Latin

Татарстан Рәисе

Total number of words is 12543
Total number of unique words is 4844
22.7 of words are in the 2000 most common words
36.4 of words are in the 5000 most common words
45.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
Җәүдәт Юныс
Шәүкәт Кәбиров

Тормышының башында – ярлы бер авыл гаиләсендә туып, 4 яшеннән әнисез, 6 яшеннән әтисез дә калып, ятим үскән бала, ә инде 46 яшеннән алып соңгы көннәренәчә - Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе, СССР Югары Советы депутаты, РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары.
Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтовның тормышында 20 гасырның беренче яртысында халкыбыз үткән юл искиткеч төгәл чагыла: 19 гасыр азагы һәм 20 гасыр башларында авыл халкының хәерчелеге дә; илдәге иҗтимагый тормышның кайный башлавы да; бик күп кешеләрнең бәхет эзләп туган якларын ташлап китүләре һәм туганлык элемтәләрен югалтулары да; кыйналган, изелгән, тормышның барлык михнәтләрен үз җилкәсендә татыган күпчелекнең 1917 елгы кораллы инкыйлабка ышаныч белдерүе, аңа иярүе, аны яклап «гражданнар сугышы» дигән мәгънәсез террорда бер-берсен кыруы да; кичәге хәерче авыл малайларының, шундый катлаулы тормыш тәҗрибәсе туплап, зур-зур җәмәгать эшлеклеләренә, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә, әдипләргә һәм дәүләт җитәкчеләренә әверелүе дә бар анда.

ТУГАН АВЫЛЫ – ЧӘТЕРӘН
Татар халкы өчен дәһшәтле 18 гасыр урталарында Нижгар (Түбән Новгород) якларында туып-үскән Исмәгыйль Чагатай исемле мишәр егете (елъязмалар буенча, А.С. Пушкин үзенең дусты дип санаган П.Я. Чаадаевның туганы), патшаның көчләп чукындыру сәясәтеннән качып, Чулман белән Чирмешән елгалары аралыгында Кече Сөлчәгә Чәтерән инеше кушылган кыргый төбәккә килеп урнаша. Күптән инде Россия империясенең эчке биләмәләре саналса да, бу як халкы әле бөтенләй эчке Рәсәй булып бетә алмаган. Моннан ерак түгел – 1610 елда ук нигез салынган һәм тирә-якларда иң зур чик буе хәрби корылмасы саналган Яңа Чишмә бистәсе. Анда яшәүче «пахотный солдат»ларының күбесе – гап-гади крестьян кешеләре. Алар арасында мөселманнар да күп. Әлбәттә, Исмәгыйль Чагатай биредә бөтенләй ирекле булырмын дип уйламагандыр. Ләкин дини, милли һәм сыйнфый изелү-кысылуның бераз йомшаруына өметләнгән булуы ихтимал.
Әмма, ни кызганыч, карагруһчы миссионерлар аны моннан да эзләп таба. Аларның кырыс таләпләре бер генә, һәм ул заманасы өчен гадәти таләп: чукынасың икән – исән каласың һәм җирле буласың, юк икән – муеныңа аркан. Горур Исмәгыйль, әлбәттә, үз теләге белән ата-бабалары диненә хыянәт итми, хак исламнан баш тартмый, чукынмый. Шуның аркасында аяусыз үтерелә. Чәтерән авылының елъязмасы менә шундый фаҗига белән башлана.
Ләкин Чагатай башлаган авылның нигезе нык булып чыга. Диндар Исмәгыйль якташларыннан тыш, бирегә башка төбәкләрдән чыгып китеп мөсафирлек кылып йөрүче гаиләләр дә килеп урнаша. Аннан соңгы елларда Разин, Пугачев түнтәрешләрендә катнашып, җиңелүгә дучар ителгән, ләкин чукындырылудан һәм патша җәбер-золымыннан котылып калу турындагы өметләрен югалтмаган татарлар хисабына Чәтерән тагын да ишәя
Авыл тарихында 19нчы гасыр азагы да халык өстенә төшкән искиткеч зур бәла-казалары, афәтләре белән, тетрәндергеч вакыйгалары белән уелып калган. Болай да чарасызлыктан интеккән халыкны тәмам кырылып бетү чигенә китереп җиткергән шомлы, дәһшәтле 1898 ел. Кара ел – җәй башында, 385 хуҗалыкны өйсез-йортсыз калдырып, авылны янгын йота. Коры ел – игеннәр уңмый; печән түгел, үлән дә үсә алмый; ачлык башлана. Өй саен кешеләрне бер-икешәрләп чүпләп, көн саен авылдан унарлап кабергә салган ачлык.
Гали Динмөхәммәтовның бала чагы менә шул чорга туры килә. Ул - кырыс холыклы, әмма туры сүзле Афзалетдиннең уртанчы баласы. Бу вакытта алтынчы яшен тутырып килүче Галинең, 11 яшьлек абыйсы Гыйлаҗетдиннең һәм 4 яшьлек сеңелесе Гайнелмаганның да, барлык авылдашлары кебек үк, алабута кәлҗемәсе белән генә тамак ялгап үткәргән көннәре күп була. Чөнки әниләре 1896 елда ук үлеп киткән инде аларның. Шуңа күрә мич төбендә кыздырып имән чикләвеген ризыкка әйләндерүне дә, киптерелгән кычыткан һәм юкә яфрагыннан он әзерләүне дә гадәти тормыш шартлары кебек күреп үсә Гали. Ә инде тагын бер елдан соң, 1899 елны, әтисе Афзалетдин абзый да үлеп киткәч, тормышның ачысы-төчесе тагын да күбрәк эләгә ятимнәргә.
Җиде яшьлек Гали, әзисе (абыйсы) һәм сеңелесе белән бергә, әтиләренең энесе кулында кала. Тиздән әлеге абзасы Галине хәллерәк авылдашына эшкә бирә. Кышкы озын кичләрдә, аягүрә басып, чыра уты яктысында, егелыр дәрәҗәдә ач булуыңны күрсәтмәскә тырыша-тырыша, сәгатьләр буена аркан ишүнең нинди михнәт икәнлеген аны ишкән кеше генә беләдер. Язларын, ат урынына җигелеп, басу тырмалау да, җәйге челлә кояшының аяусыз кыздыруына карамастан урак уру да, печән чабу, аны агач сәнәк белән әйләндерә-әйләндерә, чакрым-чакрым ара узулар да Галинең яшь җилкәсенә шул биш ел эчендә күп эләгә. Ләкин әрсез, үткер була Гали, кыенлыктан чыгу юлларын эзләүгә хирыс була. Үз башына төшкән авырлыкларны тәкъдиренә язылган котылгысыз тормыш юлы дип карамый, һаман эзләнә, уйлана, бәрелә-сугыла, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «тормыш баткагыннан чыгу юлын»а омтыла. Хәлфә булып эшләүче җизнәсенең (әтисенең сеңелесенең ире) белем, уку-язу, мәдрәсә турында сөйләгәннәре шул омтылышларына аваздаш булып чыга - әлеге яшь батраклык чорында ул 3 кыш рәттән, качып, мәдрәсәгә барып урнашырга тырышып карый. Әмма белем алырга насыйп булмый Галигә.

БӘХЕТ ЭЗЛӘП ИЛ ГИЗҮЧЕ
«Бәхет эзләп, - дип искә ала Г. Динмөхәммәтов бу чорны соңрак, 1947 елның мартында, үз кулы белән язган автобиографиясендә, - 13 яшьлек килеш авылдан чыгып киттем». Менә шул чыгып китүеннән соң, кайчандыр мәдрәсәдә уку хыялы белән «җенләнгән»егет тормышның иң катлаулы мәктәп-университет «сыйныфларына» кереп чума. Ярлы баласының тегендә бәрелгән, монда сугылган, кая барса шуннан кагылып, каңгырып йөрмеше башлана. Тормыш сукмагы Уралны да айкаттыра, Себерне дә аркылыга-буйга таптата, ахыр чиктә, океан дулкыныдай биекләргә күтәреп, Мәскәүләрне, Уфаларны, Казаннарны да яулаттыра, әмма бәхет табылмый. Бары тик 30 елдан соң гына, инде Татарстан рәисе дәрәҗәсенә ирешкән Гали Афзалетдин улы туган авылын кайтып күрү бәхетенә ирешә. Бу вакыт аралыгында ниләр генә булмый да илдә, ниләр генә күрми татар башы?!
Авылдагы бер гаилә, ел саен, «сезонлы эшләр» дигән булып, читкә китеп йөреп кайта торган була. 1905 елны Гали дә, шуларга ияреп китеп, бераз эшләп алырга ниятли. Ләкин... барып җиткән беренче шәһәрчектә үк боларның «эш»ләренең нидән гыйбарәт булуын күрә - хәер эстәп йөриләр икән. Әлбәттә, шәһәр түгел, Чәтерәннән башка авыл да күрмәгән яшь егет, үзенең теләнче малай булуына никадәр генә гарьләнсә дә, шунда ук алардан аерыла алмый. Екатеринбургка барып җиткәнче, ягъни 2-3 ай бергә йөреп «тәҗрибә туплаганчы» түзә. Әмма бәхет дигәненең нишләптер койрыгы да күренми.
Екатеринбургта Гали, авылдашларыннан аерылып, Вәлитов дигән бер җиләк-җимеш кибете хуҗасына йомышчы малай булып эшкә керә. Эшнең ниндиеннән дә курыкмый – көчле тәнле; бернидән дә зарланмый – таза җанлы. Кешеләр белән тиз аралашучан егеткә русчаны үзләштерү дә җиңел бирелә. Шуңа күрә, җае чыккан саен гәҗитләр, китаплар укый башлый. Күрәсең, Вәлитов әфәнде йә үзенең дә хәле чамалы булгангадырмы, әллә инде «ашатып торгач, бу авыл хәерчесенә хезмәт хакы түләмәсәң дә була» дип уйлагангамыдыр – Галине, бер тиен дә түләмичә, эштән куа.
Чиләбе – Уралның тимер кочагындагы тагын бер зур шәһәр. Тагын ыгы-зыгылы тормыш, тагын шул күңелсез тормышның җәен бөркү һәм тузанлы, кышын җилекләргә үтә торган салкын йә карлы-буранлы, язын-көзен баштан-аяк пычракка бутый торган көннәре. Кайда эләксә шунда төн кунарга риза, нинди эш килеп чыкса тамак ялгау хакына гына булса да шуны башкарырга әзер булган бичара егет баштан тимер юл станциясенә ремонтчы булып урнаша, аннан соң бер елдан артыкка вагон мастеры хуҗалыгына җыештыручы-кучер булып яллана. Тик һаман юньлерәк тормыш турында хыялын оныта алмаган авыл малае бер җирдә озак тоткарланмый, моннан да китә. Иң кара, авыр эшләрдә татар – моны Гали бөтен җирдә күрә. Бу аеруча Урал шахталарында сизелә. Мүкәләгән хәлдә чанага җигелеп өстерәп, дистәләгән пот ташкүмер тутырылган әрҗәләрне җир авызыннан шахта алдындагы вагонеткага кадәр ташучы татарларның берсе ерак Чәтерән егете Гали Динмөхәммәтов була. Нәкъ шул елларда тәне белән генә түгел, җаны, рухы белән дә беренче чыныгуларны ала ул. Асылы белән авыл баласы булган егетнең сизгер холкы күрә: эшче халкы бердәм булып эшли дә белә, бер-берсенә ярдәм дә итешә. Бердәмлекнең бу галәмәт көчен ул йон эрләү фабрикасында җитештерү калдыклары көрәүче булып эшләгәндә дә һәрдаим сизеп тора. Аннан китеп, Пермь тирәсендәге «Изумруд» алтын приискасына урнашкач, сәгатьләр буе баш күтәрмичә тау токымнары юганда да шул турыда уйлана. Биредә эше дә, бер караганда, авыр түгел аның. «Кал, - диләр аңа, - эшлә. Һөнәрле булырсың, әкренләп тернәкләнеп китәрсең». Ләкин тынгысыз яшь йөрәк бер урында тоткарлана аламы соң?! Җитмәсә, акчасы да аз. Шундый уйлар аны Уралдан Себергә илтеп ташлый.
Чиләбедән соң «бәхет эзләүче» егет язмышының Себер эпопеясы башлана. Беренче тукталыш – Көнбатыш Себернең иң зур үзәге, Омск шәһәре. Ул чакта «Себер башкаласы» саналган бу шәһәрдә йөк төяүче-бушатучы сыйфатындагы өч ел (1909-12 еллар) эчендә үзе кебек хәерчелектән, мескенлектән, чарасыз авыл тормышыннан качып туган якларын, Идел-Чирмешән, Агыйдел-Чулман буйларын ташлап киткән татарларны күп күрәи Гали, күп таныша, күп дуслаша шундыйлар белән. Әмма, һичшиксез, бу тырыш, туры сүзле, гади татар малаеның тагын егерме биш елдан соң Омскига зур түрә, Үзәк Комитет вәкиле булып әйләнеп кайтачагын шул дуслардан кайсысы үз башына китерә алсын икән?!
1912 елда тормыш сукмагы Галине Транссебер магистрале буйлап Иркутскига илтеп җиткерә. Бу тимер юлның Мәскәүдән алып Читага кадәр сузылган биш мең чакрымлык арасындагы күпме станциясе теге яки бу вакыйгасы, очрашулары, кешеләре, күренешләре белән хәтерендә калачак әле аның. Байга эшләп, рәхмәт яисә хөрмәт урынына ләгънәт алуны, гади кешенең чүпкә дә саналмавын, хезмәт хакын штрафлар белән кисеп бетерү «җимешләрен» Иркутскидагы беренче «хуҗасы» булган шәхси сәүдәгәрдә эшләгән бер ел эчендә тагын бер кат «авыз тутырып» татый ул. Мондый гаделсезлектән, тигезсезлектән, хаксызлыктан гаҗиз булган яшь күңел яхшы ук аңлый башлый: байлар кайда да шул, аларның барысын да комсызлык кешелексез итә, гади халык бөтен җирдә бер үк төрле шартларда көн күрә: изелә, сытыла, бөкересен чыгара, тирен түгеп эшли, әмма тернәкләнә алмый, аңа юл кайда да ябык. Һәм байлар белән ярлылар, «хуҗалар» белән коллар арасындагы упкын торганнан-тора тирәнәя бара, тирәнәя... Ярлы егетнең ачуы кабарганнан кабара. Җитмәсә, характер да шактый ныгып килә егетнең, кыерсытуларга, кимсетелүгә каршы торырга өйрәнеп килә. Бер җае чыккач, «хуҗа»сы белән якалашып ала да, тагын эш эзләп китә Гали.
Чита шәһәреннән ерак түгел Байкал арты тимер юлының Черновская разъезды бар. Шул тирәдәге ташкүмер шахтасында бер елга якын эшләү чорында дус-ишләре арасында Гали Динмөхәммәтов үзен генә түгел, башкаларны да яклап сүз әйтә белүче, шактый алдынгы карашлы, Россия эчендәге сәяси хәлләрдән хәбәрдар кеше буларак авторитет казана. Үз максатына ирешә белә, диләр Гали турында яшьтәшләре. Һәм шуңа күрә берзаман, ыжгырып торган ноябрь суыкларыннан курыкмыйча, аңа ияреп ерак юлга чыгарга батырчылык итәләр.
Бодайбо! Менә аларның максаты. Биредәге приисклардан «Лензолото» алтын сәнәгате ширкәте, Англиянең концессияле «ЛенЗоТо» компаниясе сейфларына һәм Романовлар патша йортының шәхси хисабына елына 10 тонна алтын чыгарыла икән! Гали үзенең иптәшләренә моның ише мәгълүматны аз укымый. Ләкин шул ук вакытта алар барысы да узган 1912 елның язында Лена приискларында булган вакыйгалар турында ишетеп беләләр. Андагы шахтерларның, алтын чыгаручыларның үз хокуклары өчен көрәшкә күтәрелүе аларны сокландыра.
Алтын приискларында акчалы шәп эшләр дә табып була икән! «Бәхет эзләп» авылдан чыгып киткән татар егетләре өчен ул чорда шуннан да җылырак, өметлерәк сүзләр булмагандыр шәт! Әлбәттә, шундый өмет-хыяллар Лена-Витим бассейнына, Бодайбо тирәләренә эш эзләп интегеп йөрүче халыкны Иркутски тирәсеннән генә түгел, бөтен Рәсәйдән тартып китергән. Арзан эш кулларыннан замана олигархлары бик оста файдалана белгән: приискларда, шахталарда эшләп, бераз тәҗрибә туплаган, кайбер нәрсәләрне аңлап, ризасызлык һәм канәгатьсезлек белдерә башлаган «сәяси тотрыксыз»лар урынына чират торучылар күп бит! Билгеле ки, әлегә «богавыннан башка байлыгы булмаган» ярлы халык моны аңлый башлаганчы «хуҗалар»ның сукыр тиеннәре хакына эшләргә тиеш булган.
Ямаулы-ертык чикмән кигән, аякларына чабата өстерәгән, аркаларына киндер букчалар аскан тугыз юлчы, 1913 елның әшәке ноябрь азагында, офыкта өмет чаткысы булып ялтыраган әлеге сүзләргә ышанып, Гали исемле ышанычлы егет артыннан җәяүләтеп тайга эченә кереп китә. Артта – Иркутск. Алда – алтын кисәкләре булып төшләргә керүче Лена приисклары. Әмма приискларның үзәгенә - Бодайбо шәһәренә - барып җиткәнче 1772 километр ара узасы бар. Аллага тапшырып кузгалган сәфәрнең ничә көнгә сузылачагын, нинди юллар белән барасын, әлбәттә, Гали үзе дә дусларына әйтә алмый. Баеп ук китеп булмаса да, ичмасам кешечә яши башламабызмы, авылда бер телем икмәккә тилмереп утыручы энекәш-сеңелкәшләргә ярдәм итә алмабызмы – бала чакларын, яшьлек елларын газап-михнәттә үткәргән татар егетләренең бөтен уй-хыяллары шул була. Сәфәрнең беренче яртысын Байкалның көнбатыш яры буйлап баралар. Ә инде Төньяк Байкал поселогыннан чыкканнан соң Витим елгасына кадәр ара кар астында йоклап яткан урманнар эченнән, кечкенә генә Югары Ангара елгасы буеннан уза. Йөзәрләгән чакрымнар буена бер авыл әсәре дә очрамаган, урыны-урыны белән җанвар сукмагыннан башка юл да булмаган чиксез тайганы җәяү (!) иңләү бер ай ярымга сузыла. Ниһаять, арган, йончыган, ябыккан егетләр кырык дүртенче көнне Бодайбога килеп керәләр.
1912 елда гына шәһәр статусына ия булган Бодайбо күптән инде алтын чыгаручы кампанияләрнең резиденциясенә әйләнгән. Ләкин Гали һәм аның иптәшләренең күз алдында ул бер төрмә, зур-зур амбарлар, Витим буендагы пристань, пароход төзәтүче берничә мастерской, алтын приискаларының конторлары һәм күп санлы бараклардан торган пычрак поселок рәвешендә калка. Биредә тормыш бик үзенчәлекле булып чыга. Аеруча, үзәк Россиядән сөргенгә җибәрелеп, приискларда эшләп ята торган «сәяси ышанычсыз» кешеләрнең тормыш рәвеше бөтенләй яңача тәэсир итә егетләргә. Империянең төрле почмакларындагы авыллардан акча эшләргә дип бу якларга агылучы хәерче крестьяннардан тегеләр бөтенләй аерылып тора: эшен дә эшлиләр, ләкин эшләп тапкан акчаларын «рәхәтләнеп» кабакларда һәм притоннарда туздыралар; хөкем ителгән дип уйларлык та түгел – беркемнән дә курыкмыйлар, прииск хуҗалары белән бәхәсләшәләр, талашалар; поселокның бөтен полициясен тәшкил иткән берничә атлы казак та алар өчен әллә бар, әллә юк.
Әйе, Бодайбодан Иркутскига кире кайту юлын Гали киләчәктә солдат булып та, «ак»лар кулына эләккән кызылгвардияче хәлендә дә узачак әле, әмма аларны биредә нәрсә көткәнен хәзергә ул да, иптәшләре дә башларына китерә алмыйлар.
Билгеле, прииск хуҗалары өчен көтелгән кунаклар түгел алар, яңа эшче куллар гына. Мондагы приискларда тау токымнары ташып та, шахталарда таш катламнары ярып та карый Гали, әмма мая туплый алмый. Шуңа эче поша аның, шуңа гарьләнә. Нигә шулай килеп чыга, иң «бай» эштә эшләп тә, нигә һаман хәерчелектән котылып булмый соң? Әнә бит, газетада язылганча, инглиз консультанты Ч. Пирингтон Лена приискларындагы байлыкны дөньяның «алтын умырткасы» саналган Көньяк Африка Трансваале белән чагыштырган! Шуның хәтле байлык җитештергән кешеләр нигә ач та һаман, нигә ялангач? Җитмәсә, Гыйлаҗетдин әзисе авылдагы хәлләрнең тагын да кыенлашуы турында яза. Байтак кына авылдашлар, кайчандыр Гали белән бергә уйнап үскән егетләрнең кайберләре Герман сугышына алынган. Гәрчә, Гыйлаҗетдин, без ничек булса да түзәрбез, энем, үзеңне генә берүк сакла, дип язса да, ул һаман кайчан да булса кайтып туганнарына ярдәм итү турында хыяллана. Тормыштан канәгатьсезлек арта, кешеләрне алдауга, изүгә корылган тәртипләрне тирәнрәк аңлый башлый. Биредә үткәргән өч ел эчендә эшчеләр белән хуҗалар арасында конфликтларны күп күрә Гали, олырак иптәшләрнең, башкаларны каторга шартларында эшләтеп кенә баеп ятучыларга каршы сүз түгел, көч белән, корал белән көрәшергә кирәклеге турында сөйләгән сүзләрен еш ишетә.
Фото. Бодайбода шахтерлар яши торган бараклар.

