Latin

Татарлар Килә!

Total number of words is 1967
Total number of unique words is 1050
45.5 of words are in the 2000 most common words
60.3 of words are in the 5000 most common words
66.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Шеф! Шеф! – ярдәмче кинәт, ишекне шакылдатмыйча йөгереп керде. – Шеф, без алардан сигнал алып калдык!
– Нинди сигнал? Ә шифрын ачтыгызмы? – Иван Романович ярдәмчеләренең болай ишек шакылдатмыйча керүләрен яратмаса да, бу очракта тиз генә эшкә күчте, чөнки ачуын чыгара торган вакыт түгеллеген сизенде.
– Юк әле, ләкин безнең шифрлаучылар эшкә керешкәннәр инде.
– Шулай булгач китегез, шифрын ачкач кына доклад белән керерсез! – дип, тавышына әзрәк металл кушып, боерды Шеф һәм, ярдәмчесенең чыгуын көтеп тормыйча, телефон трубкасын алып уена килгән беренче номерны җыя башлады.
Ярдәмчесенең артыннан ишек ябылгач, Шеф телефон трубкасын салды һәм инде дулкынлануын яшермичә сигаретаны алып чыгарды да аны активлаштырды. Ә дулкынлану өчен сәбәп бар иде. Җир шары орбитасында беренче тапкыр яшеренмичә икенче мәдәниятнең космик корабы килеп чыкты. Беренче мәртәбә аның белән официаль элемтәгә керергә мөмкин булды. Иң мөһиме, алар безнең сигналга җавап бирделәр. Бу бик мөһим, бигрәк тә хәзерге вакытта, чөнки Җир Федерациясе чираттагы кризис аркасында. Бу аның, Өченче Бөтендөнья сугышыннан соң оештырылган вакытыннан алсаң, өченче кризисы. Менә инде 60 ел җир шарыбыз тыныч-имин тормыш итә, бу барысы да Рәсәй-анабыз аркасында, чөнки ул планетабыздагы тәртипне кулында тоту авырлыгын үз өстенә алды. Икенчедән, сугыштан соң планетабыздан күп калмады – ярты Европа, ярты Азия, Африка, Австралия һәм Көнъяк Америка. Һәм Антарктида да калды, ләкин кемгә ул хәзер кирәк, аңа хәзер кул җитми.
Һәркемнең әйтүе буенча, Өченче Бөтендөнья сугышы атомлы булырга тиеш иде, ләкин АКШ һәм Гарәп дәүләте бер-берсен бүтән корал – тектоник корал белән үтерделәр. Әлбәттә, башка дәүләтләргә дә эләккән, бигрәк тә Аурупа карчыкка.
Ярый әле, Рәсәй үз вакытында нейтралитет алып калган. Ләкин ни дисәң дә, кирәгенчә эләккән шул. Ә Кытайга күбрәк эләккән, аның 1,5 миллиардыннан күп тә булса 200 миллионы калган. Бездә 10 миллион гына җәзаланган – ярый әле тигез җирләр һәм диңгезләр ерак.
Ә менә космосны ташларга туры килде, чөнки көч җитмәде аны тотарга. Хәзер инде аны искә төшерә торган вакыт. Дөнья хуҗалыгы сугыш алдыннан булган хәленә китерелде, бу килмешәкләр вакытын белеп килделәр, инде беркем дә космосны күтәрү өчен иртә әле дип авыз ачмас.
Иван Романовичның тирән уйларын дипломатик шакылдату бүлдерде.
– Керегез! – дип махсус күтәренке тавыш белән эндәште Шеф һәм канәгәтьләнеп уйлап куйды: “Минем мәктәп, ярдәмчем аңына килгән”. Һәм чынлап та, бу ярдәмче иде, тик аның кыяфәте, Иван Романовичның көтүенә каршы, әзрәк бозылган иде.
– Я, нәрсә анда, шифрны ачтыгызмы?
– Әйе, ачтык, тик бер нәрсәне аңлый алмыйбыз.
– Нәрсә сезгә аңлашылмый? Текст мәгънәсеме?
