Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15

Total number of words is 3809
Total number of unique words is 1885
28.3 of words are in the 2000 most common words
42.0 of words are in the 5000 most common words
50.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ниһаять, үзенең архитектурасы, стиль үзенчәлекләре, композицион алымнары һәм бизәкләү детальләре белән дә Сөембикә манарасы татар төзелеш сәнгатен ачык гәүдәләндерүче тарихи һәйкәл булып санала. Рус һәм башка милли архитектуралар белгече профессор В. В. Егерев әйткәнчә, Сөембикә манарасы ярусларының кырт кискәндәй баскычланып менүе белән рус дини корылмаларыннан һәм аларның төзелеш стиленнән нык аерылып тора (ул Болгарда XIV йөздә төзелгән Кара пулатның архитектура стиленә якын).
Бу манара элек нинди вазифа үтәгән соң? Кызганыч, әлеге сорауга җавап һаман табылмаган әле. Кайбер тикшеренүчеләр аны аңарга тоташкан Нурали мәчетенең манарасы дип, икенчеләре исә Сөембикә үзенең ире, Казан ханы Сафагәрәй кабере өстенә кордырган истәлек дип әйтәләр. Аның Казан өчен авыр вакытларда—1552 елда һәм аннан соңгы елларда—күзәтү корылмасы сыйфатында файдаланылган булуы да бик мөмкин. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, 1991 елда Татарстан Республикасы хөкүмәтенең карары белән Сөембикә манарасы өстендәге ай торгызылды.
Казан кремле эчендә татар дини төзелеш сәнгатенең тагын бер истәлеге—Нурали мәчете бинасы сакланган (хәзерге вакытта ул ашханә сыйфатында файдаланыла). Казан басып алынганнан соң бу борынгы мәчет бинасы озак вакытлар артиллерия склады булып хезмәт иткән, аннары аны чиркәү итеп файдаланганнар, шул чакта аның югарыгы өлешен нык үзгәрткәннәр. Әмма аның бигрәк тә икенче каты фасадындагы милли архитектура элементлары—тәрәзә араларында башлары кыйгачлап тоташкан ярымколонналар системасы—татар заманнарын хәтерләтеп тора.
Археологик тикшерү мәгълүматлары күрсәткәнчә, Казан архитектурасы уеп бизәк ясау, стеналарны чынаяк кирпечләр белән тышлау, кирпеч салганда һәм тышлау плитәләрен ябыштырганда өстәмә бизәкләр төшерү белән баетылган. Казылма табылдыклар татар чоры Казанында махсус рәссам һөнәрчеләр яшәвенә, төрбәләрне һәм башка корылмаларны югарыда әйтелгәнчә матурлап бизәүче осталарның аерым мәктәпләре булганлыгына шик калдырмый.
Ул заманнарда ташны уеп бизәк ясау сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, иң таралган һөнәр булган. Архитектурадан тыш, ул XV йөзнең икенче яртысында һәм аеруча XVI йөзнең беренче яртысында эпиграфик истәлекләрне—кабер ташларын сәнгатьчә эшләгәндә дә киң кулланылган. Бу истәлекләр бизәкләренең байлыгы һәм төрлелеге белән борынгырак чордан, әйтик, болгар эпитафияләреннән аерылалар. Нәфис үсемлек бизәкләре һәм кабарынкы итеп эшләнгән зәвыклы язмалар гади тамашачыда гына түгел, хәтта урта гасырның ташны чокып бизәкләү сәнгатен яхшы белүче кешедә дә соклану тудыралар.
Ювелир сәнгате, затлы металлардан асылташлар белән матурлап төрле бизәнү әйберләре ясау югары дәрәҗәгә ирешкән. Татарларның алтын-көмешче осталары ясаган әйберләр «Казан тарихы» авторын да таң калдырган. Ул Мөхәммәтәмин ханның эшчәнлеге турында язганда болай дигән: «Падиша узенә бик кыйммәтле таҗ, көмештән һәм алтыннан савыт-саба һәм бик тә бай кием-салым эшләтте». Аннан соңгырак вакыйгаларны тасвирлаганда да ул Казан ханнары һәм бай түрәләрнең гаять кыйммәтле зур хәзинәләре булуына еш игътибар иткән. Хан казнасында бик тә зиннәтле ювелир әйберләр булган. 1551 елда кенәз Василий Серебряный Сөембикәне әсир иткәндә казнадагы байлыкны исәпкә ала: «Падишаның бөтен казнасын һәм дарысын язып алып һәм самодержавие мөһере белән беркетеп, алтын һәм көмеш белән һәм дә алтын-көмеш савытлар белән, зиннәтле урын-җир, затлы киемнәр һәм дә төрле-төрле падиша һәм сугышчы кораллары белән бастырыклап тутырылган унике зур каек, алдагысына шул воевода белән ханбикә утырып, Казаннан яңа шәһәр (Зөя) тарафына чыгып китте». Аннан алар Мәскәүгә озатылалар.