КОРАЛЛЫ РЕВОЛЮЦИЯ СУГЫШЧЫСЫ
1916 елда 24 яшьлек Гали Динмөхәммәтовның үзенә дә шинель кигезәләр. Бодайбодан Яңа Уян станциясенә кадәр олауда барганда, аннан поезд белән көнбатышка таба такылдаганда белми әле солдат: кая илтеп тыгарлар аны, немецка каршы сугышка ташламаслармы? Красноярскидагы 15нче Себер полкында ике айлык әзерлек үтү вакытында ук кешелекле, нык холыклы рекрут үзенә күрә иптәшлек сынавы үтә. Рота командиры, ниндидер юк кына сәбәп табып, бер гади солдатны аның күз алдында кимсетә башлый. Ләкин офицерның солдатка кизәнгән йодрыгын Гали үзенең тимердәй нык кулы белән эләктереп өлгерә. Ярсулы командир өчен бу – гаять хурлыклы күренеш! Эш зурга китә, чак кына кул сугышына барып җитми. Мондый башбаштаклык, билгеле ки, офицер тарафыннан кичерелми – ул «хәрби дисциплинага буйсынмый торган тотрыксыз солдат»ны полктан кудыруга ирешә. Үз частеннан куылган солдатның патша армиясендә урыны кайда булсын – билгеле, Көнбатыш фронтта. Чөнки анда сугыш бара – Беренче бөтендөнья сугышында «батып» калган Россия империясе җирләрен Герман гаскәрләре изә. Бу вакытта инде большевикларның «эшчәнлек нәтиҗәсе», йогынтысы гаскәрләрдәге сәяси кәефләрдә шактый нык сизелә башлаган. Үзләрен «эшче-крестьян партиясе вәкилләре» дип атаган агитаторлар, царизмга каршы көрәшкә, кораллы революциягә өндәп, «сәяси агарту» эшләре белән фронтовиклар арасында ачыктан-ачык шөгыльләнәләр. Ләкин 416нчы Югары Пров полкы солдаты Гали Динмөхәммәтовка мылтык кочаклап окопларда озак ятарга туры килми. Себердә үк кигән кышкы солдат бүреген җәйге фуражкага бер тапкыр да алыштырырга өлгермәгән килеш, 1917 елның февраль башларында контузияләнә.
Патшаның бәреп төшерелүе, Россиядә буржуаз революциянең җиңүе турындагы хәбәрләр аңа Житомирда хәрби госпитальдә ятканда килеп ирешә. Биредә ике айлап дәваланганнан соң, командование аңа өч айлык ял бирә. Озак уйлап тормый рядовой Динмөхәммәтов, яңадан Себергә, үзе эшләгән якларга китә. Бу заман үзәк Россия генә түгел, Урал артындагы Себер дә, Ерак Көнчыгыш та вакыйгалар белән кайнап тора; Гали, сәяси яктан шактый чыныккан, җитлеккән, кыю йөрәкле эшче һәм солдат буларак, актив җәмәгатьчелек эшчәнлегенә кереп чума. Прииск идарәчеләре алдына таләпләр куеп сөйләшүчеләр арасында була, җирле властьларны тәнкыйтьләүче эшче җыелышларда катнаша, татар яшьләрен берләштергән кичке җыеннарда башлап йөрүчеләрнең берсе буларак таныла.
Өч ай уза. Хәрби хезмәт дәвам итәргә тиеш. Ә патша армиясе урынына илдә Керенский җитәкләгән Вакытлы хөкүмәт гаскәре генә бар. Ләкин андагы тәртипләр бөтенләй башка, үзәк командованиенең идарә итү мөмкинлеге, дәрәҗәсе түбән. Шуңа күрә Динмөхәммәтов кебек, яраланып ялга китеп барган солдатларның күбесе өчен хәрби хезмәт үзләре яшәгән тирәдә генә дәвам итә. Шулай итеп, Гали берничә айга (1917 елның декабренә чаклы) Бодайбо җирле командасына җибәрелә. Бу исә асылда шәһәрчекнең хәрби полициясе дигән сүз. Биредә хезмәт итү сугышта катнашу түгел түгелен, әмма кулда гади генә булса да винтовка бар, армия тәртипләренә өйрәтәләр, азмы-күпме хәрби стратегия тәҗрибәсе дә туплана. Боларның барысының да, әлбәттә, киләчәктә Галигә кирәге чыгачак. Чөнки алда – Россиянең генә түгел, бөтен дөньяның астын-өскә китергән вакыйгалар: Октябрь инкыйлабы һәм гражданнар сугышы.
Ноябрь азагында «Коммунистлар Керенскийны куган. Ленин властьны алган» дигән хәбәрләр Себергә дә килеп җитә. Әлбәттә, җәмгыятьнең иң төбендәге иң түбән катламыннан чыккан һәм егерме дүрт яшьлек гомерендә әлегә кадәр мохтаҗлыктан башканы белмәгән, тормышның утында янып, суында батып чыныккан татар егете революцияне хуплап каршы ала. Үзгәрә бит дөньялар, дип уйлый ул, безнең урамда да кояш чыкты түгелме соң?! Атна саен вакыйга, көн саен яңалык...
Кышка кереп барган көннәрдә иске армия таратыла, Бодайбо җирле командасы да бетерелә. Феодосия приискында забойщик булып эшли башлаган Гали эшчеләрнең шахта комиссиясе әгъзасы итеп сайлана. Яшьтән моңлы татар җырына, гармун тавышына битараф булмаган, шахталарда эшләгән елларда да кышкы Себернең озын кичләрендә егетләр белән җыелышып күмәк җырлар сузып җанын бушатырга ияләнгән егет җаны-тәне белән шахта бистәсендәге татарлар арасында культура-агарту эшләренә бирелә.
1918 елның июне. Властьның кем кулында булуы да аңлашылып бетмәгән буталчык көннәр. Иркутскидан катгый таләп җиткезәләр: Советларыгызны таратыгыз, властьны земствога тапшырырга! Феодосия приискында моңа җавап урынына Кызыл гвардия оештырыла. Гали Динмөхәммәтов аңа беренчеләрдән булып языла. Кечкенә генә булса да хәрби тәҗрибә менә кайчан кирәгеп куя – бер-ике атна буена ул эшчеләрне корал белән эш итәргә, сугыш хәрәкәтләренә өйрәтә. Аннары взвод командиры була, тиз арада отряд начальнигы Одишария, оештыру сәләтен чамалап, Галине үзенең урынбасары итеп билгели. Бу хәл отряд Витим елгасы буйлап ак гвардияче Красильников отрядына каршы хәрәкәт иткәндә була. Бәрелеш август башында була һәм акларның җиңүе белән тәмамлана. Кызылгвардиячеләрнең күбесе, шул исәптән командирлары да, кулга алына. Ә бер төркем иптәше белән Гали урманга качып өлгерә. Бу тирәләрне алар, әлбәттә, бик яхшы беләләр, җәй көне рәхәтләнеп тыныч кына качып ятырга да мөмкин – шөкер, кораллы кешегә ите җитәрлек, гөмбәсе-җиләге дигәндәй барысы да бар... Әмма иректә озак йөрергә туры килми, барыбер Бодайбо төрмәсенә эләгәләр. Биредә 20-25 көн утырганнан соң, аларның барысын да Иркутскига алып китәләр. Озак та үтми, хөкем карары нигезендә, Бодайбога кире кайту хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә, иреккә чыгарылалар.
Себер һәм Ерак Көнчыгыш тулысынча аклар кулында кала. Совет власте юк. Мондый шартларда, төрмәдән чыгарылган Гали «Крестьяннар сәүдә йорты»нда товар төрүче булып эшли башлый. Әлбәттә, инде сәяси-иҗтимагый һәм кораллы көрәш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, ул большевикларның яшерен оешмалары эшчәнлегендә актив катнашуын дәвам итә. Башкаласы Омскида булган «Россия хөкүмәте» ничек кенә эзәрлекләмәсен, Советларның гади халык власте икәнлеген аңлап өлгергән шахтерлар катнашындагы партизаннар хәрәкәте тирә-яктагы барлык эшчеләрнең кораллы баш күтәрүенә һәм җиңүенә китереп җиткерә. Нәтиҗәдә 1919 елның азагында Иркутск акгвардиячеләрдән азат ителә. Гали Динмөхәммәтов шәһәр оборонасы революцион штабында элемтәче һәм тәрҗемәче булып эшли башлый. Шул вакыттан бирле ул башаяк җәмәгать эшләренә чума. Ә инде 1920 елның 6 гыйнваренда коммунистлар партиясенә кабул ителгәч, РКП(б)ның Иркутск губерния комитетында аның җаваплы урыннарда кайнап торган эшчәнлеге башлана. Баштан губкомның татар секциясе Гали Афзалетдин улын Көнчыгыш Себер армиясе штабына юллый. Губерниянең 3нче партия коференциясе, Врангель җитәкчелегендәге аклар армиясенең каршылыгын сындыру максатында, үзенең күп кенә делегатларын көньяк фронтка җибәрү турында карар кабул итә. Гали Динмөхәммәтов та шул исемлектә була. Ләкин аны фронтка җибәрмиләр, Иркутск хәрби комиссариатының сәяси бүлегендә калдыралар, һәм ул шунда татар сугышчылары белән эшләүче инструктор була. Апрель аенда, Врангель калдыклары губерния чикләреннән бөтенләй куылганнан соң, губкомның мөселман секциясе әгъзалары гомуми җыелышында 28 яшьлек Динмөхәммәтов әлеге секциянең рәисе итеп сайлана. Биредә эшләгән вакытта губерния гадәттән тыш комиссиясенең (Губчека) һәм РКПның Себер бюросының махсус йөкләмәләрен дә үти. Шуларның берсе – 1921 елны Якутскида милли азчылык халыклары арасында партия эшен оештыру, совет властен пропагандалу. Аннан кайтып, яңадан Иркутск губкомының идарә аппаратында эшләгән чорда татар клубы мөдире дә булып тора, татарлар арасында үзешчән сәнгать оештыра. Әлеге клубта бик күп кеше катнашында җанлы җыелышлар, әңгәмәләр һәм лекцияләр уздырыла, сәяси түгәрәкләр эшләп китә, театр төркемнәре оеша. Актив җәмәгать тормышы алып барган, сабыр холыклы, йөзгә матур, буйга таза, кыю егет, билгеле, шул түгәрәкләрдә катнашып йөрүче татар кызларының да игътибар үзәгендә була. Инде яше утыздан арткан булса да авыр эшләрдә эшләп, сугышларда булып, җәмәгать эшләрендә янып йөргән Гали моңарчы өйләнергә вакыт таба алмый. Ләкин сәламәтлеге ташып торган ир-атны табигать барыбер үз кануннарына буйсындыра – 1923 елда өйләндерә. Ирткутскидан ерак түгел урнашкан Зима станциясендә 30 ел эшләгән татар тимерченең Хөсния исемле кызы белән тормышын соңгы көннәренәчә бәйли ул.
Фото. Татар яшьләре үзешчән сәнгать труппасы.


