Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18

Total number of words is 2402
Total number of unique words is 1266
33.5 of words are in the 2000 most common words
48.8 of words are in the 5000 most common words
56.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Әстерхан ханлыгына 1459 елда Кече Мөхәммәтнең өлкән улы Мәхмүт нигез сала һәм шуның белән Иделнең түбәнге агымында үсеп чыккан яңа татар дәүләте хакимнәренең нәселен башлап җибәрә. Халкы әллә ни күп булмый — ул нигездә күчмә терлекчелек, бакчачылык, сунарчылык һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Әстерхан—ханлыкның бердәнбер һәм баш шәһәре. Ул Алтын Урда чорында Хаҗитархан шәһәре дип йөртелгән һәм анда җучи тәңкәләре сугылган. Иделнең Каспийга койган урынында утырган Әстерхан шәһәре халыкара сәүдәдә зур бер арадашчы үзәк булып хезмәт иткән һәм «олуг татар базары» буларак шөһрәт казанган.
Ханлыкның тышкы сәясәте башта Зур Урдага, соңрак Нугай Урдасына һәм Кырым ханлыгына бәйле булган. Казанны басып алгач, рус гаскәре 1554 елда Әстерханга керә һәм, Ямгурчы ханны төшереп, тәхеткә Иван Грозныйның вассалы итеп Дәрвишгалине утырта. 1556 елда Дәрвишгали Мәскәүгә бәйлелектән чыгарга омтылып карый, ләкин рус гаскәре тагын яу белән килә һәм ханлыкны тәмам басып ала.
Хәзер элекке Әстерхан ханлыгы җирләрендә, башка халыклар белән бергә, элекке ханлыкның төп халкы булган Әстерхан татарлары яши. Аларның теле Урта Идел буе татарлары теленә бик якын, тик аларда хәзерге нугай теле элементлары гына бераз сизелә. Тоткан диннәре—ислам. Әстерхан татарлары Юрт, Кундра һәм Карагаш татарларына бүленеп йөртеләләр.
Нугай урдасы Идегәй чорында ук, XIV—XV йөзләр чигендә, аерым билек төсендә Алтын Урдадан аерылып чыга башлаган; тәмам оешып бетүе Идегәйнең варисы, аның кече улы Нуретдин чорына, 1420—1430 нчы елларга туры килә. Ул Казан һәм Себер ханлыкларыннан көньяктарак Иделдән Иртешкә кадәр сузылган бик зур җирләрне—күчмә далаларны биләгән. Төп халкы—мангыт һәм кунграт ыруыннан чыккан нугай татарлары һәм аларга кардәш башка кабиләләр. Күчмә терлекчелек, барыннан да бигрәк ат асрау һәм шулай ук һөнәрчелек, сәүдә итү һәм, өлешчә, иген үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Башкаласы—Җаек елгасының түбәнге агымына урнашкан, борынгы Алтын Урданың мәгълүм шәһәре Сарайчык булган. Ул Урта Азия белән Кырымны һәм башка татар ханлыклары үзәкләрен тоташтырган кәрван юлында эре сәүдә үзәге булып утырган.
Казан һәм Әстерхан җимерелгәч, Нугай Урдасы берничә улуска бүлгәләнгән. Аларның халкы Төньяк Кавказ җирләренә күченеп киткән һәм тора-бара Рус дәүләтенә буйсындырылган. Хәзер алар Төньяк Кавказда яшиләр һәм үзләрен нугайлар дип атыйлар, ләкин озак вакытлар буена, элекке татар урдасы халкы исеме рәвешендә, «татарлар» (нугай татарлары) этнонимы да сакланып килгән. Нугай Урдасы белән башка татар ханлыклары арасында бик тыгыз этник, сәяси һәм мәдәни элемтәләр яшәгән. XV—XVI йөзләрдәге нугай татарлары Казан, Кырым һәм Әстерхан татарларының халык булып оешуында мөһим бер өлеш буларак катнашканнар. Нугай Урдасыннан татар халкының милли каһарманнары Идегәй һәм Сөембикә, Казанның һәм Кырымның атаклы ханбикәсе Нурсолтан чыкканнар.