Кызганычка каршы, шул вакытта Казаннан төяп алып кителгән бу хәзинәнең кайдалыгы әлегәчә билгесез. Аның бер өлеше соңрак Мәскәүнең һәм Санкт-Петербургның мәгълүм музейларына: Мәскәү кремленең Кораллар палатасына, Кызыл мәйдандагы дәүләт тарих музеена, элекке Ленинградтагы СССР халыкларының этнографиясе музеена (хәзер Россия этнография музее) эләккән. Аларда саклана торган әйберләрдән аеруча әһәмиятлеләре—Казан ханнары таҗы— асылташлар белән бизәп, алтыннан ясалган, чите зиннәтле кеш тиресеннән тегелеп, гомумән, югары дәрәҗәдәге ювелирлык техникасы белән эшләнгән мәгълүм «Казан шапкасы»; алтыннан билбау каптырмалары һәм кырлау ысулы белән көмештән ясалган тартма. Татарстан Дәүләт музеенда алтын җеп белән чигү үрнәкләре һәм алтын төймәләр саклана. Шунда ук — җимерелгән йорт астыннан чыгарганда бераз яньчелгән бизәкле җиз кувшин. Казан ханлыгының ювелирлык сәнгате Казан татарларының соңгырак чор сәнгатендә тагын да үскән, кайбер үрнәкләре чын-чынлап дөнья күләмендә танылган. Мәсәлән, күпертмә һәм яссы нәкыш, төерчекле нәкыш, каю, бөртекләү, кырлау, басма, каралау кебек ювелирлык техникасының иң алга киткән ысуллары белән алтын-көмештән, фирәзә кебек асылташлар һәм төсле бәллүр пыяладан эшләнгән әйберләр— атаклы яка чылбырлары һәм хәситәләр, беләзекләр һәм алкалар, чулпылар һәм муенсалар, аеллар һәм каптырмалар, догалык һәм коръән тартмалары халык сәнгатенең кабатланмас хәзинәләрен тәшкил итәләр һәм татар халкының сәнгати вә шигъри фикерләү сәләтенең гаҗәеп бер чагылышы булып торалар.
Казан ханлыгында гарәп графикасына нигезләнгән язу киң кулланылган. Ул язу Болгарның башлангыч чорында ук килеп кергән һәм Алтын Урдада уку-язуның нигезен тәшкил иткән. Әүвәлдәге кебек үк мәктәп-мәдрәсәләрдә укыганнар; югары сыйныфлы мәдрәсәләр дә булган дип уйларга нигез бар, мәсәлән, Кол Шәриф мәдрәсәсе. Укый-яза белү беренче чиратта идарә һәм дин әһелләре өчен кирәк булган, әмма гади халык та аңа теләп өйрәнгән. Гарәп графикасында рәсми документлар, эш кәгазьләре, ярлыклар, шулай ук эпитафияләр, хатлар һәм поэмалар язылган.
Казанда һәм гомумән Казан җирендә Шәрык шигърияте яратып укылган. Фарсының Рудаки һәм Фирдәүси, Гомәр Хәйәм һәм Мәһди, Низами һәм Сәгъдинең танылган әсәрләрен, Баласагуни һәм Әхмәд Ясәви, Бакырганый һәм Кол Гали, Котб һәм Сәйф Сараи, Харәзми һәм Рабгузи кебек татар шагыйрьләренең әсәрләрен кулдан-кулга йөрткәннәр. Казан ханлыгының үз шагыйрьләре дә үсеп чыккан. Алар арасында Мөхәммәтәмин (хан, XV йөз ахыры—XVI йөз башы), Мөхәммәдьяр, Өммикамал, Гарифбәк, Максуди, Кол Шәриф (Казанның мәшһүр сәете, татар халкының милли каһарманы—XVI йөзнең беренче яртысы) һәм башкалар хакында әйтергә кирәк. Казанда сарай шагыйрьләре һәм халык җыру осталары да күп булган.
Казан ханлыгының шигъри мирасында Мөхәммәдьяр иҗаты иң югары урында тора. Ул үзенең «Төхфәи Мәрдан» («Егетләр күрке»—1539) һәм «Нуры Содур» («Йөрәкләр нуры» —1542) поэмаларында гаделлеккә һәм халыкка тугрылыклы хезмәт итәргә чакырган:
Йахшылык кыйл, йахшылыкда бар мәза (тәм),
Кем йаманлык кыйлса, ул табгай җәза.
Кем йыгылганда кулын тот бер моңлының,
Ул тәкъи тоткай кулың бер көн сәнең...
Мөхәммәдьяр әсәрләрендә кешелеклелек идеаллары мактала һәм әхлак мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Шагыйрь теле аһәңле һәм матур:
Йармөхәммәд, сәңа бирмеш хак теле,—
Бу фәләк (язмыш) багыстанының былбылы.