ТАТАРСТАН РӘИСЕ
(хикәя)
ЯҢА ВЛАСТЬ ВӘКИЛЕ
1923 елда РКП(б) Үзәк комитетының Себер бюросы карары белән, Г. Динмөхәммәтов Томскига күчерелә. Биредә аңа губкомның татар секциясен оештыру һәм аңа җитәкчелек итү йөкләнә. Шул ук вакытта ул Томск губерниясе халык мәгарифе бүлеге каршындагы милли азчылык вәкилләрен укыту Советы рәисе дә булып тора.
Тормышны тирән аңлый, чөнки аның төбеннән күтәрелгән; халык белән эшли ала, чөнки, гади кешеләр арасыннан чыккан, аларның мәнфәгатьләрен яхшы белә; сәяси яктан ышанычлы, үткен һәм тәвәккәл холыклы, акыллы һәм зирәк. Галидәге кебек менә шундый сыйфатлары булган кешеләр арасыннан яшь Россия республикасы җитәкче кадрлар туплый. Дәүләт һәм партия органнарында, аеруча рус булмаган халыклар оешып яши торган төбәкләрдә эшләү өчен ышанычлы кешеләр кирәк, чөнки элеккеге чиновникларның күбесе Совет властен кабул итми.
Шулай итеп, Томскида 3 ел эшләү дәверендә Гали Афзалетдин улы да ВКП(б) Үзәк комитетының кадрлар резервына эләгә. Андыйларны Совет власте күрә белә һәм җаваплы эшләр йөкли. Ә җаваплы эшләр ил буенча, ай-һай, күп! Яңа тәртипләр урнашып килгән катлаулы чор. Нәрсә ничек булырга тиеш? Җитәкче органнар нинди директивалар, күрсәтмәләр, инструкцияләр нигезендә оештырылырга тиеш? Кемгә ышанырга, нинди тәгълиматларга таянырга? Яңа икътисади сәясәт (НЭП) шартларында ничек итеп марксизмның социаль тигезлек турындагы төп принцибын саклап калырга? Боларның берсен дә төгәл генә беркем күз алдына китерә, киңәш бирә алмый. Гамәли тормыш тәҗрибәсе бер нәрсә, әле бит белем дә кирәк. Барысын да үз акылың белән эшләргә туры килә, һәр башлангычта бары тик үз тәҗрибәңә таянырга мөмкин.
Россия империясендә гасырлар буе чишелми килгән милли мәсьәләләрне хәл итү - яңа власть өчен гаять зур эш юнәлеше. Бу өлкәдә, гомумән, чагыштырып карарлык үрнәк, мисал бөтен дөньясында юк. Әйе, Россия эчендә милли республикалар инде 1920-25 елларда оештырылган. Әмма, беренчедән, аларны анда яшәүче халыклар үзләренең милли дәүләтчелеге итеп тоярлык һәм, икенчедән, Россияне уртак Ватан итеп санауларын дәвам иттерерлек шартларны ничек булдырырга? Аларда җитәкче органнар нинди булырга тиеш? Республикалардан читтә яшәүче ватандашларның милли хокукларын ничек тәэмин итәргә? Әлеге сораулар аркасында илдә нинди генә бәхәсләр бармый да, күпме генә гомерләр киселми! Матбугатта да партиянең милли сәясәте иң мөһим темаларның берсенә әверелә. Дискуссияльр торган саен аяусыз төс ала бара: милли ирекләр ни дәрәҗәдә буырга тиеш, милли матбугатның, мәдәниятнең, мәгарифнең күпмилләтле Россиядә бурычы нидән гыйбарәт – бу сорауларга җавап эзләгәндә, бер яктан, принципиальлелек таләп ителсә, икенче яктан, сәяси зирәклекне дә онытырга ярамый. Әлбәттә, Г. Динмөхәммәтов яңа власть вәкиле буларак, әлеге режимның бөтен карарларын төгәл үти, гамәлләрен яклый, милли сорауларда да коммунистик интернационализм идеалларына һичшиксез тугры булып кала. Чөнки ул боларга бөтен күңеле белән ышана, халыкның тормышы яхшыру һәм милләтләрнең ирекле булуы турындагы өметләрен шул власть белән бәйли. Шуның өстенә, чекистлар бөтен җирдән «контреволюционерлар», сыйнфый дошманнар һәм «интернационализмга каршы элементлар» эзләүне киң җәелдереп килгән шартларда партиянең Сталин тарафыннан эшләнгән милли сәясәтен хупламауның, аны тәнкыйтьләргә җөръәт итүнең үз карьераңа балта чабуга гына түгел, үз-үзеңә үлем карары чыгаруга тиң булуын Гали бик яхшы аңлый.
Шундый четерекле, тарихи яктан караганда – хәлиткеч, тормыш-көнкүреш күзлегеннән караганда болганчык чорда, 1926 елның мартында, Г. Динмөхәммәтов, ВКП(б) Үзәк комитеты карары белән, Томскидан Самара губкомы карамагына җибәрелә. Бу вакыт партия җитәкчелеген андагы Татар-башкорт педагогия техникумы белән бәйле вакыйгалар борчый. Мирсәет Солтангалиев, Зәки Вәлиди, Исмәгыйль Гаспринский кебек галимнәр, җәмагать эшлеклеләре, милләтнең чын идеологолары йогынтысында милли-азатлык хәрәкәтенә җанлылык кергән көннәр була бу. Бу вакытларда техникум җитәкчелеге дә, андагы укытучылар һәм шәкертләр дә теге яки бу милли-сәяси агым тәэсирендә булуларын әле яшерә белми генә түгел, яшерергә тырышып та карамаган. Бик күпләр, ихтимал, икътисадтагы НЭП белән бәйле ирекләрнең сәясәттә дә шундый ук ирекле чагылыш табачагына өметләнгәндер. Ләкин революция үзенең киләчәге хакына уяу булырга тиеш, һәм бу бәрелештә, нинди генә чаралар кулланып булса да, ике якның берсе җиңеп чыгачак – менә шул принцип аларны дошманнар исемлегенә кертү өчен нигез була. Гражданнар сугышында җиңгән Совет властеның чираттагы бурычы – эчке фронтта, идеологик сугышта җиңү. Һәм нәкъ менә шул идеяләрнең өстенлеккә чыгып баруы нәтиҗәсендә, әлеге уку йортының җитәкчелеге милләтчелектә гаепләнә, «Тревога» исемле журнал ярдәмендә контрреволюцион эшчәнлек штабы оештырган» өчен кулга алына, төрмәгә утыртыла. Мөдир урынына билгеләп куелган Гали Динмөхәммәтов көзгә кадәр шунда техникум эшләрен җайга сала, кыска гына арада яңа җитәкчелек, ышанычлы педагоглар коллективы туплауга ирешә. Алар арасында инде рәсми Мәскәү милли-сәяси курсының «дөрес» булуында шикләнүчеләргә урын калмый. Тәртип урнаштырыла, партиянең ышанычы аклана.
Россиянең иң зур губернияләреннән саналган Самара өлкәсендә милли уку йортлары өчен җитәкче кадрлар әзерләүче техникумда ярты ел эчендә идарә эшен генә түгел, укыту-тәрбия эшләрен дә мәкерсез генә һәм искиткеч оста җайга салуын истә тотыптыр, күрәсең, Гали Динмөхәммәтовны 1926 елның октябрь аенда Мәскәүгә, ВКП(б) Үзәк комитетының партия хезмәткәрләре әзерләү курсларына чакырып алалар. Ләкин биредә озак укырга туры килми – шул ук елның декабрендә ул ВКП(б) ҮК каршындагы татар-башкорт бюросының җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Бюро Татарстан белән Башкортстаннан читтә яшәүче татарлар һәм башкортлар белән эш алып бара. Гаять җаваплы һәм авыр эш алып баручы бу үзәкнең бурычларына милли мәктәпләр ачу, мәдәниятне торгызу һәм, әлбәттә, партиянең генераль юнәлеше булган атеистик тәрбия эшләрен алып бару керә. Татар-башкорт милләтле эшчеләрне, авыл кешеләрен һәм интеллигенция вәкилләре арасында тәрбия эшләрен оештыру кискен идеологик көрәш шартларында бара. Монда инде партиянең милли сәясәтен аңламаган, аны инкарь иткән төркемнәр аяусыз юк ителә. Урыннарда гына түгел, хәтта милли бюроның Динмөхәммәтов килгәнче Бөтенроссия татар-башкорт коммунистлары җыелышы тарафыннан 1926 елның маенда ук сайланган үзәк аппаратында да Мансуров, Сабиров, Шәфиев кебек икеләнүчеләргә урын калмый.
Үзәк Комитетның татар-башкорт милли бюросы җитәкчесе булу белән бергә, Г. Динмөхәммәтовка 1927 елда РСФСР милли азчылыклар Халык Комиссариаты каршындагы яңа төрки алфавит (яңалиф) комитеты рәисе вазифалары да йөкләнә. Милли дәүләтчелек, мәгариф, гомумән, татарның киләчәктә рухи үсеше өчен үтә мөһим һәм гадәттән тыш җитди булуы өстенә, әлеге сорау бик зур сәяси әһәмияткә дә ия була. Чөнки Совет Россиясендә яшәүче халыкларны гына түгел, аңа кушылган Урта Азия республикаларын да гарәп графикасыннан латинчага күчерү партиянең интернационализмга нигезләнгән милли сәясәтен тормышка ашыруның бер юлы санала. Комиссия эшенә бик күп тел белгечләре, галимнәр, укытучылар, язучылар, тарихчылар тартыла. Вакытлы матбугатта яңа алфавитның берничә проекты басылып чыга. Аларны тикшерү барышында кергән тәкъдимнәр комиссия тарафыннан җентекләп өйрәнелә. Гали Динмөхәммәтов җитәкчелегендәге комиссия эшләгән яңалиф тиздән татар һәм башкорт халкы өчен рәсми кабул ителә. Болар өстенә, Мәскәүдә эшләгән нәкъ шул елларда ул татар әдәбияты һәм сәнгатенең үсеп килүче яңа буыны вәкилләре белән якыннан таныша. Алар арасында үзенең гайрәте, өлгерлеге, ялкынлы холкы белән аерылып торган Муса Җәлил дә бар. Шагыйрь бу вакытта Бөтенроссия комсомол Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясен җитәкли. «Сез беләсез, - дип мөрәҗәгать итә соңрак, 1939 елда, Җәлил үзенең Динмөхәммәтовка язган хатында, - 1928-30 елларда мин бер үк вакытта вузда укый идем, комсомол Үзәк Комитетында эшли идем, бер үзем редактор да, секретарь да, корректор да булып айлык журнал чыгара идем, шунда ук язучылар оешмасына (ул вакытта МАППка) җитәкчелек итә идем. Шулар өстенә язарга да вакыт таба идем...»
Ниһаять, 1929 елның октябрендә Гали Афзалетдин улы күптәнге максатына ирешә – теоретик белемнәрен ныгыту өчен Мәскәү өлкәсе марксизм-ленинизм курсларына укырга керә. Шулай итеп, тупланган тормыш тәҗрибәсен дә кулланып, белемнәрен баету һәм системага китерү өчен аңа зур мөмкинлек ачыла.
1931 елның язында курсларны уңышлы тәмамлаган Г. Динмөхәммәтовны партиянең Үзәк Комитеты Уфага җибәрә. Аны партиянең Башкортстан өлкә комитетының массакүләм агитация бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләп куялар. Монда да энергиясе ташып торган Гали кушканны гына үтәп утыра торган номенклатура чиновнигы булып кала алмый, билгеле, завод-фабрикаларга, авылларга чыгып йөри, эшчеләр, колхозчылар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очраша, алар алдында партиянең һәм Совет властеның эшчәнлеге, максатлары турында күпсанлы чыгышлар ясый. Бер ел эшләү дәверендә ул өлкә комитетының коллегия әгъзасы да, совет-партия контроле комиссиясе рәисе дә итеп сайлана.
Үзенә йөкләнгән барлык эшләрне намус һәм зур җаваплылык белән башкаруын истә тотып, ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы партия контроле комитеты Г. Динмөхәммәтовны 1935 елның июнь аенда Омскига юллый. Анда бер ел эшләгәннән соң, ниһаять, туган якларына кайту җае чыга – 1936 елның октябрендә шундый ук партия контроле комитеты вәкиле сыйфатында ул партиянең Татарстан өлкә комитеты карамагына күчерелә. Шуннан соң Гали Афзалетдин улының Татарстандагы эшчәнлеге башлана. 1905 елда бәхет эзләп ил гизәргә чыгып киткән егет, 30 елдан артык вакыт узгач, җитлеккән ир, ил күләмендә танылган дәүләт эшлеклесе сыйфатында туган ягына кайта. Дөрес, ул вакытта чыгып китүеннән соң беренче тапкыр туган авылына 1936 елның гыйнваренда ук, Омскида эшләгәндә ял алып, кайтып күренә ул (ВКП(б) әгъзасы Гали Динмөхәммәтовның кыскача автобиографиясе. 1937 ел, 31 декабрь). Һәм сеңелесе Гайнелмаган янында кунакта булып китә. Ул инде колхозда тегермәнче булып эшләүче ире Әхмәтша белән биш бала үстереп маташа.