Зур Урда, шулай ук Олуг Урда исеме белән дә мәгълүм дәүләт, Алтын Урданың турыдан-туры варисы төсендә 1433 елда безгә таныш Кече Мөхәммәт һәм Сәетәхмәт ханнар чорында барлыкка килә. Бу ханнар арасындагы көрәш Кече Мөхәммәтнең җиңүе белән тәмамлана һәм ул Зур Урдага нигез салучы булып санала. Бу — Идел белән Днепр арасындагы киң далаларны биләгән бик зур күчмәләр дәүләте. Ләкин аның ханнарының резиденциясе, бигрәк тә җәен, Азак шәһәренә урнашкан була. Шушы шәһәрдә 1452 елга кадәр яшәгән итальян Иосифат Барбаро нигездә Зур Урда татарлары турында язып калдырган.
Дәүләт Кече Мөхәммәтнең улы һәм Әстерхан ханлыгына нигез салган Мәхмүтнең энесе Әхмәт идарә иткән елларда (1459—1480) куәтен шактый ныгыта. 100 меңле гаскәре булган Әхмәт хан татарларның Мәскәү өстеннән элеккеге хакимиятен яңадан торгызырга омтылып карый: 1476 елда Иван III гә ел саен җыела торган салымны түләүне таләп итеп хат җибәрә, ләкин олы кенәз, шуңарчы ике ел элек үзен ханның вассалы итеп таныган һәм салым түләргә вәгъдә биргән булса да, моңардан баш тарта. 1480 елда ике якның да гаскәре Үкәнең кушылдыгы Угра елгасы буенда очраша. Татарларның атлы гаскәре, елганы кичкәндә уңышсызлыкка очрап, кире далага чигенә. Мәскәү рәсми рәвештә татар йогынтысыннан чыга.
Зур Урда 1502 елга кадәр—Миңлегәрәй хан аның көнбатыш җирләре белән бергә төп халкын Кырымга кушканчы—яши. Зур Урда татарларының калган өлеше Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы халыкларына кушыла.
Сораулар һәм биремнәр:
1. XVI йөзнең 40 нчы еллары азагында Казан ханлыгында вакыйгалар ничек җәелеп китә? Иван Грозныйның «Казан походлары» турында кыскача сөйләп бирегез.
2. Сөембикә нинди язмыш кичерә? Казанны басып алуга кадәрге сәяси вакыйгалар турында нәрсә әйтә аласыз?
3. Казанны ничек басып алалар? Шуңа хәрби-сәяси күзлектән бәя бирегез.
4. 1552 елның октябреннән соң Казан татарлары җирендә нинди вакыйгалар була? Казанның һәм Казан ханлыгының җиңелү сәбәпләрен, үз фикерләрегезне дә өстәп, тасвирлап күрсәтегез.
5. Кырым ханлыгының барлыкка килүе һәм яшәвенең беренче чоры турында сөйләгез. Миңлегәрәй хан эшчәнлегенә сез нинди бәя бирәсез?
6. Кырым ханлыгынын этник составы һәм дәүләт төзелеше турында сөйләгез. Шушы яктан Кырым ханлыгының Казан ханлыгы һәм элекке Алтын Урда белән нинди уртаклыклары булган?
7. Шул ук күзлектән чыгып, Себер, Касыйм, Әстерхан ханлыклары, Зур Урда һәм Нугай Урдасының сәяси һәм этник тарихына бәя биреп карагыз. Аларның тарихи язмышында нинди уртаклыклар булуын әйтеп күрсәтегез.
