Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14

Total number of words is 3859
Total number of unique words is 1848
30.4 of words are in the 2000 most common words
44.5 of words are in the 5000 most common words
51.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бал, ашлык, ювелир әйберләр, коралларның кайбер төрләре, савыт-саба, кыйммәтле күн (йомшак күн, сафьян) һәм күн әйберләре, алар арасында хатын-кызлар өчен затлы читекләр татарларның үзләрендә җитештерелгән товарлар саналган; шулай ук төзелеш агачы һәм башка чимал чыгарылган.
Халыкара сәүдәдән тыш, әлбәттә, эчке сәүдә дә яшәгән һәм үскән. Казанда, башка шәһәрләрдә, ханлыкның читтәге идарә үзәкләре булган даруха-улус калаларында һәм эре авылларда бөтен ел дәвамында, җомга көннәрне, төрле-төрле товарлар белән сату иткәннәр; терлек, ит, ашлык, бал, балавыз, май, тире һәм күн; игенче, терлекче, һөнәрче хуҗалыгы өчен кирәкле башка товарлар—арба-чана, сабан-сука, камыт-дуга, балта-пычкы, тагын көрәк-сәнәкләр, урак-чалгыдыр, иләк-чиләктер... Менә бер кибеттә муенса, алка, беләзек, йөзек, чулпы кебек бизәнү-ясану әйберләре; әнә тегесендә—бәрхет түбәтәйләр, калфаклар, камзуллар, чигүле читекләр, йомшак чүәкләр, атаклы Казан сөлгеләре... Арырак—мичкәчеләр, чүлмәкчеләр, суык тимерчеләр кибетләре. Базар буйлап «кырык тартмачы»лар шау килеп йөриләр, һәртөрле «шурум-бурум» саталар. Гомумән, базар мәш килә, Тукай әйтмешли,
Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана.
Тышкы сәүдәдә дә, эчке сәүдәдә дә акча хәлиткеч роль уйнаган. Казан ханлыгының үз акчалары сугылмаган (әлегә моның сәбәпләре билгеле түгел), ә әйләнештә XV йөзнең 20 нче—30 нчы елларында сугылган, элекке Алтын Урда дирһәмнәре йөргән.

§ 41. ДӘҮЛӘТ БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ ҺӘМ ИҖТИМАГЫЙ ТӨЗЕЛЕШ
Казан ханлыгы көнчыгыш тибындагы урта гасыр феодаль дәүләте булган. Дәүләт башында әүвәлге Җучилар нәселеннән килгән хан утырган. Алтын Урда заманнарындагы кебек үк, Казан ханлыгында һәм бүтән татар ханлыкларында җучилы (джучид) булмаган кеше хан тәхетенә утыра алмаган. Билгеле булганча, ханнар да, императорлар, корольләр, патшалар, шаһлар кебек үк, мирас буенча гына тәхеткә утыра алганнар. Дөрес, нәселдә мирасны алырлык варис булмаганлыктан, династиясенең аерым бер тармагы тукталган яисә хаким үз варисы хакында васыятен әйтә алмыйча үлеп киткән очракларда монархны билгеләп, хәтта сайлап кую хәлләре дә тарихта булган. Дәүләт чуалышлары, сарай фетнәләре, төрле төркемнәрнең хакимлек итү өчен көрәшүе нәтиҗәсендә король, патша яки ханның тәхеттән төшерелүе яки куылуы, хәтта үтерелүе кебек очраклар да булмаган түгел. Теге яки бу дәүләтнең үзенә бәйлелектә яшәүче ил эшләренә катнашуы юлы белән хакимнәрне тәхеттән алып ташлаулар да кабатланып торган. XV йөз азагында һәм XVI йөзнең беренче чирегендә Казан ханлыгы Мәскәүгә сәяси бәйлелеккә эләккәч, Казан ханнары белән дә шуңа охшашлы вакыйгалар булып үткән. Без ул мәсьәләне алдарак, Казан ханлыгының сәяси тарихын өйрәнгәндә аерым карап үтәрбез.
Казан ханы каршында, башка һәр татар ханлыгындагы кебек үк, диван, ягъни дәүләт идарәсе эшләгән. Бу диван составына Алтын Урда чорларыннан ук килә торган Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак нәселләреннән чыккан атаклы карачы биләр, җир биләүче аксөяк түрәләр, танылган гаскәр башлыклары һәм югары дин әһелләре кергәннәр. Карачылар арасында олуг карачы Булат Шырын (рус елъязмаларында ул «Булат Ширин олы Казан карачасы» дип теркәлгән) һәм аның улы Нурали Шырын аерылып торган. Феодаль аксөякләрнең вәкилләре булып улус әмирләре һәм бәкләре саналган; сугыш вакытында гаскәри берләшмәләргә алар җитәкчелек иткәннәр. Илнең эчке һәм тышкы сәясәтен үткәрү нигездә шушы кешеләрдән торган. Руханиларның югары катлавында сәет—Казан һәм Казан җирләренең барлык мөселманнары башлыгы аерым урын тоткан. Казан ханлыгында исламның дәүләт дине булуын искә алганда, сәетнең сәяси һәм идеологик тормышта нинди зур дәрәҗәле булганлыгын аңлавы кыен түгел, һәм тарихи чыганакларда аның дәүләттә ханнан кала икенче кеше булып телгә алынуына бер дә гаҗәпләнергә ярамый. Мәсәлән, сәетнең якынлашып килүен күргәч, хәтта хан үзе дә, атыннан төшеп, аңа кул сузган. Казан сәетләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең кызы Фатыйма һәм беренче хәлифә Галинең нәселен дәвам иттерүчеләр булып исәпләнгәннәр.