ТАТАРСТАН РӘИСЕ
1937 ел. Илдә «сыйнфый дошманнар» эзләү, аерым кешеләрнең бер-берсенә һәм төркемнәргә яла ягуы, «халык дошманнарын» ачыклау, шундыйларны эзәрлекләү чоры. Ул елларның матубгатын җиңелчә генә карап чыгу да җитә: дөньядагы сәясә вакыйгаларны күзәтү белән бергә, гаять күп материаллар Троцкий, Бухарин, Зиновьев кебек «халык дошманнары»ның урыннардагы «ялчыларын» фаш итүгә, Сталинга, партиягә дан җырлауга, 1936 елгы Сталин Конституциясен мактауга багышлана. Аеруча гади кешеләр исеменнән язылган тәнкыйть материаллары игътибарны җәлеп итә: кемдер бригадирны социалистик милеккә салкын караганы өчен фаш итә; райкомның гади инструкторы кадрларны кысканы һәм эш белән тәэмин итмәве, инструкторларга хас булмаган йөкләмәләр биргәне өчен беренче секретарьны сүгә; авыл бригадиры, язгы чәчүне вакытында оештырмаганы өчен, район җитәкчеләрен гаепли; берәү, мәктәпләрдә рус телен өйрәнүнең начар куелганы өчен, республиканың мәгариф түрәләрен гаепли... Союздагы гомуми эчке сәяси атмосфера, советча тормыш рәвешен күпертеп пропагандалау республиканың җитәкчелегендә дә чагылыш таба: өлкә комитеты секратарьлары, хөкүмәт җитәкчеләре бертуктаусыз алыштырыла башлый. «Партийное строительство» журналының 15 санында (1937 ел, 1 август) ВКП(б) Үзәк Комитетының җитәкче кадрлар бүлегеннән Г. Акопян исемле бер «эшлекле» инструкторның «Татар өлкә комитетының сәяси сукырлыгы» дигән мәкаләсе бастырыла. Анда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты җитәкчелеген «артель» оештыруда, әшнәлектә, төркемчелектә һәм хәтта пантюркизмда гаепләп чыга. Ә инде өлкә комитетының 26-28 августта уздырылган пленумында беренче секретарь А.К. Лепа үз вазифаларыннан азат ителә һәм аның урынына А.М. Алемасов билгеләнә. Бу сәяси уеннардан Гали Динмөхәммәтов та читтә кала алмый – аңа сентябрь аенда ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе вазифалары йөкләнә.
Фото. Динмөхәммәтов Казанда.
Октябрь аенда СССР Югары Советына сайлауларга әзерлек кампаниясе башлана. Ул 1937 елның декабренә билгеләнә. Советлар илендә дә, Татарстан тарихында да беренче сайлаулар буларак, әлеге мөһим сәяси чараны уңышлы уздыруны Гали Әфзалетдин улы үзенең төп бурычы дип саный. Аның үзен дә – республика дәрәҗәсендәге иң зур җитәкчеләрнең берсен – депутатлыкка кандидат итеп чыгаралар. «Красная Татария» газетасыннан күренгәнчә, Г. Динмөхәммәтовны СССР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү буенча җыелышлар 30 октябрьдә Яңа Чишмәдә (район үзәге эшчеләре һәм хезмәткәрләре, Молотов исемендәге, Блюхер исемендәге һәм «Кызыл Октябрь» артельләре колхозчыларының берләшетерлгән җыелышы карары), 2 ноябрьдә Калинин районында, 10 ноябрьдә Чирмешән районында булып уза. Шул ук газетаның 20 ноябрь санында кандидатны тәкъдим итү мәкаләсе (фотопортреты белән) басылып чыга. «Күптән түгел, - дип языла анда, - иптәш Динмөхәммәтов үзенең туган ягына – Аксубай районына кайтып килде. Яңа Ибрайда (Чәтерәннең яңа атамасы. – Җ.Ю.) аны күптәнге танышлары чолгап алды. Алар, караңгы төнгә кадәр таралышмыйча, иптәш Динмөхәммәтовның үз тормышы турында сөйләгәннәрен тыңладылар».
«Совет халкы миңа гаять зур ышаныч белдерде, - дип яза Г. Динмөхәммәтов шул елның 11 декабрендә «Красная Татария» газетасында басылган «Үз көчемне кызганмыйча көрәшәчәкмен» дигән мәкаләдә. – Яңа Чишмә сайлау округы сайлаучылары мине СССР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Халыкның сиңа шундый ышаныч баглавы куандыра.» Бер атнадан соң узган сайлауларда Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтов Советлар Союзының иң югары власть органы вәкиле булып сайлана. Югары Советның беренче сессиясендә үк депутатлар аны Президиум составына да кертәләр.
1938 елның язына РСФСР һәм ТАССР Югары Советларына сайлаулар билгеләнә. Бу сәяси эш өчен республикада иң зур җаваплылык, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе вазифаларын башкаручы буларак та, СССР Югары Советының Милләтләр Советы депутаты һәм Президиум әгъзасы буларак та Г. Динмөхәммәтов җилкәсенә төшә. Бихисап хуҗалык һәм хөкүмәт эшләрен башкару белән беррәттән, аңа беренче сайлаулар тәҗрибәсенә таянып, Татарстанның үз парламентын оештыруны җитәкләргә туры килә. Һәм ул, курыкмыйча, үткән сайлаулар барышында җибәрелгән хаталарны кабатламас өчен, бу кампанияне җентекләп оештырырга керешә. Аны аеруча халыкның белем дәрәҗәсе түбән булу борчый. Бу вакытта республикада 143 390 бөтенләй белемсез кеше булып, шуларның 56 меңгә якыны гына укыту эшенә җәлеп ителгән. Белемнәре 1-2 класслык кына булган кешеләр саны да шактый – 123 меңгә якын. Ә республиканың Мәгариф халык комссариаты, районнардагы мәгариф бүлекләре, профсоюзлар, аның фикеренчә, искиткеч сүлпәнлек күрсәтәләр. Ул гына түгел, бу максатларга бүлеп бирелгән акчалар файдаланылмыйча кала.
Узган елгы сайлауларның иң йомшак урыны итеп Г. Динмөхәммәтов сайлаучыларның исемлеген төзегәндәге җитешсезлекләрне саный. «Исемлекләр еш кына бу эш өчен җаваплы булмаган кешеләр тарафыннан төзелгән, - дип яза ул «Красная Татария» газетасында 1938 елның 14 апрелендә. – Анда тиешле булмаган кешеләрне керткәннәр, ә шәһәрләрдә, аеруча Казанда, тулы кварталлар исемлеккә кертелмичә калган. Нәтиҗәдә... без бик күп шикаятьләр ишеттек, һәм алар үз вакытында каралмыйча да калдырылды... Советларның сайлауларга әзерлек буенча бурычлары әлеге эшне җитештерү планнарын һәм хуҗалык-сәяси кампанияләрне үтәү белән берләштереп алып бара белүендә тора... Чөнки явыз халык дошманнары, троцкий-бухаринчылар һәм буржуаз-милләтче калдыклар – фашизм шпионнары – зәгыйфьлектән ярсыган хәлдә безнең эшебезгә комачаулык итәргә тырышачаклар.»
Сайлауларны оештыру, аларны билгеләнгән вакытта тыныч һәм тәртипле рәвештә уздыру, сәяси яктан илнең үзе өчен дә, аның дөнья җәмәгатьчелеге алдындагы абруе өчен дә гаять әһәмиятле чара буларак нәтиҗәләрен ясау – болар барысы да Татарстан җитәкчелегенең сәләтен, мөмкинлекләрен ачык күрсәтә. СССР Югары Советы депутаты, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Г. Динмөхәммәтовның оештыру таланты бу коампания барышында тагын да ныграк ачыла. Һәм шуңа күрә мондый тәҗрибәле җитәкченең үзен дә Татарстан Югары Советына депутат итеп сайламасалар, гайре табигый күренеш булыр иде. Ул, әлбәттә, яңа сайланган Югары Советның беренче сессиясендә үк республика парламентының президиум рәисе урынына да сайлана.
Әлбәттә, бу елларда Гали Афзалетдин улы, республика шәһәрләре һәм авылларына ай саен чыккалаганга күрә, туган якларына ешрак кайтып йөри, якташлары белән якыннан торып аралаша. Аның һәр кайтуын авылдашлары көтеп алалар, чөнки ул Чәтерәннән бик күптән чыгып киткән булуына карамастан, туган авылының мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгырта, туганнарына һәм электән аралашкан яшьтәшләренә генә түгел, бөтен кешеләргә дә ярдәмчеллеге белән аерылып тора.
Менә Гомәр ага Сәлахетдинов еллар узгач ничек искә ала үзенең бала чагында Г. Динмөхәммәтов белән очрашуын.
«Бу хәл 1939 елда булды. Без ул вакытта, әти урманчы булып эшләгәнлектән, Әлмәт аланы өендә (русча кордон) яши идек.
Җәй. Кызу урак өсте, кояш миһербансыз кыздыра. Энем Госман белән су коенып яткан чакта урман юлыннан бер җиңел машина килеп чыкты. Бу юл безнең Чәтерәнне Беренче Май районының (хәзерге Чирмешән районы) Яңа Кади авылы белән тоташтыра. Күрәсең, боларның безнең авылга килүләредер, дип уйладык.
Күпер ишелгәнлектән, елга аша чыгып йөрү өчен буа бар иде. Машина, туктап тормастан, буага кереп тә китте, су агып йомшарткан урынны уза алмыйча батып та калды. Без тирә-күрше малайлары белән җыелышып, ояла-ояла гына, яннарына бардык.
Машинадан ике кеше чыкты. Алар машина тирәли әйләнеп чыктылар да, аны болай гына чыгарып булмасын аңлагач, берсе безнең белән килеп исәнләште. Ул урта яшьләрдәге бик мөлаем, матур һәм ачык йөзле кеше иде. «Әтиегез өйдәме?» – дип сорады ул бездән.
Без өйгә табан йөгереп киттек. Кайттык та: «Әти, - дибез. – Сине машиналы бер абый чакыра».
Ул арада теге абый үзе дә килеп җиткән икән. Алар әти белән хәл-әхвәл сорашып алдылар. Кунак кеше үзенең Чәтерәннеке булуын, хәзер Татарстан Югары Советы рәисе булып эшләүче Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтов икәнлеген, узып барышлый авылдагы туганнарын күреп чыгарга теләвен сөйләп алды. Әни Гали абыйны өйгә чакырды. Әти исә машинаны тартып чыгару өчен ат эзләргә дип авылга төшеп китте.
Чәй эчеп чыккач, Гали абый безне ияртеп урман буйлап алып китте. Үзенең яшь вакытларын сөйләп барды. «Арыш аланында күл бар иде, - дип сөйләгәне хәтеремдә, - элек шуның сай урыннарыннан мүк чыгара иделәр. Аннары аны киптерәләр, риндага төяп, авылга алып кайталар. Ул вакытларда өй бурасын салам белән күтәрмиләр иде., моның өчен мүк кулландылар». Берзаман урманда адашып, шул күл тирәсендә кунып калганын һәм яшь чагындагы башка вакыйгаларны сөйләп алды. Ә бүген ул Яңа Кадида, Киров исемендәге колхоз уракчылары янында булган. «Кулыма урак алдым да унике көлтә бәйләп күрсәттем әле, - дип өстәде ул. – Онытылмаган икән». Менә шуннан туган авылына да кагылып чыгарга булган. Чөнки безнең авылда аның бертуган апасы Гайнелмаган Миннебаева яши икән. Аның ирен Яргыччы (тегермәнче. – Җ.Ю.) Әхмәтша дип йөртәләр иде. Без, авызларыбызны ачып, Совет властеның ярлы баласыннан ил җитәкчесе ясавы турындагы хикәясен тыңладык.
Вакыт шактый узган булса кирәк, авылдан ике айгыр җигеп менеп тә җиттеләр. Машинаны тартып чыгардылар. Гали абый безнең аркалардан какты, башлардан сыйпады. Аннары алар машина белән кузгалып киттеләр, без суга чумдык.
Ул көнне Гали абый безнең колхоз басуларында да булган, уракчылар янына барып урак урган икән әле. Бу турыда халык бик озак вакытлар сөйләп йөрде».
Гомәр Сәлахетдинов, 2000 елның ноябре.