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
Немец сәяхәтчесе һем дипломаты Сигизмунд Герберштейнның «Московитларның эшләре турында язмалар» дигән китабыннан, XVI йөз:
Татарлар һәм аларның төркемнәре турында
«Казан патшалыгы, шул ук исемдәге шәһәр һәм крепость Идел буена, елганың ерак ярына, Нижний Новгородтан җитмеш мильләр чамасы түбәндә урнашкан; Идел буйлап көнчыгыштан һәм көньяктан бу патшалык буш далалар белән чикләнә; ә «гизәр» көнчыгыштан (ягъни киек кошлар очып кайта торган яктан) алар белән Шәйбан (Себер) татарлары чиктәш... Казан татарларыннан соң, иң элек, Иделдән ары, Каспий диңгезенә таба, Себер якларыннан агып килгән Җаек елгасы буенда яшәүче, аталмышлары буенча нугайлар булган татарларны очратабыз. Аларның патшалары юк, ә кенәзләре генә бар... Бу илләр барысы да диярлек урманга бай. Тик Сарайчык яныннан җәелеп киткәнен санамыйча: анысы гел дала... Әстерхан—бай шәһәр һәм олуг татар базары, бөтен тирә-якны биләп яткан ил дә шул исем белән аталган, Казаннан түбән ун көнлек юлда, Иделнең бирге ярына, елга тамагына диярлек урнашкан... Казан белән Әстерхан арасында, Идел агышы буйлап Борисфенга (Днепрга) кадәр ике арадагы киңлектә дала җәелгән. Шунда татарлар яши. Азов һәм Ахас шәһәрләрен исәпкә алмаганда, аларның бүтән даими яшәү урыннары юк. Ахас шәһәре Азовтан югары унике мильдә Танаид (Дон) буена утырган... Херсонеста (Кырым күздә тотыла) Кырым (Иске Кырым) шәһәре бар, кайчандыр ул Таврида ханнары яшәгән урын булган, шуңа күрә алар Кырым ханнары дип аталып киткәннәр...
Татарларның социаль һәм иҗтимагый дөньясы турында
Татарларда кешеләрне дәрәҗәләп әйтү болайрак. Хан, югарыда әйтелгәнчә, падиша дигән сүз, солтан — падишаның улы, би — кенәз, морза—кенәзнең улы, олбоуд (алпаут) аксөяк яки түрә, олбоудулу—түрә баласы, сәет—югары дин әһеле, аерым шәхес—кеше дип йөртелә. Падишадан соң дәрәҗәсе белән икенче кеше улан дип атала, һәм дә татар падишаларының дүрт заты бар, мөһим мәсьәләләр хәл иткәндә алар иң элек шул дүрт затның киңәшен тоталар. Аларның беренчесе Ширни (Шырын), икенчесе Барни (Барын), өченчесе Гаргни (Аргын), дүртенчесе Ципциан (Кыпчак)».
1552 елны Казанга яуда катнашкан рус воеводасы, публицист Андрей Курбскийның «Казанны алу» дигән китабыннан:
Казан шәһәре турында
«... ул кала (кремль) һәм бистә Иделдә түгел, ә аңа коючы Казан суы дигән елга буена урнашкан, шәһәр исеме дә шул елгадан аталган... Казанга килеп җиткәндә бик яхшы ныгытмалы кала күзгә ташланды: көнчыгыштан Казан суы ага, ә көнбатышта кечерәк Болак елгасы, ул баткаклы һәм сазлыклы, бистәдән түбән агып үтә һәм почмактагы башня янында Казан суына килеп кушыла; ә үзе Кабан исемле күлдән агып чыга, зур гына күл, бистәдән ярты чакрымда бетә; ә шул елганы (Болакны) аркылы чыккач, күл белән бистә арасында Арча кыры ягыннан бик тә матур һәм биек тау бар. Шул ук елгадан бистә янында бик тирән чокыр казылган, ул Черек күл дигән күлгә кадәр барып җитә, ә күл Казан суы янына ук җәелгән; ә Казан суы ягыннан тау шулкадәр биек, күз күреме җитми (сүз кремль тавы хакында бара): аның өстендә кала урнашкан, анда таштан салынган патша пулатлары һәм бик тә биек мәчетләр бар, шунда аларның патшалары күмелгән, хәтерем ялгышмаса, алар бишәү иде...»
Казан артындагы татар җирләре турында
«... ул якларның һәр җирендә гаҗәп уңдырышлы һәм һәртөрле уңышларга бай кырлар күп. Морза һәм байгураларның йортлары гаҗәеп матур һәм сокландыргыч; авыллар анда бик еш утырганнар. Ул җирләрдә игелгән ашлыкның күплеге күктәге йолдызларга тиң: шулай ук анда терлекнең саны хисапсыз күп һәм кыргый җәнлекләрдән алына торган табышның күләме зур: сусар, тиен һем тире яки ит өчен аулана торган башка киек. Янәдән ул җирләрдә күпләп кеш аулыйлар һәм дә бал җыялар: моннан да бай урыннар башка җирдә булыр микән...»