Язма әдәбияттан тыш, халык авыз иҗаты да зур үсешкә ирешкән. Иске һәм Яңа Казанның барлыкка килүе турындагы риваять-легендалар нигездә шушы чорда туган. Әдәбият галимнәре эпик жанрдагы «Алпамыш», «Чурабатыр», «Җикмәргән», «Ханәкә Солтан бәете» кебек әсәрләрне дә шул заман иҗаты итеп саныйлар. Казан ханлыгы чорында героик «Идегәй» эпосы киң таралган булган.
Югары катлау кешеләре һәм гади халык арасында да пентатоникага (биш тоннан торган гамма) нигезләнгән һәм инструменталь музыканы яратканнар. Татар халык җырлары ерак заманнарга барып тоташа һәм, сүз дә юк, шул тарихи чорның да моң-авазы булып яңгырый. Казан елъязмачысы казанлыларның камалышта вакытта да үзләренең моңлы озын көйләренә җырлаулары һәм уйнаулары турында язган. Әмма ул элек татарларның «шатланып күңел ачуларын» да, «гүзәл җырлар җырлауларын» да, «гөсләләрдә һәм кубызларда уйнаганнарын» да күргән. Казан янындагы Хан болынында, Арча кырында үткәрелә торган халык бәйрәмнәрендә дә шулай биегәннәр һәм җырлаганнар. Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр авылларда да гөрләп үткән. Бүген безгә билгеле җыеннар һәм сабан туе бәйрәмнәре булган ул.

§ 44. ХАНЛЫКНЫҢ БАШКАЛАСЫ КАЗАН ШӘҺӘРЕ
Казан, урта гасырлардагы башка шәһәрләр кебек үк, ике өлештән—кремльдән һәм бистәләрдән торган. Хан сарае һәм аның идарәсе, хәрби гарнизон урнашкан кремль XV йөздә хәзерге кремльнең күпчелек төньяк өлешен—Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасына кадәр урынны биләгән. Ул XIV йөз ахырында барлыкка килгән, XV йөзнең 40 нчы еллары уртасына яңа дәүләтнең сәяси мәркәзе булып әверелгән, акрынлап үзгәргән һәм матурайган. Кремльдән көньяк-көнчыгышка таба, хәрби ныгытмалар артында бистәләр—һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм шәһәрнең башка кешеләре яши торган урамнар башланып киткән. Асылда ике бистә булган, югарыгысы кремльдән бүгенге Университет урамына кадәр араны биләгән, ул тирән һәм киң чокырга (аның төбеннән хәзерге Куйбышев урамы үтә) барып терәлгән. Түбәнге бистә югарыгысыннан көнбатышкарак, кремль тавы итәгеннән Болак елгасына кадәр, хәзерге Бауман, Островский һәм Уңъяк Болак урамнары керә торган җирләрдә урнашкан.
XVI йөзнең беренче яртысында—Казан ханлыгы яшәгән соңгы чорда—Казан Көнчыгыш Европаның иң зур шәһәрләреннән берсе булган. Тирән чокырлар белән бүлгәләнгән биек калкулыкларда утырган кала, ерактан ук матур булып күренеп, көчле ныгытмалары, зур-зур капкалары, балкып торган биек манаралы мәчетләре һәм сарайлары белән игътибарны үзенә җәлеп иткән. Борынгы шәһәрнең гомуми күренешендә кремль аеруча аерылып торган, аның төньяк тарафындагы иң калку җирендә зиннәтле башка пулатлар белән бергә Хан сарае урнашкан. Бу урын биек таш стена белән әйләндереп алынган булган һәм 1552 ел мәхшәрендә камалыштагыларның соңгы сыену, соңгы көрәш урынына әверелгән: анда 10 меңгә якын казанлы җыелган. Казан басып алынганнан соң 12—15 еллар үткәч, кайбер пулатлар хәрби складларга һәм дары базларына әйләндерелгән, ә ХVIII йөз башында комендант йорты корылмалары булып калганнар һәм тора-бара бөтенләй юкка чыгарылганнар.
Узган гасырның мәшһүр тарихчысы К. Ф. Фукс 1817 елда Хан сараеның калдыклары шуннан ун ел гына элек тәмам җимереп бетерелгән дип язган. 1845 елда аның урынына губернатор сарае төзелгән. Хәзер анда Татарстан Республикасы Президентының резиденциясе урнашкан. Хан сараеннан чак көньяктарак (Благовещение чиркәве утырган җирдәрәк булырга тиеш) югарыда искә алынган сигез манаралы Җамигъ мәчет булган— Ш. Мәрҗани аны Кол Шәриф мәчете дип атаган. Ләкин аның урыны әлегә кадәр төгәл билгеләнмәгән, ул җитди археологик тикшерүләр үткәрүне көтә.