Халык арасыннан күтәрелеп чыккан җитәкче буларак, Гали Афзалетдин улының кешеләр белән мөнәсәбәттә искиткеч гадилеге, ачыклыгы дәүләт эшендә дә, халык ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен кайгыртуда да ярдәм итә. «Гади эшчеләр, авыл кешеләре, хезмәт ияләре белән киңәшү, - дип яза ул, - минем бурычым. Чөнки халык миңа ышаныч белдерә. Мөһим мәсьәләләрне халык хөкеменә чыгарудан курыкмаска кирәк, аның фикерен өйрәнү күп нәрсә бирә». Республика җитәкчеләренең башкаларыннан да халык белән тыгыз бәйләнештә булуны таләп итә ул. Татарстан Югары Советы президиумының 1941 елның 31 маенда булган утырышында, Г. Динмөхәммәтов тәкъдиме белән, Хезмәт ияләренең шикатьләренә бюрократларча өстән торып караган өчен» гаеплеләрне җавапка тарту турында карар кабул ителә. Ә «Кызыл Татарстан» газетасында басылган «Массакүләм контроль һәм профсоюзларның бурычлары» дигән мәкаләдә Татарстан рәисе профсоюз органнарын торак төзелешен тиешле дәрәҗәдә кайгыртмаган һәм җәмәгать туклануын, сәүдәне оештырудагы җитешсезлекләре өчен тәнкыйтьли.
1941 елның 22 июне. Германия белән сугыш башлану турындагы хәбәр, СССР Югары Советы президиумы әгъзасы буларак, Татарстанда беренчеләрдән булып иртән иртүк телефон буенча Мәскәүдән Г. Динмөхәммәтовка килеп ирешә.
Барысын да фронт өчен оештыру, җиңүне якынайту хакына эшләү – шул көннән соң Гали Әфзалетдиновичның җилкәсенә төшкән йөк бермә-бер арта. Бөек Ватан сугышы белән бәйле гадәттән тыш шартларда да республикада Югары Советның да, район һәм шәһәрләр Советларының да сессияләре даими уздырылып тора. Бу елларда Г.Динмөхәммәтов игътибарыннан хуҗалык тормышындагы, иҗтимагый-сәяси өлкәдәге, мәдәният тормышындагы бер генә сорау да читтә калмый – барысына да өлгерә, юнәлеш бирә, оештыра ул.
1942 ел башында Динмөхәммәтов җитәкчелегендә фронт сугышчыларына һәм командирларга бүләк җыю комиссиясе оештырыла. Бүләкләрне фронтка алып баруны да Гали Әфзалетдин улы берничә тапкыр үз өстенә ала. Мондый делегацияләр белән баручылар сугышчыларга республикадагы хәлләр турында, халыкның тылдагы фидакарь хезмәте хакында сөйлиләр, милләттәшләрне һәм якташларны аяусыз көрәшкә рухландыралар. Әйләнеп кайткач исә, фронтта күргәннәрен, якташларыбызның геройларча сугышуын завод-фабрикаларда, колхоз-совхозлардагы җыелышларда халыкка җиткерәләр. Мәсәлән, Калинин фронтында булып кайтканнан соң, Г. Динмөхәммәтов Казанның эре предприятиеләрендә һәм республиканың берничә колхозында унбиш тапкыр шул турыда чыгыш ясый. Сугыш чорында халыкны бердәм йодрыкка туплау, көчләрне берләштерү һәм бер максатка юнәлтүдә мондый очрашулар көчле идеологик чарага әйләнә.
Сугышка кадәр үк иҗат кешеләре белән якын аралашып яшәгән Динмөхәммәтов бу чорда сугышка алынган шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре белән дә даими хат язышып тора. Алар арасында Муса Җәлил, М.Максуд, Ә. Ерикәй, Ш. Маннур һәм башкалар була. Ә инде 1942 елдан башлап барлык фронтларның да политидарәләре каршында татарча газеталар чыга башлагач, мондый аралашу тагын да ешая. Әйтергә кирәк, әлеге газеталарның ачылуы, кадрлар белән туплануы да, нигездә, Гали Әфзалетдиновичның турыдан-туры катнашында башкарыла.
фото. «Алга, дошман өстенә!» газетасы (1 Балтыйк буе фронты газетасы)
Әсирлеккә эләккәнчегә кадәр Муса Җәлил үзенең күптәнге танышына аеруча еш язгалап тора.
«Хөрмәтле Динмөхәммәтов ага!
Сезгә кайнар сәламнәремне юллап калам.
Казанда мине язучы, композитор, артист иптәшләр искиткеч җылы каршы алдылар һәм бик зурлап озаттылар. Аеруча партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре, безнең Татарстан тарафыннан шундый тирән игътибар һәм сизгер кайгыртучанлык күрсәтелүгә мин чиксез шатланам. Моңарчы эшләгән эшем бик кечкенә булса да һәм мин андый игътибарга, кадерләүгә лаек булмасам да, партия һәм хөкүмәт җитәкчеләребез – сезнең тарафтан күрсәтелгән бу игътибарны мин, киләчәк эшләремә наказ төсендә аңлап, бөтен көчем белән акларга тырышачакмын. Бу, әлбәттә, ялгыз бер миңа күрсәтелгән игътибар түгел. Моны мин татар совет культурасы – сәнгате һәм әдәбиятына карата күрсәтелгән кайгыртучанлык дип аңлыйм. Мин сезнең һәм Казандагы бөтен иптәшләремнең бу игътибарына киләчәктә әдәбият һәм фронттагы зур эшләрем белән җавап бирергә тиешмен дип уйлыйм.
Мин китәсе көнне иптәшләр зур мәҗлес җыйганнар иде. Сез районда булып килә алмадыгыз булса кирәк. Мөхәммәтов һәм Тинчурин иптәшләр (Самат Мөхәммәтов ул вакытта КПССның Татарстан өлкә комитетында секретарь булып эшли, Закир Вәли улы Тинчурин – Татарстан китап нәшрияты директоры. – Авт.) дә бар иде. Мондый махсус кичә җыеп, анда Имаметдинов (Төхвәт Имаметдинов) һәм Кутуйның (Гадел Кутуй) миңа карата зурлатып, күпертеп речь сөйләүләре миңа, әлбәттә, бик уңайсыз булды. Бу инде артык эшләнгән эш иде. Мин моның өчен бик борчылдым, бик уңайсызландым. Оялып, кая керер урын тапмый аптырап утырдым. Чөнки артыграк мактап, артыграк куертып җибәрделәр. Шулай да, иптәшләрнең шундый җылы карашы һәм чын күңелдән әйткән теләкләре мине бик дулкынландырды. Мин моңа тирән рәхмәт белдерәм.
Семьям мин юкта хөкүмәт кешеләре тарафыннан үзенә зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелгәнен сөйләде. Моның өчен сезгә шулай ук рәхмәт укыйм. Кыскасы, без – язучылар һәм шулардан берсе мин – сезнең тарафтан зур игътибар белән чолганып алганбыз. Моны һәр адымда күрергә туры килә. Мин моны аңлыйм.
Моңарчы 5 айлык фронт-курс тормышымда, үз бурычымны иң алдынгы отличник булып үтәү белән бергә, егермеләп боевой шигырь яздым (1-2сен кичәдә укыдым). Моннан соң фронтовик һәм шагыйрь булып эшемне дәвам иттерермен.
Хәзер мин әле резервта. Шушы 2 көндә Көнбатыш фронтына хәрәкәттәге Армиягә китәм. Приказ көтәм. Фронттан сезгә шиксез язып торачакмын. Хушыгыз!
Кайнар сәлам белән,
Сезнең Муса Җәлил. 1942 ел, 23 гыйнвар».
Г.Динмөхәммәтов Кызыл Армия сафларында сугышучы бик күп гади якташларыбыз белән дә хат язышып тора. Татарстан Милли архивында сакланучы хатлар шул турыда сөйли. Менә шундый хатларның берничәсе.
«Бүген, ягъни 3 апрель көнне, Сезнең бүләкне алуым турында хәбәр итәсем килә. Аның өчен рәхмәт, ышанычыгызны аклармын.
Сезнең бүләгегез тыл һәм фронтның тыгыз элемтәсен күрсәтә һәм яңа батырлыкларга рухландыра. СССРның башка халыклары гаиләсендә тигез милләт вәкиле буларак мин, татар халкының бер улы, халкыбызның иминлеге өчен сугышам. Немец басып алучыларына каршы тагын да аяусызрак сугышачагыма ышандырам.
Иптәш Динмөхәммәтов, миннән Аспирова Асиягә зур сәлам җиткер! Оныта күрмә, ул бит минем якын иптәшем. Һәм аның иптәше Хуҗамөхәммәтова Зояга зур сәлам тапшыр.
Сәлам белән,
Сезнең героегыз Илдар Маннанов».
Илдар Маннанов хезмәт иткән фронтның татарча газетасы мөхәррире Б. Корбанов хатыннан да аларның күптәнге танышлар булуы күренә.
«Исәнмесез, ип. Динмөхәммәтов!
Бу хатны Сезгә Бари Корбанов дигән кеше яза. Мине хәтерли булсагыз кирәк: сугышка кадәр мин Зеледольск шәһәрендә завод газетасының редакторы идем. Сугыш башланганнан бирле – Хәрәкәттәге армиядә. Хәзер ... фронтында чыга торган татар газетасының редакторы булып эшлим. Монда татарлар бик күп һәм яхшы сугышалар. Илдар Маннанов та биредә. Ул бу арада хөкүмәтнең икенче бүләген алды. Сездән килгән бүләкне дә алды ул. Күп рәхмәт һәм сәлам тапшыра.
Сезгә бер үтенеч бар: безнең фронт газетасында басып чыгару өчен «Помощ Татарии фронту» иесемендә бер 100-150 юллык мәкалә язып җибәрүегезне сорыйбыз. Моны бу фронттагы татарлар телиләр. Зинһар, бу теләгебезне үти күрегез. Мәкалә рус телендә булса, бигрәк тә яхшы булыр. Ул вакытта рус газетасында да басып чыгарыр идек. Бик көтәбез.
Ялкынлы сәлам белән, майор Бари Корбанов.
1943 ел, 13 апрель.»
Сугыш чорында Гали Динмөхәммәтовка 343 шундый хат килә, шуларның 64-есе күмәк хатлар. Үзе фронтовикларга һәм аларның гаиләләренә 300дән артык хат яза.
1943 елдан башлап Татарстан фашистлардан азат ителгән Орел өлкәсен торгызуга зур ярдәм күрсәтә. Бу эш тә Г. Динмөхәммәтов җитәкчелегендә оештырыла. Сентябрь аенда Татарстан делегациясе составында Орелга барып, әлеге өлкә хуҗалыгына сугыш китергән афәт һәм бәлаләр белән танышкач, ул биредәге предприятиеләр һәм колхозларга нинди ашыгыч ярдәм кирәклеген ачыклый. Шул ук елны Татарстаннан Орелга төзелеш материаллары, җиһазлар, кием-салым, ашамлыклар төягән 107 вагон озатыла. Өлкә халкына ярдәм күрсәтү өчен татарстанлылар үз хисапларына 1 млн 286 мең сум акча җыялар. Колхоз һәм совхозлардан ун мең баш мөгезле эре терлек, 23 меңнән артык сарык, күп санда авыл хуҗалыгы кораллары һәм техникасы җибәрелә.
Татарстанның һәм аның халкының Бөек Ватан сугышы чорында фронтка күрсәткән ярдәмен, зур горурлык хисе белән, Г. Динмөхәммәтов 1944 елның гыйнвар азагында СССР Югары Советының 10 сессиясендә чыгыш ясаганда билгеләп үтә. Аның бу нотыгы барлык фронт газеталарында бастырыла.
«Татарстан промышленносте, - ди ул чыгышында, - Ватан сугышы чорында үзенең продукция эшләп чыгаруын арттыра бара. 1943 елда ул, 1941 елгы белән чагыштырганда, продукция чыгаруны 42 процентка арттырды. Оборона промышленностебыз ике тапкыр диярлек үсте... Хәзер бездә эшләп чыгару программасын үти алмый торган предприятиеләр юк. Бөтенсоюз социалистик ярышында беренче, икенче, өченче урыннарны алган дистәдән артык предприятиебез бар. Аларның берничәсе Дәүләт Оборона Комитеты һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының Күчмә Кызыл байрагын инде бик күп айлардан бирле үз кулларында тоталар. Ә Казан мехкомбинаты коллективы исә, үз-үзен аямыйча хезмәт иткән өчен СССР хөкүмәте тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнде...
Бездә фронт һәм тыл бер гомуми мәнфәгатьләр белән яши, алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Тылдагы хезмәт ияләре Ватаныбыз сакчылары турында даими кайгырталар. Ватан сугышы дәверендә Татарстан хезмәт ияләренең фронтка һәм шулай ук Украина, Белоруссия партизаннарына 37 миллион сумлык бүләкләр һәм 10 миллион сумлык җылы киемнәр җибәрүен әйтү дә җитә... Татарстан хезмәт ияләре кыска гына вакыт эчендә үзләренең саклык акчаларыннан танклар колоннасы һәм авиаэскадрильялар төзү өчен 205 миллион сум акча җыеп бирделәр... Моннан тыш, сугыш дәверендә оборона фондына акчалата һәм кыйммәтле әйберләр белән 51 миллион сум керттеләр». Шунысы игътибарга лаек, республиканың еллык бюджеты 1940 елда 405 миллион, 1943 елда 420 миллион сум булган.
Гали Динмөхәммәтов үзе җитәкләгән республика белән чын-чынлап горурлана, аның халкын башка халыкларга үрнәк итеп күрсәтә белә. Союз депутатларына ул татарларның уртак Ватан азатлыгы хакына фидакарь хезмәт итүләре, сугышка иң батыр егет һәм кызларын озатуы турында сөйли. Мәсәлән, шул ук чыгышында Чыпья районының «Правда» колхозыннан 70 яшьлек Ибраһим ага Ногмановның сугышка алты улын озатуын мисал итеп китерә. «Аның Хәбибулла исемле улына бик зур батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, – ди ул горурланып. – Фронттагы татар егетләре, илебезнең намусы, азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен, күп милләтле данлы Кызыл армия сафларында геройларча сугышалар. Татарстанның иң яхшы уллары Ватан сугышы чорында иң зур хәрби дәрәҗәләргә – генерал исеменә – лаек булдылар: Советлар Союзы Герое иптәш Сафиуллин, Чанышев, Әбсәламов һәм башкалар. Татар халкының дистәләгән уллары, бик зур батырлыклары өчен, Совтелар Союзы Герое исемен алдылар, меңнәрчә татар егете орден һәм медальләр белән бүләкләнде».
Шул ук чыгышында Г.Динмөхәммәтов тагын бер зур мәсьәләне күтәреп чыга. Бу – куәтләнә барган сәнәгать предприятиеләрен һәм авыл хуҗалыгын энергетика ресурслары белән тәэмин итү һәм электрлаштыру проблемасы. «Казан өчен һәр көн йөзләрчә тонна ягулык кирәк, - ди ул. – Бу ягулыкны ерак урыннардан китерергә туры килә, ә ул электроэнергияне гидроэлектростанцияләр төзү юлы белән Татарстанның үзеннән алырга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, Вятка елгасында гидроэлектростанция төзергә мөмкин. Бу эш безне артык ягулык ташудан коткарыр һәм электр энергиясен бик арзанайтыр иде. Моннан тыш, Татарстанда Зәй, Ык, Чишмә һәм башка шуның кебек ваграк елгалар бик күп. Аларда гидростанцияләр төзү эше республикабызның икътисади көчен нык күтәрер, халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүне яхшыртыр һәм авыл хуҗалыгына да бик зур ярдәм итәр иде... Безнең республиканың Шөгер районында нефтьле урыннар күп. Җитәрлек игътибар булганда, скважиналар тишүне җайга салганда, безнең республика илебезгә һәр тәүлек 10-20 мең тонна нефть бирә алыр иде».
Югары Совет рәисенең эшчәнлеге гаять күп төрле булу аның көндәлек мәшәкатьләреннән күренә. Бу елларда Г.Динмөхәммәтовны фронт хәлләре дә, предприятиеләрнең җитештерү планнары да, авыл хуҗалыгындагы кыенлыклар да, яше тулганнарны фронтка мобилизацияләү эшләре дә, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту теләге дә борчый. Ул гына түгел, кырыс сугыш чоры булуга карамастан, мәгариф һәм мәдәният, шәһәрләрнең төзеклеге һәм чисталыгы, мохтаҗларга ярдәм кебек сораулар да аның игътибарыннан читтә калмый. Кешеләргә якынрак булу, Казан тормышын үз кул астында эшләүчеләр авызыннан ишетеп түгел, ә үз күзләре белән күреп тору өчен ул күп вакыт эшкә җәяүләп йөри, машинадан бик ашыгыч вакытларда гына файдалана. Әле сугыш бетмәгән, ә ул 1945 елның февралендә үк, Татарстанның июнь аенда булачак 25 еллык юбилеена әзерлекне башлау йөзеннән, Казанның һәм Татарстандагы башка шәһәрләрнең төзеклеге турында кайгырта башлый, аларны төзекләндерү планнарын әзерләү буенча йөкләмәләр бирә һәм шул йөкләмәләрнең үтәлешен катгый тикшереп тора. Гәрчә Мәскәүдән әлеге олуг юбилейны уздыруга рәсми рөхсәт әлегә булмаса да, җаваплылыкны үз өстенә алып, республика рәисе тагын бер зур эшкә тотына. Татарстанның дәрәҗәсен, татар халкының абруен арттыруга исәпләнгән, сәяси әһәмияткә ия булган әлеге чараның нинди катлаулы мәшәкать булуын күзаллау өчен, бәйрәм уңаеннан Татарстанның лаеклы вәкилләрен хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләү һәм вак җинаятьләр аркасында төрмәдә утыручы кайбер кешеләргә республикада амнистия уздыруны сорап партиянең Үзәк Комитетына язылган хатларга күз салу да җитә.
(Хатның башында кулдан язылган: «Бу хатны үзе белән ип. Динмөхәммәтов алды.
№ 324/4. 13. 04. 45 ел»).