XVI йөзнең «Патша һәм олы кенәз Иван Васильевичның патшалык итә башлавының тәгъбирләмәсе» дигән рус елъязмасыннан:
Казанны алгандагы вәхшилекләр
«Поганый татарларны кыйнау турында. Боярлар һәм воеводалар алла ярдәме белән күпләгән поганыйларны кырдылар һәм дә шул кадәр кырдылар ки, Казан суыннан алып урманга кадәр һәммә җирдә һәм урман эче тулы мәетләр аунап ята, һәм бик азлары гына исән котыла алды, алары да бик яралы иде.
Патша дошманны җиңде. Һәм үзебезнең аллабыз Исус Христос кодрәте белән безнең православный патшабыз һәм олы кенәзебез Иван Васильевич (Иван Грозный), бөтен Русьның хөкемдары, бозык җаннар белән көрәште һәм дә аларны тәмам җиңеп чыкты һәм дә Казан патшасы Ядкәр-Мөхәммәтне әсир итте һәм дә байракларын кулга төшерде һәм дә күп халыклы Казан ханлыгын һәм каласын үзенә алды. Патша хатыннарны һәм бала-чаганы әсир итеп алып китәргә, ә сугышчы ирләрен, каршы торганнары өчен, бөтенесен кырып бетерергә боерды һәм дә шул кадәр күп татар кешесе әсир алынды һәм дә барлык рус полкларына бүлеп бирелде. Татар әсирләре һәр урыс кешесенә җитәрлек. Күп мең җаннар булыр урыс кешеләре әсирлектән азат ителде. Ә кала эчендә үлгән татарлар бихисап, кала эче тулган, бөтен кала буйлап мәеткә басмый үтәрлек түгел. Патша (хан) сарае янында, шәһәр стеналары өстеннән сикереп качарга уйлаган җирдә, һәм урамнарда мәетләр кремль стенасы биеклегендә өелеп яталар. Каланың тышкы ягындагы чокырлар мәетләр белән тулы, һәм дә Казан суы буе, һәм дә елга, һәм дә елга артындагы бөтен болын үлгән поганыйлар белән туп-тулы».
Галль (Саксония) галиме, сәяхәтче Тунманның «Кырым ханлыгы» дигән китабыннан, 1777 ел:
Кырым татарлары (Кырым ярымутравы татарлары) турында
«Аларның (Кырым татарларының) күпчелеге уртача буйлы, матур, төз гәүдәле, аларның кыяфәтләреннән мөләемлек бөркелеп тора; аларның намуслылыгы һәм киң күңеллелеге йөзләренә чыккан. Алар кешелеклелекне һәм кешеләргә миһербанлылыкны хөрмәт итәләр. Гадиләр һәм беркатлылар, тыйнаклар, ачык йөзлеләр, шәфкатьлеләр һәм ышанучаннар. Аларга табигать менә дигән акыл һәм сүрелмәс рух биргән, шул аларны укуга-язуга көчле сәләтле иткән. Гомумән, алар үзләренең электәге кыргыйлыкларын күп яклап югалтканнар инде, гәрчә ул кыргый батырлыклары Европада беренче тапкыр күренүләре вакытында аларны коточкыч куркыныч кешеләр итеп таныткан булса да*. Алар күренеклерәк була барган саен бер-берсенә игътибарлырак һәм итагатьлерәк булырга тырышалар. Үзләре бик чиста һәм пөхтә киенәләр, ә мөмкинлекләре булганнары купшырак киенүдән тартынмый. Аларның киемнәре төрекләрнекенә караганда уңайлырак, кешене үстереп җибәрә, матурлый. Калфаклары яшел төстә һәм шул төс аларны башка халыктан (төрекләрдән, фарсылардан һ. б.) аерып тора...
