Latin

Тирбәнчек Боз

Total number of words is 320
Total number of unique words is 226
50.8 of words are in the 2000 most common words
68.8 of words are in the 5000 most common words
74.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Үз җае белән килеп җиткән көз агачларның яфракларын койдырып бетерде. Табигать тонык һәм күңелсез булып калды. Көне-төне эш белән мәшгуль булып, кышкы ялга әзерләнгән авыллар да тынычланып һәм кечерәеп калганнар кебек иде. Шау-шулы вакытлар үтеп китте шул.
Элек бакчага Ләйсән әтисенә, йә әнисенә ияреп килә иде. Быел ул да зур үсте, аңа биш яшь булды. Хәзер авылның урамнарында адашмыйча йөри ала.
Кичә кичен озаклап яңгыр яуган иде. Иртәнгә туңдырган, хәтта уйсулык өсләрен дә боз элпәсе каплаган. Кетер-кетер ватылалар.
Ләйсән боз өстенә кереп басты. Ә алар ватылып китте. Ул тагын да эчкәрәк барды. Аңа ияреп килгән күрше абыйларның эте Сарбай шыңшып куйды. Колакларын үрә торгызды. “Чык тизрәк!”— дигәне идеме?
— Юк, чыкмыйм,— дип киреләнде Ләйсән, боз өстеннән нәкъ уртага басып, сикергәләп тә алды: — Тирбәлә!..
Сарбай тагын да шыңшыды. Ләң-ләң килеп өргәләп маташты. “Чык,— имеш,— чумасың хәзер!”
— Юк,— диде Ләйсән,— әйдә, син дә кер, монда тирбәтә!
Сарбай тагын да өрде, алгы тәпиләрен Ләйсәнгә сузды, шыңшыды. Гүяки: “Чык тизрәк! Бакчага соңга каласың!”— дип әнисе тавышы белән әйтә иде.
— Юк!— дип аяк типте Ләйсән.— Кит моннан! Бар, ияреп йөрмә!
Сарбай үпкәләп артка чигенде. Боз шунда чатнап китте һәм Ләйсән суга тезтүбән чумды. Итекләренә көзге салкын пычрак су тулды. Мыскылланып Ләйсән елап җибәрде. Узып баручы абзыйның каршына чыгып, Сарбай ярдәмгә чакырып өрде.
— Ни булды, сеңлем?
Ләйсәнне абзый кулларына күтәреп алды һәм:
— Елама, сеңлем, елама,— диде, юаткандай итте.— Хәзер өегезгә алып кайтырмын, салкын тимәсен!
Ләйсәннең әнисе, борчылып:
— Ни булды? Ай балакаем!— дип каршы алды. Чыгып баручы абзыйны рәхмәтләре белән озата калды. Идән уртасында басып торган Ләйсән тагын мыскылланып елап җибәрде.
— И кызым, ни булды? Елама, хәзер, чишенеп, яңадан киенербез, бакчага бергә барырбыз, суга аякларыбызны да басмабыз!— дип, аны сөеп-яратып, яңа матур киемнәргә киендерде.
Бакчага барышлый, юлларында су җыелып торган күлләвекләр аларга бик күп очрады. Көзге көн дә җылынып киткәндәй иде. Боз элпәләре дә эрегәннәр инде.
Ләйсән күршеләренең Сарбаен очратмавын уйлап алды. “Аңа рәхмәт әйтергә кирәк булгандыр инде!”— дип әнисенә әйткән иде, ишетмәде, ахрысы. Ашыктырды да ашыктырды.
06.04.2000.
You have read 1 text from Tatar literature.