Хан администрациясенә күпсанлы идарә аппараты әгъзалары һәм хезмәтчеләр кергән. Хан сараенда төрле дәрәҗәдәге чиновниклар хезмәт иткән. Алар арасында акча эшләре өчен җаваплы казначы, дәүләт мөһерен, ачкычларны, хан сараен, коралларны саклаучылар аерылып торган. Ханның ауга йөрүен оештыручы, хан балаларына тәрбия бирүче югары вазифа ияләре булган. Ханлыкны идарә итү канцеляриясендә дәүләтнең тышкы сәясәте өлкәсендә җаваплы эшләрне башкаручыларны тарихи чыганаклар аеруча билгеләп үтәләр.
Үзәк идарәдәге җитәкчеләр һәм хезмәтчеләрдән тыш, ханлыкның теге яки бу сәяси һәм икътисадый өлкәсе өчен җаваплы аерым түрәләр булган. Болар—хакимнәр һәм казыйлар, ягъни мөселман кануннары нигезендә хөкем чыгаручы судьялар; полиция, таможня, чик буе хезмәткәрләре, илчеләр, төрле вәкилләр. 1523 елда язылган Сәхипгәрәй хан ярлыгында шушы дәрәҗәләрнең исемнәре аталган. Аларның күбесе безгә инде Алтын Урданың Тимеркотлык хан һәм Туктамыш хан ярлыкларыннан таныш.
Сәхипгәрәй хан ярлыгында 13 төрле җыемның исеме аталган. Алар арасында ясак, калан, салым Алтын Урда чорыннан ук килә. Ә мөселманнарның гомуми хәреҗ салымы түләве Идел буенда хәтта Болгар заманнарыннан ук билгеле. Кайбер ясак һәм салым төрләре юкка чыккан, ләкин алар урынына яңалары туган: әйтик, авыл һәм җир салымнары; авылга түрә килә икән, ризык һәм фуражлата, өй башыннан салым.
Ханлык административ яктан дарухаларга бүленгән—рус елъязмаларында ул бераз үзгәртелеп, ләкин шуңа аваздашрак «дорога» дип атала. Бу— кече улус-өлкә була инде (соңрак — уездлар). Мәсәлән, Алат, Арча, Гәреч (елъязмаларда «Галицкая» дип бирелә), Зүри, Нугай дарухалары мәгълүм, аларның үзәкләре Алат, Арча, Чаллы (Тәберде Чаллысы) кебек калалар булган.
Югарыда әйтелгәнчә, Казан ханлыгы типик феодаль дәүләт була. Бу беренче чиратта җир биләүдә урта гасырлардагы феодализмга хас мөнәсәбәт яшәүдә гәүдәләнгән. Җир биләү өч төргә аерылган. Беренче төр—аерым кешеләрнең, ягъни эре феодалның биләмәләре. Аларны әмирләр яки бәкләр (биләр) дип атаганнар. Казан ханлыгында җир биләүнең икенче төре—югары катлау руханиларның биләмәләре. Өченчесе—дәүләтнеке, ягъни дәүләтнең үз карамагындагы кагылгысыз җирләр, урманнар, сулар. Алардан алынган табыш турыдан-туры дәүләт казнасына кергән.
Эре феодаллар нигездә аксөяк нәселдән килгәннәр, һәм җир биләмәләре дә аларга мирас булып күчкән. Алтын Урда чорындагы кебек, сугыш кузгалган очракта алар дарухаларның, ягъни үз улусларының гаскәр башлыгына әверелгәннәр. Алар хан фәрманы нигезендә, тулы коралланган хәлдә, үз гаскәрләре белән хан карамагына килгәннәр. Дәрәҗәсе белән бераз түбәнрәк торучы, әмма күпсанлы, төп феодаллар төркемен тәшкил итүчеләрне морзалар дип йөрткәннәр—морза әмирнең яки бәкнең улы дигәнгә туры килә. Алардан кайберләренең, хан хезмәтендә аеруча танылганнарының, шулай ук җирне мирас итеп алырга хокуклары булгандыр дип уйларга мөмкин.
Казан ханлыгында шундый тәртиптә җир биләүне сөйүргал дип атаганнар. Ул—монголча «бүләк» дигән сүз, җир белән эш итүдә хәрби-лен хокукын аңлаткан. Аны без Алтын Урда тарихы турындагы бүлектә бер тапкыр очраткан идек инде. Ачыклап әйтик, «лен»—немец сүзе, һәм ул гомумтарих фәненә хәрби һәм административ хезмәт башкарган өчен дәүләт хакиме тарафыннан вассал-феодалга бирелә торган җир биләмәсе дигән мәгънәдә кереп киткән.