ВКП(б) ҮК секретаре иптәш Г.М. Маленнковка.
1945 елның 25 июнендә Татарстан АССР төзелүгә 25 ел тула. Чирек гасыр эчендә безнең республика хезмәтчәннәре, партия һәм хөкүмәтнең көндәлек ярдәме белән, икътисади һәм мәдәни күтәрелеш буенча зур тарихи юл үттеләр.
Сәнәгать Татарстанның халык хуҗалыгында төп тармакка әверелде. Әгәр 1940 елда сәнәгатьнең гомуми продукция күләме 1. 125 млн сум булса (1913 ел белән чагыштырганда 13 тапкыр артык), ә инде Бөек Ватан сугышы елларында 3 тапкыр артты. 1944 елда 3.681,7 млн сумлык продукция җитештерелде (планга карата 100,3%).
Республика карамагындагы предприятиеләрнең эше сизелерлек яхшырды. Сугыш дәвамында Татарстанның җирле сәнәгате продукцияне 20 процентка арттыруга иреште – 1940 елдагы 256 млн сумнан 1944 елда 301 млн сумга җиткерде. Узган елны җиңел, азык-төлек һәм җирле сәнәгать, промкооперация буенча планнар арттырып үтәлде.
Безнең республиканың колхозчылары фронтка зур ярдәм күрсәттеләр һәм күрсәтеп торалар. Дөрес, без әле Татарстанда авыл хуҗалыгының артта калуын җиңә алмадык, әмма шундый шартларда да күп кенә колхозлар сугыш барган көннәрдә авыл хуҗалыгы эшләрен уңышлы башкаралар. 1944 елда 1130 колхоз икмәк әзерләү планнарын үтәде, йөзләгән колхоз дәүләткә планнан тыш унар меңләгән центнер бөртек, бәрәңге, яшелчә һәм башкаларны тапшырды.
Республиканың 19 машина-трактор станциясе трактор эшләре планын арттырып үтәде, ә аларның кайберләре йөкләмәне 163-182 % итеп үтәделәр.
Республиканың мәдәни тормышы бертуктаусыз үсеш кичерә. Башлангыч, тулы булмаган урта һәм тулы урта белем мәктәпләре челтәре 1940/41 уку елындагы 3510нан 1945 елда 3718гә җитте. Югары һәм урта уку йортлары берөзлексез сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерли. Казанда 6 театр эшли – өчесе татар, өчесе рус театры.
Безнең интеллегенция зур эш башкара. Инженер-техник хезмәткәрләр, уйлап табучылар Кызыл Армиянең хәрби техникасын яхшырту өчен күп хезмәт куйдылар. Әдәбият, сәнгать әхелләре, укытучылар, артистлар үз хезмәтләрен бөек җиңү эшенә, киң хезмәтчән массаларны совет патриотлыгы рухында тәрбияләүгә багышладылар.
Татарсанның 25 еллыгы хөрмәтенә шәһәрләрдә һәм авылларда социалистик ярыш киң җәелдерелде. Эшчеләр, колхозчылар, интеллегенция республика юбилеен лаеклы каршылау өчен ярышалар.
Югарыда язганнарны истә тотып, Татарстан АССРның Югары Советы Президиумы, Халык Комиссарлары Советы һәм ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты сездән, хөрмәтле Георгий Максимилианович, быел июнь аенда Татарстан АССРның 25 еллык юбилеен үткәрүгә рөхсәт сорый.
Шулай ук Татарстан АССРның 25 еллыгы уңаеннан сәнәгать, транспорт, колхоз һәм совхозлар, МТС, фән, техника, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәләренең алдынгы кешеләрен, республиканың иң яхшы партия һәм совет җитәкчеләрен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә рөхсәт сорыйбыз.
ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Г. Динмөхәммәтов
Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе С. Шәрәфиев
ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре З. Муратов

Татарстан АССРның 25 еллык юбилее уңаеннан тоткыннарга амнистия үткәрүгә рөхсәт сорап язылган хат
23.05.45 ел
ВКП(б) ҮК секретаре Г.М. Маленковка
Хөрмәтле Георгий Максимилианович!
Татарстан АССР оештырылуның 25 еллык юбилее уңаеннан Сезгә һәм Сезнең йөзегездә ВКП(б) Үзәк комитетына үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез: РСФСР Югары Советы Президиумына Татарстан АССР халык судлары тарафыннан Татарстан АССР территориясендә кылган җинаятьләре өчен хөкем ителгән кешеләргә карата өлешчә амнистия үткәрү турында Указ чыгарырга рөхсәт бирсәгез иде.
Советлар Союзының немец-фашист басып алучыларына каршы Бөек Ватан сугышы чорында (1941-44 еллар) Татарстан АССР халык судлары төрле җинаятьләре өчен 248 706 кешене хөкем итте.
Хөкем ителүчеләрнең күпчелеге вак урлашулар, хезмәт дисциплинасын бозу һәм башка шундый куркынычсыз җинаятьләр өчен хөкемгә тартылган. Мәсәлән:
а) прогуллар һәм үз белдеклеге белән эштән китү (СССР Югары Советы Президиумының 1940 ел, 26 июнь Указы) - 111 023 кеше;
б) колхозчылар тарафыннан, җитди сәбәп булмый торып та, мәҗбүри хезмәт көннәре күләмен тутырылмавы – 23 032;
в) социалистик милек урлашу (УКның 162 «г» һәм 162 «д» маддәләре) – 32 783;
г) җитештерүдә вак урлашулар (УКның 162 «е» маддәсе) – 8719.
Соңгы ике категориягә кертелгәннәрнең күпчелеге социалистик милекне зур булмаган күләмдә урлашкан өчен хөкем ителгән.
д) аерым гражданнардан урлашу (УКның 162 «а», «б», «в» маддәләре нигезендә 2 елга кадәр) – 3000;
е) явызлыкка җитмәгән дәрәҗәдәге хулиганлык (УКның 74 маддәсе, 1 бүлек) – 3 294;
ж) сәүдә кагыйдәләрен бозу (УКның 105 маддәсе) – 2 702;
з) салым һәм мәҗбүри вазифаларны үтәүдән тайпылу (УКның 59-6 маддәсе) – 1 670;
и) җаваплы шәхесләрнең үз хезмәт урыныннан файдалануы (УКның 100 маддәсе) – 4 046;
к) җаваплы шәхесләрнең үз хезмәт вазифаларын үтәүгә салкын мөнәсәбәте (УКның 111 маддәсе) – 3 312;
л) атлар белән җинаятьчел-саксыз эш итү, дәүләт һәм җәмәгать мөлкәтен бозу (УКның 79, 79-4 маддәләре) – 3 100;
и) башка төрле маддәләр буенча – 46 983.
Хөкем ителгәннәр арасында колхозчылар – 45%, эшчеләр – 27,5%, хезмәткәрләр – 12,4%, башкалар – 15,5%.
Хөкем ителгәннәрдән 59 198 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән (шул исәптән 36 874 кеше 1 елдан 2 елга кадәр), 18 590 кеше хезмәт белән төзәтү эшләренә кушылган.
Шулай итеп, хөкем ителгәннәрнең күпчелеге колхозчылар һәм эшчеләр, алар арасында хатын-кызлар шактый.
Бик күп кеше кыска срокка ирегеннән мәхрүм итүгә һәм ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган карарларга тартылган.
Өлешчә амнистия турында безнең үтенечебезне канәгатьләндерү, беренчедән, Татарстан АССР халкының мораль-сәяси күтәрелеш факты булса (өлешчә амнистия нәтиҗәсендә, якынча исәпләүләр күрсәткәнчә, 193 448 кешедән хөкем ителү алыныр иде), икенче яктан, ирегеннән мәхрүм итү һәм хезмәт белән төзәтү эшләреннән якынча 23 799 кешене хөкем чараларыннан азат итәр иде.
Без бу очракта амнистияне җинаятьчеләргә, рецидивистларга, социалистик милекне урлаучыларга, үтерүчеләргә, бандитларга, Кызыл Армиядән һәм хәрби предприятиеләрдән качкан дезертирларга, контрреволюция һәм башка куркыныч җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәргә карата кулланырга уйламыйбыз.
РСФСР Югары Советы Президиумы Указының амнистия турында тәкъдим ителә торган проекты Татарстан АССР Прокуратурасы һәм Юстиция Халык Комиссариаты тарафыннан эшләнде, Татарстан АССР Эчке эшләр Халык комиссариаты белән килешенде.
ССР Союзы прокуроры ип. Горшенин Татарстан АССР оештырылуы уңаеннан мондый амнистия үткәрүне хуплый.
Татарстан АССР Югары Советы президиумы рәисе Г. Динмөхәммәтов
Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе С. Шәрәфиев
ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре З. Муратов».
Әлбәттә, республика юбилее белән бәйле сораулар моның белән генә чикләнми. Тантаналы җыелышларны республика күләмендә дә, шәһәр һәм районнарда да уздыру, күп кенә хезмәт алдынгыларын бүләкләү, төзекләндерү һәм яшелләндерү, юллар салу һәм башка шуның кебек меңләгән эшләр, алар өчен Союз бюджетыннан акча бирдерү – болар барысы да Татарстан рәисе җилкәсенә төшә.
Сугыш тәмамлангач, Г. Динмөхәммәтов тагын җаны-тәне белән республиканың икътисадын ныгыту эшенә керешә. Аның иң зур хыялларыннан берсе – һәрбер торак пунктны электрлаштыру, Көнчыгыш районнарда табылган нефть ятмаларын күпләп чыгара башлау, шулар хисабына халыкның тормышын яхшырту. Туган авылына кайтуларының берсендә ул якташлары белән дә шул турыда озак итеп сөйләшеп утыра, якташларының фикерен ишетә.
«Сугыш елларында безнең Чәтерән авылы өч колхозга бүленгән иде, - дип искә ала Габдулла ага Мөгыйнов, - «Үсәр», Суворов исемендәге һәм Кутузов исемендәге колхозлар. Сугыштан соң авылга, ниһаять, ир-атлар кайта башлады. Авылны «Үсәр» исеме белән бер колхозга җыеп берләштерделәр. Җитәкчесе итеп Минзакир Шәмиевне сайладык. Шулай шау-гөр килеп тернәкләнеп яткан чор иде – кемнеңдер авызыннан электр станциясе турында сүз чыкты. Чынлап та, бөтен эшләрне кул белән башкара торган вакыт иде, әмма болай, искечә, көч белән эшләп кенә алга китеп булмаячагын барыбыз да чамалыйбыз бит. Шуңа күрә бер җыелышкан чакта тоттык та, авылдашыбыз Гали Динмөхәммәтовка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылдык. Ул Татарстан Югары Советы рәисе булып эшли иде. Җитмәсә, соңгы берничә кайтуында Татарстанны электрлаштыру турындагы хыяллары, фикерләре белән уртаклашып, озак-озак гәп корып торган иде. Гали абый янына баруны Шәйхетдинов Гыйльмигә йөкләдек... Дөрестән дә, Гыйльметдин абзый бара Динмөхәммәтов янына, сөйләшә. Имеш, Гали абый, Гыльметдин каршында ук, телефон аша, Сталинның үзе белән сөйләшкән һәм аннан авылга ярдәм итәргә рөхсәт алган, дип ишеттек әле. Берничә көннән авылга вәгъдә ителгән ярдәм килеп тә җитә: акчалата 350 мең сум, 2 автомашина («полуторка»лар), 70 баш ат, 75 ат көчле бер локомобиль, электростанция».
Бу хәлләр 1948 елда булгандыр, күрәсең, чөнки Габдулла абый 1949 елның язында бөтен авыл урамнары буйлап урманнан электр баганалары өчен имән ташыганнарын искә ала. Җәй буена баганалар утыртыла, чыбыклар сузыла, иске биналарны сүтеп, җыеп алынган ташлардан теге станцияне урнаштыру өчен бина төзелә, локомобиль җиһазландырыла. Шул елның көзендә локомобиль дә, электр станциясе дә эшли башлыйлар. Бөтен республиканы электрлаштыру шундый темплар белән башкарыла. Һичшиксез, бу инде сугыштан соңгы авыр чорда республиканың халык хуҗалыгын күтәрүдә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда гаять зур сикереш иде. Хезмәткә яраклы эшче кулларының төп өлешен сугышта югалтып, җитештерелгән бөтен продукциясен диярлек баштан фронтка җибәреп барып, аннары үзенә матди зыянга булса да Советлар Союзының Көнбатыш өлкәләренә һәм республикаларына халык хуҗалыгын торгызуда булышып хәлсезләнгән Татарстан, Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтов кебек талантлы оештыручылар җитәкчелегендә, кыска гына вакыт эчендә сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча элек ирешкән күләмнәргә кайта, нефть һәм газ чыгара башлый, ахыр чиктә, илнең иң алдынгы үсешкә ия регионына әверелә.
Кызганычка каршы, Г. Динмөхәммәтовка сугыштан соң озак яшәргә һәм республика белән идарә итәргә насыйп булмый. 1951 елны Кырымда үткәргән ялыннан кайтышлый, Гали Афзалетдин улы кинәт авырып китә һәм аны Мәскәүнең бер шифаханәсенә салалар. Бәла булыр кебек тә түгел, хатынына аның тиздән тереләчәге һәм өенә кайтачагы турында әйтәләр. Хөсния ханымны, тынычландырып, Казанга кайтарып җибәрәләр. Ләкин... берничә көннән Татарстанга кайгылы хәбәр килеп төшә: республика рәисе Динмөхәммәтов үлгән. Бу фаҗиганең күп яклары әле бүгенгәчә серлелек пәрдәсе белән капланган.
«Ул – Россиядә иң өлкән дәүләт эшлеклесе иде, - дип искә ала Фикрәт Табеев (Я. Шәфыйковның «Фикрәт Табеев» дигән китабыннан). – 1920 елдан бирле партия һәм дәүләт эшендә. Ачык йөзле, кече күңелле кеше иде. Кремльгә эшкә барышлый университет янында, һичшиксез, тукталыр, һәркем белән исәнләшер, гәпләшер иде».