– Юк, шунысы аңлашыла – безне сәламлиләр һәм официаль кешеләр белән элемтә сорыйлар.
– Шулай булгач нәрсә аңлашылмый? – дип кашын күтәреп сорады Иван Романович.
– Аңлыйсызмы, нәрсә килеп чыга, бу килмешәкләрнең теле 85% татар теленә туры килә.
– Нинди телгә? – Иван Романовичка ялгыш ишеткән шикелле тоелды.
– Татар теленә, – дип кабатлады ярдәмче.
– Бу төгәлме? – дип кабатлап сорады Иван Романович, ярдәмчесенең ялгышкан булуына өметен әле өзмичә, менә хәзер ул төзәтеп берәр татсы, тарсы ягъни булмаса тагын икенче бер телне әйтер дип көтте, ләкин шушы коточкыч татар теле генә булмасын.
– Төгәл, без тикшердек инде, хата юк, бу татар теле, – дип пышылдады ярдәмче, шефына шундый начар яңалык әйткәненә үзе дә шат түгел иде инде.
– Ярый инде, – диде Иван Романович бер минут тынычлыктан соң һәм эшне дәвам итәргә әзер иде. – Татар теле икән, ярый, бу начар хәл, – дип аңлашылмаслык итеп әйтте һәм өстәп куйды – алар өчен. Тиз генә миңа татар телен яхшы белүче кешене тап, ә яхшысы – 5-6 кеше. Миңа белдермәнең текстын бир. Тагын, без аларны каршы алырга шатбыз дип җиткерегез һәм күрешү урыны, вакыты турында сорашыгыз. Бетте. Тукта, миңа бер чынаяк кофе китерегез.
Ярдәмчесе кофе китергәннән соң, Иван Романович аны сусаган килеш эчте дә уйларына чумды. Шеф үзен һәрвакыт чын рус кешесе дип исәпли иде, һәм шуны үзенә, ә бигрәк тә башкаларга исбатларга тырыша иде. Аны шулай әнисе тәрбияләгән – Арина Федор кызы. Үз вакытында ул аны, 5 яшьлек баланы, татар әтисеннән алып калган. Һәм шунлыктан ул рус рухында тәрбияләнгән. Әтисенең татар булуын ул хәтерләтергә яратмый, зур хатага исәпли иде. Җан эчендә ул чит кабиләләргә, аеруча татарларга, җирәнеп карый иде.
Шунлыктан гомере аңа шундый “бүләк” китергәнгә кәефе китте. Иван Романович хәтта чынында утырган креслосының селкенеп торуын сизде.
Толмачлар килеп җиткәч, Иван Романович яңадан ярдәмчесен чакыртып, килмешәкләрдән күбрәк мәгълүмат алырга, һәм, киресенчә, безнең турында әзрәк мәгълүмат бирергә боерык бирде.
Килмешәкләр бик теләп элемтәгә керделәр һәм үзләре турында күп нәрсә сөйләделәр. Сөйләшүләр кызыклы нәтиҗәләр бирде: бу килмешәкләр Марстан килгәннәр, ләкин алар чын марсианнар түгел. Өченче Бөтендөнья сугышы алдыннан Җирдән күчеп киткән кешеләрнең токымы.
Шефның ярдәмчеләре архив материалларын күтәрделәр һәм, чыннан да, шундый хәл булуын раслый торган документларны таптылар. Сугыш алды елларында Рәсәйдә Марска яшәргә халык җибәрү программасы актив эшләнгән. Ләкин бар кыенлык күченергә теләүчеләрнең юклыгында булган. Менә иң серле папкаларның берсендә ракетаның бушатылганы һәм халыкның җибәрелгәне турында хәбәр ителгән документ табылды. Шунда ук күченүче халыкның бер татар авылы кешеләре булганы турында игълан ителә иде. Бу боерык Иван Грознев тарафыннан бирелгән була.
