Latin

Татар Мәсьәләсе

Total number of words is 1221
Total number of unique words is 801
44.1 of words are in the 2000 most common words
57.6 of words are in the 5000 most common words
63.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Җимешле агачның башы да салынып тора, чөнки буш булмый.
Ярый, моны гына белмәгән кеше юк. Әмма шунысы да бар әле аның, хуҗаң нинди — син дә шундый! Акыллы хуҗаның кул астында ахмак кешеләр эшли алмый. Ягъни, хуҗаң ахмак булса, син дә шундыйга әверелергә мәҗбүрсең. Мәгәр ул акыллы икән, акыл иләгеңне тиз арада ваклатырга тиешсең! Югыйсә, минем бер танышым әйтмешли, татар күрмичә ышанмый.
Шулайдыр инде, шулайдыр. Алай ук итеп әйтмәсәләр дә ярар иде!
Бервакыт Казан халкы олуг мәртәбәле җыйналышу ясап, галим-голамә һәм дә шагыйрь вә әдипләр чакырылып, гыйлем эстәүдә мәгърур талип вә талибәләр саналган студентлар белән берлектә зур тантана узды. Юбилей шәрәфе гаять күңелле һәм дә ялыктырусыз булыр дигән өметтә һәм чакырылуым сәбәбендә соңармыйча килеп җиткән, киң һәм озын залның йомшак кәнәфиләренең берсенә чумган идем. Таныш-белешнең һәм күзгә әлегә чалынмаган, әмма исемнәре инде колакка керә башлаган әллә кемнәр янында бераз кыенрак кебек тоелса да, күңелемне камил итеп, бер-берсен алмаштырып һәм алыштырып торган чираттагы нотыкчы-котлаучылардан соң, тәртип белән безнең хуҗага да сүз бирделәр. Озакка сузылган шаулы кул чабулардан бераз каушаган идеме, сәхнәнең зурлыгында адашып уңлы-суллы йөренде дә, тәбрик кәлимәсеннән беренче җөмләсенә кереште.
Мондый кичәләрдә кабатлану галәмәте бар инде ул. Әмма безнеке оригинальлек өчендер инде:
— Мин сезгә бүләкнең зурысын, төшереп карый торганын алып килдем,— дип, янындагы ханымга таба кулын сузды.
Халык ни уйларга да белмичә аптырабрак калды. “Чыннан да чишендерер микәнни?”— дип, яшьләр аяк очларынарак бастылар. Минем йөземә оят кызыллыгы йөгерде: кем хуҗасы, дигәндә, аның кул астында эшлим түгелме?..
— Татар төшереп карамыйча ышанмый,— диярәк, аңлап өлгермәүчеләргә дә барып җитәрлек итеп кабатлады тәбрикче хуҗабыз.
Кемдер хихылдады, кемнәрдер ухылдады. Янәшәмдәгеләр миңа борылып карадылар: имеш, ишетәсеңме, хуҗаң ничек сөйли, зыялылар мәҗлесен савымчылар утырышы белән бутаган, ахрысы?!.
Билләһи, җир тишеге ачылса, кереп китәргә мөмкин идем. Әмма андый форсат ирешмәде. Тәмуг кызыллыгы капланган йөземне яшерергә теләп, башымны аска идем, тәмам бөкрәеп, урыныма сеңдем. Тагын ни кабатлый инде? Өченче тапкырын да әйтсә, хурлыгы ни тора! “Ахмак,— диячәкләр үзен.— Хуҗасы нинди — ишәге дә шундый!”— дип, үземә дә мөһер салачаклар һәм хезмәттәшләремне дә кеше саныннан чыгарачаклар.
Аһ әйтте, тагын-тагын кабатлады. Халык егылышып-тәгәрәшеп көлде. Баксам, ул фотоаппарат бүләк итеп маташа икән. Төшереп карамакчы. Әмма чертләтә торган төймәсен таба алмыйча азаплана үзе.
Гөлт итеп ут чыкты. Хыялланган иде, менә төшереп тә карады инде...
Алга таба ни-нәрсә сөйләнеп маташканы ишетелерлек түгел иде. Бераздан халык тынычланды. Әмма ул:
— Менә төшереп тә күрсәттем,— дип мактанып куйды. Сүзләре аермачык ишетелгәнлектән, халык шартлады. Бу юлы мин дә көлүләргә кушылдым.
