәләр дик[20] билеңне баглагыл"...


Үз хале турында

Җан кошыга мескин адәмдер кафәс[21],

Гакълыңа килгел, фәкыйрь, сән бер нәфәс[22].

Ятма, торгыл, үтте, күргел кафилә[23],

Бирмәгәйләр хисса һәргиз гафилә[24].

Нәфсең атыны сыйлама сән, и йар,

Ул (сәне) екмасын менәрдә, зинһар...

...Зәррәчә[25] олуг күрсәң сән үзең,

Кәззаб[26] сән, җөмлә ялгандыр сүзең[27]...

...Басмагыл юлыга рәһбәрсез кадәм[28],

Башсыз юлы, үзе булгай көл-гадәм[29].

Рәхмәтең дәрьясыдин биргел өлеш,

Тугры юлга биргел (имди) хуш йөреш...


Үгет-нәсыйхәт

Мәнмәнлек кыйлып, мәнмәнлек сатмаңыз,

Онга-кибәк, серкәгә су катмаңыз...

...Һәр кешегә изге кыйлгыл, дийанәт[30],

Сәңа кыйлмасын ул һәргиз хыянәт.

Яманлык кыйлгучыга кыйлма яман,

Яхшылык кыйл, гәр бул(дыр)саң, һәр заман.

Кеше сәндин күңел өзсә, сән өзмәгел,

Яхшылык салып, яманлык тезмәгел...

...Йийдер үтмәк кешегә, и никү зат[31],

Бакый[32] калыр бу җиһанда яхшы ат.

Бакма күз ул сарига – бакмак кәрәкмәс,

Булмачы сүзгә колак тотмак кәрәкмәс[33].

Тел вә күңлең игри[34] кыйлма кешегә,

Йөзең бер кыйл кәрәк иркәк, тешигә...[35]

...Гыйззәт илә хурлык[ны] күрмәгәй сән,

Сөфрә[36] башындин кешене сөрмәгәй сән.

Хөрмәт иткел үзеңдин яшь, олугны,

Гыйззәт иткел кечек берлә олугны.

Олугны олугдыр тиб гыйззәт иткел,

Кечеккә рәхим итеп, хөрмәт иткел.

Катыглык килсә нагяһ[37], сабыр кыйлгыл,

Сабыр тәгамыдин[38] сән ләззәт алгыл.

Әгәр килсә эвеңә мәрди миһман[39],

Тәңре биргән нигъмәтең кыйлгыл арзан.

Тәкәллеф кыйлма[40], (сәна) миһман килсә,

Әвендә булганын килтер, гәр булса.

Яхшылык берлә сән мәрд[41] күңлене ал,

Нәсыйхәт яхшысы будыр, колак сал.

Хода йар булгай сәнең һәр ду галәм[42],

Нәсыйхәт сал колакка ибне адәм[43].

Нәсыйхәт тыңлаган булыр мәрдивар[44],

Нәсыйхәт берлә эш кылмас – булыр хар[45]

Хак бизәр нәсыйхәт тыңламагандин,

Биреп үгет һәр заман алмагандин.

Бел, нәсыйхәт тыңламаганның эши:

Иксүк[46] улмас кәчә-көндез тәшвиши.

Бел, соңыны бакмаен эш иткәннәр[47],-

Наданлыкдин үз башына йиткәннәр.


НУРЫ СОДУР[48]

"Гадел кыйлмак сүзләре..."

Гадел бабыны бу дәм бәян итеп,

Шаһи галәм, гадел сүзен йад итеп[49],

Әйтәем гадел фәзылыны рәван[50]

Тыңлаңыз аны, и пир-ү җәван[51].

Кем җиһанда барча тагъәтдин зийад[52]

Гадел ирер, кыйл бу сүзгә игътикад[53].

Иртә-кәчә һәркем ул кыйлса аны,

Әсигъ итәр54 үзенгә ул кыйлганы.

Үзгәләргә тикмәс[55] андин һич өлеш,

Нәчә кем кыйлса гыйбадәт ул үкеш[56].

Гадел кыйлса падишаһ бер дәм[57], ишет,

Ил-улус гадел берлә тапса мәшият[58],

Барчага тикәр[59] өлеш андин тәмам,

Кыйлыр аның илә рәхәт хасс-у гам[60].

Гадел берлә ил камуг булыр әман[61],

Калмаз илдә фетнә вә золым һаман...

...Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак,

Кем гыйбадәт алтмыш елдин озакрак.