Сөйләшү барышында шундый мәгълүмат шефка җиңеллек һәм, шул ук вакытта, берникадәр өстенлек бирде. Болар чыннан да шул авыл халыкның токымы, алар беренче көннән үк борынгы марсианнар мәдәниятенең калдыкларына тап булганнар һәм шуның нәтиҗәсендә кырыс Марс шартларында башта исән, аннан соң яшәп калганнар.
Иван Романович сүзне бу халыкның Рәсәй-ананың, бигрәк тә аларны Марска җибәргән ил алдындагы бурычы ягына борырга теләде. Шушы фикер белән яңа марсианнар килешмәделәр. Алар фикеренчә, Җир аларны рәхимсез эксперимент рәвешендә Марска җибәреп ташлады гына, алар турында бөтенләй онытты. Һәм аларның исән калуларында Рәсәйнең бер дә керешмәсе юк.
Нәтиҗәдә сөйләшүләр бер-берен аңлашу этабыннан хезмәттәшлек уңаена җитте. Иван Романович ипләп кенә сүзне марсианнарны җир туганнарына ярдәм күрсәтү мөмкинлекләренә кагылды. Татар-марсианнар, алар шулай дип үзләрен атыйлар иде, моңа каршы килмәделәр, ләкин үзләре ягыннан бер шарт куйдылар – Җир Федерациясе, шуннан чыгып Рәсәй инде, җир шарында яшәүче бөтен татар халкына киң суверенитет бирергә тиеш. Шундый шартлар белән Рәсәй килешә алмый иде, шуның өчен бу ноктада сөйләшүләр тукталып калды. Яңа марсианнар уйларга бер атна вакыт биреп, аппаратларын сүндерделәр.
Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, Иван Романович зур киңәшмә җыярга булды. Элемтә җайлаштырылганнан соң, Шеф киңәшмә әгъзаларының голографик сурәтләрен карап чыгу белән тамак кырып сүзен башлады:
– Әфәнделәр! Мин сезне киңәш алу өчен җыйдым. Беренчедән, һәркемегезгә безнең орбитада чит планета кешеләре белән элемтә җайлануы турында җиткерәсем килә. Алар безгә үзләренең ярдәмен тәкьдим итәләр. Бу яңа технологияләргә кагыла, шушы технологияләр энергоресурсларны экономия итәргә мөмкинлек бирә һәм ерак космоска чыгуны җиңеләйтәчәк. Ләкин алар үзләренең шартларын куялар: алмашка алар бөтен татарларга, аларның бабаларына, киң суверенитет бирергә таләп итәләр. Менә шундый хәл. Сезнең фикерләрегез нинди?
Ике секунд тынлыктан соң, башланды:
– Менә аларга – күкиш!
– Тотсыннар капчыгымны, татарларга – суверенитет! Беркайчан да шуңа булмаска.
– Ә нәрсә, уйлап карасаң, әллә нинди икенче дәрәҗәдәге милләткә суверенитет, шундый тәкъдим өчен татарларга гына түгел, чукчаларга да аерым дәүләт төзергә була.
– Ракета белән аларны шартлатырга гына!
– Тынычланыгыз, тынычланыгыз, – дип Иван Романович хәлне үз кулына алырга тырышты. – Зинһар өчен, берәм, берәм сөйләгез. Сүз саклау министрына, Иванов әфәндегә бирелә.
Ә мин үз сүземне әйттем инде, ракета белән аларны шартлатырга.
Нигә? – дип Шеф аңламыйча кашын күтәрде.
Ә башка килмәсеннәр өчен.
– Конструктив уйламыйсың, Семен Васильевич. Ә икътисад министры нәрсә дияр.
– Минемчә, бу тәкъдимне бөтен яклап карарга кирәк, бар уңай һәм кире якларын үлчәргә кирәк: бу килешүгә күнеп нәрсә казанабыз. Беренчедән, икътисад үсешенә куәтле төртү. Икенчедән, илдә безнең ихтирамыбыз даны күккә хәтле үсәр. Ә анысы бик мөһим, чөнки ул Азиат берлеге оештырылган вакыттан төшенке хәлдә. Өченчедән, зур космоска чыгу. Ә нәрсә югалтабыз? Тик халык исәбеннән икенче урында торган татарлар милләте алдында булган өстенлегебезне югалтабыз. Һәм үзегез уйлап карагыз, нәрсә күбрәк – уңай әллә кире ягыма.