Тарих галимнәре һәм һәвәскәрләр арасында Казанның атаклы шәһәр капкалары һәрвакыт зур кызыксыну тудырып килде. Казан каласында мондый капкалар—дөресрәге, аскы өлеше шәһәргә кереп-чыгып йөрү юлы булып хезмәт иткән биек машларның саны 11 гә җиткән. Алар, крепость стенасы кебек үк, юан имән бүрәнәләрдән өелгән булган. Казан җимерелгәч, кремльгә яңа таш стена күтәргәндә инде русча исемнәр белән яңа таш башнялар корылган. Аларның иң зурлары элекке татар чорындагы урыннарында өелгән.
Татар чоры капкаларының атамалары я шул капкадан башланган олы юл (мәсәлән, Арча капкасыннан Арчага, Нугай капкасыннан Нугай Урдасына юл киткән), я теге яки бу танылган шәхес исеменә бәйләнгән. Әлеге шәхесләр бу капкаларны төзүдә турыдан-туры үзләре катнашкан булырга тиеш. Әйтик, русча «Муралеевы ворота» дигәне Нурали Шырын, Аталык капкасы— татарларның гаскәр башлыгы, үзенең зур сәяси эшчәнлеге белән мәгълүм Аталык би, ә Кебәк капкасы рус чыганакларында еш искә алынган Кебәк би исеме белән бәйле.
Кремль стеналарындагы капкаларның урнашу тәртибе түбәндәгечә: түрдәге иң төньяк-көнбатыш почмакта, Казан суы аша салынган хәзерге күпердән ерак түгел, бүгенге «Тайник» капкасы урынында Нурали капкасы торган. Шуннан төньяк-көнчыгышка табарак дүрт кырлы, исемсез почмак манарасы урынында Алабуга капкасы утырган (Алабуга шәһәренә бәйле итеп карала). Көнчыгыш стенада, бүгенге Батурин урамы яклап, хәзерге түгәрәкләп өелгән «Дмитриев башнясы» урынында әлегәчә татарча исеме ачыкланмаган (М. Г. Худяков исәпләвенчә, «легко сбиваемые», ягъни алырга җайлы дигәнне аңлаткан), русча исеме «Сбойливые ворота» дип йөртелгән капка булган. Ә кремльнең каршы як стенасында, бүгенге Бауман урамы яклап, дүрт кырлы «Преображенская башнясы» утырган төштә, Төмән капкасы булган, аннан Себер ханлыгы башкаласы Төмәнгә юл киткән. Шушы капкага һәм исемсез («Сбойливый») капкага ике яктан Казан бистәләрен, ягъни шәһәрнең үзен әйләнеп үтә торган ныгытмалар килеп тоташкан.
Бу кура Төмән капкасыннан башланган һәм, тау итәгендә, хәзерге Муса Җәлил һәйкәле яныннан төшә торган юл тирәсендә урнашкан Аталык капкасы аша үтеп, Болак ярына килеп чыккан.
Аннан ул Болак буйлап бүгенге «Дуслык» кунакханәсе һәм «Сәламәтлек» комбинаты урынына кадәр сузылган. Шунда урнашкан Кырым капкасы яныннан кыйгачлабрак көньяк-көнчыгышка борылып, бүгенге Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урында Нугай капкасы белән тоташкан. Аннары кура җай гына университет тавына күтәрелгән, тауның тышкы ягындагы тирән һәм киң чокыр табигый ныгытма булып хезмәт иткән. Шул чокыр төбеннән шактый соңрак Балык рәте (хәзерге Куйбышев) урамы сузылган.
Тауга күтәрелгәч, университетның чокырга килеп терәлгән җирендәрәк, кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, Югарыгы Нугай капкасы урнашкан булган. Шуннан кура әкренләп түбәнгә таба «Иске клиника» дигән бина урыны яныннан төшеп, Казанның хәзерге Куйбышев белән Галактионов урамнары кисешкән, якынча «Ленин бакчасы» тукталышы тирәсендәрәк урнашкан төп капкага—«Хан капкасына» килеп терәлгән. Аннары стена хәзерге Пушкин урамы юнәлешендә Ирек мәйданы урынына барып җиткән, ә «Хан капкасы»ның тышкы ягыннан, «Балык рәте чокырын» дәвам иттереп, тирән чокыр казылган. Шәһәр ныгытмасы бүгенге Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында утырган Арча капкасына килеп тоташкан. Әлеге арада Казанның ныгытмалары аеруча куәтле итеп эшләнгән булган.
Аннан соң шәһәр курасы төньяк-көнчыгышка һәм төньякка борылып, хәзерге Ирек мәйданы, Тельман, Зоя Космодемьянская һәм Нагорная урамнары аша үткән һәм яңадан кремльнең «Сбойливые ворота» дип аталган капкасына килеп терәлгән. Шул аралыкта, кайдадыр Тельман урамының уртасына туры килә торган төштәрәк, Кебәк капкасы торган.
Казан бистәләре менә шундый озын ныгытма-кура белән әйләндереп алынган булган. Кремль һәм бистәләр биләгән бу мәйдан урта гасыр өчен бик зур булып исәпләнгән. А. Курбский әйткәнчә, ул Вильнодан (Вильнюстан) чак кына калышкан.