— Төшереп күрсәтте,— диделәр күршедәгеләр.
— Әллә нәрсә түгел икән,— диделәр икенчеләр.
— Күрмәгәнне күрдек,— диделәр өченчеләр.
— Оятсыз икән бу,— диделәр өлкәнрәкләр.
— Ахмак!— диделәр әдәп һәм гыйззәт тәртибен белүчеләр.
Ә мин авызымны ердым.
— Сезнең хуҗагыз шушымыни инде?— дип төрттерүчеләргә баш кагып кына, юләрләрчә җавап бирдем. Хәзер акыллы сыйфатларга ия адәм заты сыман итеп үземне күрсәтергә маташуымнан файда юк иде.
Әйе, ничәмә мең халык алдында төшереп күрсәтте бу!
Залдан чыгып олактым. Кайтып китүең яхшырак булыр, моны дуслар-танышлар мең катлатып искә төшерәчәкләр әле!
Әмма белеп торсыннар, яшерен батырын түгел, хуҗабыз начар кешеләр хисабына керми, очратканда да сүз катмыйча калмый, шаяртырга, төртмә сүзләр белән күңелне кытыкларга да бик маһир. Кыскасы, җор телле ул. Дөрес андый кешегә ат кәмитендә мәзәкче һөнәре килешәрәк төшәр иде дә, әмма алай димәгез!
Шулай беркөн тагын да бер җыйналышка киттем. Бу юлы “Чакыру” белән түгел, бәлки мәҗбүри рәвештә шунда булырга тиеш идем. Соңга калмыйм дип иртәрәк юлга чыктым. Йөргән-булган җирдә түгел, Казанның мин белмәгән очында ук икән. Җитмәсә соңга калырга да ярамый. Минем бәхеткә кирәкле автобус, озак көттермәстән, шыгырдый-мыгырдый килеп тә җитте, утыртып алып та китте. Искәрткәнемчә, адресны төгәл генә белмим, чамалап табармын әле, дидем. Ялгышмам, адашмам кебек иде. Әмма...
Бер кешедән сорап карыйм, икенчесеннән. Җилкәләрен генә сикертәләр, белмиләр. Хәйран итәм.
— Андый оешманың барлыгын да белмибез шул,— диләр.
Җитмәсә кышның иң яман, карлы-буранлы көне. “Шушы тирәдә генә булырга тиеш!”— дип, урамнарны биш кат әйләндем. Арырак киттем. Тагын да, тагын да арырак атлый торгач, шәһәр читенә үк чыгып җитеп килгәнлегемне чамалап, кул селтәп кайтып китәргә иттем. Инде генә автобус якынлашканда:
— Тукта әле, бүтән якка табарак барыйм,— дип, арыган аякларымны тагын да ашыктырдым һәм күпме эзләтеп җәфалаган оешманың ишегенә килеп төртелдем. Ходай шомлыгына, хуҗам белән йөзгә-йөз туры килдек.
— Нигә соңардыгыз?— дип сорамасынмы.
Яшереп торасы түгел, дөресен әйттем:
— Адашып йөрдем...
— Һе...— дип көлде хуҗам.— Кечкенә генә Казанда мондый да мәртәбәле һәм зур оешманы таба алмаскамы? Ике каен арасында адашып йөргән кебек!
Кешеләрнең барлык гомерләре юктан бар, бардан юк икәнлеген мин белми идем. Дөньяда дөрес яшәп була, әмма мәгънә дигән бөек сыйфатны хәйлә һәм мәкер аламасы белән бик җиңел каплап куя белүчеләр барыбер өстен чыга. Әмма хуҗаларга үпкәләргә ярамый.
Бичара.
Үпкәли башласам, ике якта да аның иге-чиге булмасын аңлап, кәефем тәмам кырылып, уйларымның мәгънәсезлегендә адаштым. Татарлыгым кирелек белән мәйданга чыкты. Чын милләт баласы буларак, көлкегә туктаусыз калачагымны әлегә аңламаганмын.
Шушы вакыйгадан соң хуҗамның теленә кердем. Җае чыккан саен миңа төрттерүләрне ул үзенә гадәт итте. Бу аның үземнең мәртәбәле затымнан көлүеннән түгел иде дип беләм. Ә ул шушы рәвешле һаман да шаярта һәм моны дәртенә күрә зур зирәклек саный башлады. Монысын гына аңлыйм да, югыйсә, әмма күңелем аның суктыруларын кабул итә алмый аптырата.