– Ә менә илдәге ихтирам белән син арттырып җибәргәнсең, – дип кушылды эчке эшләр министры. – Күптән инде бөленеп алынган милләт алдында җиңеллек күрсәтү нинди ихтирамга китерсен икән.
– Нигә, минемчә, бөтендөнья җәмгыяте моны ихтыяр жесты итеп кабул итәр.
– Нәкъ көчсезлек билгесе итеп бәяләнер бу, – дип каршы чыкты чит ил эшләре министры.
– Шул, шул инде, татарларга бушлык бирсәң, хәзер ук чеченнар, аннары башкирлар, якутлар һ.б. хәрәкәтләнә башлар. Шул рәвешле бөтенләй колонияләрсез калырга мөмкин, – дип сүзгә эчке эшләр министры кушылды.
– Ә күпме шунда чеченнар һәм башкалар калган, аларны исәпкә дә алмаска мөмкин. Икенче эш – тадҗиклар һәм әзәрбәйҗаннар, менә кайдан начарлык килә.
– Ә әзәрбәйҗаннарга каршы сез нәрсә әйтә аласыз? – дип кызуланып китте мәдәният министры Әюп улы. – Безнең диаспора бәлки башакаларга караганда күбрәк Рәсәй даны өчен тырыша.
– Тынычланыгыз, әфәнделәр, тынычланыгыз! – дип Иван Романовичка тагын сүзгә кушылырга туры килде. – Хәзер сүз татарлар турында гына бара. Мөмкин бит башта суверенитет бирергә, аннары кире алырга. Патша сүзе үзгәрүчән. Безгә иң мөһиме технологияләрне алырга, шуннан күрсәтербез без аларга! 60 ел эчендә күпме таралганнар алар, миллион, яисә ике.
– Ә риза булмасак нәрсә булыр? – дип сорау бирде бу вакытка кадәр тыныч утырган ФКХ (федераль куркынычсызлык хезмәте) директоры.
– Менә шул, ФКХ директоры проблеманың тамырын шунда ук күрә, – дип куанды Шеф һәм өстәп куйды: Ә бернәрсә булмый, алар безгә ультиматум куймадылар.
– Шулай ук бернәрсә дә?
– Әлбәттә, бөтенләй түгел, аларның гаризаларында Марс халкы барлык күченергә теләүчеләрне каршы алырга ризалыгын белдерә.
– Менә иудалар, ә. Алар бит бөтен татарларны үзләренә тартып алырлар һәм безнекеләр дә китәргә бик риза булырлар. Хәтерегездәме, үз вакытында Израильгә күпләр киттеләр бит.
– Ә нәрсә, әйдә, алып китсеннәр үзләренең бөтен токымнарын, безгә суларга җиңелрәк булыр.
– Әйе, ә кем армиядә хезмәт итәр? – дип, саклау министры торып китте.
– Ә кем налогларны түләр, шул татарлар бит бюджетның 20% эшлиләр, – дип кушылды икътисад министры.
– Әйе, җибәрмибез безнең татарларны.
– Минем аңлавымча, икенче вариант беренчесенә караганда тагын да килешсезрәк. Шулай булгач, сорауны тавышларга куям: кем чит планета кешеләренең тәкъдимнәре белән килешергә риза, кулыгызны күтәрегез. Димәк, барыгыз да риза, тик нигәдер саклау министры каршы. Мин сине аңламыйм, Семен Васильевич, син ярдәмләшүгә дә каршы һәм татарларны бирүгә дә каршы. Нәрсә уйлыйсың? – дип кызыксынды Шеф.
– Мин дә риза, тик уйланып кына калганмын, – дип бик тиз карашын төзәтеп әйтте саклау министры.
Иван Романович, киңәшмә беткәч, ярдәмчесенә чит планета кешеләренә җавап кайтарырга һәм очрашу урыны һәм вакыты турында сөйләшергә боерык бирде.