Әмма борынгы Казан, аның янәшәсендәге бистә-авылларны да кертеп исәпләсәк, тагын да зуррак булып күренәчәк. Шундый бистәләр рәтендә беренче чиратта Болакның сул ягында, бүгенге Киров, Столбов, Париж Коммунасы һәм Галиәсгар Камал урамнары төбәгендә, татар дөньясында атаклы Печән базары дип танылган җирдә урнашкан Көрәеш бистәсе аерылып торган. Исәп кенәгәләре һәм рус елъязмалары, шул исәптән Казан тарихына Иван Грозный китергән фаҗигаләрне тасвирлаган кыйммәтле чыганак—«Царственная книга» анда Үтәш би исеменә мөнәсәбәтле Үтәш мәчете булуын да теркәгәннәр. Бу тарихи бина Казанның элегрәк Җамигъ мәчет дип саналган «Печән базары мәчете» урынында булган дигән фикер дә бар. Ул дини һәм милли традицияләрнең бик ерактан үрелеп килүе турында сөйли.
1950 елда археологик тикшерүләр үткәргәндә табылган кечкенә генә авыл урыны хәзерге тимер юл вокзалы янындарак Көрәеш бистәсеннән ерак түгел урнашкан булган. Болар шәһәргә иң якын бистәләр булып, ихтимал, кала белән ике арага Болак аша күпер дә салынган булгандыр. Чыганакларда хәтта Болакта ике су тегермәненең эшләп утыруы турында да язылган. Кала стенасыннан тышкы якта, нәкъ кремль турысында, Болакның уң ярында, тагын ниндидер корылмалар булганлыгы мәгълүм. Шуларның берсе, ак таштан салынганы, «Даирова баня» дип теркәлгән. Ул ниндидер бай Таһир исеменә мөнәсәбәтле.
Көрәеш бистәсеннән көньяктарак, түбәнге, бирге Кабан күле буенда, хәзерге Һади Такташ урамындагы зоопарк мәйданы тирәсендә Колмәмәт бистәсе утырган. Бүгенге шәһәр уртасында калган Әмәт тавы (Ометьево) бистәсенең исеме дә анда Казан ханлыгы чорында яшәгән татар авылы белән бәйле. Риваятьләргә караганда, аңа Әхмәт дигән кеше нигез салган. Урта Кабан артындагы калкулыкта, биек, матур яр өстендә, соңрак Архиерей дачалары утырган җирдә, кайчандыр Казан ханнарының җәй көне ял итә торган утарлары булган дигән хәбәрләр дә сакланган. Сөйләүләренә караганда, биредә җәйге корылмалары белән искиткеч матур «Сөембикә бакчасы» булган.
Узган гасырда Казан университеты профессоры Н. Ф. Высоцкий язып алган башка риваятьләрдә әйтелгәнчә, Сукно бистәсе урынында Казан ханлыгы чорында Әрмәннәр бистәсе булган, Свердлов һәм Ульянов урамнары чатындагы бәләкәй бакча янында, Георгий чиркәве урынында әрмәннәр чиркәве утырган. «Сукно базары»ннан бераз югарырак, Калинин урамы башланган җирдә, Н. Ф. Высоцкий әрмәннәрнең 6 кабер ташын тапкан. Монда әрмән сәүдәгәрләре үзләренә аерым бистә оештырганнар һәм Казан белән, аның аша башкалар, бигрәк тә Төньяк халыклары белән сәүдә итүдән күп табыш алганнар.
Элекке Адмиралтейство бистәсенең көньяк-көнбатыш чигендә, хәзерге Киров районының иске үзәгендә, Казан ханлыгы чорында исеме әлегәчә үзгәрмичә сакланган Бишбалта (рус елъязмаларында Бешболда) дигән татар авылы яшәгән. Бишбалтаның көнбатыш һәм көньягындагы җирләр дә шулай ук ерак тарих белән тоташа. Мәсәлән, Казан суының «Тирән үзән» дип йөртелгән тамагында Бакалта пристане булган, шуннан ерак түгел, «Сәүдә утравы» дип танылган урында һәр җәйнең июнендә халыкара ярминкәләр үткәрелгән. Сәүдә итешүдән тыш, биредә, юллар чатында, олы кунакларны каршылаганнар һәм озатканнар, ә кайвакыт шунда әсирләр алмашу гамәле дә үтәлгән.