Нәкъ менә шушы тәртип—дәүләт мәнфәгатенә хәрби хезмәт иткәне өчен тарханга (феодалга), мирас итеп калдыру хокукы белән, җир биләмәсе бүләк итеп бирү Казан ханлыгында һәм башка татар ханлыкларында җирдән файдалануның нигезен тәшкил иткән. Җиргә сөйүргаллык хокукы Сәхипгәрәй хан ярлыгында да белдерелгән. Казанның башка ханы Ибраһим ярлыгында да шул хакта өч тапкыр әйтелә. Өстәвенә, бу ярлык «Без—Ибраһим ханның сөйүргал сүзе» дип башланып китә, ягъни Казан ханлыгының бөтен феодаль системасында һәм иҗтимагый төзелешендә сөйүргаллыкның нинди зур әһәмияткә ия булганлыгын күрсәтә. Сөйүргал иясе, аннан гомере буе файдалану һәм аннары аны варисына мирас итеп калдыру белән бергә, бик зур өстенлекләрдән дә файдаланган: аннан бернинди салым алынмаган. Ул гына да түгел, сөйүргал хуҗасы суд каршында гражданлык кагылгысызлыгына ия булган. Җирдән алына торган һәм элек дәүләт казнасына китә торган табышны да сөйүргал иясе хәзер үзе җыйган, үзенә калдырган.
Шуны истә тотарга кирәк, тарханга мондый өстенлекләр ул дәүләт файдасына хәрби хезмәт һәм башка мөһим эшләр башкаруны үз өстенә алганда гына бирелгән. Әгәр дә ул шушы изге вазифасын онытса, үз хокукларыннан, ягъни бөтен өстенлекләр белән бергә сөйүргалдан мәхрүм ителгән.
Кадерле укучылар! Сездә ниндидер аңлашылмаучылык калмасын өчен, тагын бер мәсьәләгә ачыклык кертик. Сөйүргаллык хокукы киң мәгънәдә тарханлык хокукын аңлаткан, икенче төрле әйткәндә, сөйүргал үзе тарханга бирелә торган өстенлекләрдән барлыкка килгән. «Тархан» сүзе Урта Азиядә, Кавказ аръягында, Алтын Урдада, соңрак Казан һәм башка татар ханлыкларында феодалның җире һәм мал-мөлкәте дигәнне, шулай ук әлеге җир-мөлкәткә ия булган кешене аңлаткан. Шуңа күрә Алтын Урда, Казан һәм Кырым ханнарының ярлыклары тархан ярлыклары дип йөртелгәннәр. Алар феодалга тарханлык хокукы биргән, ягъни дәүләт аңа тулаем файдалану өчен җир һәм мөлкәт бүләк иткән. Башкача әйткәндә, «тархан» төшенчәсенең мәгънәсе «сөйүргал» төшенчәсеннән киңрәк. Сөйүргал тарханлыкның гаскәри-ленлык хокукын, аерым бер хокукын гына белдергән.
Морзадан бер баскычка түбәндә углан торган. Алтын Урда дәверендә углан дип патша баласы—ханзадәләргә әйткәннәр. Казан ханлыгы заманында аның мәгънәсе бераз тарайган—хәзер йомышлы феодал-гаскәр башлыкларын шулай дип йөрткәннәр. Ул XV—XVII йөзләрдә Рус дәүләтендәге «бояр балалары» дигәнгә туры килә. Без инде беләбез, урта гасырларда дәүләтләр хәзергечә даими регуляр гаскәр тотмаганнар—алар нигездә зур яу чыкканда гына бергә җыела торган булганнар. Әмма шулай да ханнарның һәм әмир-биләрнең дружиналары яки шәһәр гарнизоннары сыйфатында ниндидер даими хәрби төркемнәр булган. Сугыш чыкканда алар тирәсенә бөтен илдән гаскәр җыелган. Угланнар менә шундый дружина һәм гарнизоннарда аерым бер вакыт белән хезмәт иткәннәр. Вакытын тутыргач, углан өенә кайткан һәм үзенә тиешле җирне алган.
Ниһаять, феодаль иерархиянең түбән баскычында казаклар торган. Сугыш вакытында хан гаскәренең үзәген алар тәшкил иткәннәр, эчке һәм тышкы казакларга бүленгәннәр. Казаклар феодал-тарханнардан түбән, ә гади крестьяннардан югарырак дәрәҗәдә йөргәннәр. Ләкин алар дәүләт күләмендәге мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә идарәче даирәләр таяна торган куәтле көч булып саналганнар. Казаклар да җирне хан, ягъни дәүләт файдасына хезмәт иткән өчен алганнар.
