Latin

Тел Ачкычы

Total number of words is 353
Total number of unique words is 223
63.2 of words are in the 2000 most common words
72.8 of words are in the 5000 most common words
76.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(әкият)
Борын-борын заманнарда булган хәл, ди, бу. Шулай итеп, элек-элек заманнарда яшәгән, ди, бер кыз. Ул кирәксә дә, кирәкмәсә дә гел сөйләп, тыкылдап йөрергә яраткан, ди. Сөйләми ни: ул заманда кешеләр кебек үк хайваннар да, чәчәкләр дә, үсемлекләр дә, агачлар да үзара аңлашып, аралашып яшәгәннәр. Кыскасы, кеше табигатьне, табигать кешене аңлап, матур гына гөмер иткәннәр, ди.
Ләкин бу бәхетле тормыш озакка бармаган. Әллә кайдан, ерактан бер убырлы карчык пәйдә булган. Ул кешеләр белән табигатьнең шулай аралашып, сөйләшеп яшәүләренә бик көнләшкән, ди. Көнләшми ни, ул бит сөйләшү түгел, бер аваз да чыгара алмаган икән. Шулай итеп, бу тел ачкычын эзли башлаган, ди. Ләкин кешеләр үзләренең тел ачкычларын бик ерак яшергән булганнар. Аны беркем дә таба алмаган. Ә менә табигатьнең тел ачкычының кайда сакланганлыгын теге кыз белгән, ди. Үзенең бер туктамый сөйләп торучы телен тыя алмаганлыктан, тел ачкычының кайда яшерелгәнлеген убырлы карчыкка сөйләп биргән, ди. Убырлы карчык тел ачкычын эзләп табып, үзенең телен ачкан, табигатьнең телен бикләп куйган. Шул көннән башлап табигать кешеләр белән аралашып яшәүдән туктаган икән. Алар бары тик кешеләргә аңлашылмый торган телдә генә сөйләшкәннәр. Кеше табигатьне, табигать кешеләрне аңламаганлыктан бик күп кайгы-хәсрәтләр, бәла-казалар килеп чыгып торган.
Кыз үзенең төзәтәлмәслек, бик зур хата җибәргәнлеген аңлап алган, ләкин инде соң булган. Ул үзен бу дөньяда, кешеләр арасында яшәргә тиеш түгел диеп санаган. Ул табигать кочагында үсеп утыручы бер чәчәк буласы килгән. Ләкин чәчәкләр аны үз араларына алмаганнар. "Безнең үзара гына белә торган телне өйрәнер", - дип куркканнар. Аның кошлар янына очасы килгән, ләкин кошлар да үз яннарына сыендырырга теләмәгәннәр. Соңгы чиктә нинди дә булса хайван булырга да риза булган, юк шул хайваннар да сер тотмас кызны үз араларына алырга кыюлыклары җитмәгән. Мескен кыз нишләргә дә белмичә күл буена килгән һәм үксеп-үксеп еларга тотынган. Шул вакыт күлдәге бер балык аның елаганын ишеткән. Кызның ни сәбәпле елавын белешкәч, уйлап-уйлап торган да болай дигән: "Әй, кеше, елама, барысына да үзең гаепле. Тик шулай да без сине үз яныбызга алабыз. Ләкин без балыклар беркайчан да сөйләшмибез. Әгәр дә шуңа риза булсаң, сикер безнең яныбызга". Кыз уйлап тормаган, ул инде барысына да риза булып, суга сикергән. Һәм шул көннән алып балык булып гөмер иткән. Шулай итеп әкият тә беткән.
You have read 1 text from Tatar literature.