Казан каласының тышкы күренеше дә бик үзенчәлекле булган. Зиннәтле сарайлар һәм пулатлар, «алтын түбәле» йортлар (елъязмаларда шулай әйтелә), манаралары күккә ашкан мәчетләр, аларның барчасын әйләндереп алган стенаның биек хәрби машлары һәм капкалары көч-куәт, байлык-муллык билгесе булып ерактан балкып, үзләренә чакырып торганнар һәм Казанга кабатланмас шәрык каласы төсе биргәннәр, һәрьяклап сулар—тезелеп киткән Кабан күлләре, бормаланып аккан Казан суы һәм куәтле киң Идел белән уратып алынган борынгы Казан бигрәк тә язгы ташулар вакытында, елгалар ярларыннан чыгып, ялтырап яткан киң дәрья хасил булгач, аеруча гүзәл күренгән. Шул заман кешеләре язып калдырганча, үзәнлекләрдәге тугай-болыннар, җәй башлангач су астыннан чыгып, «ямь-яшел үлән һәм төрле-төрле матур чәчәкләргә төренгәннәр», шул болыннарда күңелле бәйрәмнәр үткәрелгән.
Шәһәр утырган урын—яшел үлән белән капланган тау битләре, текә ярлы, күп тармаклы тирән чокыр буйлары үзе бер ямь биргән. Шул ук вакытта түбәнге урамнары, чокыр төбеннән сузылган тар тыкрыклары яз көннәрендә һәм көзге яңгырларда тездән пычрак белән капланган. Кайбер урыннарда бер дә кипмәс баткак күлләр барлыкка килгән. Аларны «черек» (рус елъязмаларында—«поганые») күлләр дип йөрткәннәр. Мәсәлән, Ленин бакчасыннан Дзержинский урамы буйлап сузылган иңкүлекне халык бүген дә «Черек күл» дип атый. Кайбер тарихчылар бу күлнең шулай аталуын элек иңкүлек буена урнашкан мунчалардан күлгә су агып ятуы белән бәйле дип аңлаталар.
Кремльнең таштан корылган биналарыннан аермалы буларак, Казанның бистәләре нигездә агачтан салынган. Шәһәрдә берничә зур урам булган, шуларга вак-вак тыкрыклар килеп кушылган. Бу төп юллар хезмәтен үтәгән озын урамнар соңрак та шәһәрнең үзәк урамнары булып калганнар. Мәсәлән, Хан кремленең үзәк урамы хәзерге Шейнкман урамыннан диярлек үткән. Бүгенге Ленин урамы юнәлешендә, элегрәк «Воскресение сырты» дип исемләнгән (революциягә кадәрге Воскресение урамы) калкулык буйлап, борынгы Казанның югары бистәсенең үзәк урамы сузылган. Беткән җирендә ул, икегә аерылып, Хан һәм Нугай капкаларына барып тоташкан. Бу калкулык итәге буйлап Түбән Нугай һәм Аталык капкалары арасында хәзерге Бауман урамына туры килә торган урында түбәнге бистәнең төп урамы узган, һәр капкага бер урам килеп чыккан, алар шәһәрдән чыккач олы юлга әверелгәннәр.
Казанда җир асты юллары да булган. Гәрчә кайбер риваятьләр чынлыкка туры килеп бетмәсә дә, шәһәрнең үзәгендә, бигрәк тә аның кремле астында яки югарыгы бистәнең төп урамы тирәсендә җир асты юллары булганлыгын шикләнмичә әйтергә мөмкин, чөнки алар елъязмалар һәм күргән кешеләрнең мәгълүматлары белән раслана. Чыганаклар 1552 ел көзендә камалыш вакытында казанлыларның Нурали капкасы астыннан Казан суы буендагы чишмәгә кадәр яшерен юл казыганлыкларын әйтәләр. Узган гасыр азагында Казан университеты профессорлары Н. П. Загоскин һәм М. М. Хомяков Воскресение урамының төньяк очында җир асты юлларының һәм корылмаларының кайбер калдыкларын ачканнар. Стеналары таштан өеп эшләнгән бу җир асты юллары һәм корылмалары рус чоры корылмаларының нигезләре белән бәйләнмәгәннәр; аларның борынгырак булулары расланган. Өлкән буын кешеләре сөйләвенчә, элек аннан борынгы татар акчалары һәм кулъязма китаплар табыла торган булган.
Урта гасырдагы Казанның берничә зур зираты булганлыгы билгеле. Без инде А. Курбский мәгълүматларыннан мәчетләрдә Казан ханнарының төрбәләре булганлыгын беләбез. Хакимнәрне болай җирләү йоласы мөселман мәдәниятенә дә хас булган: ул Урта Иделдә шәһри Болгар истәлекләреннән мәгълүм. Соңгы елларда археологик казу вакытында Сөембикә манарасы янында һәм әүвәлге Нурали мәчете янында аерым каберләр ачылды. Республика дәүләт музее урынындагы элекке сәүдә йортыннан көньякта, ягъни сәүдә рәте яклап, бер зират табылды. Анда 1530 елда шәһәрне саклаганда һәлак булган Казан бәге Мөхәммәтгали каберенең ташы ачылды. Тагын да көньяграк тарафта, Ленин һәм Лобачевский урамнары чатында шактый зур зират урыны билгеле. Ә Болак артында, Татарстан һәм Гражданнар урамнары кисешкән җирдә түбән бистә зираты булганлыгы ачыкланды, анда XVI йөзнең беренче яртысында эшләнгән эпиграфик истәлекләр табылды.