Алар гаҗәеп кунакчыллар һәм, хәлләреннән килгәнчә, нинди дин тотучы булуына карамастан, һәр кешегә якты чырай күрсәтәләр. Гомумән, тыныч чакларда Кырымда рәхәтләнеп сәяхәт кылырга мөмкин, югары дәрәҗәдәге үк уңайлыклары булмаса да, Европаның иң җайлаштырылган илләрендәгегә караганда үзе ышанычлы, үзе арзанга төшә. Кырымда йортлар күпчелек госманлыларныкына (төрекләрнекенә) охшатып тезелгән, тыштан шыксызрак күренсәләр дә, эчтән уңайлы, хәтта ямь бөркеп торалар. Алар бер урында утырып яшиләр (күчмәләр түгел), йортлары һәм тулаем авыллары яшеллеккә күмелгән, рәт-рәт булып кипарислар һәм башка агачлар тезелеп киткән.
Кырым татарларының теле төрки телгә карый, тик сөйләмнәрендә гарәп һәм монгол сүзләре күп. Госманлылар аларны бик җиңел генә аңлый алмыйлар. Нугай татарларының (дала татарларының) теле аларга тагын да авыррак аңлашыла, чөнки алар бик кызу һәм, гарәпләр кебек үк, тамак төбе белән сөйләшәләр. Нугай теле кырымлылар теленә охшаган булса да, алай ук алга китә алмаган...
Татарлар Мөхәммәт өммәте белән яшиләр һәм бик динлеләр. Хәтта бәйсезлекләрен кабат кайтаргач та (1774 елда Төркиягә бәйлелек бетерелгәч), алар гомсанлыларның императорын үзләренең дин
башлыгы итеп саныйлар. Аларның мөфтие, үз муллалары, хаҗилары (мәдрәсә укытучылары), казыйлары бар. Казыйлар хөкем кылалар. Татарлар үзләренең мәхәллә һәм җамигь мәчетләрендә көнгә биш намаз укыйлар; коелар казыганнар һәм кәрван сарайлар коралар—һәркайсы алладан сәваб алу өчен эшләнә. Әмма башка дин тотучыларны кыерсытмыйлар. Үзләренең мәдрәсәләре эшли, анда Коръәнне өйрәнәләр һәм башка әһәмиятсезрәк гыйлемнәр алалар (христиан Туиманн әйткәнчә). Христианнарга һәм яһүдләргә алар дин иреге бирәләр; әрмәннәр һәм греклар шәһәрләрдә һәм авылларда үз чиркәүләрен ачканнар...
Каффа һәм Гезлев шәһәрләрендә сәүдә аеруча нык үскән... тозлы балык, уылдык, тоз, бодай, арпа, тары, май һәм шәраб белән сәүдә итәләр. Читкә күп күләмдә йон, кара төстә, бигрәк тә аксыл төстә йомшак бәрән тиресе, эшкәртелгән ак сарык тиресе, сыер ите, туң май, нефть, бал, балавыз һ. б. товарлар чыгарыла. Күбесенчә товарга товар биреп сату итәләр.
Төрек тәңкәсе Кырымда барча җирдә йөрештә. Чын татар тәңкәләре башлыча ике төрле: 1) беас-бишлек, ак төстәге тәңкә, көмештән коелган, бәһасы биш кара-бишлек яки егерме акча (тәңкә, сум) тора; 2) кара-бишлек, кара төстәге тәңкә, бераз көмеш кушып бакырдан коелган, бәһасы биш акча (тәңкә) тора».