Казан ханлыгында гади халык гадәттәгечә «кешеләр» дип кенә аталган, кайчакта аларны «кул»лар дип тә йөрткәннәр. Тарханның фәлән кадәр эш кулы бар дип бәяләнгән. Әмма бу бәйлелекне классик мәгънәдә—Көнбатыштагы һәм Рус илендәге крепостной бәйлелек белән бер дип карарга ярамый. Казан ханлыгында яки башка татар ханлыкларында, аннан элегрәк Алтын Урдада, крепостной хокук яшәгәнлеген расларлык документлар юк. Хәтта шунысын да өстәп әйтергә мөмкин, Казан ханлыгын басып алгач, дәүләтне рус колониясенә әверелдергәч һәм анда үз крестьяннары белән рус алпавытлары килеп утыра ашлагач та татарлар, аерым очракларны исәпкә алмаганда, барыбер крепостной крестьяннарга әйләнмәгәннәр, ә башлыча дәүләт крестьяннары итеп саналганнар. Бу хәл крепостнойлык гамәле татар дөньясына хас булмавын сөйли. Биредә буйсындыру һәм бәйлелекнең башка төрләре, сәяси-мәҗбүр итү алымнар түгел, ә икътисадый бәйлелек күбрәк эш иткән булса кирәк. Тик хәрби әсирләргә бу төшенчәләр бөтенләй кагылмый. Аларның хокуклары бик чикле булган һәм үзләрен «чура»лар дип кенә йөрткәннәр (бу сүзнең мәгънәсенә тулы ачыклык кертелмәгән әле).
6. Казан ханлыгының дәүләт төзелеше турында кыскача сөйләп бирегез. Аның идарә системасындагы нинди эш урыннары хәтерегездә калды?
7. Җир биләүнең сөйүргал хокукы нидән гыйбарәт? Казан татарларының XV—XVI йөзләрдәге феодаль иерархиясе баскычларын санап күрсәтегез.

§ 42. ХӘРБИ ЭШЧӘНЛЕК ҺӘМ КОРАЛЛАР
Алтын Урданың гаскәре һәм кораллары турында сөйләгәндә без урта гасыр дәүләтләрендә, беренче чиратта Җучи улусында, хәрби эшне оештыруның кайбер гомуми мәсьәләләренә тукталып киткән идек. Алтын Урданың бөтен дәүләт идарәсе тәртибе һәм иҗтимагый тормышы аннан соңгы татар ханлыклары өчен нигез булып калган. Казан ханлыгының хәрби эшләре һәм кораллануының үсеше турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шуңа күрә гаскәрләрнең төзелеше, гаскәри тәртипләр, хәрби берләшмәләрне оештыру һәм тәэмин итү кебек мәсьәләләр турында кабатлап сөйләүнең кирәге юк.
Әлбәттә, Казан ханлыгының хәрби эшләре Алтын Урданы гади кабатлау гына булмаган. Ул үзенә Идел Болгарының һәм урта гасыр башларында Урта Иделдә яшәгән кайбер бүтән берләшмәләрнең хәрби сәнгатеннән күп нәрсә алган. Бу бигрәк тә Болгар илендәге һәм Казан ханлыгындагы һөҗүмнән саклану ныгытмаларының шактый охшашлыгында чагыла. Дөрес, Казан ханлыгы шәһәрләре Болгар шәһәрләреннән үзләренең ачык булулары белән аерылып торганнар. Сәяси үзәкләр генә, ягъни шәһәрләрнең кремльләре генә (соңгы чордагы Казанны исәпләмәгәндә) ныгытмалар белән әйләндереп алынган, ә шәһәрнең төп өлеше, ягъни халык яши торган бистәсе ачык калдырылган, курасы, ягъни тышкы стенасы булмаган.
Әйтергә кирәк, Көнчыгыш Европаның төньягында—Идел Болгарында, Рус дәүләтендә һәм Казан ханлыгында шәһәрләрнең, феодаль кирмәннәр һәм хәрби кальгаларның ныгытмалары бер төрдәрәк эшләнгән. Бу охшашлык башлыча табигый шартларның бертөрлелегенә һәм әлеге төньяк җирләр өчен төп төзү материалы буларак агач куллануга да бәйле.
Әйдәгез, шул борынгы ныгытмаларны күз алдына китереп карыйк. Менә шәһәр, дөресрәге, аның кремле, ике рәт җир өеме арасындагы чокыр белән әйләндереп алынган, эчкәреге өем өстенә юан бүрәнәләрне ике рәтле койма итеп бурап күтәргән кура торгызылган, ике койма арасына вак таш, кирпеч, яндырылган балчык, ком төеп тутырылган. Өемнең борылмаларында, бер-берсенә аткан ук барып җитәрлек ара калдырып, шундый ук бүрәнәләрдән машлар күтәрелгән. Ә шәһәргә керү урынында, өем тукталган җирдә, кораллы сакчылар күзәтүендәге куәтле капкалар эшләнгән. Машлар өстендә дә, стена уемнарында да тәрәзәләрдән («бойница»лар) укчы сакчылар тирә-якны күзәтеп торган. Тышкы өем өстеннән очланган бүрәнәләрне бер-берсенә терәп, югары каратып утыртып чыкканнар. Бу корылмаларның барысы өчен дә имән, сирәк очракларда гына нарат файдаланылган.