§ 45. СӘЯСИ ТАРИХ. XV ЙӨЗНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ
Бу дәвердә ханлыкның тышкы сәясәте Рус дәүләте белән ике арадагы мөнәсәбәтләр нигезендә алып барылган. Ул гына да түгел, әлеге сәясәт кайчакта Мәскәүнең идарәче даирәләре теләгеннән чыгып билгеләнгән һәм Рус дәүләте сәясәтенә бәйле булган.
Шунысын әйтергә кирәк, XV йөзнең 60 нчы еллары азагыннан башлап Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнгән. Алар еш кына Мәскәү оештырган походлар ярдәмендә хәл ителгән. Казандылар да бурычлы булып калмаган. Бу мөнәсәбәтләр катлаулы булган, вакыты белән бик фаҗигале төс алган һәм алар нәтиҗәдә Казан ханлыгының җимерелүенә, татар халкының дәүләтчелеге югалуга китергән.
Казан ханлыгы яшәүнең беренче чоры, Мәхмүтәк идарә иткән 20 ел вакыт (1445—1465), тыныч һәм нәтиҗәле үткән. Чыганакларда бу чорда Мәскәү белән Казан арасында сугыш бәрелешләре булу хакында бер хәбәр дә юк. Аларның мөнәсәбәтләре тату күршеләрчә булган. Шул чордан бер документ—Мәскәү митрополиты Ионаның Казанның югары дәрәҗәле кешесе Шәптәккә язган хаты сакланган. Анда русларның дин башлыгы үзенең «дустының» (казанлыны ул шулай дип атый) бүләк тапшыру өчен киткән ике йомышчысына хан алдында ярдәм күрсәтүен түбәнчелек белән үтенә. Бу документ 1455 елда Мәскәү җитәкчелеге алдында Казанның абруе зур булганлыгын күрсәтә.
Моңардан тыш, ул заманда әле Мәскәү Казанга салым түләп торган. Русларның Зур Урдага гына түгел, ә төньяктагы яңа дәүләткә, ягъни Казан ханлыгына да салым түләве күп кенә рус тарихчыларында гаҗәпсенү тудыра. М. Г. Худяков үзенең «Казан ханлыгы тарихыннан очерклар» дигән мәшһүр хезмәтендә бу салымны 1445 ел җәендә Суздаль янындагы мәгълүм бәрелештән соң әсирлеккә төшкән олы кенәз Василий II нең азат ителүе өчен Мәскәү түләгән контрибуция дип атый. Ул чакта ике яклы килешү төзелгән. Дөрес, ул Мәскәү җәмәгатьчелеге игътибарына вакытында рәсми төстә җиткерелмәгән, әмма рус елъязмаларында билгеле бер чагылыш тапкан. Кызганычка каршы, бу контрибуциянең, дөресрәге, йолымның күләме төгәл күрсәтелмәгән. Кайбер чыганакларда ул «күпме булдыра алганча» дип, ә кайберләрендә 30 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр дип әйтелә.
Шушы килешү нигезендә олы кенәз әсирлектән кайтканда аның белән Мәскәүгә 500 татар килә. Алар башкалада һәм бүтән шәһәрләрдә төрле идарә эшләренә куелалар. Татарларның кайберләре хәтта аерым шәһәрләрнең баш идарәчесе итеп тә билгеләнәләр. Шул чакта һәм аннан соңрак та татар ханзадәләре Серпухов, Звенигород, Кашира, Юрьев, Сурожик кебек рус шәһәрләрендә хакимлек итәләр. Ә Олуг Мөхәммәтнең икенче улы Касыймга 1452 елда Үкә буендагы «Мещерский городок» (Мишәр шәһәрчеге) бүләк итеп бирелә, соңыннан ул аның хөрмәтенә Касыйм шәһәре дип үзгәртелә.
Ләкин Мәскәү Казанга гына түгел, Кырымга да, Әстерханга да, хәтта исеме белән ханлык (русча—«патшалык») булып саналса да, чынында Рус дәүләтенең удел кенәзлеге булган Касыймга да йолым түләп килгән. Бу гына да түгел, Касыйм ханнарына йолым түләү хәтта Казан алынгач та дәвам иткән. Моның сәбәбен аңлатуы кыен, әмма документлар шуны раслый. Ә югарыда санап үтелгән, Казан һәм Касыйм кешеләре идарә иткән рус шәһәрләрендә инде мәчетләр дә төзелә башлаган. Гомумән, Рус дәүләтенең сәяси тормышына татар йогынтысының үсүе ачык күренеп торган.
Болар барысы да ул замандагы рус җәмәгатьчелегендә зур канәгатьсезлек тудырган. 1446 елда дәрәҗәле боярлардан Дмитрий Шемяко һәм Василий Косой җитәкчелегендә хөкүмәткә каршы фетнә оештырылган. Олы кенәзне рус җиренә татарларны алып килүдә һәм аларга шәһәрләр өләшеп бирүдә гаеплиләр. Василий II тәхеттән төшерелә һәм сукырайтыла (шуннан аның «Темный» дигән кушаматы кала). Тик аны яклау өчен Касыйм һәм Йакуб җитәкчелегендә татар гаскәре килеп җитә, һәм олы кенәз 1447 елда яңадан тәхеткә утыртыла.