ХАТЛАРДА – ИЛ СУЛЫШЫ
«Кадерле Динмөхәммәтов ага!
Вакытыгызның чиктән тыш зур һәм катлаулы хөкүмәт эшләренә бүленгәнлеген, шунлыктан аерым шәхси мәсьәләләр турында хатлар язып борчу кирәк түгеллеген яхшы беләм. Ләкин шулай булса да, хәлемнең төзәлүенә артык ышанычым булмагач һәм баштан кичергәннәрем эшкә дәртне сүндерерлек булып нык тәэсир итә башлагач, турыдан-туры Сезгә хат язарга булдым.
Моннан бер-ике ай элек, Сез мине очратып, җылы һәм иң якын тойгы белән минем хәлемне сорашкан идегез. Мин, Сезгә барып чыгып, баштанаяк сөйләргә яки хат аркылы язарга теләгемне белдергән идем. Ләкин ул теләгем көчле булса да, кыюлыгым җитмәде, уңайсызландым. Мин гомеремдә бер вакытта да үз мәсьәләм белән зур җиргә кереп сөйләгәнем, язганым юк. Үзең турында сөйләү, үз мәсьәләңне күтәреп йөрү – иң авыр һәм иң күңелсез эш.
Дөрес, Динмөхәммәтов ага, минем үз мәсьәләм генә түгел, Сезнең белән бик күп зур, җитди эшләр турында да киңәшә торган сүзләрем күп. Мәсәлән:
Опера театрының җитәкчелеге, перспективалары, профиле, репертуары турында;
Татар совет сәнгатенең аерым кешеләре, аларның тормышлары һәм киләчәкләре турында
Татар тарихы һәм татар әдәбияты тарихы мәсьәләләре турында;
Язучылар союзының хәле һәм перспективасы турында;
Нәшрият, матур әдәбият, театр һәм башкалар турында;
Үземнең язачак зур тарихи әсәрем турында.
Әбәттә, бу темаларга, гомумән, «сүз юктан сүз булсын» дип сөйләшеп утыру турында әйтмим. Мин бу сораулар буенча бик принципиаль, кыю һәм мөһим фикерләр, конкрет проблемалар куяр идем.
Шулай булса да, бу сораулар буенча да Сезгә керергә дә, язарга да һаман кыймадым. Һәрхәлдә, бер кереп сөйләшә алырмын дип ышанам.
Ә хәзер мин үз хәлемнән артык тәэсирләнеп, бары үз хәлем турында гына (башка темага кагылмыйча) язырга батырчылык иттем.
Мин гыйнварга кадәр Мәскәүдә яшәдем. Элек «Коммунист» газетасында эшли идем. 1935 елда ул бетерелгәч, мин 1935 елның башында татар опера студиясенә эшкә кердем. Миңа әдәби эш – репертуар хәзерләү эше – йөкләнде. Дүрт ел эшләп, студия эшен төгәлләгәч, бу ел студия коллективы белән бергә Казанга кайттым. Опера студиясе төзелгәч тә, язучылардан иң беренче кеше булып мин операга килдем. 1934 елны ук мин студиягә әдәби консультацияләр белән ярдәм итә башладым һәм, 1935 елдан штатка кереп, 4 ел буе тоташ опера тудыру өлкәсендә көч салдым. Менә шунлыктан, миңа Мәскәүдән китү зур кыенлыклар белән бәйләнешле булса да һәм минем өчен хезмәт итүдән бигрәк язып яту файдалырак булса да, мин, операга нык бирелгәнлектән, Казанга кайттым. Һәм опера театрында эшли башладым.
Мин студиядә гел директорлар белән көрәшеп, кагылып-сугылып яшәдем. Репертуар өлкәсендәге дөрес, принципиаль юлны үткәрү миңа бик кыйммәткә төшә иде... Политик тотнаксыз һәм художество ягыннан сай булган либреттоларны үткәрмәү миңа бик кыенлык һәм көрәш аркылы гына насыйп булды...
Мин принципиаль линия алып бардым. Ләкин шуның өчен бик нык кагылдым....
Казанга кайттым. Мин хәл тамырдан үзгәрер, миңа кешечә мөнәсәбәт туар, дип уйлаган идем. Ләкин алай булып чыкмады.
Иң башлап тормыш шартларыннан башлыйм: Казанга февраль башында ук күчсәм дә, мин майның 20сенә кадәр квартира ала алмадым...
Майда Мәскәүдән гаиләмне алып килгәч, килеп бер атна тырышып йөргәч, бер бүлмә бирделәр. Ләкин ут юк, еш кына суы да булмый. Иҗат итү мөмкин түгел...
Оештыру, консультация ягыннан гына түгел, иҗат ягыннан да операга хезмәтем күзгә бәрерлек.
Биш ел буе опера тармагында эшләү миңа күп тәҗрибә бирде. Миңа операны ташлап китү берни түгел. Мин язучы. Миңа язарга тема һәм жанр күп. Ләкин биш еллык тәҗрибәсе булган, опера әдәбиятын тирән аңлаган, опера культурасын үзләштергән кешенең калуы, минемчә, театрга кирәк иде.
Бер генә кеше булса да мин язган яхуд мин сөйләгән консультация-рецензияләрне укыса иде. Мин бит «Бу йомшак, бу әйбәт» дип пичәт сугып утырмыйм. Мин һәр әсәргә тирән анализ ясыйм. Һәр әсәрнең нигезен актарып, бөтен яклап җентекләп, гыйльми бер тикшеренү үткәрәм. Чөнки мин авторга культура бирергә тиеш. Мин бик каты таләпчән. Шуңа күрә кайбер авторлар мине яратмый. Ләкин яхшы сыйфат өчен шул кирәк.
Мин бу 5 ел эчендә операга көчемне биреп, иҗатта артта калдым. Шулай да күп кенә поэмалар, шигырьләр яза алдым.
Операга менә шулай органик керү аркасында мин Казанга кайттым, операга тагын да тирәнрәк хезмәт күрсәтмәкче идем...
Казанга килгәч, мине Язучылар союзы председателе итеп сайладылар. Ачык әйтәм, мин бу эшне теләмәдем, көчләнеп килдем. Ләкин кушкач, хәзер бирелеп эшлим. Иптәш Мөхәммәтов (партиянең өлкә комитеты секретаре. – Шәмси Хамматов) минем белән сөйләшкәндә ... «Операдан алмыйбыз, икесендә дә эшлә, ярдәмчеләр булыр, квартира бирәчәкбез» диде.
Мин Язучылар союзы эшен дә бик яратам. Анда да өр-яңа, зур эшләр башлап торам. Ике җирдә эшләү бик авыр. Ләкин түзәрмен. Тырышырмын. Операдан китмәм.
Мин 1919 елдан бирле яшьли әдәбиятка килгән кеше. 1919 елдан бирле басылам. Мәскәүдә беренче балалар журналын тудырып, 6 ел тоташ балалар әдәбиятында эшләдем һәм совет балалар әдәбиятының нигез салучыларыннан булдым. Ул хезмәткә дә кайберәүләр кул гына селтәп куйдылар. Инде операга 5 елны биреп, беренче опера әдәбиятын тергезүчеләрдән булдым. Аңа да шундый караш булса, бу авыр тәэсир итә шул.
Бу ел мин 2 зур поэма яздым. Халык бик яратты. Хәзер Казанның чехлар кулыннан алынып һәм шул чорның чын геройларын сурәтләгәр тарихи әсәрне язуга материал җыям һәм бу әсәрне башкарачагыма ышанам...
Динмөхәммәтов ага!
Тормышның авыр шартларга куелуы һәм үземнең шулай читкә кагылуым йөрәккә бик авыр тәэсир итте. Ахыры түзмәдем. Хат итеп йөрәгемдәге авыр уйларны Сезгә язарга булдым...
Язасым килә, эшлисем килә. Сез мине электән дә беләсез. Миндә энергия җитәрлек. Сез беләсез, 1928-30 елларда мин бер үк вакытта вузда укый идем, комсомол Үзәк Комитетында эшли идем, бер үзем редактор да, секретарь да, корректор да булып айлык журнал чыгара идем, шунда ук язучылар оешмасына (ул вакытта МАППка) җитәкчелек итә идем. Шулар өстенә язарга да вакыт таба идем.
Хәзер дә ике җаваплы хезмәт өстендә. 3 ел ял иткәнем юк. Квартирам юк. Ләкин эшкә дәртем җитәрлек. Зур-зур әсәрләр дә язарга җыенам...
Азмы-күпме Сез мине белгәнгә күрә, болай ачык һәм ачынып яздым. Үз гомеремдә беренче мәртәбә үзем турында сүз алып сөйләдем. Бәлки беренчесе һәм ахыргысы шул булыр.
Сез, һәрхәлдә, үзегез нәтиҗә ясарсыз. Ләкин бу үзе турында гына уйлый ала икән дигән фикердә кала күрмәгез.
Югарыда әйткәнемчә, Сезнең белән киңәшәсе бик җитди мәсьәләләр бар. Ләкин барысын да бер хатка тыгасым килмәде.
Кабул итсәгез, кереп, алар турында сөйләп, киңәш алып чыгар идем.
Сәлам белән, Муса Җәлил. 1939 елның 22 июне».

«Хөрмәтле Динмөхәммәтов ага!
Сезгә йөрәгемнән чыккан кайнар боевой сәламемне сөйләп калам.
Мин армиягә киткәннән бирле, фронт эшеннән бушаган арада, Сезгә шундый сәлам хатлары язуны гадәт иттем. Сез моның өчен миңа ачуланмый торгансыздыр бит?
Моннан элек язган хатларымны вакытында алгансыздыр дип ышанам. Казаннан киткәннән соң мин бераз вакыт Мәскәүдә резервта булдым. Аннан мине Төньяк-көнбатыш фронтына (Волхов юнәлеше) батальон военкомы итеп җибәрделәр, ә монда, минем язучылык һәм газета эшендәге тәҗрибәмне искә алып, Хәрәкәттәге удар армия газетасына литератор-инструктор итеп билгеләделәр. Шул көннән алып мин фронтта военкор. Болай тыныч эштер кебек тоелса да, ләкин ул фронтта алай ук түгел. Миңа, военкор буларак, атнага 2 генә көн редакция землянкасында (шалашында), ә 5 көн рәттән фронтның алгы позицияләрендә, полк, батальон, рота рубежларында, блиндаждан-блиндажга боевой походта йөрергә туры килә. Чөнки шунсыз газетаны оператив һәм боевой итеп чыгарып булмый. Фронтның чын геройларын, шулай ук командир һәм сугышчыларны газетада яктырту, анализ ясау өчен, боевой эпизод һәм операцияләрне бары фронтның алгы сызыгында гына күреп була. Мин, үз фронтыбызның бөтен почмагында булып, шактый нәрсә күрергә, шактый хәлләр баштан кичерергә өлгердем инде. Зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медаль алган татар егетләрен дә байтак күрдем. Алар турында «Кызыл Татарстан»га язам, шулай ук әдәби әсәр язарга җыенам. Шулай итеп, монда чын-чынлап, шигырьдә әйткәнчә, бер үк вакытта каләм һәм автомат белән сугышырга туры килә. Мин үз эшемнән бик разый. Бу эштә күп нәрсә күрергә, күп нәрсә кичерергә мөмкин. Тик шулай да мин, Фадеев тәкъдим иткәнчә, «Кызыл Татарстан»ның махсус военкоры булып, милли частьларда йөрергә, татар геройлары турында язарга теләр идем. Татар язучысы булганга, мин рус газетасына күп файда китерә алмыйм. Бу турыда «Кызыл Татарстан»га яздым инде. Барып чыкса, яхшы булыр иде, көтәм. Әгәр Сез бу эштә ярдәм итсәгез, бәлки, чыннан да, барып чыгар иде. Татар халкының Ватан сугышында катнашуын чагылдыру һәм шуңа материал җыю өчен дә минем хезмәтемә киң юл ачылыр иде.
Сезгә, Гали ага, тагын бер зур үтенечем бар: минем тормыш иптәшем Әминәгә Мәскәүгә барып килергә пропуск кирәк иде. Аның әти-әнисе Мәскәүдә. Ул, 5 яшьлек кызым Чулпанны әти-әнисенә илтеп куеп, үзе эшкә урнашырга тели. Аннан әтисенең саулыгы начар, шуңа борчыла. Сез, мөмкин булса, Әминәгә кызым белән Мәскәүгә барып килергә ничек тә пропуск алуда ярдәм күрсәтсәгез икән. Моны инде бик үтенеп сорыйм.
Үзем язу эшемне дәвам иттерәм. Байтак шигырь һәм җыр яздым. Буш арада Сезгә күчереп җибәрермен әле.
Хушыгыз! Сәлам белән, Муса Җәлил.
1942 ел, 2 июнь».

«Хөрмәтле Гали Афзалетдинович!
Бу хатны ерактан язам. Казаннан киткәндә Сезне күрә алмадым, бик кызганыч. Сез күрсәткән искиткеч кызык материалларны язып ала алмадым, бик кызганыч. Чакыру килеп, ашыгыч төстә чаестька китергә туры килде, шуңа ул материалларны үзем белән алып китә алмадым. Китәр алдыннан ип. Колыбанов (Татарстан партия өлкә комитетының беренче секретаре. – Авт.) янында булдым , ул миндә әйбәт тәэсир калдырды. Аңа сәлам әйтегез.
Хөрмәтле Гали Афзалетдинович, миңа бик зур эш тапшырдылар. Аны үтәү өчен бөтен көчемне бирәчәкмен. Шул ук вакытта, кү еллар буе искиткеч ярдәмчел кеше икәнегезне белгәнгә күрә, Сезнең булышлыкка өмет баглап торам. Кайчан да булса ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм, кире какмассыз дип ышанам. ..
Мәскәүдә шушы көннәрдә минем китап басылып чыгарга тиеш, берәр данәсен алуга, Сезгә, һичшиксез, җибәрермен.
Тирән ихтирам белән, Әхмәт Ерикәев.
1942 ел, 5 декабрь».

«Хөрмәтле Гали ага!
«Кызыл сугышчы»ның Сезнең мәкалә басылган номерын җибәрәм. Сез бәлки аны алгансыздыр да инде. Чөнки «Кызыл сугышчы» Сезнең исемгә җибәрелеп тора. Шулай да, на всякий случай, үзем тагын җибәрим дидем. Вакыт табып, газета турында фикерләрегезне әйтсәгез, яхшы булыр иде.
Мин яңа гына Вязьмадан кайттым. Шәһәр урынында тоташ хәрабәләр. Немец мерзавецлары бөтен йортларны шартлатып һәм яндырып киткәннәр. Немецларның андагы ерткычлыклары турында «Совет әдәбияты» журналы өчен озын очерк язам.
Фәтхуллин (Ф.Фәтхуллин – Бөек Ватан сугышы герое) турында очерк яздым. Татгосиздат тапшыруы буенча 2 табаклы китап яза башладым һәм бер сәхнә әсәре язуны өмет итәм. Бу эшемдәге ярдәмегез өчен Сезгә рәхмәт укыйм. Либретто турында бер фикергә килгәнем юк әле, чөнки моның өчен Фәтхуллинның частенда булып кайтырга кирәк. Ә Җиһанов (композитор Нәҗип Җиһанов), булса тиз булсын, ди. Хәрби кешенең вакыт бюджеты үз теләвенә генә карап йөрми бит.
Казанда Фәтхуллинның хатынын, балаларын күрдем. Кыш көне Сез аларның тормышын тикшереп, ярдәм күрсәтергә кушкансыз икән, бу ярты юлда калган, балалар киемсез икән. Мин аңар Сезнең бу мәсьәләгә зур игътибар итүегезне сөйләдем.
Минем Сезгә үземнең бер үтенечем бар, Гали ага. Улым Феликс озак вакытлар авырды, слабыйланды, бу турыда врачтан справка да бар (ул Шаһиморатовта). Шул баланы яхшы бер санаторийга җибәрү турында ярдәмегезне үтенер идем. Мондый мәсьәләләр белән Сезнең вакытыгызны алу мәгънәсезлек икәнен белсәм дә, язарга кыюлык иттем, ачуланмагыз.
Хөрмәт белән,
М.: Максуд
1943 ел, 12 апрель».

«Хөрмәтле Гали ага!
Сезгә 3нче Украина фронтыннан сәлам җибәреп, зур, җаваплы эшләрегездә матур уңышлар телим.
Мин фронт газетасының татарчасын редактировать итәм. Вакыт сыйдырган кадәр язгалыйм да. Сезгә сентябрь аена кадәр газета җибәреп торган идек, шуннан политуправление читкә газета җибәрүне тыйды. Шул сәбәпле җибәрүебез өзелеп калды. Хәзер мин Сезгә Хәсән Хәйри иптәш артыннан кайбер номерларны, шулар арасыннан Татарстанга багышланган һәм Сезнең мәкаләгез басылган сәхифәлесен җибәрәм. Вакыт табып, хат язсагыз, киңәшләр бирсәгез, шат булыр идем.
Фронт хәлләрен Хәйри иптәш сөйләр. Татар егетләре немец мәлгуньнәрне нык тукмыйлар.
Сәлам белән, Мәхмүд Максуд.
1943 ел».

«Хөрмәтле Гали ага!
Сезгә сугышчан сәлам күндереп, зур җаваплы эшләрегездә зур уңышлар телим. Фронтыбыздагы татар егетләреннән Сезгә сәлам. Бөек Ватаныбызның барлык милләт уллары белән бергә, татар егетләре фрицларны нык тукмыйлар.
...Бәйгедә без балкытырбыз Татарстанның данын,
Үч сусынын кандырырбыз, агызып дошман канын...
- диләр алар («Казанга – фронт сәламе» шигыреннән).
Мин Сезгә Хәсән Хәйри артыннан бер хат җибәргән идем, алгансыздыр дип уйлыйм.
Гали ага, октябрь аенда газетабызда Сезнең «Татарстан – фронтка» дигән мәкаләгезне баскан идек. Аннан соң героик традицияләр турындамы бер мәкаләгез булган дип ишеттем. Үкенечкә каршы, аны үзем күрә алмадым – безгә килмәде.
Инде Кызыл Армия көне җитә. «Гражданнар сугышында татарлар» яки «Фронт белән тыл бердәмлеге» темаларына (почтаның озак йөрүен искә алып, тиз вакыт эчендә) бер мәкалә җибәрсәгез, безгә зур ярдәм булыр иде.
Хөрмәт һәм сәлам белән,
М. Максуд.
1944 ел, 20 январь.
PS. Декабрь аенда семьям Казаннан Мәскәүгә кайтты. Күрсәткән ярдәмегез өчен, балалар исеменнән һәм үземнән Сезгә күп рәхмәтләр».

«Кадерле иптәш Динмөхәммәтов!
Сезгә ерак фронттан кайнар сәламнәр язам.
Бу хатның болай гади кәгазьдә карандаш белән генә язылуы өчен гафу итегез. Минем яшәү һәм эшләү шартларым шундыйрак. Мин хәзер татар газетасыннан алынып, дивизия газетасына җибәрелдем. Ватанга хезмәт итү, әлбәттә, кайда булса да бер төрле, тик намус белән хезмәт итәргә генә кирәк. Ә минем үз намусыма тап төшергәнем юк. Ләкин шунысы кызганыч, мин хәзер татар әдәбияты өчен бер нәрсә дә эшли алмыйм. Моның өчен хезмәт һәм тормыш шартларым бер дә мөмкинлек бирми. Хәтта байтак вакытлардан бирле әзерләгән җыентыгымны да эшләп бетерә алмыйм.
Кыскасы, хәлләр менә шулай. Әлбәттә, мин татар әдәбияты өчен дә хезмәт итә алсам, яхшырак булыр иде.
Иптәш Динмөхәммәтов, Сезгә бер үтенечем бар: минем семьям Чепья районында, Түнтәр авылында яши. Иптәшем мәктәптә укыта. Аның язуына караганда, алар 2 айдан артык инде бер грамм да икмәк алмыйлар икән. Моның төп сәбәбе миңа билгеле түгел...
Ярый, хәзергә хушыгыз. Сезне һәрвакыт ихтирам итүче Ш. Маннур.
1944 ел, 1 март».