Урта Иделнең ул чордагы шәһәрләрендә, шул исәптән Казан артындагы бераз соңгырак шәһәрләрдә дә — Иске Казанда, Арчада, телгә алынып киткән Чаллыда—хәрби корылмалар тулаем менә шундыйрак булган. Агач кура-капкалары хәзергә кадәр сакланмаса да, аларның җир өемнәре һәм чокырлары-урлары күп урыннарда казып тикшерелде.
Казанның ныгытмалары да шундый булуга бернинди шик юк. Шәһәрнең татарлар чорындагы куралары, 1552 елгы сугыштан соң тәмам җимерелеп бетсә дә, тарихи чыганаклар аларны күзалларлык дәлилләр бирәләр. «Казан каласы,—дип яза «Казан тарихы»ның авторы,— бик тә нык, куәтле, ул ике елга—Казан суы һәм Болак елгасы арасындагы биек тауга утырган, биек һәм юан имән бүрәнәләрдән өелгән җиде стена белән уратып алынган; стеналар эчендә аралаштырып ком һәм таш тутырылган». Елъязмалар да Казан корылмаларын еш кына шулай тасвирлыйлар. «Җиде стена» дигәнне җиде рәтле стена дип түгел, ә зур капкалар арасындагы стена өлешләре дип күз алдына китерергә кирәк.
Казанның ныгытмалары шәһәргә килү юлы ачыграк булган урыннарда аеруча куәтле итеп эшләнгән. Мәсәлән, Казанга киң фронт белән килергә мөмкин булган Арча кыры ягында кураның калынлыгы 7 сажинга җиткән (14,91 м), ә башка урыннарда 4 сажин (8,52 м) булган; стена алдындагы чокыр 7 сажин тирәнлектә, 3 сажин (6,39 м) киңлектә казылган.
Гомумән, шәһәрнең авыр капкалардан һәм биек манаралардан торган куәтле имән стенасы XV—XVI йөзләрдә татарларда хәрби-инженерлык эшенең югары дәрәҗәдә булганлыгын раслый. Мондый ныгытманы гадәти һөҗүм белән генә басып алырга мөмкин булмаган, һәм Иван Грозный воеводаларына аны шартлату өчен бик күп дары ташырга туры килгән. Аннары, Казанны алгач, шул ук Грозный мондагы ныгытмаларның шулай ныклы итеп эшләнгәнлекләрен исе-акылы китеп карап йөргән. Аеруча калын һәм биек ныгытманы, бигрәк тә Арча кыры ягыннан һәм Болак буйлап сузылганын, 1530 елда Сафагәрәй хан боерыгы белән эшләгәннәр. Соңыннан чыннан да шул яктан төп һөҗүмнәр ясалган һәм көчле шартлатулар оештырылган.
Башка шәһәрләрнең дә ныгытмалары куәтле булган. Менә 1552 елның сентябрендә Казанга һөҗүм ясар алдыннан рус гаскәре басып алган Арча каласы турында кыскача тасвирлама. «Ул острог Арча дип атала, нык итеп зур кала кебек төзелгән, һәм башнялары, һәм бойницалар бар, һәм анда кеше бик күп, каланы яхшы саклыйлар». Аннары тагын шул әйтелә, рус воеводасы, шәһәрне тиз генә алып булмаслыгын күреп (куәтле ныгытмалардан һәм күп халык тупланудан тыш, анда тагын 15 мең сугышчы була), пушкалардан, ут яудыргычлардан атарга боерык биргән. Шулай тупка тотканнан соң гына Арчаны ала алганнар.
Казан артына яуга чыккач, рус полклары татарларның башка ныгытмаларына да барып төртелгәннәр. Рус елъязмачысы шул турыда әйтеп, «зур крепостьлар төзегәннәр алар», дип сокланып куя. Иван Грозный Казанны алу уңаеннан Мәскәүдә Изге соборда сөйләгән нотыгында үзенең күп кенә воеводаларын татар калаларына һәм төбәкләренә таратып утыртканлыгын әйтә. Күпме кала булган—анысы күрсәтелми, алай да «Казан тарихы», патшаның шул сүзләрен конкретлаштырып, рус гаскәрләре «ун көн эчендә зур һәм кечкенә 30 каланы алдылар», дип раслый. Бу кала һәм крепостьларның калдыклары булган шәһәрлекләрнең беразы гына безнең көннәргә кадәр сакланган. Татарларга киләчәктә көрәшергә мөмкинлек калмасын өчен, күбесе бөтенләйгә юк ителгән. Соңыннан аларның урыннары сөрелгән яки анда яңа шәһәрләр төзелгән.