Шулай да татарлыкны җиңү җаен табарга тиеш идем. Беләм, югыйсә, иң чарасыз чакта да кешегә сүзсез калу, эндәшмичә торудан яхшырак һәм кулайрак киңәш юк. Татарны сүз белән түгел, сүзсезлек белән җиңәргә генә мөмкин.
Һәм менә шулай эшләдем дә. Әмма бу чарамның тиздән гадәтемә әвереләсен белмәдем. Дөнья йөзендә һәркем үзен мәңгелек дип уйлый шул. Ә хуҗам — моның ачык мисалы.
Эндәшми йөрүемнән мәкер һәм хәйлә күреп булырга кирәк, аның күңелен шик вә шөбһә биләп алганлыгын күз карашыннан ук тоя башладым. Кемдә мондый уйлар оялый, анда, курку хисе белән бергә, үзен саклау тойгысы уяна. Ни әйтсәм дә хуҗам фикеремне кабул итмәячәк, ул алардан начарлыкка алачак, өстенә атылган ташны гына күрәчәк. Адәм баласы асылына күрә, яхшылыктан да яманлык эзләячәк.
Аһ гомер, ваһ гомер. Синең агышың кыя ташлардан түбән ташланучы тау елгасы кебек тә, бозга төренгән нәни инеш сыман да. Ә минем ак болыт кебек тыныч кына йөзәсем-йөзәсем килә. Кемнәрдер аның шәүләләрен күл һәм елга өсләрендә шәйләрләр, кайсылары күккә багып торганда күрерләр. Тыныч яшәү бәхетен дөньялыкта азлар, бик азлар гына татый. Әмма аның бөек фәлсәфәсенә үтеп керсәң, тормышың олы мәгънәгә ирешә, яшәешнең бәхете һәм тәме арта.
Минем бер күршем бар иде. Аның телендә һаман сүз булды. Шаяртып әйтелсә дә мыскыллау кебек ишетелә иде әйткәннәре. Дөрес гыйбарә икән ул: карганың каркылдавы бәлки үзенең колагына ягымлы булып ирешәдер дә, әмма ул барыбер сандугач түгел шул, тавышы җанны кисә. Күршемнең дә шаяртуларында начарлык юк кебек, әмма авызыннан сүзе чыгу белән үк, бәгырьне әвеш-тәвеш башы көйдертелүдән генә хасил кылынган сөңге кебек тишеп үткәнлектән, авыр тойгылар эчендә үпкәләп каласың.
Юк, ярамый, үпкәләргә ярамый. Бу хәл бер дә яхшы нәрсә түгел. Үпкәләмәскә тырышып, ул ничек мыскылласа да күнеп, буйсынып тору тиеш иде дип белдем. Әмма күршемне бу халәтем бер дә тынычландырмады. Ул һаман да шаярта торды, мыскыллый барды. Күрше хакын хаклау тиеш иде, беләм. Күрше хакы — Тәңре хакы, диләр, аның өлешенә керәмме инде.
Бу юлы да шушылай эшләдем. Хуҗаларны, имеш, Аллаһы тәгалә безнең өскә махсус үзе сайлап йөк итә, кемлегебезгә нисбәттә биреләләр алар. Иле начар икән, падишаһы да шундый. Шушы фәлсәфәгә буйсынмый хакым юк иде.
Кайчагында бәгырь киселеп, борчылып йөрүләрем көннәрдән көннәргә күчә, тәмам тынычланып җиткәнемә кадәр акылымны шаштыру гына түгел, башкаларга карата булган мөнәсәбәтләремне дә тупасландыра иде. Мондый вакытларымда мөгаен күпләр миңа үпкәләгәннәрдер дә, берни эшли алмаячакмын шул! Әле генә сабыр итсәм, икенче юлы кайнарлануым йөземә чыга...
Бүген иртәрәк барыйм әле дигән максат белән эшемә килеп җиткән идем, юлымда хуҗам очрады да:
— Сез дә эшлисезмени?— дип сорады. Һәм мин борылдым да кайтып киттем.
2000— 2001 ел.
You have read 1 text from Tatar literature.