Гадел берлә бу җиһан мәгъмур ирер[62],

Гадел берлә уш җиһан пөр[63] нур ирер...

Гадел берлә ил гыймарәт булыр уш,

Барча эшләр табар аның берлә хуш.

Гадел булыр барча эш башы, белең,

Гадел берлә даимән бәс эш кыйлың[64]...

...Көфер берлә мәмләкәт булмас хәраб,

Золым берлә екылыр улус йөдәб.

Көфер вә кяфир нәфсенә кыйлыр зийан,

Золым берлә булыр ил хале яман.


Хәммал[65] хикаяте

...Кем сәха[66] ирер иргә олуг һөнәр,

Ул һөнәр ирер кешегә таҗи сәр[67]...

...Җиһан эчендәге гаибләр камуг[68]

Бер кешедә булса барча, и олуг,

Барча гаибләрне сәхавәт[69] йабар,

Һәркем иксә, даим гыйвазын[70] табар.

Хак зийадә кыйлыр[71] аның малыны,

Ахирәтдә хуш кыйлыр әхвалене.

* * *

Бер хикайәт кыйлаем уш, тыңлаңыз,

Кем сәхи васфыны[72] хуш аңлаңыз.

Ул борынгы рузгярда[73], и йигет,

Бер хәммал бар ирде, хуш ишет.

Вакты ирде үзенең әсрү[74] фәкыйрь

Һич нәмәрсәсе юк ирде, и әмир.

Кыяга барып, килтерер ирде утын,

Аркасы берлә күтәреп тигмә көн[75].

Сатар ирде ике данкәгә[76] аны,

Ул тәсәддык кыйлыр ирде берене[77].

Янә бер данкәсене үзе алып,

Хәрҗ итә[78] ирде әвенгә[79] барып.

Бер көн утын сатып, үзе нагяһан[80],

Барыр ирде, юлда күрде бер җәван[81]:

Бер кеше аны тотып катыйг орыр,

Ул йигет мескен оялып тик торыр.

Хәммал әйтер аңа: кем бу, ни торыр

Нә сәбәбдин сәне бу кеше орыр?

Ул йигет әйде, кем әйтәем сәңа,

Ике данкә бурычлыг ирермән аңа.

Ишетеп хәммал бу йигет сүзене,

Алды ул бурычлыг кулындин үзене.

Саткан утын бәһасын бирде аңа,

Углы, кызы калды ач барча янә.

Иртәсе хәммал мәгәр тагга барып,

Утын алып килтереп, иркән[82] арып.

Бер кешене күрде кем балык сатар,

Һич кеше алмаз балыкын, гаиб итәр.

Мәсхәрә тотып аны тигмә бере,

"Ул изелмеш балыкың килтер бире"! –

Тию аңа, көлешер ирде камуг

Ул базар эчендәге кечек-олуг.

Ул балыкчы баради ирсә рәван[83],

Килде ул хәммал катына, ул заман.

Әйде: "И утынчы, тыңяагыл сүзем,

Бу балык берлә карарди[84] бу йөзем.

Сатсам аны һич кеше алгусы[85] юк,

Имди мәндин алгыл аны уш сән ук.

Балык алып, биргел сән мәңа утын,

Өйгә барып ашагыл аны бөтен.

Сәндин үзгә һич кеше алмаз аны,

Лотыф итеп, андин хәлас ит[86] мәне".

Кыйлды хәммал аның сүзене кабул,

Утынын биреп, балыкны алды ул.

Ул балыкчы сәвенеп барыр рәван,

Имди, ишеткел хикаят, и җәван.

Килде хәммал әвенгә әсрү[87] арып,

Әйде кем ошбу балык карнын ярып,

Кыйлаем угланларым өчен тәгам.

Күргел имди тәңренең лотфын[88] тәмам:

Ярды ирсә ул балыкның карныни,

Бер данә[89] чыкты, кем булды гани[90]...

...Йөз мең алтын ирде аның кыйммәте,

Ятмыш ирде, купты хәммал дәүләте.

Аз нәмәрсә берлә кыйлды ул сәха,

Хак гыйваз бирде аңа үкеш гата[91].


"Сыйдык[92] сүзләре..."

И җиһан гашыйкларының садыйкы[93],

И заман Садыйкларының гашыйкы!..

Гыйшык берлә сыйдык сүзен тыңлаңыз,

Тәкърир итәем[94] аны – хуш аңлаңыз.