Казан ханлыгы гаскәрләренең саны хакында да берничә сүз әйтергә кирәк. 1552 елгы Казан сугышы турында сөйләгәндә, рус елъязмачылары Казан эчендә төп хәрби көч сыйфатында 30 мең кеше булганлыгын әйтәләр (моннан тыш, Явыш һәм Япанчы биләр җитәкчелегендә тагын шулкадәр кеше шәһәрдән тышта хәрәкәт иткән). С. Герберштейн да хан карамагында 30 мең сугышчы булганын язган. Бу, әлбәттә, Грозный походына кадәрге саннар. Татар чыганакларында бу хакта нинди дә булса мәгълүматлар сакланмаган.
Менә шушы саннар соңга таба рус һәм гомумтарих фәненә ныклап кереп киткән. Ләкин, шул вакытлардагы хәлләргә дөрес бәя бирә башласаң, татар сугышчыларының саны турындагы мәгълүматлар шик уята. Безгә мәгълүм булганча, Кырым ханлыгының һәм Нугай Урдасының гаскәрләре 300 әр мең кешедән торган. Зур һәм куәтле дәүләт берләшмәсе булган Казан ханлыгы шул чорның башка татар дәүләтләренә караганда 10 тапкыр азрак санлы гаскәр тотканмы? Юк, билгеле! Җитмәсә, шуны да искә алырга кирәк, бу гаскәрдә Казан ханлыгына кергән башка халыкларның сугышчылары да булган, һәрхәлдә, марилар һәм чуашларның оста укчылар булулары хакында чыганакларда ачык язылган.
Тагын да килеп, 1506 елда Мөхәммәтәмин хан җитәкчелегендәге Казан гаскәре 100 мең сугышчыдан торган Василий III армиясен кырып салган. Шул ук олы кенәз 1524 елда Казанга 180 меңле гаскәр җибәргән, тик, казанлыларның көчле каршылыгына түзә алмыйча, хурлыкка калып кире кайтып киткән. Боларның барысын да 30 меңле гаскәр белән генә эшләп буламы?!
Без бу 30 меңне Казан гарнизонындагы сугышчылар саны дип кенә карыйбыз. Моңа ханлыкның җыелма — ополчение гаскәре саны кермәгән. Казанның яңа ханы, яңа гына тәхеткә утырган Ядкәр бу ифрат авыр чорда андый зур гаскәрне җыеп өлгерә алмаган, чөнки Зөя елгасы тамагында рус крепосте төзелү белән бергә Тау ягы ханлыктан аерылып калган, ә Казан арты Казанга һөҗүм башланыр алдыннан бөтенләе белән яулап алынган. Шулай итеп, ханлыкның башкаласы боҗра эчендә калган. Үз вакытында Ибраһим, Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәй ханнар, Казан җиренең барлык гаскәрләрен бергә туплап, русларның Казанга 1469, 1506, 1524, 1530, 1545 еллардагы һөҗүмнәрен кире кайтара алганнар бит.
Татар сугышчыларының батырлыгы һәм гайрәтлелеге дошманнарының осталыгыннан бер дә калышмаган. Рус коралы һәм рухының бөеклеген пропагандаларга тырышучы рус елъязмалары үзләре дә Мәскәүнең олы кенәзләре белән сугышта татарларның куркусызлыгына сокланырга мәҗбүр булганнар. Бу бигрәк тә югарыда санап кителгән 1506, 1524 һәм 1530 елларда һәм аннан алдагы, мәсәлән, Ибраһим хан идарә иткән чор вакыйгаларын тасвирлаганда ачык күренә. Татар хәрби башлыклары, һөҗүм сугышларында булсын, башка сугыш гамәлләрендә булсын, төрле тапкыр һәм уйланылган хәрәкәтләр ясап, таң калырлык осталыклар күрсәткәннәр.
Шул чордагы татар сугышчысының батырлыгын яхшырак күз алдына китерү өчен, С. Герберштейн язмасына мөрәҗәгать итик:
«Кешеләр арасында, башка эшләрдәге кебек ук, сугыш алып барганда да гаять зур охшашмау һәм төрлелек яши. Нәкъ менә мәскәүле, качып котылудан бүтән бер нәрсә турында уйламыйча, тизрәк качу ягын гына карап тора; дошман килеп чыкса яки эләктереп алса, ул каршы торып маташмый.
Ә татар, аттан егылып төшсә дә, авыр яраланып коралыннан язса да, һаман куллары, аяклары, тешләре белән, гомумән, күпме булдыра ала—каршы тора, һаман көрәшә».
Татар гаскәренең кораллары да үз чорына җавап биргән. Аларның төп кораллары: ук һәм җәя, кылыч һәм балта, кистән һәм сөңге, калкан, шишәк һәм көбә күлмәк. Бу коралларның һәм хәрби киемнәрнең күбесе яки аларның калдыклары югарыда саналган шәһәрлекләрне казып тикшерүләр вакытында, кайберләре Казан тирәсендә очраклы рәвештә табылды. Әлеге табылдыклар арасында Казан гаскәр җитәкчесенең көбә күлмәге, башлыгы һәм алтын йөгертелгән калканы, аерым кылыч зур әһәмияткә ия. Алтын Урда чорындагы һәм Казан ханлыгы заманындагы коралларның төрләре турында татар фольклоры әсәрләре һәм рус чыганаклары да кызыклы, бай мәгълүматлар бирә.