1445 елгы килешү яңа гына оешкан Казан ханлыгына якын еллар өчен тынычлык алып килгән, икътисадый һәм хәрби куәтен ныгыту өчен зур мөмкинлекләр ачкан. Үзенең 20 ел яшәү дәверендә, Мәхмүтәк хан идарә иткән елларда, ханлык шул чордагы Үзәк Евразиянең иң куәтле дәүләтләреннән берсенә әверелгән. Халыкара сәүдә эшчәнлегенең географиясе һәм күләме киңәйгән, сәяси хакимият ныгыган, дәүләт төзелеше ныклап оешып җиткән, матди һәм рухи мәдәниятне тагын да үстерү өчен ышанычлы нигез салынган.
Мәхмүтәк ханның үзеннән соң ике улы—Хәлил белән Ибраһим калган. Өлкәне Хәлил ике ел гына идарә иткән. Аның балалары булмаган, һәм ул кинәт үлеп киткәннән соң тәхеткә Ибраһим утырган (1467—1479). Ул Казанның иң көчле ханнарыннан берсе булган. Аның вакытында ханлыкның икътисады һәм хәрби куәте бик нык үскән. Ибраһим хан асылда илнең бары тик югары таба үсешен дәвам иттергән дәүләт башлыкларының соңгысы булган. Кыскасы, Казан ханлыгы оешып, Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар идарә иткән 35 еллык чор татар халкы һәм аның дәүләтчелеге тарихында иң якты заманнар булып калган. Ибраһим хан чорында Рус дәүләтенең Казан ханлыгына карата турыдан-туры сугыш оештыруга корылган яңа сәясәте башланган. Әмма хан һәрвакыт аңа тиешле җавабын кайтарып барган.
Әгәр дә Василий II татарларның әсире һәм шуның өчен аларга бурычлы булып калган, шуның өстенә, күрәсең, үзе дә йомшаграк холыклы, азмы-күпме демократик карашлы кеше булган булса, аның улы, «бөтен Русь»ның олы кенәзе Иван III (1462—1505) аның капма-каршысы булган. Каты куллы, рәхимсез, шул ук вакытта талантлы сәясәтче һәм зур дәүләт эшлеклесенең 42 ел буена идарә итүе бөтен Русьны бер үзәк—Мәскәү тирәсенә тупларга мөмкинлек тудырган. Яңа, инде куәтлерәк Рус дәүләтенең эчке төзелешенә шушы чорда ныклы нигез салына һәм аның тышкы сәясәте башка дәүләтләрнең эчке эшләренә турыдан-туры, тупас катнашу юлы белән алып барыла башлый. Бу беренче чиратта Русьның Казан ханлыгына мөнәсәбәтендә ачык гәүдәләнә.
Иван III Казанга 7 тапкыр яу оештырган: 1467, 1469, 1478, 1482, 1484, 1485 һәм 1487 елларда—соңгысы Казанны вакытлыча алу белән тәмамлана. Бу яулар чынында XV йөзнең соңгы чирегендә Рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасындагы мөнәсәбәтләрнең бөтен эчтәлеген ачып салган.
Мәскәү хөкүмәтенең үз күз алдында үсеп, күтәрелеп килүче Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшыну өчен сәбәбе дә табылган: казанлыларның Ибраһим ханга каршы Габделмөэмин би башлыгындагы кечерәк бер төркеме, астыртын эш итеп, үзләренә хан булырга Касыймны чакырган. Тегесе үз биләмәсенә караганда бик күпкә куәтле дәүләт тәхетенә утыру ихтималы ачылуга куанган һәм, Ибраһимны Касыйм татарларыннан торган кечкенә көч белән генә җиңеп булмаячагын аңлап, ярдәм алу өчен Иван III гә мөрәҗәгать иткән. Олы кенәзгә шул гына кирәк тә, һәм 1467 елның сентябрендә көчле рус гаскәре ярдәмендә касыймлыларның походы оештырыла. Тик казанлылар аларга Иделне кичеп чыгарга да мөмкинлек бирмиләр, тегеләр кире борылалар, җитмәсә тагы кайтыр юлда күп җәфа чигәләр. Шул ук елның кышында Ибраһим, моңа җавап итеп, Кострома янындагы Галич шәһәренә гаскәр җибәргән, ләкин казанлылар аны алалмыйча кире кайтканнар. Үз чиратында Иван III Иделгә җәза отряды оештырган һәм ул, марилар җиренә килеп, юлда очраган авылларны тар-мар китергән, күп кешене үтергән. Бу хәлләр рус елъязмаларының күбесендә теркәлеп калган.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.