Сыйдык бабын кыйлаем сезгә бәян,

Ул бәян берлә аны күрең гаян[95].

Төрки теленчә сыйдык, мәгънәсен белең-

Күнилүк[96] берлә һәмишә[97] эш кыйлың.

Сыйддикъ, ягъни күни сүзләмәк булыр,

Күни сүзләгән кеше дәүләт булыр.

Каю кеше теләсә дәүләт тәмам,

Күни булсын сүзләре аның мөдам[98].

Күнилек берлә табар дәүләт камуг[99],

Күни сүз берлә булыр кечек-олуг.

Кем олуглык теләсә даим үзе –

Барча берлә хуш, күни булсын сүзе.

Күниләрне барча ил-улус сәвәр[100],

Күни сүзләгә кешене хак үгәр[101].

Адәм углының вөҗүде эчрә[102] бел,

Бер тылсым, бер әлгаҗиб[103] ирер бу тел.

Кем җиһан эчендә, и дин олугы,

Гәнҗ, дәүләт, рәнҗ, михнәт – камугы[104]

Ул тылсым ачкычы берлә эчелер,

Ни ки телдйн чыкты-ул башка килер.

Тел күни булса, күнүлүр әл-азак[105],

Күни булыр барчасы-бу күз, колак.

Игри булса тел – камугы игелер[106],

Ул сәбәбдин абруе[107] түгелер...

...Игри булсаң, сән төзәлмәсдин, и тел,

Барчамыз игри булырмыз, аны бел.

Бәс ни килсә башка, бел, телдйн килер,

Адәмигә нә ки кыйлса, тел кыйлыр.

Кеше ялган сүз белә тапмас нәҗат[108],

Тугры сүз берлә табар даим хәят[109]

...Һәр ки тотты телене – котылды ул,

Телене тотмаган уш тотылды ул...


"Гафу кыйлмак сүзләре..."

Гафу, бостанының[110] и тазә[111] гөле,

Каршыңызда сайрап уш тел былбылы,

Гафу бабын[112] имди хуш раушан итәр[113],

Сүзләре күңелләрне гөлшан[114] итәр.

Гафу кыйлмак берлә булыр ир газиз,

Гафу кыйл барчадин, и гакълы тәмиз[115].

...Гафу кыйлмак тәңре бойрыкы ирер,

Бойрыкын тотканга ул җәннәт бирер...


_____________________

[1] Төхфәи мәрдан – егетләр бүләге.

[2] Нахуш (нәхуш) – күңелсез.

[3] "Эчеп кайгы эчемлеген бер-бер артлы".

[4] Изтыйраб – борчылу.

[5] Әсри – күп.

[6] Түңел (түн) – баш тарт; кире кит.

[7] Утадин – дәвадин.

[8] "Бу язмыш бакчасының былбылы".

[9] "Кыен булырмы тагын берничә өзек сөйләсәң".

[10] "Ир булырсыңмы үтенеч – хәлеңне яшерсәң".

[11] Дөрләр – энҗеләр.

[12] Дигяр – янә; тагын да.

[13] Рузгяр – (бер) вакыт.

[14] Иҗазәт – рөхсәт.

[15] "Мин дә үтенечемне (хәлемне) әйтәм сиңа".

[16] Хәкыйрь – кимсетелгән.

[17] Булаен (булаем) – буламын.

[18] "Дәгъвачылар (гайбәтчеләр) сүзеннән котылаем".

[19] Кыйлма фозул – өстенлек кыйлма; (үз-үзеңне) өстен куйма.

[20] Мәрданәләр дик – егетләр (ир-атлар) кебек.

[21] Кафәс – читлек.

[22] Нәфәс – мизгел; сулыш.

[23] Кафилә – кәрван.

[24] "Бирмәсләр өлеш һич тә гамьсезләргә".

[25] Зәррәчә – бик вак кисәкләр санынча.

[26] Кәззаб – бик ялганчы (алдакчы).

[27] "...барлык сүзең ялгандыр".

[28] "Юлга җитәкчесез аяк басма".

[29] "...үзе бөтенләй юкка чыгар".

[30] Дийанәт – динле (кеше).

[31] "Кешегә икмәк ашат, и изге зат".

[32] Бакый – мәңге.

[33] "Карарга ярамаган якка күзеңне бакма, Буш сүзгә колагыңны тотма".

[34] Игри – ялган; икейөзле.