***
Көн бик матур иде. Елның бу вакытына хас булганча, бөтен күкне болытлар басып ала торган иде, ләкин бүген алар нишләптер таралышты. Бәлки синоптиклар тырышканнардыр. Шеф, башын горур күтәреп, якын кешеләре арасында тора , җил аның агарып киткән чәчләре белән уйный иде.
Очрашу урыны итеп Кызыл мәйдан сайланган иде һәм бөтен дөньяга күрсәтелә. Иван Романович дулкынланып үз эчендә: “Рәхим итегез, кадерле марсианнар!” дигән сәламләү сүзләрен кабатлый иде. Дөресен әйткәндә, ул үзен ничектер тупас итеп тоя, ләкин беркемгә дә сиздермәскә тырыша. Шундый ситуацияләрдә булу иң начары түгел. Свитасын күзе белән әйләндереп чыккач, нигәдер саклау министрының юклыгын күрде. Ярдәмчесенә әйләнеп сорарга гына теләгән иде, ләкин өлгермәде, чөнки мәйдандагы халык дулкынланып китте. Һәркем башын югарга күтәрде, кычкырышты: “Әнә ул, килә!”. Башын күтәргәч, Шеф үзе дә киң зәңгәр күктә күз алдында зурая торган ак ноктаны күрде. Иван Романович тагын бер мәртәбә тирә-ягына, тикшереп, күз төшерде. “Кайда шул Семен Васильевич? Ошамый бу миңа”, – дип уйлап кына өлгерде, һәм шул ук вакытны халык: “Ах!” итте. “Нәрсә, нәрсә булды?” – дип уйлады Шеф һәм шунда ук үзе дә күрде – һавада ракетаның ак эзе тиз генә төшеп килгән аппарат янына җитеп килә иде.
– Бу тагын нәрсә! – дип кенә әйтеп өлгерде Иван Романович һәм шул ук мизгелдә һава яктырып чыкты.
Шеф бик озак күзләрен ачарга куркып торды, ә ачкач, ни күрсен: аппарат, берни булмагандай төшеп килә, ә ракетадан тик төтен болыты һәм янып торган калдыклары гына калган. Аппарат төшеп, ишеге ачылган вакытта да Иван Романович әле исе киткән хәлдә тора иде.
– Сез безне алдадыгыз, – дип чиста рус телендә әйтелгән каты тавыш ишетелде мәйдан өстендә, – ләкин без сезне гафу итәбез. Әмма без сезнең планетагызда булган корал запасларыгызны бетердек.
Бу вакыткачы тын торган мәйдан гөрләп китте: “Ура! Яшәсеннәр яңа марсианнар! Яшәсеннәр татарлар! Яшәсен бөтен дөньяда тынычлык!”

***
Иван Рамазанович канәгать иде. Сабантуй менә дигән үтте. Бигрәк тә Марс кунакларына ошады, шул рәвешле аның татар телендә ясалган чыгышы. Язмышы аңа татар әтисен биргәненә, ничек булса да, куандыра иде. Иван Рамазанович – бу бит Иван Романовичка караганда яхшырак ишетелә. Ләкин исеме бераз каушата, уйлап карарга кирәк, бәлки Ибраһим яисә Ислам дигән исемгә алмаштырырга?
Хәзер бит дөньяда барлык татар нәрсәләр модага керде – яшьләр Марстан китерелгән татар биюләреннән, җырларыннан эреп китә. Моданың югары ноктасы итеп махсус ясалган марсианнар кәләпүше. Ул фотоэлементлардан тора, ә алар үз чиратында энергия бирәләр.
Ә кино, ә хезмәт техникасы һ.б, һ.б. Барысын исәпләп тә чыгып булмый. Ничек без шул җилле нечкә әйберләрсез яшәдек инде. Ләкин, татар-марсианнар дигәнчә “Донья тегәри”, мәгнәсе шундый: “Һәр нәрсә бер урында калмый, агып, үзгәртеп тора”. Ин мәгълүм, монда аның да кушылганы бар.

Ханты-Мансийк - 2008
You have read 1 text from Tatar literature.