Рус, Көнбатыш Европа һәм татар тарихи чыганакларында казанлыларның утлы ату кораллары—туплары һәм авыр мылтыклары да (пищаль) булганлыгы әйтелә. Рус һәм совет тарихи әдәбиятында Казан ханлыгында андый кораллар булмаган, булса да татарлар аннан файдалана белмәгәннәр дип күрсәтеп киленде. Бу һич дөрес түгел! Көнчыгыш Европада утлы корал беренче тапкыр нәкъ менә Урта Иделдә—XIV йөзнең 70 нче елларында Болгар шәһәрендә кулланылган. Шундый корал булуын раслаучы Иске Казан табылдыгы турында без бер тапкыр телгә алган идек инде.
Ләкин ни өчен соң фаҗигале 1552 елда татар туплары гөрселдәмәгән? Беренчедән, шуннан бер ел элек кенә рус кенәзе Серебряный, Сөембикәне әсир иткәндә, Казан дарысының бөтен запасын Мәскәүгә алып киткән була. Икенчедән, шуннан соң җыелган дарыны 1552 елда Казанны ташлап чыкканда Иван Грозный боерыгы белән хыянәтче Шаһгали хан юк иткән. Ул шулай ук Казан тупларының көпшәләренә кургаш койдырган—кыскасы, үзенең Мәскәү хуҗасы ихтыярына буйсынып, Казанның бөтен утлы куәтен юкка чыгарган.
Казан гаскәрләренең хәрби кораблары да булган. Үз җирләре аша Европаның иң зур елгалары агып үтә торган дәүләтне хәрби флотсыз күз алдына да китереп булмый. Моны тарихи мәгълүматлар да раслыйлар. Әле 1467 елда ук, Касыйм хан руслар булышлыгы белән Казанга яуга килгәндә, Зөя тамагы ягындагы ярда аны зур-зур көймәләргә төялеп килгән күп санлы гаскәре белән Ибраһим хан каршылый. Елъязмада да нәкъ шулай теркәлгән: «Казан татарлары аларга каршы (русларга һәм Касыймга каршы) судноларда килгәннәр һәм суднолардан ярга чыкканнар», «күп суднолар белән килгән Казан татарлары» һ. б. Ә ике елдан соң татарларның хәрби флотилиясе Казан янында Вятка белән Кама буйлап килгән устюглыларны тар-мар китергән. Руслар көч-хәл белән котылганнар: рус елъязмачылары ук раслаганча, алар бер суднодан икенчесенә сикерә-сикерә ярга чыгып качканнар.
Гомумән, татар хәрби кораблары шуннан соң да рус гаскәрләренә каршы барлык сугышларда диярлек катнашканнар. Әмма саклану корылмалары шулай югары дәрәҗәдә итеп төзелгән, гаскәрләре яхшы коралланган, талантлы гаскәр башлыклары һәм шулар өстенә көчле хәрби флотилиясе дә булуга карамастан, татарлар ахыр чиктә ни сәбәпле җиңелгәннәр һәм Казан ханлыгы яшәүдән туктаган соң? Бу сорауларның кайберләренә инде өлешчә җавап бирдек. XVI йөз уртасындагы фаҗигале вакыйгаларга бәя биргәндә, бу турыда сүзне тагын дәвам иттерербез.

§ 43. КАЗАН ХАНЛЫГЫНЫҢ МӘДӘНИЯТЕ
Казан ханлыгында, беренче нәүбәттә аның башкаласы Казанда, төзелеш эше һәм архитектура, шул исәптән монументаль архитектура зур үсеш алган. Бу шул заманның шаһитлары, XVI йөз уртасында язылган исәп-теркәү кенәгәләре мәгълүматлары, Казан кремлендә сакланып калган кайбер күренекле архитектура истәлекләре, шулай ук археологик тикшерүләр вакытында табылган борынгы корылмаларның нигезләре белән яхшы раслана.
Кенәз А. Курбский хан сарае турында: «...ул гаять нык, таштан салынган пулатлар һәм мәчетләр уртасында утыра»,— дип язган. Татар архитектурасының күренекле тарихчысы, сәнгать фәннәре докторы Ф. X. Вәлиев аның күп санлы колонналар өстенә эшләнгән озын балконлы, Кырым һәм Төркиянең шул заман корылмаларына охшаш ике катлы бина булганлыгын фараз итә. А. Курбскийның «таштан салынган» «бик биек» мәчетләр, ягъни бик биек манаралы мәчетләр турында, анда татарларның үлгән «патшалары»—ханнары күмелгән булуы хакында язган сүзләре күпләргә билгеле. Ә «Казан тарихы»ның авторы, атаклы карачы-би Нурали Шырын төзеткән «Мурали мәчете»нең (анда аталганча) эчке җиһазларын тасвирлап: «падишаларының кыйммәтле энҗе һәм асылташлар ябыштырылган табутлары»,—дип язган.