[35] "Ир-атка һәм хатын-кызга бер төрле бак".

[36] Сөфрә – табын.

[37] Нагяһ – кинәт; берчак.

[38] Тәгамыдин – азыгыннан.

[39] "Әгәр дә өеңә кунак килсә".

[40] Тәкәллеф кыйлма – боргаланып торма, кыланып торма.

[41] Мәрд – кеше; ир-ат.

[42] Ду галәм – ике дөнья.

[43] Ибне адәм – адәм угылы.

[44] Мәрдивар – гайрәт иясе; чын кеше.

[45] Булыр хар – түбән булыр.

[46] Иксүк – ким; аз.

[47] "Бел, соңына карамыйча эш иткәннәр".

[48] Нуры содур – күңелләр (күкрәкләр) нуры.

[49] "Гаделлек бүлеген хәзер җиткереп, Галәм шаһы, гаделлек сүзен искә төшереп".

[50] "Әйтим гаделлекнең өстенлеген биредә (кыскача)".

[51] Пир-ү җәван – карт һәм яшьләр.

[52] Тагъәтдин зийад – барлык тиешле гамәлләрдән артык.

[53] Игътикад – ышану.

[54] Әсигъ итәр – файда итәр.

[55] Үзгәләргә тикмәс – башкаларга тимәс (җитмәс).

[56] Үкеш – күп.

[57] Бер дәм – бер мизгел.

[58] "Ил – мәмләкәт гаделлек белән тапса ирек".

[59] Тикәр (тияр) – җитәр.

[60] Хасс-у гам – барлык халык.

[61] "Гаделлек белән бөтен ил булыр – имин".

[62] Мәгъмур ирер – төзек булыр.

[63] Пөр – тулы.

[64] "Гаделлек белән һәрчак җитәрлек эш кыйл".

[65] Хәммал – йөкче, йөк ташучы.

[66] Сәха – юмартлык.

[67] Таҗи сәр – баштагы таҗ.

[68] Камуг – һәммәсе, барысы.

[69] Сәхавәт(сәха) – юмартлык.

[70] Гыйваз – бүләк; уңыш; нәтиҗә.

[71] Зийадә кыйлыр – күп итәр.

[72] Сәхи васфыны – юмартның (юмарт кешенең) сыйфатларын.

[73] Рузгярда – көннәрдә, заманда.

[74] Әсрү – бик.

[75] Тигмә көн – һәр көн.

[76] Данкә – тәңкә.

[77] “Ул хәергә (садакага) бирер иде берен”.

[78] Хәрҗ итә – тота, чыгымга тота.

[79] Эвенгә – өенә.

[80] Нагяһан – көтмәгәндә; берчак.

[81] Җәван – яшь егет.

[82] Иркән – бик.

[83] "Ул балыкчы бара иде үз көенә".

[84] Карарди – каралды.

[85] Алгусы – алучы.

[86] Хәлас ит – коткар.

[87] Әсрү – бик; нык.

[88] Лотфын – яхшылыгын, игелеген.

[89] Бер данә – бер кисәк энҗе.

[90] Гани – бай.

[91] "Ходай тәгалә кайтарды аңа күп бүләк".

[92] Сыйдык – дөреслек, чынлык.

[93] Садыйкы – (тугрылыклы) дусты.

[94] Тәкърир итәем – аңлатып бирәмен.

[95] Гаян – ачык.

[96] Күнилүк – дөреслек.

[97] Һәмишә – һәрчак.

[98] Мөдам – һәрчак; дәвамлы рәвештә.

[99] Камуг – барча, һәммә.

[100] Сәвәр – сөяр.

[101] Үгәр – яратыр.

[102] Вөҗүде эчрә – яшәешендә.

[103] Әлгаҗиб – гаҗәеп.

[104] "Хәзинә, дәүләт, рәнеҗ, михнәт – һәммәсе".

[105] "Тел дөрес булса, дөрестер кул-аяк".

[106] "Ялган булса тел – һәммәсе ялгышыр".

[107] Абруе – йөз суы, дәрәҗәсе.

[108] Нәҗат – котылу.

[109] Хәят – тереклек, яшәеш.

[110] Бостан – бакча.

[111] Тазә – яшь.

[112] Бабын – бүлеген.

[113] Раушан итәр – нурлы итәр.

[114] Гөлшан – күңелле, куанычлы; гөл бакчасы (кебек).

[115] Тәмиз – пакь; җитеш.

You have read 1 text from Tatar literature.