«Хөрмәтле Гали ага!
Тарихи көннәр җитә. Безнең фронт гаскәрләре дә дәүләтебезнең изге чикләренә якынлашып баралар. Шундый тантаналы, шатлыклы көннәрдә сугышчыларыбызга Татарстанның ничек яшәвен, фронт өчен ничек эшләвен белдерә торырга кирәк. Материаллар оештыру һәм шрифтлар алу өчен, коммунист, яшь журналист Г. Әхмәтшинны фронтыбызның Политуправлениесе Казанга җибәрә. Аңа ярдәм итүегезне үтенәм һәм үзегезнең мәкалә бирүегезне сугышчылар исеменнән үтенеп сорыйм. Сезнең берничә мәкалә һәм чыгышларыгызны бастык. Алар агитаторлар өчен бик кыйммәтле материал булып хезмәт итәләр.
Газетабызның кайбер номерларын җибәрәм. Фикерләрегезне һәм замечаниеләрегезне язсагыз, бик яхшы булыр иде.
Үзем исән-сау. Редакторлыктан тыш, иҗат эшләрен дә дәвам иттерергә тырышам. Байтак шигырьләр яздым.
Заһид Хәбибуллин «Кара йөзләр» операсын тәмамлап килә икән, дип ишеттем. Бу эштә Сезнең тарафтан ярдәм һәм внушение булгандыр дип уйлыйм. Талантлы егет ул. Яхшы бер опера бирсен иде.
Ком. сәлам һәм хөрмәт белән,
М. Максуд.
1944 ел, 27 март».

Г.Ә. Динмөхәммәтов хатлары

«Хәерле көн, ип. Баян!
Хатыгызны алдым. Аңа бик шатландым...
Ип. Баян, барыбыз да – бөтен совет халкы сугыша. Берәүләребез үзенең изге бурычларын, кулларына корал тотып, фронтның алгы сызыгында үти, Сез һәм Сезнең кебек икенчеләребез дошманга каршы матбугат дигән корал белән сугышалар, өченчеләребез тылдагы фидакарь хезмәтләре белән дошманны җимерәләр. Һәм безнең һәркайсыбыз Туган илнең азатлыгы һәм иминлеге өчен үзенең бөтен көчен, кирәк икән гомерен дә бирә. Шуңа да без совет патриотлары. Әмма Сез хаклы, үлем турында түгел, фашист хәшәрәтләрен тар-мар иткәннән соң туачак бәхетле тормыш турында уйларга кирәк. Һәм шул чагында Сезнең бокалга башка бик күпләр дә кушылыр.
Ә хәзергә Сезгә уңышлар телим. Редакциягезнең барлык хезмәткәрләренә сәламемне һәм иң изге теләкләремне җиткерегез.
Коммунистик сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1942 ел, 23 ноябрь».

«Исәнмесез, хөрмәтле Ерикәев иптәш!
Кайгыгызны уртаклашам, китәр алдыннан кабат очрашырга туры килмәде шул. Шулай да тиздән очрашырбыз һәм син үзеңне кызыксындырган материаллардан үзең теләгән кадәр файдаланырсың дип ышанам.
Сезнең ярдәмгә өмет баглап торам, дигәнсең. Бу очракта язу машинкасын җибәрүне күздә тоткансыңдыр дип уйлыйм. Машинканы якын көннәрдә җибәрербез. Сиңа тапшырылган җитди эшне башкарып чыгуда ярдәм итеп торуны алга таба да үземнең бурычым дип санаячакмын.
Уңышлар телим.
Хатыннан һәм малайдан сәлам.
Китабыңны һәм хатларыңны көтәм.
Сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1942 ел, 28 декабрь».

«Сәлам сиңа, ип. Ерикәев!
Хатыңны алдым. Безнең машинка яшен тизлегендә синең арттан чаба һәм җиңү көненә кадәр ничек тә куып җитә икән, мин моңа һич каршы түгел. Киресенчә, сугышны машинкасыз гына ерып чыгуга үзең дә каршы килмәссең дип ышанам. Син үз частең белән немецларны куганда, әйдә, гуляйт итеп йөри бирсен...
Бәлки, кирәге чыгар, газетагыз өчен бер мәкалә җибәрәм. Әгәр ул барып җитсә, якташларыбызга республикадагы практик эшләр хакында укуы күңелле булыр дип уйлыйм.
Бик кызганыч, иҗат эшләрең турында конкретрак язмагансың. Иҗат өчен материал, төрле тәэссоратлар,, героика хәзер синдә кирәгеннән артык.
Күптән түгел ип. Бубенновтан (танылган рус совет язучысы Михаил Бубеннов. Сугышка чаклы «Советская Татария» газетасында эшләгән. – Авт.). Фронт хикәяләрен җибәргән. Киләчәктә язар өчен бик күп материал тупладым дигән. Хәер, миңа калса, ул хәзер дә күп яза төсле. Үзеңнең эшләрең турында яз.
Уңышлар телим.
Хатыннан, Мараттан сәлам. Ул техник артиллерия мәктәбенә укырга китте.
Кайнар сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1943 ел, 22 февраль».

«Хәерле көн, иптәш Кутуй!
Бәхеткә, Сезнең хатыгыз мин Казанда чакта килеп иреште, шунлыктан аңа кичекмәстән җавап язарга булдым, юкса, кайбер иптәшләрнең хатлары берничә көннөр җавапсыз калып тора. Хәзер бит еш кына төрле сораулар белән районнарда булырга туры килә. Аеруча язгы чәчү барган бу көннәрдә.
Сезнең хатыныгыз белән сөйләшүемнән соң Сездән хат алуыма мин бик шат. Күптән Сезгә язмакчы булып йөри идем инде, хатыныгызны күргәнче адресыгызны да ачыкларга тырышып карадым, ләкин барып чыкмады. Беркөнне миңа Сезнең радиодан чыгыш ясаганлыгыгызны әйттеләр. Дөрес, бу күптән булган икән инде. Миңа язып яхшы эшләгәнсез. Ә киләчәктә, минем уйлавымча, без бу кимчелекне бөтенләй бетерә алырбыз.
Ачыктан-ачык әйткәндә, миңа Сезнең иҗат эшчәнлеген киләчәккә калдырып тору турындагы хәбәрегез ошап бетмәде. Дөрес, бу, күрәсең, фронт шартларындагы авырлыклар белән бәйледер. Шулай да, мин Сезгә ныклап торып әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем. Мәсәлән, безнең театр өчен опера либреттосы яза алыр идегез, аның репертуары әлегә һаман ярлы булып кала.
Сезнең сугышчан эшләрегез турындагы хатларыгызгы шат булыр идем.
Дусларча сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1943 ел, 18 май».

«Иптәш Гадел Кутуй!
Хатыгызга бераз соңгарып җавап бирәм. Үпкәләмәгез, вакыт булмады – республика районнарында йөрдем.
Сез хаклы, безнең республикада әдәби әсәрләр язу эше бик шәп тормый. Бу өлкәдә беренче адымнар, кем әйтмешли, яралгылар гына бар. Нихәтле генә гаҗәп тоелмасын, бүгенге көнгә кадәр геройларыбызны сурәтләгән заманча, капиталь әсәрләребез юк, ә геройларыбыз хәзер бик күп. Якын көннәрдә бу мәсьәләне директив органнар каршына куярга уйлыйбыз, гонорар мәсьәләсе дә төзәтелер һәм Татарстан Язучылар союзына мәгълүм юнәлеш бирелер дип ышанам.
Гаиләгезнең авырганлыгын алар терелгәч кенә белдем. Күрәсең, тормыш иптәшегез артык тыйнак кеше, шуңа күрә бу хакта вакытында хәбәр итмәгәндер, мин озак вакытлар республика районнарында булдым, яки шул чорга туры килгәндер.
Сезнең гаиләгез турында кайгыртып, мин бары гражданлык бурычын гына үтәдем.
Хатларыгызга шат булачакмын. Вакыт табып, языгыз.
Дусларча сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1943 ел».

«Хәерле көн, Гадел!
Яңа гына хатыңны алдым, бик шатландым. Бу юлы шәп килеп чыкты, алуга җавап язам. Соңгы вакытта Казанда бик аз булам, вакытның күбрәк өлеше районнарда уза. Бездә хәзер эш күп: урак урасы, дәүләткә икмәк тапшырасы, көзге чәчүгә чыгасы бар. Казанга шушы көннәрдә мин югында җыелган ашыгыч эшләрне хәл итү өчен генә кайттым.
Хөкүмәтебезнең югары бүләген – Кызыл Йолдыз орденын – алуың белән чын күңелдән котлыйм. Шәп булган! Совет язучысы каләм белән генә түгел, штык белән дә көрәшә ала икән, бу тагын бер мәртәбә шул хакыйкатьне раслый.
Гозерегезне үтәдем – хатыныгызны үз йортына якын булган госпитальгә эшкә күчерү турында ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары ип. Прокушевка шалтыраттым. Ул шунда ук бу хакта тиешле күрсәтмә бирде.
Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә уңышлар телим.
Сугышчан эшләрегез, тормыш-көнкүрешегез хакында язгалагыз.
Дусларча сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1943 ел, 8 сентябрь».

«Хәерле көн, ип. Баян!
Беренчедән , хөкүмәт бүләге – Кызыл Йолдыз ордены – алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм.
Икенчедән, шуны хәбәр итәм, гаиләгез начар яшәми, алар хакында Татарстан Язучылар союзы кайгырта.
Сез, әлбәттә, хаклы, фронтны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итү һәм халык хуҗалыгының теге яки бу тармагында артта калуны булдырмас өчен, тылдагы хезмәткәрләрдән зур һәм киеренке эш сорала. Кызганычка каршы, безнең республикада авыл хуҗалыгы һаман да артта калган тармак булып килә әле. Татарстан партия оешмасының бөтен көче әлеге участокны төзәтүгә юнәлдерелгән. Без бу өлкәдә эшне нык көчәйттек, шуның аркасында Сезгә җавап язарга соңардым да инде. Мине тиргәмәссез дип уйлыйм.
Кызганычка каршы, республика газеталарын җибәрә алмадым, тиражлары бик чикләнгән.
Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә уңышлар телим.
Сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1943 ел, 8 сентябрь».

«Иптәш Маннуров!
Сезнең хатыгызны алдым. Искә төшереп язуыгыз өчен рәхмәт!
Сез дивизия газетасына күчкәнсез икән. Бик яхшы һәм Сезнең өчен бик файдалы эш. Сез бу газетада эшләү дәверендә үзегезгә зур иҗат азыгы таба алачаксыз. Гаиләгез турында язгансыз. Хәзер тормыш шартлары авыррак шул. Шулай да мин шушы көннәрдә үк Сезнең гаиләгезгә нормаль тормыш шартлары тудыру буенча Чепья район советы башкарма комитеты рәисенә мөрәҗәгать итәрмен.
Ватанга хезмәт итү һәм татар әдәбиятын баету буенча алып бара торган эшегезне уңышлы дәвам итегез.
Кулыгызны кысып, сәлам белән, Г.Д.
1944 ел, 10 апрель».
(Эчтәлегеннән күренгәнчә, бу хат Шәйхи Маннурның 1944 елның 1 мартта язган хатына җавап итеп җибәрелгән. – Авт.).

«Хәерле көн, иптәш Маннур!
Хатыгызны һәм газеталарны алдым. Минем мәкаләне шәп урнаштыргансыз. Шул кадәресен дә әйтергә кирәк, соңгы вакытта газетагыз, гомумән, яхшырды. Материаллар карарга матур, укырга җайлы итеп урнаштырыла. Сизелеп тора, редакция хезмәткәрләре үз газеталарын яраталар һәм аның турыда нык кайгырталар. Газетаның һәр саны үзегезне генә түгел, укучыларны да канәгатьләндерәдер дип уйлыйм, бу – бик мөһим нәрсә.
Тормышыгыз ничек? Ип. Гыймадиев (Минһаҗ Гыймадиев – журналист, «алга, дошман өстенә!» газетасының редакторы. – Авт.) ничек килеп җитте? Ул моннан бераз канәгатьсезлек хисе беләнрәк китте кебек. Ярый, үпкәләмәсен, тагын кайтырсыз әле.
Сау булыгыз. Уңышлар телим.
Иптәшләргә сәлам.
Г.Д.
1944 ел, 22 апрель».

«Максуд!
Сезнең хатыгызны алдым. Искә төшерүегез өчен рәхмәт.
Фронтта татар сугышчыларының батыр сугышуы мине шатландыра... Газетагызга карата фикер һәм замечаниеләремне бу хатта яза алмыйм, чөнки вакытым бик тар. Тагын шуны әйтергә кирәк, Сезнең газеталар миңа бик сирәк килә, күп саннары килеп җитми.
Хәзерге вакытта безнең дә монда эш кызу. Язгы чәчү вакыты килеп җитте. Әле бүген генә районнан кайттым, кайтуыма мине Сезнең хат көтә иде.
Фронтовикларның уңышлы рәвештә немец фашистларын кыйнауларына җавап итеп, язгы чәчү планын тулысынча һәм кыска срокларда үтәп чыгарга җыенабыз.
Фронт Политуправлениесе җибәргән журналист Г. Әхмәтшинга ярдәм итә алмадым, аны хәтта күрә дә алмадым. Өйдә юк иде.
Эшегезне уңышлы дәвам иттерүегезне теләп, Г.Д.
1944 ел, 22 апрель».

М. Бубунновка.
«Хәерле көн Михаил Васильевич!
Котлау җибәргән өчен рәхмәт. Совет Татарстанының 25 еллыгы гаять күтәренке шартларда, шатлыклы обстановкада узды. Бу көннәрдә Сезнең биредә булмавыгыз бик кызганыч. Барыбыз да язучыларыбызның тизрәк туган илгә кайтуларын һәм иркен шартларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлавын тели. Бу теләк якын атналарда тормышка ашар дип уйлыйк.
Очрактан файдаланып, күңелсез хәбәр җиткерәм. 16 июньдә, каты авырудан соң, талантлы фронтовик язучы Гадел Кутуй үлде. Ялкынлы патриот буларак, сугыш елларында ул дүрт тапкыр хөкүмәтебезнең бүләген алган иде. Барлык язучылар җәмәгатьчелеге яраткан каләмдәш дусларын хөрмәтләп искә ала, аның исеме халык күңелендә мәңге сакланыр.
Иң изге теләкләр яусын. Сезгә нык сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим.
Дусларча сәлам белән, Г. Динмөхәммәтов.
1945 ел, 12 июль».

«Хәерле көн, ип. Гыйльманов!
Соравыгызны искә алып, газетагызга мәкалә җибәрәм. Кызганычка каршы, аны Кызыл Армия көненә өлгертә алмадым, әмма мәкаләдә китерелгән фактлар искермәс дип уйлыйм. Димәк, Сез аны шикләнми файдалан аласыз.
Тормышыгыз ничек бара?
Иптәшләрегезгә сәлам.
Сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Сәлам белән, Г.Д».
(»За Родину!» газетасының редактор урынбасары Гани Гыйльмановка җибәрелгән бу хатның язылу вакыты билгесез. – Авт.)
You have read 1 text from Tatar literature.