1563—1568 еллардагы исәп кенәгәләрендә кремль эчендә Казанны басып алу вакытында җимерелүдән исән калган берничә мәчет булганлыгы теркәп куелган. Алар арасында Нурали мәчете һәм Хан сарае янындагы мәчет тә бар. Сарай янындагы сигез манаралы мәчет, күрәсең, Җамигъ мәчет булгандыр. Шундый мәчет турында, үзе белгән ниндидер милли чыганакларга таянып, узган йөзнең атаклы татар тарихчысы Ш. Мәрҗани язган. Казанның күренекле тарихчысы М. Г. Худяков та бик әһәмиятле фикер әйтеп калдырган. Аныңча, әлеге мәчет Мәскәүнең Кызыл мәйданында Казанны басып алу хөрмәтенә 1555—1560 елларда төзелгән Василий Блаженный храмына үрнәк, прообраз булган. Бу храмның тугызынчы, үзәк гөмбәзе, башка сигезеннән югары күтәрелеп, тәренең айны—1552 елда русларның татарларны җиңүен символлаштырып тора. Хәтта Казанның Җамигъ мәчетеннән сүтелгән сигез гөмбәзнең шул чакта унике олауга төяп Мәскәүгә озатылуы хакында да мәгълүматлар бар.
Кремльдә генә түгел, ә шәһәрнең үзендә дә һәм аның читтәге бистәләрендә дә, мәсәлән, Көрәеш бистәсендә, хәтта Казан арты авылларында да таш мәчетләр булган. Кайбер исәп кенәгәләренең мәгълүматлары һәм шул корылмаларның бераз соңрак төшерелгән сурәтләре моны раслый. Хан сарае һәм мәчетләрдән тыш, аеруча Казан кремлендә, кирпеч вә таштан салынган тагын башка корылмалар да булганлыгы мәгълүм. Чыганакларда, мәсәлән, пулатлар, ягъни сарайлар, шул исәптән Нурали Шырын пулаты бик еш телгә алына.
Казан кремле эчендә сакланып калган атаклы Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорындагы корылмаларның күренекле һәйкәле булып тора. Риваятьләре һәм төрле-төрле бәетләре белән телдән төшмичә килгән бу гаҗәеп матур манараның төзелү вакыты, вазифасы, икенче төрле әйткәндә, кайчан, ни өчен һәм кем тарафыннан салынуы хакында тарихчылар, архитекторлар һәм иҗтимагый даирәләр арасында бәхәсләр күп булды. Үзеннән-үзе аңлашыла, мәктәп дәреслегенең бер бүлекчәсе битләрендә генә бу мәсьәләне тулысынча яктыртып булмый. Шуңа күрә кыскача гына ачыклау белән чикләнергә туры килә.
Сөембикә манарасының теге яки бу заманда төзелүен раслый торган, русчамы, татарчамы язылган нинди дә булса документ яисә башка төрле материал юк. Татарча язылганнары шуның өчен юк, чөнки Казан ханлыгы архивы Мәскәүгә алып кителгән һәм аның язмышы бүгенгәчә билгеле түгел. Рус чыганакларында да бу манараның шул рус чорында, ягъни XVI—XVIII йөзләрдә төзелүе турында берни дә язылмаган, ә бит ул дәвердә Казанда төзелгән истәлекле рус корылмалары турында төгәл мәгълүматлар бар, әйтик, Благовещение чиркәве, Спас манарасы һәм кремльнең башка объектлары (XVI йөзнең икенче яртысы), Дряблов йорты (XVII йөз), Петр-Павел соборы (XVIII йөз). Әгәр Сөембикә манарасы да шул заманнарда төзелгән булса, ул да әле саналган истәлекләр кебек үк еллары яки гасырлары белән билгеле булыр иде. Шунысын да истә тотарга кирәк, Казандагы әлеге иң биек һәм мәһабәт корылма руслар идарә иткән теге яки бу чорда төзелгән булса, җәмәгатьчелек моны игътибарсыз калдырмаган булыр иде. Әмма руслар аны беркайчан да үзләренеке дип санамаганнар, аның турында җырлар, риваятьләр чыгармаганнар һәм аңа беркайчан да табынмаганнар.
Узган йөздәге рус тарихчы галимнәренең тулы бер төркеме һәм христиан дине руханилары, мәсәлән, К. И. Невоструев, С. М. Шпилевский, М. Н. Пинегин, Н. П. Загоскин, П. Е. Заринский, П. Невзоров һ. б., Шәрыкны өйрәнүче татар галимнәрен әйтеп тә тормастан, Сөембикә манарасының башка халык түгел, ә нәкъ менә татар халкы тарафыннан һәрвакыт чиксез ихтирам ителеп килүен, нәкъ менә татарларның аңа йөз еллар буена изге итеп карауларын ассызыклап әйткәннәр. Шуны да өстәп китәргә кирәк, ул үз иленең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен инанып һәм җан атып көрәшкән, татар халкының батыр кызы Сөембикә исеме белән юкка гына аталмаган.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.