ХРОНОЛОГИК ТАБЛИЦА
Б. э. к. 100—75 меңъеллыклар Идел буенда һәм хәзерге Татарстан Республикасы җирләрендә борынгы ыруглык җәмгыяте кешеләренең беренче торулыклары барлыкка килү
Б. э. к. VIII—III йөзләр Идел-Кама төбәгендә борынгы ыруглык җәмгыятенең иң мәгълүм археологик культураларыннан берсе булган Ананьино культурасы яшәгән дәвер
Безнең эраның IV-VIII йөзләре Төрки телле кабиләләр калдырган Имәнкискә культурасы яшәгән чор
375 ел Халыкларның Бөек күчеш чоры башлану
375—453 еллар Һуннар империясе яшәгән дәвер
552 ел Төрки каханлыгы барлыкка килү. Борынгы татар кабиләләре, «Утыз татар» кабиләләре союзы турында беренче тарихи мәгълүматлар
VII йөз башы Төрки каханлыгының ике дәүләткә: Көнбатыш Төрки каханлыгына һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгына бүленүе
740, 745 еллар Көнбатыш Төрки һәм Көнчыгыш Төрки каханлыкларының таркалуы
632 ел—650 еллар башы Азов буенда Бөек Болгар яшәгән вакыт
650—965 еллар Хәзәр каханлыгы яшәгән дәвер
VIII—X йөзләр Кимәк каханлыгы яшәгән дәвер
IX йөз ахыры—X йөз башы Урта Иделдә яңа болгар дәүләте — Идел Болгары барлыкка килү
922 ел (һиҗри белән 310 ел) Идел Болгарына Багдадтан гарәп илчелеге килү һәм Болгарда рәсми төстә аның хакиме Алмас җитәкчелегендә ислам динен кабул итү
985, 1006 еллар Киев Русе һәм Идел Болгары арасындагы тынычлык килешүләре
1164,1184 еллар Владимир-Суздаль кенәзе Андрей Боголюбскийның Идел Болгарына походлары
1229 ел Төньяк-Көнчыгыш Русь һәм Идел Болгары арасында килешү төзелү
1236 ел Монголларның Идел Болгарын басып алуы
1243 ел Алтын Урда дәүләте төзелү
1243—1255 еллар Бату ханның идарә итүе
1256—1266 еллар Бәркә ханның идарә итүе
1312—1342 еллар Үзбәк ханның идарә итүе
1342—1357 еллар Җанибәк ханның идарә итүе
1380—1396 еллар Туктамыш ханның идарә итүе
1422, 1424—1438 еллар Олуг Мөхәммәт хан идарә иткән дәвер
1380 елның 8 сентябре Рус дәүләте һәм Алтын Урда төмәне Мамай җитәкчелегендәге гаскәрләр арасында булган Куликово сугышы. Мамайның җиңелүе
1391 елның 18 июне Туктамыш хан белән Аксак Тимер гаскәрләре арасында Идел буендагы Кондырча елгасы янында булган сугыш. Туктамышның җиңелүе
1395 елның 15—16 апреле Туктамыш хан белән Аксак Тимер арасында Төньяк Кавказда Төрек елгасы буендагы сугыш. Туктамышның җиңелүе.
1431 ел Мәскәүнең олы кенәзе Василий II нең воеводасы Федор Пестрыйның Болгар шәһәренә походы
1430—1440 еллар Алтын Урданың таркалуы
1438, 1445 еллар Белев һәм Суздаль бәрелешләрендә Олуг Мөхәммәтнең Василий II не җиңүе
1445 ел Казан ханлыгы төзелү
1445—1465 еллар Мәхмүтәк ханның идарә итүе
1467—1479 еллар Ибраһим ханның идарә итүе
1487—1496, 1502— 1518 еллар Мөхәммәтәмин ханның идарә итүе
1524—1531, 1536—1546, 1546—1549 еллар Сафагәрәй ханның идарә итүе
1506 елның 25 июне 100 меңле рус гаскәренең Казан янында җиңелүе
1548, 1549, 1550 еллар Иван Грозныйның Казанга походлары
1552 елның 2 октябре Иван Грозный гаскәрләренең Казанны һәм Казан ханлыгын яулап алуы
1552—1556 еллар Татарларның һәм Урта Идел буенда яшәгән башка халыкларның бәйсезлек өчен сугышы. Казан ханлыгының тәмам җимерелүе
1429—1598 еллар Себер ханлыгы яшәгән дәвер
1452 — 1681 еллар Касыйм ханлыгы яшәгән дәвер
1459—1556 еллар Әстерхан ханлыгы яшәгән дәвер
1420—1430 еллар — XVII йөз Нугай Урдасы яшәгән дәвер
1433—1502 еллар Зур Урда яшәгән дәвер
1443 ел Кырым ханлыгы барлыкка килү
1468—1515 еллар Кырымның иң көчле ханы Миңлегәрәй идарә иткән дәвер
1686, 1689 еллар Кырым ханлыгы белән сугышларда рус гаскәренең җиңелүе
1774 ел Кырым ханлыгының язмышын хәл иткән Кечек Кайнарҗа солыхы төзелү
1783 ел Кырым ханлыгын мәҗбүри төстә Рус дәүләтенә кушу
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.